Логотип Казан Утлары
Роман

ИСЕМСЕЗ ХАТ (роман-элегия)

«Тургайлы болытлар» романының ахыры ачык калган иде («К.У.» 2015, 2-3 сан.).
Төзелеп бетмәгән шәһәрләр, ярты юлда калган сәяхәтләр, төгәлләнмәгән
әсәрләр бар.
Һәр шәхес – үзе бер архив. Бәхетле кеше үз биографиясен үзе язып калдыра,
даһиларның үткән юлын башкалар яза. Бүгенге татар әдәбиятында «Даһи
язучы» дигән вакансия бар... Бөекләрнең каберенә басып, йолдыз чүпләүчеләр
дә күбәйде...
Автор белән бүгенге укучы арасында ачу китергеч каршылык ята – ул синең
ярты гасырлык иҗатыңны ярты сәгатьтә укып чыгарга мөмкин. Бүгенге
проза диетада, ул сынга үсми, санга үсә.
Ашыгып яшәдем, ашыгып сөйдем. Бер хатаны төзәтәм дип, икенче хата
ясадым. Бер кат үлчәп, җиде кат кистем. Ләкин ашыгып яза алмадым.
Хезмәт кенәгәсенең Мактау кәгазьләренә кергән чорын еллар белән түгел,
юллар белән саныйм. Бүлмәдәге байрак җилфердәми. Ерак юлга чыккач, кешенең
чын йөзе ачыла, зиһене арта. Үкенүләр минем өчен «тукран тәүбәсе» генә.
Хатлар ялгызлыктан коткарды, җанымны асрады. Язмышымның сюжеты
хатлардан килә.
Китап сөючеләр өчен язучылар бар, язучылар укысын өчен генә язучылар
бар... Әгәр мин зур язучы була алсам – кызлар гына гаепле... Алар мине хат
язарга өйрәтте. Талантлы язучы булыр өчен талантлы укучы кирәк.
Романны фотолар белән бизәргә исәбем бар иде, соңрак бу уйдан кире
кайттым. Яшермим, 1975 елның маенда, «Идел» халыкара яшьләр лагеренда,
яшьләр иҗатына багышлап үткәрелгән атналык семинарда, фотоаппарат
күтәреп килгән авторлардан бер мин генә идем... Бүгенге классикларның яшь
чагы әле дә архивымда саклана. Фото – каты бәгырьле хәтер инде ул, һәм
позитив булган җирдә негативы да бар. Гафу итегез, еллар үткәч, сынаулар
кичкәч, ул рәсемнәрдән кемнәрнедер кисеп ташлыйсы килә башлый, ә күмәкләп
Камил КӘРИМОВ (1950) — прозаик; «Ком сәгате», «Игезәкләр йолдызлыгы», «Тургайлы
болытлар» романнары һәм күпсанлы повесть-хикәяләр авторы, Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
9
төшкән фотолар әкренләп «туганнар каберлеге»нә әверелә. Соңгы утыз елда
кулыма гупчим фотоаппарат тотканым юк. Кеше саен ике-өч камера күргәч,
чыраеңны кая яшерергә белмәссең...
СССР язучысы дигән билет алган көнемнән (1983) бүгенгәчә, оешмабызда
җиде председатель алышынды. Язучылар оешмасы Менделеев таблицасы
кебегрәк бит ул: затлы металлга тиңләрдәйләре дә бар; чамадан тыш авыр,
инерт, тиз кабынучы язучыларыбыз да җитәрлек. Ул таблицада әле исемнәре
ачылмаган буш урыннар да күп. Оешмабызның «Менделеевы алышынса, әлеге
таблицаның күп кенә элементлары югала, алар урынына яңалары ачыла.
Шөкер, нәсел кушаматым «Корыч» (Fe) булгач, прозада минем урыныма
кызыгучы кеше юк. Ә бит әдәбиятның валюта курсын проза билгели!
Парнастан «бөекләр» егылып төшә башлады... Әнә, тагын бер йолдыз
атылып, атмосферага кереп янды. «Х ә с ә н т у ф а н» йолдызы гына булмаса
ярар иде! Җир шарыннан 250 миллион чакрымда пыскып торган 3 мең метр
диаметрлы ошбу балкышны татар күгенә күпсенмәсәң иде, Раббым!..
Шекспирмы әле әйткән: «Тормыш – ул театр, ә кешеләр – актёр!» – дигән.
Чынлыкта исә, безнең гомер шушы уенның бердәнбер репетициясе генә. Ни
кызганыч, аның премьерасы юк... Булса да, теге дөньяда гынадыр.
Фикер сөрешемдә афоризмнар, канатлы сүзләр, «мөгез чыгарулар» очраса,
кылтаю дип кабул итмәгез, безнең буын партия элгән лозунглар, ялтыравык
шигарьләр йогынтысында үсте.
Без – социализмның соңгы малайлары.
Кызлар егет сөя башлагач, көндәлек яза. Кияүгә чыккач, андый юк-бар
эш белән мавыкмыйлар. Көндәлек язып калдырган берәр хатын-кыз язучыны
белсәгез, миннән сәлам әйтегез.
Культура-агарту эшендә чәчем агаргач кына, автобиографик әсәргә
тотындым.
Шундый сәер кешеләр инде без – ирләр! Гомернең сөеп-сөелеп үткән
көннәрен генә Яшәү дип атыйбыз.
Яшәлгәнен яза торам...
Хат ташучы курчаклар
Яңа машинага утырганнан бирле хат-хәбәрнең өзелгәне юк. Урамнан килеп
керүгә, лифт чакырырга ашыкмыйм, диварга кат-кат итеп эленгән «почта
ящиклары» арасыннан дөм караңгылыкта да үземнекен абайлыйм. Көннекен-
көнгә карап бармасаң, юктан гына кызык эзләп йөргән малай-шалайлар
алданрак өлгерә. Баскыч төбендәге лампочкаларны сәгать саен алыштырсаң
да, барыбер ут яктысы күрмәссең...
Бу әрҗәләр «СССР почтасы» заманыннан калган истәлек, нәзберек
йозаклары күптән коелып беткән, шуңа күрә дә ишекләре шыр ачык. Тышкы
дөнья белән элемтәсе өзелгән әби-бабайларның аларга исе дә китми, Йортлар
идарәсеннән килгән исәп-хисап кәгазьләрен дә аларның фатир ишегенә
кыстырып китәләр.
Бу арада мин хат-хәбәрне көнгә икешәр тапкыр карарга тырышам, бәйрәм
сылтавы белән Нуриәхмәт кызының туган авылына – Әгерҗе ягына кайтып
килдек. Якын ара түгел, барып килү дигәнең җиде йөз чакрымга җыела. Гомеренә
бер машина йөртеп карамаган шагыйрьләр аңлый алмаслык бер халәт бар,
ераккарак барган саен, юл кагыйдәләрен чикләү-кисәтү билгеләренең күбәюе
10
ачуны кабарта, аларны санга сукмыйча узып китү рульдәге кешенең күңеленә
әйтеп бетергесез ләззәт бирә башлый. Ә аннан соң... Үзебезнекеләргә өстәп,
Удмуртиядән дә штрафлар килә торгач, атналар буе ГАИдан «бәхет хатлары» көтеп
ятасың. Өйдәгеләрнең: «Йөри белмәгәч, шулай инде ул...» – дигән үртәүләрен
ишетмәс өчен генә дә хат ташучыларны урамда көтеп утырырсың, билләһи.
Әйе, менә тагын бер хәбәр килгән...
Чакыру ярлыгының артына үзем турында белешмә тутырганда, артык
җентекләп тормаганмын, юкса адресатка күз салырлык кына вакытым бар иде...
«Бәхет хаты» урынына түгәрәкләп төрелгән бандероль тоттырдылар! Әдәби
журналда эшли башлаганнан бирле, калын кулъязмаларны, идән астында
басылган китапларны җибәрүчеләр күп булды, әлбәттә. Ләкин почтаның безнең
редакциягә турыдан-туры хезмәт күрсәтүче бүлекчәсе бар, ул – эш урынына
якын гына. Икенчедән, мине «сөендерүче» кешенең исем-фамилиясе бөтенләй
таныш түгел, һәрхәлдә, моңарчы хәбәрләшеп торган авторга охшамаган.
Аптырагач, бандерольне кысып карыйм – кәгазь түгел; селкеп карыйм,
эчендә нидер шыкылдый – мәгәр тимер түгел... Каян алган, шунда кире кертеп
тапшырыр идең, аңламаслар – сюрприз төгәл миңа атап җибәрелгән. Әйдә,
ярар, сабырсызланып, урам уртасында төргәк сүтеп тормам инде. Авыру
төрле-төрле булыр, ди китап... Яз-көз көчәя торган чирләр бар. Тагын берәрсе
яза башлагандыр, күрәсең. Хәзер бит укучыга караганда, шагыйрә булырга
хыялланучылар күбрәк. Адресының язылу рәвешенә караганда, бу яшь автор
ким дигәндә инде саллы гына ике юбилеен үткәрерлек яшьтәдер, бәлки. Эш
урыныма барып җиткәч, барысы да ачыкланыр.
Каләмдәш дусларымның кәефен күтәрер өчен, ниләр генә сөйләмәдем дә,
нинди генә маҗараларга юлыкмадым инде мин: өйләнергә акча эшлим дип, Чирәм
җир сөреп кайттым; Актаныш кызы өчен Агыйделнең бозлы ташкынын яланаяк
ерып чыктым; Шәле кызы белән кавышыр өченгә дөнья чите – Магаданга барып
җиттем, ә ул килмәде; сынган долотаны эләктерер өчен баштүбән скважинага да
чумдым; ун яше дә тулмаган чия-кызыл «Жигули»емны үз хуты белән тимер-
томырга илтеп тапшырдым; стипендиядән алимент түләдем... Кыскасы, акыл
туплап, адәм көлкесенә калмыйча, тыныч кына картаерга иде инде исәп...
Бандерольнең кәгазь сүрүен ерткач, 147 нче бүлмәдә беркавым тынлык
урнашты, чөнки анда чәчәкле-чуклы бизәк төшерелгән, һәммәбезгә дә бик таныш
уенчык – «Матрёшка» иде. Агач курчак, әлбәттә, көмәнле марҗага ишарәләп
ясалгандыр – аның эче тулы «бала»... Өченче курчакны ачып өлгермәдем, дүрткә-
бишкә бөкләнгән хат кисәге килеп төште, һәм бүлмәдәге тынлык шартлады!
Мондый көлүне бары тик хаттагы «сер» генә туктата ала. «Нәрсә язганнар?»
– дигән кызыксыну бу көлүдән көчлерәк иде. Ләкин мин кычкырып укымадым.
«Нихәл, дип сорамыйм, үзеңне бик һәйбәт хис итәсең бугай.
Кая югалдың? Хатынны ташласам да, сине ташламам, дигәниең... Сиңа
ышанып өйдә утырсаң... Җиләк корты бит син. Аерылышырга лицензия
бирмәделәр бугай. «Адәм белән Һава» тапшыруында күреп үртәлдем. Хатының
белән алай ук мактана торган кеше түгелиең бит син, нәмә булды? Бөтен
ялгыз хатыннарны да бәхетле итәрдәй телең барые. Сиңа кемне яратсаң да,
барыбер бугай – яратырга гына булсын. Губной помада ялап агуланырсың
әле бер... «Кларунчигың» белән яшәп ятасың алайса... Олыгаясың, ахрысы.
Кеше өендә кунып кала алмыйсыңдыр, үз мендәреңне күтәреп йөрмәссең
ич... «Матрёшкалар»ны сервантыңа тезеп куй, кинаямне аңларсың шәт –
мәхәббәттән җыр да туа, бала да туа... Кызганыч, бу хат кыска чыкты, төпчек
К А М И Л К Ә Р И М О В
11
матрёшканың көмәне бик кечкенә. Язучылык һөнәрен ташладыңмы, соңгы
елларда бик күренмисең...
Мин. Апрель, 2018 ел.»
Апрель. Апрельдә 1 апрель дә бар, апрельдә – 26 апрель дә бар... Апрельдә
– башыма килгән беренче сөенеч «Юмор көне» булды. Үзен тел остасы дип
йөрүчеләр бер мин генәме?! Һәр шаян кеше үзенчә көлә.
Бандерольнең тузгыган сүрүеннән мөһерен эзләп табам, бер дә көлке
түгел – почтага космонавтика көнендә кергән. Ягъни Г.Тукай премиясен бирү
турындагы Указ чыгарга ун көн кала оештырылган... Алай дисәң, кандидатлар
хакында низаг чыгару өчен хәзер интернетның «көфер почмагы»на бер
әләк ыргытуың җитә, профессиональ гайбәтчеләр шундук чәйнәп ташлый...
Юк, иҗади көрәш алымы түгел бу, исемсез хат һичшиксез минем гаиләне
җимерер өчен язылган. Теле, фикер сөреше, кинаясе һәм уйнаштан туган
«матрёшкалар»га ишарәләве белән – мондый ясалма бомбаны бары тик ялгыз
калудан коты алынган хатын-кыз гына ыргыта ала...
Кайтып җитәрәк кухня тәрәзәсендә ут балкыса, ир кешенең борыны чөелә,
иңбашлары канатлана, башы әле уңга, әле сулга каерыла – янәсе: бармы
берәрегез, күрегез – әнә, көтә, пешә, кайный, дөрли бәхет учагы. Бүген тагын
берәр сәбәбе табылгандыр: гаилә бәйрәменә җиләк анасыдай төпчегем,
Нуриәхмәт кызына «Әни!» дип өзгәләнеп торган киленем, инде миңа акыл
өйрәтә башлаган улым, тәти күлмәкләрен киеп күргәзмәгә тезелгән оныкларым
көтә торгандыр. Хәзер, хәзер, урам ишеген шапылдатып ябам – ишетсен, ачкыч
бәйләмен кыңгырау итеп, өй ишегенең өске йозагын ачам – Нуриәхмәт кызы
чәчен-башын төзәтсен, икенче йозакны ашыктырам – каршы алсын.
«Кларунчик, мин кайттым!» – бу минем елга 365 кат әйтелергә тиешле догам.
Ул зәйтүн мае сеңгән кулын өстәл сөлгесенә сөртә-сөртә каршыма килеп
баса. Баштанаяк күзәтеп чыга, алай гына да түгел, күземә туп-туры карамакчы
була – тик карашымны тота алмый.
«Алай икән, тагын остаханә утырышы үткәргәнсез», – дияр дә азык-төлек
цехына әверелгән аш бүлмәсенә ашыгыр.
Акланмыйм. Мактанмыйм. Каршы дәшмим, дөрләп китәргә әзер торган
учакка каен тузы өстәмим. Гаилә бәхетенең шушы вариантын кыл өстенә
куйган исемсез хатны агач курчаклары белән чүп савытына ташлыйм.
Шөкер, эш урынымда «онытып» калдырганмын икән...
Мәктәп елларыннан бирле: «Киләчәккә хатлар» (Һ.Такташ), «Хат ташучы»
(М.Җәлил), «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Кутуй), «Соңгы хат» (Х.Вахит)
әсәрләреннән рухланып үзем дә хатлар эчендә яшәргә өйрәнгән «Корыч малае»
никтер почта әрҗәсендәге хатлардан сискәнә торганга әверелдем. Һәр яңа
әсәрем басылып чыккан саен, мине хатлар эзәрлекли. Күпме хат юлда югалган
һәм күпмесе җавапсыз калган?!. Хатлар кавыштыра ала һәм шул ук вакытта
кырык ел буе корган җылы-көйле ояңны туздырырга да бер хат җитә...
***
– Почтаны карадыңмы?
– Эштән кайткан кешене, «нихәл», дип каршы алалар иде, нишләдең син
бүген? – дигән булдым мин, җаваптан качып.
– ??!
Нуриәхмәт кызының күз карашында тагын шул ук сорау. Минем белән
яши-яши әүлиягә әверелде, тәки, көн саен: «сатабыз», «көтәбез», «арзан гына»,
ИСЕМСЕЗ ХАТ
12
«иң түбән бәяләр бездә» дигән рекламалардан арыны күрмәгән әрҗәдә, бүген,
нәкъ менә бүген минем исемгә хәбәр килгәнне каян белә ул?!
– Җимешем, кемнән хат көтәсең соң син? Штрафларга гел үзем түләп
торам, сиңа мәшәкате юк; авылдагы әти-әниләребез күптән гүр иясе инде; кесә
телефоныңда, ачуым килмәгәе, көн саен туксан тугыз хәбәр; мәктәп елларың
төшеңә кереп интектерә мәллә?.. Иртән уянуга хатыны: «Картым син мине
яратасыңмы әле», – дип сорагач, ире нәрсә дип җавап биргән? «Ну, карчык,
әче таңнан кара тавыш чыгарма инде», – дигәнме?!. Кайтып керүемә, нихәл
син, дип сөендерәсе урында, хат эзләтеп интектермәгән булсаң...
– Абау! Үскән саен вакчыллана барасың син. Бер сүз белән генә: «Юк!» – дип
җавап бирсәң ярамыймы?! Бөтен иҗатың сүзгә күчте. Өч ел бит инде бернәрсә
язганың юк. Прозаиклар гомер буе язарга тиеш, дигән кеше син түгелме соң(!)?
Нуриәхмәт кызы иң авырткан җиремне – җан тамырымны чеметеп алгандай
итте, «язмыйсың» дигән гаепләүдән минем уйларымда кыска ялганыш яшьнәп
ала... Бер үк шелтә белән өч ел буе битәрләсә дә, хак сөйли үзе. Акланырдай
сәбәпләрем һаман да шул: күңел төшенкелеге; яшәешнең бертөрлелеге;
күптән инде мине урап алган офыкның теге ягына чыкканым юк. Әллә инде,
соңгы кырык елда, никах кичендә биргән вәгъдәләрем акланып, социалистик
йөкләмәләрем үтәлеп, барча хыялларым гамәлгә ашып беттеме – үзем дә
аңламыйм, никтер кулдан каләм төште.
Нуриәхмәт кызы, мине Дәүләт бүләге алып кайткан көнемдәгечә сыйлый:
өлеш тәлинкәләрен шалтыратмыйча гына тезә; тамгалы кашыкларны
ашыкмаенча тарата; гадәттәгечә, бисмилласын әйтеп, үз кулыннан икмәк
телеп бирә һәм минем тарафтан хосусыйлаштырылган пыяла шүрлектәге
рюмкаларга ихтыяри карап куя... Елмаймыйча, әмма шул ук вакытта чыраен
да сытмыйча, төпле тынгы белән ашауга күчә. Бу – аның озакка, әгәр юату
сүзеңне кызгансаң, сәгатьләр буена сузылачак тынлыгы. Аның эндәшмичә
утыруы әрләвеннән дә яманрак. Җан өшеткеч тынлыкны җылыту миңа кала.
– Хәтерлисеңме, студентларның төзелеш отряды белән киткәч, минем
сиңа 27 хат язганымны? Син l курста китапханәдә практика үтеп калдың. Ә
мине Әчтерхан өлкәсенең Володар районына помидор җыярга җибәрделәр.
Беренчесеннән башлап, һәр хатка саннарын куеп бардым... Ә егерме бишенчесе
югалган иде. Укулар башлангач кына килеп җитте ул сиңа, ике ай буе кайдадыр
качып яткан... Адашып йөри торган хатлар да бар дөньяда, – дип түгәрәкләдем
фикеремне, бүгенге исемсез хатка ишарәләп. Шуның белән Нуриәхмәт
кызының «йомык авыз» уены өзелде.
– Ул хатлардагы матурлыкның әчмухасын да ишеткәнем юк хәзер, һәр
җөмләңдә сагыну белән ярату үрелеп бара иде. Менә дигән әсәр!
– Әйе, бер повестьлык чимал әрәм булган!.. – дидем мин артык
хафаланмыйча гына.
– Ник әрәм булсын, исән алар. Синең соңга калып кайткан төннәреңдә укып
ятам. Ул хатларда хыянәт юк, яшь язучы хисләре генә.
– Белмим, җимешем, хыянәт дип нәрсәне әйтәсеңдер. Өйгә кайтмыйча
кунып калганым бармы – юк!
– Сайланма әсәрләреңне чыгарсаң, йөзәрләгән хатын-кыз үзен эзләп
табачак. Шул түгелме хыянәт?!
– Иҗат итү – ул әсәрләрдә кеше тудыру кебек. Рәссамнар портрет ясаганда,
шәрә натурага да сокланып утыралар әле, аңа карап берсен дә хатыннары
куып чыгармый.
К А М И Л К Ә Р И М О В
13
– Суң, хатыныгызга сокланып кына иҗат итеп булмыймы?
– Көлдермә инде, җимешем! Күрсәт, әйдә...
– Нәрсә?!! – Нуриәхмәт кызы мине сугып егардай җенен көчкә тыеп тора.
– Хатларымны, дим...
– Ә-ә-ә... Юк инде. Җыртып атар идең бугай. Ә бәлки шулайдыр да...
Мин өч бүлмәле фатирыбызның сер саклардай почмакларын күз алдыннан
кичердем... Һи, гомер буе табып, алып, кирәк-кирәк дип яшәлгән өйдә бер
вагон хат яшерергә була ич.
Унсигез яшьлек кызга язган хатларны дәү әни каршында укып утыру өчен
сабырлыгым җитмәс... Мәхәббәт ул тән сусавы, тән дигәнең – материя. Материя
югалмый ич ул, бер халәттән икенче халәткә күчеп үзгәрә генә. Инде яшьлектә
әйтелгән сүзләрнең күбесен кабатлау килешми дә, оят кебек хәтта. Гомер
бакый бергә яшәп, тән тәннән, мендәр мендәрдән, карават караваттан ерагая
башлый. Аның каравы җан җанга кушылып, аерылгысыз бөтенгә әверелә.
«Сиңайтәм, ниме?» дигән чагында җавап кайтаручы булмаса, уйларың кинәт
туктап кала, җылы өең суына, җаныңның яртысын ялгызлык, югалту шомы
биләп ала. «Әү?!» Нинди кадерле һәм тирән мәгънәле сүз бу! Исемен сорарга
оялып йөргән көннәр, «яратам»ны бик җиңел әйттерә торган төннәр, икебезнең
каникулны бер иткән студент җәйләре, гаилә кору сөенечләре, сынаулары-
көенечләре – бөтенесе сыйган бу сүзгә! Шушы барлыкны югалту өчен бер
ялгышу җитә. Әлеге дә баягы, исемсез хат алып килгән курчаклар түгелме ул?
«Нух көймәсе» егетләре
Әйе, әби-бабайларыбыз һәм дә әти-әниләребезнең язмышы белән мактанып,
әдәби мирасыбызны китапханәләргә сыймаслык дәрәҗәдә баеттык. Инде дә
килеп, үзебез турында язар вакыт җитте...
2018 елның 15 февралендә, мәркәзебез Казанның газета-журналлар
нәшриятында гадәттән тыш хәл булды. Юк, янгын-шартлау да түгел, су да
басмады, шөкер, үлем-китемсез генә...
