Логотип Казан Утлары
Публицистика

Менә шуны гына аңлау кирәк...

Зөлфәт белән тәүге танышуым 1978 елның көзендә Кукмарада оештырылган яшь язучылар семинарында булган иде. Әлеге чарадан китеп бару «Үсмерчак хатирәсе» шигыремдә күпмедер чагылыш тапкан.

Ашкынулы йөрәк тибешләрен

Санап чаба поезд тәгәрмәче,

Ә юлдашлар, бу кыз төшкәнче дип,

Һәрберсе сүз әйтеп өлгермәкче.

Гел язармын сиңа атап кына,

Күрдем дә бер, сөям, имеш, көям...

Нәрсә калган сиңа Арчаларда?–

Китеп барыйк, диләр, минем белән!

– дип башлана ул, аннан башкалар кебек джентльменнарча кулымны үпмәгән, китаплар бүләк итмәгән, ялган вәгъдәләр белән колагымны иркәләмәгән Зөлфәт тасвирына күчәм. Минем өчен әле бөтенләй дә билгесез зур Шагыйрь ишеге ачып куелган тамбурда тәмәке пыскытып бара һәм, иптәшләренең минем тирәмдә бөтерелгәнен серле генә елмаеп та, аптырагандай маңгай җыерып та күзәтә. Аның болай да артык куе булмаган бөдрә чәчләре белән поездга үтеп кергән җил уйный, тарата...

Әйе, мин аның белән, Тукайның туган ягыннан кайтып, Кукмарада таныштым, Арча вокзалында хушлаштым. Әдәбият, шигърият дөньясына юлларны шул көнне өзәрмен, аны да күрмәм кебек иде… Ул исә озак та үтми Арча педучилищесына бер төркем иҗатташлары белән килеп тә җитте.

Зөлфәт абыйга мин мең рәхмәтле. Ул шигырьләрем турында танылган шагыйрьләр арасында иң беренче җылы сүз әйтүче дә, гаиләбезне саклавымны, шул ук вакытта иҗат дөньясында калуымны ихластан теләүче дә иде. Һәр язган әсәремне ташлап яшәгән бер вакытта «Сөембикә» журналының мәртәбәле санында чыгарырга үгетләүче дә ул булды. Бу мәкаләм аның кылган игелекләренә җавап сүзем кебегрәк тә.

Сентябрь аенда Зөлфәт туган-үскән гүзәл табигатьле җирләргә – Мөслим ягына сәяхәт кылдык. Язучылар аны бик җылы искә алды, ә мин һаман тәүге очрашуыбыз, күзгә-күз әңгәмәләр турында уйландым. Аларны Тукай һәм Зөлфәт иҗаты үзәккә куелган язмамда тасвирлап бетереп булмас шул.

Бер караганда, нечкә лирик Зөлфәт белән халык күңелендә күбрәк үткен телле сатирик кебек яшәгән Тукай арасында ул кадәр якынлык юктыр да кебек, әмма, язганнары белән ныклабрак танышсаң, киресенә – аның шактый зурлыгына инанасың.

Әлеге Талантлар арасындагы охшашлыкны, әлбәттә, әдәби «мин»нең эчке дөньясын, анда барган тирән кичерешләрне чагылдырган әсәрләрдән эзләргә кирәк. Ике шагыйрь дә күңел лирикасында бик нечкә тоемлы иҗатчы сыйфатында ачыла. Хатын-кызның гүзәллеген, ананың кадерен, туган ягын, күңеленә кадерле мизгел-сәгатьләрне тасвирлаган әсәрләрдә алар бер-берсенә шактый якыная.

Зөлфәтнең сәнгати стиленә, бигрәк тә гражданлык поэзиясенә публицистик кайнарлык, ихласлык, җыйнаклылык, текст бөтенлеге, төзек ритмика, деталь- тасвирларның отышлы һәм урынлы кулланылышы, хисләр күчешенең көчле тәэсиргә

иялеге хас. Тукай иҗатына да шул ук сыйфатлар хас түгелмени?! Тукай каләменең фольклордан, борынгы әдәбияттан ук килгән традицияләргә дә таянуы һәркемгә билгеле. Зөлфәт шулай ук халык авыз иҗатына нигезләнеп, яңа әсәрләр тудырырга

ярата, фольклордан килгән образларны мул куллана.

Үз чорында күпсанлы укучыларын булдырган «Чаян» журналында эшләмәсә, мөгаен, Зөлфәт юмор-сатира өлкәсен читләп тә узар иде. Вакытлы матбугат кеше каләмен үткенәйтә, тормышның төрле өлкәләрен тасвирларга мәҗбүр итә, оперативлыкка, күзәтүчәнлеккә күнектерә. Шушы өлкәгә хезмәт итү Тукайны шәхес буларак та, иҗатчы буларак та бик нык үстерә. Зөлфәт белән дә эш шулайрак тора.

