Уены-чыны бергә
Салават Фәтхетдинов үзенең җор теле, беркемне дә аямыйча, турысын бәреп әйтүе белән дә башкалардан аерылып тора. Ул әйткән сүзләр еш кына халык теленә дә кереп кала.
* * *
Минем өчен иң кадерлесе (регалия – ред.) – Салават. Кайсы Салават дип сорамасалар, димәк, мин тормышта нәрсәгәдер ирешкән.
* * *
Курыкмыйча әйтәм: мин үземне бик зур сәясәтче дип саныйм. Минем әйткән сүзләрем, бәлки, югары властька барып җитмидер, ләкин мин халык белән эшлим, халыкка әйтәм. Чөнки бөтен әйберне халык хәл итә.
* * *
Безнең миссия депутат миссиясеннән түбән түгел. Безнең сыман, көн саен бер мең татарны җыеп, үз сүзен әйтә алган әле бер депутатны да белмим. Мин үз урынымда сәясәтче. Аерым бер депутат.
* * *
Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата. Гади халык. Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә. Сине үлеп ярата торган тамашачың, икенче артист килеп чыга икән, шул якка күчә дә китә. Залга халыкны куып кертеп булмый, залдан куып чыгарып булмый. Ул нәрсә тели, шуны эшли. Халык ул – көч.
* * *
Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча – шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк.
* * *
Мин үземне җырчы түгел, җырлаучы дип уйлыйм.
* * *
Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе урысча сөйләшә, берсе инглизчә... Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: «Шулай булыгыз!» – дип әйтә алыйм?
* * *
Тәнкыйтькә мин берсүзсез. Ләкин мине тәнкыйтьләгән кеше миннән өстенрәк, акыллырак, чибәррәк, тазарак, баерак, көчлерәк булырга тиеш. Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аның мине тәнкыйтьләргә хакы юк.
* * *
Автоспорт, бәлки, минем чиремдер. Ләкин матур чир. Менә хәзер минем арттан малай китте. Рөстәм ике тапкыр Татарстан чемпионатын отты, 12 яшьтә.
* * *
Мин моңа (улы Рөстәмнең җиңелүенә – ред.) үзем сөендем, чөнки шул яшьтә малай җиңү яулап күнегә икән, ул җиңелүне кабул итмәячәк. Җиңелү аның өчен әле җиңүгә караганда файдалырак.
Наласалы
Юмарт шагыйрь
Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның 30 яшьлек юбилеен Башкортстанда зурлап билгеләп үтәләр. Төп чара исә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында уза. Айгиз бәйрәмгә чит илләрдән, күрше-тирә республикалардан иҗатташ дусларын да чакыра. Шыгрым тулы залда юбилей чарасы үз көенә бара: түрәләр, кунаклар котлый, артистлар җырлыйлар, бииләр... Шулчак сәхнәгә сценарийда исеме булмаган бер шагыйрь йөгереп менә. Кулында – ал төстәге калын, зур конверт. Шуны югары күтәреп селки-селки котлау сүзен әйтә:
− Айгиз энекәш, менә монда сиңа рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкинлек тудыра торган матди байлык. Акча турында уйламыйча, язарга да язарга сиңа!
...Кичә тәмамлангач, банкет өстәлен шаулаткач, бер төркем яшьләр – язучылар, җырчылар, композиторлар – мәҗлесне үзләре генә дәвам итә. Айгиз дә инде тынычланып, кәчтүмен урындык аркасына элеп куя. Шулчак аның эчке кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ал төстәге конверт күренеп ала.
− Дускай, − ди ул янында утырган Рөстәм Галиуллинга, − ничек уйлыйсың: бу конвертта күпме акча бар?
Татарстан кунагы уйга кала. «Конверты бик калын, матди якны уйламыйча иҗат итү мөмкинлеге тудыра, диде. Шулай да миллионнар ук юктыр, мондагы шагыйрьләр ул кадәр үк бай түгелдер», – дип фикер йөртә.
−Анда күпме генә акча булса да, остазыңның гамәленә сокланам. Ул сәхнәдән сөйләгәндә, күземә яшьләр тыгылган иде. Шулай да йөз меңнән артык салмагандыр, – ди ул, ниһаять, уйлана торгач.
− Мин ул шагыйрьне бик күптәннән беләм, гел аралашып яшибез. Син әйткәнчә булса, мин бөтенләй кеше аермыйм, димәк!..
Конвертны ачкач, Айгиз сөенеченнән кычкырып җибәрә:
– Ялгышмаганмын, дускай, конвертның эче буш!