Олы урамнан туктаусыз узып торган транспорт пассажирлары өчен әлеге
вакыйга МЧС уйлап чыгарган эвакуация уены булып күренгәндер, бәлки. Эреле-
ваклы йөк машиналары, түрәләрне генә йөртә торган «иномаркалар» тирәсендә
күпләгән – бик күпләгән кеше аркылы-торкылы йөгеренә. Һәркайсының
кулында чаты чатка сүтелгән җиһазлар, авырлыгы тышыннан ук сизелеп
торган кәгазь тартмалар, тәрәзә пәрдәсенә төренгән төенчекләр... Әлеге ыгы-
зыгының котылгысызлыгы алдан ук билгеле иде инде. Өч катны колачлаган
тугыз редакцияне күчереп, бүлмәләрне заманча ремонтлыйсылар икән, дигән
хәбәр белән инде ярты елдан бирле, төшке ялда бөтен ашханә эче пышылдап
торды. Ләкин күченү мәрәкәсенең февраль буранына туры килүе метеосизгер
чирләшкәләр өчен генә түгел, ә кырык ел командировкаларда йөреп, чи каешка
әверелгән абзыйлар өчен дә җан тынычсызлыгына әверелде. Безнең илдә бер
генә хезмәткәр дә үзенең җитәкчесен сөйми, ләкин хөрмәт итә!.. Хөрмәтле
түрәләребезнең карары катгый иде: дүрт сәгать эчендә «Нух» көймәсенә
төялергә! Чордашларым хәтерлидер, «Нух»ның Икенче көймәсе инде бу. 1986
елның җәендә элеккеге Бауман урамындагы «Язучылар союзын» төягән идек.
Ул вакытта да татар әдәбиятының алтмыш ел буе бөртекләп җыелган архивы,
элеккеге Комлев урамына килеп җитә алмыйча, юлда югалган иде.
Менә хәзер дә без, сүз тыңлаучан татар матбагачылары, дүрт сәгать урынына
ИСЕМСЕЗ ХАТ
14
өч сәгатькә сыештык! Ошбу үтә күренмәле бинада кырык ел буе җыелып
килгән мәдәни катламны бик вак иләктән үткәреп, Кәҗә бистәсеннән «Байлар
бистәсе»нә күчендек. Калды инде... Исемнәре халык теленнән төшмәгән
шагыйрьләрнең кулъязмалары; шәхси култамгалар салынган калын-калын
томлыклар; Мансур Вәлиевтән рецензия өметләнеп бүләк ителгән китаплар
өеме; Роберт Миңнуллин заманыннан ачылмыйча калган хатлар – барысы да
китте, Самосыровога түгел, яңа ачылган полигонга...
Ремонт эшләре ике айдан арыга сузылмас, тәрәзә каршындагы алмагачлар
чәчәк атканда, «Майның унбишләрен» җырлап кайтып керерсез, диделәр...
Әйе, билләһи, шулай, диделәр. Тик кемнәр әйткәнен генә тәгаенләүче булмады.
Дөрес инде анысы, өеңне тузан күммәсен өчен, исәнлегеңне сиздереп
торыр өчен, гел кыймылдап, җырлап һәм уйнап торырга кирәк. «Татар
үлгәнме, йоклый гынамы, әллә мәрткә киткәнме», димәсеннәр! Казан футбол
чемпионатына әзерләнә. Чит илдән үткен күзле, көйсез журналистлар килеп
торыр. «О, коллеги!» – дигән булып, безнең белән күрешергә теләрләр. Ә монда
– Чемпионат «фан-зонасы»ның борын төбендә стеналары җыерчыкланган,
җиһазлары таралып төшкән, идәннәре абынып егылырлык бүлмәләрдә ике
«КамАЗ» «макулатура» өелеп яткан...
Күченгән эш көне әллә ни хәтердә калмаган, яңа «өебезне» эзләп тапканчы,
әйләнчек бәрән шикелле бер тирәдән шактый урадым. Бүлмә ачкычын кул
куеп аласың, минутына кадәр язып тапшырасы икән (ә без электрон пропускка
күнеккән идек инде). Коридорның ике башында видеокамера чекерәеп тора
– кергәнеңне-чыкканыңны, бәдрәфкә ничә барганыңны вахтада күзәтеп
утыралар. Бигрәк кәттә егетләр эшләгән икән бу йортта.
Эшкә кул бармый. Утны бер кабызып, бер сүндереп, бер кабызып, бер
сүндереп уйныйм... Кабызсам, энергетиклар байый, сүндерсәм... Уйный торгач,
лампа янып төште, үземә сатып алырга туры килер...
Ияреп килгән дүрт-биш яшьлек кулъязмаларга ачу чыга. Кайчан шедеврлар
килер?!.
Яңа эш урыныннан сигез сәгатькә картаеп кайттым...
Иң хәтәре – өйгә кайткач та язып булмый. Яз көне бакча эшләре, җәйге челләдә
кәгазь кулга ябыша... Җиләк түтәледәй авылыма кайтам. Мишә буен урман булып
каплап алган шомыртларның пешкәнен көтеп йөрим. Шәвәли комлыгында әле
бер, әле икенче ягына әйләнеп яткан кала күмәчедәй кызларга сокланам да... Язу
кайгысы бетә... Көзне көтәм. Кулдан каләм төште. Марсель Галиевнең хезмәт
кенәгәсе чаклы гына булса да, бер роман язып ташлыйсы иде бит инде...
Көз дә җитә. Җәйнең бөтен хәзинәсен тагын келәткә, базга, суыткычларга
тутырып куябыз... Тик ак кәгазь һаман мине үртәп ята. Өч сәгать эчендә укып
чыгардай романны да өч ел буе язам бит әле мин...
Депрессия дип аталырдай күңел төшенкелегенә өстәлеп, әллә каян гына
шушы күченү мәрәкәсе килеп чыкты. Тәнем Вишневский урамында йөри,
җаным – Кәҗә бистәсендә...
Ике айдан ремонт эшләре бетә, кире кайтырсыз, дигәннәре биш айдан
соң искә төште. Үз күзләрем белән күреп кайтыйм әле, минәйтәм, безне
югалтмадылар микән...
Җир шары футбол чемпионатына әзерләнә. Гавам телендә – туп тибеш.
Шәһәрдә карт-коры юкка чыкты, урам халкы кисәк яшәрде. Кая карама – спорт
киеме кигән төзүчеләр, волонтёрлар, кунаклар. Казанны кәләш урынына бизиләр.
Йа Хода! «Идел-пресс» тирәсе яктырып калган – өй түрендәге алмагачлар
К А М И Л К Ә Р И М О В
15
делянкасы юкка чыккан. Чистай урамыннан Казансу ярындагы «фан-зона»га
чаклы арага, купшы бакча өстенә, евротакталар җәеп, киң сукмак кына түгел,
йөк машиналары узарлык юл сузганнар. Таш паркеты үтүкләнгән тротуарда
адым саен чүп термослары, алар шифоньер шүрлеге кебек итеп, шома такта
белән тышланган. Мин, ирексездән, берсе янында туктап калдым. Безнең
халык мондый сервиска күнекмәгән әле, әйләнеп узалардыр шәт – эче чиста.
Кызыктырып тора үзе. Үч иткәндәй, чүп-чар итеп ыргытып китәрдәй конфет
кәгазем дә юк ичмасам... Кесә төбемдә кирәксезгә аунап яткан ун тиен акчаны
томырдым – мая булсын.
Пышылдап кына әйткәндә, Казансуның уң ярыннан уңмадык без. Әле
кайчан гына... «Чаян» журналында төшке ял җитте исә, Мөслимнең йөзек
кашы – шагыйрь Зөлфәт белән комлыкка чыга идек. Анда шәһәр челләсе
коргаксыган халыкны су буена җыйган. Ерактан караганда, аяк төртерлек тә
урын калмагандыр кебек, ә якынрак килсәң, бөтен редакцияң белән рәхим
ит – урын җитәрлек. Ни хикмәттер, ирләр икешәрләп-өчәрләпме, йә аягүрә,
йә утырып кына кызыналар иде. Ә Казан кызлары... чәчәкле-чуклы җәймәләр
җәеп, мөмкин кадәр чишенеп, хәзинәдә барын балкытып, сусыл тәннәренә
нур җыеп ята иде. Һәммәсенең дә башлары төньякта, аяклары Кремль ягына
сузылган. Зөлфәт белән без, вакыт әрәм итмичә, тиз генә коенып чыгабыз да
рәт арасыннан да йөренәбез, буш урын эзләмибез. Шушы хөррият атавы гүя
көн саен «Су анасы-95» конкурсына әверелә. Һәм без Зөлфәт белән икебез
дә мәртәбәле жюри рәисләре! Ә ком җылысында күпме җиңүче әрәм ята...
Без эшләгән елларда «Чаян» сәхифәләрендә хатын-кызга карикатура ясаулар
бермә-бер кимеде. Эрнест Дышаевны гына тыя алмадык, ул гел үз хатынына
охшаш сурәтләрне китерә торды.
Ә көннәрдән бер көнне, «Идел-Пресс» комлыгына күз тиде. Санэпидемстанция
әлеге пляжда кызынуны тыя, суда ниндидер таякчыклар тапканнар, Идел суы
эчәргә генә ярый, ә коенырга ярамый, ди. Бу хәбәр шәһәр телевидениесендә
кат-кат кабатлана торгач, ниһаять, катгый рәвештә рәсмиләште. Яр буена
челтәрле биек койма күтәрелде. Комлыкка кеше атлап чыга алмаслык буразналар
сыздылар. Халык ияләнгән урыныннан бизде, әкренләп комлык суынды. Боз
тартылгач, дистәләрчә «КамАЗ» берсен-берсе этә-төртә, яр читенә ком китерә
башлады. Ә без, иң югары каттагы ян тәрәзәдән ошбу гарасатны күзәтеп, үзебезчә
нәтиҗә ясыйбыз: әйе шул, меңъеллык Казанның үзәгенә үтүче җан тамырыдай
транспорт дамбасы – ике яктан да миллион кеше сыешлы пляжга әверелгән
булган. Юл өстендә мыжгып яткан татарны күреп, чит ил туристлары көләргә
тиешме, әллә кызганып еласыннармы? Югары каттан барысы да күренә... Әнә, ул
комлык күңел ачу мәйданына әверелде. Кайчангыдыр пляж урынында, берьюлы
өч сылуның чәчен бәйләрлек «Чаша», өч мөдирле «ЗАГС» бинасы хәзер. Бик
кызынасың килсә, язылышып чыгасың да туп-туры диңгез буена китәсең...
***
Килгән-килгән, ремонт барышын күреп китим инде, хезмәттәшләргә кайтып
сөйләрлек яңалык бардыр, бәлки. Киткәнебезгә биш ай үтсә дә, шөкер, вахтадагы
апалар безнең чырайны онытмаганнар: «Керегез, кер», – дип каршы алдылар.
Без бушаткан этажларда билгесезлек тынлыгы. Тәрәзәләр юылган, идәннәр
сөртелгән, коридорлар ялт иткән! Ремонт эшләре генә башланмаган...
Киткәнебезгә ярты ел үтте... Бер ел... Ел ярым... Кайтыгыз, дип чакыручы
гына юк. Булмас та... «Информбюро» хәбәрләре шулайрак сөйли. Күченү
ИСЕМСЕЗ ХАТ
16
фронт кебегрәк бит ул, киттеңме – йә яраланып кайтасың, йә хәбәрсез
югаласың... Киткәннәр урынына яхшырагы килгәне юк әле... Зарплатасы
кечкенә кеше телгә үткен инде ул, димәгез. Тормыш тәҗрибәмнән әйтәм.
Матур сүзләр әйтергә өлгерербез. Мактау сүзләренә без бит юбилейларда һәм
дә бәхилләшкәндә генә юмарт.
Исемсез хатлар гына үзгәртә алмас инде безне...
Салам түбәле академия
Әнә, якасы бөгәрләнә торган, кыска җиңле яшькелт сатин күлмәген вельвет
чалбарына кыстырып, салам түбәле өйнең ишексез болдырыннан ундүрт
яшьлек бер малай чыгып киләме? Аягында брезент ботинка, балак очыннан
көрән юка оегы күренеп торыр. Апасыннан чәлдереп кенә сибелгән «Кармэн»
хушбуеның җете исе капка җиленнән үк очып бетәр. Өй түрендәге чирәмле
сукмак, өйләнергә яше җиткән дәртле абыйлар, урланырга әзер торган купшы
апалар таптаган такыр юлга килеп кушыла. Мең хуҗалыклы Шәленең бөтен
такыр юллары клубка илтә... Бабайларның да яшьлеге шушыннан килә, алар
клубны авылның иң аулак урынына – тар инешнең киң ярына җәелгән үзәнлеккә
салганнар. Өйләр кашлакта. Ак морҗаларда шәфәкъ нуры сүнгәч тә, клуб аланы
серле эңгергә чума. Бәхет дигән билгесезлекне без, гадәттә, сөйгән ярың белән
кавышу дип әйтәбез икән – димәк, авыл кешесенең бәхете дә, бәхетсезлеге дә
караңгылыкка чумган менә шушы агач клуб тирәсендә инде. Үз ярыңны эзләр
өчен сиңа көн саен өч-дүрт сәгать вакыт бирелә. Бәхет эзләүнең ял көннәре юк.
Талымсызлар эзләгәнен үз авылында ук таба. Ә инде сайланырга яраткан
егетләр Күн, Тау Иле, Пәрәү клубларына чаклы килеп җитә. Алай да барып
чыкмаса, Казанга китеп урнаша да, үзе кебек сайланыбрак йөргән берәр кызны
килен итеп алып кайта.
Вельвет чалбарлы, брезент ботинкалы малайга Казанга китәргә иртәрәк:
аның тагын ике ел укыйсы бар әле... Ул клуб ишегалдында исән калган
бердәнбер лампочкалы багана янында үзенең төркемен эзләп табар. Якты
түгәрәккә бик кермәскә тырышыр. Ник дисәң, тамак астында җөе бар, аны
кеше күзеннән яшерер өчен, бөгәрләнгән якасын тарткалап, муенын уң якка
кыегайтыбрак йөрер. Караңгыда ул тураеп бераз үсеп киткәндәй тоелыр. Каян
беләмме боларны, ул малай – мин үзем бит инде!..
Бүгенге кызкуарлар өчен генә аңлатып үтәм, «Салам Түбә» – узган гасырның
илленче елларына чаклы яшәп килгән архаик сүз. Күз алдына китерегез: әйтик,
кыр читендә бер салам чүмәләсе онытылып калды, ди һәм ул салкын яңгырлы
көзләрне, кышкы бураннарны кичеп чүгә, карала, язгы җылыда муртая да,
аның чит-читләрендә алабута яшәрә башлый... Бу чүмәлә өстенә тагын яңа
салам өстәлә... Әкренләп ул тирес өеменә әверелә һәм аны актарып, кошлар
җим эзли. Менә шундый була инде ул салам түбә! Салам түбәле өйләрнең күп
кенә фаҗигаләре, нужа-кәсепләре охшаш.
Гадәттә без «революциядән соң», «колхозлашу елларында» «сугыш
вакытында», «шәхес культы чоры», диебрәк сөйләшергә күнеккән. Болар –
тарихи язмышыбыз сәхифәләре.
Әти 1906 елда туган. Ул – биш балалы гаиләдә уртанчы малай. Аның
олы абыйлары, гражданнар сугышыннан кайткач, яңа җәмгыятьтәге мөлкәт
тигезсезлегенә каршы көрәшкә кушыла. Һәм икесе дә кулаклар тарафыннан
шәһит китә. Әти Армиядән ветфельдшер һөнәрен үзләштереп кайта. Авылда
К А М И Л К Ә Р И М О В
17
үзлегеннән укып, «мал врачы» булып эшли башлый. Җиденче класстан ук
авыл сәхнәсендә җырлап йөргәнемне әйткәнем бар инде... Арттагы рәттә
утыручыларның берәрсе: «Атаңның җырын җырла!» – дип кычкыра торган
иде. Бик таныш җыр ул, әти чыгармаган аны:
Без агайне – өчәү идек,
Айгырлар печә идек.
Айгырлар печкән акчага
Җырлашып эчә идек...
Рас әйтелгән инде анысы. Әти үлгәннән соң, өч ветврач алышынды.
Айгыр печкән җирдән алар да җырлашып кайталар иде. Бу җыру сугыштан
соң җырлангандыр, әлбәттә. Ләкин әтинең хезмәт елы 37 нче елларга килеп
терәлә бит әле.
Көннәрдән бер көнне, җыеннан соң (Сабан туе), Шәле халкы, кача-поса гына,
хуҗасыз болыннардан печән чабарга керешә. Авыл – чамасыз зур, өлгергәнен
көтеп торсаң, печәнсез калуың бик ихтимал. Колхоз малы көтүгә чыгып киткәч,
әтинең дә кулы бушый, мал врачының кирәге чыкса, көтүчеләр ат чаптырып
эзләп табалар. Әти каен җиләге кызарган аланны каезлаган арада, «Шиһап
чүнниге» юлындагы күлгә сугарырга килгән Гарифулла көтүенең бер әрсез
сыеры эчкәрәк кереп, су эчәм дигәндә, батып кала. Ходай акыл өләшкәндә,
үшән сыер соңарып килгән шул: түше суга тигәч, аягын күчерә-күчерә ярга
таба борылмый, киресенчә, эчкәрәк керә, кергән саен ныграк бата, ярдан ерагая.
Гарифулла гомер буе көтү көтеп, мондый хәлләрне күргәләгәндер, күл
сазына чумган сыерны берүзең сөйрәп чыгару мөмкин түгел, дилбегә бәйләсәң
дә, ат, тоягы белән җирне казып, быкырдык ярда үзе батачак.
Көтүче Гарифулланың башы эшли – ни дисәң дә өендә җиде тамак – балалар
көтүе әтисез калачак, турыдан гына өч чакрымда Колай авылы бар, тагын
берәр ат эзләп шунда чаптыра.
Ләкин, гөнаһ шомлыгы, ярдәм килгәндә, сыер инде тончыккан, су өстендә
мөгезе генә тырпайган. Аны-моны уйлап тору юк, ике дилбегә урап, ике ат
белән кибәндәй сыерны урман читенә сөйрәп чыгаралар. Колай урысының
арба төбендә солы чиләге бар икән, күлдән су ташып, сыерны юалар болар.
Яр буеннан сөйрәлгән эзне көтү белән кат-кат таптаткан арада, мәрхүм мәхлук
ялтырап кибә.
Кешегә сөйләп йөрмәслек әҗерен килешеп, Колай урысын тиз генә озата
да Гарифулла... мал врачын, ягъни әтине эзләп китә.
Әтинең инде мал-туар өлкәсендә бераз тәҗрибәсе бар – үләт базына илтеп
аткан хайваннарның сәбәбен күргәләгән кеше. Бу сыер күбеккә батмаган,
эче күпмәгән, күзе чиста, җилене тулган, баш җәрәхәте юк. Гарифулланы
гаепләрлек сәбәп күренми... Теле кабарып, сулыш юлын бумады микән, дип,
тешләрен каерып ачса – сыерның авызы-борыны тулы күл ләме... Мөгез
төпләре җәрәхәтләнеп канга каткан...
Әти җикеренеп, Гарифулланың өстенә килә: «Син бит моны күл төбеннән
алып чыккансың, паразит! Мине ник эзлисең, колхозга хәбәр итәргә идең!»
Гарифулла, әтинең кирза итеген кочаклап өзгәләнә.
«Әдһәм, җиде баламны харап итмә!»
Әтинең дә гаепсездән гаепле буласы килми.
«Ә минем Габдрахманның әнисе үлде. Ул ятимне кемгә калдырыйм?»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
18
Җәйге челләдә исләнә күрмәсен дип, сыерны тизрәк Казанга – сабын
заводына төяп җибәрәләр. Ашыгыбрак котылалар... Районнан вәкил чакыртып,
урынында ук акт төзетәсе булган икән шул...
Икенче көнне әтине районга чакырталар. Шундук кулга алалар. Һәм
ул «колхоз милкенә корткычлык эшләгәне өчен» биш елга хөкем ителә...
Гарифулланың аңлатмасында язылган бер җөмлә харап итә: «Сыер авырып
егылгач, мал врачы Әдһәмне эзләп киттем, таба алмадым. Ул килгәндә, колхоз
сыеры үлгән иде инде», – дигән.
Ул хөкем ителгән елны Финляндия белән безнең ил арасында кораллы
бәрелеш башлана. Әти, үзе теләп, төрмәне сугышка алыштыра. Ул сугыш озак
бармый, 1940 елның мартында СССР җиңә. Әтине яңадан төрмәгә кайтаралар.
Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, әти тагын сугышка китә, әлбәттә,
штрафбатка, әлбәттә, иң алгы сызыкка... 2 нче Украина фронтына...
Җиңү көнен бәйрәм итәргә ирек бирмиләр, штрафбатны эшелонга төяп
Ерак Көнчыгышка – Япон милитаристларына каршы көрәшкә җибәрәләр.
Ни хикмәттер, анда җиңүне тиз тоталар. 1945нең августында әти орден-
медальләрен гимнастёрка күкрәгенә тагып, ике кулын селкеп кайтып керә.
Шинелен булса да алып кайтмаган ичмасам, әтиемнеке, дип ябынып йоклаган
булыр идем. «Сиңа шинель бирмәделәр мәллә?» – дип сораган аннан әни.
«Барые, ник булмасын, аны бер вокзал мәйданында Менжинский һәйкәленә
кидереп киттем», – дигән. Әти дә бераз сатирик булгандыр инде...
«Без Днестр елгасын кичкәндә, өч көн буе бозлы суда коендык, мин үземнең
күпме гомерем калганын беләм», – дигән әти... Гел әти дә әти дим, Әдһәм
Кәримович минем әти булмаган әле ул вакытта.
Шул ук 1945нең августында әнине җитәкләп, авыл советына алып бара да
язылышып кайта ул. Туып-үскән йортында әтинең өйләнгәнен көтеп, тәк кенә
ятмаганнар, шактый гына үрчегәннәр, шулай итеп, үзенә аерым куыш корырга
кирәк була аңа. Кая барсын әти, якын-тирәдә Шәледән кала зур авыл – Колай
гына. Берәр иске бура булса да, ярап торыр дип, чыгып китә ул. Урамнан
урамга күчеп, сорашып-киңәшеп йөргәндә, теге урыс танып ала бит әтине.
Үзен бик гаепле итеп сизсә дә, сөйләп бирә сыер вакыйгасын (ышанасызмы,
юкмы – ул күл авылда бүгенгәчә, «Сыер күле» дип йөртелә). Сугыштан җиңүче
булып кайткан фронтовикның нәфрәтсез-үчсез тыңлап торуын күреп соклана
бит Колай урысы, келәткә дигән 4кә 4ле бурасын биреп җибәрә. Колхозның
бердәнбер «полуторка»сы белән ике рейс ясыйлар.
