Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Хатипов җөмләсе кебек ул!"

Фәрит Хатиповка 90 яшь

Кабаланулы һәм кабалалы гасырның да егерменче елына кердек. Бер-беребезнең кая, нинди максат белән ашкыну-ашыгуында, кемнең нинди тәкъдир кабаласында бәргәләнүендә гамебез юк кебек...

Шулай да, тотрыклы елларның тынгылыгын саклап, үзләренең яшәеш принципларына хыянәт итмичә, олпатларыбыз арабызда ашыкмыйча гына гомер кичерә. Язучы-әдипләр даирәсендә иң өлкәннәр, милләтебезнең ул-кызлары шагыйрә Иделбикә, балалар язучысы, шагыйрә Резеда Вәлиева, Мәрзия Фәйзуллина, әдәбият галиме Фәрит Хатипов, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов быел 90 яшьлек юбилейларын каршылый. Гадәттәгечә, календарьның тәүге битен Фәрит Хатипов ача.

Остаз да шәкерт булган

Актаныш районының Пучы авылы дүрт мәхәлләле зур авыл була. Сокланудан сызгырып куярлык: биредә ул елларда бер җидееллык һәм бер урта мәктәп эшли, берничә елдан ике катлы яңа таш мәктәп тә сафка баса. Җиде яшендә кулына белем букчасы тоткан Фәрит аларның өчесендә дә укырга өлгерә. Ай-кояшның нилектән тотылуы, Казык йолдызның гел бер урында торып, Җидегәннең аның тирәли бөтерелүе сәбәпләренә әле төшенә алмаса да, булачак галим әдәби әсәрләрне күп укый. Казандагы Хәнифә апалары энеләре өчен газета-журналларны мулдан яздыра. Күршедә генә шактый бай китапханә дә кызыксынучан малайның ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

1947 елда урта мәктәпне тәмамлап, унҗиде яшьлек егет Казан университетына юл тота. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килгән абитуриентлар өчен тәүге имтихан рус әдәбиятыннан сочинение була – Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романы буенча. Авыл малаеның ул кадәр калын романны, өстәвенә күпмедер фикри әзерлек сорый торган әсәрне ишеткәне дә юк инде, әлбәттә! Әмма имтихан алучылар чынбарлыкны исәпкә алганнардыр: сугыштан соңгы авыр еллар, берничә ел элек кенә ачылган яңа бүлек, белем эстәргә ашкынучы яшь егет-кызлар... (Без – шәкертләре имтиханда «ыкы-мыкы» килгәндә, бу мизгелләр хәтерендә еш яңаргандыр профессорның!)

Шул рәвешле, Фәрит укырга керә. Студент еллары башлана. Җәйге имтиханнарга ул иптәшләре белән күбрәк Горький исемендәге Үзәк ял паркында әзерләнә. Анда билет белән генә кертәләр, шуңа күрә шәкертләр йә кояш чыкканчы, ягъни контролёрлар килгәнче кереп калырга тырышалар, яки янәшәдәге зират аркылы үтәләр. Кичке караңгыга кадәр күмәкләшеп белем эстәү уңай нәтиҗәләрен бирә: өлгереш күрсәткечләре күзгә күренеп күтәрелә.

Казан университетының татар бүлегендә белем алучы икенче курс студентлары. Беренче рәт (сулдан уңга): Гариф Ахунов, Шаһидә Максудова, Роберт Бикмөхәммәтов; икенче рәт: Яхъя Халитов, Сания Сибгатуллина, Мәхмүт Хөсәен, Әлфия Зәйнуллина, Роберт Гатауллин; өченче рәт: Фәрит Хатипов, Розалина Сабирова, Марат Сәгыйтов, Резеда Вәлиева, Васил Һадиев. 16 март, 1949 ел.

Икенче курсны тәмамлагач, тарих-филология факультеты студентларын Яшел Үзән районының Калинин исемендәге колхозына буа (плотина) төзергә җибәрәләр. Тачкалар, носилкалар белән балчык ташудан тыш, Фәритнең группадашлары Гариф Ахунов һәм Яхъя Халитов әлеге төзелешкә багышланган газета чыгаралар. Кичләрен төркемнәре белән күрше татар авылларында әдәби-музыкаль кичәләр оештырып йөриләр. Кыр ышыклау полосалары утырту турында Сталин карарының игълан ителгән көннәре. Иптәш Хатипов шушы полосаларның бик тә зур әһәмияте, яшәешебезне җәннәткә әйләндерәчәге хакында доклад сөйли – кичә шуннан башлана. Агайлар, түтиләр ошбу романтик татлы сүзләрне йотлыгып тыңлыйлар...

