Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНДАШЛАРЫ СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙ ТУРЫНДА

Узган гасырның икенче яртысында халкыбызның
әдәби-мәдәни мирасын тикшерүгә игътибар сизелерлек
артты. Хәзер әдәбиятыбыз үсешендә «алтын дәвер»
дип йөртелә торган XX гасыр башы классиклары
мирасын текстологик өйрәнү юлында аеруча җитди
адымнар ясалды. Татарстан Фәннәр академиясенең
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты галимнәре, текстологлары тарафыннан
чагыштырмача кыска бер вакытта – унбиш-егерме
ел эчендә Г.Тукай, Г.Камал, Г.Ибраһимов, М.Гафурилар
әсәрләренең күп томлы басмалары әзерләнде һәм
нәшер ителде. Шул ук вакытта әлеге чорның башка
әдипләре иҗатын кайтару да актуаль төс алды. Алар
арасында әсәрләренең үзенчәлекле лирик яңгырашы
белән күренекле татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй
аерылып тора. Сталин репрессияләре чорында
Соловкига сөрелеп, Ленинград өлкәсе УНКВДсы
«өчлеге» нең 1937 ел, 9 октябрь карары белән атып
үтерелгән бу танылган әдип мирасын барлау һәм,
текстологик яктан тикшереп, укучыларга тәкъдим
итү эше миңа тапшырылган иде. 1958 елда гаепсезлеге расланып, аклануы мәгълүм булгач,
төзеп чыгарылган китабындагы (Сайланма әсәрләр. Төзүчесе – Шәриф Сүнчәләй. Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 1961. 112 б.) текстлар, Г.Халит, Ә.Еники, Р.Мостафин,
Р.Мусабәкова, Р.Ишморат, Ф.Фәткуллин һәм башкаларның мәкаләләре белән танышканда,
Сүнчәләйне шактый якыннан белгән, төрле вакытларда аның белән аралашып калган олуг
шәхесләрнең кайберләре, шөкер, бакый дөньяга әле күчеп өлгермәгәннәр иде. Болар – безнең
атаклы иҗатчыларыбыз: язучы Әмирхан Еники һәм рәссам, сынчы Бакый Урманче,
драматург Риза Ишморат. Озак гомер кичерсәләр дә, аларның әле зиһеннәре бик яхшы
эшләвен, хәтерләре кем дә сокланырлык булуын ишетеп тә, кайчан төрле чараларда чыгыш
ясауларын тамаша кылып та белә идем. Һәм алар белән әңгәмә кору фикеренә килдем.
Әмирхан Еники белән очрашуга мин хезмәттәшем, әдәбиятчы Заһир Шәйхисламов белән
бардым. Бакый ага фатирына исә хатыным, университет профессоры, әдәбият галиме
Резеда Ганиева һәм студент улыбыз Булат белән – өчәүләп барып чыктык, әңгәмәгә аның
җәмәгате Флора ханым да кушылды. Әмирхан Еники белән корылган әңгәмә тулырак
бирелде (мәчесен кулга алып, аны сыйпый-сыйпый сөйләште). Бу очрашу 1995 елның 6
декабрендә булган иде. Анда телгә алынган факт-мәгълүматлар, вакыйгалар шагыйрь
әсәрләре томын баетуга, фәннилеген арттыруга хезмәт иттеләр (басылды: Сәгыйть
Сүнчәләй. Әсәрләр һәм хатлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. 367 б.; 2006 елның
мартында туган авылы Иске Мостякта тәкъдим итү кичәсе дә уздырылды) дияргә кирәк.
Билгеле ки, 1995 еллардагы бу очрашулардан соңра шактый гомер узды, ул арада Сүнчәләй
тормышына, иҗади, иҗтимагый эшчәнлегенә караган яңа мәгълүматлар табылды
(ниһаять, яңа чыгып килә торган «Татар әдәбияты тарихы»ның 4 нче томында аның
иҗаты тикшерелгән махсус бүлекчә дә урнаштырылды). Укучыларыбыз, бу әңгәмәләр
белән танышканда, аларның моннан 25 еллар элек үк алып барылганын истә тотсалар иде.
Зөфәр РӘМИЕВ,
профессор, филология фәннәре докторы.

