Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (2))
6
...Су ага да ага. Ага... аның үз юлы.
Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма
иткән икән.
- Кичерегез, тәкъсир...
- Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, - диде
Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме?
- Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр
кызарып чыкты.
– Әллә ниндидер башкарып булмас эш куштылармы? Йөзең үк
талчыккан. Син бит Любецкий кул астында эшлисеңдер?Ул гаять таләпчән кеше шул. – Ильяс тагын бер Луизага сынап карады да көлеп җибәрде: - Әллә без “син”гә күчтек инде?
- Шулайрак булды шул... Мин Урта Азия университетында укыйм.
Башкарма комитет безне шулай ара-тирә эшкә җәлеп итә.
- Сез миңа... әтиең-әниең дә... син дә... күптән таныш кешеләр кебек...
кан кардәшләр... – Алкинның тавышы калтырап алды. – Чын менә... Ихлас әйтәм.
- Әйдәгез, керәбез, - диде Луиза, һәм җәһәт кенә кузгалып өйгә
таба атлады.
- Тукта әле. – Кыз туктады. – Монда бит җәннәт бакчасы! Кара инде
әнә теге гөлчәчәкләргә... Кояш эчеп тулышкан өрекләрне сагындым. Алмалар нинди хуш исле! До боли люблю Туркестан. Кан хәтереме соң... Или... Потому что я с севера что ли? Есенинны яратасыңмы?
- Миңа Маяковский якын.
- Аңлашыла...
Төркестан Луизаның туган җире. Шуңа күрә туган җире белән
мәхәббәттә аңлашканы юк. Болай да барысы аңлашыла. Туган җир! Туган ил! Ничек яратмыйсың?! Төркестан туфрагына, адашып (хәер, нинди адашу? бик белеп килгән), аның бабасы килеп чыккан. Димәк, ул монда өченче буын. Ләкин үзме соң ул монда? Үзбәкләр, таҗиклар читкә какмыймы? Какмыйлар, ләкин сирәк кенә чагылып киткән карашлардан аңлап була: алар өчен ул барыбер килмешәк нугай кызы булып кала бирә.
Югыйсә, татарлар монда дистәләрчә мең булып төрле җирләрдә тупланып яши. Үз ватаннарындагы милли-дини изүгә, кысрыклауга чыдый алмыйча Төркестанга, телдәш кардәшләр янына килеп сыенган алар ничәмә еллар дәвамында. Монда аларны беркем дә көтеп тормаган, кочак җәеп каршы алмаган, әлбәттә. Әмма арка да куймаганнар. Шулай җай белән генә яшәп киткән монда татар ыруы, аякка баскан, авызы ризыкка тигән. Алай гынамы – арадан миллионнарга тиенгән байлар да килеп чыккан. Бигрәк тә казакъ далаларында. Семей (Семипалатинский) банкасында алтын белән алты-җиде миллионы яткан Шаһиәхмәт бай Абсаттаров: “Дала халкы әле садә, бу бик озак дәвам итмәс, файдаланып калырга кирәк”, - дигән имеш. Луизаның бабасы аның шул сүзен көлеп гел искә ала иде. Солдаттан качып монда килгәндә Рәзән ягындагы Әҗе авылы егете Шәймәтнең кесәсендә биш тиен акчасы була. Аның кебекләр Төркестан иленә меңәрләп килеп егыла. Бигрәк тә Кызылҗар белән Әҗедән рекрут егетләр күпләп бу якка кыяклый. Шунысын да әйтергә кирәк, махсус шартнамә буенча 1916 елга кадәр Төркестан халыкларын Рәсәй армиясенә алмаганнар. Шуңа күрә әлеге егетләргә биредә казакъмы, үзбәкме, кыргызмы булып теркәлергә кирәк булган. Әлеге качкын татар егетләренең күбесе кәгазьдәге казакъка әверелә. Берәр казакъ ыруының җәйләвенә барып, аксакаллар ризалыгы белән, юк кына бәягә, ә күп очракта бушлай, алар шул ыру кешесе булып язылганнар, казакъ фамилиясен алганнар. Бик күпләре шул ырудан ук казакъ кызына өйләнгән. Шулардан бик ишле “чалаказакъ”лар нәселе барлыкка килгән.
