Логотип Казан Утлары
Публицистика

Дөнья сүрүе

Гаташка һәм үзебезгә нәни ретроспектива

2020 елда «Яз» нәшриятында дөнья күргән «Әйтте каләм» китабына Рәдиф Гаташ «Гомер багъларында» дигән аңлатма-шәрех куйган. Димәк, без күркәм бу тупланманы үзенә күрә нәтиҗә-квинтэссенция буларак кабул итә алабыз: шагыйрьнең иҗатына, үткән юлына, йөрәк елъязмасына. Шул ук вакытта ул шагыйрьнең бераз гына үзенә башка күзлектән каравы да булып тоелды.

Иман

Китап туплау, аның логик эзлеклелеген, архитектоникасын булдыру, тышкы һәм эчке бизәлешенең бар нечкәлекләренә кадәр уйлап, укучысына җиткерү – бу Рәдиф Гаташ өчен гаять әһәмиятле ритуал. (Юкка гына ул үз гомерендә дистәләгән шәкертләренең, каләмдәшләренең китапларын туплап бастырмагандыр!) Һәр яңа басма – аның өчен үзенә бер этап, бәйрәм, вакыйга. Алай гына да түгел, дөнья белән элемтә-коммуникация ысулы да. Милли китап культурасына керткән бер өлеше дияргә дә кирәктер. Үзенең дә бай, затлы китапханәсе белән билгеле бу шагыйрьнең уй-фикерләре – гел китап тирәсендә. Аның әдәбиятка һәм басма сүзгә изге итеп каравы барыбызга да мәгълүм.

Моннан берничә ел элек аның белән әңгәмә корганда, болай дигән иде:

– Юкка гына китап бездә Коръән белән тиңләнми, ул шуңа да изге.

– Әмма китапларны инде гасырлар, меңъеллыклар буена гади кешеләр яза... «Бу китапны күчереп язучы, тәмам кылучы мин – Аллаһның фәлән-фәлән колы» дигән традициядән соң, без дә күп метаморфозалар аша үттек...

– Әйе! Бигрәк тә үз заманында Көнбатышка ияреп... Әмма адәми зат Сүзгә һәм Китапка изге итеп каравын җуйса, ул беренчел сафлыгын да югалта, миңа калса...

Ул бу сүзләренә ихластан ышана. Ул, гомумән, тирән инануларын (заманга һәм тирәлегенә карап!) алыштырып уйнаучылар өммәтеннән түгел. Безне дә аңа өйрәтмәде. Әнә шул инануың өчен рәхмәт, Рәдиф абый! Мин аны гомерең буе сине саклап йөрткән иман да дияр идем.

Формат

Хәзер бу сүзне ике җөмләнең берсендә кабатларга яраталар: аеруча һәртөрле җыеннарда, мөнбәрләрдән. Ияләштек һәм кулланырга өйрәндек. Ягъни, формализмның яңа этабына күчтек, дияргә дә буладыр. Нинди дә булса вакыйга, чара булырга торса, иң беренче эш итеп, сорау килеп баса: «Ә форматы нинди була?» Сәхнә белән бәйле булганда, нәрсәләрнең модада икәнлегенә карап, без җавап бирергә күнектек: күләгәләр театры, иммерсия, перформанс һ.б. Ә менә сүз сәнгатенә килгәндә, җавапны ничек сайлыйсы? Ә сайлау таләп ителә. Югыйсә булган жанр-формалар белән без артта калган, заман таләпләренә җавап бирмәгән булып исәпләнәбез. Кайдадыр, әлбәттә, бу дөрес тә. Ләкин формализм чәчәк аткан бер чорда, гадәттә, иң нечкә җепләрдән үрелгән һәм «мин фәлән!» дип кычкырып тормаган затлы әсәрләр харап булырга мөмкин.

