Логотип Казан Утлары
Публицистика

Янып яшәлгән гомер

Бөек Җиңүгә – 75 ел

Без һәммәбез җирдә берәү генә,

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән

Туа җиргә адәм баласы.

Җыр калдырыйк җирдә, нур

 калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр...

Безнең дөрләү, безнең януларны

Киләчәккә җырлар илтерләр!

Фәнис Яруллин

Ул чакта мин Россия язучылары Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли идем. Көннәрдән бер көнне Татарстан Язучылар йортындагы кабинетымның ишеген кемдер, барабан таякларын уйнаткандай, ниндидер сихри-серле аһәң биреп, матур гына шакыды.

Барып ишекне ачуга каршымда чал чәчле, зәңгәр күзле, ачык йөзле, таза-төз гәүдәлет олпат затны күрдем. Әлеге ир-ат, дустанә елмаеп, күреште:

– Таныш булыйк: җәлилче Рушад абыең Хисаметдинов булам мин. Бирегәт Кыргызстанның Ош каласыннан килдем. Казанда якын туганнарым яши... Сезнең янга мине Рафаэль абыең – фамилиядәш адашың җибәрде. Җәлилче легионерлар,

макизарлар белән кызыксынасың икән. Вакытың булса, әйдә, шулар хакында иркенләп сөйләшик!..

Үзенең килеш-килбәте, сөйләме, зыялылыгы белән аерылып торган ошбу Ил агасы беренче күрешкәндә үк күңелгә ниндидер үзгә бер җылылык-яктылык өстәде. Өстәвенә ул нәсел тамырлары белән безнең якташыбыз да булып чыкты. Кукмара районы Югары

Өскебаш авылы зиратында аның дүрт буын бабалары җирләнгән.

Бу юлы Рушад Мөхәммәтбилял улы Казанга бертуган апасы, Татарстанның атказанган зоотехнигы Кәшифә ханым Килеева балалары – танылган язучы-тәрҗемәче Азалия ханым Бадюгина, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты Әнвәр Исмәгыйль улы янына Казанга килүеннән файдаланып, республикабыз башкаласында яшәүче җәлилче каһарман Әмир ага Үтәшевнең дә хәл-әхвәлен белешергә өлгергән.

– ...Франциядә чакта фашистларга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткән легендар легионер-макизар ул – Әмир абыең! – диде миңа Рушад ага. – Озак еллар дәвамында хаксызга рәнҗетелгән фидакарь җаннарның берсе ул... Әйдәгез әле, бергәләшеп, күтәрик әле, кайтарыйк әле илгә, халыкка данлы исемен!..

Хөрмәтле Рушад Мөхәммәтбилял улының хәер-фатыйхасын алып, Әмир ага Үтәшев белән соңгы елларда аралашуым-дуслашуым, андагы искитмәле тарихи язмалар, Франциядән җибәрелгән, Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) архивларында дистәләрчә еллар яткан байтак документлар белән танышуым нәтиҗәсендә, мин кадерле якташымның батыр йөрәкле көрәштәше турында әйткән сүзләренең хак булуына ныклап ышандым.

Тугандаш Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында моннан бер гасыр элек – 1919 елның 15 сентябрендә дөньяга килгән Әмир Галимҗан улы җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, Уфа кооператив техникумына укырга керә. Аннары дипломлы яшь белгеч Татарстанның Арча районы кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер урынбасары, бераздан соң баш бухгалтер булып эшли. Өйләнеп җибәрә. Сугыш чыккач, армия сафларына да Арча хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Алабугада политруклар хәзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлаган өлкән лейтенант Үтәшев 1942 елның июне азагында Курск өлкәсендә беренче сугышчан чирканчык ала. Хәлиткеч-җитди сугышларның берсендә ул, ике аягы да авыр яралану сәбәпле, берничә тәүлек бомба чокырында аңсыз ята һәм шул хәлдә дошман «тырнагына» килеп эләгә. 1942 елның 6 июленнән Әмир Галимҗан улы өчен газаплы әсирлек тормышы башлана...

Баштарак фашистлар Әмир абыйны Киевта, аннары Дарница, Владимир-Волынск лагерьларында яткыралар, соңыннан Польшаның Ченстохов лагерена күчерәләр. Яралары да төзәлеп бетмәгән Әмир абый биредә тифтан егыла. Немец офицеры,

аның терелүенә өметен җуеп, тоткынны мәетләр барагына чыгарып ташларга боера. Әмма дөньяда яхшы адәмнәр дә бар бит әле: бер таныш әсир-санитар Үтәшевнең документларын үлгән чуваш егете Александр Николаевныкы белән алыштырып куя да,

Әмир абыйны авырулар ята торган баракка күчерә һәм тифтан дәвалау чараларын күрә. Шулай итеп, Әмир Үтәшев Александр Николаев (Франциядә «Александр Николас», «Капитан Александр») булып китә. Французлар биргән барлык документларда аның исеме алга таба «Әмир» дип түгел, «Александр» дип телгә алына.

1943 елның маенда Ә.Үтәшевне Польшаның Едлинодагы хәрби әсирләр лагерена – «Идел-Урал» легионына китерәләр. Монда ул Рәхим Саттар, Әкрам Мамлиев ярдәмендә, Муса Җәлил белән якыннан таныша һәм биредәге яшерен оешманың актив бер әгъзасы булып китә.

– ...Легионда синең яшерен эш алып баруыңның төп максаты – үзебезнең ватандашларны ничек кенә булса да партизаннар ягына алып чыгып, фашистларга каршы бергәләп көрәшү булырга тиеш! – ди Муса Әмиргә. – Мин сиңа ышанам: башлаган эшебезне дошманны тәмам җиңгәнчегә кадәр дәвам ит... Дөнья бит бу, безне

алда нәрсә көтәчәген бер Алла үзе генә белә...

Күңеле дөрес сизенгән икән шагыйрьнең. Озак та үтми, 10 августта, фашистлар М.Җәлилне һәм яшерен оешма әгъзаларының бер өлешен кулга алып, зинданнарга ташлыйлар. 1943 елның августында «Идел-Урал» легионының Көнчыгыш фронтка җибәрү өчен әзерләнгән өченче (штаб) батальонын, ашыгыч рәвештә ике эшелонга төяп (писарь Әмир Үтәшев тә шунда була), немецларның көчле сагы астында, Франциянең

Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи шәһәренә озаталар (чөнки баштагы беренче, икенче батальоннардагы легионерлар, фронт сызыгына килүгә үк, немец офицерларын юк итеп, Витебск өлкәсендә һәм Көнбатыш Украинада партизаннар ягына чыккач, гитлерчылар тирән пошаманга төшә). Җәлилчеләрнең Франциядәге яшерен оешмасы җитәкчесе буларак, Ә.Үтәшев тиз арада француз партизаннары – макизарлар белән элемтәгә керә һәм легионерларның, бераздан немецларны коралсызландырып, французларның Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә бердәм рәвештә кушылуларын тәэмин итә. Бер үк вакытта Совет Армиясе офицеры да, Франция Эчке Көчләре капитаны да, татар һәм рус партизаннарының беренче төркеме җитәкчесе дә булган Әмир абый (французлар аны, хөрмәтләп, «Комбатан Волонтёр» дип йөртәләр, үзләренең иң зур орденнары белән бүләклиләр) ике меңгә якын легионерны, макизарны Туган илгә исән-имин кайтаруда да һәм җәлилчеләрдән Габбас Шәрипов, авылдашы, кан кардәше Нигъмәт Терегулов, француз патриоткасы Мария Дебиезе белән берлектә, дөньяны тетрәткән «Моабит дәфтәрләре»нең беренчесен саклап калуда чын тугрылык-кыюлык үрнәген күрсәтә.