Әзер бураны бик тиз өяләр. Урам ягына ике, ә ишегалдына бер тәрәзә
уйгач, урыс келәте җыйнак кына өйгә охшап кала. Әрәмә куаклары белән
тезмәләнгән кыекны арыш саламы белән каплыйлар. Бусаганы атлап, туп-туры
урамга чыкмас өчен, бурага терәп, сөян кабыгыннан өйалды сыман корылма
да әтмәллиләр.
Сугыш аркасында Шәле авылында ирләр кулы 172 кешегә кими. Әтине
кабат элеккеге эшенә куялар. Биш ел буе батырларча сугышканы өчен Аллаһы
Тәгалә әтигә тагын биш ел гомер бирә һәм ул, мин тугач кына, «әттә-әннә»
дип телем ачылганны да көтмичә, 44 яшендә үпкә авыруыннан китеп бара.
Җиңү бәйрәмендә туксан яшьне узган ветераннарны күрсәм, алар өч көн буе
Днестрның бозлы суын кичмәгәннәрдер, дип уйлап куям. Зинһар, гафу итегез!
Әти искә төшкән саен Җир шарына нәфрәтем көчәя...
Урыс келәтеннән салынган өйнең түбәсенә без 1965 елга чаклы салам өстәдек.
Әнинең колхоз эшеннән кайтканын өч бала тәрәзәгә ябырылып көтә идек.
К А М И Л К Ә Р И М О В
19
Ул елны халык рәссамы Харис Якупов үзенең шәкертләре белән килгән
иде. Алар җәй буе безнең авылда яшәп, миллионер колхозыбызның эшкә
уңганнарын, көнкүрешен, табигатен сурәткә төшергәннәр иде. Әни дә уңган
колхозчы, җәен-кышын ял итмичә, елга 650 шәр хезмәт көне эшли. Харис абый
шәкертләренең берсе, миллионер колхозның соңгы салам түбәсе, дип, безнең
өйнең дә аклы-каралы сурәтен ясаган. Ул, Шәле үсә, хәерчелекнең иң соңгы
истәлеге булып, бер генә салам түбә калган, дип горурланырга теләгәндер,
бәлки... Ләкин, әле бит һәр авылның «Чишмә башы» дигән югары Мәхкәмәсе
бар! Гаепләүче-гаепләнүчесе, яклаучысы-прокуроры да шунда ук... Иртән суга
килгәч, әнине елатып кайтаралар. Юк, әни өйгә кайтмый, Правлениегә китә.
Буш чиләк-көянтәсен рәшәткәгә элеп, дежурный Гайшә түткәйнең ай-ваена
карамыйча, туп-туры колхоз рәисе бүлмәсенә килеп керә. Ә анда – идарәнең
иртәнге утырышы бара...
Сүз биргәннәрен көтми әни, «Чишмә башы» карарын үзе аңлаганча әйтеп
бирә: «Минем өйне бөтен дөньяга рисвай иткәнче, ятимнәремә ярдәм итәр
идең, ичмасам. Сугыш ветераны балалары алар. Әдһәмнең рухы рәнҗер,
каргышым төшәр. Художникларыңа эш тапмасаң, әнә – Үктәбринәңнең
портретын ясат!» – ди дә ашыкмыйча гына чыгып китә. Ни өчен ашыкмыймы?
Тын алырга да куркып утырган унөч кешелек идарә «Үктәбринә» дигән чибәр
исемнән, ындыр табагыннан күгәрчен көтүе очып киткән тавышлар чыгарып,
«пырхылдап» куя. Ул апа белән председатель арасында нинди сер барын
белергә теләсәгез, Чишмәгә суга килегез. Анда гайбәт сатсалар да, ялган
сөйләмиләр. «Корычныкыларга пекарняга утынга дип китерелгән очлардан
бура буратканнар. Колхоз ике мең сум ссуда бирә икән» дигәннәре дә дөрескә
чыкты. Көзгә чаклы биш тәрәзәле өр-яңа өйгә кердек. Түбәсен шифер белән
яптылар. Ләкин ул авыл халкы өчен һаман да шул салам түбәле урыс келәте
булып күренде. Авылның ятимнәргә хәтере шәп... Әйтерсең лә, шифер түбәдә,
акшарланган яңа морҗа тирәсендә, әле һаман да тавыклар черек салам актара...
Кешенең бәхетсезлеге бәхет эзләүдән башлана...
Кичләрен өйдә утырмасаң да ярый, клуб тирәсен әйләнеп кайтыр чагың
җиткән инде, дип, берәр ата-ананың ундүрт яшьлек малаена әйткәне бар
микән? Юктыр... Офыкның кояш баеган ягыннан килә ул ым – чакыра, үрти,
ашыктыра, өметемне кытыклый. Табындагы кайнар аш суынып кала, син төн
түреннән җан азыгы эзлисең. Дәреслекләргә язылган «җирнең тарту көче»
инеш буендагы агач клуб тирәсендә генә... Уяну инде бу... һәм малайлык
йокысы таң алдына күчә... Беренче хикәяңә исем булырлык «Ундүрт яшь».
Көн саен могҗиза көтәсең... Бүген... Юк... Иртәгә... Менә күрерсең... бүген!
Иртәгә, әлбәттә, иртәгә, дия-дия, сиңа унбиш тула... Кайда туганын, кем икәнен
белмәгән-күрмәгән, ләкин синең өчен генә үскән җан иясен эзләү башлана.
Сигезьеллыкның имтиханын тапшырдык. Тугызынчы класска (гафу
итәрсез, сыйныф дип язсам – сыйнфый көрәш кебек килеп чыга) барырга
теләүчеләр бермә-бер азайды. Көчкә-көчкә «өчкә» сөйрәлеп барган сигез
укучы, колхоз эшенә китәбез, диделәр. Теге Гарифулланың төпчек малае белән
«Моряк» кушаматлы Гайшә өч ел күчми калып, соңгы елны безнең класска
эләккәннәр иде, аларга да, ниһаять, сигезьеллык белем турында таныклык
бирделәр. Безнең класста күчми калганнар өчен махсус парта тора. Ул
имәннән эшләнгән, бераз киңрәк тә, утыргычы да биегрәк, ел буе икесе бергә
утырдылар. Гайшә инде гәүдәгә хәйран калку, яшь киленнәр чаклы. Тәненә
сыланып торган тельняшкасының күкрәк өлеше ертылырга җитеп тартылган.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
20
Әллә ел буе салмыйча киде инде ул аны? Борын астында мыек сыман «бала
җоны» тырпайган, «Моряк» кушаматын аңа без куштык. Тәнәфескә чыкса,
башлангыч класс балалары, аны укытучылар белән бутап: «Исәнмесез, апа!»
– дип дәшеп калалар иде.
Шәле – кыз урлаучылар авылы, дигән яманат белән тарихка кереп калса
да, шөкер, анда мәктәп балаларын урлау очрагының булганы юк. Гайшәнең дә
«сигезне» бетергәнен көтеп йөргәннәр. Кичке уенга чыгып, атна-ун көн биеп
калды микән, белмим, урладылар үзен. Беренче көннәрдә, мин әле клубка керү
белән, зур кызлар арасындагы Гайшә янына килеп баса идем дә: «Нихәл?» – дия
идем. Ул дәшми-нитми генә иңбашы белән миңа төртеп куя да елмая торган
иде. Әйе, безнең авылда күрешүнең шушындыйрак төре дә бар... Кавышкан
парлар никах укыткан көнне үк клубка йөрүдән туктый. Гайшә-моряк та хәзер
үзенең кушаматын үрчетә. Мин яңадан үземнең яшьтәшләр арасына елыштым.
Безнең авылда кушаматсыз өй юк. Мин үзем – мең кушаматлы Шәле
малае. Ә нәрсә соң ул кушамат? «Блатнойлар» телендә ул «кликуха» дип
атала. Сөекле тарихчыбыз, милләтпәрвар галим Марат Мөлеков Зөфәр
Мифтахов белән «Шәле таңнары» дигән китап яздылар, ул нәшриятта 1977
елда басылып чыкты. Китапны укыганнан соң, бер горурлык хисе кичерәсең:
соңгы биш гасыр эчендә ил-җирдә нинди гарасат булса, Шәле халкы шунда
барып кергән... Ләкин авыл исеменең атамасы ни мәгънә аңлата соң? Моңа
төгәл җавап юк... Шәле кәҗә мамыгы эрләп «шәл бәйләү» белән бәйледер
инде, дибез дә елмаябыз... Юк! Мин моңа каршы. Шәл бәйләмәгән авыл юк,
ә Шәле авылы бер генә! Галимнәргә, минем авызны ябар өчен бер табак чиста
кәгазь калдырып, шуны әйтә алам: туган авылымның исеме – «Шальной»,
«шалиш», «не шали» сүзеннән алынган булырга тиеш. Үземнән беләм һәм
якташларымның холкына, фигыленә, батырлыгына, шуклыгына, тапкырлыгына
таянып әйтәм. Биш гасырлык үткәнне күз алдына китереп карагыз... Ул чакта
халыкны киендерерлек тә, туендырырлык та зур шәһәрләр юк. Бөтен эшче көч
җирбиләүчеләр кулында. Алпавытларның изүенә, хәерчелеккә, өметсезлеккә
түзә алмыйча, батрак гаиләләр урманга кача. Әле Идел белән Нократ арасы
тоташ карурман була. Бер якта – Мишә елгасы, аңа ун кизләүле инеш агып
төшә, тирә-юньдә биш күле бар – качкыннарга килеп төпләнер өчен менә дигән
урын! Халык ишәйгәч, өйләр күбәйгән, авыл зурайгач, әкренләп, карурман да
киселгән. Качкын халык юлбасарлык итмәгәндер, димим, иясез малны кулга
ябештерү, печәнне-утынны рөхсәтсез генә алып китү, бүгенгә килеп, кыз
урлау гадәтләре феодализм чорыннан калган чирдер... Халкының төрлелеге дә
минем теорияне раслый. Без укыганда, Шәле мәктәбендә алты йөз дә сиксән
бала иде. Арабызда: табак битле, кысык күзле, калын кара кашлы, шулай
ук, озынча яңаклы, җирән чәчле малайлар да; сөтсел чырайлы, зәңгәр күзле,
шулар арасында бит уртасында «мәхәббәт чокыры» уелып торган түгәрәк
йөзле, чем-кара күзле кызлар да бар иде. Бар иде чегәнгә охшаганы, балан
кагы төсендәгеләре дә... Кемнәр генә булмагандыр качаклар арасында?!. Куенга
кергәч, этник төркемнәр буталып бетә бит ул.
«Дуслык» дигән «Яңа план»да Илсөяр исемле кызны куып йөргәндә,
элеккеге карурманнан калган төпләргә абынып егылгалаганым булды... Авыл
карурманны кисеп зурайган.
Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е безнең Шәледәге вакыйгаларга таянып
язылмады микән, дигән шигем бар: карурман аланында гап-гади качкыннар
тормышы; үзара мөнәсәбәтләре; тел-диалект стиле; җырулары, вакыйгалары
К А М И Л К Ә Р И М О В
21
– нәкъ бүгенге Шәледәгечә! Тинчурин исемендәге театрның ел саен Шәле
авылына кайтып, театраль сезон ачып җибәрүе минем фикерне көчәйтә генә!
Явыз Иван гаскәрләре дә Шәлене үзенә берләштерә алмаган. Чукындырырга
дип килгән отрядны авыл капкасыннан кертмичә: «Үзегезне сөннәткә утыртабыз!»
– дип каршы алганнар. Нәтиҗәдә опричниклар юл читенә кара багана утыртып
киткәннәр – нәкъ кырыгынчы чакрымда. Татар авыллары Казан каласына 40
чакрымга якын килмәскә тиеш, дигән Указ безнең кара багананы исәпкә алып
чыгарылган. Шулай итеп, Шәле урыс һәм керәшен авыллары уртасында яшәп
калган. «Кара баганалы» дигән кушаматы бүгенгәчә ияреп килә... Утыз ел элек
таркалган күмәк хуҗалыкның да «Миллионер колхоз» дигән «кликуха»сы телдән
төшми. Бәхәскә хирыс каләмдәшләр: «Төньяк Кавказда да Шәле бистәсе бар!»
– дип минем авызны ябарга маташалар. Юк инде, агайне, Кавказ Шәлесендә дә
шәл бәйләп ятмыйлар! Анда да бик «шальной» халык яши!..
Шәхсән үземә килгәндә, нәсел агачының нык тармагында «Корыч»
кушаматын горур саклыйм. Мактанырга рөхсәт итегез, «кликухам» белән
горурланам мин. Корычның ничек чыныкканын да беләсез. Тимер организм
өчен бик кирәкле... Безнең нигездә, ни гомер узып, «корычларның» берсе дә
алмагач утыртмаган... Адәм абый белән Һава апаны искә төшерегез... Абыебыз,
апа кулыннан алма ашагач кына... Җир шарында халык котырып үрчи башлый.
Чөнки алмада тимер бар! Ә «корыч» нәселенә тимер ашауның кирәге юк... Ул
болай да шәп үрчегән... Әтинең салам түбә астында өч баласы... «Три пишем,
два в уме» дигәндәй, язмыш арифметикасы бар бит әле. Сугышка кадәр, ягъни
әнигә өйләнгәнче, әти ике тапкыр өйләнеп өлгергән булган: ике ел гына яшәп
калган беренче хатыны ураза гаетендә вафат була; икенче хатыны белән дүрт
ел яшәп өлгерә, анысы Корбан гаетендә үлеп китә. Әти: «Атна саен гает, гает
саен мәет, твою мать!» – дип елый торган булган. Алардан ике малай читкә
киткән... Минем үземнең калай түбә астында икәү, читтә үземнән унсигез
яшькә генә кече бер малаем һәм... исемсез хатлар җибәрерлек серләрем бар.
Организмда тимер-томырның күплегеннән килә бу... Безнең тавыкларның да
хәтта бер чуары ел саен бәрәңге алыр чак җиткәндә, буразна арасында качып
чыгарган бер оя чебиен ияртеп кайта торган иде... Үстереп тә өлгерә бит үзе...
Тимер тузанын кайдан гына чүпли торгандыр.
Ярый, яңадан унбиш яшемә кайтам...
Җәйге каникулның иң озын көннәре, таң алдыннан гына караңгы төшеп ала.
Клубка бик әкрен җыелалар. Мин генә ашыгам. Клуб мөдире бүлмәсендәге
көйсез пианиноны азаплап утырам. Исемсез бармак белән, сыңар куллап,
«Салкын чишмә» көен чүплим... Ишек ачылды. Кемдер керде. Игътибар
итмәдем. Ишек ябылды. Клавишларны санап көйне дәвам итәм: «Тау ас-тын-да
сал-кын чиш-мә»... Бөтенләй таныш булмаган кеше – кырык яшьләрдәге бер
ир мине дөрес итеп уйнарга өйрәтмәкче: «Көең матуррак чыксын дисәң, уң
кулың белән баскан ноталарны сул кулың белән икенче октавада кабатлап бар.»
Ишек ябылды. «Укытучым» юк булды.
Тагын ишек ачылды. Абзый яныма ук килеп басты, пианино тавышын
җиңәрлек итеп, сорауга охшаш тонда әйтә куйды:
«Монда минем родной братишкам бар, диделәр!»
«Бүлмәдә миннән башка кеше юк ич...»
«Мин Каримов Файзрахман Адгамович..»
«Мин Кәримов Камил Әдһәм улы!»
«Мин әтинең олы малае...»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
22
«Мин төпчек улы...»
Әгәр алдан сөйләшенгән, көтелгән очрашу булса, бәлкем, мин әни белән
киңәшеп, матур-матур сүзләр дә сайлап куйган булыр идем. Ә монда – 45 яшенә
җитеп, беренче тапкыр үзенең кан туганын, төпчек энекәшен эзләп тапкан
абыем алдында каушап калдым. Кул бирергә дә онытып торам, күрешмәкче
идем – ул мине кочаклап алды, маңгаема маңгаен терәп, бер мәлгә тынсыз
торды... Аннан тирән, бик тирән итеп сулыш алды да кисәк читкә борылды...
«Уф...» дигәнен генә ишетеп өлгердем...
Әти белән әнинең салам түбәле өй каршына басып төшкән фотосы бар. Ике
тәрәзә арасына җәймә тарттырып, авылның бердәнбер фотографы «Бабай»
Мөхәммәт каршына басканнар. (Мөхәммәт – колхозның баш инженеры. Яңа
техникага бик һәвәс кеше. Шәҗәрәсе буенча Г.Кариев исемендәге театрның баш
режиссёры Ренат Әюповның әтисе ягыннан дәү абыйсы). Фотога төшкәндә,
кеше үзенең иң затлы киемнәрен кия торгандыр. Әни бәби итәкле, озын җиңле
аксыл күлмәктән; чигүле күкрәкчә өстеннән киң канатлы көрән алъяпкыч
кигән; калын толымнарын яшермичә, кәшемир яулыгын калфаксыман
итеп бәйләгән... Әти солдат итегеннән; галифе чалбардан; җиңе кыскарган
гимнастёркадан; ул да минем кебек гел кепкадан йөрергә яраткан икән.
Әгәр... Әтинең күкрәгенә «Сугышчан дан ордены» һәм «Сугыштагы
батырлыгы өчен» медале тагылган гимнастёркасын Фәйзрахман абыйга
кидерсәңме?! Ул нәкъ шушы фотодагы әтиемә охшап калыр иде...
Фәйзрахман абыем Красноярск краеның Богучан районы, Невонки
бистәсендә яшәгән. ГЭС төзелешендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән...
Аның белән ике ел буе хат алыштым. Мәктәпне тәмамлауга минем янга
киләсең, Богучан районының комсомол комитетына эшкә урнаштырам дигән
иде. Ике ел үтмәде – хаты кинәт өзелде. Эш урынында авария булды, дигән
хәбәре килде. Ике кызы белән хатыны шунда яшәп калды... Фәйзрахман –
әтинең ураза гаетендә үлгән хатыныннан калган малай.
Абыйларым да, апам да, мин дә – салам түбәнең соңгы балалары...
Корбан гаетендә үлгән хатыны да әтигә Габдрахман исемле бер ятим
калдырып китә. Шулай итеп, әти белән язылышкан көнне, әнинең инде ике
зур малае була. Габдрахман абыем да ай үсәсен көн үсә, солдат яшенә җитә...
Армия хезмәтеннән соң, туп-туры Төмән өлкәсенең Ялутор бистәсенә урман
кисүчеләр артеленә китә. Шунда ук ашханәдә эшләүче Светлана исемле татар
кызына өйләнә, тиз арада бер малайлары туып өлгерә. (Сугыштан соңгы
елларда татар кызларына Светлана исеме кушу аңлатып булмаслык гадәткә
әверелә. Юлбашчы нәселен, аның балалары исемен мәңгеләштерүдер инде
бу.)
Габдрахман абыем хат язарга бик ялкау була, исәнлеген сиздереп, ике айга
бер хәбәре килсә дә, әни сөенгән инде. Әни әйтә: «Хат саен «менә күрерсез,
тимер юл вагонына төяп, эченә салам түбәле өегез сыярлык Себер бурасы
җибәрәм әле мин сезгә!» дип яза торган иде», – ди. – «Корыч» нәселе үҗәт,
уйлаганын чынга ашырмыйча туктамас, тәки сүзендә торган булыр иде», –
ди... Иде... Ләкин Светланасы белән җиде генә ел яшәп өлгерә... Делянкадан
аударган наратны тягач сөйрәгән чакта Габдрахман абыем ике агач арасына
кысыла... Ятимнән ятим туа, ятим белән дөнья тула...
Йөри-йөри «корыч» шомара, мәгәр шома корыч тиз күгәрә...
Бертуган абыем Шамил дә гомер буе юлда йөри... Казанның 2 нче номерлы
училищесын тәмамлап, су бораулаучы һөнәрен сайлый. «Ростов капкасы»ннан
К А М И Л К Ә Р И М О В
23
кереп китә дә Төньяк Кавказ итәгендә ун ел буе «шифалы су» бораулый.
Балачактан эчеп үскән туган як чишмәләре сагындырган, күрәсең. Хат ташучы
Маһикамал апа Нальчик шәһәреннән җибәрелгән акча кәгазен әнигә тапшырган
көнне, кояш баеганда, Шамил абыем үзе дә кайтып керә. Бөтенләйгә... Һәм
Татарстан буйлап каладан калага, саладан салага йөреп, су бораулаучы булып,
пенсиягә чыкканчы эшли... Шөкер, мин ошбу юлларны сырлаган көнне исән-
имин генә сиксән яшенә якынлашып килә... 150 яшькә җитсә дә, күпсенмәгез,
безнең нәселдә дә кемдер озын гомерле булырга тиештер бит!..
Балачакта өйгә ашарга да, йокларга гына кайтасың бит инде, көннең
калган өлеше гел урамда үтә. Әнинең: «Балалар, олы юлда уйнамагыз, юл
алып китәр!» – дигән сүзе гел дога булып ишетелә иде. Миңа шулай... Ә
Тәнзилә апам ишетмәгән. Без инде, ниһаять, салам түбәдән котылгач кына,
аны саман диварлы өйләрдән торган Караком чүленә алып киттеләр... Хәер,
вакыйгаларны ашыктырмыйм... Кеше әкрен үсә, тиз картая. Яшь арткан саен
язмыш тыгызлана... Сүз башында, ялан-тәпиләп, инеш читенә дип кенә баскан
идем... Ә ул инде Караком чүлен телеп ага торган Амудәрья суы булып чыкты...
Әйе, поэзия буйга үсә, ә проза аркылыга җәелә...
...Миңа бит әле 15 кенә яшь!
Борынгылар җыен вакытын шултиклем белеп сайлаганнар: печәнгә иртәрәк;
җиләк пешеп җитмәгән; бәрәңге төбенә өяр идең – сабагы кыска; техника
белән утынга керер идең – урман эче көпшәк, җир таптала... Гарифулла малае
мал-туарның исемлеген төзеп чиратка салган. Кемнең күпме түлисен хәл итә
торган берәмлек ул чират! Әйтик, 1 сыер – 1 чират; 2 кәҗә – үзе бер чират;
4 сарык – бер чират. Бозаулар, бәрән-бәтиләр саналмый. Безнең капкадан 2
сарык һәм 1 кәҗә чыгып китә... Җәй үткәнче, көтүче дә безгә бер генә тапкыр
кереп ашый... Әйе... Гарифулла малаеның чыбыркысы ерагайгач, авыл эчендә
көпә-көндез йокы тынлыгы урнаша. Эшсезлеккә күнекмәгән Шәле халкы кунак
җыю мәшәкатенә чума... Өйләнергә теләүчеләр уяна. Туй арты туй китә... Бу
бәйрәмнәр барысы да бергә кушылып, Сабантуйның куәтен арттыра, мәйдан
бәйгеләрендә җиңүләргә чиратлар ишәя.