Инкыйлаптан соң аларның күбесе үзләрен тагын татар дип яздырган. И татарның бу каргалган язмышы! Давылларда, җилләрдә ирексездән сыгылырсың, чайкалырсың – татарның газаплы юлы шул, тик асылыңны югалтма да хәтереңне сакла; сынасың килмәсә, башыңны бу якка да, теге якка да и, сәлам ул ерак гасырлардан! Җил-давыл тынуга тагын аягүрә торып басарсың, һәм беркемнән дә курыкмыйча оран салырсың: без исән!
Луизаның бабасы Хисаметдин Уфа өязенең кайсыдыр авылыннан башта Җидесуга качып килгән. Кәчем ягындагы Әҗе егете Шәймәт белән алар Бием елгасы буенда урнашкан Тәнәкә батыр авылында очрашканнар. Монда казакъларның найман кыдырали ыруы яши икән. Хисаметдин килгәндә Шәймәт инде ыру башлыгы Тәнәкә батырның ышанычына кергән, казакъ Шаһиәхмәт Абсаттаров исеменә паспорт алган, аны Тәнәкә батырның ниндидер ерак туганының кызына өйләндерергә йөриләр иде. Кан кардәшен кире какмады яшь кияү (монда андый гадәт юк), бераздан салам чәчле, зәңгәр күзле Хисаметдин да найман кыдырали ыруыннан Киекбаев дигән казакъ булды. Далада егет кешегә ялгыз яшәү килешми, бер ел да үтмәде, шул ук Шаһиәхмәт чын ахирәтенә әверелгән Хисаметдин дустына кәләш димләде – аларга кадәр егерме елллар элек монда килеп чыккан, үз нәүбәтендә Кайчә (Хәдичә) исемле казакъ кызына өйләнеп, Ташбаев дигән фамилиягә тиенгән Хөснетдин дигән Пенза татарының бераз шадрарак кызы бар икән. “Шадра – йөрәк яндыра!”– дип көлде Шәймәт. Хөснетдин абзый шәп кеше, кызын да үзебезнең татарга бирәсе килә. Ияртеп шактый ук малга тиендерергә дә исәбе юк түгел, дип тагын шаркылдап көлде булачак миллионер Шаһиәхмәт Абсаттаров. Ә Хөснетдин абзый инде казакъ арасында шактый бөтәйгән, йөзләп елкысы, өч йөзләп куе бар икән, калым сорап маташмады, кияүнең татар булуына сөенеп бик тиз риза булды. Хисаметдин Шаһиәхмәтнең аз гына вакыт эчендә найман ыруында зур абруйга ирешүенә шул вакытта ук шаккатып калган иде. Ул бер үк вакытта теләсә кем белән уртак тел таба, шунан файдаланып бер тиенен биш тиенгә кадәр үстерү сәләтенә дә ия. Кем хисабына? Әлбәттә, синең авызыңа карап дөньясын оныткан самими дала баласы хисабына!
Хәер, Хисаметдин да төшеп калганнардан түгел иде. Ул үз авылында ибтидаи мәктәптә укыган, күпмедер дини белеме дә бар, урысчаны да сукалый. Мондый белем инде ул далада үзе бер байлык. Бер янчык гыйлемеңне бер капчык итеп күрсәтә белсәң – ә егет моңа оста иде! – күктән ишелгән абруеңа гына ябынып ятасы. Шулай итеп Хисаметдин мулдакә булды;бу якларга килеп төпләнгән татарлар гадәтенчә, әлбәттә, сәүдә эшендә дә азмы-күпме казгана башлады.Чөнки башкача булмый. Сату-алуда сансыз булсаң, кардәшләрең татарлар да, тирә-юньдәге казакълар да сине дөрес аңламас. Яхшы ук мамыклангач, балалары аяклангач, ул бер төркем казакъ байларын җитәкләп хаҗга да барып кайтты, картлык көнендә “кажы” булып самими дала халкына иркен өендә “пата”,ягъни фатыйха биреп, чүт кенә изге булмыйча, картлыгын кадердә-хөрмәттә үткәрде.
Бәхетле гомер кичерде Хисаметдин хаҗи, бөтен империяне дер селкеткән кызыл кыргынны күрмичә, Октябрь фетнәсе алдыннан үз түшәгендә фанилыктан бакыйлыкка күчте.
7
Зәки Вәлиди аны табынга чакырды. Аякны бөкләп, идәндә ашъяулык тирәсенә утырдылар. Уртада чикмәнле бәрәңге тулы коштабак, сөт-катык, корот, күпереп торган каравай ипи... Шул.
