Гаделлек белән сәүдә ит, җитезлек белән файда ит!
Көчле дә, мөлаем да җитәкче ханым.
90 нчы еллар... Илдә үзгәртеп корулар бара. Халык та заманага яраклашырга тырыша.
Тамара Алексеевна да юллар чатында бер мәл уйланып тора. Уңга карасаң – “Уфа – Казан – Түбән Новгород”тан килгән юл аның “Базар комплексына” тоташа. Сулга баксаң – “Казан – Самара - Оренбург”тан килгәне нәкъ менә шушы үзәк аша үтә. Алда “Бегишево” аэропорты... Ерак та түгел Чулман елгасы җәелеп ага. Ярларда йөк терминаллары да барын белә ул. Моннан зур юлларга чыгарга, максатчан эшләргә алынырга була. Тик ихтыяр көче генә кирәк...
Унҗиде ел буена Түбән Кама районының кулланучылар берлеге директоры булып эшләгән Баһаутдинова Тамара Алексеевна шаукымлы туксанынчы еллардагы авырлыкларга бирешми. Киресенчә, катлаулы чорның яңа мөмкинлекләрен күреп ала һәм сәүдә өлкәсендә җиң сызганып эшкә тотына. Бу чорларда аеруча нык холык һәм хатын-кызларга гына хас булган зирәклек күрсәтә ул. Тырышлыгын бик тиз күреп алып, аны Түбән Кама базарының генераль директоры итеп куялар. Тамара ханымның ышанычлы эше нигезендә сәүдә эше ныгый һәм зур үсеш кичерә. 2002 елда сәүдә үзәкләре арасында “Татарстанның иң яхшы базары” исеменә лаек була. Түбән Каманың зур сәүдә комплексы бүген инде ике базар, «Аметист» күпләп-ваклап сатучы үзәк, азык һәм сәнәгать товарларын тормышка ашыру өчен заманча мәйданчыклар, җитештерү һәм склад инфраструктураларын да үз эченә ала. Эшләр өчен нинди киң мәйдан, нинди масштаб! Әлбәттә, тагын да зур җаваплылык!
Хакны базар әйтә дигән әйтем бар. Һәр эше үлчәүләргә салып үлчәнгән, төгәл исәп таләп иткән өлкәдә Тамара Алексеевна кебек намуслы җитәкче аеруча кирәк. Сәүдә эше ялгансыз булсын, сатып алучылар алданмасын, сатучылар табыш алсын, дип бар көчен биреп эшли җитәкче ханым.
Тамара ханым Баһаутдинова Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында туып үскән. Яшьли әтисез калган. Апасы белән беренче тапкыр шәһәргә килгәндә, аңа нибары унбиш яшь була. Түбән Камада Бөтенсоюз комсомол төзелеше гөрләгән чак. Нәкъ менә шул елларда Тамара Алексеевнаның хезмәт биографиясе языла башлый да... Эш белән бер үк вакытта Әлмәт сәүдә техникумында, Марксизм-Ленинизм университетында, Мәскәү халык хуҗалыгы институтында белем ала. Бүген исә Халыкара реаль икътисад академиясе академигы ул. Нинди генә авыр минутлар булмасын, сынмый, сыгылмый. Киресенчә, бу сынаулар аны тагын да ныгыта. Яшь, талантлы Тамара Алексеевнаны Түбән Кама кулланучылар берлеге директоры итеп билгелиләр. Зирәк, акыллы җитәкче ханым үз эшенә үтә дә җаваплы карый һәм намус белән хезмәт итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Баһаутдинова Тамара Алексеевнаны Түбән Кама халкы бик хөрмәт итә. Үз эшен намус белән башкарган җитәкченең халык алдында йөзе ак.
Түбән Каманың зур базарларын уңышлы дәрәҗәгә ирештерү өчен чыннан да тәвәккәллек, төгәллек, икътисад эшен төптән белү дә бик кирәк шул. Хатын-кызлар арасында бу өлкәдә хезмәт куючылар бик сирәк. Менә Тамара Алексеевна – шундый ханымнар арасында аерылып торучы шәхес. Бер яклап, аның сәүдә эшендә туплаган тәҗрибәсе ярдәмгә килсә, икенче яклап, ул яңа заман базар мөнәсәбәтләренең өч “И” кагыйдәсенә дә таяна: икътисад, инвестицияләр, инновацияләр.
Яңа заман икътисады, дибез. Аның тагын бер үзенчәлеге: Совет чорында онытылып торган хәйриячелек традициясенең кабат яңаруы. Кешеләргә ярдәм кулы сузудан да бер дә авырсынмый Тамара ханым. Керәшеннәрнең “Нәрсә бирсәм – ул синеке” дигән мәкален кабатлап, хәйрия эше, игелек кылуның кирәклеге турында да еш искәртә. “Адреслы яклау” эшчәнлеге гамәлдә булганда, инвалид һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ул үзе барып йөри: кемгә ишек куйдырырга кирәк, кемнең кранын алыштырасы... Аның эшләгән игелекләре бихисап. Һәр җитәкче дә шундый гадел, ихлас йөрәкле, ярдәмчел булса, бар кешеләрнең дә тормышы яхшырыр, җирдәге җәбер-золым кимер иде кебек.