Әмма бу егетлек үз вакытында тиешенчә бәяләнми. 1945 елның 1 сентябрендә Әмир Галимҗан улын – Франциядәге ватандашларын Туган илгә алып кайтучы эшелон җитәкчесен – совет-герман чигендә армия контрразведкасы кулга ала. Тиешле

тикшерүләрне үткәннән соң, аны иреккә җибәрәләр, әмма озакка түгел. Дусты Нигъмәт Терегуловны төрмәдән коткарырга дип, Арчадан Казанга килеп йөргәндә, 1948 ел июлендә Әмир Үтәшевне яңадан кулга алалар. Хәрби трибунал башта аны «Ватанга

хыянәте өчен» атарга хөкем итә. Бераздан бу карар 25 елга иректән мәхрүм итү – каторга белән алыштырыла...

Гаделлек, чын дөреслек тантана итсен өчен бик озак көрәшергә туры килә бу батыр йөрәкле, курку белмәс ир-атка. Үзеннән бигрәк, бер гаепсезгә төрмәләргә ябылган, лагерьларга озатылган сугышчан дуслары өчен борчыла, газаплана ул...

 Шушы урында мөмкинлектән файдаланып, 2010 елда «Идел-Пресс» нәшриятында дөнья күргән «Ватанга тугры калдылар» дигән 528 битле саллы гына китап турында сөйләп үтик әле. Тугандаш Башкортстандагы талантлы каләмдәшләребез – әтилеуллы Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның күп еллык эзләнүләренең, фидакарь эшчәнлекләренең уртак «җимеше» бу. Бөек Ватан сугышы чорында зур каһарманлык үрнәкләре күрсәткән данлыклы шәхесләребез – патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның «Идел-Урал» легионындагы рухташ дуслары, аларның тормыш һәм көрәш юлларын өйрәнүче язучылар, галимнәр, эзтабарлар турында сөйләүче энциклопедик

рухтагы әлеге китап тарихи материалларга, архив документларына, фоторәсемнәргә искиткеч бай. Монда Әмир ага Үтәшевка кагылышлы «Легендар шәхес» дигән бүлек тә бар. Шуннан кайбер өзекләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәм:

«...Әмир Галимҗан улының тормыш, көрәш юлы турында тагын да күбрәк белергә теләп, без Башкортстан морзалары мәҗлесе җитәкчесе Максат Шәрифҗан улы Мамлиевка мөрәҗәгать иттек. Максат морза Благовар районының Яңа Каргалы авылында туган – ягъни ул Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н туган илгә алып кайтучы Нигъмәт Терегулов белән Әмир Үтәшевнең авылдашы. Күптән түгел генә ул Рәшит морза Мамлиев белән берлектә «Каргалинские корни» дигән китап чыгарды.

Анда, әлбәттә, Нигъмәт һәм Әмир морзалар турында да язылган.

Әмир Үтәшев үзенең тормыш юлы, дошман тылындагы көрәше, Җәлил һәм җәлилчеләр, Франциядә партизаннар сафында йөрүче татар һәм башка милләт егетләре турында бик күп документаль материаллар җыйган. Аларның бер өлеше әлеге көндә кайчандыр үзе укып чыккан Яңа Каргалы урта мәктәбендә, янә бер өлеше

Башкортстан морзалары мәҗлесендә саклана.

Бу материаллар белән танышкач, Әмир Галимҗан улының искитәрлек кеше булганын тагын бер мәртәбә аңладык.

Мең үлемнән котылып, 1956 елда туган җиренә кайта ул. Аныкы кебек язмышка дучар ителгәннәрнең күбесе тыныч тормышка һәр көнне шатланып, җайлап кына көн күрәләр. Буйдаклары өйләнеп, балалар үстерәләр. Дөрес, КГБ, милиция органнары аларга тынгылык бирми – вакыт-вакыт әңгәмәгә чакырып торалар. Әмма болары гына, элек күргәннәр белән чагыштырганда, бик кечкенә мәсьәлә булып кала.

Ә менә Әмир абый тынып калмый. Ул үзенең хаксызга рәнҗетелгәнен исбат итәргә тели. Әмма СССРның, Русиянең куәтле бюрократик машинасына каршы көрәшү җиңел булмый. Алтмышынчы елларда, Җәлил һәм җәлилчеләрнең көрәш юлы ачыкланып та бетмәгән заманда, моны эшләү икеләтә-өчләтә авыр була. Әмир Галимҗан улы иң югары баскычтагы түрә-чиновникларга мөрәҗәгать итә.

1961 елның 17 октябрендә Мәскәүдә Съездлар сараенда КПССның ХХII съезды ачыла. Ул чагында съезд Президиумы исеменә меңләгән кешеләр, үзләренең төрле проблемаларын хәл итүне сорап-үтенеп, хат белән мөрәҗәгать итәләр. Әмир

Галимҗан улы да съезд исеменә хат юллый. Аның хаты, күрәсең, бик кешелекле партия функционеры кулына килеп эләккәндер.

Озак та үтми, Әмир аганың эшен яңадан карыйлар һәм 1962 елның 2 мартында түбәндәге документны җибәрәләр:

«СПРАВКА

Дело по обвинению Утяшева Амира Галимьяновича, до ареста – 21 июля 1948 года – работавшего главным бухгалтером Арской МТС в пос. Арске Татарской АССР, пересмотрено Военной коллегией Верховного Суда СССР 21 февраля 1962 года.

Приговор Военного трибунала Приволжского военного округа от 18 ноября

1948 года и определение Военной коллегии Верховного Суда СССР от 19 февраля 1949 года в отношении Утяшева А. Г. по вновь открывшимся обстоятельствам отменены и дело о нем, за отсутствием состава преступления, прекращено. Утяшев А. Г. по данному делу реабилитирован».

Кулында рәсми документ булгач, ул инде күкрәген ныграк киереп йөри башлый. Әмма бу вакытта әле меңләгән элекке француз партизаннары, легиончылар «Ватанын саткан» дигән тамга белән йөри. Аларга пенсия бирмиләр, сугыш ветераннары кичәләренә чакырмыйлар, кайберәүләрен хәтта эшләгән җирләреннән дә чыгарып җибәрәләр.

1962 елда Әмир Галимҗан улы, мөгаен, реабилитация үтүче тәүге легиончыларның берсе булгандыр. Башкалар исә мондый бәхеткә шактый еллар үткәч кенә ирешкәннәр.

Әмир ага Үтәшев, җиңнәрен сызганып, гаделлек өчен көрәшне башлый. Ул төрле рәсми оешмаларга, партия-совет органнарына, аерым кешеләргә хатлар, гаризалар яза. Аның бу көрәше бик озакка сузыла...»

Мөхтәрәм Әмир Галимҗан улының Казан шәһәрендәге фатирында булганда, без аның 1989 елда КПСС Үзәк Комитеты секретаре Г. И.Усмановка язган хаты белән танышкан идек. Менә ул тарихи документ:

«Хөрмәтле Гомәр Исмәгыйль улы!

