НУГАЙ ЙОРТЫ САДАКТАГЫ УН КЫЙССА
Бачман хан1
Хан ханәше Йәникә
Тезгенгә килеп асылды:
– Чыга күрмә далага,
Кар-каралы башыңны
Кагып алыр Идегәй,
Җунҗыгалы2 башыңны
Егып алыр Идегәй,
Чыга күрмә далага!
«Идегәй» дастаны
Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ (1962) – шагыйрь; «Балачак күге», «Кар өстендә алмалар», «Мәңгелектән
исә җил...» исемле китаплар авторы. Казанда яши.
1
Килеп кергәнме ят өйгә?! –
Империя тарихының
Алтын Урда битен нигә
Кара морза3
Ачып япкан.
Кысылышкан ил сулышы,
Кыпчакларның ил сагышы4, –
Кымырҗып та ачылмаган:
Чапчагында5
Шәп чагыдай
Кымыз башы ачып яткан!
Куш каекта килүчеләр, –
«Матушка»сын имүчеләр6
Елъязмасын7 да
ачмаган:
Әле һаман ур-суларда
Күрәннәргә үрт салсалар,
Җан түреннән ургып чыга! –
Ут чорналган чаптарларда,
Әрвах әйдәп, ыргып чаба
Тезен чүкмәс ыру ханы – Бачман хан!
2
Таш кирмәнле Болгар җирен
Батый аты таптаганда,
Диңгезгә җитеп,
Кан аккан... –
Шом сулаган суга багып,
Шома сусар саман сугып,
Актүбәсен8 салдырткан хан
Күп учаклы кыпчакларын
Чүл-далага тараткан:
78
«Кашкыр бүре9 балалары
Саклап ятмас калаларны!
Таш каладан таш та калмас, –
Асты-өскә килгере!
Таш каладан таш та калмас,
Башкаладан баш та калмас!.. –
Даласында үлмәс бүре!»
Көтмәгәндә ташланырбыз
Көтү-көтү чирүләргә,
Төрлебез төрле яктан...
Бачман хан ул! –
Бар ыруын,
Яу кырында җыйналырга,
Айдалага тараткан!
«Сау калырга! –
Азауланып,
азлап-азлап,
бугазларга!»
Ыру белән җыен ясап,
Инде дога кылынган:
Иртә таңда,
Бачман ханның кылычыдай
Агып чыкты Актүбәсу10
Кара көмеш
Идел
кыныннан...
3
Көне җитсә, поскын корып11,
Төне җитсә, посып торып,
Кашкыр азмы кыйраткан?! –
Табышының тез башына...
Тиз башына җитә бүре! –
Өзеп калмый
өзәңгеле
сыйрактан...
...Өч ел үткән, очып үткән,
Ут уйнатып. Утлар йотып...
Идел иңләп,
Йөзеп бара йөзләп кораб.
Ярдан чирү бара,
Иләп!
Идел-йортны...
Коты ботка төшсен
Дала бүресенең,
Дөрселдәсен
«Дөрс-дөрс!» кауга12:
Мәңгү хан13 ул!
Ауга чыкты,
Мәңгелек хан чыкты ауга14!
«Утчагарлы15 унбашларым, –
Капу16 йодрык,
Урай17 учларым, –
Арысланнар аулый бүген
Камыш асты сычканнарын:
Сыганакны18 алу
Җиңелрәк идеме?!
Кирмәннәрнең
таш суын
сыгучыларым...»
– Бүз җәбәдә19 мәлҗеп барма,
Бүчек углан20!
Камышларга үрт салдыр да
Чөй син лачын:
Канатлары
Көеп очсын саз кошлары! –
Авазлары яман зарлы,
Шом салмасын...
Баш очымда әйләнгәләп,
Кыйку салып
йөрмәсеннәр:
Күл иясе казгош булса,
Мин күпләрнең иясе лә!
4
...Кошлар дәррәү күтәрелә! –
Каршы ярда күрәннәргә
Җилләр үрт салып21 үтә әллә.
Әллә ярдан су китәме,
Кичүдәге эзгә тулып,
Үрсәләнә-үрсәләнә...
Урман тапса, поскын корып,
Утрау тапса, посып торып,
Кашкыр озак кыйраткан:
Табышының җиз башына,
Тиз башына җитә азау22, –
Өзеп капса,
өзәңгеле
сыйрактан!
Соң арада җанга якын
Атауларның учар талы23:
Як-ягына карангалап,
Күләгәдә яра ялап,
Ята ыру...
Ята ханы... –
Бүген таңда Хомай24 төште:
Хозурына Ходай дәште
Ягыры25 яман...
Бачманны...
Гомеркәйләр әллә ничә! –
Кичүләрне кичә-кичә,
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
79
Кичә генә кузгалгандай...
Кузалакның26
Һич тә кипмәс, –
Кечерәймәс күчәрләре!
Җан сихәте күләгәңне,
Дегет итеп, ярага яп...
Актүбәнең
кара көмеш
учар талы!
Гомеркәйләр әллә ничә! –
Кичүләрне кичә-кичә,
Кичә генә кузгалгандай...
Кузалакның җирне сөрмәс, –
Өзелү белмәс күчәрләре!
Яфраклар
туфрак булып
коеладыр...
Кошлар дәррәү күтәрелә!
Үрсәләнә-үрсәләнә,
Күкләренә...
Күчүләре... –
Тәңкә итеп, күләгәсен...
Күз кабагын элсә-элсен
Актүбәнең
кара көмеш
учар талы...
5
Кошлар дәррәү күтәрелә! –
Каршы ярда күрәннәргә
Җилләр үрт салып үтә, әнә.
Ярдан тагын су китәме,
Мәңгү ханга юл ачтым дип,
Үрсәләнә-үрсәләнә...
Кичүгә каерырга! –
Быргысын яңгыратмады;
Кырку «ур-ра!»сын
уралдырып,
Ук яңгыры яудыртмады, –
Кай ара соң?!
Кай арада?! –
Каравылны турап салган:
Көпчәкләргә аркаланган
Кыпчакларны урап алган
Мәңгү ханның яугырлары!
– Тылсым, имеш,
Тәңренең теләге бу! –
Мәңгү ханның күкләрдәге терәге бу,
Ярдан су тибәреп!
Атауга
юл ачкан...
Угры27 халкың тугры халкым булыр!.. –
«Чү!» дисәм дә тезеңә чүк,
Атаным28 бул,
кол Бачман!
«Чү!» дисәм дә тезеңә чүк!
Коллыгыңны атландырып,
Тураебрак басуга,
Идел-Җаек асабасы29
Иле кунган Баскынчакта30
Калмагае...
баскынга!
Үлеп яткан
Алып Бачман
Ачуыннан!..
Калгып баскан:
– Бер кавем дә тураялмас,
Бер кавымга мунчак кисә:
Кылыч капылт кисмәгәнне,
Акыртынлап,
Мунчак кисә...
Тезләндерә!
Тирмәләрдән
чыккан җайга...
Бурлат тай менеп,
Аҗау кигән Таң гына:
Чабучы булсаң,
Баш – менә!
Түгүче булсаң,
кан – менә!
– Тамыр җибәргән тирәктәй
Тормасын ла, –
Чабып аудар, Бүчек!
Угры Бачманны.
...Дәррәү кошлар,
Кыйкулашып, күтәрелә! –
Әллә инде
Чабылганын онтып тора.
Әллә шулай
Казгошлармы31 тотып тора:
Аягүрә җан ашырды...
Аягүрә!
Актүбәнең
нургыбалы32
учар талы.
1 Бачман – Кыпчакларның пәһлеван ханы, затлы
татар нәселләренең шәҗәрә башы (1200 –1239),
баскыннар белән тигезсез көрәштә «партизан
сугышы»на нигез салучы каһарман.