Шушы яшемә җитеп, җыенга җиде-сигез тапкыр гына булса да чыкканмын
инде мин... Өлкән яшьтәге агай-апайлар, аркылы киртәгә сөялеп, черт-
черт көнбагыш ярыр өчен генә көтеп алганнармы соң бу бәйрәмне? Яшь
җилкенчәкнең гармун күргән саен туктый алмыйча биюләре дә сәер... Нигә
инде ул кашыкка пешкән йомырка гына салып йөгермиләр?.. Колга башындагы
күнитекне ел саен Афзал апа малае Миңнулла алып төшәсен беләләр бит
инде, сабынлы баганалар утыртып, бәйрәмгә килгән малай-шалайның майка-
ыштанын пычратмыйча гына күнитекне баштук Миңнуллага бүләк итеп
булмый микәнни?!. Кыскасы, башка елларны кулга тотуга, «эрим-эрим», дип
торган морожныйны ялап, бер шешә лимонад белән юып куйгач, җыенның
бөтен кызыгы бетә, мәйданның ислемайлы җиле куып тоталмаслык итеп,
өйгә таба йөгерәм... Быел әллә нишләдем... Кунак кызлар күп кайта икән бит
безгә! Аларның матурлыгын күрсәң!.. Кигән киемнәрен ни дип тә аңлата
алмыйм, һәрхәлдә, ак алъяпкычлы, озын җиңле, коңгырт мәктәп формасы түгел
инде. Мәйдан тирәли очынып йөри торган аллы-гөлле сабын куыклары, юк,
чыршы уенчыклары кебек, дисәм, үпкәләрләр... Һәрхәлдә салават күперенең
җиде төсе дә бар аларда. Үзләре ялгыз йөрмиләр, икәүләп тә, дүртәүләп. Ну,
без дә Рафаэль белән, ике кәҗә бер чират, кайсыларын гына куып китсәк тә,
гел бергә... Бер уңайдан өч кыз белән таныштым, өчесе дә... Илсөяр исемле
ИСЕМСЕЗ ХАТ
24
булып чыкты... Салкын чишмә авылыннан килгәне дә, күрше Күн авылыннан
Үлмәсгөл апаларга кунакка кайтканы да. Дүртенчесе... Үзебезнең авыл
кызы Гөлназ иде... Минем аны озын тәнәфесләрдә күргәнем бар инде, хәтта
«Отличниклар тактасы»нда фотосы да эленеп тора... Ә бүген танымадым,
бәйрәм бизәгенә әверелгән... Сабан туе да кыска булды, иртәнге 10да башланды,
көтү кайткач бетте... Кичке җыенга чыгудан файда юк, Гөлназның капкалары
эчтән бикләнә... Ул бит әле җиденчене генә тәмамлады...
Сабантуй «Мәдрәсә бакчасы» дигән аланда уза. Авыл уртасында булгач,
халык төрле якка төркем-төркем тарала. Мин дә үзебезнең Гөлназлы төркемгә
иярдем. Кызга бигүк якын килмәсәм дә, адымым нык, баш горур! Яңа өебезне
дә үтеп киттем. Инде алданрак атлаучылар миңа борылып-борылып карый, ә
арттагылар пышан-пышан фараз кыла... Сер бирмим, төркем таралып, соңгысы
булып Гөлназ калганчы барам да барам әле! Мин хәзер шифер түбәле малай!
Ниһаять, икәүдән икәү генә калабыз бугай! Гөлназның: «Әнә, мәктәпне
күрәсеңме?» – дигән гөрелдәвек тавышына ышанып, ул әйткән якка җан
ыргытып алдым. Тик берни аңышмыйча борылсам – үзебезнең Гөлназ, әнисен
күргән болан баласыдай ике-өч адым сикерүгә күздән югалып бара иде инде,
бизәкле капканың ачылып ябылганы гына ишетелеп калды. Яшел йөзле, ак
керфекле зур-зур өч тәрәзәсенә ут алып, бурасы киң такталар белән тышланган,
калай түбәле өй Гөлназны үзенә бикләп куйды бугай...
Бүген кояш бигрәкләр дә иртә баеды...
Мин кайтып кергәндә, әни өйдә юк иде. Кәҗә-сарыкларны япкан, каз
бәбкәләре тынычланган. Сыер савасы юк... Яңа өйгә күчкәннән бирле аңлый
алмыйм мин әнине. Салам түбә астында бер оя булып яшәдек, инде зур түбә
астында ялгызлыктан колагым чыңлый, ди. Беләм инде, Нәфисә апаларда «кич
утыра», алар безгә каршы як күрше, капкаларыбыз ачык чакта бер-беребезне
бик якын ишетәбез. Нәфисә апаның «Герой ана» дигән медале бар. Ире – теге
«Сыер күле» янына салынган тавык фермасында мөдир. Җиде балалы гаиләдә
әни нинди кызык табадыр? Утны яндырсам, чыгып җитә инде дә...
Бүген кызлар озатып йөрдем. Сабантуй көнне! Беренче тапкыр! Беренчесе
үк – Гөлназ. Беренче... Мактанасың килгәндә, яныңда кеше булмаса, кыен икән
ул. Ә Гөлназның мактанасы килмиме икән? Беләсе иде шуны. Корыч малаен
кызык иттем, көне буе Сабантуйда әлсерәгән килеш ял да иттермичә, кереп
качтым, дип аның да мактанасы киләдер әле.
Тирләп-пешеп уйланып утырган арада авырлык белән генә мөлдерәмә
тулган ай калыкты. Ул гүя минем тәрәзәмне эзләп тапты да: «Дәфтәреңнән
куш бит ертып ал да, хат яз!» дип пышылдады... Ялындырып торырга вакыт
юк. Ай яктысы башкалар тәрәзәсенә күчкәнче хат язарга утырдым. Беренче
юллары ук шигырь кебек килеп чыкты...
Сагынганда, кайда син, дип, нигә кайгыга калыйм, янымда син –
табигатьнең һәр фигылендә таныйм...
Отличник кыз хаталарын чүпләмәсен, дип, чистага күчереп яздым. Иртәгә
мин бу хатны Питрәчкә илтеп салам.
Икенче көнне үк без Рафаэль белән, сөт машинасына утырып, Питрәч
Сабан туена киттек. Бәйрәмгә Шәле халкын ташыр өчен колхоз дүрт машина
куя. Ләкин алар әле иртәнге сигезләрсез килеп басмый, ул чакта инде халык
та илаһи-уптым кузгала, анда «дүрт сарык бер чират» башлана. Машиналар
дүртәр рейс ясар, дигәннәрие, ләкин һәркем беренчеләренә утырырга тырыша,
бастырып төялгән утын кебек әле бер, әле икенче якка авышып барса да бара,
К А М И Л К Ә Р И М О В
25
иң мөһиме – алдан өлгерү. Ә кайткан чакта машиналар исереп бетә, күпчелек
җәяү кайтырга тырыша, берәүнең дә районда кунып калганы юк. Яулык
өстеннән ирләренең кепкасын киеп куйган апалар, нарат төбендә амбразура
каплап яткан агайларны уятып, сигез сәгать буе әрләшеп кайта булыр. «Бүтән
сиңа ышанып, район Сабан туена чыксаммы, Аллам сакласын! Урыс булганчы
лыкынмасаң суң. Әнә, синең ишеләр ат җигеп килә. Гармун уйнап кайта! Әйдә
инде, атла, кешедән яхшы түгел!» Шөкер, бу каһәрләр – «тукран тәүбәсе» генә,
икенче җыенга чаклы онытыла, юкса, Шәле белән Күн авылы килүдән туктар
иде дә, район үзәге бәйрәмсез калыр иде. И татар теле, зарланыр, әрләр өчен
бигрәкләр дә ягымлы тел инде син!..
Безнең Питрәчтә татар, урыс, керәшен өч өлешкә тигез санда. Иртән урын
өстендә артык иркәләнеп ятсаң, әнинең: «Тор, Иван, юын, укын, чукын!» –
дип үрти торган гадәте бар... Рафаэль белән без Военком бинасының ишек
яңагына эленгән почта әрҗәсе янына килеп басканда, Иваннар чукынырга да
өлгермәгәндер әле.
Ул көнне район Сабан туе булгандырмы, юкмы, хәтерләмим инде. Әмма дә
өйгә кайткан сәгатьтән үк хат ташучы Маһикамал апаның урамыбыздан үтеп
киткәнен сагалый башладым...
Гөлназдан хат юк та юк... Халык җиләккә ябырылды... Печәнгә төште.
Җавап һаман юк. Әллә военком каршындагы әрҗәдән алып, синең хатны берәр
призывникка җибәрделәр микән, ди Рафаэль. Хаталарын төзәтеп язганнан соң,
тегесен ташламаган идем әле, яңадан күчереп, шул ук хатны тагын җибәрдем.
Барыбер җавап килмәде... Көн дә кич клуб тирәсеннән эзлим үзен... Гөлназны
чыгармыйлар, күрәсең, чөнки егет сөярдәй Сәрия апасы бар...
Аптырагач, ул хатның күчермәсен Күн авылы Илсөяренә дә, Салкын
чишмәнекенә дә җибәрдем. Җаваплары бик тиз килде... Эшли бит почта!
Күрше авыл кызлары минем шигырьне мактаганнар да хәтта... Без бәләкәй
чакта бүгенге кебек бөтен кеше дә шигырь язмый иде шул...
Язарыңа сәбәп булыр, дипме, Ходай җәйге каникулда кунак кызларны
безнең авылга кайтара торды, танышкан берсе белән хат алышам. Әлфия,
Сәрия, Рәмзия, Алмазияләргә җибәрә торгач, теге шигырь дүрт куплетка җитте.
Ә күңелем белән һаман да Гөлназдан җавап көттем.
***
Сигезьеллык белемгә сөенеп, ярты халык колхоз эшенә киткән иде.
Ләкин күрше авыллардан җыелган интернат укучылары килеп кушылгач,
классыбызда тагын буш урыннар калмады.
Борысны борыска ялгап салынган ике катлы агач мәктәп исемә төшкән саен
сискәнеп куям. Ничекләр итеп күтәрде икән ул безне – 600 баланы?!. Бөтен мәктәп
халкы белән линейкага тезелеп баскан коридор идәненең өрлеге – аскы катның
матчасы – баш-башларыннан черемичә, кырык ел буе ничек сакланган соң ул?
Аскы катта 200 кешелек Пионер бүлмәсе, озын урындыкларын сәхнәгә күчереп
торсаң – спортзал! Өстә китапханә һәм буфет, һәр класс саен утын ягып җылыта
торган «көймә» мич... Физика һәм химия кабинетлары. Укулар ике сменалы
булса да, җыелышлар, тантаналы кичәләр бергә үткәрелә торган иде. Түбәсеннән
су үтмәде, туфраксадан балчык коелмады, кайсы тарафтан иссә дә, җил-буран
кермәде. Кырык ел буе басыла торгач, мүкләре чәерләнеп, борысларның эргәсе
эргәгә ябышкандыр да ике катлы дивары монолитка әйләнгәндер.
Шәле агаларын «шабашниклар» дип күпме генә үртәсәләр дә, чынлап
ИСЕМСЕЗ ХАТ
26
та, кулына балта тота белмәгән ир заты юк бездә. Әлеге мәктәпне үзебезнең
балта осталары күтәргән. Ул ЮНЕСКОда теркәлеп, архитектура истәлеге
булып сакланырга лаек иде. Ундүрт яшеннән Габдулла Тукайга гашыйк
булган Зәйтүнә шушы мәктәптә мөгаллимлек иткән. Ул сөекле шагыйрьнең
шигырьләрен укыган чакта бәләкәй Атилла (Расих), Шәле балалары
арасында утырып, әнисен тыңларга яраткан. Ике катлы агач мәктәпнең
пионер бүлмәсендә композитор Заһид Хәбибуллин, скрипкада уйнап, Сара
Садыйкованы җырлаткан. Шушы бәләкәй генә сәхнәдә олуг язучыларыбыз
Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннур, Зәки
Нури, Илдар Юзеев, Мәхмүт Хөсәен, Гариф Ахуновлар чыгыш ясаган. Һәм
бу исемлекне әле бик озаклап дәвам итеп булыр иде...
Мәктәпләрдә – өй язмышы...
Мин укып бетергән елның көзендә үк балалар яңа таш мәктәпкә күчте.
Сигез ел буе түбә күрмичә өелеп тора иде, бер җәй эчендә өлгерттеләр үзен.
Иске мәктәпне, күз алдында сүтеп, утынга өләштеләр. Мичләрен бульдозер
белән җимереп, нигезләрен җир белән тигезләделәр. Халык күп җыелды.
Тамаша күрер өчен түгел, саубуллашыр өчен. Ни дисәң дә, үз дәверендә
авылның өч мең кешесен укырга-язарга өйрәткән, чын Совет кешесе итеп
тәрбияләгән, үстергән өй бит ул!..
Җимерү турындагы Актка кул куяр өчен чакыртылган РОНО комиссиясе
һәм янгын сүндерүчеләр, Муса Җәлил әйтмешли, «читтән көлеп карап
тордылар...» Алар өчен бу күренеш – искелек калдыгыннан котылу үрнәге
генә иде.
Без ике катлы агач мәктәпнең соңгы укучылары...
Һәр елның февраль башында студентларның зачёт-имтиханнардан соң,
кышкы каникуллары башлангач, «Мәктәп карлыгачлары» белән очрашу кичәләре
була торган иде. Үзең утырган парта арасына кереп, сөекле укытучы апаларың
белән ачык дәрес үткәрү – бәйрәмнең күздән яшь китерердәй дулкынландыргыч
һәм үтә дә моңсу минутлары була торган иде... Безнең парталарны эзләп
табарлык түгел инде. Яңа мәктәпнең җиһазлары да яңартылган. Һәр биш ел
саен күрешербез, дигән вәгъдәләребез «карлыгач» оялары белән утынга китте.
Биш ел да үтте, ун... егерме... утыз... Күпме санасаң да, классташларыбызның
күрешә алганы юк. Яңа мәктәпнекеләр күрешеп торалар үзе...
1984 елның маенда, Язучылар оешмасы машинасы белән Арчага кайттык.
С.Хәкин, Г.Ахунов, М.Мәһдиев һәм мин. Гариф абыйның председатель чагы.
Берәр атнадан Язучылар съезды булырга тиеш, җитәкчелектә үзгәрешләр
көтелә... Сагышлы сәяхәт иде бу. Башта Өчилегә, аннан Күлле Кимегә, кайтыр
якта Гөберчәккә кереп, җирсүне басарбыз дип баралар... Ләкин Өчиле дигән
тукталышта бернинди дә авыл юк иде. Гариф Ахунов машинадан төшү белән:
«Менә, менә безнең өй урыны шушы инде. Монда капка баганасының төбе,
әнә тегендә баз чокыры, менә, менә бу төштә нигез эзе...» дип, алабуталы
кычыткан арасында шагыйранә такмаклый башлады... Ул көнне алар никтер
Күлле Кимегә дә, Гөберчәккә дә кереп тормадылар. Гариф абыйның сагышы
барыбызга да җитте... Һәм мин дә бу сагышны уртаклашу йөзеннән юл буе
үзебезнең агач мәктәп нигезен күзаллап бардым.
1965 елның 1 нче сентябрендә Кыңгырау бәйрәмен мәктәп коридорында
гына үткәрделәр. Яшене яшьнәмәсә дә, авыл өстенә килеп эленгән болытларның
яңгыры күренеп тора иде инде.
Ике катлы агач мәктәпнең өске коридорында... 600 бала линейкага
К А М И Л К Ә Р И М О В
27
тезелгән(!). Шуңа өстәп, әле мин белгәннәре генә дә – егермеләп укытучы!
Алгы сафка орынмаска тырышып кына, мәктәп директоры Наил Зиннәт улы
Нуруллин (язучы һәм әдәбият галиме, профессор Ибраһим Нуруллинның
бертуган абыйсы) арлы-бирле йөренә. Ниндидер бик җитди сүз әйтергә
тели, ә үзе, линейканың өч-дүрт җирендә тукталып, «Исәнмесез?!» дип баш
селки дә, безне завучка калдырып, кабинетына кереп китә. Сигез ел укып,
директорның ул «җитди сүзен» тәки ишетмәдем. Наил «Зиннәтеч»: тәбәнәк
һәм базык гәүдәле; сакал-мыек үстермәде; чәчен ике куллап, артка сыпырырга
гадәтләнгән иде; адымнары вак-вак, ләкин акрын йөри; сигез ел эчендә
ялгышып кына да елмайганын күрмәдем. Бу «иске» директорның Казанга
күчеп китәр алдыннан соңгы линейкасы булган.
Линейка дигәне без аягүрә үткәрелгән зур җыелышка охшап калды. Мәктәп
безне сагынып көткән, җәй буе яңалыклар күпләп җыелган. Укытучылар
сөйләргә атлыгып тора... Исемлектәгеләр чыгыш ясап бетерде дигәндә генә,
колхоз председателе Фәйзи абый сүз алды. »...Исәнмесез, пнимаете так,
тырышып укыгыз, вузларга кереп Шәле данын күтәрегез, пнимаете так.
Укырга керә алмаганнар – колхозга пожалысты, эш җитәрлек, пнимаете так!
Ну, сез хәзер булышчылар, көл җыюны, кош тизәге китерүне һәм дә гараждан
чәлдермичә генә, пнимаете так, тимер-томыр җыюны киметмәгез! Сентябрьнең
унбишләреннән колхоз кырына бәрәңге алырга чыгарсыз, өзелгән дәресләрне
куып җитәрсез. Пнимаете так, сау булыгыз!»
Ниһаять, «Белем бәйрәме» тәмам! «Ур-ра!» кычкырып, озын тәнәфескә
таралыштык. Теге болытлар безнең хәлне тәрәзәдән күреп алганнардыр,
яңгырларын бушатмыйча гына Бимә урманына авышканнар. Без югында
мәктәп ишегалдында туфли күмелерлек чирәм үскән. Урамга чыгуга өч
төркем хасил булды: вожатый октябрятлар белән «Гөлбану» уенын башлап
җибәрде, пионерлар – спорт мәйданында таган атына, комсомол значогы
таккан төркем, председательгә охшатырга тырышып, Фәйзи абый чыгышы
буенча фикер алышабыз. Яшь комсомол буларак, Гөлназ төркем читендә
калган. Рафаэль белән киңәшләшеп тормадым, әҗәтен сорап килгән әрсездәй,
туп-туры эндәштем:
– Ник минем хатыма җавап язмадың? Җәй буе көттем! – дидем. Ә ул, сынын
горур тотып, иңбашы аша гына җавап бирде.
– Мәктәп бакчасына су сибәргә килгәч, синең хатны Мөхәммәт абыйга
күрсәттем. Ул миңа, шигырь яза торган кешедән ераграк йөр, сеңлем, диде...
Һәм Гөлназ, минем сиңа бурычым юк дигәндәй, кисәк борылды да,
кырыслыгына масаеп, пионерлар төркеменә кушылды...
Менә шундый гап-гади арифметика – үзебезнең Гөлназны язып куям, ике
Илсөяр хәтердә генә кала.
Абый дигәнебез – Мөхәммәт Садыйков. Күн авылыннан килеп, Шәледә
укыган, пединститутны бетергәч, тагын тарих укытучысы булып эшкә кайткан.
Шигырьләре район газетасында еш басыла. Киләсе елга Казанда «Беренче
карлыгачлар» исеме белән китабы чыгарга тиеш, диделәр. «Карга карганың
күзен чукымый» дигән әйтем шагыйрьләргә кагылмый, күрәсең. Әгәр хатны
шигырь белән башламасам, бәлкем, Гөлназ аны, шагыйрь абыйга күрсәтеп
тормыйча, ертып кына аткан булыр иде. Юк шул инде, кызларга хат язганда, мин
үземне бөек шагыйрь кебек хис итәм: соклансыннар миңа, тел шартлатсыннар!
Күпме китап укыдым, Һинд киноларының берсен дә калдырмыйм, беләм –
гашыйк кешеләр гел шагыйрьләрчә сөйләшә, димәк, шигърият мәхәббәттән
ИСЕМСЕЗ ХАТ
28
яралган. Ләкин, исемнәр күбәйгән саен, хатлар калыная бара һәм шигырь
туып өлгерми, бөлгенлеккә төшә. Мин инде хикәяләүгә күчәм... Тау Илендәге
Наилә, Иске Йорт кызы Миңзифа, Чыныкныкы Гөлнәфидә, Йорткүл кызы
Мәдинәләрнең берсе дә минем хатларны ертып атмагандыр...
Әле уч төбенә сыярлык итеп кенә, муенымдагы «шрам»ны күләгәдәрәк
калдырыбрак төшерелгән фотомны да җибәреп өлгерәм. Көнчыгыш
Казакъстанның Шемонайха бистәсендә 9 нчы класс укучысы Камалова Нәзифә
яши. Ул Яңа 1966 ел белән котлап җибәргән открыткасына: «Зур язучы булгач,
син мине онытырсың әле...» дигән... Ялгызлык ул колагыңны чыңлатырлык
тынлык белән газаплый. Хат – ул юаныч, хат – ул дус! Хат алышу – озак
көттергән җаваплар белән кара-каршы сөйләшү. Һәм мин бары тик минем
өчен генә үскән бердәнбер кыз баланы матур әдәбият белән эзлим.
Нәзифә... Казакъстан...
Үзе уйлап чыгарган әкияткә үзе ышанган кеше бер Хуҗа Насретдин гынамы?..
2017 елның май аенда Казакъстанның Төркестан шәһәреннән көтелмәгәнчәрәк,
шул ук вакытта минем өчен бераз серлерәк, димме, хәбәр килде.
11-13 нче числода, төрки-дөнья язучыларының һәм шагыйрьләренең китап
күргәзмәсе оештырылачак икән. Шунда катнашу өчен ризалыгымны сорыйлар,
билетларны алдан ук алып куясылар, бөтен чыгымнарны Чимкент (Шымкент)
өлкәсенең хакимияте күтәрә, диләр. Шундук сөйләшү өзелде, ерак ара шул,
роуминг хәлсездер, дияргә мөмкинлек бар...
Әйе, көтелмәгәнрәк һәм серлерәк хәбәр бу... Рашат Низамиев әйтмешли:
беренчедән, иҗат даирәсендә чит ил чакыруларын минутында ук кулга
төшерә торган даими делегация бар – чыгымнарны Антарктида күтәрә
калса, алар пингвиннар каршында да чыгыш ясарга риза; икенчедән, күрше
республикалардан сәфәр кылып кайтканда, ялыктыргыч юлны мавыктыргыч
итәр өчен телефон аша тавышларын үзгәртеп, кызык ясарга һәвәс дусларыбыз
бар (мин бит артистлар арасында язучы, ә язучылар арасында артист булырга
яратам, шуңа күрә дә рәхәтләнәләр үртәп); өченчедән, «Гадиләгә өч авылдан
өч яучы килгән, өчесенә дә риза дигән!»... Чакырган җиргә бармый калсаң,
гадәттә, бүтән чакырмыйлар. Мин йөремсәк кеше, чакырулары чынлап булса,
әлбәттә, барам... Алай гына да түгел, күңел әле һаман сергә мохтаҗ... Бу
чакыруны Нәзифә оештырмаганмы? Аның адресын миңа тыкрык аша күршебез
Муса абый биргән иде, бертуган сеңлесе, ягъни Нәзифәнең булачак әнисе,
комсомол путёвкасы белән Чирәм җир күтәрергә дип чыгып киткән дә шунда
бер казакъ егетенә кияүгә чыгып калган...