Бакый Урманче белән сөйләшү
Зөфәр Рәмиев. Бакый ага! Сәгыйть Сүнчәләй мәсьәләсендә беркадәр
мәгълүматыгыз бар дип беләм. Бераз беләсе килгән иде. Егерменче гасыр башында
иҗат иткән Тукай чоры шагыйрьләренең әсәрләреннән бер җыентык әзерләп ятам.
Сиксәнләп кешенең әсәре минем кулда. Гарәп шрифты белән чыккан газеталардан,
журналлардан, китаплардан үзем яхшы дип тапканнарны җыеп, бер җыентык төзим.
Күләм, билгеле, чикләнгән, 500 бит чамасы гына. Шунда Сәгыйть Сүнчәләй дә
бар. Сүнчәләй ул елларда бик актив булган бит инде. Тукай белән аралашкан, яхшы
мөнәсәбәттә булган. Башкалар белән дә. Ләкин соңгы чордагы язмышы, беләсез инде,
томан эчендә.
Бакый Урманче. Томан эчендә шул.
З.Р. Фатих Сәйфи-Казанлы редакторлыгында чыккан «Матур әдәбиятта буржуаз
милләтчелеге» (1930) дигән китапта Сүнчәләй «буржуаз милләтче», «солтангалиевче»
булып бара...
Б.У. Чыннан да шулай инде ул. Ләкин буржуаз милләтче булу яманмы, яхшымы?
Аннан соң солтангалиевче булу яманмы, яхшымы? Ул мәсьәлә дә бар бит әле. Мин
Солтангалиев гаиләсендә күп була идем. Чөнки аның хатыны Фатыйманың энеләре
безнең белән бер вакытта Мәскәүдә укыдылар. Ә без инде Фатыйма өендә очраша
идек. Солтангалиев хатыны өендә торды. Фатыйманың фамилиясе Ерзина бит инде.
Мәшһүр Ерзиннар. Аның өч катлы өе бар иде, ул өй һаман да бар шикелле. Шуның
бер бүлегендә Солтангалиев яшәде. Ул «правительственный» өйгә күчмәде. Менә
шулай инде, аны солтангалиевче диюне мин начар дип аңламыйм.
Үземнең бертуган энем Һади Урманче – Солтангалиевнең якын кешесе. Ләкин
Солтангалиев зур кеше, Һади студент кына иде. Ул аның тарафдары гына түгел, алар
фикердәшләр дә булганнар. Мин аны соңыннан гына белдем. Ул безнең Һади янына
килеп, үзенең иптәшләренә белгертмәс өчен «инкогнито» керә икән. Һади инде ул
кадәр билгеле кеше түгел, правительство кешесе дә түгел, ул укучы гына. Без бит
Һади белән бер фатирда торган идек. Икебез ике бүлмәдә. Мирсәеднең безгә килеп
йөргәнен мин белмәгәнмен дә. Фикердәшләр белән очрашулар безнең фатирда булган
икән. Басым ясап, миннән сорау алганда, «Солтангалиевнең сезнең квартирда булганы
бармы?» – дип сораганда, мин «юк», дидем. Аның монда булганын миңа сеңлем
генә әйтте. Соңрак кайбер нәрсәләр искә төшкәләде. Мирсәед белән безнең сүзләр
булгалады. Ул мине шул үзенең группасына тарта иде. Мин ул вакытта югарырак
катлау кешесе исәпләнә идем. Ул вакытта мин – Казанның художество техникумы
директоры. Мәскәүдә аның белән очрашмый идек. Бер очрашканда, ул миңа басым
ясый башлагач, әйттем: «Мирсәед, мин үземнең гомеремнән разый. Менә минем
кулымда зур эш. Сыннар ясыйбыз. Татар балаларыннан рәссамнар ясыйбыз. Аларны
укытабыз. Техникумда бөтен эшне мин алып барам. Мин җаваплы. Шулай булгач,
минем совет властена «поправкалар» кертергә хакым юк. Мин чын совет гражданины»,
– дидем. Мирсәед мине аңлады инде. Башкача аның белән бу турыда сөйләшмәдек.
Һади бик кызу кеше, интересный малай иде ул. Ул Мәскәүдә «Коммунистический
университет трудящихся Востока» бетерде. Аннан соң Үзбәкстанга барып эшләде,
сәяси белемем җитми, бер специальность кирәк икән, дип, монда кайтты.
Ф.Әхмәтова. Сүнчәләйне сөйли идегез бит!