- Бары белән... – диде Зәки. – Әйдә, җитеш. Беләсеңдер, башкорт
арасында бәрәңге сирәк ризык. Хәзер ит кертерләр. Синең хөрмәткә бер куйны хәл иттек.
- Һу-у, байлар ризыгы, - дигән булды Ильяс. Хәер, табындагы ризык
аңа чыннан да җәннәт тәгаме булып күренә иде. Екатеринбургтан чыкканнан бирле җүнле азык күргәне булмады. Кайнар бәрәңгене авызга озатканда салкын катык белән сипләп җибәрәсең, эм-м...
- Син безнең хәлләрне беләсең инде... – дип Зәки сүз башлаган иде,
Ильяс аны, үзенә хас булмаганча, бүлдерәсе итте: - Минем үземнең дә хәлләр шул чама – чак үлемнән калдым. Атып үтерәселәре иде. Ярый, бәхет булып, контрразведкада эшләүче сабакташым белеп алган. Хәрби училищеда бергә укыган идек. Генерал Сулькевичның җияне. Синең белән таныш икән, сәлам әйтеп калды.
- Әйе, бәхетең бар. Тәкъдир йртә шул безне. Екатеринбургта булуың
бер яктан әйбәт тә булган әле.
- Нәрсәсе әйбәт? Мине анда Директория съездда катнашырга җибәрде
бит. Колчакны “верховный правитель” иткәч, Учредительное Собраниеның барлык членнарын “Поль-Рояль” кунакханәсендә кулга алдылар. Менә сиңа съезд!
- Уфада калганнарны кулга алып Омскига җибәргәннәр. Анда исә
барысын да атканнар. Учредительное Собрание членнарын!
- Кит инде! Кемнәрне?
- Кемнәр икәнен белмим, ләкин хәбәр дөрес. Соң үзеңне дә чүт кенә
атмаганнар бит...
- Кайчан атасыларын бер Алла гына белә.
Әйе, ул җиңел котылды. Төрмәдән качкач та ике көннән соң аны татарлар, толыпка төреп, атлы чанада шәһәрдән озаттылар. Сулькевич биргән адрес белән теге абзыйны эзләп тапкач, ул, Алкинны танып, күрше малаен каядыр йөгертте. Ильясның шикләнеп борсалануын күргәч, абзый, түбәтәен лепкәсенә шудырып, агып китәрдәй булып рәхәт елмайды: “Борчылма, энекәш, Зәйнетдин байга хәбәр күндердем, ул бер җаен табар.”
Ильясның җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Зәйнетдин Агафуровны монда, Екатеринбургта, кем дияргә? Ул үзе монда “правитель”! Агафуровларны бөтен Рәсәй белә. Әле бер атна элек кенә бер мәҗлестә янәшә утырдылар. Сәбәбе дә гадәти түгел иде. Ильяс Екатеринбургка съезд башланырга атна-ун көн кала ук килде. Учредительное Собраниенең башка татар әгъзалары белән бергә губернаның Милли Идарәсенә сайлаулар уңаеннан чакырылган иде. Кунаклар арасында тагын Гомәр Терегулов, Фуат Туктаров, Фатих Төхфәтуллиннар бар. Милли идарә дүрт шөгъбәдән тора: мәдәният-мәгариф, малия, хуҗалык эшләре, вакыфлар.
- Болар барысы да кирәк, - диде Ильяс,табын корып утырганда. –
Ләкин без бик катлаулы чорда яшибез. Алай-болай булса, Милли идарә нәрсәгә таяныр соң? Сездә дә Хәрби шура юкка чыккан...
- Әйе, кызыллар куып таратты аны, - дип кемдер җиңел генә аны
җөпләп куйды.
- Бишенче шөгъбә итеп хәрби шураны яңадан оештырырга
кирәкмиме? – дип Фатих Төхфәтуллин да сүзгә катышты.
- Ә Казандагы Мәркәз Хәрби шурасы кайда соң? – дип,
Екатеринбургның тагын бер эре бае Фазыл Богатиев Ильяска борылды. – Ә, Ильяс әфәнде? Бәлки сез беләсездер? – дип мыскыллы елмайды ул. – Без нәрсә? Без провинция. Сезне, кырык меңле гаскәрегез була торып, Мәскәүдән килгән исерек матрослар куып тараткан түгелме соң?
Зәйнетдин бай кулын салмак кына күтәреп, имән бармагын өскә
тырпайтып, үз сүзен әйтте:
- Мөселман халкы тыныч халык. Корал белән кяферне җиңеп булмый.
