Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гөлсем-Джоконданың кайтуы

Бута күз1 , сихерле сүз, ханым Гөлсем,

Күктә Көн2 көлмәсен, Гөлсем көлсен,

Гөлсем – Кояш, күктә әкрен йөзүен белә,

Сөйдереп, көйдергәнен каян белсен?!

Магҗан Җомабаев «Гөлсем ханымга»

Джоконда, иркә таем, кабәм, ефәк сүзлем, җан ярым... – ХХ йөз башында аңа шулай дип дәшәләр.

Ак фәрештә, шәфкать туташы, язмыш җиле – болары ХХI гасырда әйтелгәннәре.

Сүз узган гасыр башында татарның музасы (бу сүзне курыкмыйча әйтергә була), ХХ йөз башында формалашкан татар хатын-кызы идеалы, Чистай кызы Өммегөлсем Камалова-Акчурина хакында бара. Төгәлрәк әйткәндә, Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романындагы («Казан утлары» журналы, № 4, 5, 2019 ел) Гөлсем образы турында.

Әсәрнең хронотобы бу образның әдәби эшләнүендә хәлиткеч рольне уйный. Автор укучысын ХХ гасыр башындагы татар мохитенең, шул ук вакытта тулаем Россия җәмгыятенең рухи атмосферасына күмә. Шуңа күрә дә әсәрне шәрехләр өчен иң элек без шул чорның мәдәни логикасын аңларга тиеш булабыз.

Менә Гөлсем Россия империясенең төньяк башкаласы Петербургта, Бестужев югары курсларында (Россиядә хатын-кызлар өчен иң беренче югары уку йорты) белем ала. Мәгълүм булганча, Петербург – ул вакытта татар дөньясы өчен дә мәдәни үзәкләрнең берсе. Биредә беренче татар газетасы – «Нур» чыга, ахун Гатаулла Баязитов, дин галиме Муса Бигиев яши. Татар милләтенең идеологы Гаяз Исхакый әледән-әле төньяк башкалага килә, аның һәм Садри Максудиның мәкаләләре өзлексез рәвештә «Нур»да басылып бара. Һәм менә шушындый мәдәни тормышның таҗы – Петербург Тукайны каршылый. Гөлсем образының төп билгеләмәсе Тукай белән бәйле эпизодларда бары тик романтик ноталарда яңгыраш ала: ул – «кара төннең ак фәрештәсе».

Икенче яклап, ул чорда Петербург – рус мәдәниятенең көмеш гасыры дип аталачак тектоник үзгәрешләр барган урын да. Д.Мережковский, К.Бальмонт, А.Блок, А.Ахматова, О.Мандельштам кебек шагыйрьләрнең исемнәре, хәтта ки «Бродячая собака» арт-кафесы Бестужев курсисткаларына таныш булмый калмагандыр, дисезме? Романда моңа дәлил дә бар: «1911 елның ноябрь башында Гөлсем укыган институтка курсисткалар белән очрашуга бер төркем шагыйрьләр чакырыла. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз шагыйрә Анна Ахматова да була»3 . Шәһәрнең, гомумән, иҗади мохитнең шигырь белән генә яшәгән чагы әле. Шигырь, ягъни акыл белән хис квинтэссенциясе атмосферада ялангач нерв кебек зыңлап тора. Роза Туфитуллова үз әсәрендә шигырьләрне шуның өчен дә мулдан бирә. Гөлсемгә Джоконда дип дәшүләренең тамырын әнә шул үзгәрешләрдән эзләргә кирәк. Аның да мотивлары көнбатышка барып тоташа.