Мин Сезгә – СССР Верховный Совет депутаты һәм КПСС Үзәк Комитеты секретаре буларак, зур үтенеч бюелән мөрәҗәгать итәм. Фашистлар тарафыннан оештырылган татар легионыннан меңнән артык кешенең Франциядәге Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучылар ягына чыгуында күп француз иптәшләр зур роль уйнады. Аларның безнең Ватан алдындагы хезмәтләре зур һәм түбәндәге гражданнарны бүләкләргә кирәк:

1. Запальский Серж (псевдонимы – Жевольд) – подполковник, Француз Хәрби Көчләренең Югары Луара округы командующие. Дүрт ел подпольеда була. Иң элек партизаннар ягына 118 легионерның күчүен оештыра. Аннары, партизаннар җитәкчесе булып, барлык татар легионын әсирлектән коткара.

2. Капитан Сегель – партизан отрядларын оештыручы (җәзалап үтерелә).

3. Мишель Хнатышин – тәрҗемәче (үтерелә).

4. Мадам Мария Ильинишна һәм месье Эмиль Корк – партизаннар отряды командующиеның тәрҗемәчеләре.

5. Ижен Биго һәм аның әтисе Клемент Биго – коммунистлар, татар

легионерларының партизаннар белән элемтәсен оештыручылар.

6. Минем элемтәчеләр Мария-Роза Рош һәм Келлерман батальонының штаб начальнигы Мишель Рош – легионны француз макизарлары ягына чыгаруда катнашучылар.

7. Майор Коален Согадан (псевдонимы Тайор) – капитан Сегель һәлак булгач, Келлерман батальоны белән җитәкчелек итте, татар легионының макизарлар ягына күчүендә булышты.

8. Савель – Франция Компартиясенең Югары Луара секциясе Генераль секретаре.

9. Мишель Кауфман – капитан Александрның партизан отрядындагы тәрҗемәчесе, хәзер Парижда яши.

Болардан тыш, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендәге язган шигырьләрен саклап калуда түбәндәге иптәшләр катнаша:

1. Шәрипов Габбас – Моабит төрмәсендә шигырьләр дәфтәрен Муса Җәлилнең кулыннан ала, аны Франциягә алып килә һәм Нигъмәт Терегуловка бирә.

2. Терегулов Нигъмәт – шул дәфтәрне саклап, Туган илгә алып кайта һәм ТАССР Язучылар союзына тапшыра.

3. Мадам Мария Дебиезе һәм аның туганы Жозефина Барнау – Ле-Пьюи шәһәрендә М.Җәлилнең дәфтәрен яшереп саклап торучылар һәм безнең элемтәчеләр.

Шунысын да әйтик, М. Җәлилнең яшерен оешмасы башкарган эш Ватанга тугры булып калуда ярдәм итте. Татар легионерлары макизарлар ягына чыкты, аннары Туган илгә кайтты, фашизмны җиңүдә зур өлеш кертте.

М.Җәлилнең яшерен оешмасында катнашучыларның батырлыгы Ватан тарафыннан лаеклы рәвештә бәяләнде дип әйтеп булмый. Түбәндәге патриотлар дәүләт бүләгенә лаек:

1. Хисаметдинов Рушад Билял улы – Кыргызстанның Ош шәһәрендә яши.

2. Фәхретдинов Гарәф – Ташкентта яши.

3. Саттаров Рәхим Сөләйман улы, Мамлиев Әкрам (икесе дә – Башкортстаннан) – 1943 елның июнендә Польша җиреннән партизаннар белән элемтә урнаштыру өчен җибәреләләр (әмма алар, дошман засадасына эләгеп, батырларча һәлак булалар).

Капитан Аксёнов белән минем турыда сүз барса, 1945 елның 5 апрелендә Ле-Пюидан Парижга Совет Хәрби Миссиясенә җибәрелгән хатны игътибар белән каравыгызны үтенәм. Бу документ 1988 елның апреленә кадәр ТАССР КГБсы архивында яткан».

Подполковник Серж Запальский (Җевольд) кул куйган әлеге тарихи гуаһнамә безгә күп нәрсәне ачыкларга ярдәм итте:

«Париждагы Совет Хәрби Миссиясенә.

Немец армиясе подразделениеләрендәге хәрби әсирләр арасында Югары Луара партизаннары белән ныклы бәйләнеш тотучы кызылармиячеләр шактый иде. Аларның күбесе Татар легионын таркатуда булышлык күрсәтте. Соңыннан легионерларның

бер өлеше француз партизаннарына кушылды.

Командирларын аеруча билгеләп үтәр идем:

1. Капитан Андрей Аксёнов – 1913 елның 13 декабрендә Мәскәүдә туган. Хатынының адресы: Москва-112, Дунашевская, 7–11. Рус партизаннарының беренче группасын оештырып, аны 1944 елның 28 июлендә Ружак шәһәре янындагы урманга алып килде. Отряды белән гаять кыю сугышып, Югары Луара округындагы (Көньяк

Франция) Баинс шәһәре өчен немецлар белән бәрелештә 1944 елның 11 августында батырларча һәлак булды.

2. Капитан Александр Үтәшев – 1919 елның 15 сентябрендә Башкортстанның Благовар шәһәре янындагы Каргалы авылында туган, хатынының адресы: Татарстан Республикасы, Арча эшчеләр посёлогы, Интернационал урамы, 35нче йорт. Рус

партизаннарының беренче группасын оештыручы һәм аның комиссары булды. Капитан Аксёнов белән берлектә ул группаны макизарлар янына урманга алып килде. Андрей Аксёнов һәлак булганнан соң, капитан Александр рус партизаннары группасын

җитәкләде һәм сан ягыннан үстерде. Үтәшев үз отряды белән Баинс шәһәре янындагы бәрелешләрдә катнашты һәм 22 рус солдатын әсирлектән коткарды. Аллегро, Монтан тирәсендә барган сугышларда да үзен уңай яктан нык танытты. Аннары Соги (Югары Луара округы) янында немец солдатларын һәм француз фашистларын эзләп табып, аларны кулга алуда турыдантуры катнашты. Ле-Пьюи шәһәрен азат иткән көндә аның группасында 118 ирекле сугышчы бар иде. Алар һәммәсе дә тәртипле, сугышчан хәрәкәтләр алып бару өчен ныклы әзерлекле иде. Өстәвенә, командирларын да хөрмәт итәләр иде. Капитан Александр Үтәшевның отряды һәрвакыт соңгы тамчы канынача сугышырга әзер булуы һәм кыюлыгы белән француз партизаннарына үрнәк булды.

Легионны таркатудагы тырышлыгы өчен, партизаннар отрядын искиткеч оста оештырганы һәм җитәкләгәне өчен, Совет Армиясе офицеры Александр Үтәшевка Француз Армиясе капитаны дәрәҗәсе бирелде (Франция Эчке Көчләренең Келлерман батальоны буенча 1944 елның 2 августында игълан ителгән 2нче номерлы приказы нигезендә) һәм ул Франциянең Хәрби Тәре ордены белән бүләкләнде...

Курку белмәс батыр патриотларның ихлас ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларның аеруча мөһимлеген искә алып, Совет Армиясенең Югары командованиесенә шул хакта җиткерүегезне сорыйм.