НУГАЙ ЙОРТЫ
80
2 Җунҗыга – аҗау, Алтын Урда ханнарының таҗы.
3 Кара морза – Н.М.Карамзин (1766 – 1826) тарихчы,
шагыйрь, чыгышы белән кырым татары.
4 Кыпчакларның ил сагышы – кыпчак бабаларыбыз,
V гасырда Кияү каласын төзеп, көньяктан Азак
диңгезе белән чикләнгән, төньяктан Мәскәү
елгасына кадәр җәелгән Дәште Кыпчак дәүләтен
булдырган.
5 Чапчак – кисмәк.
6 «Матушка»сын имүчеләр – Идел елгасы буендагы
авыл-калаларны, талап-яндырып, көн күрүче елга
юлбасарлары – ушкуйниклар.
7 Елъязма – Бачманны фарсы тарихчысы Җөбәйни
дә, кытай тарихчылары да искә алган, ә ут
күршедәге рус елъязмачылары күрми калдырган.
8Актүбә – Актүбәсу буендагы кала,Сарайчык
төзелгәнче, Нугай-кыпчакларның башкаласы.
9 Кашкыр бүре – дала бүресе.
10 Актүбәсу – Идел тамагының сул тармагын
борынгылар шулай атаган.
11 Поскын кору – качып торып, көтмәгәндә һөҗүм итү.
12 Кауга – афәт-каза килгәндә генә кагыла торган
зур барабан.
13 Мәңгү хан – Маңгул империясенең дүртенче бөек
каһаны (1208 – 1259), Болгар, Дәште Кыпчак җирләрен
яуларга Батый хан белән бергә Мәңгү хан да юнәлә.
14 «Мәңгелек хан чыкты ауга!» – Дәште Кыпчак
җиңел генә җиңелми, инде буйсынды дигәндә дә,
Бачман кебек баһадирлар баш күтәргәләп тора.
1239 елда Мәңгү хан, Иделнең ике ярын да иңләп,
Бачман яугырларын ауларга чыга.
15 Утчагар – туп.
16 Капу – шәһәр капкасы.
17 Урай – кирмәннәрне уратып алучы тирән ур-
чокыр.
18 Сыганак – көнчыгыш кыпчакларның Сырдәрья
елгасы буенда урнашкан башкаласы.
19 Бүз җәбә – ак ябага тай.
20 Бүчек углан – Мәңгү ханның ир туганы.
21 Үрт салу – былтыргы үлән-камышларга ут үрләтү.
22 Азау – явыз бүре.
23 Учар тал – мул күләгәле бөдрә тал.
24 Һомай – яхшы хәбәр китерүче кош, бәхет кошы.
25 Ягыр – аякка бастырмаслык яра.
26 Кузалак – аскы үрәчәсе генә булган арба.
27 Угры – Мәңгү ханның сарай тарихчысы Бачманны
угры дип атый.
28 Атан – печкән дөя.
29 Асаба – җирле халык, төп халык.
30 Баскынчак – Актүбәсуның сул ягында тозлы күл.
Аның урынында борынгы дәрьядан калган тоз
тавы Ак Түбә торган.
31 Казгошлар – казлар гаиләсенә караучы су кошлары.
32 Нургыба – ханнарның көбә туны.
Баскынчак
Борадәрем Фәиз Зөлкарнәй
рухына – «Салават»
Туктамыштан җик күреп,
Шаһ Тимергә барсаң да,
Ул да сиңа тураймас!
Йортыңны талап, кан эчеп,
Токымыңны кол итеп,
Йортың йорттан күчереп,
Илеңне җирдән аерып,
Үз кулың белән кол итеп,
Мең хәйләгә юл итәр...
«Идегәй» дастаны
1
Ходай җамы – Баскынчакның
Тозлак1 яры өркәч-өркәч –
Кәрван күптән төянгәндер,
Баш төрткәндер дөяләре.
Кәрван күптән төянгәндер! –
Бөек Ефәк Юлын урап,
Тоз җамына тагын карап,
– Баш төртик бер! – диярләрме?
Тау сыртындагы Баскынчак –
Кәрван сыртында, басымчак:
Юашланып
басылачак! –
Кыя тозы вагара ул,
Бара-бара агара ул,
Тарала ул!
Кыпчак сыман2... –
Кузгалачак,
Кузгалачак
кәрваннарның
дөяләре.
Җиде диңгез арасында, –
Кояшның җиз табасында
Дәште Кыпчак3 куырылган!
Болытларга дулкын орган,
Тоз кыясы булып корган
Тартар дәрьясы4
Тынып тормас, –
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
81
Корыса да оныттырмас:
Дулкыннарын куар кылган!
Дулкыннарын куар кылган!
Күпме кавем, кәрван-кәрван,
Ил-йорт белән кубарылган, –
Җәһәннәмнең төпләреннән
Дәрья тозы куптарылган,
Тартарны5 кичәр
Татарны
төгәл итеп...
бар кылырга!
2
Япан дала,
Тәңреңә ялварсаң да,
Син балаңа булдың
Һаман яу кыры:
Буыннардан буын чаптырды,
Буыннардан кан чаптырды, –
Аягына иләт чак торды...
Яу китергән елларга
Ләгънәт яугыры!
Япан тугай сайла, нугай!
Тормасыннар, тарсынып:
Төмән-төмән татар сыйсын,
Сындырырга Мамай6 сыртын!
Укталган
яулардан
кылганда
шау калган.
Шашынган диңгезләр,
Офыкны тезгенләр! –
Камчы-өзәңгеләр
каешланган
кылган
шавыннан.
Яулар узган Калка суга,
Кояш төшеп, калкан суга!7
Калка суда –
Төмән шәфәкъ... –
Кан-кардәшләр калка судан,
Калка судан ун мең яугыр!
Монда яуның узасы юк... –
Баш очыңда
Тордык, Мамай,
соң сулышны
озаксынып.
Иләтең диңгезен
Юксына шау кылган:
Кырымлы иләттән,
Кылганны инәлткән,
Корымлы шау калган... –
Офтанган
диңгезләр
сулышын
тигезләр –
Тургайларга оя үрә!
Кылган шавыннан.
3
Яулар узган Кондырчада8
Камыш өзсәң, кандыр чыга –
Урда тоткан кардәшләрем
Камыш булган Кондырчада.
Ярда камыш – кырык төмән...
Монда яуның
У-за-сы – юк!
Баш очыңда
Торам, кандаш,
соң сулышны
озаксынып.
Коны качкан Кондырчада
Аксак Тимер9 орган чукмар,
Алты гасыр очкан шәпкә,
Чаллы юлын яр-чык-лар!
Юл фаҗигасе генә, ди?!
Имештер,
Юл һәлакәте... –
Халыкларга орган чукмар
Зөлкарнәйне10!
Һәлак итте.
Татарларны татар кырган
Кондырчада,
Бурсыклыда,
Ярга дулкын бәргән саен
Бәгырьләр дә сулкылдар:
Дәш, давылбаз11,
Дәш давылны, –
Бәгырьләрдә сулкылда! –
Үрсәләнгән дулкыннарның
Күбекләнгән ак сыртында –
Борадәрем!
Үлән ерган бүредәй,
Бәкләр бәге Идегәй12
Чирүләрне ерган алдан!
Ул баш тарткан алападан13 –
Кабатлаган кылыч-калкан:
Алапа – дан!
Алапа – дан!
Елкылдаган кылыч-калкан:
Алапа – дан!
Алапа – дан!
Орыш тынмас Бурсыклыда14!
НУГАЙ ЙОРТЫ
82
Яу кырларын сайла, татар!
Тормасын җаннар,
Тарсынып:
Туксан төмән нугай сыйсын,
Сындырырга
Урда сыртын!
Кондырчада.
Бурсыклыда.