Тәҗрибә алга дәшә. Кышкы каникул вакытында шушы группа базасында агитбригада оеша. Җитәкчесе итеп, Фәрит Хатиповны билгелиләр. Агитколлектив Казан тирәсе авылларында күп кенә концертлар бирә. Тәгаенләнгән тәртип буенча эшлиләр: әүвәл Фәрит җитди доклад сөйли, Аяз Гыйләҗев конферансье вазифасын башкара. Фрак киеп, сәхнәгә чыга да төрле кызыклар, мәзәкләр бәян итеп, халыкны көлдерә. Фәритнең группадашлары Сания Сибгатуллина һәм Роберт Гатауллин җырлыйлар, Васил Һадиев бии. Кичәнең ярты өлешен сугыштан кайтып, укырга кергән фронтовик-шагыйрь Мәхмүт Хөсәен алып тора: шигырьләрен артистлар дәрәҗәсендә бик оста сөйли, әйтер сүзенең мәгънәсенә тирән төшенеп яңгыратуы тыңлаучыларны гашыйк итә, сихерли, «Чебиләр»е белән елмайта.

Бер елны группада Гази Кашшаф Шәриф Камал иҗаты турында лекцияләр укый. Әлеге гаҗәеп кечелекле, гади, ягымлы шәхес – ул заманда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының баш редакторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Хатипов һәм аның сабакташларының бәхете инде бу: һәммәсендә иҗатка, әдәби тәнкыйтькә кызыксыну уятуда Гази агаларының өлеше алыштыргысыз була. Юкса, унөч кешелек төркемнән Гариф Ахунов, Резеда Вәлиева, Шаһидә Максудова, Мәхмүт Хөсәен кебек язучы-шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, Роберт Бикмөхәммәтов, Марат Сәгыйтов, Яхъя Халитов, Фәрит Хатипов кебек профессор-галимнәр, мөхәррирләр, журналистлар чыгар идеме?!.

Сугыштан соңгы авыр елларда кадрларга да кытлык. Редактор тикле редактор үзе кодалап, илһамландырып торганда, журналда басылу ихтималы булганда, кем каршы килер? Шул рәвешле, өченче курста укыганда, студент Фәритнең тәүге мәкаләсе языла, һәм ул 1951 елда «Совет әдәбияты»нда басылып та чыга. Әдәбият күгендә Фәрит Хатипов исемле тәнкыйтьче, галим йолдызы кабына.

Каләмгә бер тотынгач, ул һаман язарга кыстап тора. Бишенче курста Фәрит – «Яшь Сталинчы» газетасы редакциясенең комсомол тормышы бүлегенә, группадашы Роберт Гатауллин әдәбият-сәнгать бүлегенә әдәби хезмәткәр булып урнашалар. Басманың баш редакторы, шагыйрь, гаҗәеп сабыр холыклы, тыйнак, мөлаем Гали Хуҗи җитәкчелегендә журналистлар коллективы тату гына эшли. Әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, шук табигатьле шагыйрь Сәхаб Урайский да егетләрне язу-сызу серләренә төшендерә. Шигырь-хикәяләре белән матбугатта күренгәли башлаган сабакташлары Гариф Ахунов исә «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара.

«Яшь Сталинчы»да Фәрит Хатипов яшьләр хәятеннән, комсомол райкомы, талантлы яшь галимнәр тормышыннан мәкаләләр, спектакльләргә, яңа чыккан кинофильмнарга, әдәби әсәрләргә рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре язып бастыра. Аз сүзле, тавышын күтәрмичә, ипләп, җай гына сөйләшүче бүлек мөдире Ислам Беляев каләмдәше Фәритне, барыннан да бигрәк, сүзнең кадерен, тәмен белергә, үз урынында килгән кәлимәнең куәтен тоярга өйрәтә. Булачак галимнең язу стиле, теле формалашуда бу мөһим роль уйный.

