Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел

Югары зәвыклы укучыга адресланган, үзенчәлекле, гадәттән тыш көчле тәэсиргә ия, каләмдәшләрен дә гашыйк иттерерлек шигырьләрне табигатьтән талантлылар гына иҗат итә. Андыйлар танылган шагыйрьләр арасында да күп булмый. Кайберәүләрнең берничә искиткеч әсәрен беләсең, укыйсың, китапларын кулга алгач, күпчелек өлешен күз йөгертеп кенә узасың. Кайчак, алдагы битләре белән танышуга ук, җыентыкларын кире ябып куясың. Димәк, сиңа башта матур күренгән әсәрләре чыгарма, очраклылык рәвешендә, озак еллар дәвамында каләм чарлау, кешеләрдән өйрәнүләр, тәҗрибә нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән. Мин монда язарга теләмәгән башка сәбәпләре дә була ала. Ә бит Зөлфәт, Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗанов, Рәдиф Гаташ кебекләрдә начар шигырьләр, гомумән, юк. Уйландыра торган факт. Чын талант икәнлекләре, үз язганнарына таләпчәнлекләре турында сөйли торган факт.

Шунысы да бар: каләм иясе, поэтик маһирлыкка биниһая ия булганда да, балаларга атап, берни дә язмаска мөмкин. Сабыйлар хакында сөйләү өчен алар тормышын һәм психологиясен бик яхшы белергә, аларны яратырга һәм бу эшнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген, җаваплылыгын аңлап эш итәргә кирәк. Ике гасыр чигендә татар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Җәүдәт Дәрзаманның иҗат биографиясе моны ачык раслап тора. Ул бишенче сыйныфта укыганда ук, әдәбият белән кызыксына, Лениногорскида Шамил Бикчурин оештырган әдәби берләшмәгә йөри, шул елларда ук актив яза да башлый.

Әгәр арабыздан вакытыннан алда китеп бармаса, бу елның 13 октябрендә балаларның бүген дә яраткан язучысы булып калган Җәүдәт Дәрзаманга 75 яшь тулыр иде. Балалар шагыйре сыйфатында ул шактый иртә – 70 нче елларда ук таныла. Төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып баруга карамастан, нәкъ шул сыйфатта зур уңышларга ирешә дә. Җәүдәт Дәрзаманга татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1994 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2002 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәре бирелә.

 Әгәр өлкәннәр шигъриятне яратмаса, теләсә нинди китап укудан да тәм тапса, уртакул әсәрләрне дә үтереп мактаса, иң куркынычы – шул төр әдәбиятны үстерүгә үзеннән дә өлеш кертеп азапланса, димәк, бала чагында, мәктәптә укыганда, аңа туры юл күрсәтүче булмаган, ул чын мәгънәсендәге шагыйрьләрнең иҗаты белән танышмаган, кулына ни эләксә, шуны укыган. Шулай икән, мәктәп дәреслекләренә иң яхшы әсәрләрнең, югары сәнгати зәвык белән язылган нәфис әдәбиятның кертелүе бик мөһим. Мин андый авторлар арасында Җәүдәт абый Дәрзаманны да күрәм. Көннән-көн «сыеклана» барган балалар шигъриятебез җирлегендә аның әсәрләре әле яңа, заманча һәм күпләр өчен фикер-форма ноктасыннан үрнәк булып кала.

Узган гасыр шигъриятебезгә әйләнеп карыйм да, ул бик югары булган икән, дигән фикерем торган саен ныгый гына бара. Моны Җ.Дәрзаман исемле яшь шагыйрь аяк баскан җитмешенче еллар поэзиясе, шул исәптән балалар өчен язылган кыйсьме турында да әйтергә мөмкин. Кызганыч ки, хәзер торгынлык дип аталган ул заманнарда Р.Мингалим, Р.Әхмәтҗанов кебек талантлы шагыйрьләрнең балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше бүгенгәчә чын-чынлап ачылмаган. Берәүләр калкытылган, икенчеләр күләгәдә калдырылган, аннан инде бу күренеш традицияләшкән. Балалар әдәбиятына хезмәт итүчеләр шактый, әмма күзәтүләргә кертмәслек күп түгел. Фәнни хезмәтләрне кулга алсак, әлеге әдәбиятның анда шактый ярлы чагылышын күрербез.

Җ.Дәрзаман иҗатына да фәндә җитәрлек игътибар бирелгән дип булмый. Кызганыч, әдәбиятта кемнең калу-калмавы, исемнәр алу-алмавы, әсәрләренең дөрес анализлануы-анализланмавы, димәк, объектив бәяләнүе, ахыр чиктә галимнәребезнең субъективлыгына, түрәләребезнең укымышсызлыгына һәм әшнәлегенә, тәнкыйтьчеләребезнең дуслыгына барып тоташа.

