ЯШЕН АТАРГА ТИЕШ...
Болан
Яр буенда болан ята,
Сузып хәлсез аякларын.
Күтәрә алмый өскә башын,
Карга баткан тоякларын.
Яр өстеннән кеше үтә,
Ә боланның соңгы төне.
Үлем көтә, күзләр йомык,
Күрмәде ул соңгы көнне.
Яши авыл – бара-кайта,
Көн дә аңа җае чыга.
Ә мин яр астында... телим
Болан булып кычкырырга.
Кар ява да ява һаман,
Гәүдә әзер күмелергә.
Юкса болан килгән иде
Кешеләргә күренергә.
***
Кая киткән икән каен,
Төбе генә калган.
Күңелемне шомландырып,
Ят күренә алан.
Ботакларын селкеп, каен
Бары төшкә керә.
Кайткан-киткән чакларымда
Юк ул сөйләшергә.
Җил сызгыра, елый кебек
Буш, каенсыз урын.
Яктылыкны суындырып,
Кояш карый кырын.
Өйрәтче...
Әйт әле,
Карлыган куагы,
Сине җил
Аланнан куамы?
Эчтәрәк
Җимешләр өлгерә.
Монда бит
Җил генә йөгерә.
Миңа да
Эчкәрәк керергә,
Урманның байлыгын
Күрергә.
Бәлки, мин
Табармын кирәкне,
Тормышым
Эзләргә өйрәтте.
Аңламыйм:
Шыңшыймы, көләме?
Бик сәер
Урманның гүләве.
Күрәме
Янына килгәнне,
Эзләнеп,
Җанына тигәнне?
Нишлисең?
Урманга сузылам.
Аның бит
Куенында мин туган.
Өйрәтче,
Карлыган куагы,
Урманның
Булырга кунагы.
***
Төн күк йөзенә
Канатын сузган.
Йоклый алмыйча
Урамга чыгам.
Кемнең еракта
Лампасы яна?
Нигә кыймылдый
Абзарда тана?
Чак ишеттереп
Күк ыңгыраша,
Ни үткәрмәкче
Йөрәгем аша?
Мин йокымсырап
Урамны тыңлыйм.
Кычкырып әйтмим:
«Тормыштан туйдым!».
Әйтә миңа төн,
Ишекне терәп:
«Йокла! Уйланма,
Яшәргә кирәк».
Нидер әйтергә
Уянды җилләр.
Күпме авылда
Миндәен җүләр.
Их, төн, яхшылап
Йокларга иде.
Тик йоклый алмыйм,
Мин үзгә инде.
***
Кинәт балкып куйды
Урман алды.
Чабып барган куян
Туктап калды.
Колакларын кысып
Миңа карый.
Нигә тынды икән
Тирә-ягы?
И табигать, тыйма,
Барыйм инде.
Офык читләренә
Карыйм инде.
Офык читләренә
Нурлар элеп,
Бәхетемнең йөзе
Балкыр кебек.
Куян ник туктады,
Әллә арды?
Ник яшерми аны
Кышның кары?
Кирәкми бит аңа
Миннән качу.
Минем теләк: офык
Читен ачу.
***
Туган авылым торган
Бәхет ишеген ачып.
Тик аны күрмәгәнмен,
Киткәнмен ерак качып.
Яшьлегемнең еллары
Артымда тынып калды.
Тормышым барлыгымны
Тишек савытка салды.
Хәзер кайтсам авылга,
Урамда көеп торам.
Бәхет ишеге череп,
Күзгә күренмәс булган.
***
Болыт уйлана кебек,
Тора нәрсәдер көтеп.
Ага тавышсыз инеш,
Яшен атарга тиеш.
Ярда күңелсез нарат,
Тора күңелсез карап.
Ятам тормаган килеш,
Яшен атарга тиеш.
Тавышланмый көн, тынган.
Кешеләр бар да уйчан.
Уйный йөрәктә тибеш,
Яшен – атарга тиеш.
Беркая да бармыймын,
Ятам уйланган килеш.
Бүгенме, иртәгәме
Яшен – атарга тиеш.
Чынлык гадәти түгел,
Туйдырды имеш-мимеш.
Барсын да сискәндереп,
Яшен атарга тиеш.
***
Әллә безгә җил сызгыра
Барган чакта Бүрәнгә*?
Тотыйк әле күпләп балык,
Аулар корып тирәнгә.
Урламыйбыз кешенекен,
Без тотабыз үзебез,
Егып күлнең камышларын,
Көймә генә эзлибез.
Ә мин күлгә карап торам,
Агайларым сүгенә.
Кояш тыгыз нурлар коя
Тыныч күлнең өстенә.
Никтер бүген балык уйный,
Чума анда, монда да.
* Бүрән – күл исеме
Көймә юкка агайларның
Күңелләре болгана.
Ә мин көймә булмаганга
Эчтән генә куанам.
Аулар тузгып ята ярда, –
Күл суында юмаган.
Йөзә балык, чумып ала.
Яши безнең күлебез.
Димәк, әле мөмкинлек бар,
Мескеннәрдән түгел без.
Күңелемдә шатлык туа
Аулар тузгып ятканда,
Бүрәнемнең балыкларын
Тоталмыйча кайтканда.
***
Тегермән хәлсез,
Канатлар бәйле.
Тырышның монда
Кызганыч хәле.
Уянды ният,
Аңымны төйде:
Тегермән ташы
Әйләнсен иде.
Тегермәнче карт
Йөресен иде,
Тулы капчыклар
Күренсен иде.
Түбә тишелгән,
Дивары черек.
Җилләр елыйлар,
Ярыкка кереп.
Ташланган урын,
Беркем дә керми.
Бар буена да
Кычыткан үрли.
Мин ташлый алмыйм,
Һаман да киләм.
Күңелсез калып,
Башымны иям.
Җилләрне куам,
Ачудан тибеп.
Тамагым ачый
Яшь йоткан кебек.
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.