Әдәбиятка мәңге тугры калырга «ант эчкән» егетләр – Фәрит Хатипов, Гариф Ахунов һәм Яхъя Халитов – диплом эшләрен дә шул фәннән сайлыйлар: Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар»ы, Гомәр Бәшировның «Намус»ы, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»е яшь белгечләр тарафыннан образлы сурәтләү чаралары, тел-стиль үзенчәлекләре ягыннан өйрәнелә. Хезмәтләр уңышлы килеп чыга, югары бәяләнә һәм өчесе дә 1953 елда «Совет әдәбияты» журналының 8, 9, 10 нчы саннарында күләмле генә мәкаләләр рәвешендә дөнья күрә.

Шулай итеп, 1952 елда татар филологиясе бүлеген унөч егет һәм кыз тәмамлый. Фәрит Хатиповның, киләчәк хезмәт юлын сайлаганда, мөмкинлекләре шактый була, тик ул, журналист һөнәрен дә, Ленинградтагы икееллык югары әдәби курсларны да – тагын әллә ниләрне бер читкә куеп, аспирантурада укуны кирәк дип таба. Фәнни җитәкчесе итеп, Казан пединститутыннан университетка кафедра мөдире булып яңарак күчкән доцент Хатип Госман билгеләнә. Диссертация Мирсәй Әмир иҗатын өйрәнүгә багышлана.

1954 елда яшь белгеч Фәрит Хатиповка университетның шактый җаваплы эшләреннән берсе – татар теле һәм әдәбияты бүлегенә абитуриентлардан кабул итү имтиханнары алу вазифасы йөкләнә. Җәмгысе егерме биш кеше кабул итеп, аларга куратор һәм мөгаллим сыйфатында белем-тәрбия би- реп, иптәш Хатипов милләте- без күгендә Флорид Әгъзәмов, Фаяз Дунай, Мидхәт Миншин, Фәрваз Миңнуллин, Әхмәт Рәшит, Кояш Тимбикова, Аль- берт Фәтхи, Рәйсә Яхина кебек йолдызлар кабынуга үзеннән зур өлеш кертә.

Аспирантураны Фәрит Миргалим улы үз вакытында һәм нәтиҗәле төгәлли: 1955 елда Казан университеты каршындагы советта канди- датлык диссертациясе яклый.

Казан университетының татар бүлегендә белем алучы икенче курс студентлары. Беренче рәт (сулдан уңга): ГарифАхунов,ШаһидәМаксудова,РобертБикмөхәммәтов; икенче рәт: Яхъя Халитов, Сания Сибгатуллина, Мәхмүт Хөсәен, Әлфия Зәйнуллина, Роберт Гатауллин; өченче рәт: Фәрит Хатипов, Розалина Сабирова, Марат Сәгыйтов, Резеда Вәлиева, Васил Һадиев. 16 март, 1949 ел.

  Эшкә Төмән өлкәсенә

– Тубыл педагогия инсти-

тутына билгелиләр. Себер

якларына чыгып киткәндә, аны бик күп яшьләр озатып кала. Университетның дивар газетасы да «дәшми калмый»: шаржның нигезенә озатучыларның моңсу карашлары астында кул болгап, поездда китеп баручы Фәрит сурәте ята, ә эпиграмма булып түбәндәге юллар языла:

Себер китте Фәрит Хатип, Эшен әйбәт яклады да. Доктор булып, бәлки, кайтыр Кабат Казан якларына.

Менә шулай... Офык аша шактый ерак карый алган авторның әлеге шигъри юллары һәм... Себер юллары Фәрит Хатиповның яшьлек елларын олы тормыш сукмагына илтеп тоташтыра.

«Актаныштан түгелме?..»

Галимнең Тубыл тормышы (1955-1959), Уфада яшәп, Башкорт университетында эшләве (1959-1972), 1972 елдан соңгы Казан чоры – үзе бер романлык! Әмма максатым ул түгел. Мин үзем белгән укытучым турында сөйлим, хәтерем сепараторын вакыт әйләндергәндә, тәлинкәләренә йогып калган аның белән бәйле мизгелләрне барлыйм...