Үлек сулы Терек суда15, –
Үлек тулы
Терек суда
Кан-кардәшләр озак сынды.
Аянычлы тарихыбыз –
Кан туганның каны белән
Баш очында торуыбыз,
Соң сулышны
Озаксынып:
Дөньялыктан
Ансат кына
узасы юк,
узасы юк!
Бер төш күрдем:
Яулардан соң,
Шәм күтәреп, кичен йөрдем. –
Ак олаулар,
Бер-бер артлы
кереп бара
баешларга!
Ил җәсәден җыеп алып,
Янәшәләп, атлый халык:
Туктамышны16
Озатулары
Соңгы туй
Олаулары –
ак дугалы
аргышларда.
Һай, тугайда тояк уба! –
Коргаксыган.
Төн савымын
Нугай Ана кырга сауган:
Яңгыр тулсын
Болытларның турсыгына.
Татарларның каннарыннан
Кантар гына Арал тозы –
Арган татар
Атларына! –
кара тутлы
аран тозы.
Алтын Урда шәһит киткән
Иминлеккә! –
Ут йотучы
Йолдызларның үзгәреше.
Күк биянең савымчысы!
Күзгә тамды сөт тамчысы.
Азак тозы –
азаккысы
күз яшенең.
Сум алтын ул,
Эресә дә
Зәркәнченең учагында,
Юкка чыкмый – артып тора:
Кыпчак кызы кочагында... –
Югалдың син,
Алтын Урда!
Кияү кала17 капкасында,
Һаман әле сине көтеп,
Иярләнгән атың тора!
Кемдер юшан18
Бәйләгәндер
кирәүкә19
канҗагасына20.
4
Япан дала,
Тәңрегә син ялварганга,
Яу юлларын өзгән язга
Рәхмәт яугыры!
Колынчактай,
Бу сулаган савырыңны
Ялый, алмачуарлатып,
Тамга сала,
Чобарлатып,
борак бия21 –
яз яңгыры.
Оча шоңкар!
Болыт кочар канатына
Кайнар һава калгышларын ягып кына,
Күкләренә
ятыш күңел –
ялгыз шоңкар!
Китә әнә киңлекләрдән киңлекләргә,
Җил иркенә
ятыш күңел –
Йолдыз кашка.
Баш бирмичә китә әнә,
Кинәнергә!
Һәй, Иректә, –
Идегәйдәй
җилкенергә:
Уята ул, камышларны кыштырдатып,
Аман калган
дала халкын –
йомраннарын.
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
83
Йолдызларга бирә:
– Йортта йоклагыз, – дип,
Әрләннәрнең
әрәм яткан
ояларын.
Япан далам,
Китте кая, китте кая
Иләтеңә
Ил-йорт булырга хыялларың?! –
Ялгыз калган
Оя инде хәзер син дә.
Япан далам, –
Япан йортым, япан оя...
йөзләп санлы –
меңләп санлы – миллионлы –
Идегәйле – милли аңлы
Нугай балаң
китте кая,
китте кая?!
Япан далам,
Тәңреңә ялварсаң да,
Балаңа син булдың һаман –
Яу кыры.
Буыннардан буын чаптырды, –
Яралардан сөт чаптырды.
Ярдәмгә телсез чакырды, –
Иләт тезенә чак торды:
Шыпырт орыш елларын
Ләгънәт оргыры!
Кытайлардан керсә кыргын,
Урманнардан керде муры:
Ил курпысы баш калкытса, –
Урды.
Урды.
Умырып урды!
Бу далада кыргый холык, –
Сарайчыкта22
Үрчи халык,
Саранчадай үрчи халык!
«Барчабызны йотмас кабып,
Ара-тирә торсак кырып,
Токымнарын
корыттырып!»
Шыпырт килеп керә кыргын,
Керә кырын-кырын гына,
Үләт-кыргын23 кырды гына,
Дала халкын урды гына, –
Барып җитеп,
Кырымына,
Урдаларын орды гына!
Торды дала дошманнары
Тамакларын
бик канәгать
кырып кына...
Вабаларның яманнары –
Бабалардан калганнары:
Кеш туннары итеп бүләк,
Бәк-түрәне кирәмәтләп,
Иләтемә үткән үләт
Сирәкли әле бүген дә,
Берәмтекләп,
Йөзәр меңләп!
Турагачлы туграсына24
Тугры калган туган йортым, –
Ничә җигеп туарсаң да,
Мичәү25 калган Нугай Йортым26,
Дөньялыктан
Тыныч кына –
Тынчып кына...
Узасым юк:
Баш очында рухың тора –
Ау лачыны шаңрау ора!
Соң сулышны
Озаксынып.
5
Дәш, давылбаз!
Дәш давылны, –
Дәште Кыпчак27, сулкылда!
Үрсәләнгән кылганнарның
Күбекләнгән ак сыртында –
Борадәрем!
Үкенечләр
яуга җилә! –
Дала иңләп, ярдәм килә:
Селтәргә дип,
Барысын да!
Япан дала,
Чапраксыз савырыңда –
Камчы эзе!
Кичке таңдай сызылгандыр.
Күз яшенең кәрваннары
Тәңре төшкән офыкларга,
Идел булып
Сузылгандыр...
Ханбикәсез ил боеккан... –
Бөйрәккә
Тоз утыргандыр...
Йөрәккә –
Кан!
Кара булып, оешканы –
Кан туганың,
НУГАЙ ЙОРТЫ
84
Каршы басып,
Җаныңны кыешканы,
Каныңны коешканы!
Казан халкы озак сынды... –
Баш очында, Касыйм ханы28,
Әле дә син торасыңмы?!
Соң сулышны озаксынып...
Бу мәхшәрнең татар өчен
Узганы юк,
Узасы юк!
Кырым сынды.
Азак сынды.
Кан-кардәшләр озак сынды! –
Кабатлана тарихыбыз:
Кан туганның каны белән
Баш очында торабызмы?! –
Соң сулышын
Озаксынып.
Татарларны татар кырган
Казансуда,
Бурсыклыда,
Ярга дулкын бәргән саен,
Бәгырьләр дә сулкылдар:
Чү, давылбай29,
Чү, давылкай, –
Бәгырьләрдә сулкылда... –
Ял күперткән дулкыннарның
Күбекләнгән ак сыртында,
Борадәрем,
Тын ал инде:
Алапа
алтыннан инде!
Уйга талып, тын ал инде:
Даннар җуйдык.
Каннар җуйдык.
Калды халык, уйдык-уйдык...
Орыш тынмас Казансуда,
Орыш тынмас Бурсыклыда,
Тынлык та –
Алапага... –
Алтыннан инде!
6
Таулар баскан таш астында,
Кысылса да, сулап ята:
Әрвахларның зар-моңыдыр –
Әргәнченең гармуныдыр –
«Шахта көен» сулкылдата:
«Ил-көнсезләр!
Ялгыз очкан кар булырсыз!
Каралудан –
Каргалудан ышык эзләп,
Җаекларда җаен тапкан,
Бае арткан саен арткан:
Кырык күчә, –
Күч аерткан
Каргалыга30
Омтылырсыз...
Япан дала
Күптән инде язлар көтә, –
Җиргә сеңеп,
Онытылырсыз...»
Алкышлары дөмбәсләгән! –
Такташ йөргән Донбассларда31
Шахта саен гармун ята.
Күрегеннән күмер бөркеп,
Җиз телендә тоз эретеп,
«Шахта көен» сулкылдата:
«Солан чыккан солончакта
Садак-садак кылган чыккан –
Яз уйнаклый коланчактай...
Һай! Рәхмәт яугыры!
Бу сулаган савырыңны
Яңа туган итеп ялый,
Яннарыңнан тотам калмый
Борак бия –
Яз яңгыры!»