Подполковник Запальский».

* * *

...Әмир Галимҗан улы озак еллар буена Франциягә бару, фашизмга каршы бергәләп көрәшкән иптәшләренең намуслы исемнәрен кире кайтарырга булышу, инде вафат булганнарының якыннарына легионер-макизарлар турында чын хакыйкатьне белдерү уе белән янып йөри. Анда бару өчен теләк кенә түгел, кирәкле документларны тутырырга, юлга акча да кирәк була. Патриот-макизар Франция Президенты Франсуа Миттеранга хат яза. Шулай ук СССР сугыш ветераннары советына һәм Каршылык

күрсәтү сугышчыларының Франциядәге халыкара берләшмәсенә дә мөрәҗәгать итә ул. 

Бәхетенә, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр табыла. Франциягә бару өчен барлык оештыру мәсьәләләре уңай хәл ителә. 1990 елның августында Әмир ага Үтәшев Казаннан француз теле белгече Надежда Татаренко белән бергә юлга чыга. Баинс, Ле-Пьюи шәһәрләренә барып, якташларыбызның каһарманлыкларын раслаучы үтә мөһим документларны алып кайта...

Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтик: Франциядәге дуслары Әмир Галимҗан улын, зур кадер-хөрмәт күрсәтеп, милли Герой итеп каршы алалар. Бу илдәге матбугат чаралары да гадәти булмаган визитны җентекләп яктыртып баралар. Мәсәлән, Югары Луара департаментының «Трибуна» газетасы 1990 елның 3 август санында «46 ел узгач, Россия макизары Баинс янында сугышлар барган урында» дигән мәкаләсендә болай дип яза:

«...Бу пәнҗешәмбедә Баинс шәһәренең мэры Мишель Декольн әфәнде Казан кунагы Александр Үтәшевне аэропортта каршыларга дип, Парижга китте... Ярты гасырга якын вакыт узганнан соң, Россия солдаты кайчандыр сугыш кыры булган урыннарга, өч ватандашы күмелгән Вержезак зиратына әйләнеп кайта. Аның кайтуы Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә, дөресрәге, Баинс янындагы сугышларга бәйле. Бу хакта, Фернан Буатенең «Түгелгән канның таш шаһитлары» дигән китабын укып, төгәлрәк мәгълүматлар алырга була.

...Ле-Пюига килеп урнашкан һәм Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучыларга каршы сугышырга тиешле немец гарнизонында хәрби рус әсирләре дә була. Дөресрәге, легионга көчләп кертелгән, җирле халык «монголлар» дип атаган татар әсирләре алар. Каршылык күрсәтү хәрәкәте ныгый барган шул чорда йөзләп әсир, гарнизоннан качып, Ружак һәм Иссенжо районнарында капитан Сегель җитәкчелегендәге макизарларга барып кушыла. Немецларга каршы Баинс шәһәре өчен барган сугышта һәлак булган алты партизанның да өчесе – элекке легионерлар. Менә алар кемнәр: Андрей Аксенов – очучы, капитан; Газизҗан Зөбәеров һәм билгесез солдат...

Ул сугышта исән калганнарның берсе – Александр Үтәшев. Легионнан качып, ул Каршылык күрсәтү хәрәкәте алып барган көрәшләрдә бик нәтиҗәле катнаша...»

Франция Хәрби көчләренең Югары Луара округы командующие Серж Запальский бу вакытта әле исән булып чыга. Дуслар, очрашып, 45 ел элек булып үткән хәлләрне исләренә төшерәләр.

1990 елның 11 августында подполковник С.Запальский Баинс шәһәре бәйрәменә СССРдан Ә.Үтәшевнең килүе хөрмәтенә үткәрелгән митингта болай ди:

– Минем дустым Үтәшевка – капитан Александрга – без тиешле хөрмәтне күрсәтергә бурычлыбыз. Сугышчан дуслыкка тугрылыклы булып калуы белән, үзенең искиткеч кешелекле эш-гамәлләре белән ул безнең һәлак булган иптәшләребез турындагы изге хатирәләребезне яңартты... Нәкъ менә шушында, дөресрәге, Ружакта, 1944 елның 26 июне көнне вермахт карамагындагы рус солдатларын яңадан сафка кайтару стратегиясе эшләнде. Шуннан соң без Баинста немецларны тукмауга керештек. Франция Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә бу стратегия искиткеч зур роль уйнады. (Тик шунысы кызганыч – бу хакта бездә аз беләләр әле.) Шушы уникаль стратегия ярдәмендә без макизарлар отрядларын кораллы рус солдатлары хисабына тулыландырдык, дошманның сугышчан көчен киметтек, рухын сындырдык. Үзебез исә бик аз кеше югалттык. Әйе, без бу эшне оста башкарып чыктык. Немецларның Генштабы, аның вәкиле майор Шмелинг үзләренең җиңелүләрен танырга мәҗбүр булды... 1944 елның 12 августына чаклы рус әсирләреннән 188 кеше, безнең тарафтан бернинди басым ясалмыйча, үз теләкләре белән макизарлар ягына чыкты. Капитан Александр минем: «Партизаннарга каршы сугышудан баш тартсыннар!» – дигән әмеремне легионга җиткергәч, анда калган легиончылар бу фәрманымны берсүзсез үтәделәр. Немецларның армиясе таркала башлады. Легиончыларның макизарлар ягына авышуы хәлне бөтенләй үзгәртеп җибәрде. 1260 партизанга каршы 286 немец белән 36 француз полицае гына торып калды. Шуннан соң алар безгә әсирлеккә бирелергә мәҗбүр булдылар!.. Әлеге митинг уңаеннан, «Трибуна» газетасының 13 августта чыккан санындагы «Баинс: 1944 елгы сугышны искә алу» дигән язмага да күз салып үтик: «...Баинста һәлак булганнар монументы янына ике йөзләп кеше җыелды. СССРдан капитан Александр Үтәшев килү сәбәпле, быелгы тантана аеруча истәлекле узды. Каршылык күрсәтү хәрәкәте ветераннары элеккечә олы кунак янәшәсенә

тупландылар...

Александр Үтәшев француз партизаннарының мөһим заданиеләрен үти – дошман турында тулы мәгълүматлар тапшырып тора. 1944 елның июль аенда ул, бик күп иптәшләрен ияртеп, макизарлар янына китә. Алар майор Когальон җитәкләгән

отрядка барып кушылалар, бергәләшеп, немецларга каршы күп кенә бәрелешләрдә катнашалар...

Азатлык килгәннән соң, Франциянең Каршылык күрсәтү хәрәкәте җитәкчелеге бүләкләгән икенче Хәрби Тәрене дә алырга өлгермичә, Александр Үтәшев туган иленә – Советлар Союзына кайтып китә. Әмма анда аны, «хыянәтче» дип, 25 елга хөкем итәләр...»

«Левэй» газетасы шул ук елның 14 август санында чыккан «Каршылык күрсәтү хәрәкәте сугышчылары Александр Үтәшев янында» дигән мәкаләсендә, Әмир ага турында сүзне дәвам итеп, түбәндәгеләрне яза:

«...Ле-Пюидагы яшерен оешма җитәкчесе Үтәшев СССРда 8 ел буена лагерьларда утырып чыкканнан соң гына реабилитацияләнә. Хәзер инде ул үзенең көрәштәш ватандашларын аклау чараларын эзли... 