Җитмәсә: тирә-якта даими рәвештә бүгенге әдәбиятыбызның дәрәҗәсе турында чүбек чәйнәлгәндә, язучының бәһасе өзлексез рәвештә бизмәндә үлчәнгәндә. Язучы бәясе очсызлану – ул җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең иң ачык һәм тәгаен сигналы. Яхшы якка түгел. Бүгенге татар әдәби-мәдәни мохитендә сүзне очсызландыруга омтылыш элитарлык аша тараю һәм барысын да кире кагу күренеше белән кулга-кул бара. Кайсы гына буын булмасын, аның үз хакыйкате, үз мәнфәгатьләре һәм үз кысалары. (Бу юлларның барысы да эчке бикләнүгә һәм... гафу итегез (!) тоталитарлыкка илтә). Буыннар арасында үзара продуктив әңгәмә барлыкка килгәнче, бу шулай барачак һәм әдәбиятка тышкы тирәлек кизәнүен дәвам итәчәк. Мин боларны ни өчен «китап күзәтү» форматы кысаларында язам соң әле? Ә бәлки, Гаташ китабына күзәтүгә алданып, кемдер укыр, дипме... Югыйсә без хәзер башкаларны һәм үзебезне бастырмаган «күңелсез» басмаларны укымыйбыз һәм «кая барабыз?» дигән моңсу сорауны биреп, төн йокыбызны качырып бимазаланмыйбыз шикелле... Әллә мин ялгышаммы?

Сүз уңаеннан: Рәдиф абый үз тирәсендә булганнарны гомере буена тынгысыз булырга өйрәтте: укырга, фикер белдерергә, әдәбият өчен «менә бүген, шушында мин җаваплы» дип тоярга. Ә аның шәкертләре аз түгел...

Инде Гаташның яраткан форматына килсәк һәм аның үз сүзләре белән әйтсәк, Гаташ «подарочный» басмалар ярата – сайланма җыентыклар. Аларга һәрчак иң-иң шигырьләрне тупларга тырыша. (Бу үзенә булган даими анализ билгесе дә булып тора). «Аларны куен кесәсенә салып йөртергә була, рәхәт, теләсә кайда алып укыйсың», – ди. Һәм шулай итә дә. Трамвай, автобус тукталышларында, Казан урамының уртасында, куен кесәсеннән кайсыдыр бер классикны тартып чыгарып, көр, куелган тавыш белән укып җибәрүе Дөнья сүрүен җилфердәтеп алуы да булгандыр. Әй, Кешеләр, Шагыйрьне ишетеп бер сискәнегез, туктап уйланыгыз: ташларны җыяр вакыт... Сүзгә һәм аның көченә Рәдиф абый кебек гомере буена ихлас бер адарыну белән ышанган кешеләрне сирәк беләм мин...

Безне дә – әле әдәбият дөньясына беренче адымнарын гына ясап килгән каләм тибрәтүчеләрне – үз заманында нәкъ әнә шундый «подарочный» форматта басылып чыккан классикларның китаплары белән тәэмин итеп тора иде ул. «Әнә, Ахматова түтәеңне нинди матур итеп сайлап бастырганнар, ничек ул китапны сатып алмыйсың ди, ышто син!» яки «Мондый бизәлештә Рембоны укуның рәхәтлеккәйләре-е-е... и, сез китап кытлыгы күреп үсмәгәч, аңламыйсыз шул...» дигән җөмләләре кайсы гына китап кибетенә керсәм дә, һәрчак яңгырап тора. Ә аннары ул китапларны бүләк итеп чыга иде: барыбызга да! Монысы да – үзенә бер ритуал. Кешене белемле итәргә омтылу, тәрбияләү – зур савап. Мин үзем Рәдиф абыйга бу дәресләре өчен гомерем буена рәхмәтле.

Әйтсен каләм!

«Әйтте каләм» исеме китапка мөнәсәбәтне шунда ук аныклап куя. Бу Рәдиф Гаташның аксакаллар югарылыгыннан торып, шәркый традициягә тугрылык саклап, дөньяга эндәшүе дә, шул ук вакытта үзенә күрә бер рухи аскезасына ишарә дә. Аның аша инде чын мәгънәсендә Каләм эндәшә, Каләм сөйләшә. Азмы-күпме әзерлекле укучы шунда ук, иҗади портал аша үтеп, Дәрдемәнд поэтикасына да, аның аша башка шәркый шагыйрьләрнең кодларына да барып чыга. Төрки традицияләрнең бөтенлеген, чылбыр-җепләрнең өзелмәгәнлеген тоя. Көнбатыш аша үтеп кергән романтика вә фәлсәфәне дә ваемлый ала.

