Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фикеремнең филтәләре тоташ күмер...

Фәлсәфи аң

Күпме генә фәлсәфәнең

Таганында атынма син,

Кем ул Гегель –

                          сабыйларын

Кочып сыкрар хатынга соң?

 

Газиз балаң гариб җилгә

Мәҗбүриләп бирсә антын –

Очты китте фәлсәфи аң,

Нигә аңа синең Кантың?

 

Күбрәк уйла ындыр артын,

Ешрак тыңла авыл картын,

Һәм болай да төшенерсең

Конфуцийча  яшәү шартын.

 

 

Вирус

               1

Менә инде килеп җитте,

Күпме “көттек” без аны...

Беркем аңа берни түгел,

Үз акылы, үз аңы.

 

Үз гадәте, үз мөддәте,

Үз мөртәте эчендә;

Йодрыкларын селки-селки

Күрсәтми ул көчен дә.

 

Бик беләсең килсә әгәр,

Бу хикмәтнең егәрен,

Утыр әле яннарыма...

Бер төчкереп җибәрим...

 

Белмим, уйлап тапканнармы,

Уйсыз да табылганмы,

Шайтан белән шар типкәндә

Берәрсе кагылганмы, –

 

Бик зәһәр ачулы, ди, ул –

Уздыра былтыргыны.

Менә, мин булам, ди, имеш,

Сез көткән “мур кыргыры”.

 

Урамнар бушап калганнар,

Карана вирус, күрә:

Ул бүген түрнең “хозуры” –

Түрәләргә дә түрә.

 

Параллель дөнья эзләмә,

Шул инде ул параллель!

Бер вирус керсә дә күзгә

Арттан карап кала ил.

 

Син китәсең...синең арттан

Йөзләп китә, меңәрләп...

Мыек та селкетми вирус,

Йөз карга хет, йөз әрлә..

 

Җавабы табылыр, бәлки,

Берчак бу биремгә дә:

Санап, үлчәп, бүленгән бит

Валдасар пирендә дә...

                                     2

Бер чыгарбыз әле өйдән,

Өннән чыккан аю кебек,

Булачак әле ул безгә

Бихисап бер баю кебек.

 

Ә бүген без карантинда,

Бай да, ярлы да бер чинда...

                                                    

Икеләнүче колагына

Иҗтиһат капкаларын куй син ачып,

Кер, йөрмә кәҗә сукмагыннан

                                               качып!

Менгермә меңгер акылны табынга,

Табынма син һәр дәһригә тагын да!

 

Сөрмә алга сөрем сарган тәкълидне, –

Акшарлама тумыштан ап-ак битне!

Үз булыр һәрчак үзеңә - үз дигәнең.

Корьән вә сөннәт булса баш игәнең.

 

Уйга бату

Бу уйларны нишләтергә, и Ходаем,

Үзлегеннән үрсәләнә минут саен:

Бусы – ялган!

                   Бусы – ялгыш!

                                  Бусы – язмыш!

Үзем янам, үзем көям: мин – ут, даим.

 

Иске дөнья хәбәрләре керсә кулга,

Уй йомгагым бәргәләнә уңга-сулга:

Фикеремнең филтәләре тоташ күмер –

Янып беткәч яңарыр, шәт, мин дә, ул да...

 

Уй артыннан уй йөгерә – азамы соң,

Азмышларның азагында казамы соң?

Уйларымны уртаклашыр кеше тапсам

Сорар инде: син тамакка тазамы соң?...

 

Авылдаш

Такы-токы ашы да,

Такырайган башы да,

Борын белән җил сызгыртып

Барый килә каршыга.

 

-Барый юлың кай якка?

-Кибеткә үк, аръякка,

Йөз грамм җиффәргән идем,

Ут йөгерде аякка..

 

Як-якка карый-карый

Янә җилферди Барый,

                            Чәчәк тоткан –  кашкарый,

Сөйләнә:

            - Әйдә, ярый...

 

Тагын кая  “ Кашкарый”?

Җиңгиләргә ашка, ди;

Йөзгә йөзне кушкан идем,

Менеп китте башка, ди.

 

Бәйләнмәде-нитмәде,

Күрсә дәшми китмәде;

Урам тулып берүзе

Йөрде ул, искитмәле.

 

Үтте гомер, дип, җырлап,

Бөке барлап  “ак башка”

Хушлашмыйча да Барый

Китте кичә кайтмаска...

 

Бушка

Хуҗа Насретдин мәзәгенә тәкълит

Авылның түбән очында

Прәннек тараталар,

Акчага түгел, янәсе

Аны бушка саталар...

 

Очты алар, очты болар –

Очты Тимур токымы.

Әби-сәби карап калды

Бүлеп тәмле йокыны.