Б.У. Мин ни өчен әйләнеп сөйлим, чөнки соңгы тапкыр Сүнчәләйне дә,
Солтангалиевне дә мин Соловкида күрдем. Мин Сәгыйть янына кереп йөри торган
идем, чөнки Сәгыйтьнең бик әйбәт чәе була торган иде. Соловкида әйбәт чәй табу
бик кыен иде. Шулай бер вакытны керсәм, моңарда Мирсәед тә утыра. Утырдык инде
сөйләшеп байтак кына. Төрле сүз булгандыр инде анда. Соңгы күрүем Сәгыйтьне дә,
Мирсәедне дә Соловкида булды. Әлбәттә инде, Сүнчәләй Мирсәед кешесе иде. Анда
шөбһә юк. Сүнчәләйнең (элегрәк) үлми калуы да кызык бит. Сталин дипломатларны
җыеп үтерде бит барысын да. Франциядә Раскольников котылып калды. Сәгыйть
болар эченә керергә тиеш иде. Сәгыйть бит Төркиядә атташе булды. Димәк, Сәгыйть
керергә тиешле. Керми калды. Ничектер, котылып калды.
181
З.Р. 1938 елда үтерелә ди бугай1.
Б.У. Аны Әмирхан Еники төгәлрәк белә инде.
З.Р. Мин сораштым аңардан, Риза Ишмораттан да. Сәгыйтьнең Риза агайда хатлары
бар икән... Аның бит хатыны актриса булган, Әминә Милүшева. Ул Азәрбайҗанның
Гянҗә шәһәреннән. Сүнчәләй кулга алынганда, алар бергә тормаганмы – менә алары
да билгесез булып кала.
Б.У. Сәгыйтьнең тормышында мин белмәгән дәвер бар. Мин бит 1929 елның
башында кулга алындым. Шуннан соң 1959 елга кадәр Казанда булмадым. Татар
халкыннан ерактарак булдым. Ә ул миңа ярдәм дә итте бит. Мәсьәлә болай тора иде.
Безнең халыкның аралашуының хәвефле җирләре дә бар.
З.Р. Татар барда хәтәр бар бит.
Б.У. Соловкидан кайткач, монда инде паспортларны алыштырдым. 1933 елның
ахыры бу. Минем гаебем булмаган, коллегия карары белән генә киткән кеше бит мин,
следствие дә, протокол да юк, шул килеш. Әйткәннәр, Урманчене җибәреп карыйк әле
дип (көләләр). Остаханәгә берәү килеп керде. Мине техникумда эшләгән җиремнән
«торжественно» алып киттеләр. Мине артка утыртты, үзе – кучер. Тарантаска җигелгән
әйбәт сары җирән атка утыртып өйгә алып киттеләр. Аты яхшы булса да, халык бит
тегенең формасыннан таный каян икәнен. Өйгә кайтып кергәч, бөтен кәгазьләрне
җыеп алдылар. Аларның беренче эше шул икән – өйдәге бөтен кәгазьне җыеп алу.
Үзе минем белән матур итеп сөйләшеп йөри. Мин инде гаебем юк икәнен беләм, ике
көн тотарлар да чыгарырлар инде, дип барам. Ике көн үтте, өч көн үтте, шуннан соң
Хандыгин дигән кеше (соңыннан Мәскәүдә зур кеше булды, Мейерхольдларны да
утыртты) карары белән Мәскәүгә алып киттеләр. Укырга-нитәргә һичбер нәрсә юк
абсолютно. Менә шулай бернәрсә укымыйча, син гел уйлап торырга тиешле. Шуннан
соң мин аңладым. Анда бер-ике көн утырталар да китерәләр Бутыркага, яисә инде
бөтенләй җибәрәләр. Минем Берлин университетында укыта торган шәрыкчы галим
Галимҗан Идриси белән язышкан хатларым бар иде, шул сәбәп булды, ахры. Һадидан
да сорашканнар Мәскәүдә. Сәгыйтьне белүем дә роль уйнаган, ахры.
Сәгыйтьне исәплидер идек Тукайның варисы дип. Сәгыйтьнең шигырьләрен укый
идек. Ул бит «Мөхәммәдия»гә дә килеп йөри иде. «Әл-Мансур»ны (пьеса) чыгарганда,
бик мәшһүр чагы иде аның. Ул резонанс алды. Аның теле – Тукай теле. Тукайдан
соң зур шагыйрь була торган кеше – шушы Сәгыйть дип белә идек. Без аның белән
Мәскәүдә дә очраштык. Аның ул дипломатия эшенә китә торган вакыты иде. Бу 1926
еллар иде.