Әмма бер үк вакытта, биредә «чишмә башын» – Җыр башын эзләү, үткән юлны ваемлау да бар. Гадәттә, китап бүлекләрен гомумирәк исемнәр белән атый, иҗатында үзен һәрчак Сүз һәм Галәм контекстында тоя торган Гаташ бу китабында биографик флешбеклар белән сискәндереп куя. Әйтик, тупланманың икенче бүлеге «Басмада имзам күренгәч» дип атала, ул үз эченә 1959-1961 нче елгы шигырьләрне ала һәм шагыйрьнең Уфа чорын колачлый. Үткәнгә баш иеп, Гаташ биредә иҗат башлангычының кайсы басмалардан башланып китүенә ишарә ясый: аларны аерып-аерып күрсәтә: «Кызыл таң», «Яшь көчләр»... Без моны аның олпат яше белән бәйләп, күңел нечкәрү буларак кына кабул итә алабыз, әлбәттә. Әмма киңрәк масштабка да чыгарып була – бәлки, шагыйрь, гомеренең шушы ноктасына килеп җиткәч, чишмә башының ни дәрәҗәдә хәлиткеч булуын ассызыклый, шул хакта уйланырга чакырадыр безне? Ә без кемнәрне калдырдык, алар кемнәргә тапшырыр безнең рух чылбырын, диюе...

Атлый да адымын саный –

Артына борыла сабый.

Уйлана күңел: сабыйдан

Калышу әллә ярый?

...Тәпиләп, гомер язымда

Эз ясап киткән идем...

Ни булыр узган юлларны

Бер ачып үтсәм, димен...

Тагын бер үзенчәлек – Гаташ бу китапка гадәттә сайланма җыентык-тупланмаларыннан сайланып төшеп кала торган кайбер шигырьләрен керткән – болай гына, узып барышлый кинәт кертергә булган шикелле тоела ала. Әмма юк, алар китапның мәгънәви буыннарын тәшкил итә: абстракт караш ноктасына килгәнче үткән юлындагы төеннәр бу шигырьләр. Гомере буена безне үзенең Шашкын Гашыйк, Хыялый Романтик, Мәхәббәт Җырчысы, Мәҗнүннәр Дәвамчысы икәнлегенә инандырган Гаташның «җирский» асылы ачылып китә аларында. Ә ул шигъриятендә ничек кенә автобиографик башлангычлы шагыйрь булып күренмәсен, асылда, тормыш багъларын әллә ни ачмаган да икән безгә, дип ваемлап алачак акыллы, зирәк укучы. Монысы – киләчәктә – аның биографлары һәм иҗатын өйрәнүчеләрнең җитди эше. Гадәттә, җанын шәрран ачкан шагыйрьләрнең чын «йөрәк ярасы» да, «җөйләре» дә яшеренебрәк кала... – әнә аларын тоя беләбезме без?

1961 елда иҗат ителгән «Төнге романтика» шигырен барыбыз да бик яхшы хәтерли – ул Гаташ иҗатының визит карточкасы. Һәм менә «Әйтте каләм» җыентыгында шагыйрь «Гөлләр су сорый» чорын башкарак шигыре белән ачып җибәрә. Бу да 1961 елда язылган шигырь, әмма бөтен аһәңе, рухи сугарылышы белән ул – икенче төрле. Без мондый Гаташка күнекмәгән:

Кай илләргә икән барган юлы?

Кошлар очып үтте күкләрдән.

Мең-мең кошның саубуллашу моңын

Бер җаным соң ничек күтәргән?

Моннан берничә ел элек, шагыйрьнең юбилеена Тинчурин театры артистлары һәм режиссёр Резеда Гарипова белән «Одиссея» спектаклен әзерләгәндә, без аның әнә шундый «яшеренебрәк калган» шигырьләренә орынып караган идек. «Мин Гаташныкы!» дип кычкырып тормаганнарына. Кайчандыр кулъязмалары яшәгән папкаларга кереп посканнарына, китапларыннан да, ачып җибәрүгә үк, сикереп чыкмаганнарына. Һәм исемдә: бөтенләй яңача ачтык һәм укыдык без ул вакытта Гаташны. Романтик дәрт ташып торган, мәхәббәтне генә җырлаган шагыйрь итеп түгел... Ә Дөнья сүрүе җилфердәвен бар җепселләре белән үтә нечкә һәм бар колачында тойган җан итеп, бәгырь итеп..

Мин сезне «Әйтте каләм» китабындагы гомер багъларын барлап чыкканнан соң, Гаташ дөньяларына тагын да зуррак сәяхәткә чыгарга чакырыр идем. Һәм Сүзнең беренчел сафлыгына кайтырга.

Безгә әле аның дөньяларын гына түгел, үзебезнекеләрен дә – ачасы да ачасы.