Һәлак булган иптәшләренең каберләренә чәчәк бәйләмнәре куйгач, карт солдат күз яшьләрен тыя алмады...

Һәйкәл янында соңгы сүзне Генераль совет вәкиле Прориоль әфәнде әйтте. Ул Үтәшев әфәндегә, көчле рухлы, изге-якты күңелле шәхес булганы һәм Францияне дошманнан азат итүдә турыдан-туры катнашканы өчен кайнар рәхмәт белдерде.

«Сугыш Сезне бу якларга элек көчләп – мәҗбүри итеп китергән булса, бүгенге иминлек Сезне безнең департаментта олы кунак сыйфатында кабул итәргә ярдәм итте», – диде ул...»

* * *

Франциядән куанып-канатланып кайтты Әмир Галимҗан улы. Биредәге көрәштәш дуслары ярдәмендә, ул француз макизарлары сафында булган 118 ватандашыбызның тиешле рәсми оешмалар тарафыннан расланып мөһер сугылган, имзалар куелган тулы исемлеген дә тапты. Киллерман батальонында капитан Александр Николас (ягъни Әмир Үтәшев – Ш.М.) җитәкчелегендәге ошбу легионер-партизаннарның 48е – мөселман, 2се – грузин; 68е рус фамилиясендә төркәлгәнәр. Мөселманнарның саны азрак күренүнең дә үзгә бер сәбәбе бар: татар-башкорт ир-егетләренең байтагы рус исем-фамилиясендә йөргәннәр.

Киләчәктә шул көрәштәшләрен тулысынча аклау өчен Әмир Галимҗан улына командир Серж Запальский (Жевольд) әзерләгән тагын бер мөһим документ бик ярап куйды. Гәрчә ул, хат буларак, тынгысыз җанлы олуг эзтабар-җәлилче Рафаэль  Мостафинга адресланган булса да, матбугат битләрендә басылып чыккач, бихисап күңелләрдә зур кызыксыну уятты.

«Франциядәге «Идел-Урал» татар легионында антифашистик оешма бар иде, – дип яза Жевольд. – Аңа капитан Александр Үтәшев җитәкчелек итте. Без аны Александр Николас буларак беләбез. 1944 елның мартыннан башлап Үтәшев әфәнде безнең белән Александр Николас буларак хезмәттәшлек итте. Август башында, ягъни партизан отрядына күчкәч, ул шушы исемгә паспорт алды (немецлар туктаткан очракта күрсәтү өчен). Паспортны аңа мин үзем тапшырдым. Александр Франция

гражданины булып санала башлады (моны раслаучы документлар хәзер дә Югары Луара департаменты архивларында саклана. Александр, эз яшерү өчен, «милләте буенча – алжирлы» булып теркәлде).

Әсирлектән азат ителгәч һәм 352 нче номерлы совет батальоны оешкач, ул ФХК (Франция Хәрби Көчләре) капитаны булып һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары булып хезмәт итте...»

Әмир Галимҗан улы үзенең эшчәнлеген 1990 еллар башында тагын да киңәйтебрәк җибәрде. Радио-телевидение тапшырулары, газета-журналлар битләре аша чыгышлар ясап, Идел-Урал төбәкләрендәге хәрби комиссариатлар, Дәүләт Куркынычсызлыгы

комитеты вәкилләре белән элемтәгә кереп, үзенең сугышчан дусларын, легионермакизарларны ныклап эзләүгә кереште.

1991 елның 24 декабрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев белән дә очрашты ул. Бу көнне биредә Германиянең Плетцензее төрмәсендә 1944 елның 25 августында көндезге 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минуткача вакыт эчендә фашист гильотинасында башлары киселгән унбер татар каһарманын зурлап искә алу, шуларның унысына (дөресрәге, якыннарына) I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарын тапшыру тантанасы үткәрелде.

Билгеле булганча, патриот шагыйрь Муса Җәлил «Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен» СССР Югары Советы Президиумының 1956 елгы 2 февраль Указы нигезендә

Советлар Союзы Герое дигән мәртәбәле исемгә лаек булган иде инде. 1957 елның 22 апрелендә исә аңа дөньяны тетрәткән «Моабит дәфтәрләре» исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе дә бирелде...

Ә менә М.Җәлил белән бер үк дәрәҗәдә каһарманлык үрнәге күрсәткән көчле рухлы шәхесләрдән Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров кебек фидакарь җаннар Советлар хөкүмәтенең бернинди бүләге белән дә билгеләп үтелмәделәр. Шушы гаделсезлек бик күпләрнең күңелләрен тырнап торды.

Заманында Татарстан Язучылар оешмасын җитәкләгән мөхтәрәм каләм әһелләреннән Зәки Нури, Гариф Ахунов, Җәлилнең якын дусты Гази Кашшаф һәм, әлбәттә инде, патриот-шагыйрь һәм аның көрәштәш дуслары турында гаҗәеп кызыклы, сискәндерерлек язмалары белән миллонлаган күңелләрне үзенә җәлеп иткән эзтабар әдип Рафаэль Мостафин гаделлекне торгызу, торгынлык чоры бозларын эретү буенча

үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Аннары бу эшкә, җиң сызганып, 1984–1989 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булган киң колачлы, тынгысыз әдип-драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин алынды. Рафаэль Мостафин һәм милләтпәрвәр җанлы бер төркем зыялыларыбыз белән бергә, ул Татарстан Республикасы һәм СССР җитәкчеләренә М.Җәлил белән бер үк вакытта җәзаланган ун татарга да иң югары дәрәҗәле исемнәр бирүне яисә орденнар белән бүләкләнүне сорап, хат арты хат юллады. 1989 елда Т.Миңнуллин СССР Югары Советына депутат итеп тә сайлангач, аңа бу өлкәдә эшне тизләтү өчен шактый зур мөмкинлекләр дә ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев үзе дә каһарманнарыбызны бүләкләү кирәклеге турында, җай чыккан саен, СССР Президенты М.С.Горбачёвның исенә төшереп тора. Туфан ага да шушы мөһим мәсьәлә буенча һәр ике Президент

Аппаратында булып чыга, Бүләкләүләр бүлегенең ишеген еш шакый...

Ниһаять, 1990 елның 5 маенда «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында актив катнашучыларны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында» Совет Социалистик Республикалар Союзы Президенты Указы игълан ителде. Анда «фашистларга каршы яшерен группада актив патриотик эшчәнлекләре, ныклык һәм батырлык күрсәткәннәре өчен» ун каһарманыбызның исем-фамилияләре зурлап телгә алына...

Шул уңайдан «Социалистик Татарстан» газетасының 1990 елгы 6 май санында, беренче биттә, әлеге Указ белән бергә, СССР халык депутаты, язучы Туфан Миңнуллинның «Җәлилчеләр» дигән язмасы дөнья күрә. Биредә аны бернинди кыскартуларсыз, тулысынча бирәбез:

«Зарыгып көткән көн, ниһаять, килде!

Бөек Җәлилебезгә батырлыгына тиң хөрмәт күрсәтелсә дә, көрәштәшләренең исемнәре күләгәдә кала килделәр. Ил, Халык, Ватан өчен гомерләрен биргән фидакарь җаннарның батырлыгын дәүләт югарылыгында танырга һәм тиешенчә бәяләргә ашыкмадылар.