Бутыркада Сүнчәләйнең барлыгын белә идем. Әмма анда камералар бит, бер-
береңне күреп булмый. Һава суларга чыкканда күрү ихтималы бар иде, шунда гына
очраштык. Мирсәедне ялгыз камерада тоталар иде.
Ә Соловки бит ул бик зур. Аның һәр станциясендә бушлат кигән кешеләрне
очратырга була иде. Соловецкий монастыренең Кремле бар. Сәгыйть шушы Кремльдә
бер җирдә торып, яхшы гына урында эшләде. Хуҗалык эшендә иде ул. Мәркәзгә барган
вакытта без аның янына кереп, кайсы вакытта чәй эчә идек. Берсендә Мирсәед белән
очраштык. Ул Сәгыйть янына кереп йөри икән.
Казанга кайтып, паспортлар алгач, Казан мине тынычлыкта калдырмаячак дип,
Мәскәүгә китеп чумарга булдым. Союзга кердем, кергәндә, Соловкида булуымны да,
мулла малае булуымны да әйтмәдем, «из крестьян» дип яздым. Муллалар бит аерым
сословие түгел, барыбер крестьян. Сталин чорында яшәгән кеше бит мин. Шулай
итеп, Мәскәү рәссамнары арасына кереп киттем, анда минем кайда булуым берәүгә
дә кирәк түгел иде. Казанда булсам, атлаган саен төртеп күрсәтерләр иде.
Әмирхан Еники белән сөйләшү
Зөфәр Рәмиев. Әмирхан ага! Җыентык әзерләү уңае белән Сәгыйть Сүнчәләйнең
революциягә кадәрге иҗатын карап чыктым. Аның китапларының шактые сакланган.
Бераз архивларында да булдым, Мәскәүдә егермеләп хатын таптым. Гриновская
1 С.Сүнчәләй Ленинград өлкәсе УНКВДсының «өчлеге» 1937 елның 9 октябрь карары белән атып үтерелә.
СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙНЕҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ
182
фондында булып, аңа язган хатларның күчермәләрен алып кайттым. Ләкин аның Совет
чорындагы язмышы томан эчендә кала.
Рафаэль Мостафин 1993 елда аның турында мәкалә язган иде. «Татарстан»
журналында бастырды. Ул аны бераз шымчылыкта да гаепли. Мин үзем КГБ
архивларындагы барлык документларны да карап чыга алмадым.
Әмирхан Еники. Мин ул мәкаләне укымадым шул. Ләкин монда ачыклык
кертергә кирәк. Мин аны нинди чыганакларга таянып гаепләүләрен белмим.
Солтангалиевчелектә гаепләнеп кулга алынгач инде, төрмәләрдә яткан чакта пытка
аркасында булган берәр эшме ул, яки, мин менә Ринат Мөхәммәдиевтән ишетүем
буенча, аңа хәтле, кулга алынганчы, Төркиягә посольствога эшләргә җибәрелгәнче
үк инде ул менә шундый информация бирүче булган, ди.
З.Р. Мостафин да шулай, ди.
Ә.Е. Дипломатия тирәсендә эшләүче кешеләр ул вакытта да, хәзер дә шул эш
белән шөгыльләнәләр. Аларның вазифасына керә ул информация биреп тору. Сез
беләсез инде, революциянең беренче елларында болар бит инде милләт эшләре
буенча комиссарлар («народный комиссар по национальным делам» дип аталамы,
«по национальному меньшинству» дипме, Сталин – иң өлкән комиссар, Солтангалиев
шул ук комиссариатта эшләүче урынбасар була. Ул комиссариатта татарлардан
Солтангалиев кенә түгел, башкалар да була. Ул милләт эшләре белән турыдан-туры
шөгыльләнүче комиссариат бит инде. Автономияле республикаларны оештыручылар да
алар. Башкортстанны да, Татарстанны да шул комиссариат оештыра. Сәгыйть Сүнчәләй
беренче мәртәбә шушы комиссариат исеменнән китә, бәлки инде Солтангалиев ярдәме
беләндер, чөнки Солтангалиев – Уфа кешесе, Сүнчәләй дә Уфада яшәгән, алар бер-
берсен күпмедер дәрәҗәдә электән белгән булырга тиешләр...