XIX гасырның икенче яртысында Франциядә башланып киткән позитивистик, хәтта ки антиклерикаль мәдәният Флоренция даһие Леонардо да Винчиның иҗатына кызыксыну уята. Аның моңа кадәр әллә ни билгеле булмаган «Джоконда»сында символистлар (мәсәлән, Шарль Бодлер) өр-яңа чалымнар күреп ала: Мона Лизаның серле елмаюы символ дәрәҗәсенә җиткерелә, шул рәвешле портрет сәнгать тарихындагы иң зур табышмакка әйләнә4. Джоконда мифы 1911 елда – портретны Луврдан урлап алып чыккач формалашып бетә. Аны 1913 елга кадәр эзлиләр. Әлбәттә, бу турыда Россиядә дә иҗади мохит хәбәрдар булып торган. Әлбәттә, югалган матурлыкны эзләгәннәр: Исхакый белән Анна Ахматова аны татар кызы Гөлсем Камаловада тапкан. Автор Роза ханым ХХ гасыр башы татар музасының әлеге исем белән аталып йөртүенә кат-кат басым ясый:

«Институт белән танышып йөргәндә, кунаклар баскыч янында серле елмаюга төренеп берьялгызы басып торган зифа буйлы кызга игътибар итми калмыйлар.

– Бу кызыгыз Джоконданы хәтерләтә. Итальян кызы түгелдер бит? – дип сорый Анна Ахматова.

– Юк, юк, – ди кунакларны озатып йөрүче олы яшьтәге мөлаем ханым.

– Ул – мөселман кызы. Эмма, якынрак кил әле. Кунаклар синең белән танышырга тели, – дип, кызны үзләре янына чакырып ала. – Мин – Чистайдан. Кама елгасы ярындагы иң гүзәл шәһәрләрнең берсеннән. Татар кызымын.

– Сез бик тә Джокондага охшагансыз. Аның хакында ишеткәнегез бармы? – ди Ахматова, әңгәмәне дәвам итеп.

– Ул бөек Леонардо да Винчиның иң данлыклы портретларыннан берсе дип беләм. Әлеге портрет Парижда, Луврда саклана, – дип җавап бирә Гөлсем, аз гына да икеләнмичә»5 .

Татар кызына Джоконда исеменең чынлап торып ябышмый калуы Тукай белән бәйле:

«Ә нигә сез аңа «Джоконда» дип эндәшәсез? – дип сорады Тукай, кыз чыгып киткәч. «Өммегөлсем» дип, эчтән генә өзелгән, үзе дә хыялый елмайган егетләрнең берсе җавапны озакка сузмады.

– Нигә дип... Серле елмаюы өчендер. Гаяз ага Исхакый Петербургта чагында аңа һәрчак «Джоконда», дип эндәшә иде. Ул: «Мәшһүр итальян рәссамының атаклы портретын хәтерләтә», – дигән иде.

– Аның үз исеме тагын да килешлерәк, минемчә, – диде Тукай, егетләргә карамаска тырышып»6 .

Тукай хаклы: Леонардо да Винчиның Джокондасы, белгечләр фикеренчә, үзендә фәрештә белән иблис башлангычларын берләштергән тәкъдири хатын-кыз архетибын гәүдәләндерсә (мондый интерпретация XIX гасырның икенче яртысында формалаша), Роза Туфитуллова Гөлсем образында бары тик аның фәрештәлеген ассызыклап бара. Автор аңа карата «ак фәрештә» эпитетын мулдан куллана. Илһамландыручы муза буларак, Гөлсем образында фәрештә башлангычы сюжетта Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Магҗан Җомабаев сызыклары аша гамәлгә ашырыла. Гәрчә Гөлсем-Джоконда бу шәхесләргә язмыш җиле булып кагылып узса да, фәрештә канаты сыйпаган кебек аларның тормышларын бизәп кенә үтә, һәлакәтләренә сәбәпче булмый. Әсәрнең исеменә үк чыгарылган «язмыш җиле» метафорасының семантик яктан бер вазифасы шушы. (Бу урында искәрмә ясап, шуны әйтергә кирәк: Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы 2020 елда «Гөлсем» исеме белән Төркиядә төрек телендә китап булып басылып чыкты).

Икенчедән (автор үзе дә метафораның шушы вазифасына өстенлек бирә), язмыш җиле – татар милләте тарихының кыска, әмма хәлиткеч олы бер дәверенең җил очыртып алып киткәндәй юкка чыгуына, Россия җәмгыятендәге катаклизмнарга ишарә итә.