Фәрит ага Хатипов белән танышу 2001 елда булды. Без, газиз туган җир төяп озаткан нигъмәтләребезне ташкаланың салкын идәненә биштәрләрдән әле бушатып та өлгермәгән нәүмизләр, үрдәк бәбкәләре арасына җибәрелгән берничә каз бибиедәй йөргән Казан балаларына ияреп, лекция залына тулдык. «Әдәбият белеменә кереш» фәне Казан тормышының беренче көннәреннән башланды. Каршыга ыспай кыяфәтле, чал чәчле, җитди профессор кереп басты. Ләкин, ни җитди булса да, сәер гадәте белән нервыда уйный гына бит: сөйләгәндә, калын лупалы күзлеген, бер колагыннан чеметеп тотып, әйләндерепме-әйләндерә. Теге бахыр, кыяр урлаганда эләккән малайдай, үзенчә «шырый-шырый» тавыш бирә. Колакка хәлфә сүзе түгел, хәшәрәт күзлек «сүзе» ягыла. Шулай да лекция залының бу ике хуҗасы арасындагы ярыштан үзебезгә кирәкле мәгълүматны чүплибез.

Профессор: «Теория сүз сәнгатенең үзеннән, иҗат тәҗрибәсеннән килеп чыга».

Безнең миләр: «Юк! Алай түгел! Авылга кайтасы килү әнинең тәмле ризыкларын сагынып елаган ашказаны эшчәнлеге тәҗрибәсеннән килеп чыга».

 

Күзлек: «Шырый-шырый!»

Профессор: «Матур әдәбият – беренчел, аның турында фикер йөртүче теория икенчел була».

Безнең миләр: «Юк! Авылга кайту – беренчел, әти-әниләргә бәрәңге алышу икенчел була».

Ике арада сүзсез генә яшерен бәхәс бара. Җитмәсә, безне генә көткәндәй, «Әдәбият теориясе» басылып чыккан. Йөз егерме биш сум! Елгыр старосталар, кесәләрдән каерып алып, акчаны җыеп та чыкты. Тик, өләшә башлагач, кайберләребезгә китап җитмәде. Хезмәт белән «кызыксынуым» артык көчле булгандыр инде (имтихан тапшырасы бар бит!) – Фәрит агай миңа өеннән алып килеп бирде. Халык сынамышларына ышансаң, китаплы сессиядә җайлы котыла, имеш.

Менә шулай: әдәбият белеменең Хатиповка караган өлеше беркайчан да үзенең сәламәт рухын югалтмый икән. Аның «Әдәбият белеменә кереш»ен үтми торып – студент, «Әдәбият теориясе»н үзләштермичә, аспирант, галим булу, фәнгә тотыну юк, ди, Казанда!

Бу тәгълиматка үзебезне кат-кат мәҗбүриләп төшендереп, мәктәпләрдә гошер сәдакасы кадәр генә алган теоретик белемнәребезне баетабыз. Күзлек әйләнә тора, профессорның гөбе сабыдай сүзләре миләрдә май яза.

Профессор: «Матур әдәбиятны, гадәттә, «сүз сәнгате» дип атап йөртәләр. Болай дигәндә, аның бер билгесе – төзү материалы, сүз ярдәмендә төзелүе күздә тотыла. Башка яклары искә алынмый. Ләкин бит рәсемне, скульптураны «буяу сәнгате», «мәрмәр сәнгате» дип атамыйлар, төп үзенчәлегенә, нәрсә, ничек гәүдәләнүенә карап билгелиләр. Матур әдәбиятны «сүз ярдәмендә хәятне күз алдына китерү сәнгате» дип атарга мөмкин булыр иде».

Безнең миләр: «Мөмкин булгач, атыйк соң! Чёрт с ним!»

Профессор: «Әсәр укыганда, без сүзләр, җөмләләр аңлаткан хәлләрне, вакыйгаларны һәммәсен күз алдына китереп барабыз, аларны күңел экранында күргәндәй булабыз». Безнең миләр: «Шулай... Күңел экранына карап утырсак кына инде. Телевизор

карау тиз генә тәтемәскә охшап тора».