Милли идарәгә таяныр өчен дә, урыска ярар өчен дә бездә – ул кесәсенә сугып куйды – бүтән нәрсә бар.
Юк, “бүтән нәрсә” Агафуровка ярдәм итә алмаган, биш-алты ел үткәч,
Ильяс кайсыдыр гәҗиттән укыды – кайчандыр миллионнар белән эш иткән Зәйнетдин бай Харбинда, тәмам бөлгенлеккә төшеп, якты дөнья белән хушлашкан.
Уралның атаклы татар байлары Агафуровлар, Богатиевлар белән Ильяс шул сайлаулардан соң зыяфәттә танышты. Учредилка әгъзалары исеменнән Фуат Туктаров сөйләде, сүзгә ул барысыннан да оста иде. Казан университетын тәмамлаган юрист бит! Татарлар арасында алар берничә генә. Гап-гади авыл мулласының улы, ничек ул анда барып керә алган? Анда эләгер өчен бит татар баласына җитмеш киртә үтәсе. Хәер, Фуат бит әле ул публицист язучы да, Гаяз Исхакыйның тиңсез дусты, сәяси көрәшләрдәге юлдашы. Социалист-революционер! Атаклы “таңчы”! Ә монда кемнәр Милли идарәгә сайланды? Унөч кешенең һәрберсе йә Агафуров кебек капиталист, йә Рахманкулов кебек мулла. Бер-ике мөдәррис, бер приказчик. Ильяс көлемсерәп куйды, нәрсә сөйләр икән Фуат? Социалистлыгы өстен чыгармы, милләтчелегеме?
- Без – изелгән милләт, - дип башлап китте Туктаров. – Без гасырлар
буе изелгән. Ниһаять, безнең каршыда яктылык пәйда булды. Әмма да ләкин юлыбызда киртәләр аумады. Үзегез беләсез, бөекмәмләкәт турында хыялланучылар өчен без элеккечә “гололобый” булып калабыз, ә мәркәздә хакимиятне явызларча мәкер белән кулга төшергән большевиклар “сыйнфый көрәш” дип халкыбызның аңын бутый. Без мөселманнарда бай белән ярлы арасында урыстагы кебек дошманлык юк. Зыялы байларыбыз булмаса, бүгенге көнгә без һаман шул күршебездәге гайре урыслар кебек надан, томана булып килер идек. Кем мәдрәсәләр тотты? Кем газета-журналларыбызны нәшер итәргә иганә бирде? Зыялы байларыбыз. Менә без сезнең хозурыгызга Комуч исеменнән дүртәү килдек. Безнең фикеебез бер: халкыбыз хөр һәм мул яшәргә тиеш! Үз динен тотып, үз мәгарифе белән.
Кемдер, приказчик бугай, хуплап “афәрин!” кычкырырга ымсынган иде
дә, Агафуровның авыр карашын муен чокырында тоеп, ярты сүздә туктап калды.
- Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? Бу мәкальне
ишеткәнегез бардыр, кем, Туктаров әфәнде?
Тик Туктаров һичбер вакытта да югалып кала торган кеше түгел:
- Печән салучысы табылыр, аты белән печәне генә булсын! – дип
байның авызын томалады.
Икенче көнне бөтен шәһәр белән кубып Мохтарият көнен бәйрәм
иттеләр.Шәһәр хакимияте, Милли Идарәнең соравына күрә, 1918 елның 30 ноябрен Екатеринбург татарлары өчен ял көне дип белдерде һәм эшкә чыкмаучыларның хезмәт хакын кисмәскә кушты...
- Бәйрәмне үткәрергә бераз соңаргансыз түгелме соң? – диде Гомәр
Терегулов. – Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте Казандагы корылтайда былтыр – 1917 елның 22 июлендә игълан ителгән иде.
- Җәй көне бит бәйрәм кайгысы түгел иде. Башта кызыллар
котырынды. Аннары чехлар; алар да озак тормады. Бераз тәртип урнашканын көттек. Могтәбәр кунакларны чакыру мөмкинлеге дә хәзер генә булды, - диде Габдрахман мулла.
Ә бәйрәмне шәп оештырганнар иде. Шәһәрнең музыка мәктәбендә могтәбәр кешеләр җыелган. Башта лекция булды. “Милли-мәдәни мохтарият нәрсә ул?” Икенче бүлектә шәһәр үзешчәннәре Гаяз Исхакыйның “Мөгаллимә” әсәрен сәхнәдә уйнады.