Гомумән, әсәрдә «мәхәббәт сакчысы», «ак фәрештә», «язмыш җиле», «шәфкать туташы» кебек тропларның күплеге әсәрнең эмоциональ катламын көйли, шуның бәрабәренә аның экспрессивлыгын тәэмин итә. Шул ук вакытта һәркайсының тирәндәрәк яткан эчке мәгънәсе бар. Әсәргә аерым бүлек булып кергән «Шәфкать туташы»н да туры һәм күчерелмә мәгънәдә аңларга була. Гөлсемнең Балкан сугышы вакытында, укуын калдырып, Төркиягә шәфкать туташы булып китәргә алынуы, гомумән, рухи яктан үзен югары идеалларга корбан итәргә әзерлеге янә шул чорның мәдәни логикасы белән аңлатыла. Белүебезчә, ХIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында татар дөньясы көнбатыш мәдәнияте контекстына йөз тота башлый. Россиядә идеалистларның заман геройларына әйләнгән чагы. Л.Гумилёвның пассионар шәхес концепциясе нәкъ шушы шәхес тибы алышыну вакытында барлыкка килә. Моңа кадәр обывательлек дәрәҗәсендә тормыш куып яшәгән кешеләр тибына алмашка югары максатлар белән илһамланган романтик шәхесләр тибы килә. Татар дөньясының иң югары максаты – милләт була. Гөлсем – әнә шундый пассионар шәхес тибы, башкалар бәхете хакына ул үзен корбан итәргә әзер. Аның Истанбул университетында алты мең төрек хатын-кызы катнашында зур җыенда ясаган чыгышы гына да моңа дәлил булып тора. Ул гүя татар әдәбиятындагы мәгърифәтчелек реализмы әсәрләреннән реальләшкән зат. Нәкъ менә либераль карашлар белән дә коралланган мәгърифәтчеләр беренче булып хатын-кызларны укымышлы, зыялы, ир-атлар белән иңгә-иң яшәргә хокуклы зат, ирекле шәхес итеп күрергә теләгән иде бит. Мәгърифәтчеләрнең хатын-кыз идеалында шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары да гыйлемлелек белән бер дәрәҗәдә хуплана, алай гына да түгел, идеаллаштырыла. Бу җәһәттән Гөлсем теләк-омтылышлары белән Гаяз Исхакыйның «Мөгаллимә» (1913) драмасындагы Фатыйма образына да якын. Исхакыйның җәмәгатьчелектә шактый бәхәс уяткан «Мөгаллимә» драмасының герое пассионарий белән обыватель арасындагы дилемманы гәүдәләндерүе белән җәмгыять каршына зур сорау куя: «Адәм баласы өчен шәхси бәхет өстенрәкме, әллә милләт, халык бәхете өчен көрәшме?» Исхакыйның музасы Гөлсем Камалова чынбарлык тормышта бу дилемманы бер якка да хилафлык китермичә хәл итә: 1913 елда ул Сембер фабриканты Абдулла Акчуринга кияүгә чыга, мөгаллимлеген ташламый, киресенчә, матди ягы яхшыру сәбәпле, милләтенә, халкына тагын да күбрәк хезмәт итү мөмкинлегенә ия була. Хәтта инкыйлабтан соң, бөтен байлыклары тартып алынгач та, Гөлсем хыялына тугры кала. Әмма Исхакый үзенең илһам чыганагы булган туташының бай сәүдәгәр хатыны булып китүен хупламаган, ахрысы: шактый еллар узып, Кызылъярда (Петропавловск) очрашкач, Гөлсемнең күңелен яралардай сүзләр дә әйтә: «Бай хатыны булдым, диген инде, Гөлсем?! Байлыкка чумасым килде, диген... Хыялыма хыянәт иттем, диген...» Кем белә, бәлки, «Мөгаллимә» драмасы Гөлсемнең туй хәбәре Гаяз абыйсына килеп ирешкәч язылгандыр? Әсәрдә Исхакый – Гөлсем сызыгы Пигмалион турындагы миф сюжетындагыча төгәлләнә. Исхакый Төркиядә мөһаҗирлектә үзенеке генә булган Гөлсемне – мөгаллимә-шәфкать туташын таба: «Әнә, башкалардан чак кына аерылыбрак торганы – Гөлсем ич моның! Гөлсем! Тукта, нәкъ шул картинаның алдында ап-ак мәрмәрдән ясалган сылу кыз да Гөлсем ләбаса! Әйе, әйе, ак гүзәл сын астына «Гөлсем» дип язып та куелган. Исхакый түзмәде, таш сынны кочаклап ук алды. Билгеле, шул минутта ук күзәтеп торучы музей хезмәткәре дә килеп җитте.