Баскынчакта, тоз астында,
Гармуннар ул, сулап ята:
Ходай дәшеп пышылдаган,
Тоз ялаган Буга таудан32
Язгы сулар төшкән саен,
«Шахта көен» сулкылдата:
«Күчмә булып яратылып, –
Урда-урда кылган булып,
Арба-атсыз да, дала тулып
Арба-атлыга
Омтылырбыз!»
7
Колан чапкан солончакта
Ияр салдыр! –
Атың ятсын.
Нугай Ана, төягендә
Төк калганчы, ат аунатсын!
Яу алдыннан тулгау әйтеп,
Нугай Ана ат ауната:
«Төягендә33 төге калса,
Таш яуса да,
Атлар кайта;
Алыбын ул ни хәлдә дә
Иярендә алып кайта...»
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
85
Кайчак дәшми
Йолдызларның үзгәреше...
Кырлы курай34 тоз татымас,
Курлы нугай тоз татыр:
Инде ничә гасыр,
Инде ничә гасыр
Кур35 сүндерми Нугай Ана, –
Алыплары атта кайтыр...
Сөенен36 дә алып кайтыр...
Атлар кайтты,
кайта,
кайтыр!
Казанга ул
Кереп уза, һәр көз саен...
Кирмән тауда, әнә,
Әби чуаклары:
Томаннарның бәбәй итәк өрфиясен
Сөйрәп төшә
Ханбикәнең
Тим Чуары.
8
Нугай юллары тикән –
Нугай камчысы.
Чугы очында кипкән
Таңнар тамчысы.
Җәйде канат,
яңгыр явы,
күкләр иңләп!
Там-тамнарын ормый никтән?!
Там-тамчысы...
Олы юлда кубарылды ком бураны, –
Баскынчакны,
Төпләренә төшеп!
Актарды.
Өерелгән тоз бураны
Тузаннарын –
Төмән-төмән күтәрелгән
Үз татарын
Барлады да...
Узып китте!
Туктамышның
бүз Тарланы37.
Тәңре ялгыш
Каугасына38 кагылгандыр:
Тол-ятимнәр
Тозы кискән солончактан39
Офтандырган офыкларның өсләренә,
Әрвахларга
күпер булып,
солан40 чыккан.
Офтандырган офыкларга
Кылган куган дәрья сыман
Калебең Салават күндергән. –
Онытылган ил-йортыңа
Дога кылган дәрья сыман
Калебең Салават күндергән. –
Догалылар тозын каплар:
– Баскынчакның кыя тозын,
Кемнәр кыеп,
Кемнәр ваклар, –
Тоз кантарлы зынҗыр салып,
Оҗмахка
күчте
әрвахлар! –
Куш салават күпереннән.
1 Тозлак – тоз катламы каплаган җир, тозлавык.
2 «Тарала ул, кыпчак сыман» – IVгасырда Алтай
даласыннан китәргә мәҗбүр булган кыпчаклар
бар дөньяга таралган, төрле дәверләрдә, төрле
исемнәрдә тарих битләрендә калыккан: Дәһшәтле
Дәште Кыпчак дәүләте хуҗалары, Бөек Могол
империясе яугырлары, Мисыр мәмлүкләре,
Наполеон гвардиясе җайдаклары.
3 Дәште Кыпчак – Алтайдан Дунай ярларына кадәр
җәелгән кыпчак даласы.
4 Тартар дәрьясы – кыпчак даласы урынында
борынгы дәрья булган.
5 Тартар – җәһәннәм. Сәяхәтчеләр кыпчак даласын
шулай атаган.
6 Мамай – Алтын Урданың төмән башы (1335 –
1380).Чыңгыз нәселеннән булмаса да, хан урынына
утырырга хыялланып, Нугай Йортына күп казалар
китерә.
7 «Калка суга төшеп, кояш төшеп калкан суга...» –
1380 елда Мамай морза Калка елгасы тугаенда
Алтын Урда ханы Туктамыш тарафыннан җиңелә.
8 Кондырча сугышы – Мәскәү олысына яу белән
барган Аксак Тимергә Кондырча елгасы буенда
Туктамыш хан каршы төшә.1391 елның 18
июнендә татарлар бәрелешкән бу зур орышта 150
меңләп яугыр һәлак була.
9 Аксак Тимер – җиһангир (1336-1404).
10 Зөлкарнәй – күренекле шагыйрь, мөхәррир
Фәиз Зөлкарнәй (1951 – 1997). 17 июльдә, М7
трассасының 74 чакрымында юл фаҗигасенә
юлыгып, яшь гомере өзелә. Ул сигез ел буе
җитәкләгән «Идел» журналы милли офыкларны
барлаучы матбугат булып өлгерде.
11 Давылбаз – лачынны чакыручы ау барабаны.
12 Идегәй – Нугай Йортының төмән башы, бәкләр
бәге (1352 – 1419).
13 Алапа – гаскәрнең хезмәт хакы.
14 «Орыш тынмас Бурсыклыда!» –1399 елда
Бурсыклы елгасы буенда Идегәй белән
Туктамыш хан гаскәрләре чәкәләшә. Алтын
Урданы тәмам таркаткан, үз ирегенә чыккан
олысларын яклаучысыз калдырган Бурсыклы
сугышы да аяусыз:100 меңләп татар яугыры
һәлак була.
НУГАЙ ЙОРТЫ
86
15 «Үлек сулы Терек суда...» – 1395 елның 15
апрелендә Терек елгасы буенда Туктамыш хан
белән Аксак Тимер бәрелешкән аяусыз орышта
миллионга якын төрки яугыр үзара сугыша, 300
меңе үлә.
16 Туктамыш – иленең бердәмлеге өчен җанын фида
кылган Алтын Урда ханы.
17 Кияү кала – V гасырда кыпчаклар нигез салган
Киев шәһәре.
18 Юшан – бал исе аңкыган дала әреме.
19 Кирәүкә – тимер боҗралардан бәйләнгән яу
туны.
20 Канҗага – ияр артына бәйләнгән күн юл
капчыгы.
21 Борак – канатлы ат, толпар.
22 Сарайчык – Нугай Йорты мәркәзе.
23 Кыргын – холера.
24 Турагачлы тугра – бөркетле герб.
25 Мичәү – атны янга җигү; мичәү калу – читтә калу,
тибәрелү.
26 Нугай Йорты – үз исемен нугай атамасында
мәңгеләштереп калдырган Җүчи хан оныгы
Нугай бәкнең һәлакәтеннән соң (1300), Алтын
Урда дәүләте үз эчендә күбрәк «Нугай йорты»
дип, ә анда яшәүче күчмә төркиләр – Алтын
Урда татарлары «нугайлар» дип йөртелә башлый.
27 Дәште кыпчак – борынгы кыпчак бабаларыбыз
V гасырда Азак диңгезе буенда төзегән дәүләт,
башкаласы – Кияү кала.
28 Касыйм ханы – Казан ханлыгын бетерүгә күп көч
куйган Шаһали хан.
29 Давылбай – ау лачынын чакыра торган бакыр
быргы.
30 Каргалы – Сәед бистәсе.
31 Такташ – бөек татар шагыйре Һади Такташ
Донбасста меңәрләгән татар шахтёрлары белән
очрашуларын теркәп калдырган.
32 Буга тау – Баскынчак күле янында Богдо тавы.
33 Төяк – ватан.
34 Кырлы курай – тозлавык үсемлеге.
35 Кур – ут саклар өчен көлгә күмелгән утлы
күмер.
36 Сөен – Казан ханбикәсе Сөен Бикә (1519 –
1557).
37 Бүз Тарлан – Туктамыш ханның ак айгыры.
38 Кауга – афәт-каза килгәндә кагыла торган
барабан.
39 Солончак – тозлавык.
40 Солан – салават күпере.