Тәнәфестә приказчик тыйнак кына мактанып торды – үз мөселманарымыз өчен түләүсез курслар ачтык, диде. Аларда кыз-кыркын төрле кул эшләренә, пешерергә-төшерергә өйрәнәләр икән. Ир-егетләр исә хисап, коммерция арифметикасы курсларына йөри.
“Юк, болар белән азатлык та алып булмый, дәүләт тә кору мөмкин түгел. Тәмам басынкы калганбыз түгелме соң? – дип әрнеп уйланды Ильяс. – Ничек кенә кузгатырга соң бу халыкны? Без дә үз хакыбызны хакларга тиеш бит, ниһаять! Банкетлардан банкетларга, концертлардан концертларга күпме сүз сөйләп йөреп була?
8
Ә бит чак кына калган иде! Татар хәрбиләренең Икенче корылтаен оештырганда ул инде тәгаен аңлады: шушында хәл ителәчәк татар язмышы! Башта бик әйбәт башланды ул съезд. Казан советыннан да вәкилләр чакырылган иде. Шейнкман, Грасис, аларга кушылган татар большевиклары Солтангалиев, Сәетгалиевләр. Казан советы рәисе Яков Шейнкманның чыгышы әле дә колагында яңгырый: “Без буржуалар белән бер эш тә кылмыйбыз. Алар безгә баш исеннәр. Без мөселманнарга үзләре теләп автономия алырга каршы түгел. Казан советы аңа каршы тормый, шулай ук Халык комиссарлары советы да һәр милләткә үз язмышын үзенә тапшырырга риза. Советлар милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына каршы килмәскә вәгъдә бирә.” Карл Грасис та сандугач булып сайрады: “Без федерацияле җөмһүрият булуын яклыйбыз. Хәрабәгә әйләнеп беткән Россиядә моннан соң мөстәкыйль дәүләтләр һәм аерым җөмһүриятләр генә булыр. Безне халык иркенә каршы булучылар, дип гайбәт таратучылар бар. Юк сүз ул. Без совет республикалары федерациясе өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләрбез. Учредительное собраниегә ышанмагыз, совет хөкүмәте белән бергә булыгыз. Шуның аркылы гына барыбыз да социализмга ирешербез!” Шуннан соң Грасисны, сызгырып, трибунадан куып төшерделәр. Солтангалиев тә Учредительное собраниегә каршы сөйләп маташты, аны кадетларның рупоры, дип атады. Аны да тыңламадылар, шау-шу купты.
Большевикларның ихлас булмавы башта ук сизелде. Алар хәтта үзләренә ияргән татар большевиклары алдында да риялы кылана, чынлыкта исә татарларга бернинди мохтарият бирергә җыенмый иде. Шулай мәкерле булганга үз максатларына ирештеләр дә: корылтай икегә аерылды. Тагын үзара сүз көрәштерү китте, һәркемнең үз фикере бар, һәркем шуны мөнбәрдән башкаларга ишеттерәсе килә.
- Ай буе корылтай буламыни? – диде Ильясның энесе Җиһангир,
иртән егерменчеме, егерме беренчеме утырышка җыенганда. – Концасы буламы моның, юкмы, наконец?! Сүздән туеп солдатлар өйләренә качып бетте бит инде. Әнә Уфада да милли байракны, төреп, Милли Идарәгә тапшырганнар. Нишлибез, абый?
- Генерал Сулькевичка татар корпусын Казанга алып килергә боерык
җибәрдем. Үзең дә беләсең, Нигъмәт Еникеев хәзер монда атлы эскадрон оештыра. Корпус килеп җитүгә большевикларның Казан советын куып таратабыз, Идел-Урал штатын совет республикасы дип игълан итәбез.
- Ленин тирәсенә җыелган Вахитовлар, Ибраһимовлар моңа бит
һичничек тә риза булмас. Алар бит безгә буржуазия вәкилләре дип кенә карый.
- Әлбәттә! Безнең эш барып чыкса, алар бит беркемгә дә кирәк
түгел. Ленин белән уртак тел табып булыр сыман. Аларга хәзер көчле союзниклар кирәк.
- Шәп бу! Соңармаска иде!
