УЙЛАР ДӘРЬЯСЫНДА ЙӨЗГӘН ЧАГЫМ...
Авылыма кайтсам
Авылыма кайтсам әгәр,
Эзләп яшьлек эзләрен,
Йөримен таңга кадәрле:
Җанга сыймый хисләрем.
Монда минем туган йортым:
Канат чыгардым, үстем.
Иске йорт каеннарының
Шифалы суын эчтем.
Шундагы бәхетле чаклар
Калган үткән заманда.
Тик ул еллар хатирәсе
Истән чыкмый һаман да.
Көзге этюд
Алтын көзнең асыл мизгелләре...
Һаваларда – торна эзләре.
Җитәкләшеп өлкән парлар атлый...
Бик килешеп тора көз мәле.
Кемдер көтеп ала бу чакларны,
Мин качарга телим көзләрдән.
Тик җәйләрем җәйләнгән шул инде:
Күңел тулы моңлы хисләрдән.
Карлыгачлар киткән җылы якка,
Уйнап очмый минем тирәмдә.
Куагыннан өзелгән бер тәлгәш –
Көзге балан ята чирәмдә...
Безнең җыр
«Күктән иңгән моңдыр!» – диештеләр:
Искән җилләр хәтта тын калды.
Толымнарың белән уйный-уйный
Ак болытка алар юл алды.
Серле җыр дип кабул итте йөрәк:
Зәңгәр күкләр чумган ал нурга.
Ромашкалы ак күлмәгең төсе
Күчкән иде безнең «ак җырга».
Җылы нурлар иркәләгән таңда,
Без бәхетле идек, билгеле...
Таң чыклары белән бергә әллә
Саф мәхәббәт үзе килдеме?
...Уйлар дәрьясында йөзгән чагым,
Моңлы бер җыр китми колактан.
Икәү язган, икәү ятлаган җыр...
Ишетелә ерак-ерактан!
Басып торам
Һәр туар көн нидер алып килә,
Һәр көн миңа тормыш сынавы.
Яшәү чоңгылында бөтереләм,
Колагымда тынмас чыңлавы.
Күңелемдә җил-давыллар дулый –
Бер басыла, тагын шашына...
Гаделсезлек тулы замананың
Басып торам зур юл ташына.
Зөбәйдә
Яшьлегемнең гөлләр бакчасында
Очрадың син миңа, Зөбәйдә,
Чәчәк бүләк иткән идем, өзеп,
Көтмәгәндә, кинәт шул җәйдә.
Еллар гына түгел, гомер кичтек,
Авырлыклар күпме булмасын,
Тормыш дәрьясында туры йөздек,
Югалтмыйча яшәү кыйбласын.
...Җәйләр узып, көзләр җиткәч кенә
Зөбәйдәмнең сиздем карашын.
«Мин көзләргә китә алмыйм, – диде,
Җәйләремдә килә каласым».
Көзләр бары минем өчен генә,
Ә син һаман җылы җәйләрдә...
Әрнеп өзгәләнә нечкә бәгырь –
Йөрәгемне кысып бәйләргә
Син кирәксең ласа, Зөбәйдә!
Яфрак
Ни дип әйтим, карт агачтан
Өзелгән бер яфракка.
Җил очыртып алып киткән
Кәүсәңнән бик еракка.
Сагыш тарала, үзеңме,
Әллә көзләр елакка?
Соңгы гомер чигеңдер бу –
Әйләнерсең туфракка.
Кешеләр дә яши җирдә
Шул яфрак кебек кенә.
Язмыш җиле күтәрә дә –
Җибәрә сибеп кенә...
Каһарман
Авылдашым – Советлар Союзы
герое Зариф Алимовка багышлана
Язлар саен киек казлар кайта,
Каңгылдашып оча биектән,
Шунда туып үскән инде алар,
Кизләвенә төшеп су эчкән.
«Язлар белән кайтыр Зариф!» – диеп,
Якыннары көтте өзелеп,
Өч ай калгач Җиңү иртәсенә –
Гомере калды кинәт киселеп..
Юк, үлмәдең, Зариф, һаман да яшь –
Каһарманы булдың Ватанның.
Син һаман да якты йолдызы бит
Илем өчен аткан ал таңның!
Җиңү байрагының кызыллыгы
Батырларның каны төсеннән...
Сез үлемсез, сугыш батырлары! –
Һич чыгармас халкым исеннән...