Җ.Дәрзаман турында моңарчы да язган бар иде. Кабатлану матур түгел. Татарстан китап нәшрияты аның чираттагы юбилее уңаеннан «Канатлы каһарман» җыентыгын хәзерләде. Сүзне шуңа китереп тоташтырасым килә. Исеме үк бик нык җәлеп иткән, эчтәлеген төрлечә фаразлаткан, әмма баштан ук ахыргача ачмаган әлеге җыентыкны бүгенге укучының да яратып укыячагына ышанам. Балалар тормышында әле дә очрарга мөмкин булган хәлләр, табигатьнең даими барышы тасвирлана анда. Иң мөһиме: аларда бәләкәйләр тормышына хас динамика, җанлылык сизелеп тора.

Җ.Дәрзаманның «Канатлы каһарман» китабына кергән әсәрләрдән бер дигән мультфильмнар эшләп булыр иде. Татар сәнгате аларга бик ярлы, мохтаҗ. Балаларыбыз болай да русча камил белә. Хөкүмәт акчасын тәрҗемә фильмнарга тотмыйча, оригиналь мультфильмнар иҗат итеп, үз шагыйрьләребезне, үз әдәби геройларыбызны дөньяга танытсак, киресенчә, башкаларга материал бирсәк, яхшырак булмас иде микәнни?! «Канатлы каһарман»дагы Көрән-Бакый – менә дигән мультфильм каһарманы ул! Аның хакында, сюжетын киңәйтеп, хәтта сериал төшерергә мөмкин. Хәер, әкиятнең үзендә дә берничә серия эшләрлек материал бар, башка кызыклы геройлар да җитәрлек. Әсәр миңа балалар бик яраткан «Лунтик» турындагы мультфильмнарны искә төшерә. Ә нигә милли фильмотекада шушындый кызыклы һәм уңай тәрбия бирүчән каһарманнар галереясен баета торган сәнгать берәмлекләрен булдырмаска?! Ә нигә Тукай кебек мәшһүр шагыйрьләр иҗаты белән генә чикләнергә, әйтик, Җәүдәт абыйның аңа да барып тоташкан традицияләрдә иҗат иткән әсәрләрен читләтеп узарга?!

«Канатлы каһарман» әсәренең төп герое – туган җиребезнең мәңгедән яшәгән җан иясе – тырышлыгы белән дан тоткан кырмыска, әнә шуңа күрә аны автор Көрән-Бакый дип атаган да. Әсәр башында без әле аны танымагандай булабыз, чөнки йокысы бүленгән кырмыска холкының башка якларын – кырыслыгын, зәһәрлеген, үзен сакларга хәзерлеген күрсәтә – кемнеңдер шакуына уяна һәм коралланып, ишеккә килә, аны тибеп кенә ача. Ә аны: «Ай-яй, Бакый, нык йоклыйсың», – дип, Язбикә каршы ала. Шагыйрь тәфсилле тасвирлаган яз күренешләре балага ел фасылына бәйле бик күп мәгълүмат бирә. Шул ук вакытта ул рәссамнарга, сценаристларга да мин хыялланган мультфильмны иҗат итүгә юллар ача. Бу әсәр олыларга да беренче сыйныфта укыганда, укытучылары сөйләгән бик күп нәрсәләрне – язын көннәр озайганны, иң элек умырзаяларның карлар ярып, баш калкытканын, агачларга сут йөгерүен, бөреләре бүртә башлавын исләренә китерер.

Җәүдәт абый тасвирлаган кырмысканың тормышы, кичерешләре нәниләребезнекенә бик аваздаш икән ләбаса. Әйтик, ул язга чыккан каеннар ширбәтен эчеп ләззәтләнә, үзен көчле һәм батыр, бөтен нәрсәне булдыра алган «дәү егет» кебек хис итә. Ә менә Кырмыска иленең яшәү рәвеше, көндәлек эш-гамәлләре авыл кешесенекенә бик тартым: алар каралтыларын төзекләндерергә тотына, зур эшләрне өмә белән башкара. Монда хезмәт бүленеше дә нәкъ кешеләрнеке кебек. Әгәр геройларның кырмыска икәнлеге әйтелмәсә яисә үзәк каһарман Бакый исемле малай булса, укучы «Хурлыгы да хурлыгы» бүлеген үзе, гаиләсе турындагы әсәр сыман кабул итәр иде дә:

Әби-апа, яшь киленнәр

Мәш килә йорт эчендә.