Соңардылар. Казан советының Хәрби шура җитәкчелеген кулга алырга
җыенганын Ильяс белә иде. Ләкин фронттан татар корпусы килергә торганда моңа базнат итмәсләр, дип өметләнде. Шулай да саклык йөзеннән хәрбиләр корылтаен дворянннар собраниесе бинасыннан Яңа бистәгә күчерде.
Ул көнне утырыш Камил Якубның ярсулы чыгышыннан башланды. Ул, кызарынып-бүртенеп, гадәттәгечә Хәрби шураны сүгә башлады. “Карагыз әнә Алкиннарга, һәм башка морза токымнарына. Эшче-крәстияннең алар белән юлы берме? Алар гасырлар буена безнең братны изеп килгән, хәзер дә шуны куалар. Идел-Урал штаты аларга шуның өчен кирәк. Ә без байларсыз гына совет республикасы яклы. Карагыз ул Токымбетов, Мозаффаров кебек йолкыш авантюристларга! Болар бит...
- Позвольте! – дип аның сүзен бүлде Госман Токымбәтов. – Минем
съездга махсус белдерүем бар. – Мөнбәрдән Камил Якубны этеп төшерде дә, ачы тавыш белән делегатларга кычкырды: - Иптәшләр! Сез кемне тыңлыйсыз? Хаинне тыңлыйсыз! Менә без түрк-татар милләте өчен парлак юллар эзләгәндә, большевикларга якты йөз күрсәтеп түребезгә чакырганда, алар безнең аркага пычак кадый! – Ул кулындагы кәгазен селекте. – Менә дәлил! Казан советы комиссар Подвойскийга яшерен телеграмма җибәргән. Анда безнең большевиклар монда киләсе мөселман корпусын коралсызландырып таратуны таләп итә. Ә үзләренә ярдәмгә Кронштад матросларын һәм латыш укчыларын чакыра.
Шушы сүзләрдән соң корылтайда чын мәхшәр купты. Большевикларны да, советлар яклы сул эсерларны да, дөмбәсли-дөмбәсли, куып чыгардылар. Ә Токымбәтов халык өстенә урысча җөмләләр ыргыта иде – урысча саллырак яңгырый кебек бит, гасырлар буе шулай килгән:
- Вы не учите нас, что такое национальное самоопределение! Сраные
учителя! Мы сами кого угодно можем учить, у нас есть миллионы штыков!
Миллионнар дигәндә, арттырды инде, әлбәттә. Тик андый гына арттыру татарга килешеп тора бит ул, чукынчык.
Шул ук көнне Казан советы советлар платформасында булган солдатларны, төрле шовинистик элементларны съездга җыйды һәм шунда Казан совет республикасын игълан иттеләр. Менә шул чакта инде большевикларның милли республикаларның теләсә ниндиенә каршы икәне тәмам ачыкланды.
Берничә ел үткәч, Мәскәүдәге бер фатирда Ильяс очраклы рәвештә Мирсәет Солтангалиев белән очрашкан иде.
- Сез шунда да аларның кем икәнен аңламадыгызмы? – дип сорады
ул.
- Без аларның кем икәнен сезгә караганда да яхшырак белә идек, - дип
җавап бирде Мирсәет. – Тик алар бит вак-төяк, шушера. Милли мәсьәләне монда, Мәскәүдә, Ленин, Сталин кебекләр генә хәл итәсен без бик яхшы аңлый идек. Безгә ул этапта сезнең көчне тәмам юкка чыгару кирәк иде. Большевиклар идарәне кулга алу белән сезнең ният җимерелде, үзегез генә шуны төшенмәдегез. Милли мохтариятне бары тик Совет дәүләте җитәкчеләре белән килешеп кенә тормышка ашырып була иде. Ахыр чиктә Зәки Вәлиди шулай итмәдемени? Син үзең дә... Татар дәүләтчелегенә каршы булган Шейнкманнар, Грасислар бездән – татар коммунистларыннан файдаланабыз дип уйлады, ә асылда без алардан файдаландык. Андыйлар әле дә күп, ләкин нишлисең, милли яшәеш өчен даими көрәшергә кирәк.
Оста демагог иде ул Солтангалиев!
Кем кемнән файдалангандыр, әмма Казан советы (аның башында торучылар барысы да диярлек яһүдләр иде) Хәрби шура җитәкчеләрен, электән үк гадәтләнгәнчә, татарларның үзләреннән үк кулга алдырырга карар бирде.