Чимкент аэропортына килеп төшкән минуттан өч көн буе як-ягыма
карандым... Менә хәзер, кинәт кенә минем яшьләрдәге кара тутлы, табак
битле, үткен күзле бер ханым каршыма килеп баса да, бу сезнеке түгелме, дип,
крокодил тиреле букча кесәсеннән минем кәртечкәмне чыгара... Әйе шул, мин
бу. И-и, бигрәкләр дә бала-чага булганмын инде, дип, әйтермен инде. Шуннан
соң ул балаларын саный башлар, ә инде оныкларын саный башлагач, Нәзифә
ханым, зинһар гафу итегез, безне «Ханәкә» китапханәсендә делегация көтә,
Ходай кушса, күрешербез әле, диярмен дә, «әле дә ярый моңа өйләнмәгәнмен»,
дигән сөенеч белән, кунаклар арасында югалырмын... Әйе!
Йөземгә буе җитмәгәч, төлке дә әйткән, пешмәгән әле бу, дип. Сөяксез
тел тик торганда, уй дигәнең кылтайган була. Өч көн буе, хәтта кайтыр якта
самолётка кереп утыргач та, як-ягыма карандым, каләмем түгел, калебем
маҗара эзли. Ә маҗара эзләгән кеше – ул күпне күргән көмеш көзге кебек,
К А М И Л К Ә Р И М О В
29
тузан кунмасын өчен аңа гел яңа шәүлә кирәк... Нәзифә белән икебез ике якта
яшәсәк тә, мәктәпне бер үк елда тәмамладык инде. Институтка керә алмагач,
эш эзләп йөргән арада мин аның соңгы хатына тиз генә җавап яза алмадым.
Шуның белән ара өзелде. Әлбәттә, үсмер чакта язган хатларның вәгъдәсе юк.
Ләкин Нәзифә, йотылып калган җавап, әманәткә әверелсә, ярты гасыр үткәч,
агач курчакларга яшеренеп, исемсез хат рәвешендә килеп җитәргә мөмкиндер
бит? Бик мөмкин...
Бүгенге көнгә чаклы, мин, алты тапкыр эш урынымны алыштырдым (әле
хезмәт кенәгәсенә язылмаганнарын да кушып санасаң, дистәдән артып китә);
даими яшәү урыны эзләп, адресымны җиде кат үзгәрткәнмен: су бораулап;
филармония лекторийлары буенча авыл эшчәннәре белән очрашулар
үткәреп; күренекле җырчылар һәм дә язучылар төркеменә ияреп, Идел буе
республикаларында, Мәскәүдә, Ленинградта, Төмәндә, Көнбатыш Себер
шәһәрләрендә чыгыш ясауларны барлап чыксаң... мине кайсы гына хат
ташучы эзләп таба алсын соң?! Радиоэлектроника казанышлары, интернет
челтәрләре, сайтлар, ватсаплар белән эзләп табарлар иде, кирәгең юктыр, дип,
авызымны ябарга ашыкмагыз. Мин – физика, химия, биология һәм геометрия
дәресләренең «ударнигы», кибетләрдән детальләр эзләп, радиоалгычлар
җыйган, 1983 елда Аккош күленә барып, Гомәр ага Бәшировның «Сиваш»
китабы чаклы гына экранлы ватык телевизорын төзәтеп кайткан һәвәскәр –
металл чыбык буйлап секундка 300 мең километр тизлек белән йөри торган
бәйсез электроннарның, көне-төне кешенең җанын-тәнен-аңын үтәли чыга
торган экран нурланышларының ни икәнен яхшы беләм... Шуңа күрә дә
гап-гади кесә телефоны гына йөртәм. Миңа бүген «Нихәл? Эшлисеңме әле?
Авылга кайтасыңмы? Телевизордан күрдек... Мин әле бу...» дигән СМСлар да
җитеп тора. Исемеңне яшереп, кача-поса язып, почталарга барып, ят адреслар
белән тутырып мәшәкатьләнгәнче, кесә телефоныннан бер авыр сулавың да
җитә ләбаса...
Казакъстанга китап күргәзмәсенә чакыруларының сере соңыннан
ачыкланды. Төркестаннан туп-туры «Татар-информ» агентлыгына чыкканнар.
Шартлары бик гади үзе – һәр илдән, һәр җөмһүрияттән бер генә язучы катнаша
ала, исеме, иҗаты һәм яңа чыккан китабы игътибарга лаек булырга тиеш... Ә
«Татар-информ»да кечкенәдән үк татар әдәбиятын – поэзиясен һәм прозасын
җентекләп укып, вакытында туры фикерен әйтә белә торган талантлы шәхес
бар, ул – Рузилә Мөхәммәтова, ике уйлап тормый, минем исемне атый.
Мактанырга рөхсәт итегез, мин ул күргәзмәдә «Игезәкләр йолдызлыгы» һәм
«Карурманда кара песи» китаплары белән катнаштым. Илле кешелек делегация
минем витринаны үтеп киткәч, Башкортстан язучысы, Салават Юлаев премиясе
лауреаты Ринат Камалов белән Азәрбайҗанның күренекле балалар шагыйре,
профессор Заһид Хәлил кире килеп, минем китапларны актардылар...
– Да, Татарстан китап чыгара белә, – диде Заһид әфәнде һәм күргәзмәгә
куелган 300 данә тиражлы юка тышлы «Ак ләкләкләр» китабын култамга
белән миңа бүләк итте (Баку. 2016).
Ринат Камаловның фамилиясе, нәүмиз күңелемә, самолётта килгәндә үк
бик ягымлы булып ишетелгән иде дә, иркенләп аралаша торгач, аңладым –
казакъ кызы Нәзифә Камалова белән аның бернинди дә туганлыгы юк икән...
Кеше исемнәре дә тиктомалдан гына кушылмый. Ә шәһәр-авылларның
исеме җисеменнән чыга. Ташкент белән Шымкент (Чимкент) арасы Казан
– Арча арасы чаклы гына икән. Ташкент – таш кала, ә Шымкент яшел кала
ИСЕМСЕЗ ХАТ
30
дигән мәгънәдә икән. Китап күргәзмәсенә җыйналган кунакларның соңгы
көне аэропортлы Шымкент шәһәренә сәяхәт ясап үтте. Казакъстан илнең
үзәген дә, чит-читен дә төзекләндергән. Төркестаннан Шымкентка кайтканда,
спидометр 140 ка җиткәч, кунакларның аягы тормоз эзли башлаган иде инде.
Ләкин олы юл аэродром мәйданы кебек тигез һәм нык булгач, тизлеккә тиз
ияләшәсең. Аларда да 110нан арттырмаска дигән катгый кагыйдә бар. Тик
шофёрлар үзләренчә яши – 120 чакрымлы юлда һичнинди ГАИ посты юк.
Өч көн эчендә, үзебезнең Тольятти заводында эшләнгән бер генә машина да
очрамады. Бөтенесе «Шкода», «Фольксваген», «Уз Дэу» кебек машиналар...
Әллә соң безнең юллардагы агрессия, дорфалык һәм тәртип бозулар Россия
автопромы белән таралды микән?!. Шәһәр эчендә, гомумән, тәртип, дүрт-
биш чатлы тыкрыкларда светофорга буйсыну, күрше машиналарны хөрмәт
итү, әдәплелек нык сизелә. Казаннан килгән кеше өчен Шымкент урамнары
инструкторлар күзәткәндә, имтихан тапшырып йөрүче өйрәнчек шофёрларны
хәтерләтә: комачауламаска, ашыкмаска, узмаска, кычкыртмаска, сүгенмәскә,
иң мөһиме – тәртип сакларга тырышу сизелә.
Яшел кала дисәләр дә, урман юк инде монда, һәр өй җимеш бакчасында.
Шәһәр эчендә аккан суы якын килгәч кенә күренә торган бердәнбер тирән эчле
ерганак бар. Тирә-якта борынгылар утыртып калдырган пальмалар. Ерганак
яры буйлап сузылган таш тротуарда кеше өзелми. Дымлы, җиләс һәм тансык
һава Шымкентның җилкуарларын үзенә тартып тора. Никахтан соң фотога
төшү, туган көннәрне шушында үткәрү йолага әверелгән, кафеларында ике-
өч төрле кымыздан гайре, каты эчемлекләр күренми, хәер, теләгән кешегә
әлеге «Дендрарий»дан чыккач, кибетләрдә хөррият үзе. Күпчелек халык
читтән килгән, ике телдә аралашу нык сизелә. Ирләре шаһзадә түгел, ярый
инде шунда. Ә кызлары! Затлы нәселдән урлап кайтып үрчеткәннәр, диярсең!
Ялганлар хәлем юк, җиләк-җимеш диетасында утыралармы – симезләрен
күрмәдем. Буйга – миннән бераз калкураклар, сыннары биюченекедәй төз.
Чик сызыгына якын булгангамы, казакъ этносы бу тирәдә үзенең шоколадтай
чыраен югалткан, түгәрәк йөзләрендә сөт яктысы, шешмә кабаклы булмасалар
да, күзләре кысык, шуңадырмы, Шымкент кызлары гел елмаеп, йокымсырап
йөриләрдер кебек. Ышанмасагыз, профессор Хатыйп Миңнегуловтан сорагыз,
ул үзенә тормыш иптәшен шул яктан сайлап алып кайткан.
Көн эчендә без шәһәрнең биш китапханәсен йөреп чыктык. Ә хакимият
бинасы белән янәшәдә яңа гына салынган Китап сараена (Үзәк китапханә
дип кенә әйтергә телем әйләнми) безнең күргәзмә әсбапларны, шул исәптән,
минекеләрне дә, фондка күчереп өлгергәннәр иде инде.
Күгәрченнәрнең җиләк-җимешкә исләре китми, шәһәр эчендә аларны
бөтенләй күрмәдем. Ә карлыгачларга җылы якта ризык җитәрлек.
Карлыгачлар, кешеләрдән курку хисен югалтып, тәмам әрсезләнгәннәр.
Алар супермаркетларның ишек өстенә үк оялаганнар; тукталышлардагы
баганаларның тишеген табып, бетон куышлыкта гаилә корырга өйрәнгәннәр.
Шәһәр читендә бодай үстерерлек, куна тактасыдай тип-тигез җирләр күкрәп
ята. Климат аермасына карамастан, уҗымнар Шәле кырларындагыча гына.
Иген өстенә чит ил болытлары очып кергәли – сурәтләре дә нәкъ бездәгечә
ләкин тургайлары гына юк...
Ерак сәфәрдән кайткач, күчтәнәч өметләнерләр дип, портфельгә «Кazakctan»
дигән биш-алты шоколад салдык, калганы үзебезнең кибетләрдә дә шыгрым
тулы.
К А М И Л К Ә Р И М О В
31
Сагынуыбызны сизенгән шикелле, билгеләнгән вакыттан бер минутка да
соңармыйча, аэробус безне тургайлы болытлар тарафына алып менеп китте.
Нәзифәле Казакъстан ак болытлар эчендә калды...
Абау, мәхәббәтсез!
«Синең аркада гына харап булды апаң! Гөнаһ шомлыгы, каян өйрәндең
шул хат язышу уенын?! Армиядәге абыеңа бер-ике җөмлә генә булса да язып
сал инде, улым, дип ялынган чакларда вакытың юк синең, әллә кайдагы
үзбәк малаена апаң исеменнән мәхәббәт хатлары алышып торырга бер дә
иренмәдең...»
Әнидән мин бу зарны хәзер еш ишетә башладым. Кайсыбер көннәрдә ул
аны икешәр-өчәр тапкыр кабатлый: сүзен сүзгә туры китереп, ятлагандай итеп,
күңел рәнҗешенә охшатып. Бөтен гаепне апаның үзенә сылтап, акланырга
тырышам, ә ул мине ишетми дә!.. «Синең аркада гына харап булды...»
Авылда без рус телен татарча укыдык. Апаның Союздаш республика
егетләренә язарлык грамотасы юк. Ә минем писарьлык тәҗрибәм зур, ни дисәң
дә, Питрәчнең марҗа кызлары белән хат алышып торам. Күршедәге Фатыйма
әбинең төрмәдә утырган кызына да посылка адресларын мин тутырам.
Фатыйма «Ком сәгате» романындагы Юаш Нотфулланың кари әнисе.
Герой-ана Нәфисәсе үлгәч, Нотфулла, яшь сазамыкка өйләнеп, җиде баласын
җитәкләп, Оренбург далаларына Чирәм җир күтәрергә чыгып китте. Фатыйма
әби, дини китапларны иске телдә җиңел укыса да, кириллицаны өйрәнә
алмады. Өй эчендә совет телендә язарлык кешесе дә юк. Хәзер мин булам
аның елъязмачысы. Чирәм җирнең миңа да бер кишәрлеге калган иде. 1968
елның көзендә барып, сөреп кайттым. Ә Нотфулла шунда төпләнеп калды.
Җиде баласы җиде якка чәчелде...
«А/Я – УЭ. 148/3 а» дигән сәяси сернең ни икәнен мин генә беләм – Пановка
авылындагы хатын-кызлар төрмәсе ул! «Идел» альманахына тапшырылган
«Кыңгыр эш» дигән повестемны укып чыккач, ул вакыттагы җаваплы мөхәррир
Хәкимҗан ага Халиков, исемдә калырлык итеп әйткән иде:
«Энем, бүтән кабатларлык итмә, Советлар Союзында хатын-кыз төрмәләре
юк!»
«Ничек булмасын?! Ленино-Кокушкино музееннан сигез генә чакрымда
бар. Мин анда ике ай саен посылка җибәрәм... Күрше әбинең олы кызына, ун
көн саен бер хат, адресы да повестьта төгәл язылган.»
«Мин әйткәч, юк инде, димәк!»
Хәкимҗан ага минем икеләнеп калуымны сизде булса кирәк, төшенерлек
итеп аңлатырга кереште:
«Юк, дияргә кушылгач, юк!»
«Күрәләтә ялганлап язу килеп чыга түгелме?»
«Коммунизм төзи торган илдә җинаятьче хатыннар була алмый, син аларны
саф кызлар, үрнәк аналар итеп сурәтлә...»
«Кыңгыр эш» Хәкимҗан Халиков кушканча басылып чыкты. Ләкин юраган
юш килер, дигән фал бар бит әле... Миңа шул «үрнәк аналарны» үз күзләрем
белән күрергә туры килде.
Иреге чикләнгән җилкенчәкләр өчен хат алышудан да ләззәтлерәк ни булсын
тагын! Моны мин СССР вакытында казарма тормышына мәҗбүриләнгән
солдатларны да күздә тотып әйтәм.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
32
Апамның адресын авылдашыбыз Хатип биргән һәм үзбәк егете исеменнән
хатны да русчалатып Хатип үзе язып торган. Ныклап уйлап карасаң, өч ел буена
Хатип белән без икәү хат алышкан кебек килеп чыга. Нәрсәләр язганымны
хәтерләмим, ләкин апам, клубка чыгуын сирәгәйтеп, авыл егетләрен үзеннән
биздереп бетерде. Ә инде дембельдән соң, үзбәк егете Хатипка ияреп, Шәлегә
кунакка кайтып төшкәч, аның беренче хәбәрен хәтерлим: «Алай ук кысык
күзле түгел ул, гел татарга охшаган!»
Кунак егете Хатипларда атналап ятмагандыр, печән өсте иде. Авыл
советында язылышып та кайттылар. Шул көнне үк апам колхозның гектар
ярымлы бәрәңге сутыеннан, кукуруз арасыннан чүп үләне йолкып кышлык
печән әзерләүдән һәм карлы-буранлы ятимлектән котылып, җылы бакчалары
җиләк-җимешкә күмелгән, мамыклы Үзбәкстанга китеп барды.
Ташкент юлы Шәленең Сабантуй аланы читендә генә икән ул!..
Әни йөрәген тотып, урын өстенә ауды...
«Никах укыттык, туй үткәрдек. Монда туйлар кызык икән: ирләр бер якта,
хатыннар икенче якта аерым утыра. Урамда исереп йөрүчеләр күренми. Монда
бала-чагадан да күбрәк нәрсә юк. Җимеш бакчабыз зур, Шават каналыннан
су сибәбез...» – дигәнрәк бер хаты килгән иде. Шуннан хәбәре өзелде. Әни
авылның Чишмә башы дигән «Матбугат үзәгеннән» чиләк-көянтәләп шомлы
хәбәр ташый. Имеш, ул якта кыз ягына калым түләрлек булмаганнар гына
читтән өйләнә икән... Имеш, анда хатыннарны бикләп тоталар икән... Өйләре
– балчык, өстәлләре – идән икән...
Өч ай буе бүтән хат-хәбәре килмәгәч, әнинең «Апаң синең аркада гына
харап булды» – дигән сүзенә тагын бер җөмлә өстәлде: «Бар да алып кайт
апаңны, чиләнеп ятмасын анда, мин аны коллыкта яшәсен өчен үстермәдем!»
Караком чүленә барып җитәр өчен акча әмәлләргә кирәк әле башта.
Колхозның әнигә түләрлек акчасы юк, тиз генә кала базарына илтеп килер
идең, яңа бәрәңге дә өлгермәгән, ә искесе – бөрешкән...
Ул өч айда гына да мин инде өч эш алыштырдым.
Безнең миллионер колхозда терлек асты җыештыручылар, көтүчеләр, бозау
караучылар, сыер савучылар һәрвакытта да кадер-хөрмәттә булды, елның
теләсә кайсы фасылында кил – буш урын бар. Көрәк, сәнәк, чиләген дә колхоз
бушлай бирә, чыбыркыны гына үзеңә ишәсе... Вә ләкин урта мәктәпне уңышлы
гына тәмамлаган егет фермада сәнәк күтәреп йөрсә... ояты кемгә – әлбәттә,
сине ун ел буе укыткан укытучыларыңа! Болай да инде Корыч малаеның
башта университетка, аннары консерваториягә керә алмыйча кайтуына
укытучыларның һәркайсы үзен гаепле саный. Кызыл бәйрәмнәрдә трибунага
чыгып нотык сөйләгәндә, мәктәп директорының беренче сүзе нәкъ менә
институтка укырга керә алган «карлыгачларны» санаудан башлана...
Минем ише «чәүкәләр» елдан-ел арта торып, «ЛАЗ» автобусы шыплап
тулырлык җыелганбыз. Төяделәр дә алып киттеләр «16 нчы» завод дигәннәренә.
Эш көнебез бик кызык үтте, беренче көн булгангадыр инде... Колхозыбызның
бөтен техникасы сыярлык биек түшәмле, тимер идәнле цехта тормыш гөрли.
Тагын ике автобус төялеп килсәк тә, сыя идек әле. Шәһәр эшчеләре бик өнәми,
ахрысы, бу цехны. Юкса эше дә әллә ни катлаулы түгел: мактанчык агайларның
баш бармагы хәтлек чарны уч төбеңә кысып тотасың, аңа каеш эчәге сыман
шланг тоташкан, тыгыз һаваны ачып җибәрүгә ул (аны никтер фортунка
дип атыйлар иде) шундый зур тизлектә әйләнә ки, хәтта сызгыра башлый.
Икенче кулыңда күгәрми торган корычтан коелган ит турагыч формасы. Вәт
К А М И Л К Ә Р И М О В
2. «К. У.» №9 33
эчен-тышын шомартасың шуның! Кытыршы урыннары калса, ОТК кире
бора... Очкын очырабыз – бөтен цех көйгән тимер исе белән тулды. 1967 елга
багышлап, сигез сәгать эчендә 67 ит турагыч шомарттым. Икенче көнне генә
әйттеләр, план үтәр өчен бер сменага 300 кирәк икән.
Бер ай эшләгәч, тәки норманы тутыра башладык.
Шунысы җайлы: көн саен өйгә кайтып йөрибез. Клубта кичке уеннар
башлануга өлгерәбез. Бер-берең белән күрешкәндә генә кыен: бармаклар
язылмый, уч төбендә гел фортунка зыңлап торадыр кебек. Уң кул буйсынмый
шикелле, бармак арасыннан кәгазь шуа да чыга, хезмәт хакы алган көнне
акчаны да сул кул белән санадым.
Юлда барганда, берсендә арифметик мисал чишеп алдык: без, Шәле
малайлары, смена саен 14 мең ит турагыч шомартабыз икән, шуны 24 эш
көненә тапкырласаң... 336 мең килеп чыга... Бу бит, йөк рәвешенә китерсәң дә,
500 тонна тутыкмый торган корыч дигән сүз! Вәт турап та күрсәтә халык итне!
Һавадагы кыр казларын да санарга кушмыйлар.
Ике ай дигәндә, безнең «ЛАЗ»ны «Паз»ик алыштырды... Соңгысында,
«ашыгыч ярдәм» машинасына охшаган «УАЗ»икка күчеп утырдык, сигез генә
кеше калган идек, анысы да туктады. Эштән качмаган идек, юкса, безнең гаеп
юк. Әллә тутыкмый торган корычларын жәлләделәр, әллә Казанның ите бетте
шунда... Аңламадык.
Мәгәр минем кушаматны әйтүдән гайрәтләре чигеп, «корыч» сүзеннән
гарык булган иде авылдашларым...
Киләсе елга тагын имтихан биреп карарга исәп. Студент булганчы ук Казанга
китеп урнашуның фәтвасын күрмим. Әни әйтмешли, таш калада тамыр җәюләре
җиңел түгелдер, минем ише пропискасызларга шәһәр кешесеннән калган
урыннар гына эләгер. Андый гына эшләр авылыбызда да муеннан! Ялыныч
белән килсәң, белешмә сорап, җаныңа тиючеләр юк, кем малае икәнеңне, ничек
укыганыңны, нәрсәгә маһирлыгыңны бөтен «чишмә башы» белә.
Әнә, авылның өч кибетен тауар белән өзлексез тәэмин итеп торучы,
кулланучылар җәмгыяте кеше эзли, ди... Килдем. Күрештем. Әйттем... Сельпо
рәисе Булат абый шул көнне үк мине товароведка ияртеп, Казанга җибәрде.
Иң мөһиме – ике машина да буш кайтырга тиеш түгел, кузовны чүмәкәйләп
төясәң, тагын да әйбәт.
Казанны аркылы-торкылы гизеп, базадан – складка, подвалдан – причалга
йөреп кайткач, өч кибет тә сүз китермәслек итеп өйдек, ни бар – шуның
белән өстеннән каплап бәйләдек тә ташы кызган каладан чыгып сыздык.