Дистә еллар буе бихисап күп оешмаларга мөрәҗәгать итеп хатлар яздык. Карарга кирәк, диделәр... Карамадылар. М. С.Горбачёвка исемләп язылган хат нәтиҗәле булды. Менә ул Указ бүген дөнья күрә!

Андагы исемнәрне кат-кат укыгыз. Алар – изге исемнәр! Алар безнең халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы! Милләттәшләремә нинди генә ярлыклар такмасыннар, аның затлы уллары дөнья алдында һәрвакыт асыл булып калдылар.

Муса Җәлил һәм җәлилчеләр!

Мин аларның исемнәрен тагын бер кат олылап, горурланып кабатлыйм: Абдулла Алишев, Әхәт Атнашев, Абдулла Батталов, Фуат Булатов, Галләнур Бохараев, Гайнан Курмашев, Фуат Сәйфелмөлеков, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хөснуллин, Гариф Шабаев...

Онытмагыз бу исемнәрне, кешеләр!..»

* * *

Шулай итеп, Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаганнан соң 45 ел вакыт үткәч, батырларыбызга карата, шактый соңлап булса да, җылы сүз әйтелде, кылган бөек гамәлләренә тиешле бәя бирелде...

1991 ел декабрендә Казан Кремлендә җәлилчеләрне искә алу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты күңелләргә сары май булып ятарлык өметле сүзләр әйтте:

– Әле без батырларыбызның данлы исемнәрен, аларның якты образларын һәркемнең йөрәк түренә җиткерү буенча киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә уйлыйбыз. Ышандырып әйтә алам: озакламый Муса Җәлил һәйкәле янына аның көрәштәш дуслары да, бронза барельефлар рәвешендә, сафка һәм сакка

басар! Батырлык һәм Хәтер мәйданы булып әверелер ул изге урын...

Әмир ага Үтәшев тә, мөмкинлектән файдаланып, үзенең фикерләрен әйтеп калырга ашыкты:

– Җәлилчеләрнең, легионер-макизарларның истәлекләрен туплап, газетажурналларда бастырасы, аерым китаплар итеп чыгарасы иде. Аларга багышлап документаль кинофильмнар, видеофильмнар, теле-радиотапшырулар эшлисе иде.

Вакыт көтми, вакыт ашыктыра! Берәү дә мәңгелек түгел...

 

* * *

1993 елның 21–24 апрель көннәрендә Ә.Үтәшев, Франциядә фашистларга каршы көрәшкән легионер-макизарларның Беренче халыкара конференциясендә дә эзтабар язучы Госман Гомәр белән бергә катнашып, эзләнүләрен тагын да тулырак җәелдереп җибәрү өчен зур мөмкинлекләргә ия булды. Шул ук елның 6 маенда, Татарстан Дәүләт милли музеенда җәлилчеләргә багышланган искә алу җыенында, Әмир аганың тырышлыгы белән, Каршылык хәрәкәтендә катнашучыларның «Кызыл ромашка» исемле ассоциациясе төзелде. Оешманың рәисе (президенты) итеп бертавыштан аның үзен сайлап куйдылар. Әлеге ассоциация Идел буе, Урал төбәге республика өлкәләрендә яшәүче элекке легионерларны, макизарларны, хәрби тоткыннарны, партизаннар хәрәкәтендә катнашучыларны үзенә берләштерде.

Әмир Галимҗан улының турыдан-туры булышлыгы белән легионер-макизарлардан байтак кешегә намуслы исемнәре кире кайтарылды, хәрби бүләкләре тапшырылды. (Бу хакта тулырак мәгълүматларны тынгысыз эзтабар Михаил Черепановның «Татарстан» журналының 1994 елгы 1-2нче саннарында дөнья күргән «Капитан Үтәшев кем булган?» дигән күләмле документаль-публицистик язмасыннан табарга була).

Ниһаять, мәңге эремәс булып тоелган торгынлык бозлары ныклап җеби башлады. Җәлил белән бергә Мәңгелеккә күчәр алдыннан батырларның һәркайсы үпкән изге Коръән Казанга әйләнеп кайтты. Үлемсезлеккә атлауларына нәкъ ярты гасыр тулган көндә – 1994 елның 25 августында көндезге 12 сәгатьтә Муса һәйкәле янәшәсендә ун каһарманның һәркайсы барельефтагы сурәт рәвешендә (скульпторы – академик В.Е.Цигаль) торып басты! Җәлилчеләргә багышланган Хәтер җыенында Әмир ага Үтәшев тә чыгыш ясап:

тәшев тә чыгыш ясап: – Бу көнне күрүем белән бик тә бәхетлемен! – диде. – Инде бүген Мусага һәм җәлилче дусларыма шатланып рапорт бирә алам: Едлинода сезгә биргән вәгъдәбезгә тугры калдык, башлаган изге, хак эшебезне ахыргача җиткердек – легионерлардан торган батальоннар ватандашларыбызга, французларга каршы корал күтәрмәде... Шуңа сөенәбез, горурланабыз: Сезнең батырлык онытылмый, йөрәкләрдән йөрәкләргә, буыннардан буыннарга күчә бара! Бу юнәлештә без дә – исән җәлилчеләр дә – көчебездән, сәләтебездән килгәнчә үзебездән өлеш кертәбез...

«Исән җәлилчеләр» дигәннән, биредә Гарәф Фәхретдинов, Фәрит Солтанбәков кебек олуг затларны истә тотып әйткән иде ул чакта Әмир ага...

* * *

1995 ел азагында Әмир аганың тормышында тагын бер истәлекле вакыйга булды: ул Франция хөкүмәте билгеләгән махсус пенсияне ала башлады! Идел-Урал төбәгендә яшәүче элекке макизарлар арасында беренчеләрдән булып... Әнә шулай, киң күңелле, олы җанлы французлар үз Ватаннарының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән «Комбатан Волонтёр»ны – инде сугыштан соң күп еллар үтсә дә! – онытмыйлар. Әмир ага Үтәшев турында кайгыртып, 1995 елның апрелендә Казанга Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пьер Морель әфәнде махсус килеп киткән иде. Пенсия өчен кирәкле документларны да шул чорда хәзерләтеп алган иде ул. Рәхмәт үзенә – сүзендә торган!

Танылган журналист Борис Бронштейн шул уңайдан «Известия» газетасының 1995 елгы 23 декабрь санында «Пенсионер французского значения» дип исемләнгән күләмле язмасы белән дә чыгыш ясады. Анда Әмир аганың орден-медальләр тагып төшкән зур фоторәсеме дә бирелгән иде (Евгений Канаев эше). Аннары әлеге язманы «Татар иле» газетасы да, тәрҗемә итеп, үзенең 1996 елда чыккан 1 гыйнвар санында урнаштырды. Билгеле булганча, бу газетаны Россия Федерациясенең һәм элекке СССРның татарлар яши торган күп кенә төбәкләрендә алдыралар иде...

