Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Чи утын муртая..."

Сүзләрдән китап «кою»чылар күбәеп китте. Җыр чыгаручыларны әйтмим дә инде. Гомумән, бүген халык авыз иҗаты чәчәк ата. Элек тә шулай булган бит. Авыл саен халык акылын бер оста җырлап биргән. (Безнең авылда ул Шәмкәй Тәлгате иде.) Алардан җыеп, профессиональ калыпка салып, таркау кәлимәләрдән кояштай дәү әдәбият, сәнгать оештыручы үз осталары да туып торган.

Әдәби процессыбыздагы бүгенге вазгыять әлләни аерылмый да кебек. Һәр авылның үз шагыйре, язучысы бар. Хикмәт бары шунда: алар алда аталган «калыпка салу»ны көтеп ятмыйлар, интернетның төрле ерганакларыннан, бернинди тоткарлыксыз, әдәбият агымына ургылып килеп керәләр дә әлеге галәмәттән биһуш булып калган әдипләр уңаена кушылып ага башлыйлар.

Начармы бу? Әллә, киресенчә, яхшымы? Җавапны вакыт күрсәтер. Һәммәсен әдәби иләк иләр, ләкин ул иләккә барып җитәргә кирәк. Иләнергә эләгү юллары да, ай-һай, катмарлы сикәлтәләр аша уза шул. Җиде миллионнан өстә (шулай диләр инде!) татарга ике дистә чамасы чын редактор калган көннәрдә бу үзен аеруча нык сиздерә.

«Кызыл китап»ка кертелгән редактор, корректор һөнәрләре буенча белгечләр әзерләүгә җәмгыять тә, дәүләт тә кул селтәгән бер заманда әлеге сәхифә үз укучыларын табар дип уйлыйбыз.

Галимнәр исәпләвенчә, татар телендә якынча ярты миллионнан артык сүз бар. Ә без язганда, аларны мөмкин кадәр максималь кулланабызмы? Мәгънә төсмере, җөмләдәге урыны, аһәңе, мантыйк ягыннан әһәмияте, эстетик җегәре хакында уйланабызмы? Хәзинәне сак тоту һәм баета бару безнең бурыч түгелме? «Әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә – фикер һәм хистән алып, төскә һәм искә (мәсәлән, чәчәк исенә) хәтле – үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш», – ди Әмирхан Еники.

Хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗин исә: «Кайчакта, беренче кат язганыңны үзең укыгач, үз күзеңә үзең ышанмыйча утырасың: «Нинди мәгънәсезлек! Башка сыймаслык!» – дип кычкырып ук җибәрәсең. Ә бит адәм ышанмаслык бу мәгънәсезлек кайвакытта редактор күзенә дә чалынмый. Гадәттә, мондый хата күнегелгән сүз  әйләнмәләре тирәсендә очраучан була. Шуңа күрә, язганыңны төзәткәндә, аеруча игътибар кирәк. Һәр җөмләңне кат-кат кычкырып уку әйбәт, бу – мәҗбүри эш», – дип искәртә. – «Чи утын муртая, кипмәгән печән сөрси. Куркыныч алар – чи утын вә кипмәгән печән әзерләүчеләр», – дип тә өстәп куя.

Кызганыч, редакция өстәлләренә автор тарафыннан хәтта бер кат укып та чыгылмаган язмалар килеп төшә, һәм әлеге күренеш ешайганнан-ешая. Авторларыбызга сүзлекләр, бигрәк тә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (алга таба – сүзлек) белән эшләү җитенкерәми. Кайсы сүзне нинди максатта кулланабыз? Ул тиешле мәгънәне бирәме? Төгәлрәк әйтеп бирерлек башка атамасы, формасы юкмы? Җөмләдә сүз үз урынын тапмыйча каңгырып йөрмиме? Ә җөмлә үзе камиллеккә дәгъва кыла аламы?

«Бер каптырмалы җөмләләр озын гомерле булмый», – ди Рашат Низами. Вәләкин авторларның каптырма санарга теләге яки әзерлеге бармы соң?

Шуңа да, бердәм булып, һәр язганыбызга әүвәл үзебез кызыл кара белән тотынсак, шәт, бүгенге әдәби сүзнең бөеклеген киләчәк буыннар сокланырлык кимәлдә саклап калырбыз.

Әйе, тыныш билгеләре – ул һәр «нәрсәдер» язучының авырткан урыны. Өтер- сызыкларга артык илтифат итмичә язу да модада бүген. Ахырда ноктасы булса, шул җиткән, янәсе... Ә калганы – корректорлар эше. Тик ул корректорлар кайсы уку йортында әзерләнә? Сорау ачык кала.

«Чын мирас» (хәзер – «Безнең мирас») журналын оештырып йөргән көннәр. 