Безнең машина алдан китте, чөнки йөгебез авыр: өч мичкә көнбагыш мае,
унике әрҗә маргарин, икешәр чиләкләп ябылган тугыз тартма повидло, өч
йөз кило кер сабыны, ә өскә йөз илле кило туңдырылган балык... Саннарын,
авырлыгын төгәл әйтәм, чөнки кулымдагы боерык кәгазен укып барам.
Кайткач, Булат абыйга исән-имин тапшырасым бар. Балык әзрәк, кәнишне, ну
авыл кибетләрендә зур суыткычлар юк, тиз бозыла торган әйберләр көннеке
көнгә сатылып бетәргә тиеш икән...
Арттагы машинаның эше рәхәт – аларга гел тәм-том төялгән, йөкләре
җиңел. Безне узып китмәс өчен йә куас эчәргә туктыйлардыр, йә юл читенә
чыгып, «эскимо» дигән шоколадлы туңдырма ялыйлар булыр...
Питрәч белән Шәле арасын сигез чакрымлы наратлык каплап тора. Шушы
урман юлыннан ярты гасыр буе дәүләткә икмәк ташыганнар, халык туктаусыз
базарга йөргән, район Сабантуйларына килгән. Урыны-урыны белән ярты
ИСЕМСЕЗ ХАТ
34
гасырлык чокырлары да бар, таптала торгач комы тыгызлангандырмы,
Ходайның рәхмәте, елның теләсә кайсы фасылында да юл өзеге булганы юк.
Монда җәяүлеләр дә туктап тормый. Иске урманда өлкәннәр холкы:
наратлар пышылдап кына сөйләшә; биек ботакларда тыйнак тукраннар күк
гөмбәзен шакый; тәҗрибәле былбыллары, үзенә генә хас лейтмотивны саклап,
моңын суза; йокыдан исергән урман җилләре шул моңның кайтавазын җыя.
Мин, инде почти товаровед, тәрәзәсе төшерелгән ишектән терсәгемне
чыгарып барам. Урманның чәерле һавасы кабина эчендәге бензин исен җиңгән.
Беренче дигән төшенчәне өстәгәч, бик күп сүзләрнең мәгънәсе арта. Беренче
эш көнемнән горурлану хисе күңел төпкелендә кыбырсып бара. Шушындый
олы юлда нүжәли берәрсе очрамас, кулын каш өстенә куеп, мине җентекләмәс
икән инде?!.
Безгә тизрәк кайтырга кушалармы, арттагы машина, куып җитеп,
кычкыртырга кереште. Тизлекне арттыра башлагач, тагын да ныграк кычкырта
болар! Ә урманны чыккач, юл киңәйгән җирдә, безне узып китеп, юлыбызга
аркылы бастылар... Машиналары туктап өлгермәде, товаровед очып төште дә
туп-туры минем өскә килә, әйтерсең лә рульдә – мин?!. Якамнан эләктереп
алды да тезепме тезә:
»... дипме кабинада ыржаеп кайтасың? Синең урының кузовта иде... Бар җый...
хәзер балыкларыңны... юл буе... Ярты ел эшләсәң дә... түләп бетерә алмассың...»
Һәм товаровед: авыз, ана, иман, ден, җан дигән сүзләрне, киләчәк заман
фигыльләре белән төрләндереп, миңа каядыр олагырга кушты. Аның сүгенү
тезмәсе секундына 340 метр тизлек белән кайтаваз булып яңгырады. Әле дә
ярый, авыл ерак, кеше ишетмәде...
Сәгатьләр буе кояш астында кайта торгач, балыкларның бозы эрегән, кәгазь
каплары җебегән, машинабыз чокырларны санап авыш-түеш барганда шуып
коелганнар, бөтенесе дә түгел, әлбәттә...
Әтисез өйдә үскәч, гауга-талашка иммунитет бик юк минем, сүгенү
сүзләреннән кисәк миңгерәдем бугай, буш кулларымны селкеп кире киттем.
Монысына товароведның гупчим ачуы чыкты, сүгенә-сүгенә карлыгып бетте...
Алар коелган кадәресен җыя-җыя кайтканнар икән, кычыткан капчык яртылаш
тулган иде. Боерык кәгазе минем исемгә язылмагач, түлисе дә юк инде дә мәгәр,
кайту белән сатуга куйганчы дип, комлы балыкларны коендырып алдык...
Иртәгә эшкә килмә, дип әйтүче булмады, ә мин килеп тә тормадым. Әни
мине орышырга тиеш иде инде, мондый очракларда әтиле малайларга нык
эләгә торгандыр. Ятим баланы картайганчы иркәлиләр шул. Әнинең сүзе бик
кыска булды:
«Урыннан кузгалганда, җигүле ат та бераз көчәнеп ала инде, улым...», –
диде дә алъяпкыч итәгенең күз яше сөртә торган төшен бөтәрли башлады...
«Апаң янына кайчан барырга уйлыйсың соң? Исән микән инде ул анда?»
«Якын ара түгел бит, әни, поезд белән дә өч көнлек юл... Бераз акча эшлим
инде. Әнә, Белкино авылында ферма штукатурлыйсы бар, дип ишеттем,
бригада җыялар.»
«Чиләк белән измә ташып, гарипләнерсең тагы. Авыл советына барып,
Разыя апаң белән киңәшеп кайтыйм әле», – диде дә эш сәгатьләре беткәнче,
дигәндәй, ашыгып чыгып та китте.
Әни ничек тиз чыгып киткән булса, шулай тиз әйләнеп тә кайтты. Разыя
апа әтием ягыннан туган тиешле, ул анда зур кеше – авыл советы секретаре
булып эшли, киңәш бирүне кыска тоткандыр.
К А М И Л К Ә Р И М О В
2.* 35
«Улым, комсомол вожагы эшеннән качкан, ди, урыны бер атнадан бирле
буш, ди, зарплатасы 60 сум, ди. Разыя апаң әйтә, улың ушлы, үсә-үсә партком
секретаре булыр, ди. Колхоз председателе дә башта комсомол секретаре булып
тотынган, ди. Әллә тәвәккәллисеңме, улым?»
«Юк! Алай түгел ул, әни!»
«Син кечкенәдән шулай кире булдың. Җавабыңны беләм: юк, алай түгел
ул, дип башлыйсың!»
«Әйбәт эштән кеше кача, димени! Бик яхшы беләм мин колхоз
комсомолларын! Ай саен өй борынча йөреп, взнос җыярга кирәк. 28 яшькә
җиткәнче икешәр-өчәр бала табалар да өйләреннән чыкмыйлар, җыелышларга
кул селтиләр, взнос сорап килсәң, капкаларын бикләп куялар. Ә райком
планны үтәргә куша, бәйрәм алдыннан җыелышлар үткәрмәсәң, ярышлар
оештырмасаң, бюрога чакыртып сүгәләр... Юк! Бармыйм.
Минем җаный көтүче...
Мин дә айга менәр идем,
Юк этеп җибәрүче!..»
«Ачу китереп такмак чыгарып утырма әле. Алайса, Апакайда бик зур тавык
фермасы салалар, рабочийлар җитми, ди. Шунда бар!»
Бу юлысы: «Юк! Алай түгел ул!» – дип каршы төшмәдем.
***
Апакай – авылның борынгы бабайлар кушкан исеме. Мин VII класста
укыганда, ул Ленино-Кокушкино составына кергән һәм алга таба, чын исеме
халык телендә генә калды. Ленин музее аркасында Казан белән ике арага
асфальт юл салынды. Һәм даими рәвештә автобус йөреп торды. Кала белән
элемтә яхшыргач, балалары тәпи йөрергә өйрәнү белән авылдан чыгып качу
ягын карыйлар иде. Шуңа күрә дә тавык фермасы төзелешенә эшчеләрне бөтен
районнан җыйганнар, минем гөнаһларым шомлыгына, Пановка төрмәсеннән
хатын-кызлар отрядын да китергәннәр иде.
Шәледән дүрт малай килдек. Дүртебезне дә бер әби өенә урнаштырдылар,
ашату белән фатир хакын төзелеш түли. Нәкъ шәһәрдәгечә тәртип – атнага
биш көн эшлибез, шимбә-якшәмбе ял итәбез. Эш дигәнебез көн саен багана
төбе казу – кеше башына ике чокыр!
Киләчәктә монда бер миллион тавык асрарлык шәһәрчек булачак, диләр.
Минем үз гомеремдә миллионга чаклы санап караганым булмады, кирәге
чыкмады, ирендерә дә. Ишегалдыбыздагы ундүрт-унбиш тавыктан да гарык
булган авыл малае өчен күз алдына китергесез сан инде ул! Апакай басуы
мул тормыш өчен игълан ителгән очсыз-кырыйсыз сугыш кырына әверелгән,
түбәләрне күтәреп торырга тиешле таш баганалары да миллионга җитәргә
тиеш, күрәсең! Бу тирәдә экскаваторлар бик күренми. Кулдан казылган
чокырларга бетон измәсе дә азрак китә, фундаментлары да геометрия
дәреслегендәге фигуралар кебек төзек чыга икән.
Ике чокыр бер чират, дигәндәй, көнлек норма үтәлгәч, кичкә таба Апакай
клубына чыгабыз, дигән уйдан икенче сулыш ачыла! Тизрәк фатирга кайткач,
ашыгып ашыйсы, кабыл-тибел юынасы, чәчкә хушбуй сибәсе дә урамга
ыргыласы.
Безнең авылныкылар җырга һәвәс, ә Апакай кызлары биергә оста.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
36
Район мәктәпләре арасында үзешчәннәр смотры үткәрелә иде. Бию буенча
беренчелекне апакайлылар яулый торды. Барыбыз да алдан ук белеп, көтәбез
шуларны – украин халык биюе ул. Такыяларына атлас тасмалар элеп, дүрт
кыз чыга: өчесе чәчәкле «дугага» җигелгән, ә берсенең кулында ак дилбегә.
Сәхнә түрендә тик йөгереп йөриләр... Ел саен бер нәрсә инде, биючеләрен дә
таныйбыз, көен дә беләбез, кушылып «лә-лә-лә» дип утырабыз. Кайсы гына
авылдан, нинди генә сәләтлеләр мактанмасын, барыбер Апакай мәктәбе –
җиңүче! Авылыңда Ленин музее булгач, шулай инде ул, аны гына аңламыйбыз
түгел, комсомоллар ич без...
Җәйге каникулда Шәлегә Апакайның берәр кызы кунакка килсә, клуб ишеге
төбендә мотоцикллар күбәя. Клуб ябылганчы, домино суга торган җилкенчәкләр,
баян тавышын ишетүгә вальс биер өчен Апакай кызына чиратка басалар иде.
Мотоцикллы егетләрнең берсе, укытучы Семён абый малае, Ленино-
Кокушкинода тавык фермасы салырга дигән исемлеккә иң алдан барып
язылган. Дөрес, әтисе мотоциклын бирмәгән, егет безнең белән килә, безгә
ияреп кайта, фатирга да бергә урнаштык. Ул инде биюче кызларның исемнәрен
белешкән, урамга чыккач та, безне кисәтеп куйды.
«Халидәгә борын сызгыртсагыз – менә!» – диде, йодрыгын Апакай
егетләренә күрсәткәндәй канатланып.
«Беләбез инде кем икәнеңне, дуңгыз ите ашап үскәч, йодрык шәп синең.
Халидәң үзеңә булсын. Көчеңне сакла, чибәр күренә, егете күптер, җиңел генә
алалмассың» – дип, урамдагы бәхәсне туктаттым.
...Килеп керсәк, бер клуб кунак кыз гүя!.. Берсеннән-берсе чибәр...
Күзне тыеп булмый, кемгә генә карасаң да, яңа йөз, яңа буй-сын, яңа исем...
Әйтерсең лә, мәктәп тактасына акбур белән язылган иске формулаларны,
үрнәк җөмләләрне, өйгә бирелгән эшләрне, кагыйдәләрне сөртеп аттылар да
аның урынына моңарчы белмәгән, өйрәнмәгән, әмма иң кирәкле яңаларын
язып куйдылар... Мин яңадан туып, кинәт кенә үсеп киттем һәм яшьлегем
башланды кебек: монда салам түбәң дә калайлы, институтка керә алмагансың
икән, дип үртәүчеләр дә юк; муенымдагы җөйне онытып, башны югары тоттым.
Пионер яшеннән башлап, шушы көнгә чаклы хат алышкан кызларымның
адресларын югалттым, исемнәрен оныттым, куш бит тутырып язган шигъри
мәхәббәтнамәләремнән ваз кичтем... Аның хакына! Өч иҗекле исем бигрәк
матур яңгырый! Зә-ри-я! Иң мөһиме, бу исемнең малай исеме белән төрләнеше
юк. Юкса хәзер Сәлим – Сәлимә, Фәрит – Фәридә, Рәшит – Рәшидәләр күбәйде.
Беренче көннәрдә миннән качып йөрде. Озата кайтам дип чыксам, күздән
югала; клуб ишеге төбендә сагалап торсам, Апакай малайларына тагылып,
кинобудкага кереп кача... Зәриягә кызыгып йөргәнемне бөтен кеше белә хәзер,
башка кызлары сәлам дә бирмиләр. Миңа бер генә юл кала: йә чибәркәйне
үземә каратырга, йә тавык фермасын төзелмәгән килеш калдырып чыгып
качарга! Семён абый малаеның киңәше ярап куйды: «Син аны капка төпләрендә
сагалап тор», – диде.
Торам инде... капка баганасына сыенып... Үч иткәндәй, гармунчылары
да алҗый белмәде бүген. Ниһаять, туктады дигәч кенә, патефон тәлинкәсен
әйләндерергә тотындылар... Әллә минем зарыгып көткәнемне белеп, Семён
малае юри оештырамы моны? Нинди бетмәс-төкәнмәс, озын-озак төн соң бу?!
Ниһаять, клуб сүнде... Үшнә елгасының тузгыган ярын яулаган бакалар
бакылдавы гына төнге тынлыкка хуҗа булып калды. Нишләргә хәзер?
Капкаларына аркылы басып сөйләшеп торырга үгетләргәме? Әллә өй түренә
К А М И Л К Ә Р И М О В
37
килеп җиткәнче үк кулыннан эләктереп, читкә сөйрәргәме? Берәр бәйләнчеге
озата кайтып маташса, төртеп егаргамы? Шушы яшенә тиклем Корыч малае
килер әле дип, үзенекен көтеп утырганмы? Фаразларым челпәрәмә килде...
Мин үз сорауларыма җавап эзләгән арада, әллә кайдан гына Зәрия пәйда булды.
Ашыкмады, күрмәмешкә сабышып кыланмады, качмады, ә туп-туры яныма
килеп басты! «Гафу ит, биш кенә минутка, озак тотмам», – дигәнрәк алдан ук
әзерләп куйган төче сүзләрнең кирәге калмады.
«Куркытмадыммы, Зәрия?»
«Өй түренә кайтып җиткәч, кем курка, ди инде...»
«Минем урында башкалар булса?»
«Безнекеләр алай сюрприз ясап тормыйлар. Аннан соң, мин бит синең
көтеп торганыңны сизендем.»
«Каян? Семён малае әйттеме?»
«Беркем дә әйтмәде. Үзем белдем. Атна буе мине сагалап йөрдең дә и вдруг
– югалдың. Ә иптәшләрең клубта... Аңладым инде.»
«Ә мин сине хәтерлим. Украин биюендә дилбегә тотучы идең.»
«Үзең соң баштарак «Казакъ кызы сөйгәнем»не җырлый идең. Аннары
«Әниемә хат»ка күчтең.»
«Зәрия, без бит күптәнге танышлар икәнбез. Әйдә урам әйләнәбез!»
«Иртәгә эшкә түгелме соң сезгә? Миңа карама – йокым туйгач кына уянам.»
«Алайса, каникулда!»
»... дисәң дә була. Сәүдә техникумына кердем. Укулар башланганчы йокы
симертәм.»
Күңелем сизә, хәзер ул минем укырга керү-кермәвем хакында сорашачак.
Авыз ачарга ирек бирмәдем, култыклап алып, капка төбеннән китәргә әйдәдем.
Шөкер, каршы килмәде, ләкин, сул ягыма күчеп, үзе култыклап алды.
«Зәрия, сезнең өйгә район гәҗите киләме? Бәлки минем шигырьләрне дә
укыганың бардыр?»
«Килүен килә. Тик мин шигырьләр яратмыйм шул.»
«Яратмыйм?! Яшьлек үзе – поэзия бит инде ул!»
«Аңламыйм мин аны. Миңа калса, шагыйрьләр ул шигырьләрне үзләре
өчен генә язалардыр кебек. Шагыйрьне аңлар өчен шагыйрь булу кирәктер.»
«Синеңчә, Зәрия, җырчылар да үзләре өчен генә җырлыймы?»
«Әйбәт көйгә шигырьнең кирәге юк. Моң сүзсез дә яши ала. Һәр җыр –
кешенең берәр авырткан җиренә тия, ә моң – онытылган сагыш-хәсрәтне
яңартып тора...»
«Зәрия, синең әти-әниең укытучылармы әллә?»
«Юк, әнием – сатучы. Әтиемне кечкенәдән белмим, кайдадыр, кем булып
эшлидер, әйтә алмыйм. Ә син үзең кем булырга хыялланасың соң?»
«Аптырашта калдым әле. Шагыйрь булырга иде дә исәп, инде... хикәя язуга
күчәрмен, ахрысы... Әллә ни куандырган эшем юк әле. Ике чокыр казыйм да
синең янга йөгерәм, ике чокыр казыйм да тагын... Шулай үземә биография
ясап йөрим.»
«Шигырьләр язгач, сөйгән кызларың күптер...»
«Мин әле гел сөелмәгән килеш.»
«Әни әйтә, төн уртасында егетләрнең теле ачылыр, кызларның колагы
томаланыр, ди.»
«Мине дә әни, уен беткәч, уенчыкларыңны урынына куй, дип өйрәтте.
Әйдә, Зәрия, өеңә озатып куям.»
ИСЕМСЕЗ ХАТ
38
«Тыныч йокы!» – диде дә минем саубуллашканымны да көтмичә, кисәк
китеп барды. Асфальт юлда туфли үкчәсе йөрәк тибешемне үртәде: «Тып-тып,
тып-тып» һәм «тыптыптыптып!» итеп капкадан кереп китте.
Тыныч йокы, имеш. Зәрияне күргәннән бирле тыныч йокының төшемә дә
кергәне юк! Август азагы җитүгә, төзелешне төзелгәненчә калдырам да Зәрия
белән култыклашып, Казанга китәм. Җәяүләп! Бөтенләйгә! Сәүдә техникумы
тирәсендә эшкә урнашам. Көне-төне эшлим! Фатир алам... Ә июль җитте исә
институтка имтихан тапшырам... Ел саен! Кирәксә, биш – җиде – ун ел рәттән!
Укырга кергәнче туктамыйм... Вакыт җитәрлек, XX гасырның әле ир уртасы
чагы гына.
Ә иртәгә...
Иртәгә тагын ике чокыр – бер күрешү...
Кояш сәгате кичкә авышкач, әллә кайдан гына куәт өстәлә, энергиям ташып
чыга, көрәк тирәнгәрәк керә, әрлән балчык чокыр төбеннән кантарлап оча.
Тизрәк норманы үтәп, фатирга башкалардан алданрак кайтып, сай ләгәндә
«Бодрость» шампуне белән чәчне юып, күлмәкне алыштырып, күн чабатаны
вәзилинләп, Үшнә ярына ашыгасы килә...
Калынрак каердым бугай, көрәк сабы шартлап сынды. Вакыт әрәм итмим,
балта осталары янына йөгерәм. Шушындый да зур төзелештә сыну-сындыру
гадәти хәл, күрәсең, сүзсез генә алдылар да сап эзләргә дип, калайдан корылган
сарайга кереп югалдылар. Баскан урынымда ашкынып көтәм. Шулвакыт колак
артымда ниндидер хатын-кызның пышылдавын ишетәм:
«Син түгелме бу, Корыч?!»
Борылып карасам, күрше Фатыйма әбинең кызы Хаҗәр апа басып тора,
йөзендә сагыш белән елмаю бергә кушылган. Беләм, Пановкада утыра иде,
төрмәдән качканмы әллә? Йөрәгем «жу-у!» итеп куйды, ә ул мине сөенергә
тиеш, дип уйлагандыр инде.
«Курыкма. Без монда эшлибез. – Хаҗәр апаның гәҗит бөгәрләвенә
охшаган тавышына сыек кына моң кушылды. – Тәртипле тоткыннарга
вольное поселениедә эшләргә рөхсәт бар. Әни нихәл анда? Только миңа карап
сөйләшмә, читкәрәк борыл. Әнә, вагон почмагына таянып күнитек ялтыратып
торган адәм актыгын күрәсеңме? Безнең конвоир инде ул. Ишетә күрмәсен.
Гражданскийлар белән аралашу тыела безгә. Ну, әни нихәл, дим?»
«Аллага шөкер. Бәбиләргә исем куша, мәет ашларына йөри...»
«Йөрсен. Сәдаканы күбрәк җыйсын. Авылга кайчан кайтасың?»
«Иртәгә инде, хозяйканың борчак чумарыннан туйдым. Әни пешергән
өчпочмакларны сагындым!»
«Корыч тәре! Ачу китереп торма әле! Әнигә әйт, синең аркылы посылка
җибәрсен.»
«Кирәк әйберләрнең исемлеген язып бир.»
«Нинди исемлек?!. Чәй кирәк, күбрәк итеп, конфет салсын, исле
сабыным да бетте... Бераз сәдакасын да җибәрсен теш порошогына
батырып кына...»
«Ярар, әйтермен. Кайткач та, туп-туры Фатыйма әбигә керермен.»
«Почтага җибәргән кебек итеп, адресларын язып тутырмагыз тагын
посылканы. Түгәрәкләп тә төрмәгез – шешә, дип уйларлар. Чүпрәк сетка төбенә
генә салсын. Хәзер син кузгалма, башта мин югалам... Ә син, Корыч, чистый
мужик булып үсеп җиткәнсең, тавышың да калынайган. Сәгать төзәтерлегең
бар хәзер...»
К А М И Л К Ә Р И М О В
39
Читкә борылып басып калсам да, Хаҗәр апаның «сәгать...» сүзен әйткәндә
кинаяле елмаюын күз алдыма китерәм.
Төзәтү дигәннән...
Галанка мич белән тәрәзәсез стена аралыгындагы агач карават турысына
эленгән ул сәгать, ялгышмасам, Фатыйма әбинең яшьлегеннән бирле йөри
бугай инде. Такта йөзе өй кыегына охшаган, саннары Рим тамгасы белән. Як-
ягы ачык булгач, сырлы тәгәрмәчләре күренеп тора. Әгәр син аның чылбырын
кичтән күтәреп куярга иренсәң, чуен гере карават башына терәлә дә, тузан
йоккан бакыр телен салындырып, үчекләгән кыяфәттә туктап кала.