 

Бер кызык булсын, дип, Хуҗа

Әйтүен әйткән иде,

Дәррәү кубып ярты авыл

Бүреген күккә чөйде.

 

Ишелде халык урамга

Түбәдәге кар кебек,

Түбән очка чаба бар да

Атаң башы бар кебек.

 

Бушка, дигән, буш хәбәрдән

Бушап калды өй-кура,

Хуҗага да шик йөгерде,

Котыртты шәй бичура.

 

Бер дә юкка йөгермәсләр...

Үз-үзеннән акланып,

Ул да очты түбән очка,

Ишәгенә атланып.

                          

Якынаю

төш

И сез үксез адәм балалары,

Ачкан саен берәр серемне,

Сөенәсез булыр сөрткән кебек

Җиһан көзгесеннән сөремне.

 

Мәңгелек сер мәңгелектә кала,

Сез сөреме генә серемнең:

Күкнең күксел томаннарын җыеп

Җан өрдем дә сезгә сеңдердем!.

 

                    өн

 

Җиде катлы күкнең түрләрендә

Тал бишектәме соң тирбәләм.

-Аяз күкнең зәңгәрлеген бүген

Бүләк иттем сиңа и балам!

 

Төшме, дисәм, төшке кояш икән

Тибрәндерә тере нурында.

-Күк халәтен отып кал син балам,

Анда булыр нурың, хурың да!

 

Син кем?

Сынчымы син, бер-бер шымчымы син –

Ни эзлисең күзем карасында?

Бәйләнеш юк, тартып бәйләмәсәң,

Ыруг белән рух арасында!

 

Оч син күккә, рухыңны ныгыт,

Җиргә төш тә канатларың кагын;

Канат очларыннан кан тамганчы

Кабатлап тор шулай тагын, тагын!

 

Һәм аңларсың, 

                     инде һич югында

Йә алдарсың үз үзеңне – үзең!

Канатларың каерылса гына

Көзге итеп була кеше күзен.

 

Тавык төше

Адым саен төшкә тары керә,

Туйдым инде тавык төшеннән;

Әтәчләре, белмим, кая карый,

Тары чүпли тавык түшемнән.

 

Туйдым инде тавык бәхетеннән,

Әтәчләнеп килә карыйсы.

Әйтте кемдер: тамак киер дә бер,

Читәнеңә сикер!

                          Ярый соң!

 

Ки-кри-күк тә чыкмый, читәне дә

Биегрәк булып чыкты шәй,

Тарысы да таралды да бетте, –

Эсселәре белән сукты җәй.

 

Инде төшкә бернәрсә дә керми:

Тавыгы да керми, тары да.

Әйттте кемдер:

                      нәфесеңне тый да,

Шөкер итеп яшә барына!

 

Сабыйга

И сабыем, уйначы и, уйначы уймаккынам,

Сөттән туган, сөттә йөзгән, сөт белән туймаккынам.

 

Килче-килче,  көлче-көлче, син кояшым, син аем,

Дөньямның кендеге итеп яраткандыр Ходаем.

 

Син барда – бар! Син юкта – юк!

                                      Без кем соң, без дәвамсыз?

Сырхаудан да, үлемнән дә дәва бар ул, дәва – сез!

 

И сабыем, уйначы и, уйначы уймаккынам,

Син барга бөтереләм мин үзем дә уймак сыман!

 

Күккә карап

Кара материя күбәйдеме?

Ул элек тә шул ук!

Ник сулкылдау күзне күккә тегеп,

Һаман сулык-сулык?

 

Кара материя, бәлки, актыр?

Бәлки, хактыр – кара!

Гөманлаган саен гөман арта,

Күзне томан сара.

 

Күгебезне кара материя

Каплап бара, дисең, –

Без дә айдан төшмәгәнбез ласа...

Без дә шул ук җисем...

 

Бәхетсезләр бәхете

Бәхетлеме?  Бәхетледер:

Тамак – тук, өсләр – бөтен;

Аек чагында акыл –  ут!

Салган чагында –  төтен...

 

Бәхетлеме?  Бәхетледер:

Эш тә бар, керем дә бар.

Хатыннан да эләккәли;

-Күземә күренмә, бар!

 

Бәхетлеме?  Бәхетледер:

Күңел кайчак тулыша.

Туган телме?  Бар ул барын...

Чәйнәгәндә булыша!

 

Татарчамы?  Юк, укымыйм,

Күрәсең ич сөйләшәм.

Балалармы? Бераз аңлый

Ачалата түләсәң.

 

Оныклармы?  Аңламый да,

Санламый да – юньсезләр!

 

Бәхетне тасвирларга да

Бетеп бара юнь  сүзләр...