Беренче мартка каршы төндә Алкиннарның Воскресенски урамындагы өйләренең парад ишеген кемдер бик каты итеп дөмбердәтте. Җүнлегә түгел бу! Ильяс, тиз генә торып, киенә башлады. Ул бала чагында ук авылдан китерелгән хезмәтче хатын Гайнелхәятнең ишек төбендә йокылы тавышы иетелде:
- Хту там?
- Ильяс Алкин өйдәме? Аңа пакет!
Татарча тавыш ишеткәч, хезмәтче хатынга да җан керде:
- И-и, әдәм тәганәсе! Төн уртасында кеше куркытып йөрмәсәгез,
иртән ярамаганмы? – дип сукрана-сукрана ишекне ачарга кереште.
Ильяс, киенеп, бүлмәсеннән чыкканда, йортка уннан артык солдат иярткән татар большевиклары кереп тулды. Иң алда – Солтангалиев, аңардан бераз калышып Сәетгалиев, Урманов, Касыймов, Гомәровлар...
- Казан советының мөселман комиссариаты исеменнән сез кулга
алынасыз! – дип, Солтангалиев аңа ниндидер кәгазь сузды. – Җиһангир кайда?
- Хәзер чыгар... – Ильяс сузылган кәгазьне читкә этәрде. – Бу кадәр
солдат белән нинди ордер инде, ташла.
Җиһангир, чыга-чыгышлый ук, ачулы сүзләрен Мирсәетнең йөзенә
бәрде:
- Сез үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне беләсезме? Бу бит законсызлык!
Мирсәет, син бит акыллы кеше, йомышлы малай булып йөрү сине бизәми. Без бит милли эшләрдә бергә йөргән кешеләр!
- Тукта! – дип энесен бүлдерде Ильяс. – Юкка ярсыма, алар инде үз
юлларын сайлаган.
Аларны туп-туры Казан советы урнашкан бинага китерделәр. Госман
Токымбәтов, Йосыф Мозаффаров, Газиз Монасыйповларны “Бристоль” кунакханәсендә кулга алып, монда алып килгәннәр иде инде. Барысының да йөзе караңгы. Алкиннарны күргәч, кәефләре уңай якка үзгәрде тагын. Эшнең гаять җитди икәнен барысы да аңлый иде. Бу зөбаныйларның, судсыз-нисез, контрреволюциядә гаепләп, таң атканчы атып үтерүләре дә бар. Шулай ук Учредительное собрание әгъзасы булган Ильяс Алкинга кул күтәрерләрме икәнни? Булмас! Бу бит бөтен Рәсәй күләмендә гауга чыгарачак. Әлеге уй күңелдә өмет чаткысы калдыра иде әле.
Хәрби шура җитәкчеләренең кулга алыну хәбәре Казанда бик тиз таралды. Көн тууга ук Казан татарлары советларга, элекке гадәт буенча, вәкилләр җибәрә башлады. Нигъмәт Еникеев атлы эскадронын җыеп, Иске һәм Яңа бистәләрдән фронтовик солдатларны туплаганнан соң, большевикларга ультиматум җибәрде. Ул Казан советына һөҗүм итәргә тәвәккәлләгән иде. “Андый һөҗүм башласагыз, тоткыннарны тиз арада юк итәчәкбез!” – дип, мөселман комиссариаты Еникеев хозурына ике солдатын юллады.
- Эшләр шулай тора, әфәнделәр! – диде Солтангалиев тоткыннарга. –
Совет власте үзенә каршы контрреволюция әзерләп яткан кешеләргә каршы кул кушырып утырмаячак. Сезгә ике генә юл: йә совет властена каршы бүтән көрәшмибез, дип сүз бирәсез, менә бу кәгазьләргә кул куясыз, йә барыгыз да подвалга!
- Безнең совет властена каршы көрәшкәнебез дә юк! – диде Ильяс. –
Аларны хуплап телеграмма җибәрдек, оныттыңмыни? Ә бу синең мондагы хуҗаларың большевик түгел алар, большевик битлеге кигән карагруһлар, великодержавниклар!
- Без бит мөселман социалистлар комитетын бергә оештырдык,
акылыңа кил, Мирсәет! – дип кычкырды кайнар канлы Җиһангир.
- Мин монда сезнең каршыда бәхәсләшер өчен утырмыйм. Безнең
шартлар шул, үтәү-үтәмәү сезнең эш. Шулай да, иске таныш буларак, киңәш бирә алам: кул куегыз да Казаннан китегез! Безнең дә кан коясыбыз килми. Кан коелса, ул сезнең намусыгызда булачак.