– Пәһале бәй, экспонатларга кул белән кагылырга рөхсәт ителми. Исхакый, гафу үтенеп, тиз-тиз эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатырга тотынды. Үзе һаман «Гөлсем»нән күзен ала алмады. Еларлык яшьләре кипте дип уйлаган иде дә, үзеннән-үзе бите буйлап кайнар яшь акты»7 . Димәк ки, Роза Туфитуллованың Гөлсем образы шәхси бәхеткә тиенүе белән (яратып кияүгә чыга, өч тапкыр ана булу бәхетенә ирешә) ХХ гасыр башы әсәрләрендәге хатын-кыз идеалыннан күпмедер дәрәҗәдә аерыла да. Әмма барыбер төрле сословие, төрле карашлы кешеләр өчен үз вакытында ук чын мәгънәсендә идеалга әверелә. Гөлсем кебекләр күп була ул заманда: автор аның белән бергә Төркиягә шәфкать туташлары булып киткән Петербург кызы Рокыя Юнысова, Ташкенттан Мәрьям Якупова, Ростовтан Мәрьям Поташеваны, Чистай кызлары Зәйтүнәне, Сания Гыйффәтне шулай ук бары тик романтик рухта сурәтли.

Инкыйлабтан соңгы авыр елларда да, репрессияләр чорында да, Бөек Ватан сугышы барганда да, аннан соңгы каршылыклы заманда да Гөлсем Камалова-Акчурина үз йөзен, үз мәсләген югалтмый. Язмыш җиле сындырмый аны, сындыра алмый.

Әсәрнең ХХI гасырда барлыкка килүе – әнә шул татар хатын-кызы идеалын сагыну ул.

Автор Роза Туфитуллова Гөлсем образын эшләгәндә, аның эчке дөньясына, кичерешләренең, эш-гамәлләренең мотивларына үтеп керүне, аларны тирән анализлап шәрехләүне максат итеп куймый, монысын ул әзерлекле укучының үзенә калдыра. Роза Рәхмәтулла кызы эзтабар логикасына таянып, музаның биографиясен сәнгати алымнар кулланып торгыза, художестволы алымнар белән документальлекне кирәк кадәрле баланста тотып, һәрьяклап камил булган матурлык эталонын, яңа хатын-кыз образын тудыра.

Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА,

Ландыш ӘБҮДӘРОВА.

1 Матур, кара күз.

2 Кояшның төркичә синонимы.

3 Туфитуллова Р.Р. Язмыш җиле. Роман. // «Казан утлары» журналы. - № 4, 2019. – Б. 28.

4 Альберто Анджело. Глаза Джоконды. Секреты Моны Лизы. // https://knizhnik.org/alberto-andzhela/glaza-dzhokondy-sekrety-mony-lizy/1

5 Туфитуллова Р.Р. Язмыш җиле. Роман. // «Казан утлары» журналы. - № 4, 2019. – Б. 28.

6 Туфитуллова Р.Р. Язмыш җиле. Роман. // «Казан утлары» журналы. - № 4, 2019. – Б. 9.

7 Туфитуллова Р.Р. Язмыш җиле. Роман. // «Казан утлары» журналы. - № 5, 2019. – Б. 85.