Характер сыйфатлары белән Тукайга бөтенләй тартмаган Зөлфәт юмор-сатирада аның дәрәҗәсенә күтәрелә алмаса да, хәтта моңа омтылмаса да, бу өлкәгә караган жанрларны да эшкә җикте, хәтта үз чорының юмор-сатира остасы буларак та танылды, һәм аның бу рухтагы әдәби иҗегендә билгеле бер дәрәҗәдә Тукайдан килгән стиль сыйфатламалары да тоемлана.

«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы милли рухлы иҗатын үз эченә алган «Йөрәгемне былбыл чакты» (1999) китабы өчен Зөлфәт Маликовка 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Зур талантларга, көрәшче каләм ияләренә бай еллар бу. Әлеге олы бүләкне теләсә кем ала алмаган, шунлыктан дәрәҗәсе дә зур еллар.

Г.Тукайга багышланган, йә булмаса, аның образы кергән әсәрләр Зөлфәтнең күләмле иҗатында зур урын алып тормый. «Ике урман арасы» китабына Кереш сүз рәвешендә язылган «Чытырманда былбыл сайрый» (1992) эссесында шагыйрь: «Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итәрдәй шигырьләрне том-том язып ташлар идем», – дип белдерә. Безнең өчен поэзиянең зур остасы булуына карамастан, ул масаймый, үзен бигрәк тә Тукай алдында кече итеп куя, шуның белән,

милли каһарманыбызны күтәрә.

Зөлфәт «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» исемле атаклы поэмасында (1980) Тукайга тулы бер бүлек багышлый, аның гомерен татар милләтен яшәтер өчен бирүе, дөреслек өчен көрәше һәм Зур Шагыйрьне халкыбызның авыр чорлары дөньяга китерүе турында

сөйли, үзе белән Тукай арасында төрле янәшәлекләр уздыра.

Зөлфәтнең Бакый Урманче образын ачкан «Канаты бозлы былбыл»да (1999) рәссамның Тукайны тасвирлаган картинасына сокланулы мөнәсәбәт чагылыш таба:

Сокланмыйча буламыни / төсле дөньяга! / Сын сурәтендә / Тукайның Йөрәге яна!

Яңа гасырга кергәч, Зөлфәт иҗатында шагыйрь образы, Тукай темасы билгеле бер дәрәҗәдә – «Илле килеш илсез» (2000), «Асрама» (2003) әсәрләрендә чагылып үтә. Соңгысында, шагыйрьнең тормыш елъязмасындагы аерым фактларга таянып, Зөлфәтүз милләтенә, чорга характеристика бирә һәм туган халкын уятырлык, уйландырырлык

шушындый юллар яза: – Асрамага бала бирәм! – / …Шул чордагы / Бу татарны ничек аңларга? / Уйлап баксаң, / ничек исән соң без? – / Гомер ышанычлы, юк ваем! – /Асрамага калган татар җанын / Асрамага алды… Тукае!

Сабый вакытында асрамага калган Тукай югалмый, халыкның бөек шәхесенә, кайвакыт хәтта бердәнбер таянычына, милләтне саклаучыга-яклаучыга әверелә: Әгәр безне Тукай якламаса, / Таянырга ул да булмаса, / «Татар» сүзе бер сүгенү сүзе / Булып

кала иде ләбаса!

Бу әсәр шигъри сүзнең көче, халык күңелендә мәңге яшәп калуның сәбәп-шартлары турында уйландыра. Зөлфәт анда көтелмәгән, бик сирәкләр башына гына килә алырлык янәшәлектән файдалана: Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне / Җуеп барган сәер хәлләрдә:

/ — Асрамага халык бирәм! — диеп, / Тукай рухы иңсә әгәр дә?!

Зөлфәт чыгарган нәтиҗә тетрәндереп үк җибәрә: «Тукай кадәр Тукайны да хәтта

/ Һәлак иткән сәер халык без…»

Мәкаләмне бөтенләй башкача бетерер кебек идем, булмый. Үзем язам, башымнан сентябрь аенда Г.Моратка багышлап чыккан мәкаләдәге хата юллар китми. Анда Ф.Яруллиннан яттан белгән шигырем Г.Моратныкы кебек кереп киткән. Бигрәк тә олыгайгач, хәтергә таянырга ярамый. Ул әледән-әле хуҗасына хыянәт итә.

Күңелдә борчу уйлар тууга сәбәпләр күп. Ул чытырман кебек куе, керсәң, чыга алмыйсың, кайвакыт адашып та каласың. Шул ук вакытта аңа нур иңдергән әйберләр дә юк түгел, аңа да яктылык уза. Чытырманда былбыл сайрый, ди Зөлфәт. Әле шат

җырлый, әле елый кебек шул ул… Шунысы хак: аның елавы да татарча. Ул елау һәрчак югалтулар турында.