Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алтыннан да ялыгылган заман...

Аңламаслар

 

Алтын алка, чылбыр, йөзегемне

Салып куйдым кайчан, сизмәдем дә.

Көмештәндер бүген таккан-кигән,

Йөземә – төс, юк ла, күңелгә – төс,

Һәм хис – йөрәгемә...

 

Алтыннан да ялыгылган заман,

Алтын кояштан да бәла көткән.

Ачның ачуы, ди, ай-һай яман –

Рухи ачлык соңгы чиккә җиткән...

 

Көмеш айга карап уласак та,

Көмеш чылбырларны чәйни-чәйни,

Бүредән дә явыз кавем өчен

Йолдыз ташы икән күктән “хәер”.

 

Ташларны ла җыяр сәгать сукты,

Башны җуеп, их, чәчмәскә иде!

Үз җанымны үзем камчылыйм тик...

Аңламаслар...

Их, дәшмәскә иде...

 

Кайсына тиңләшик?

 

Меңьяшәр имәннәр, йөзьяшәр чыршылар,

Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр...

Кайсына тиңләшик, кайсыннан көнләшик,

Дөньяга “мәңгегә” килгәннәр?! 

 

Саналган, бүленгән һәр мизгел, һәр сулыш,

Юл-язмыш язылган күкләрдә.

Аһ, соңлап аңлыйбыз, аһ, соңлап таныйбыз –

Узу юк икән лә чикләрне...

 

Сызу юк үткәнне, үзгәртү, төзәтү...

Бары тик үкенү – азагы.

... Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр күзендә

Меңьяшәр имәннәр газабы...

 

Яз көтү

 

Яз килә бит! Языламы шигырь?

Илһам әле ташлап китмәдеме?

“Хәлең ничек?” диюләре инде,

“Иҗат-газап башыңа җитмәдеме?”

 

Яз килә шул... Язылыр күк күңел,

Катлам-катлам боз астыннан чыкса.

Бу бозларга кыш гаепле түгел,

Җанны-тәнне заман-котып кыса...

 

Яз килә ич! Язылыр күк йөрәк,

Гөрләвектәй уйнап акса, их, кан!

Һәм... язылыр шигырь, аһ итәрлек

Күптән мине ташлап киткән илһам...

 

***

 

Кояшлы күлләвектә, нур тамчыларын чәчрәтеп,

чырык-чырык коенган

нәни соры чыпчыктан көнләшер көн килер дип кем уйлаган...

Җиһанны сискәндереп, сайрар кошлар өздерә, 

сиреньнәр, миләшләр шау чәчәктә...

Тыңла, хозурлан, югыйсә!

Ә юк,

Соры чыпчыкка исем китеп басып торам.

И исәр!

Алай дисәң,

кем аңлаган бу күңелне,

йөрәкне,

Нәкъ шул мизгелдә җанга ни кирәкне...

Кем уйлаган...

Әйе, кем уйлаган килер дип көн шашар чиккә җитү
шул уйлардан...

 

***

 

Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр,
Киптерелгән бәйләп, бер кочак...
Кемнәр җыйган, кайсы кыр-аланнан?
Юк, 
Кем ташлаган аны курыкмыйча
Рәнҗешеннән гөлнең, туган җирнең?!
Хәер,
Нишләсен соң, шифа тапмагач...
Исен-төсен җуя бик тиз гөл дә,
Тамырыннан өзеп саклагач.
 

Кызганыйммы аны, йә үземне?
Соңга калдым... кирәк түгелдер...
Шәһәр чүплегендә мәтрүшкәләр,
Бәйләм-бәйләм...
Юк, 
Йөрәк-йөрәк, күңел-күңелдер...

 

Охшаганмы кылган?..

 

«Күзалдыңа китер, мин юк монда!

Ерактамын, дөнья читендә!»

Янәшәмдә килеш кайчак шулай

Кабатлыйсың, ярсып... Читен лә...

 

Күзалдыңа китер, әни, имеш...

Үзалдыма китәм сөйләнеп:

Безнең ара шундый еракмыни,

Дөнья чите белән үлчәрлек?!

 

Син юк монда?! Бу яңалык түгел.

Җил куадыр күңелең далада.

Әби чәче диеп ялгышалар,

Әни чәче иртә агара...

 

Сәҗдә кылган ана гәүдәсенә

Охшаганмы кылган?! Охшаган...

Җан ишеген шәрран ачып куям –

Бер кайтырсың сагынып, и балам!..

 

***

 

Диңгезне мин тик бер генә күрдем,
Ярларында йөрдем тик бер тапкыр...
Дулкынында колач җәеп йөздем – 
Монысы ялган чеп-чи, ләкин... матур! 

Диңгезнең мин ярларында йөрдем,
Йөзә белмәвемнән оялып.
Учларыма җыйган вак ташларның
Берсе мәрҗән иде – хыялым!