Үтәшевләрнең фронтовик-әдип Гадел Кутуй урамындагы 88 нче йортка урнашкан фатирларына еш килеп йөргәнлектән, аларның үтә тынгысыз, кайнап торган тормыш белән яшәүләренә исләрем китә иде. Легионер-макизарларны барлау һәм аларның күбесен аклау штабына әйләнгән иде бер бүлмәле, әмма «шушы мең-миллион мәшәкатьле дөньяны үзенә сыйдыра алган» хикмәтле бу фатир... Йөрәкләрдә дөрләп торган Хәтер утын сүндермәс өчен, әнә, Франциядә дошманга каршы иңгә-иң торып сугышкан якын дусты Рушад ага Хисаметдинов та үләр алдыннан Әмир агага үзенең хат-васыятьнамәсен язып калдырган:

«Кадерле Әмир! Газраил минем җанымны алырга берничә мәртәбә омтылыш ясап карады инде. Шуңа күрә Сиңа – ихлас дустыма – үтенеч-теләгем зурдан: йөрәгең типкәндә, башың эшләгәндә, колагың ишеткәндә, аяк-кулларың йөргәндә, безнең легионер-макизар дусларыбызны (исәннәрен дә, үлгәннәрен дә!) барлаудан һәм аларны аклаудан, намуслы исемнәрен кайтару өчен көрәшүдән һич тә туктама! Мин Сиңа ышанам...»

Рушад дусты да Муса Җәлил кебек аңа шундый зур ышаныч белдергәч, үтенечен җиткергәч, ничек тик кенә ятсын инде Әмир ага?! Һәм ул, «Татарстан» журналының 1993 елда чыккан 10 нчы санында, «Макизар дуслар, сезне эзлибез!» дигән язмасы белән бергә, үз группасы сугышчыларының Франциядәге рәсми оешмалар тарафыннан расланган исемлеген дә урнаштырды.

«...Шушы көнгә кадәр отрядыбыздагы 45 кешенең генә язмышы ачыкланды. Калганнарыбыз белән дә табышсак иде. Түбәндә моннан 50 ел элек Франциядә булып, Каршылык хәрәкәтендә катнашкан кешеләрнең исем-фамилияләре бирелә.

Көрәштәшләрем, хәбәр итегез! Әлеге исемлектән танышларын танучылар, сез дә җавапсыз калмассыз, дип өметләнәм.

Җаваплар көтеп, Француз Каршылык хәрәкәте капитаны

Әмир Галимҗан улы ҮТӘШЕВ.

Адресым: 420128 Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 88 нче йорт, 90 нчы квартира. Өй телефоны: 76–71–82.»

Француз Эчке көчләренә (Келлерман батальоны, 13 нче хәрби округ, Франциянең Югары Луара департаменты, Ле-Пюи шәһәре) үз теләкләре белән кергән татар һәм рус сугышчылары (капитан Александр группасы): Аксёнов Андрей, Үтәшев Әмир, Зөбәеров Газизҗан, Шәмсетдинов Усман, Потачкин Пётр, Җамалетдинов Абдулла, Ильин Николай, Асибәков Гомәр, Хәсәнов Газиз, Галимов Тәлгать, Фәхретдинов Гарәф, Әхмәтъяров Сәмигулла, Мусин Лотфулла, Хатипов Нурулла, Сәгъдиев Сәлах, Моратов Хәбибулла, Рәҗәпов Габделхак, Габдрахманов Мөхәммәт, Шурышев Андрей, Исламов Васил, Тивзадзе Александр, Гарифуллин Гариф (Чукаш), Галикәев Хәниф, Гаффаров Йосыф, Исламхуҗин Сәет, Сәлимов Фәхретдин, Галәветдинов Габдрахман, Фәхриев Феликс, Заһитов Әнвәрбәк, Иргизов Гәрәй, Минһаҗев Әкрам, Иксанов Әсәт, Пантелеев Василий, Мулашев Мишел, Низаметдинов Әлмөхәммәт, Уразмәтов Әнәс, Карандрашвили Григори, Щербаков Анатолий, Гатауллин Хаҗи, Фомин Иван, Моисеев Пётр, Азнин Николай, Аверкин Степан, Казадеев Матвей, Щербаков Иван, Яранов Василий, Васильев Иван, Кашин Сергей, Шәрәфиев Фәрит, Фәйзуллин Шакир, Дмитриев Пётр, Усманов Корбан, Шәйхетдинов Абдулла, Бариев Әмәт, Павлов Александр, Толмачев Иван, Аксашкин Евгений, Мучкаев Василий, Велпалов Михаил, Солдаткин Тимофей, Бариев Сәйфулла, Вәлиев Шакир, Башков Константин, Степанов Тимофей, Чурашев Солтан, Громов Иван, Кармилов Иван, Яковлев Василий, Николаев Зиновий, Васильев Семён, Леонтьев Афанасий, Иванов Семён, Музыка Илларион, Ефимов Иван, Кандиков Терентий, Быков Павел, Пульчиков Яков, Елеханов Арсентий, Давидов Тимофей, Фёдоров Василий, Шарайкин Иван, Пазаев Арслан, Бояркин Василий, Уланов Семён, Арсентьев Николай, Асташкин Семён, Карамчанов Павел, Бикбаилов Владимир, Кутчишев Егор, Асуфьев Алексей, Терегулов Нигъмәт (Николай), Кәлимуллин Ислам,Абдалов Мирза, Закиров Фәйзи, Королёв Пётр, Каматкин Иван, Мурадов Тимофей, Стрелецкий Юрий, Гренский Иван, Иванов Пётр, Андрейкин Дмитрий, Содаскин Иван, Божанов Павел, Алексеев Арефий, Бихузин Ямуза, Изибанров Алексей, Карпов Иван, Мәхмүдов Сабир, Ефремов Иван, Мальзиев Семён, Нагалкин Пётр, Әсәнов Әмит, Хәбибрахманов Таһир, Тресканов Михаил, Юлдашев Базар, Хәбибуллин Газиз, Мәгатов Мөхәммәт, Дорофеев Теодор...

Раслыйм: Югары Луара округы партизаннары начальнигы, Ле-Пьюи шәһәрендәге Француз Эчке көчләре командующие Жевальд (Запальский).

* * * Әнә шулай, Әмир ага, йокы-ялын онытып, көрәштәш дусларының язмышларын җиңеләйтү өчен югары оешмаларга бихисап хатлар да язды, аларның чын патриотлар икәнлеген раслаучы тарихи документларны да туплап җибәрде. Кирәк икән – теге яки бу төбәккә барып та кайтты. Әйтик, Татарстанның Буа районындагы Янтуган авылында яшәүче легионер-макизар – француз партизаннары отрядында данлыклы старшина булган Ибраһим Айнатулла улы Айнатулловны һаман да сугыш ветераны итеп санамауларын-санламауларын белгәч, ул, барлык эшен ташлап, 1992 елның март азагында – апрель башында юллар өзеклегенә, язгы ташуга карамастан, шул төбәккә барып чыкты. Биредә ул сугышчан дусты турында район һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Авыл халкы, укытучылар һәм укучылар катнашында аңа багышлап мәктәптә зур кичә үткәрде. Шуннан соң гына Ибраһим аганың кәефе дә, абруе да бердән күтәрелеп китте. Гомере буе туган ягында шофёр һәм янгын сүндерүче булып намуслы хезмәт иткән, сөекле хәләл җефете – Хәтирәсе белән берсеннән-берсе булдыклы егетләр, уңган кызлар тәрбияләп үстергән ветеранның иңнәренә пар канатлар үскәндәй булды шул истәлекле, дулкынландыргыч очрашулардан соң...