Ул сәгать никтер гел иртәнге якта туктый иде: Фатыйма әби саваплы ашка
киткәч, әни чишмәдә чакта, Армиягә китәргә повестка алган Габдрахман абый
уянгачрак...
Һәм Габдрахман абый Фатыйма әби белән әни әйләнеп кайтканчы, сәгатьне
төзәтеп чыга иде.
Ә беркөнне иртән Габдрахман абыйның яшьтәшләре безнең капка төбенә
җыелдылар, гармунчы Исламгали машинадан егылып төшкәнче җырлап, урам
әйләнделәр. Һәм Питрәч военкоматыннан кире әйләнеп кайтмадылар. Вьетнам
сугышының кызган чагы иде әле ул...
Хаҗәр апа йоклап калган, сулышының иннек исе югалган, ул әле Габдрахман
абыйның Армиягә киткәнен ишетмәгән дә.
«Абыеңа әйт, сәгать тагын ватылган, тизрәк керсен!» – диде дә, әнинең
сулы көянтәсенә бәрелүдән оялыпмы, ашыгып чыгып китте.
Авыл җире дигәч тә, бездә дә бөтен нәрсә сәгатьләп бүленгән. Хаҗәр апа,
Габдрахман абыйның киткәнен белмичә, тукталган вакытка карап ята микән?
Минем иске радиолар, ватык будильниклар сүткәнем бар анысы...
Керсәм, Фатыйма әби өйдә юк. Хаҗәр апа эчке күлмәктән генә, агач
караватка сузылып яткан, өстенә дә ябынмаган үзе, галанканың җылысы тиз
бетә, өйләре дә салкынча. Ул мине күрү белән сикереп торды да каршыма
килеп басты.
«Бар, чыгып кит тизрәк! Абыең керә хәзер!» – диде ул, мине тирән сулышы
белән өреп чыгарырга теләгәндәй. Аннан өч көн буе түгелмәгән такта чәй исе
килә иде.
«Абый Армиягә китте бит!»
Ул кинәт сүтелгән чәч толымы белән күзен уа башлады.
«Ник саубуллашмыйча китте соң ул?»
«Бөтенебез белән дә саубуллашты!»
«Ә минем белән?»
«Борчылма, Хаҗәр апай, сәгатеңне үзем төзәтеп карыйм...»
«Сиңа тагы, сәгать төзәтү, салагы!»
Мин караватка сикереп мендем дә сәгатькә үрелдем. Герен күтәргәндә
кыегайган гына бит ул, йөреп тә китте. Хаҗәр апа сөенмәде. Шулай да аркамнан
сөеп, рәхмәт әйтә башлаган иде, чыгып качтым. Мин инде 8нче классның
беренче чиреген бетереп киләм, аркамнан сөйдереп, башымнан сыйпаттыра
торган яшьтән узган идем...
Менә шушы апа ирегеннән мәхрүм ителгән дә, хәзер инде авылдагы әнисе
янына да кайта алмый, атналык интернатка тапшырылган ике улын да күрергә
мәхрүм диген, ә?!. Минем аңа ничек тә ярдәм итәсем килде, төзелештән соң
көн саен кайтып, Фатыйма әбинең посылкасын ташырга әзер идем.
Өч тапкыр алып килдем, бернинди дә авырлыгын күрмим, Хаҗәр апа
ИСЕМСЕЗ ХАТ
40
күчтәнәчкә күбрәк чәй соратты, прәннек-конфетлардан бик тиз туйды. Конвоир
да үшән булды, ахрысы, ул-бу сиздергәне юк, дигән идем, көтмәгәндә генә,
төзелеш мастеры Шәйхулла Галимуллович көрәк сабыма килеп ябышты, үзе
як-ягына карана. Минем тирәдә бөтен кеше дә пышылдап сөйләшә бугай.
«Энекәш, – диде ул, колагыма әйтәсе сүзне күземә бәреп, – хат ташучы
булып киттең, син бит закон бозасың, ә закон бозучыларны ни көткәнен, әнә,
күрәсең...»
«Юк, алай түгел ул!..» дип каршы дәштерә торган кирелегем әллә кая
гына юкка чыкты, башны аска идем. Хезмәт дәресендә игәү сындырган
малай шикелле басып торам. Шулчак, «укытучым» Шәйхулла Галимуллович
иңбашыма орынып алды да мәнсезләргә юнәлеш бирә торган имән бармагын
күккә төбәде. Мин аны: «Ходай барысын да күрә!» – дип әйтергә тели дип
уйлаган идем, бактың исә, баш очыбызда ике болыт эленеп тора. Җентекләбрәк
карасаң, тик тормыйлар икән үзләре. Чалт аяз күк йөзендә җиңел болыт,
су белән мөлдерәмә тулган зуррагын куа килә. Куып та тотты, игәүгә-игәү
суккандай очкын ялтырап алды, мичкәләр дөбердәште, суы гына түгелмәде.
Ике болыт бер булып китеп тә бардылар...
Кушылуның әллә нинди ысуллары бар, анысы яңалык түгел, ә күк капусы
дигән чиксезлектә ике болытның сыеша алмыйча бәрелешүе генә сәер...
Әлеге болытлар яңгыр хәбәрчесе икән. Пановка төрмәсе ягыннан җиһанның
иң кара болыты килеп чыкты. Аңа Җир шарының бөтен болытлары ияргән һәм
ул, бозлык чоры афәтен сурәтләп, офыкны яулаган да безнең өскә шуыша...
Әлегә мичкәләре дөбердәми, корыч игәүләре генә көн яктысын җиңеп,
туктаусыз яшьни. Озата барган давылы да күзгә күренерлек тузанлы.
Шәйхулла Галимулловичның йөзенә болыт шәүләсе төште.
– Тәк! Хәтәр яңгыр килә! Эш коралларын тизрәк тапшырып, бу тирәдән
ашыгырга кирәк!
Кисәтеп өлгерәсе кешеләре бихисап иде әле аның.
Без – Җир малайлары, бөтен ризыгыбыз җирдә үсә: кырда, болында,
түтәлдә, дигәндәй, аяк астына карап кына йөрибез. Авыл өстеннән самолёт
очып үтсә дә, исебез китми. Вәт гарасат бүген һавада! Ярты сәгать эчендә
җир өстен оныттык, күккә карап өйрәнмәгәч, муен алҗый, мәгәр үрә катып,
фатирга йөгерәбез. Капкадан кергәнче үк боз ява башлады, аннан салкын душ
китте, төнгә таба гына суы җылынды. Бөтен тәрәзәдән яшен яктысы керә, күк
күкрәүләренә дә күнегеп барабыз, тик шарлавыктай койган яңгырдан гына
курку басылмый.
Көтмәгәндә, Семён малае: «Клубка чыгу юк бүген!» – димәсенме!..
Яшенле яңгырда кычкырып көләргә кушмыйлар, ә монда ничек түзәрсең?!.
Җыйнаулашып көлгәч, курку өрки икән ул. «Үз авылыбызның клубы да агач,
җитмәсә инеш буенда ук...» – дигәнием, көлүдән шып туктадык.
Төзелеш – үзле эш, яңгыр яуганда, өйдә яттык. Кояш чыкканда, өйлә
вакыты иде инде. Чокырларыбыз яңгыр белән мөлдерәмә тулган, җир авызына
капкан килеш йоталмыйча интегә. Соң булса да, ярый ла эшкә чыкканбыз,
кассирша килде. Фамилияләребезне кычкырып, акча өләшә. Ярыш алдыннан
«старт»ка баскан чабышчы кебек исемеңне көтәсең. Ә анда акча саный-саный
сөял чыккан симез бармаклар өр-яңа «пачканың» буй-буй сызыклы билбавын
ертып, пышылдап кына арифметик мисал чишә: бишне уналтыга тапкырлагач,
буладыр... Аһ, ул акчаларның хуш исе! Мин инде кәгазь күрмәгән кеше түгел,
чиле-пешле шигырьләремә үч итеп күпме ерттым, гөлбакчалы авыллардан
К А М И Л К Ә Р И М О В
41
килгән йөзләрчә кызлар хаты ачтым, ләкин яңа акча исен кабатларлык бүтән
сөенечле исне тойганым юк! Бу акчаларны әллә кайчан ук эшләп була иде бит
инде, ну, шушы мәктәптә үткән әрәм еллар, дигән шайтан коткысы зиһенемне
үртәп алды.
Авылда иң беренче булып, механизаторлар акча ала иде. Колхоз кассасына
тезелгән ирләр чираты янә кибеттә кабатлана иде. Мондый көнне сатучы өчен
«ике кәҗә – бер чират»... Сәгадәт апа әүвәл кара тышлы «гамәл дәфтәре»ннән
әҗәтләрен тикшереп чыга. Өйдәгеләре өчен бер кило конфет белән кара җимеш
компоты чутлый. Аннары гына ярты литрлыны буш шешәгә бүлеп тигезли.
Һәм ике «механизатор» чираттан чыга, ләвкә читендә генә бушата да кул
сырты белән авызын сөртеп ала, шуннан соң кәнфит кәгазен сүтәргә керешә,
ашыкмый, тамак төбендә калган «арыш мае»ның ашказанына төшеп беткәнен
көтә... Менә шушы була инде колхоз механизаторының иң бәхетле көне!
Төзелеш мәйданы кипкәнче, дип, безне дә кайтарып җибәрделәр. Калган
көннең сәгатен дә әрәм итмичә авылга ашыктык. Юл уңае, Питрәч гастрономына
кереп, күчтәнәч җыйдык. Көчле яңгырдан соң машиналар гараждан чыкмый,
көтеп торасы да юк. Балакларны сызганып, ялан тәпиләп, лимонад йота-йота,
урманны чыкканчы җырлап кайттык... Ул көнне без барыбыз да тигез идек...
Башка көннәрдә әни мине сөенеченнән елап каршы ала иде. Бу юлысы
никтер сөенмәде. Елавын елаган үзе, анысы сизелеп тора. Сәбәбен дә шундук
әйтеп салды.
«Почтага барып, Үзбәкстан белән сөйләшергә язылганыем. Ике суткы
көтәргә туры килде әле.»
«Сөйләшә алдыңмы? Апа ни хәл анда?»
«Ниткән сөйләшү, ди ул! Өч минут буе «Әни, әни, әни!», «Кызым, кызым,
алю, өф-өф, алю!» дип утырдык. Ни ул, ни мин бүтәнне ишетмәдем. Әйтәм
бит, бикләп тоталар аны! Юкса сөйләшерие...»
«Алайса, яңадан переговорга бирик. Ун минут итик, әйдә?!»
«Җук, җук! Акча да әрәм итмә, көне дә кадерле. Бар да алып кайт апаңны!
Кол булып ятмасын анда. Хатлар яза-яза үзең биреп җибәрдең, инде үзең
апкайт. Сау гына булсын, туган җирдә чыпчык үлмәс...»
«Ярар, алайса иртәгә Ташкент поездына билет алам.»
«Нинди поезд, ди ул?! Поезд барып җиткәнче, апаңа берәр хәл булса...
Аллам сакласын! Самолёт белән кит!»
Безнең СССРда шәһәргә урнашкан, йә булмаса колхозны ташлап качкан
кешеләр генә паспорт артыннан йөри. Күпчелек халык, паспортсыз-нисез,
метрикә дигән яшь язуы белән яшәп һәм эшләп ята. Ерак юлга чыгар алдыннан
мин дә бер кесәмә комсомол билеты, икенчесенә акча белән «приписное
свидетельство»1ны кулъяулыкка төреп салдым. Болак елгасы буендагы
«Аэропорт» кассасында боларын да тикшереп тормадылар, фамилиямне сорап,
ничек ишетсәләр, шулай язып, заём кәгазе кебек бизәкле билет тоттырдылар.
Ә китәсе көнне күрше-тирә, дус-иш белән саубуллашып йөргәнемне
хәтерләмим. Әни генә инде апам хәсрәтен оныткандай, минем өчен борчыла
башлады. Егерме беренче елгы ачлыкка озата диярсең, өч тәлинкә умач
ашарга куша. Ул көне-төне колхоз эшендә йөргәч, намазга утыруны ниятли
алмый, шулай да яшен яшьнәгәндә, абыемнан солдат хаты алганда, йә ризык
тирәсендә йөргәндә, күңелендәге догаларын бик аңлаешлы итеп бөртекли һәм
1Приписное свидетельство – яше 16га җиткән егетләр өчен хәрби таныклык.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
42
укынган саен: «И Ходаем, икенче баламнан да мәхрүм итмә инде берүк!..» –
дип, ялварып куя.
Шәле авылына очрашуга килгәч, шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең бер шигырь
укыганын хәтерлим:
«Килеп керсәм Аннага,
Башын тыккан ваннага!
Яшәп була ваннасыз,
Яшәп булмый Аннасыз!..»
Анна исемле берәр Герой-Ана булды микән соң, дүрт моторлы «АН-10»
самолётын никтер «Аннушка» дип үртиләр иде. Аэродром Питрәч ягына
терәлеп торгач, без инде күп кенә очкычларны күреп беләбез. «Аннушка»ны
шуннан таныйбыз – ул йөкле кит балыгын күтәреп киткән сәмруг кошы
турындагы әкиятне хәтерләтә.
Ташкент юлы безнең авыл өстенә салынган икән. Калай әтәчле түбәдән
ары биеклеккә менмәгән гавам миңа кул болгап калгандыр инде! Урыным,
шөкер, тәрәзә янына туры килде. Шуңа Җир белән Күк аермасын чагыштырып
барам, ябырылып. Түгәрәк тәрәзәдә түгәрәк күк йөзе. Кичәге яңгырлардан
җиңеләйгән болытларга өстән карасаң, кар өемнәренә охшаган икән, монда
инде кояшны бернәрсә дә каплый алмый. Шунысы гына бар, без очкан арада ике
сәгатькә иртәрәк караңгы төште, вакыт аермасы дип аңлаттылар. «Аннушка»
алпамша гәүдәле булса да, бик җитез икән, стюардесса кызый: »...сәгатенә 600
чакрым юл үтә», дигәч, мин бу тизлекне Семён малаеның мотоциклы белән дә,
«Җитмеш» Мөхәммәт абыйның машинасы белән дә чагыштырып, күз алдыма
китереп карыйм – коточкыч! Шунысы гына сәер: күктә дә самолётлар сыярлык
чокырлар бар икән, мәтәләбез, дигәндә генә, гүя безне ниндидер илаһи көчләр
тотып ала да йомшак кына күтәреп, җәһәннәм чокырыннан чыгара... Тавык
фермасына казылган чокырларыбыз кипшенгәндер. Кич тә җитте, Апакай
кызлары клуб тирәсендә чыркылдашадыр. Зәрияне кем генә озата кайтыр
икән инде бүген?!.
География дәресендә без йөзләгән шәһәр исемен ятлаганбыздыр, әнә
шуларның берсе – җем-җем утка төренеп ята. Үзбәк лётчиклары, Ташкентның
бөтен матурлыгы белән мактанырга теләгәндәй, шәһәр өстеннән ике кат
урадылар...
Пассажир дигәнең сәер халык, юлның теге ягына төшсә дә, бу ягына кайтса
да, ике кулына йә чемодан, йә бүксәле сумка эленгән булыр! Менә ичмасам
мин, ике кулымны кесәмә тыгып, калай баскычтан төштем, аякта – күн чабата,
өстә ачык изүле йон свитер – анысын да әни мәҗбүр итеп кидерде, җылы
сөяк сындырмас, тирләсәң, майкадан йөрерсең, диде. Чынлап та, Ташкент
җылысына ышанып, кыска җиңле ефәк күлмәктән калган апалар минем
свитерга кызыгып карап тордылар.
Җиргә төшү белән очып кына «белешмәләр тәрәзәсен» эзләп таптым.
Җемелдәп торган кара күзле кызга соравым кыска: «Шават районына ничек
барып була?» Баштарак татарча сорашкан идем, төшенмим, дип җавап
бирделәр. Ну, мин инде русча хатлар язмаган кеше түгел, кабатлап сорадым
һәм ике төрле җавап алдым. Поезд белән китсәң, Ташкенттан тәүлеккә якын
барасы, ди, ә һавадан ике сәгатьлек юл икән. Тик бүген инде соң, иртәгәгә
чаклы бер чара да юк, аэропортта төн уздырырга туры киләчәк.
К А М И Л К Ә Р И М О В
43
Белешмәләр тәрәзәсендәге кызның белмәгәне юктыр да, шикләнмим,
ә түрдә кино пәрдәсе чаклы карта күргәч, алдагы сәяхәтнең очын-кырыен
күрергә теләдем. Апам барып адашкан Шават бистәсе Караком чүленең
иң түрендә, Хива каласы янында ук икән. Күңелемә килгән беренче шик –
чүлдә шакаллар күптер инде... Икенче шигем шул булды: юлчылар залында
капчыксыман биштәрләрен аяк очына куеп йокымсыраган агайларның барысы
да кызгылт-яшел-коңгырт сызыклы, буй-буй чапан кигән, башларында ак җеп
белән чигелгән кара кәләпүш. Ә бит җизни буласы кеше Шәле укытучылары
кебек кәчтүм-чалбар кигән, ә үзе яланбаш иде...
Ике кәҗә – бер чират...
Уналты сәгатенә дә, ике сәгатькә дә бер көн уза дигән сүз. Поезд белән барам
– билеты арзанрак. Минем «ипиле Ташкенттан» кул сәгате алам дигән хыялым
да бар, кайткач, Семён малаена үзбәк җизнинең кияү бүләге, дип мактанырмын.
Бинаның икенче катында урын юк – балалы хатыннар кунакханә иткәннәр...
Почмакта авыл кибетендәгечә ләвкә тора, таш стенага буяулы зур хәрефләр
белән «Чай» дип язып куйганнар, ләвкә артында ак кәчтүм сыман кыска халат
кигән табак битле үзбәк, арып кайткан ат сыман, аягүрә йокымсырый, миңа
карый кебек, күрми генә үзе. Ә мин күрәм: ләвкәдәге коштабакларда ит белән
төрелгән юка камырлы сумсалар, кетердәвек ләвәш кисәкләре ымсындырып
тора.
Ятыр корсак ятыр, ике сумсаны тартыр.
«Ике стакан чәй!» – дидем мин, кунакларча горурлык белән.
Кыска халат фарфор чәйнекне миңа таба этте дә өстәлдәге тәгамнәргә
ишарәләде.
«Юк-юк, бүтән бернәрсә кирәкми! Чәй генә! Минем бик тә эчәсем килә...»
Кыска халат чәйнекне кире тартып алды.
«Су урамда!» диде дә тагын аягүрә күзен йомды.
Самолётларның да черем иткән чагымы – аэропорт тирәсендәге бакчада
бар табигать саташмыйча гына йокымсырый, самавыр борыныннан касәгә
аккан су тавышыдай чәпердәү дә ишетелә хәтта... Әлеге уенчык фонтан
мосафирханәнең бердәнбер бушлай чишмәсе иде. Туйганчы эчтем!
Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр...
Ике кулымны кесәмә тыктым да буш эскәмияләрнең берсенә барып аудым.
Бу көннең соңгы мазасы мин идем бугай, дөнья тынды. Ташкент күге белән
күзгә-күз карашып ятабыз... Чиста, куе, әкәмәт шәмәхә гөмбәзгә көмеш
йолдызларны ябыштырып куйганнар...
Безнең якта һава болай ук игътибарны җәлеп итәрлек түгел, гөмбәзнең
шәмәхәсе су кушып сыегайтылган кебегрәк, йолдызларын да йон бияләй
белән шомартасы бар... Хәер, һәр авылда үзенчәрәктер, бәлкем... Шәледә, ике
кулын баш астына салып, күккә карап ятучыларны бик өнәп бетермиләр үзе...
Августның җимешле һавасы уйларны куерта...
Иртәгә үзбәк җизни мин килгән хөрмәткә казан асып, бөтен кышлакка
җитәрлек пылау пешерер. Агач кашыкны чүмәкәйләп өеп, авызны
пешермәсенгә өф-өф итеп...
Мин бик кыбырсык кеше: йөреп-йөреп уйланам; кабыл-тибел ашыйм;
ашыгып сөйләшәм; дәресләрдә җавап биргәндә, бер аяктан икенче аякка
авышып, алпан-тилпән киләм; йоклаганда, мендәрне бәреп төшереп, җәймәгә
уралып бетәм, бер караватка ятам, икенчесендә уянам, йокы аралаш торып,
урамга чыгарга маташкан төннәрем дә булгалаган, ярый әле, әни сизгер!..
ИСЕМСЕЗ ХАТ
44
Уянып китсәм, ике кулым баш астында... «Әни өйдәме?» – дигән уй шундук
юкка чыкты, чөнки авылым да юк, әни дә юк, акчам да юк... Дөрес, бер кесәмдә
комсомол билетым исән – «взнослар түләнде» дигән штамп сугылган бит
арасында Хрущёв бабай яңарткан 1 сумлык кысылып калган... Бу акчага бер
кило шикәр, йә биш «морожный» тия; теләсәң, биш тапкыр рәттән зурлар
киносы карап чыгарга җитә...
Кемнең йокысы кайчан туядыр, мин үзем ашыйсым килгәннән уянам... Их,
ма! Юлга чыгар алдыннан әни кыстаганда, шулпаның өченче тәлинкәсен дә
бушатасы калган!.. Умач хыялыннан тамак туйгандай булды, уенчык фонтанга
килеп, әүвәл су эчтем, аннан бармак очын чылатып кына күзне юдым. Сул
кулны кесәдән чыгарды юк – ул минем бер тәңкәлек комсомол билетын саклый.
Фонтан тирәли үземчә план корып йөрим. Уйлар бик кыска, ни турында
гына хыяллансам да, азагы цирк билеты чаклы гына бер сумга килеп төртелә.
Иртәнге сәгатькә сүз куешкандай, әле анда, әле тегендә бер-беренә
кушылып, үзбәк көе уянды. Миңа әллә каян гына көч өстәлде. Аэропорт
бинасына тәртип саклар өчен куелган милиционерны эзләп таптым да югалган
акчаларымны даулыйм.
Мин татарча, ул үзенчә гәпләшәбез. Тик ул төшенми, мин аныкын аңлап
бетермим. Шуннан соң үзбәк җизнигә хат язган ише кыска җөмләләр белән
генә русчага күчтем. Ул минем белән сөйләшкән арада әле мыегын, әле күзенә
кереп торган калын кашларын сыйпап ала. Чырае өч мыеклы кебек...
«Төнлә акчамны урладылар.»
«Син кем? Каян килдең?»
«Казаннан».
«Армиядән качып йөрисеңме?»
«Юк. Армиягә иртә, миңа унҗиде тулды гына әле. Апам, мескен, үзбәккә
кияүгә чыкты. Караком чүленә. Шуны эзләп барам.
