БАР УЛ ХАКЛЫК... (робагыйлар)
***
Кем ул әйтә: «Хаклык эзләп маташма да,
Юк ул хаклык – өндә килеш саташма ла».
Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине
Юл күрсәтә саташканга, адашканга.
***
Ялгышулар туып тора бер-бер артлы,
Авыр сорау: кем хаксыз да, кем соң хаклы?
Соңармыйча тәүбә итсен ул гөнаһлы,
Тәүбәлегә Илаһым да хәерхаһлы.
***
Савап кылып яшәп калыйм дигәннәргә
Сабыр гына юл күрсәткән пәйгамбәр дә.
Хөкем кырыс чит өлешкә кергәннәргә,
Комсызларга – акча, байлык сөйгәннәргә.
***
Үзләренә җәза алар сорап тора:
Бәндәләрең хәрам җыя, гөнаһ кыла.
Тыелалмый азынганны-тузынганны,
Тәңрем, җыеп җәһәннәмгә олактыр ла!
***
Җан җылытыр җылы сүзләр кичекмәсен,
Кем булса да үзен ялгыз хис итмәсен.
Шат елмаеп карау язсын кешеләргә,
И күңелем, беркемне дә чит итмә син!
Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ (1951) – шагыйрь; «Суз җырыңны, былбылым!», «Карурман чишмәсе»,
«Таныш халәт» һ.б. китаплар авторы. Актанышта яши.
115
***
Сүз белән дә кылыч болгап уйнап була,
Дошманыңны мәсхәрәләп, кыйнап була.
И юләрем, кем соң сине тыймак була?!
Сүз дәшмәгән акыллылар тыйнак була.
***
Син мактанма йодрык төйнәп – көчем бар, дип.
Син горурлан җанга якын эшем бар, дип.
Шатлан, дустым, бар дөньясын матурларлык
Күңелемдә сүнмәс сөю хисем бар, дип.
***
Тормышы да чоңгыл кебек аска тарта,
Күрче, әнә, яшәвебез бата-калка.
Күпме генә тырышсак та җитми нидер,
Юк тынгылык, мәшәкатьләр генә арта.
***
Бар да әле минем якка, уңай гына,
Канәгатьмен тормыш барса шулай гына.
Яшәткәнгә, бәлаләрдән саклаганга,
Мең рәхмәтле мин һәрвакыт Ходаема!
***
Көчсезгә мин ташланмыймын – түгел киек.
Көнчеллектән яшәмимен эчтән көеп.
Сер түгелдер вак җанлыдан җирәнгәнем.
Минем өчен офыклар – киң, күкләр – биек.
***
Шигырьләрем түгел вәгазь, түгел азан,
Күңелемнән ни телимен шуны язам.
Янып яшәү, илһамланып иҗат итү –
Күңелемнең хасияте – түгел җәзам.
***
Тик сокланып карауларым очкан кошка,
Күңелемнән ышаныч зур якын дуска.
Күгем – биек, офыгым – киң, җаным – тыныч,
Ни әйтсәм дә, рәхмәтлемен мин язмышка!
***
Яшәп булмый гел зарланып, тормыш кыен, дип,
Отасың йә оттырасың – тормыш уен бит.
Үземнең дә хәлләр мөшкел, күреп торасың.
Әй фәкыйрем, әйтә алмыйм, миңа сыен, дип.
***
Сөенәсе имин генә көн үткәнгә,
Тиеше дә эләкми ул җебекләргә.
116
Тиргә батып, җир җимертеп эшләү фарыз,
Ил таяныр безнең кебек егетләргә!
***
Җиле рәхәт, суы тонык, күге зәңгәр:
Күрә белсәң, шушы җирдә бөтен ямьнәр.
Селтәнсәң дә, язылгандай була тәннәр,
Барысы бергә: исләр, тәмнәр, хисләр, гамьнәр!
***
Талпынып очкан бер кош бары – күзәткәнем,
Моңын тыңлап хушланадыр йөрәккәем.
Әллә инде минем кебек сагышланып
Җырлый микән, өзелә дип, үзәккәем.
***
Тыймасаң, эштән кудыра тел дигәне,
Буранлап карны туздыра җил дигәне.
Бәйрәмнәре бетеп торган араларда
Матәм көннәре уздыра ил дигәне.
***
Бер уйласаң, тук яшибез – түгел ачлык.
Акча каян табыйм, диеп йөри башлык.
Бәхетле ит күк капусын көзен ачып –
Хак Тәгаләм, күп иттереп бирче ашлык!
***
Тыныч йокы, әлли-бәлли-бәү диясе –
Китеп барды дөньяның бер әүлиясе.
Туганнан соң гомер дигән тукталышта
Озак тормый җирдә һичбер җан иясе.
***
Тота белсәң, тын күлдә шул балык каба,
Соң түгелме атлауларым сиңа таба?
Җитеш кенә, ярсу аттай вакыт чаба,
Чын күңелдән – яратуым, соң булса да.
***
Син булганда, кирәк түгел мең алтын да,
Әй сөеклем, күңелемә син якын ла.
Мин бәхетле, сиңа таба кулын сузып,
Ят бер шәүлә тормаса синең артыңда.
***
Җиткән инде, син укысаң мин язганны,
Вулкан булып атылырлык хис җандагы.
Иренмичә шигырьләргә күз төшерсәң,
Шәт, белерсең минем нәрсә уйлаганны.