З.Р. Ринат Мөхәммәдиев шулай дип әйтә дә. Аның тәкъдиме белән Сталинга керәләр
дә, аны Кырымга җибәрәләр.
Ә.Е. Әйе, ул Кырымга шушы комиссариат вәкиле булып бара. Менә шунда инде ул
Кырым хәлләре турында хәбәр биреп тора. Бу аның вазифасы, шуның өчен җибәрелгән
ул. Миңа аның Сталинга язган отчётының копиясен дә күрергә туры килде. Тузып
беткән иде инде.
З.Р. Әйе, Мәскәүдә мин дә ул отчётларны күрдем.
Ә.Е. Шунда ул Кырым хәл-әхвәлләрен яза. Бу шымчылыкка керми. Моны
шымчылык дип атарга мөмкин түгел. Бу дипломатия эшендәге кешеләрнең турыдан-
туры вазифасына керә торган бурыч. Менә хәзерге вакытта Россиянең теләсә кайдагы,
теләсе кайсы илчелеге Мәскәүгә шундый ук информацияләрне, отчётларны биреп
тора. Моны кеше өстеннән әләк формасындагы шымчылык дип әйтү һич тә урынлы
түгел. Аннан соң бер елдан соң Сүнчәләйне Сәетгалиев алыштыра. Ул да шул ук
эшләрне эшләгәндер, бик ышанычлы коммунист бит инде. Архивта Сәетгалиевнең
Сәгыйтькә язган хаты да булырга тиеш. Мин күргән идем. Сәгыйтьнең архивында бар
ул. Зарланып, Кырымда эшләве авыр, фәлән-фәсмәтән дигән шикеллерәк. Ә Сәгыйтьне,
димәк, Төркиядәге илчелеккә җибәрәләр.
З.Р. 1926 елда.
Ә.Е. Ул анда бер елмы, ел ярыммы эшли. Илчелектә эшләгән кешенең дә бурычы
– шулай ук андагы хәлләр турында информация-отчёт биреп тору. Ул аны бернинди
шымчылык дип уйламагандыр да. Хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән кеше, аңа эш
йөкләтелгән. Анда бит секретарьлар гына түгел, ГПУ кешеләре дә шул илчелек түбәсе
астында эшлиләр бит. Сәгыйть инде ул вакытта – 1919 елда – коммунистлар партиясенә
кергән. Алар бит үз бурычларын кирәкле эш дип үтәгән.
З.Р. Ул өч мәртәбә өйләнә бит инде. Беренче хатыны Сәлимә исемле була, ул үлә,
икенчесе Фәридә исемлесе белән аерылыша. Аның Фәрит исемле малае була (1912, 1
август), ул сугышта үлгән. 1940 елда аны хәрби хезмәткә алганнар, шуннан кайтмаган.
Кызы Наилә (1936) Казанда тора. Әлфия, Рөстәм, Лариса исемле балалары, оныклары
бар. Өченче хатыны – Әминә. Аның турында бер мәгълүматым да юк. Артистка була,
1928 елда академия театрында уйный. Таһира исемле кызы була. Сезнең аның турында
берәр хәбәрегез юкмы?
183
СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙНЕҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ
Ә.Е. Минем хәбәрем шул: ул вафат. Алар Азәрбайҗанда яшиләр. Гянҗә шәһәрендә.
Әминә Милүшева Кырым татарыннан булса кирәк, яки инде Кырымда яшәгән безнең
татар. Мин аны беләм. Уфада чакта ук күргән идем, Төркиядән кайткан чаклары иде.
1927 ел иде булса кирәк. Бик чибәр хатын иде. Менә шуннан соң 1928 елда Сәгыйть
Сүнчәләй Татар мәдәнияте йортында гыйльми секретарь булып эшләп китә. Әминә
театрда эшли. Ләкин шул вакытта алар аерылыша. Әминәне ул вакытта театрның
директоры Мирза Заитов, җитәкче булуыннан файдаланып, үзенә буйсындыра.
Казанда Сөнәкәй дигән шагыйрь яшәде шул елларны. Сөнәкәйнең бер гадәте – таныш-
белешләренә йөрү иде. Үзе генә йөрми, кемне дә булса ияртеп йөри. Бервакыт ул мине
шул Мирза Заитовка ияртеп алып китте. Таныган-белгән кешем дә түгел иде. Шунда
мин Әминә ханымны күрдем дә инде. Элек тә күргән бар иде, Сәгыйтьнең хатыны дип
белә идем бит. Миңа да бик уңайсыз булып китте инде, үзе дә кыенсынды, минемчә.