Профессор: «Әгәр дә бәгъзе юллар өстеннән механик рәвештә, зиһен белән кабул

итмичә, күз алдына китермичә генә үтеп китсәк, сюжет барышында ниндидер бушлык хасил була. Кабат кайтып, төшенеп укыгач кына, вакыйгалар агымы ялганып китә, тоташ хәрәкәт барлыкка килә. Шулай итеп, әдәби әсәр уку – ул, үзең дә сизмәстән, баш миен, зиһенне даими рәвештә эшләтү, акыл күнегүләре ясап тору дигән сүз».

Безнең миләр: «Ә баш миеңнең эшлисе килмәсә? Зиһен «юк!» дисә?!»

Күзлек: «Шырый-шырый!»

Профессор: «Хәзерге фильмнарда печән чабу күренешен күзәтегез әле. Кичә

генә тәпи киткән сабыйның үләннәргә таяк белән селтәнүен хәтерләтә. Заманыбыз режиссёрларына без үскәндәге Пучы печәнчеләре Нургали, Нуретдин, Шәйхелгали абзыйларның ничек чапканын күрсәтәсе иде. Үткен пәке белән кырылган такыр башмыни... Сәнгатьтә барлык элементлар да югары кимәлдә булырга тиеш бит! Нәни генә тайпылыш та сәнгать әсәренең камил бөтенлегенә зыян китерә».

Безнең миләр: «И-и абый! Авылга кайтып эләксәм, Шәйхелгали абзаңа маһы бирмәс идем әле...»

Профессор: «Фәнни хезмәтләрдә лирик әсәрнең сюжеты юк, дигән караш киң таралган. Мондагы динамика дәвамлы хәрәкәтне яктырткан әсәрләрнекеннән нык кына аерыла, әлбәттә. Лирика әсәрләре бик җыйнак булганлыктан, фикер-хиснең бер генә ноктасын балкытканлыктан, дәвамлы рәвеш алмаганлыктан, аның сюжеты артык җитез түгел. Шул ук вакытта лирик әсәрләр, рәсем пейзажындагы кебек, тик тору хәлендә белдереләләр, дип тә әйтеп булмый. Чөнки уй-тойгылар һич тә статик күренеш түгел. Алар вакыт белән бергә хәрәкәт итә. Ә сюжет – әнә шул динамиканы чагылдыру чарасы. Димәк, лирикада да сюжет бар булып чыга. Көйгә салынган «Өченче көн тоташ кар ява», «Фазыл чишмәсе» кебек әсәрләргә игътибар итегез».

Безнең миләр: «Ә Мәликәнең «Сөйдем сине, син дә мине...» җырын ничек аңлатырсыз? Сюжеты кай җирендә? Лирик әсәрләрнеке ничектер, әмма Мәликәдә динамика көчле! Сюжеты җитез түгелдер, ну Мәликәсе җитез – күз белән капшап өлгереп булмый... Эх, профессор! Сез дә кызыгасыздыр аңа, ә?! Тойгылар, чыннан да, статик була алмас бу очракта...»

Шул рәвешле, яшерен бәхәсләр имтиханга кадәр дәвам итә. Билет сорауларындагы аллегория илә метонимияне бер-берсе белән бутап, батып барганда, мисаллар эзләп, Шәрәфи Әҗәлләренә (Т.Миңнуллин, «Әлдермештән Әлмәндәр»), Коләхмәтов Фикерләренә (Г.Коләхмәтов, «Ике фикер»), Гыйләҗев Бичураларына (М.Гыйләҗев, «Бичура») ябышып чыкканым хәтердә. Шулай ук профессорның: «Кайсы яктан әле, сеңлем? Актаныштан түгелме?» соравына елгыррак кызларның: «Бәй, Актаныштан, Фәрит абый, Актаныштан!» – дип, «бишле» алып чыгуы да онытылмый. Күзлеген әйләндерү белән мавыгып, зачётканың «фәлән-фәлән мәктәпне тәмамлаган» битен ачарга оныткандыр инде галим...