- Сәер кеше икән бу! – дип кычкырды Җиһангир.
- Аңла, Ильяс, - дип сүзен дәвам итте Мирсәет. – Съездларда сафсата
сату заманы үтте. Күп лыгырдадык, җитте! Сез җиңелдегез. Безгә ярдәмгә Мәскәүдән матрослар, латыш укчылары килде. Сез бит юләрләр түгел. Бер дә юкка башны югалтмагыз. Аның әле кирәге чыгар.
- Тарих кабатлана! – дип тагын кычкырды Җиһангир. – Казанны
алганда да синең кебекләрдән файдаланганнар.
- Бәхетсез халыкның бичара балалары! – диде Газиз Монасыйпов. Ул
шулай эндәшми-нитми утыргач, нәтиҗә чыгарып куярга ярата иде.
- Әйе, мин дә шулай уйлыйм, - дип, Ильяс Мирсәеткә кулын сузды. –
Бир кәгазьләреңне.
Азат ителгәч, алар Җиһангир белән тиз генә җыенып, Самарага китеп
бардылар.
9
Самараны башкала иткән Комуч (Учредительное Собрание комитеты) Ильяс Алкинны Казан губернасына үз уполномоченные итеп билгеләде. Шуннан файдаланып, ул Комучның Халык Армиясе командующие генерал Галкин эргәсенә керде. Генерал аны бик җылы каршы алды. Баксаң, Ильясның әтисен яхшы белә икән. Башта озак кына аның хәлен сорашты.
- Соңгы вакытта гел авырый әле ул, - дип теләр-теләмәс кенә җавап
бирде Ильяс, һаман үзенең гозерен генерал колагына җиткерергә ымсынып.
Ниһаять, Галкин аның нинди йомыш белән йөрүен сорады.
- Казанда доброволецлардан мөселман полклары оештырырга иде
бит, ваше превосходительство. Әлегә дүрт полк оештырып булыр дип уйлыйм.
- Оешканнары да качып бетте түгелме соң?
- Обстоятельстволар үзгәрде бит хәзер. Россиядә демократия
урнаштырганда, безнең халык читтә калырга тиеш түгел.
- Белмим, белмим, - диде генерал, икеләнеп. – Халык демократиянең
нәрсә икәнен аңлыймы соң ул? Ул сугыштан туйган, анысын беләм. Шуңа күрә үзләре өчен аңлаешсыз демократия өчен сугышырга әзер доброволецлар кайдан табарсың икән? Аннары Казан мөселманнарының күбесе большевикларның “ирек, тигезлек” дигән сафсатасы белән агуланган. Мобилизация игълан итсәң бер хәл. Ләкин бит әлегә безнең андый мөмкинлек юк. Ресурслар җитми.
Генералга чылтыраттылар.
- Ә-ә, улмы? Керсен.
Бүлмәгә җитез адымнар белән Зәки Вәлиди килеп керде.
- Здравия желаю, ваше превосходительство!
- Керегез, узыгыз, Валидов әфәнде. Яхшы булды әле килүегез. Кем
әйтмешли, на ловца и зверь бежит. Сез Алкин әфәнде белән таныштыр бит?
- Аның белән генә түгел, әтисе белән дә бик якын танышлар, - диде
Вәлиди.
- О-о, Сәетгәрәй Шаһиәхмәтовичны беләсезмени?! Алтын кеше! Әле
генә Ильяс әфәндедән аның хәлен сорашып тордым. Менә нәрсә... Алкин әфәнде Казанда мөселман доброволецларыннан полклар оештырмакчы була. Сез ничек уйлыйсыз, мөмкин хәлме бу?
Зәки Вәлиди бераз уйланып торгандай итте дә:
- Юк! – дип катгый җавап бирде.
- Сез артык категоричный, - диде генерал. – Казанда Алкиннарның
дәрәҗәсе зур. Алар оран ташласа...
- Гафу итегез, - диде Вәлиди, - Казан татарларында элеккеге
сугышчан рух җуелган. Гаскәрилекне алар урыс эше дип күзаллый.
- Ләкин бит сезнең гаскәрдә татарлар бик күп. Аеруча офицерлар.
- Гади солдатларың күбесе Казан татары түгел, мишәр татарлары.
Офицерлар, әйе, байтак. Тик бит алар татар гаскәре төзи алмаганга миңа кушылды.