1991 елдан Тамара Алексеевна Түбән Камадагы “Керәшен” этнографик мәдәни-агарту оешмасының рәисе вазифаларын да башкара. Шәһәрне төзегәндә, бирегә Чәбья, Актүбә, Прости кебек якын-тирә авыллардан бик күп керәшеннәр күченә. Алар үзләренең кече ватаннарын, тел, гореф-гадәт, йолаларын онытырга тиеш түгел, дигән шигарь астында үз эшен башлый элеге оешма. Тамара ханымның фатихасы белән Түбән Каманың 19нчы мәктәбендә “Асыл нәсел” дигән балалар фольклор ансамбле оеша. Түбән Кама Халыклар Дуслыгы йортында этнография музее ачыла. Мәдәниятне үстерүдәге уңышлары өчен Тамара Алексеевна 2014 елда Татарстан митрополиясенең мактау билгесе белән бүләкләнә.
Түбән Каманың “Керәшеннәр ” иҗтимагый оешмасы составында 7 иҗади ансамбль гөрләтеп эшләп килә. Алар шәһәр күләмендә генә түгел, ә республика буенча да зур уңыш белн чыгышлар ясый. Тамара Алексеевна Питрау көнен уздыруда да иганәче булып катнаша. Быел Республика Питрау көнен 20 тапкыр уздыралар. Нәкъ шушы матур бәйрәм көнендә Тамара Алексеевна Баһаутдинова Республика каршындагы казанышлары өчен Ордены медале белән бүләкләнә. Бу дәрәҗәле бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра.
...Юллар кисешкән урыннар сәүдә эше өчен ниндидер бер магик көчкә ия. Борынгы бабаларыбыз шәһәрләр төзегәндә нәкъ шундый урыннарны сайлаганнар. Ә шәһәрләр базарсыз булмый. Идел буе Болгар дәүләтенең үзәгендә X-XV гасырларда дөньяга билгеле Ага-Базар кайнап торган. Ефәк юлның зур бер төене нәкъ менә шунда төенләнә. Безнең бабаларыбыз дөньякүләм билгеле сәүдәгәрләр булганнар һәм зур-зур базарлар тотканнар.
Гомумән алганда, электән, кешелек яралганнан бирле, яшәеш базар җаена көйләнгән, һәркемне базар үзенә бәйләгән. Нәрсәдер җитештергәнме, ауга чыгып атып алганмы, урман һәм аланнардан җыйганмы, үз хезмәтенең нәтиҗәсен урнаштырыр өчен базарга барган кеше. Ашлыкны арба өйгә кертә, чана базарга илтә, дигән борынгылар. Кемдер җыйган чикләвеген, җиләген җәнлек тиресенә алыштырган, берәүләр тукыма биреп, корал алган. Аннары, вакытлар үтеп базар мөнәсәбәтләре камилләшү белән сәүдәгәрләр катлавы барлыкка килгән. Игенче, аучы, һөнәрчегә базарда эш калмаган. Товарыңны сәүдәгәргә тапшыр да акчаңны ал...
Бүгенге көндә базар дигәндә, зур сәүдә үзәкләрен күз алдында тотабыз. Элекке чорларның базарлары шактый үзгәрде. Әмма аларның асылы шул ук калды. Берәүләр сәүдә итә, икенчеләре сатып ала.
Түбән Каманың “Колхоз базары” да, күпләп-ваклап сатучы “Аметист” сәүдә үзәге дә заманча базар җавап бирергә тиешле барлык таләпләргә дә туры килә. Базарлар Түбән Кама – “Уфа – Казан – Түбән Новгород”, “Казан – Самара - Оренбург” олы юллары, “Бегишево” аэропорты, Чулман елгасы ярындагы йөк терминалы очрашкан уңышлы урында төзелгән. Сәүдә эше гөрли биредә, өстәвенә һәркем иркенлеккә, чисталыкка, тәртипкә сокланып кайтып китә. Үзәкнең гомуми мәйданы ун гектардан артык. Мондый зур мәйданны биләп эшли алуы аның үсешен күрсәтә дә инде. Сатыла торган ризыкларның сыйфатын үз лабораторияләрендә тикшерүләре дә әһәмиятле. Димәк, сыйфат ышанычлы кулларда. Мондый зур уңышларның сере – җитәкче Тамара ханымның үз эшенә аеруча җитди каравыннан килә.
Шундый зур эшләр башкарган Тамара Алексеевна гаиләсендә яраткан хатын, кадерле әни һәм дәү әни дә. Героебыз бу уңайдан да сәгадәткә күмелеп яши. Ире Сәмигулла Габдулла улы – төпле киңәшчесе, ныклы терәге аның. Бергәләп ике ул үстергәннәр, хәзер дүрт оныкны сөеп туя алмыйлар. Әнисез калган ике кызчыкны да үз канат астына алып тәрбиялиләр. Тамара Алексеевнаның туган авылы Алан-Полянда изге Гликерия Новгородская хөрмәтенә чиркәү төзүдә улы Русланның да көче кергән. Уйлары игелектә булган кешенең дәвамчылары да күркәм холыклы шул. Изге эш югалмас, дип әйтә халык. Чыннан да, игелекле эшләре киләчәк буыннарга да бер маяк булып торсын иде.