Аспирантура елларында, диссертация яклаганда, аннан соң бер кафедрада эшли башлагач, Фәрит ага Хатипов гел үзгә яклары белән ачылды. Кырыс профессордан нечкә күңелле, җыр-моңга Актаныш халкына гына хас мәҗүсилек белән гашыйк баянчыга (өендә баяны әле дә баш очында тора!), аталарча кайгыртучан остазга, күп мәсьәләләрдә фикердәшкә әверелеп куйды. Кол Гали урамында күрше йортларда яшәдек без аның белән. Утыз ел йөргән ак «Волга»сын сатып, куе кызыл «Жигули»га күчкән галимнең машинасын ничек кадерләве, җыенып-төянеп, үз куллары белән салган дачасына кузгалуы минем балконнан бинокльсез дә күренә иде. Бәхет шуннандыр инде: Шамил Усманов урамында торганда, Әхтәм Зарипов белән кара- каршы утырып, урам аша чәй эчү, хәзер Камил Кәримовның, атна буе кар баскан машинасын арчып, һәр җомга саен ТатЦИКка юл алу тарихының шаһите булу... Кайда яшәсәң дә, шөкер, күз-колак булучылар бар. Шулай да, ярсулы студент еллары узган сихри бакчалы, нәни генә урманлы, профессор Хатиповлы Кол Гали яклары сагындыра... Яшьлек бит!

Галимнең фәнни мөлкәте

1985 елда «Геройның рухи дөньясы: хәзерге татар прозасында психологизм» дигән темага докторлык диссертациясе яклаган Фәрит Хатиповның фәнни тикшеренүләр юнәлеше тагын да киңәя. Ул – «Мирсәй Әмир» (1964), «Эпик жанрлар» (1973), «Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе» (2000), «Әдәбият теориясе» (2000, 2002), «Мөлкәтебезне барлаганда» (2003), «Әмирхан Еники» (2007), «Әдәби әсәрнең эстетик энергиясе» (2014), «V-VII сыйныф укучылары өчен әдәбият программасы», «VII сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәреслек- хрестоматия» (Ф.Галимуллин белән берлектә) кебек хезмәтләр авторы.

Галимнең фәнни, методик һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегенә төрле елларда Азат Әхмәдуллин, Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Рафаэль Мостафин, Әмир Мәхмүдов, Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина, Рәшит Фәтхрахманов, Рим Салихов, Рамилә Яруллина кебек галимнәр бәя бирә. Һәммәсен өйрәнеп чыккач, Фәрит аганың әдәбият фәненә алып килгән төп яңалыгы дип түбәндәгеләрне саный алабыз:

– әдәби һәм теоретик төшенчәләрне, фәнни карашларны татар әдәбияты белән берлектә дөнья халыклары, бигрәк тә Европа әдәбияты мисалында аңлату;

– эстетик кыйммәтләр алышынган елларда да, совет чоры әдәбиятын инкарь итү юлына басмыйча, социалистик реализм әсәрләренә кара мөһер сугып, әйләнештән төшереп калдыруга каршы чыгу;

– татар прозасындагы психологизмның барлыкка килү этапларын, үзенчәлекләрен, поэтикасын беренчеләрдән булып нигезле өйрәнү;

– лирик әсәрләрнең дә, хис-тойгыга гына корылмыйча, үзләренә генә хас сюжеты булуын фәнни дәлилләү;

– хезмәтләрендә әсәр теленә бәйле фикерләрне һәм поэтик синтаксисны иркен бирү;

– теоретик карашларны ясалма катлауландырмыйча, кеше зиһененә мөмкин кадәр җиңел, кыска юл белән, тезислар рәвешендә җиткерүне максат итеп кую, язылган хезмәтнең телен төгәл, җыйнак, анык җөмлә калыпларына кору.

Безнең заманда студентлар һәм укытучылар арасында, бер-береңә комплимент ясаганда, «Хатипов җөмләсе кебек» эпитеты юкка гына кулланылмагандыр... Бу кәлимә кешенең пөхтәлек һәм тапкырлык барометры иде!

Аның җыйнак, тезислы җөмләләрдән төзелгән «Әдәбият теориясе» басылып чыккач, Азат Әхмәдуллин болай дип язды: «Мондый нәзарият дәреслеге автордан аеруча игътибарлы булуны, бик конкрет фикер йөртүне, формулировкаларда, тәгъбир- кагыйдәләрдә, җөмлә төзелешендә төгәллекне сорый. Аз гына ачыклык җитмәсә дә, теоретик белешмәдә буталчыклык, хәтта хаталар китә, ялгыш аңлау-аңлату барлыкка килә, мәгънә бозыла. Бу җәһәттән Фәрит Хатипов дәреслеге уңай тәэсир калдыра». («Казан утлары», 2001, No7).