Ат җибәрдем табырга1
Тауга оялар шоңкармын,
Тау аркылы юртармын!
Торлаксыз2 үскән коланмын3,
Мизгелсез юшап уртлармын4,
Яралыштан асаумын5 –
Бугалак6 салсаң туктармын!
«Идегәй» дастаны
Ат ялыдай елкылдаган кылганнарны
Нугай тауның7 сукмаклары уңай салган.
Көбәсенә8 дирбиясен –
Колмак элгән
Ялгыз имән төшеп килә Нугай таудан, –
Нугайлардан9 бугай ул да,
Нугайлардан!
Елкылдаган
Кылганнардай,
Елкыларны...
Салган уңай!
Нугай тауның сукмаклары –
Ыклардан соң
Тупырдаган
Чулманнарга табыр куган10
Нугайларның сукмакларын
Тукмаклады, тукмаклады, –
Аксак Тимер11 халыкларны
Тукмагандай тукмаклады! –
Кыеп-кыеп, очкын коеп,
Даг дагасы тукмаклады! –
Уелган таш –
Нугай тауның сукмаклары...
Татар башын татар орган чукмар ярды!
Җуелган баш тирмәседер Чучаклары...
Куштирәкнең төрбәседер Чөкәләсе12 –
Тигезләнгән курганнары...
Татар башын татар орган чукмар ярды!–
Бармы хәзер,
Искә алучылар бармы?!
Хәтәр булган
Нугайларның сукмаклары!
Алдан барган иравыллар13 хәбәр сала –
Тау башыннан хәбәр сала учаклары:
«Сак булыгыз!
Поскын тора яу чаптары!»
Татар башын татар орган чукмар ярды!
Дөнья куган нугайларның сукмакларын
Туктамыштай тукмаклады!
Кыяларын кыя-кыя,
Кыйгач тояк тукмаклады:
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
87
Ташъязма ул –
Нугай тауның сукмаклары...
Атлар таный
Тояк уйган тамгаларны:
Тәкрарлый
Нугайларның сукмаклары:
Атын җуйган
Алысларга юл сабалмас!
Җәяүле хан Туктамыштай
«Юыктан14 да юл табалмас...» –
Аҗау башны15 татар орган чукмар ярды!–
Бармы хәзер,
Сабак алучылар бармы?!
Җәяүлеләр иңли алмас ил-көнен дә!
Ат җуйганнар,
Баса-баса көн эзенә,
Ничек узсын?!
Таң кузгала Хан күленнән16, –
Шәфәкъ туарыла
Азак диңгезендә17!..
Танырлармы?!
Еллар уйган тамгаларны...
Елъязма ул –
Нугайларның сукмаклары:
Юлы юкның дөньялыкта юк базары...
Юлың булса,
Чыкмый тормас юлбасары! –
Юлъязма ул –
Нугай тауның сукмаклары...
Җәяүлек башына төшкән18 Идегәйнең
Такыр башын татар орган чукмар ярды:
Бармы хәзер,
Гыйбрәт алучылар бармы?!
Ил танымас
Иләт салган тамгаларны...
Ильязма ул –
Нугайларның сукмаклары:
«Ат җибәрдем,
Ат җибәрдем табырга.
Маңгай ялын үреп куйдым, –
Танырга...»
Ил танымас
Иләт салган тамгаларны!
Ат җуйганнар,
Баса-баса көн эзенә,
Ничек узсын?!
Ат сугарган Бай күленнән
Бурлат19 йөздергән Азак диңгезенә20...
Хәтәр булган нугайларның сукмаклары!
Хәбәр салган Каравыл тау учаклары:
«Сак булыгыз!
Поскын тора килер көнең!..» –
Ханбикәне әманәткә бирешкәннең
Чалма башын татар орган чукмар ярды... –
Бармы хәзер,
Гыйбрәт алучылар бармы?!
Язмышкаен алдан белеп торган сыман,
Салган гавам,
Җанын ярып, салган җырга:
«Ат җибәрдем,
ат җибәрдем
табырга.
Маңгай ялын
Үреп куйдым – танырга...» –
Ат ялыдай елкылдаган кылганнарны
Нугай тауның сукмаклары уңай салган!.. –
Көбәсенә ат йөгәне –
Колмак элгән
Ялгыз имән төшеп килә Нугай таудан.
Нугайлардан бугай ул да,
Атын җуйган!
Нугайлардан...
1«Ат җибәрдем табырга» – халык җыры.
2 Торлаксыз – аранга ябылмаган.
3 Колан – кыргый дала аты.
4 «Мизгелсез юшап уртлармын» – елның дүрт
фасылында да көтүдә йөргән тибен аты.
5Асау – кулга ияләштерелмәгән кырагай.
6 Бугалак – бер очы элмәкле аркан.
7 Нугай тау – Ык елгасының уң ярындагы тау.
8 Көбә – тимер боҗралардан бәйләнгән борынгы
яу киеме.
9 Нугайлар – Алтын Урда татарлары.
10 «Чулманнарга табыр куган» – Нугай Йорты ат-
елкы үрчетеп, көн күргән.Чулман буйларында
да ат базарлары булган.Мәсәлән, бүгенге
көндә дә Минзәлә базарын «Ат базары» дип
йөртәләр.
11 Аксак Тимер – XIV йөз ахырында Болгар
олысындагы Нугай Йортын талап, бик күп халкын
әсирлеккә куып алып киткән җиһангир.
12 Чучак,Чөкәле... – Ык елгасының уң ярындагы
курганнар (Башкортстан, Бакалы районы Яңа
Саскүл һәм Куштирәк авыллары).
13 Иравыл – авангард.
14 Юык – якын.
15 Аҗау баш – таҗ кигән хан.
16 Хан күле – Ерак Көнчыгыштагы күл.
17 Азак диңгез – Азов диңгезе.
18 Җәяүлек башына төшкән – дан-дәрәҗә
җуйган.
19 Бурлат – кызыл җирлектә ак йоны булган ат.
НУГАЙ ЙОРТЫ
88
Тула баса август таңы.
Сөен туган ак утауны1
Түрдә кора тугайларым... –
Сөенече кырга сыймый тургайларның.
Кубарыла!
Тамырларда ат табырлый, –
Иярләгән атын барлый!
Татар атын – затын тоткан нугайларым...
Атларның җам танавыннан,
Артылышып, тулган тыннан
Ак киездәй томан тора!
Ышыктан
аккан Ыкта...
Ил-йортымның Ык йорты бу,
Ил-йортымның ак йорты!
Ак чатырның киезләрен
Ык сулары агартты;
Көмеш белән чигә-чигә,
Чык сулары агартты:
Ил-йортымның Ык йорты бу,
Ил-йортымның ак йорты!
Ык тугае – елбыр үлән.
Сусын басмый яңгыр белән:
Кояш җыеп алганчы ук,
Чык чемләргә елгыр үлән.
Җәй килмәсә яңгыр белән,
Чык җимләргә елгыр үлән! –
Каулаксыз айдаладан
Кайтыр нугай елкы белән.
...Тезләрен учлап,
Бөрешеп,
Йоклаганда куравычлар2,
Кояш чыга Сөендектән3... –
Ак тирмәдән Сөен4 чыгар!
«Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан5»
Сөен Бикәч хозурынмы сагынганга,
Томан белән төнбоеклар арасында
Су коенган нугай кызы
Сагымлана...
Яр буена, таллар булып, еллар баса, –
Ни була ул шәүлегәнгә еламаса?!
Нугай тауга җитә дә Ык,
Тармакланып,
Ил сыярлык атау ясый – тугайлана:
Тугарылып, ага вакыт тугайларда!
Сәйран сорый!
Хәйран сорый!
Буыннарда типкән канда
Канча гасыр табыр куган Нугай Ана.