Мин дә бернәрсә сиздермәдем, ул да сиздермәде. Соңыннан гына аларның Сәгыйть
белән аралары өзелгән дип ишеттем. Әмма ул өзелү озакка бармаган, күрәсең. Чөнки
Сәгыйть Сүнчәләй кулга алынгач, ул төрмәдән язган хатларын Әминә ханымга юллый.
Әминә ханым да Сәгыйтьне көтә. Ул вакытлыча бер саташу гына булган, ахры.
Әминә ханымнан Сүнчәләйнең кызы Таһира туа. Таһира 1921 елгы. Улы Таһир
авырып үлде. Мин Дәүләкәннән Уфага баргач, туйга, аны күргән идем. Ул вакытта
өйдән чыкмый иде инде.
Сәгыйть Соловкида вакытта Мәскәүдә аның абыйсы Шәриф Сүнчәләй яши, минем
җизнә тиешле кеше. Әминә аларга «Здравствуйте, мои родные!» дип хатлар яза. 1948
елгы хаты бар. Яшәүләре авыр була.
З.Р. Яңадан кияүгә чыкмаганмы?
Ә.Е. Күрәсең, юктыр инде.
З.Р. Соловкидан язган хатларында ул Биги авылын искә ала. Биги авылы белән
аның нинди бәйләнеше бар, белмисезме?
Ә.Е. Аларның туулары бер җирдә, үрчүләре икенче җирдә бит. Ульяновскиның
татарлар яши торган районы Кулаткы тирәсендә.
З.Р. Иске Мостяк дигән авылдан.
Ә.Е. Алар шуннан Хволыньга, аннан Әстерханга күчкәннәр дип хәтердә калган.
Бигине ишеткән юк. Сәгыйть Сүнчәләй партиягә яңадан кергән чагында – аны
партиядән чыгарып тордылар, яңадан кабул иттеләр, пенсия дә билгеләделәр.
З. Р. Сәгыйтьнең үпкә авырулары да булган икән. Дәүләт архивында рецептлар бар.
Ә.Е. Ул вакытта яшьләрнең күбесе үпкә авыруыннан интеккән. Авыл
китапханәсендә эшләгән. Скрипкада матур итеп уйнаган.
З.Р. Шәрифләрдән тыш, Сүнчәләйнең туганнары бар идеме, юкмы?
Ә.Е. Анысын ачык кына әйтә алмыйм. Сәмәркандта озак еллар гына Габдулла
Сөләйманый дигән кеше яши иде. Бер елны кунакка килгәннәр иде. Габдулла
Сәгыйтьләр белән бер яктан, бер авылдан чыккан кешеләр инде алар. Ул университетта
татар башы белән үзбәк теле һәм әдәбияты укыта иде. Шуның хатыны, күпмедер
ишетеп калуым буенча, Сүнчәләйләргә кайсыдыр яктан кардәш тиешле кеше булган.
Сүнчәләй бик симпатичный, бик сөйкемле кеше иде ул. Гуманный. Аның Такташ
белән дуслыгының төбендә шул бит инде.
З.Р. Такташ белән дә дус булганмыни ул?
Ә.Е. Әйе. Такташ та шундыйрак булган бит инде. Алар бер-берсен бик яхшы
таныганнар. Такташның Сәгыйть белән төшкән рәсеме дә бар.
Без бит бик таркау яшәдек. Күп нәрсәне югалттык инде. Үз кулы белән юкка
чыгаручылар да аз булмады. Мин бер нәрсәне дә ертмадым да, яндырмадым да. Ләкин
мин читтә йөргән чакта кемдер килеп, күп нәрсәне алып киткән. Китаплардан инде.
Әмирхан кушты, дип, минем фатирга килеп. Бакый әйткән иде инде әрҗәләргә салып,
лапас башына мендереп калдыр, дип. Теге менеп, шул китапларны актарып чыккан.
Анда Троцкий китабы да, Каменев китабы да бар иде. Баш китәрлек. Иң мөһиме: иске
әдәбият әйберләре бар иде. Бик кыйммәтле әйберләр. Шуларны алып киткән.
З.Р. Сез сугышта чактамы инде ул?
Ә.Е. Юк, мин Урта Азиядә чакта.