Ялган... матур... хыял... аһ, буталдым,
Булмаган да әллә диңгезле җәй?!
Алай дисәң,
Төсе, исе, шавы... юк, син 
Һаман саен кермәс идең төшкә...
 

 

***

 

Алмагачлар чәчәк ата

Майның унбишләрендә...

                     Халык җырыннан

 

Май уртасы. Күрче, алмагачлар

Шау чәчәктә! Җырлаганннар белеп!

Кем ул анда үзгәрде ди дөнья,

Саташа ди язлар, иртә йә соң килеп?!

 

Күрәсезме, сизәсезме, нәп-нәкъ

Вакытында бар табигать  туйлый!

Ак күбеккә баткан бакчаларда

Сайрар кошлар бәхет юрап туймый!

 

Элеккечә бар да, җырдагыча...

Дус-ишләр дә... чәчәк кебегерәк –

Кыска гомерлерәк...

 

Кайту

 

Кошлар китә, минем кайтып барыш.

Юлдабыз без, сүзнең кыскасы.

Күчмә тормыш – кошлар өчен язмыш...

Минем – ялгыш?!.

Аһ, син аны! Табан яна!

Тапканнар бит түшәр юл ташы!

 

Кадаласын белеп ук очыдай

Киткән бернең аяк итенә.

Кайсы «акыллысы» тырышкан соң,

Төкерәсе иде битенә...

 

Китә кошлар... офык читләренә,

Миңа кирәк булды

Күрше шәһәрдигән дөнья чите.

Көзен кайтам әле (дан булсын әй!),

Һәр яз кайткан кошка ачу итеп.

 

Өч елга бер?! Булса. Кошка рәхәт,

Канаты бар, күктән юллар туры...

Табан яна!

Туктадым да машина көтәм чатта,

Йөрәгемне ташка орыр булып...

 

 

                                                      ***

Кунак песи. Җирән төстә.

Сырпалана аякка.

Уң як күршенеке микән,

Кергәнме әллә сул яктан?

 

Туган нигез. Мин дә кунак.

Сырпаланыр куен юк.

Уң як күршегә керсәм дә,

Сул як күршегә керсәм дә,

Күз яшьләрем тыю юк…

 

***

 

Бер көн килеп, бөркет булыйм, дисәм,

Таулар икән бездә, аһ, сөзәк...

Кыя-ташлар эзләп китим мени,

Талган канатымны өстерәп?!

 

Җиттем дә ди барып, таптым да ди

Күккә ашкан хыял  кыясын.

Күз алдына китерү дә газап

Мескен булып басып торасым...

 

Болын-кырга, тып-тын аккансуга

Тумыштан ла йөрәк күнеккән.

Кыя-таулар эзләп китим мени, 

Кош икәнем беләм, шул җиткән...

 

Шагыйрь рухы

 

Төшкә керде шагыйрь...
Ничек итеп?
Шигырь укып инде, билгеле.
“Тыңла әле, бер поэма яздым...
Аңлый алдың һәрчак син мине...”

Ни турында, диеп сорарга да
Өлгералмый калдым... Башлады...
Өзек-өзек шигырь юлларыннан
Истә калды... “җаным тышаулы...”

“Тышаулы ат, һай, бәхетле икән!
Читлектәге кош та...” диде кебек... 
Ирек диеп чәбәләнгән мин дә?!
Берурынсыз никтер куйдым көлеп...

“Әйе, әйе, син дә бик бәхетле!
Тән иреге ни ул – җаның бәйсез!
Гомер – мизгел, мәңгелектән тамчы,
Тормыш – сынау...

Мин сынаттым, юньсез...

Киләчәгем элмәк белән чикләп... 
Җир белән күк арасында калып...
Гөнаһымны утта юар идем,
Кабул итми, нишлим, хәтта тәмуг...”

Үзе һаман шигырь яза икән...
(Ә мин менә туктар бер чиктә.)
Төшкә килеп кереп, сискәндереп,
Күңел кылларына рух чиертә...

Шагыйрь рухы...

“Тыңла әле, җан поэма язды...”

 

     ***

 

Таң беленде.

Соңгы йолдыз нуры

Кояш нурларына кушылды…

Күкне ярып торна тавыш бирде,

Сискәнүдән йөрәк кысылды.

 

Таңны ярып торна тавыш бирде,

Берялгызы оча, и бәгырь!

Югалганнар иңрәведер анда,

Югалтканнар аһы – миндәдер...

 

Беръялгызы оча... төнне көнгә

Ялгап талган канат очы  белән...

...Бүгенгемне киләчәккә ялгар

Җан җепселем зеңли: «Өз-зеләм...»

 

Аңны ярып торна тавыш бирде,

Соң сәгате әллә очышта?..

Мәңгелекнең утлы тәгәрмәче –

Кояш яна дөрләп офыкта...