Төнбоеклар йокламаган:
Томар сурәт отып алган –
Ак чәчәккә йотып алган...
Киләчәктә –
кирәк чакта күтәрелеп,
Чык суыннан түм-түм тулып,
Түңкәрелеп,
Таң Сулышы – саф сурәтне,
Ипләп-ипләп түгә биреп,
Им – томанда сагымларга:
Томсалаган ил-иләтне,
Асыллатып, им-томларга...
Сагынудан суга багып,
Соңармаек, Нугай Ана,
Иртәнге
Савымнарга.
Нугай юлы томаннары әле һаман
Сөен Бикәч төсе –
Ак ефәк шәл белән!
«...Ат ялына чык эчәргә төшкән кошкай, –
Сөенемнең күз яшьләрен чемләгәнгә,
Тын да алмый! –
Туктый алмый...
Сулкылдаган шәүлегән.» –
Нугай юлы тугайлары әле дә бит
Үтәмешнең юл биләве –
Сөен Бикә шәленнән:
«Һәй,Тим Чуар, Тим Чуар!
Тимгел-тимгел тир чыгар,
Купмас җирдән
Җир кубар! –
Мәскәүгә тотып бирергә,
Безне морзалар куар.
Тимгел-тимгел Тим Чуар,
Тирдән тимгел Тим Чуар!
Угыз сөте
Ил китәр дә ни калыр?
Ил китәрдә йорт калыр;
Йорт китәр дә ни калыр?
Йорт китәрдә сөт калыр...
«Идегәй» дастаны
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
89
Кирмән
тавы
томаннары
Безгә һәйкәлләр куяр...»
Сөен Бикәчен юк искә алучы да... –
Сава җанны, сава җанны Нугай Ана:
Юк искә алучы да!
Юк искәрүче дә... –
«Кырыкмышлар савылмаса,
Бер көндә кырагайлана!»
Дала сорый!
Сәхрә сорый! –
Буыннарда типкән канда
Канча еллар, тындырмыйча,
Елкы куган Нугай Ана.
2
Нугай юлы тугайлары әле дә бит
Иңсәсеннән төшмәс ... – Сөен шәленнән!
Кайгың булса калдыр,
Көмеш йөгерттерсен,
Нугаемның зар-моң зәркәнчесе! –
Ай шәүләсеннән
көмеш эрләр
шәүлегән.
Нугай-йорттай кавем саен яракланып,
Ил сыярлык атау ясап, тармакланып,
саеккан Ык,
саеккан Ык!
Нык саеккан!
Ханзадәне алып киткән каек сыман
Котсыз утрау калкып чыккан уртасына –
Әй, «цыкылдый» анда!
Сотник саескан:
«Дәвран сөргән нугайларның
Даласы да, каласы да
Бикләрендә нык торачак,
Гәрәйләрнең токымнарын
Казаннарда корыттырсак!
Нык торачак тыштан биктә...
Да! Ханзадә...
Аз булачак...
Әманәткә – Ханбикә!
Әманәткә – Ханбикә!»
Шәһвәтле Шаһалигә6 аркаланып,
Шәүкәтле Күкдалага арка борып,
саеккан Ил,
саеккан Ил!
Бик саеккан! –
Кыелдырып, дала җанын суга алмас,
Коендырып, дала җанын суга салмас, –
Нугай Йорты өсләрендә
Өерелә!
Иеромонах пумаласы... – саескан.
Карадуган, Карауҗалар
Ханбикәдән юллый хәбәр:
«Коткар, әтәй, коткарсана, –
Гәрәемне, аерып сөттән,
Мәскәү куша тәресенә!»
Тынгы бирми Йосыф бигә7
Көн дә килгән бер үк хәбәр:
«Нугайларны сатты Казан!
Соңга калмыйк...
Мәскәүгә бар!»
«Хазардан азган8 Казан, ди?! –
Кан-кардәш тә артык күрде
Кеш туннарны, көмешләрне...» –
Яуга дигәч,
Атны борды!
Сабый кочкан ханбикәгә
Кул изәгән халык сыман
Яр буена
Еллар баса...
3
Ил киткәндә йорт киткән, –
Өметеңне кырт кискән! –
Телеңне дә «кырт» иткән... –
Белмәс идек, белмәс идек,
Һаман да әле качып кына,
Шәүлегәндәй еламасак.
Ак төтенне күккә чөеп учагыннан,
Каравыллар
Ак көн юллый Чучак таудан.
Чыртанында, әнә, кояш чырт-чырт яна...
Куравычлар казан аса, Нугай Ана!
Хуш исеннән...
Җил җаена
Ауган үлән, –
Даланыкы сыман... – Нугай тауда үлән:
Сөт ташымый, –
Хуш ис ташый!
Учакларда төтәгәндә,
Юшан9 катыш каудан үлән10!
Чыртанында ялгыз каен чатырдаган
Кара төтен хәбәр салган Чатыр таудан11:
«Казан ауган!
Казан ауган!!
Казан ауган!!!»
«Нукай җанын әманәткә оста алган,
НУГАЙ ЙОРТЫ
90
Лыкыр12 җирен – тояк ялын13 аска салган»
Шаһгалинең токымнары купай-ла-на!
Сөен Бикә әле дә рәнҗидер... –
Җаным кайный, –
Әрем ягып, сөт кайната Нугай Ана.
Ирек сорап, капкач бәрә! –
Сөт кайнаса.
Нугай сыман ташып чыга! –
Сөт кайнаса.
Нугай сыман төшеп тына...
Сөт кайнаса.
Казан халкын
Ташлап киткән гаскәр сыман,
Яр буена башын игән таллар баса... –
Ни була ул шәүлегәнгә еламаса?!
Әйләнергә «татарларның каймагы»на,
Кайткан сыман Касыймнарның
Шәп чагына!
Һомай каулап,
Ватан хакын кайгырталар... –
Ходай биргән изге сөтне аерталар!
Коя-коя
ачы катык
чапчагына.
Казанда сөт әрнүләрдәй сагымлана, –
Әрем ягып,
Җан кайната Нугай Ана...
4
Ил киткәндә сөт тә киткән,
Хәтерләрне сөртә киткән:
Хан-дәүләтең искә төшмәс,
Төшсә дә, инде килешмәс!
Җан тулышмас, сөт төшкәндәй, –
Җанга ятып елый яңгыр теләнчесе13! –
Инәкәйдән
тибәртелгән
Үтәмешгәрәй.
Әй, бу Казандагы
Алама
Холыкны! –
Ава-түнә аягына чак калыкты,
Кемгә таянганын шундук онытты:
Сөен Бикәч белән Үтәмеш оныкны
Эткә сөяк ыргыткандай ыргытты... –
Инде искә алучылар да юкмы?!
Инде искә алучылар да юкмы?!.
Сөененнән көенечле хәбәр килеп,
Тугайлардан
Тургайларны куган мәллә?
Алтын яңгыр теләнчесе,
Китмәскә дип,
Нугай Ана бәгыренә кунган мәллә?
Яңгыр теләнчесе –
Тугай шәүлегәне –
Нугай Ана хәсрәтеннән шәүлә генә...
Сулкылда-са!..
Нугай таудай рәнҗеш ташый
Тал яфрагы кадәр генә шәүлегәндә!
Нугай юлы томаннары әле һаман
Сөен Бикә төсе –
Ак ефәк шәл белән!
Ат ялына чык эчәргә төшкән кошкай –
Томшыгына күз яше элгән шәүлегәндер,
Күз яше белән сулкылдый ул шәүлегән.
Алтын сыктау –
Бәгырьләрдә.
Көмеш кенәз14 белән бергә
Сыктауга да соклан икән,
Сыктауга да сөен икән...
Казаннарның төрбәсендә,
Касыймнарның төрмәсендә
Ярославна сыман ярмый!
Җан ярасыдай – зарый...