Шактый гына мәкаләләрне редакцияләп, басмага әзерләп куйдык. Бер мөхәрриребез шуннан кайберләрен алып, үзенчә төзәткән, нәүмиз өтерләрне сирәкләп, ботарлап ук ташлаган. Икенче көнне «нишләттең боларны», дип соравыма: «Коръән»дә артык- портык хәрәкә укылышны боза! Дөньяви мәгълүматларда да аларның хаҗәте шул хәтле генә», – дип җавап бирде бу миңа. Йа Хода, менә бит Китап сүзенең көче! Кызларыбыз, күз яшьләрен көлүдәнме, елауданмы тыя алмыйча, кабаттан төзәтеп чыктылар.

Заманыбызның әйдәп баручы прозаикларының берсе Камил Кәримов: «Ашыгыч телеграмма кәгазен тутыра башладым. Тыныш билгеләре бик кыйбат икән ул... Беренче

«иншам» бюджетка сыешмады», – дип яза «Исемсез хат» романында.

Уйлый торгач, шундый нәтиҗәгә киләсең: гарәп графикасы чоры тыныш билгеләрен санга сукмаган, совет еллары аларны куючыларны бөтенләй дә, урыс әйтмешли, «рублём наказывал», уку йортларында да аны синтаксис фәне куенына яшереп кенә укыталар. Ничек алга китсен ди бу мескен пунктуация?!

Ә бит тыныш билгеләре бик борынгыдан – антик чордан ук кулланыла. Аның башлангычы безнең эрага кадәр IV гасыр тирәләренә барып тоташа, дип исәпли галимнәр. Мәшһүребез Сәгадәт Ибраһимов: «Татар пунктуациясе чагыштырмача соң туа. Тыныш билгеләре турында фикерләрне беренче тапкыр (1886) Муса Акъегеттә очратабыз. Ул «Хисаметдин менла» әсәренә сүз башында тыныш билгеләрен куярга кирәклек турында яза.

Кулына каләм алган кеше, язуда фикерен төрле вариантларда формалаштырып бирергә үзен ирекле санаса да, кәгазьгә төшкән җөмләдә тыныш билгесен инде үз урынына куярга тиеш була», – дип искәртә.

«Әгәр өтер дөрес куелмаса, җөмләнең кабыргасы сынык булыр», дигәне истә калган гомере буе газета-журналларда мөхәррир булып эшләгән язучы Рашат Низаминың. Һәм ул мең кат хаклы! Бер өтернең кеше үтерү яки аның гомерен саклап калу очракларын онытмыйк.

Тормышын өтерләрне «яклауга» багышлаган Сәгадәт Мөгаллим улы фикерен дәвам итеп, әлеге сәхифәдә тыныш билгеләре турында да сөйләшербез.

***

Бүгенге язмаларның күзгә кипкән тигәнәк кылчыгыдай сикереп керә торган, мөхәррирләрнең тәмам теңкәсенә тигән хатасы, мөгаен, «чистарту», «егылу», «кию» фигыльләренең урынлы-урынсыз кулланылу очраклары белән бәйледер. Һәрберсенә нисбәтле рәвештә, хата китү очрагындагы «гаепле»не һәм моңа этәргән «сәбәпче»не билгелик.

«Чистарту» фигыленнән башлыйк. «Сәбәпче»ләр бу очракта – «бәрәңге», «кишер», «суган» һәм «кар». Ни өчен? Мисалларга игътибар итик: «син тиз генә бәрәңге чистарт, мин суган чистарта торам», «урамда кар чистарталар» һ.б.

Сүзлек болай ди: чистарту нәрсәне дә булса тузаннан, пычрактан һәм башка шундыйлардан арындырып, чиста хәлгә китерү. Чүбеннән аерып алу, тазарту (мәсәлән, ашлыкны), төрле кушылмалардан арындыру. Ашарга яраклы нинди дә булса нәрсәне, эчен-тышын эшкәртеп, чиста хәлгә китерү. Аның белән янәшә «тазарту» фигыле дә еш кулланыла. Сүзлектә: тазарту чистарту, тазалау; сафландыру, кушылмалардан, чүптән арындыру. Ләкин «сәбәпче» сүзләргә бәйле рәвештә, ике фигыльнең берсе дә урынлы түгел. «Чистарту» фигыленең «ашарга яраклы нинди дә булса нәрсәне, эчен- тышын эшкәртеп, чиста хәлгә китерү» дигән мәгънәсе бар бит!» – диярсез. Әмма ул төп һәм төгәл мәгънәне бирми. «Бәрәңге», «кишер», «суган»га нисбәтле сүз башкаәрчү (арчу). Сүзлек болай ди: әрчү (арчу) – нәрсәнең дә булса кабыгын, тышчасын алып ташлау, чистарту, салдыру.

«Кар» сүзенә дә сүзлек үз насыйбын әзерләп куйган: көрәү – кар, тирес һәм башка шундыйларны көрәк белән этеп күчерү яки казып читкә ташлау.

