Хөррият бүләге
Исте җил... Сүнде бар ялган шәм,
Таралды һәм болыт, һәм томан.
Калыкты чын кояш, кипте яшь,
Капланды «кара көч» йөзтүбән!
Ябылды капусы сәкарьнең1,
Ачылды җәннәте Ватанның,
Чәчелде хуш һава, хөр һава...
Бу иде көткәне татарның!..
И татар, калдың хөр һәм азат,
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак.
Артыңны – салкынны онытып,
Алга бак, кальбең як, ялкынлат!
Юлыңның артын яп – төрлесен,
Алдын ач – ак көннәр күренсен;
Өч йөз ел изелгән ак җаның
Терелсен, терелсен, терелсен!
Аяклан форсатта, хөр чакта,
Канатлан як-якта нур чакта!
Җитәрлек изелдең, яньчелдең,
Бәйләндең тозакка кол чакта!..
Өч йөз ел аһ ордың, Ватан дип,
Җан кыйдың, кан койдың, Ватан дип,
Шулай да ертылды намусың,
Сүгелдең: «Былчырак татар!» – дип.
Җитәрлек ерттылар йөзеңне,
Черттеләр золмәтта2 үзеңне.
Син хәзер Ватанның хөр углы,
Моннан соң ачык тот күзеңне!
Көн туды караңгы Ватанга,
Юл бетте хакларны таптарга...
Ватаның Русия – уртак мал,
Кер, татар, кер, татар, катарга3!..
Ябылды капусы сәкарьнең,
Ачылды җәннәте Ватанның,
Чәчелде хуш һава, хөр һава...
Бу иде көткәне татарның!..
1917
1.Сәкарь – тәмуг, җәһәннәм.
2. Золмәт – караңгылык.
3. Катарга – катына, бу очракта илнең башка халыклары сафына дигән мәгънәне белдереп килә.