Мәсьәләгә шул рәвешле төгәл караш, сабырлык, хисләргә бирелеп китеп, ялкынлы кайнарлык урынына төпле дәлилләр, фактлар файдалану – Фәрит Хатипов хезмәтләре һәм тәнкыйтенең әйдәп бара торган кыйммәтләре. Онытмыйк, тәнкыйтьченең иң мөһим бурычларының берсе – иҗатчыны, аның әсәрен укучыга җиткерү, аңлату.

«Матбугатта сәнгатьчә гүзәл эшләнгән, ләкин шул чордагы рәсми күрсәтмәләргә туры килми торган әсәрләр тирәсендә бик җанлы, кыю бәхәсләр куерып китә. Фәрит Хатипов та читтә калмый: Ә.Еникинең «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», С.Батталның «Сигезенчесе кем?», Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» әсәрләренә әтрафлы, профессиональ анализ ясый, аларның эстетик кыйммәтләрен исбатлап бирә. Бу хезмәтләр чын әдәбиятчыларның күңелләренә хуш килә», – дип яза («Мәгърифәт», 2000 ел, 12 февраль) Рифат Сверигин. Аяз Гыйләҗев әсәре белән бәйле хәлләргә карата ул вакытта әле Яшел Үзән шәһәрендә гади эшче, «Казан утлары»ның даими укучысы Фаил Шәфигуллин редакциягә хат юллый: «Дружба народов» журналы (әлеге басма уздырган илкүләм конкурста повесть икенче урынны яулый. – Р.Х.) үз канаты астына алмаса, Аяз Гыйләҗевнең укучылар яратып каршылаган «Өч аршын җир» повесте, белмим, нинди язмышка дучар булыр иде?! Рәхмәт инде Фәрит Хатиповка – әлеге гүзәл әсәр турында матур гына тәнкыйть мәкаләсе белән чыкты». («Казан утлары», 1967, No4).

Салих Баттал исә галимгә мөнәсәбәтен шигъри юлларга салып җиткерә:

Уннарча ел ялаларга

Тап булган идем гәрчә.

Табылды бит иҗатымны

Яклаучылар ирләрчә.

Тулаем бер системага нигезле дәлилләре белән каршы чыгып, әдәби кыйммәткә ия чын сәнгать әсәрләрен бик урынлы һәм вакытлы яклаган галим сүз сәнгатебезнең бүгенге торышы өчен борчыла. «Хәзер әсәрләр сәнгатьчә эшләнеш ягыннан совет чоры классикасына караганда шактый йомшак. Еш кына сюжет корылышына мотивлаштыру, укучыны ышандырырлык сәнгатьчә нигезләү җитешми. Әсәрнең эстетик җегәрлеге зәгыйфь була», – дип саный ул. Хаклыдыр, чөнки авторларыбыз әдәбиятка хобби, ял сәгатьләрендә бераз бушанып алу чарасы буларак карый башладылар. Заманында Мөхәммәт Мәһдиевнең «минем өчен иң яхшы ял – иҗат» дигән җөмләсе нинди шау- шу тудыра! Матбугат чараларының һәммәсе язучыны гаепләп чыга. Ничек инде ял? Бөтен совет халкы җир җимертеп эшләгәндә!

Күрәбез, һәр хезмәтнең үз һөнәрмәнде булган. Профессиональ язучыга да үз эшенә хәтта уйда да, шаярып та җиңел карарга ярамаган. «Пенсиягә чыккач, вакыт күбәйде» әдәбияты турында сүз дә була алмый!

90 яшен тутырган, шөкер, әле дә «Хатипов җөмләсе кебек» аксакал галимебез Фәрит Миргалим улын бүген әнә шулар борчый. Әдәбиятыбызның сыйфаты, гасырлар дәвамында чарланган кыйммәтләре хакында уйлана ул. Көч-җегәр табып, уяу зиһенен эшкә җигеп, язу өстәле янына ашыга. Сәламәтлектән аермасын Ходай!