Димәк, бәрәңгене дә, кишер-суганны да, карны да чистартмыйбыз! Кар яуганда ук чиста була, пакьлек символына дәгъва итә ала, ә яшелчәләрне яңгырлы көндә казып алмасаң, алар пычрак булмый. Аеруча да суган көлеп тора, чөнки ул август кояшында кызынырга өлгерә. 

«Гаепле»не билгелибез. Ул – сүзнең мәгънәсен аңламаучы һәм сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә теләмәүче каләмдәшебез (шулай дип атарга мәҗбүрбез)!

«Сәбәпче»ләре «самолёт», «люстра», «чебен» кебек төрле-төрле сүзләр булган «егылу» фигыленең дә хәлләре шәптән түгел. Мисаллар: «бүген тагын бер самолёт егылган», «караватка люстра егылып төште», «ашыма түшәмнән чебен егылды» һ.б. Сүзлек болай ди: егылу – тизлекне югалтып аву, аягөсте басып тора алмыйча аву.

Әлеге төп мәгънә фәкать кешене һәм кайбер җан ияләрен кешеләштереп сурәтләгәндә генә кулланыла. «Егылу»га мәгънәдәш «мәтәлү» сүзе бар. Сүзлектә: мәтәлү сөртенеп егылып китү. Ләкин «сәбәпче» сүзләр боларның берсе белән дә «кодалаша» алмый, чөнки аларны үз популяциясенә караган «төшү» фигыле «көтеп тора». Күчерелмә, искергәннәре белән санап, сүзлектә «төшү»нең 66 мәгънәсе теркәлгән. Без «сәбәпче» сүзләргә нисбәтлеләрен генә китерәбез. Сүзлек болай ди: төшү – югарыдан яки берәр нәрсә өстеннән түбәнгә таба күчү, хәрәкәт итү. Түбәнрәк торыш алу. Тигезлеген, тотрыклылыгын югалтып егылу, аву. Мисаллар: бомба төште, әтәч куначадан төште, алма төште, орлык җиргә төште, кар төште, төймә төште һ.б.

Димәк, самолёт та, люстра да, чебен дә егылмый – төшә, бары төшә! Самолёт – диңгезгә, урман уртасына, кукуруз басуына; люстра – идәнгә; чебен – ашка, чәйгә.

«Гаепле»не билгелибез. «Гаепле» – шул ук!

«Кию» фигыленең авыр язмышына «тәтегән» «сәбәпче»ләр – «яулык», «галстук»,

«калфак», «алка», «муенса». Мисалларга игътибар итик: «яулык киеп йөри», «галстук киеп килмәгән», «матур алкалар кигәнсең» һ.б.

Сүзлек болай ди: кию – гәүдәнең бер өлешен нинди дә булса кием белән каплау. Берәр әйберне үзеңә җайлап беркетү, тагу (мәсәлән, күзлек кию). Димәк, күлмәк- ыштанны, күзлекне һ.б. киябез.

«Кию»гә мәгънәдәш – «тагу». Сүзлектә: тагу – нәрсәгә дә булса икенче нәрсәне асылган яки эленгән хәлдә беркетеп кую; әгъзаларга, кием-салымга яки кулга тотып йөртелә торган йорт кирәк-яракларына билгеле бер деталь, әйбер яки бизәк беркетү. Шулай булгач, галстукны, алка-муенсаларны тагабыз. Калфакка исә мәгънә буенча

«кадау» фигыле туры килә. Сүзлек тә моны раслый: кадау – нәрсәне дә булса булавка, энә белән эләктереп, беркетеп кую.

Кайвакыт яулыкка карата «ябу» фигылен куллану очраклары да күзәтелә. Сүзлектә:

ябу кемнең яки нәрсәнең өстенә берәр әйбер җәю, каплау, бөркәү. Аңлашылганча,

«ябу» башка затка яисә предметка карата кулланыла. Үз башыңа тәгаенләнгән шәл яки яулык белән бәйле очрагыбызга туры килми.

Шәл-яулыкка карата еш кына «бәйләү» фигылен дә кулланалар. Аның 12 мәгънәсе теркәлгән. Безгә мәгънә буенча иң якынын алып карыйк. Сүзлектә: бәйләү – урап- чорнап төрү, каплау; яраны, күзне бәйләү. Ләкин бу да дөреслеккә туры килеп бетми. Иң камиле – «бөркәнү». Сүзлектә: бөркәнү – башны, өсне бөтенләй каплап алырлык итеп берәр нәрсә ябыну. Йөзне генә ачык калдырып ябыну. Димәк, шәлне, яулыкны хатын-кызларыбыз кими, ә бөркәнә! 

«Гаепле» – шул ук!

Алда аталган хаталы мисаллар тел ярлылыгыннан килә. Синонимик рәтләрнең байлыгын тоемламау үзең яхшы белгән бер сүзне һәр кирәкле очракка көчләп яраклаштыру, аның мәгънәсен киңәйтергә азаплану фактын тудыра һәм әдәби телгә зур зыян сала.