Зари елый Сөен Бикә:
«Нугай затым,
Хан-дәүләтем... һаман юкмы?! –
Чура булу15... Чура булу... Уңай укмы?!
Нугай затым,
Хан-дәүләтем... һаман юкмы?! –
Чүрәләнү16... Чүрәләнү... Уңганлыкмы?!
Нугай затым...
Сүзе тат-лым...»
Телсез торып калган
Үксез торыннарның –
Әчегән сөттәй
Куксып-куксып торганнарның
Сәйран сорап савылмаган җанкайларын,
Яңгыр сыман җайлап кына сава-сава,
Коткарырга! –
Нигә җиңне сызганмыйсың, Нугай Ана?
Әллә инде кызганмыйсың, Нугай Ана?..
Сабырлыкның
савытлары
а рсыксынга,
Чыкмый инде,
Чыкмый төнге савымнарга... –
Илдән генә сөргән идек,
Йөрәкләрдән
Китеп баргансың ла, Нугай Ана! –
Сөт аклыгы суала да17,
Җан ташлана...
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
91
Сабый кочкан ханбикәгә
кул изәгән халык сыман,
Яр буена әле һаман,
Елбыр үлән –
Еллар баса...
Шыбырдыймы шомлы сулар:
«Илне төптән чабачаклар!
Суалса-суалмаса
Ходай биргән сөте:
Урыс кышы узган саен,
Иләтләрне иңләп чапкан,
Кызыл җәйләр килеп җитә,
Килеп җитте печән өсте!»
5
Ил киткәндә, сөт тә киткән, –
Үрелгәнне сүтә киткән!
Искә төшмәс иде бер дә,
Болыннарның бәгырендә, –
Имекәйгә ияләшкән Үтәмешгәрәй
Алтын яңгыр теләнчесе белән бергә, –
Сурыгудан сулык-сулык еламаса...
Сараналар саркым суза сыңар касә,
Тузганаклар сутын суза, йомрылап.
Уралган да Нугай юлда томаннарга,
Яңа чорның
ямчылары
томырыла:
«Казаннарда-а! Кассапларда-а!
Газапларда колын сала:
Газапларда! – Ил өмете.
Иткә китә кысыр гасыр...
Буаз буат,
Бугаз ертып, иткә китте! –
Эткә китте
колынчактай!
л И өмете...»
Тора табын...
Шәфәкъларга бөялгәндер... –
Колыннарын дәшеп алган бияләрдер:
«Китмәс идек,
Ил-сөткәйләр суалмаса.»
Таллар баса чабылмаган тугайларны,
Күләгәсе бәкәл кискән күрән баса.
Куксыган сут – җыелмаган җиләкләрдә!
Тукранбаш та угыз сөтен
Суза алмый, касә-касә.
Аптөш канат очкаеңда, әй, тургаем,
Ак болытның яңа гына савылганын:
Колынчагы ими текәп тора алмый, –
Кигәвеннәр, оры салып, сырып талый
Биеп торган бияләрнең саурыннарын.
Сөен үскән утыз башлы ак утауны,
Томан туглап, корып куя тугайларым, –
Сөенече кырга сыймый тургайларның!
Кубарылып,
буыннардан
буыннарга,
Тамырларда – ат табырлый!
Иярләгән атын барлый!
Нугайларым...
«Ата-бабаң агач атта атынганмы,
Йөрәгеңдә
Иярләнгән атың бармы?» –
Тын кысылса, сорый шулай Нугай Юлы:
Үр артында –
Китүче...
Кайтучылары...
Ат исе аңкыган!..
Бурлат тикәннәргә
Кигәвеннәр ил-күч белән килгән мәллә?! –
Кигәвен биләүли!..
Нугай камчылары18.
Бияләре колынласа,
Килеп баса Нугай Ана,
Угыз сөте имезергә19, –
Тугыз өмет имезергә:
«Колынчактай урдам шулай
Ыргып басты аягына, –
Тугаена! –
Тугры ирен дымын –
Тугра20 ирен дымын!
Туган җиргә тигезергә...»
Имегүдән21, җанга төртсә ил-колынчак,
Сөенеч Сөткәен!
Сирпемәс
кем җаны? –
Әллә инде юкмы искә алучы да?
Юкмы искәрүче дә?!.
Кичер, юлкай,
Җәяү җиттек кичләреңә...
Ат догасын откан ком-таш эчләреңдә
Кырык дага
Кырыс дога кылачак, кымшанып:
«Торып бассын
Ил-колынчак! –
Аягында
Гел калачак!» –
Алтын дагалы чәчкә атты
Палас җәйгән комташы...
НУГАЙ ЙОРТЫ
92
Алтын яңгыр зәркәнчесе
Алтынламый, –
Яңгыр тупырдавын тыңлый Нугай Юлы!
Алтын яңгыр теләнчесе
Тын да алмый:
Таныш тояк тавышы бар, –
Сагаюлы:
Бурлат чәчкәләрен сырган кигәвенне
Тиз генә җибәрмәс нугай камчылары... –
Кайтып бара!
Чыланса да ашыкмаган,
Туктап-туктап,
колынчагын
ышыклаган
Ханбикәнең ак канатлы Тим Чуары...
Үтәмешгәрәй1
Кыйгач камыш колаклы,
Тустагандай тояклы,
Чапкан чакта җил җитмәс
Табаны ялпак Тарлан бүз
Ат бирәдер ханияң,
Менсәнә, Идегәй, менсәнә!
«Идегәй» дастаны
Терек сулы Терекләрдә,
Тибеннәрдә җил киссә дә,
Ил өркетеп,
Силләр төшә,
Төпкелләргә
Сил ишелә!
Асау атлар2 оча аска!
Асау атлар оча аска-у!
Ишетелә...
Инешенә
Ишелеп үскән бөтнек исе...
Кыйсса-кыйсса
Тынсыз тояк тавышлары,
Олысларда көлгә басып,
Пышылдаган бөтенесен:
«Мәскәүнең дә йөрәгендә
Иярләгән ат ятты... –
Нугай Йорты табырында
Асау үскән ат ятты... –
Тышаулатмас,
Укталса да,
Нукта3 салмас
1 Ак утау – Нугай бәкләренең күп гөмбәзле зур
тирмәсе.
2 Куравыч – бикәчнең сакчы-хезмәтче кызлары.
3 «Кояш чыга Сөендектән!» – Яңа Сөендек авылы
риваяте Сөен Бикә ханбикәнең беренче көннәре
хакында сөйли: «Таудан тауга күченеп, тирмәләр
кордыртып килүче ханның хатыны көмәнле
булган, безнең җәйләүгә җиткәч кенә бәбәйләгән.
И, сөенгән инде безнең халык! Хан кызына Сөен
дип исем кушканнар, соңыннан безнең җәйләүгә
Сөендек дип исем биргәннәр. Менә шулай, хан
заманыннан килә ул безнең авылның исеме!» 1924
елда туган Тәзкирә Гарәф кызы Сөнәгатовадан
1994 елда язып алынды. (Башкортстан, Бакалы
районы, Яңа Сөендек авылы.)
4 Сөен – Нугай бәге Йосыф кызы, Идегәй морза
торыны; Казан ханы Сафа Гәрәй хатыны – Сөен Бикә,
Казанның иминлеге бәрабәренә ханзадә Үтәмешгәрәй
белән бергә урыс патшасына әманәткә җибәрелеп,
тоткынлыкта һәлак булган ханбикә (1519 – 1557).
5 «Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан...» –
Нәвоидан, Дәрдемәнд тәкълиде.
6 Шаһали – Касыйм белән Казан ханы (1505 – 1567).
«Казанда үзеннән башка хан булмавы турындагы
теләгенә иреште». Риза казый Шаһали хакында
шулай язып калдырган.
