Логотип Казан Утлары
Шигърият

SMSТАН ЮЛЛАНМАГАН ЮЛЛАР

Туйра
Зилзиләләр изеп узсалар да,
Туйра сыман басыйк тураеп...
Тукай бездән ерагайган саен,
Якыная барсын Тукайлык.


2019 ел, 16 гыйнвар
Карадан да кара чорларда да
Якты эзләр кала сызылып...
Кара урманны да кичәрбез күк,
Илһам моңнарына сыгынып.


Җыру әйтү
Җыручы җыру әйткәндә,
Сәхнәләрдә томандыр.
Гел заманча кылансак та,
Асылыбыз моңдадыр.


Сүз тәме
Сүзләрнең дә үз гамьнәре була,
Үз тәмнәре – ачы, татлысы.
Иң татлысы – Ирек...
Ә ачысы?
Ә ачысын безгә татыйсы.

Бәлки әле...
Байлар тарих яза.
Дөнья, әйдә,
Алардан да бераз сабак алсын.
Бәлки әле, байгуралары да
Түргә элми башлар чабатасын.


Сөйләк
Хаксыз илдә хак тарих та
Әверелә сөйләккә.
Бу дөньяда яшәп була
Гел дә ялган сөйләп тә.
Кумирлар шәһәре


Табынучылар юк монда –
Һәркем идол, асылда...
«Йолдыз»лар чират торалар
Космопорт кассасында.


Җилән
Әлләкемлек килешмидер,
Таҗ торса да башыңда.
Без – Тукайның җиләненнән
Чыккан кавем, асылда.


Ура-патриот
Үтереп мактый ул илен,
Әллә белми чаманы,
Әллә илен базарда ук
Сатаргамы чамалый?


Nurieff
Үз илендә мөртәт булды,
Дөнья итте тантана.
Хак Үзе канат куйгандыр
Оча торган татарга.


Уен
Яшәүләре – уен гына, дигәч,
Сабыйланып, йөрдек уйнап та.
Балачагы белән җитәкләшеп
Бара кеше гомер буйлата.

Төш вә өн
Төшләнәм дә бугай, – картаела.
Түнеп барам, ахры, төнемә...
Ни йөзләрең белән китмәк кирәк,
Син гүзәлне күр дә өнеңдә?!


Бердәмлек көне
Кыршаулы калебкә
Җиһан
Бер тулпарлык арандыр.
Ирекле халыклар гына
Бердәм була аладыр.


Татарча язу
Яугир ирләр тарих яза –
Дәүләт кора. Төзи кала.
Әтрәк-әләм әләк яза –
Хәрабәләр
аунап
кала...


Янәшәлек
Һәрбер чатта ир яманлап
Яшәгән хатыннар бар.
Һәрбер чорда патша мактап
Яшьнәгән акыннар бар.


Кышка керү
И аппагым, йөрәгемә
Өр дә кайнар тыныңны,
Таң калып бер тыңлыйк әле
Кышкы аклык тынлыгын.


Өлгерү
Гомерләр көзгә авышкач,
Моңая игеннәр дә.
Без бер башка исәябез,
Башаклар иелгәндә.


Эпитафия
Фәрештәнең канат җиле
Тыныңа капты мәллә?
Үлемсезлек каян килсен,
Фани булмаса бәндә...

Яңа ел
Иске елны кире әйләндереп
Кигәч, булдык янә өр-яңа.
Кызык эзләп яшәү үзе кызык
Бу кызыгы качкан дөньяда.


Көпчәк мәсьәләсе
Тирмәсеннән чыгып кичә генә,
Имла таный башлап көчкә генә,
Тәгәрмәчне уйлап тапкан кавем
Патент даулар Тарих көпчәгенә.


Шаян ТВ
Дәүләт агайлары дулашканда,
Безнең мәсләк, ахры, бер генә:
Шаярсак та, җитди карый белик
Газиз әнкәйләрнең теленә.


Фәнис Яруллин
Җилкәннәрне җилләр сынаса да,
Кешеләрне сыный зилзиләләр.
Фанида да сират кичкән шагыйрь
Исәпләнә булыр изгеләрдән.


Язны көтү
Безнең Чал Инеш тә инде
Төш күрәдер яз турында, –
Авыр сулап ята сулар
Кышкы тынлык хозурында.


Песнәк
Ул да оча...
Бәлки, җылыда да
Кышлый алыр иде кышларны.
Куеныңа алып җылыт, аклык,
Туган җиргә тугры кошкайны.


Талант
Кешечә телне белмәсәң,
Эт кебек өреп була.
Талантны да төбенәчә
Эчеп бетереп була.

Иске җыру
Күке килеп корып бирмәс
Ала карга оясын...
Өч татар дүрт фирка төзеп,
Ду китерә дөньясын.


Сәхнә
Зурлыгы да, хурлыгы да монда
Гел үтәли тора күренеп.
Сәхнә – ахак кискә-бүкәне дә,
Бәллүр тәхете дә күңелнең.


Тулган ай күк...
Күңелдә, мәтәлчек атып,
И кинәнә бер бала.
Гомер генә, тулган ай күк,
Түгәрәкләнә бара.


Питрау
Әллә сайрар кошларның да
Сыза микән илһамы, –
Дөнья дәррәү тынып калган –
Сәер мәле җиһанның.


Үз туксаның...
Йөзгә төрләнгән илдә
Үз
Туксаның булсын туксан.
Халыкның игез улыдыр
Әлмәндәр белән Туфан.


Вәгазь
Акландык та, вакландык та,
Тапландык та һәм... тандык.
Инде пакьләнсәк тә ярый,
Җанны аятькә манып.


Бал корты
Бер тамчы дегет тә җитә
Туздырырга оябызны.
Ә без бераз балландырыйк
Гел ачыган дөньягызны.