Республикабызның Кукмара районындагы Зур Сәрдек, Ташлы Елга, Ятмас Дусай авылларында яшәүче Гаян Әхмәтшин, Нургали Шәйдуллин, Галимҗан Әхмәтҗанов, Әтнәдән Мөбарәкша Хәсәнов, Азнакайдан Гомәр Асибаков, Баулыдан Пётр Долгов, Буадан Фазыл Хәйруллин, Казаннан Ризван Мөхетдинов, Башкортстанның Туймазы, Октябрьск, Уфа шәһәрләреннән Фәйзерахман Закиров, Әлмөхәммәт Низаметдинов, Әкрам Минһаҗетдинов, Әстерханнан Хәбибулла Моратов кебек дистәләгән легионер-макизарларны аклау, аларның намуслы исемнәрен кайтару буенча да ныклап шөгыльләнде Әмир ага. Бу эшләрнең һәммәсендә аңа кешелекле һәм уңган хатыны – якын дусты һәм киңәшчесе Рәйсә ханым, үз мәктәпләрендә «Иң яхшы мөгаллимә» буларак танылган кызлары Әлфия, оныгы – яшь шагыйрә Кадрия бик теләп булыштылар.

Гомумән, бу күркәм гаилә бар яктан да күпләрне сокландырырлык иде. Заманында Әмир абый, аклангач, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, төзелеш оешмаларында баш бухгалтер буларак тырышып эшләгән, мактаулы исеме телдән төшмәгән. Рәйсә Йосыф кызы исә, дүрт дистә ел дәвамында балаларга төпле белемтәрбия биреп, мәгариф өлкәсендә уңыш казанган. Инде күптән лаеклы ялда булсалар да, аларның һәр көне (кайчакта – төннәре дә!) адәм балаларына игелек кылып үтә иде. Әмир ага белән Рәйсә ханымга кешеләрне ярата белү таланты тумыштан бирелгән, күрәсең. Әтнәдә яшәүче һәм Үтәшевләрнең кунакчыл фатирына еш килеп йөрүче мөгаллимә Мәрзия ханым Хәсәнова (мәгълүм макизар М.Хәсәновның хатыны) бик хаклы әйткәнчә, «биредән җанга – җылылык, күңелләргә яктылык алып, хакыйкатьнең кайчан да булса бер тантана итәчәгенә ныклы ышаныч белән чыгасың!..»

Үләренә берничә ай кала, Әмир ага Казан – Чаллы – Азнакай – Баулы – Октябрьский – Туймазы – Бүздәк – Уфа – Казан маршруты буенча йөреп кайтты. Үзенең көрәштәш дуслары, легионер-макизарлар һәм аларның гаилә әгъзалары, якын туганнары белән очрашты ул. Аңарчы Әмир ага Франциянең Баинс шәһәре янында барган сугышларда батырларча һәлак булган коралдаш дусты, үз отряды сугышчысы Газизҗан Зөбәировның гаиләсе янында – Башкортстан Республикасының Кыйгы районында булып, алар белән рухи туганлашкан иде...

Франциядәге Каршылык күрсәтү хәрәкәте ветераннарының «Комбатан Волонтёр» ассоциациясе Әмир Галимҗан улы Үтәшевне, сугыш елларында фашистларга каршы көрәштә күрсәткән зур батырлыклары һәм макизарларны аклаудагы тынгысыз эшчәнлеге өчен, 1995 елда үзләренең «Почёт Билгесе» белән бүләкләде. Әлеге илнең танылган фоторәссамы Нуак Каррау әфәнде, Париждан махсус килеп, Әмир ага белән Рәисә ханымны фоторәсемгә дә төшереп алды.

«Комбатан Волонтёр» ассоциациясенең Мәскәүдәге оешмасы җитәкчесе Олег Озёров, җәлилчеләрдән Фәрит Солтанбәков (Казан), Гарәф Фәхретдинов та (Ташкент) атаклы макизарны зур бүләккә лаек булуы белән беренчеләрдән булып котладылар. Исән булса, Рушад Хисаметдинов та, изге әманәткә тугрылыгы өчен, Әмир дустына үзенең ихлас рәхмәтен белдерер иде. Ни кызганыч, ул әлеге тантананы күрә алмады – гүр иясе булды...

* * *

Әйе, бер кеше дә мәңгелек түгел шул. Әмир ага Үтәшевны да рәхимсез авыру (инфаркт-инсульт) 1996 елның 21 гыйнварында башка кузгала алмаслык итеп, урынга екты. Әҗәл белән соңгы сулышына чаклы көрәште ул. Бөтен гомере тоташ батырлыктан, ялкынланып янудан торган олпат ир-атның – Әмир Галимҗан улы Үтәшевнең күпне кичергән тынгысыз йөрәге изге Рамазан аеның 16 нчы көнендә (6 февраль) 17 сәгать 15 минутта тибүеннән туктады... 77 яшен дә тутырырга өлгермәгән олуг милләттәшебезне, зур кадер-хөрмәт күрсәтеп, Казан каласының Яңа бистәдәге мөселман зиратында җирләдек. (Аның турында «Татарстан яшьләре» газетасының шул ук елгы 22 февраль санында, хушлашу сүзе итеп, «Үтәлгән васыять» дигән язмамны да бастырдым).

Генерал-майор Юныс Ибәтуллин кебек фидакарь хәрби эшлеклеләр, Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рәшит Ваһапов, Ильяс Әүхәдиев кебек халкыбызның олуг мәхәббәтен казанган әдәбият-сәнгать осталары, Гыйлем Камай, Рәфгать Таһиров кебек киң танылган галимнәр янәшәсендә ята хәзер Әмир Галимҗан улы. Мәрмәрдән эшләнгән кабер ташы да әллә кайдан ук күренеп, күңелләрне үзенә җәлеп итеп тора...

Кем ничектер, әмма мин һәр җәлилченең, фашизмны җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән һәр легионер-макизарның кабер ташларына иң элек яшәүне, тормышны, бар тереклекне, табигатьне, һәр җан иясен өзелеп сөйгән ватанпәрвәр рухлы әдибебез Абдулла Алиш (1908–1944) сүзләрен мәңге җуелмаслык итеп, уеп язар идем:

«...Килдем, көрәштем, киттем... Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугры булып калабыз!..»

Билгеле булганча, әлеге юллар А.Алишның 1944 елның 28 гыйнварында хәләл җефете Рокыя ханымга, уллары Алмаз белән Айвазга, якын туганнарына, дусларына атап язган соңгы хатыннан алынды. Бу хатны төрмәдән Бельгия патриоты – антифашист Эмиль Мэйзон алып чыга һәм Казанга юллый...

1944 елның августында фашист гильотинасында башлары киселгән каһарман милләттәшләребез хөрмәтенә Казан Кремле каршында торгызылган мемориаль үзәктә дә әлеге сүзләр балкып янса, аларның рухлары шат, безнең күңелләр түгәрәк булыр иде. Күренекле җәлилче-мөгаллим Фәрит ага Солтанбәков та (1916–2002) үзенең «Эш күрсәткән ирне Ил онытмас...» дигән китабында (Казан, «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001 ел) шул хакта искәртеп, ассызыклап язып калдырды. Аларның үтенечвасыятьләрен тормышка ашыру – без исәннәрнең изге бурычы!