«Бар! Ургенчка чаклы самолёт оча или поезд белән.»
«Акчамны урладылар, дим ич! Сез монда үзегезнең һәр кесә карагын
таныйсыз. Тотыгыз үзен.»
«Караклар безгә самолёт белән килә. Җирле халык урлашуга бармый.»
«Мин кая барыйм соң хәзер? Берәр поездга утыртып җибәрегез алайса...»
«Телеңә күп салынып торсаң, урын табам мин сиңа... Ну-ка, документыңны
күрсәт әле? Кем син?»
Мин зур горурлык белән комсомол билетымны суздым. Ул аның фәлшесен
табарга теләгәндәй, җентекләп актарды. Бармак башы хәтлек кенә фотомны
чыраема якын китереп карады.
Шушы минутта кесә карагыма рәхмәтле дә идем мин, билетыма тимәгән
бит! Үзе дә, бәлкем, заманында комсомол активисты булгандыр әле...
«Өч мыеклы» милиционер абый елмайды да хәтта.
Фуражкасы эченә бөкләп салынган ашъяулык чаклы көрән кулъяулыгын
алып чәчен корытты, муенын сөртте, зәңгәр күлмәгенең кыска җиңеннән
тыгылып култык астын сөрткәләде. Шуннан соң гына кодрәтеннән килгән иң
зур киңәшен бирде:
«Горком комсомолга бар син!»
Автобуска утырып, соңгы тукталышка чаклы бар, дигән иде, җәяүләп,
бушлай гына киттем, вакытым иркен лә...
Ләкин горком комсомолда мин бик озак юанмадым. Оештыру эшләре бүлеге
мөдирәсе Ирина Хаҗиева дигән бер түтәй, өметемне кырт кисте, самолётка
К А М И Л К Ә Р И М О В
45
түгел, хет Шават станциясенә чаклы гына әҗәткә поезд билеты алып бирегез,
барып җитүгә акчасын перевод белән җибәрәм, дигәч... җавабына аркан ава
яздым.
«Паспортың юк бит... Ә бу документ түгел!..»
Һәм ул ике мең чакрым юл үтеп тә бөгәрләнмәгән, взнослары ике айга алдан
түләнгән, каләм очы кадәр дә тап тимәгән, биш орден сурәте төшерелгән һәм
СССР байрагы төсендәге комач тышлы комсомол билетымны кире бирде...
Юк, бирмәде, озын торыклы, ялтыравык өстәл аркылы алдыма ыргытты! Йа
Хода, мондый сүз авызыңнан ычкынса, безнең Казандамы?!. Комитетларда
тетмәңне тетеп, выговорлар чәпәп, дивар гәҗитләренә язып, комсомолыңнан
куарлар иде... Ачуымнан ачыгуыма хәтлек онытылды. Аңладым хәлемне, миңа
вакыт әрәм итәргә ярамый, янә ышыкланыр җиремә – аэропортка кайттым.
Шунда ук почта тәрәзәсенә чират алып, ашыгыч телеграмма кәгазен тутыра
башладым. Һәр сүзе ун тиен, ди!
Тыныш билгеләре бик кыйбат икән ул... Беренче «иншам» бюджетка
сыешмады. Яңадан каезладым, кыскарттым, иң кирәкле сүзләрен генә
калдырдым: «Акчасыз документсыз калдым. Ташкент аэропортында көтәм!
Мин.»
Ашыгыч телеграмма ике сәгатьтә барып җитә, диделәр. Өстән-өстән генә
санап чыгардым, үзбәк җизни биш-алты сәгатьтән соң килеп җитәргә тиеш.
Гел ашау турында гына уйлап утырмас өчен шәһәр буйлап сәяхәткә чыгып
киттем.
Ташкент «Ташшәһәр» дигән мәгънәне аңлатса да, ул үзе гел яшеллеккә
чумган. Йортлар биек түгел, яннарына килеп басмыйча күренмиләр дә хәтта.
Узган 1966 елның 26 нчы апрелендәге көчле җир тетрәүдән соң, күпкатлы
төзелешне яңача кора башлаганнар: йортлар, машина әрҗәсе кебек рессорлар
өстендә утыра, тетрәү дулкынында биеп торырга тиешләр, дип фаразлана
икән. Урамда урысча сөйләшеп йөрүчеләр хәйран гына. Бөек Ватан сугышы
вакытында эвакуацияләнеп, ачлыктан исән-имин котылган халыкның күбесе
икмәкле-җимешле Ташкентта бөтенләйгә төпләнеп калган. Җир тетрәүдән
җимерелгән шәһәрне торгызыр өчен союздаш республикалардан меңнәрчә
төзүче килгән, алар моннан китәргә ашыкмый бугай. 26 нчы апрель көне
төшереп калдырылган яңа календарьларны үз күзләрем белән күрдем...
Ышык урыннарда «чәйханә»дән дә күп нәрсә юк, һәммәсе дә музыка акырта,
кайда гына, кайсын гына тыңласаң да көйләре – бөтенесе бертөрле кебек, дойра
белән гиджак әле кушылып, әле алмаш-тилмәш моң тутырып тора. Урамнары
да нәкъ Казандагы кебек – күбесенчә марксизм-ленинизм фәлсәфәчеләре, рус
һәм дөнья әдәбияты классикларының исемен саклый.
Шәле халкының иң сөекле базары Казанның Чехов урамында бит инде.
Ташкентта да Чехов базары бар икән, белеп түгел, ялгыш килеп чыктым. И
сөендем, и сөендем инде... Менә хәзер бәрәңге сата торган ләвкәдә әниемнең:
«Полявой картошка! Лорх! Лорх! Рощипышный!»2 – дип такмаклаган тавышын
ишетәм дә, йөгереп килеп, тастымал төенчектән юл хәстәрлеге өчен кичтән үк
пешерелгән ике кәбестә бөккәнен алып... икесен дә берьюлы ашый башлыйм.
Әнием үзе аркамнан сөя, үзе өзгәләнеп әрли: «Кая югалдың инде, чукынчык
малай, хулиганнарга ияреп киттең мәллә дип, котым очты... Полявой картошкы.
Лорх! Лорх! Один гына мешок остался...»
Ташкент базарында гел ирләр генә сату итә. Урысчаны шәп сукалыйлар,
2Кыр бәрәңгесе, ярмалы мәгънәсендә.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
46
барысы да. Кайдан килдең, ни эзлисең, дип сораштырган булалар. Ни хәлең бар
энекәш, дип, хәлемә керүче генә юк. Аларга охшарга тырышып, инде күземне
кысыбрак та йөреп карыйм. Сатып алучы түгеллегемне әллә кайдан күреп
торалар. Пешкәнме соң, диебрәк, бер грушага үрелгән идем, чебен куарга дип
бөгәрләп тоткан «Правда» гәҗите белән кулыма сукты, саран тәре! Гәҗитен
тартып алганыем – кысык күзе ачылды, ну авызы ябылды тегенең.
Күптән шулай кирәк булган! Кулга гәҗит тотып йөрим хәзер. Агайлар үзләре үк:
«Менә монысын ал. Менә мондые да бар», – дип кодалыйлар. Кыскасы, Ташкентның
икмәген күрмәсәм дә, биш-алты чия, ике алма телеме авыз иттем мин монда.
Шулчак кояшка күзем төште, баш түбәсеннән узып, Казан ягына авыша
башлаган бит! Үзбәк җизни, мине әрли-әрли, «Справочное бюро» янында
йөренә торгандыр...
Кем-кемне көткәнен бинаның эчендә-тышында радио хәбәр итеп тора. Бу
кадәр дә озак итеп радио тыңлаганым юк иде әле минем... Караңгы төште...
Яңа көн башланды... Су эчәргә барып килсәм дә, залдагы агайларга әйтеп
калдырам, фамилиям нәкъ үзбәкчә диярлек, буташтырырлык түгел... Алтышар
сәгатьле уку көннәрендә, апа, тамак кипте, чыгып керим әле, дип сорасаң,
укытучыларның бик еш кабатлый торган җаваплары бар иде. Имеш, адәм
баласы сусыз җиде тәүлек, ә ашамыйча айдан артык түзә ала, ди. Киресенчә
түгел микән? Хәер, укытучылар алдашмас, без аларга ун ел буе ышандык. Су
ягы иркен, ә ачлык мәсьәләсендә ике генә тәүлек үтте әле. Җәй айларында
халык юлга тарала, көне-сәгате белән генә билет алырлык түгелдер.
Өч тәүлек тә үтте...
Телеграмманы алгач та... Ну, җизнинең саранлыгын җиңәрләр. Кияү бүләге
итеп, сөяк саплы пәке дә бүләк итә белмәде, акчага кысмыр кешедер, юкса
үзбәкчә йоласын үтәп, калымын түләп, үз милләт кызын алган булыр иде әле.
Карун... Апам борчыладыр, бер ана карыныннан туган, ятимлекне миннән
өч елга алданрак күргән Корыч кызы бит ул да... Юкка гына сабырсыз, дип
үрти идең син мине, апа, сабыр мин! Кирәксә, көтә алам... Хәер сорашмыйча,
сараннарга сер бирмичә, хат язышкан кызларымнан сөелмәгән килеш,
комсомол билетымны күкрәгемә кысып, туган ягыма карап көтә алам!..
Үз рейсларына алданрак килгән юлчыларны урамнан ук каршы алырга
өйрәндем. Таксидан төшкәннәренең бозау чаклы сумкаларын хәлемнән
килгәнчә күтәрешәм, тәгәрмәчле бишекләрен бусага аркылы кертешәм,
җемелдәп торган йөзем тәлгәшләрен күчерешәм, куш йодрык чаклы алмалары
балкып торган биштәрләрен илтәм... Рәхмәт әйтәләр... Сөйләшеп китәбез
шулай. Минем хәлнең асылына бик тиз төшенәләр үзләре. Тотыналар
киңәш бирергә... «Сиңа тимер юл вокзалына күчәргә кирәк, анда халык
миһербанлырак... Вокзалдан ерак түгел генә «Бәхет күле» белән «Рәхәт күле».
Ул туристларның яраткан урыны, бәлкем, якташларың очрап куяр... Юк, юк,
сиңа «Яшел базар»ны эзләп табарга кирәк. Хәзер бакчаларда эш күп: торф
ташыйсы, җир казыйсы бар. Йорт салучыларга да кеше җитми. Авыр эш өчен
көннекен көнгә түләп баралар. Бер атнадан юллык акча җыярсың. Сиңа фатир
кирәкми, вокзалда җәй буе кунып ятучылар бар...»
Авырлыктан курыккан юк анысы. Җиденче каникулда ук тракторда сабанчы
булып эшләгән кеше лә мин. Ләкин... пускачны кабызыр өчен дә әүвәл ягулык
салырга кирәк. Ашарыма булса, шпалларны санап, җәяү кайтып китәр идем
әле... Казанга!
Самолёттан төшкәнемә җиде көн...
К А М И Л К Ә Р И М О В
47
Никтер су эчәсе дә килми. Инде аэропорт радиоларын тыңламыйм. Каршы
алырга килделәр ни дә, килмәделәр ни. Төн уртасы ни дә, көн уртасы ни –
ияләнгән эскәмиядә чалкан ятам. Тагын Казаннан килгән пассажирларны
каршыладым, Шәле кешесе очрамасмы, дигән идем... Ике миллион кешесе
булган шәһәрдә мин япа-ялгыз... Самолёт тавышына да ияләндем, гөрелтеләре
аэродром шөпшәләре ише генә... Күктән кызган таш исе ява... Әни олы мичкә
яккан. Мин, ут каршына тезеп, кара ипи телеме кыздырам... Чуеннан тавык
бәрәңгесе сайлыйм. Кабыгын әрчеп көнбагыш маена манам... Майдан никтер
«Тройной» хушбуе исе килә... Фу!
«Тор! Монда көндез йокларга ярамый!» – дигән тавышка иренеп кенә
күземне ачам. Теге «өч мыеклы» милиционер туганым! Елмаерга теләгәнемне
сиздердем. Ул мине шундук танып алды.
«Вай, комсомол, син шул көннән бирле һаман да мондамы әле?! Мин инде
син эзләгән якларда командировкада йөреп кайттым.»
«Туганнарым килмәделәр ич. Телеграммам бигүк ашыгыч булмады бугай.»
«Сиңа хәзер бер генә юл кала. Атларлык хәлең бармы? Әнә теге «УАЗ»икка
кадәр. Җитәкләп алып барсам, дөрес аңламаслар.»
Кая алып китәсең, дип, төпченеп, көчемне әрәм итмәдем, милиция
машинасына төягәч, кая булсын инде тагын... Миңа хәзер барыбер... Әни генә
менә... Олыгайган көнендә ике баласыннан да мәхрүм калды...
«УАЗ»ик туктагач, кая таба барасыны «өч мыеклы» дустым миңа тәрәзә
аша гына аңлатты.
«Әнә, капканы күрәсеңме? Шакылдат. Ачарлар. Үз аягы белән килгән
кешегә мөнәсәбәт бүтән анда. Әгәр мин китереп тапшырсам, сине сукбай итеп
«попрошайниклар» исемлегенә теркиләр. Миңа да синең аркада бик күп волокита
тутырасы була. Анда иртә-кич ашаталар. Көндезгесе эш урынында. Машинага
төяп, колхозга йөртерләр. Билетка акча җыйгач, кемлегеңне раслап справка
бирерләр. Аннан җаның теләгән якка олагырсың. Бүтән минем күземә чалынасы
булма.»
Безнең авылның имән баганалы капкалары, такта коймалары уенчык
кына икән ул... Чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат уратып алынган калай
диварның торба баганалы, өч метр биеклектәге ике канатлы тимер капка янына
килеп баскач, унҗиде ел буе яшәгән дөньям әллә кая югалды. Ике мең чакрым
үтелгән юлым кинәт өзелеп, аяк астында бер таш кисәге генә калды. Әгәр хәзер
шушы капка да ачылмаса, кире чигенерлек өмет юк. Йодрыклап дөбердәтәм,
борылып, сандали үкчәсе белән төям, эчтәгеләрнең исе дә китми. Алай да
туктаусыз бимазалый торгач, теге яктан суык тимерче тавышы ишетелде. Олы
капка канатында кечкенә капка ярыгы пәйда булды.
«Нәрсәңне югалттың?»
«Сезгә килдем.»
«Монда килмиләр... Конвой белән генә алып киләләр.»
«Әнә бит минем конвой!»
Кечкенә капка төбенә чаклы ачылды, ләкин эчке сакчы әле һаман да мине
кертергә җыенмый, ике куллап ишектә аркылы тора. Өч мыеклы дустымның
«УАЗ»игы бер кычкыртып, ике тапкыр фарасын яндырып-сүндереп алгач
кына рөхсәт булды. Мин кире уйламасыннар тагын, дигәндәй, очынып, зур
ишегалдындагы тынлыкка килеп кердем. Як-ягыма каранып өлгермәдем әле,
чөнки сакчы баш изәп, үз артыннан ашыгырга кушты. Күрәсең, ул эчтә постта
утыручыдыр.
ИСЕМСЕЗ ХАТ
48
Бу оешманың ни өчендер урам ягында исеме язылмаган, бары тик
контора кашагасында гына ике телдә шәрехләнгән күрсәткеч тора: «Эчке
эшләр министрлыгының Ташкент шәһәре идарәсенә караган «Приёмник
распределитель»гә тапшырганнар икән мине... Сакчы дигәнем кызыл почмак
сыманрак бүлмәдә утыра. Ул үз өстәленең икенче ягына урын күрсәтте дә
каядыр чыгып китте. Кыланышларына караганда, министрлыгына күрә бигүк
эчке эшләр белән шөгыльләнми бугай болар: кемлегемне дә сорашмаган килеш
ялгызымны гына калдырдылар; кабинетларында сейф та юк; рацияләре дә
күренми; китапханәгә охшаган шүрлектә кәгазь төпләмәләре генә; почмакта –
озын аяклы этажерка өстендә Ленин бюсты. Ачык тәрәзә артында шылт иткән
өн дә юк, әйтерсең лә, бу тирәдә тавышлану катгый тыелган, шуңа күрә дә
кануни тынлык хөкем сөрә...
Ниһаять, озын коридор буйлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Кыска-
кыска җөмләләр белән генә сүз алышалар: берсе – сакчымыздыр, икенчесе
хатын-кыз заты булса кирәк.
Ияреп кергән ханым врач булып чыкты. Күрәсең, әлеге казаматка китерелгән
кешеләрне әүвәл врач тикшерә торгандыр. Идәнгә җәелгән линолеумның уңган
бизәкләрен санап утырсам да, бу апаның мине җентекләп күзәтүен тоям. Кизү
торучы сакчы:
«Фамилия? Кайдан килдең?» – дип әйтүгә, мин аңа комсомол билетымны суздым,
ә ул, сорау алудан туктап, хирысланып укыды да врач апага тапшырды: «Адресына
игътибар итегез...» – диде ул, ниндидер мөһим хәбәр җиткерергә теләгәндәй.
Бүлмәдә бер минутлык тынлык урнашты.
«Балакаем! Нишләп йөрисең син монда?!»
Сискәнүдән сикереп тордым! Ул бит саф татарча, мин укыган әлифба телендә
эндәште! Күршебез, указсыз абыстай Фатыйма әби төрмәдәге кызы Хаҗәр
апага хатлар язган өчен миңа атап, догалар кылганда, Ходаем сине ярдәменнән
ташламасын, йөргән юлларыңда, кылган эшләреңдә фәрештәләрне юлдаш итсен,
дип багышлаулар өсти иде... Менә бит инде, ул фәрештә каршымда басып тора:
дөньяның иң ак халатын кигән; иң керсез ак калфак, чигүле чүәктән; көмеш
беләзеге күренсен өчен генә җиң очын сызганган, колагында энҗе бөртеге!
«Балакаем!» дип эндәшүендә мин күрергә теләгән чүл килене – бертуган апам
тавышы! Шәфкать туташларының иң шәфкатьлесе. Чын фәрештә!
Врач апаның кочагына ташланасым, Ташкентта күргәннәремне сөйләп
бирәсем килде. Ләкин атна буе вокзалда яшәгән һәм сукбай хәленә төшкән
малайдан җирәнер, дип тыелып калдым. Ике йодрык белән шытырдатып
кысып, күз яшьләремне томаламакчы булам. Ләкин бу елау түгел, бу – сөенү!
Мин бүген ялгыз түгел!
«Елама. Зур егет бит инде син. Сөйгән кызың да бардыр әле, ә?!»
Фәрештәмнең юатуына буйсыныпмы, кинәт кенә тамагым тук, өстем
– бөтен кешегә әверелеп, чак кына Апакай кызы Зәрия турында сөйләп
ташламадым... «Еламыйм мин, апай, просто бу көннәрдә су күп эчтем, күз
яшем сыегайгандыр.»
Врач апа минем хәл-әхвәлне төпченеп тормады. Бу йортка килеп керерлек
булгач, ниләр күргәнне чамалыйдыр инде. Ә үзе, исеме Миләүшә бугай.
Бөгелмәдән, диде, ире прораб икән, Җир тетрәүдән соң партия кушуы буенча
җибәрелгәннәр, Татариядә минем яшьләрдәге энекәше калган, ди.
Шушы ук өстәлдә миңа башта сөтле чәй әзерләделәр, аннары сай гына
тәлинкә белән шулпа җылытып китерделәр, калҗасы да булган булуын, ну
К А М И Л К Ә Р И М О В
49
миңа бүген үк ит ашарга ярамый әле, диделәр. Калын күзикмәккә охшаган
камыр әйберен Ташкент ипие – нан, диделәр. Мин аны шулпага турап
салдым. Хуҗалар мин ашаганны карап тормас өчен киштәдәге кәгазьләрне
актаргалаштыргаладылар. Ә мин тыгылмас өчен сөйләштерештергәлим.
«Апай, кулыгыз тәмле икән, ашыгыз телне йотарлык.»
«Минеке түгел. Отрядка без ризыкны чәйханәдән ташыйбыз.»
«Отрядка? Ник, мин монда үзем генә түгелмени?»
«Попрашайниклар күбәйде генә.»
«Шушындый зур хәвефтән соң дамы?!»
«Нәкь сугыштагы кебек инде. Җимерелгән шәһәрдә мородёрлар үрчи. Бераз
хәл алгач, Сергей (сакчымыз) сиңа отрядларны күрсәтер. Моңарчы безгә үз аягы
белән кергән кунак юк иде әле. Сиңа кайдадыр йоклардай урын әзерлисе бар.»
Ишегалды шуңа тыныч: отрядның буш вакыты подвалдагы камераларда
үтә икән. Җир астындагы баскыч таштан коелган, төшкән саен урам челләсе
ерагая, тән сөенә, һава тыгызлана... Һава дигәннән, беренче камераның күзлек
пыяласы чаклы гына тәрәзәсенә күз салгач, сулыш алудан туктый яздым. Ике
катлы сәндерәдә аунап ятучы ирләрне шәмәхә төтен эчендә көч-хәл белән
абайларлык. Сергей әллә үртәп, әллә миннән тизрәк котылыр өчен сорап куйды:
«Бер сәке буш. Кунасыңмы шунда?!»
«Тәмәке төтененнән минуты белән тончыгам бит мин анда. Әйдә, икенче
бүлмәне карыйк.»
«Икенче камера да шундый ук. Буш урыны да юк хәтта. Сиңа 16 яшь тулды
инде. Әйдә, өченчене дә күрик. Хатын-кызлар белән мунча кергәнең бармы әле?»
«6 яшемә чаклы барые...»
«Алайса, кил, күр әнә!»
Ник телемә салындым да, ник төннеккә күз салдым! Йа, Хода! Диңгезе
ташлап качкан яр буенда кызыналармыни! Әллә берсе бәбили шунда – чалкан,
тезләрен бөкләп... туасы бәбиен ишектәге сыңар күзлеккә төбәп яткан...
Кансыз! Пановка төрмәсенә эләккән Хаҗәр апа күз алдыма килде. Ни хәлләр
итеп түзә икән?! Ул бит Фатыйма абыстай кызы! Ник ул анда?! Хәер, бу турыда
уйланырлык вакытым бар әле минем...
«Сергей абый, бу кешеләр берәрсен кыйнаганмы, талаганмы? Ник монда
соң алар?»
«Юк. Болар шәһәребез өчен потенциаль җинаятьчеләр. Төрле хулиганлык
өчен тотылганнар. Документлары да юк, акчалары, торыр урыннары да. Этлек
белән кәсеп итүчеләр инде. Араларында гаиләләреннән качып килүчеләр дә бар.»
«Малай-шалайлармы?»
«Юк. Үсмерләр белән бүтән оешмалар шөгыльләнә.» Ә боларны ике атна
эшләтәбез дә кулларына справка тоттырып, берәр поездга утыртып җибәрәбез.»
«Кая?»
«Белмим кая! Икенче шәһәргә. Безнеке ише «Приёмник»лар бөтен
өлкәләрдә бар...»


(Ахыры киләсе санда)