Ә бер кызчык тәрәз юа

Сең(е)лесе өчен дә.

 

Җәүдәт Дәрзаман балаларга сез шулай булыгыз, болай булыгыз дип, акыл өйрәтми. Өлкәннәрне карарга һәм хөрмәтләргә, кисәтү ясасалар, орышсалар – каршы әйтмәскә, түзәргә һәм гаебеңне танырга кирәклеген ул кырмыскаларның эш-гамәлләре ярдәмендә аңлата:

Өлкән-Хуҗа кырмысканың

Җиткән дә сакал-мыек,

Яшь чәчтараш, кырка торгач

Алган бөтенләй кыеп.

Дулый шуңа, дулый Хуҗа,

Уңмаганны битәрли:

– Иртәгәдән утын ташы,

Булсын кышка җитәрлек!

Юкса, үткен булу тиеш

Синекедәй яшь караш.

Сакал кадәр сакал боздың,

Шул булдымы чәчтараш!

 

Шагыйрь «корткычлар» һәм «саклаучылар» арасында барган көрәшне чагылдыручы «Канатлы каһарман»ны бүлекләргә аерган. Шул ук вакытта аларда табигать күренешләренең органик бердәмлеге тоемлана. Һәр яңа персонаж белән очрашкан саен без урман тормышын да, кешеләрнекен дә тулырак күзаллый барабыз. Яшеллекне һәлак итүчеләргә каршы көрәшне, зур көч түгеп, кешеләр дә алып бара, кайвакыт аерым инсаннарның тырышлыгы гына уңышка да китерми, ярдәм һәм бердәмлек кирәк була. Кыскасы, әсәрнең материалы кайдандыр күктән төшмәгән, алып килгән идеяләре актуаль һәм эчтәлеге заманча.

Шагыйрь балаларга милли тормышыбызның төрле якларын үзләренә яхшы таныш җан ияләренең көндәлек яшәеше аша тасвирлый. Әкият традицион әдәп-әхлак нормаларын тәрбияли, чын татар баласына кирәкле, менталитетыбызга хас кайбер сыйфатларны ача, гаилә эчендә, гомумән, социумда идеаль мөнәсәбәтләрнең ниндилеге турында сөйли. Ул башка халыкларга да безнең милли йолаларыбыз, ризыкларыбыз, киемнәребез турында нәкъ кирәкле, кызыклы, аңлаешлы дәрәҗәдә мәгълүмат бирә. Моны күрсәтү өчен, бер өзек китерү дә җитә:

Тирә-юньгә хуш ис бөрки

Нигъмәт белән тулы мич.

Учак дөрли, мәҗлес гөрли,

Самавырлар пар ата –

Кырмыскалар, тирләп-пешеп,

Чәй эчәргә ярата!

Өлкән-Хуҗа – өй түрендә,

Көрән тула оектан!

Өчпочмакның мае аккан

Сакал белән мыектан.

Кияү белән яшь киленгә

Ява гына бүләкләр.

Бүләк белән бергә ява

Игелекле теләкләр.

 

«Канатлы каһарман»да матур әдәбият һәм фольклор алымнары үзара бик тыгыз үрелә. Форма ноктасыннан караганда, сюжет элементлары белән ул әкияткә тартса да, гадәти тормыш турындагы әсәр кебек кабул ителә. Шагыйрь табышы булган тел-сурәтләү чараларының эчтәлеге балалар өчен аңлаешлы, әмма артык гади түгел. Монда укучы «талымсыз дошман», «керпеле нарат» кебек үзенчәлекле эпитетларга юлыгачак, «чәчәкләргә чүгәләгән» күбәләкләр белән очрашачак, үзен «каенлы тау»ларга карап хозурлангандай хис итәчәк...

Тупланмада «Канатлы каһарман» кебек укырга кызык, мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр тагын бар. Хөрмәтле укучым, алар белән танышуны мин синең үзеңә калдырам. Сүземне йомгаклап, тагын шуларны да әйтергә телим: җыентыктан автор алга куйган иҗат максатларының сафлыгы күренә, ул ата-аналарга, табигать-кеше мөнәсәбәтләре кечкенәдән салына, рухи тамырларны, табигать һәм кешене тоташтыручы җепселләрне кисмәгез, өзмәгез, дисә, балаларга, сезне табигатьнең миһербанлы дуслары арасында күрәм, дип белдерә. Шагыйрь, күрәсең, «Илне уятырга» алынган, шуңа күрә иҗаты да гомерле аның.