7 Йосыф би – Нугай урдасының сул канатын
җитәкләгән хәрби түрә, туган-тумачалары белән
Җаек,Чулман һәм Ык тугайларында җәйләүдә
йөргән.
8 «Хазардан азган Казан» – Рус тарихчысы Лев
Гумилев «Каһанатлары таралгач, хәзәрләрнең
бер өлеше Иске Казанга килеп урнашкан булуы
ихтимал,» дип фаразлаган.
9 Юшан – даланың хуш исле бүз әреме.
10 Каудан үлән – узган елдан калган кура-үлән, «дала
утыны.»/16Чыртан – Ак чатырдагы хан учагы.
11 Чатыр тау – Азнакайдагы тау.
12 «Нукай, лыкыр» – Нугай, Казан татарларын
көнбатыш шивәсе вәкилләре шулай атый.
13 Тояк ялы – җиңелгән дәүләттән җиңүче файдасына
түләтелә торган салым.
14 Көмеш кенәз – кенәз Серебрянный,Казанның
бар алтыны белән бергә, иң зур хәзинә – ханбикә
китапханәсен дә төяттереп, Үтәмешгәрәй белән
Сөен Бикәне әманәт итеп, Мәскәүгә алып китүче
түрә.
15 Чура – әсир, кол.
16 Чүрәләнү – илсез калу.
17 Суалу – утлар үлән калмагач, сөтнең аз төшүе.
18 Нугай камчысы – шайтан таягы.
19 Угыз сөте имезү – Колынлагач, бозаулагач, мал-
туарның саргылт-көрән төстәге сөте. Шул сөтне
имезсәң,тайгак тояклы колын-бозаулар бер көн
эчендә чабып йөри башлый.
20 Тугра – хан исеме язылган мөһер.
21 Имегү – колын халкында ачыгу, сусау.
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
93
Чорсыз Ордынкасы4,
Әрсез хәзәр Арбаты5...»
2
Арба-атын туарганнар
Ябагалы куллар белән
Чатыр корып, элгән дага –
Биш гасыр... Һич!
Йокы алмый:
Чак-чак какса Алмачуар,
Тим Чуар да сак-сак кага!
Шәмнәр тамган җәймәсен төн,
Шуып төшсә, өскә яба.
Иртә дә кич
Өзелми һич –
Көй сулкылдый өске очта:
«...Во поле берёзонька стояла...»6
Күз йомсак та,
Йоммасак та,
Дала көе тора сакта
Кабатла, Арбат!
Юанычка:
Дала җиле каен кочкан,
Дала җиле каен кочкан! –
«...Во поле берёзонька стояла...»
Арбатына җигелгән җан
Төн җитүгә туарыла:
Сиздермәстән сихерләргә,
Тән яктысы!
Сирпелә дә,
Шәм яктысын урап ала.
Күз йомсак та,
Йоммасак та,
Борынгы көй тора сакта:
Чак-чак какса Алмачуар,
Тим Чуар да сак-сак кага!
Арбат кызы өнсез ятты... –
Түшәмгә!
шәм!
сөрем!
атты!
Арбат кызы күреп калган
Бүлмәсендә җилгән атны...
«Милый...» – дими Арбат кызы,
Ак беләге урап ала:
Дала җилен каен кочкан!
Дала җилен!
Каен кочкан... –
«...Во поле берёзонька стояла...»
Күз йомсак та,
Йоммасак та,
Кан ырымы тора сакта:
Чак-чак какса Алмачуар,
Тим Чуар да сак-сак кага.
Йөрәк шулай хәбәр сала
Гомер зая узмасынга...
Мин елмаям куанычтан!
Иделдә ат алыштырган7
Җитмеш алты морза сыман
Кайтып барам Арбатымнан.
Александр – Үтәмештәй
Кайтып барам Ордынкама... –
Дала җилен каен кочкан,
Дала җилен каен кочкан!
Чукындырып,
Җиде ятны
Ятыштырган! –
«...Во поле берёзонька стояла…»
3
Хан-солтаным8, Казан-йортта
Тарлан Бүзең азлап юртса,
Ханбикәнең Тим Чуары
Җилдерергә тотынгандыр! –
Оныткандыр инде Казан,
Хан капкасын оныткандыр...
Алтын яшьләр койган саен
Кирмәндәге җәсәдеңә,
Кыенлаша ханбикәңә –
Казанда ул берьялгызы
Кайгы аша карый илгә,
Казанда ул берьялгызы! –
Баш очындагы
Каен гына –
Морзалар бии өстәлдә:
«…Во поле берёзонька стояла…»
Ил якларлык морза беткән9.
Яклау көтмә Кол сәеттән10:
Өстә этләр өргән саен,
Калҗа-сөяк ташларгамы?!
Ханбикәдән
Башларгамы?! –
Ыргыттылар бурзай эткә!
Үтәмешне ташларгамы?! –
Ыргыттылар,
селтәп-селтәп!
Баш очында бетмәс каен,
Казанда ул,
Кайгы беткән...
Марҗалар бии өстәлдә:
«...Во поле берёзонька стояла...»
Мәскәүдә ул
Ак әманәт –
НУГАЙ ЙОРТЫ
94
Кәтүк хәтле Үтәмешкә
Күкрәк сөте тамган ана.
Касыймда ул –
«Канәт... канәт!»
Шаһалинең «канәт»еннән
Авыз-борын бетте канап... –
Касыймда ул,
Күкрәк сыен,
Нарасыен җуйган ана,
Җанның соңгы суты тамган
Чабылган
Каен гына... –
Өстәлә кичке азанга:
«...Во поле берёзонька стояла...»
4
Укталып, менә Укадан!
Тим Чуардай ак томан.
Уянды да тоякларның
Мөнәҗәтле Сак-Согына,
Урдаларның хан мәчете,
Кара яшел намазлыгын,
Селтәп җәйде!
Касыймына...
Касыйм ханы төрбәсендә11,
Исемсез таш гүр өстендә:
Исем сорап тормый үлем... –
Үзенеке итеп ала!
Үзенекен китеп ала!
Сөен Бикәгә
Бу төрбә
Мәңге төрмә булыр иде! –
Өстәлә ялгыз Ясинга:
«...Во поле берёзонька стояла…»
Юырттырып,
Юл көенә кылган дога
Кырчан ташлы ак төрбәне
Узды,
Аксап...
Уктала томан Укадан! –
Кара яшел намазлыкта
Тим Чуар дагасы –
Тим Чуар догасы:
Сак-Сок!
Сак-Сок!
Искәрүчеләр дә – юк!
Искә алучылар да – юк!
Япан кырда...
Ялгыз каен...
Баш очында тора басып.
Мең биш йөз дә илле җиде12... –
Казан хәтта белмәс инде!
Ясин чыкса,
Чыгар Касыйм...
Ә Казанның эте-бете
Белмәс гафу үтенүне. –
Соң булса да, ханбикәдән
Гафу үтендеме,
Шаһали хан!
Синең Ясин.
5
Җамаяк – тустаганнары
Тулы тояк тавышлары
Моңсу җыру түгел дәдер –
Күңелеңә түгелгәндер!
Түгелгәндер
Бөтенесе:
Төшләреңә чыклар төшсә,
Галиҗәнап, гаҗәпләнмә,
Мәмрәтеп
Сеңгән, әнә,
мендәреңә
бөтнек исе!
Олысларга җилә җайдак,
Алыслардан килә җайдак.
Гаҗәпләнмә,
Галиҗәнап,
Төшләреңә керсә җайдак,
Сагымнарга урангалап:
«Нугай затым,
Кайда минем Хан-дәүләтем?!» –
Җуйган илен
эзли җайдак
Урда буйлап!
«Үтәмешкә хан читеге,
Җәүһәр чемләп, чиккән идем.
Таманлатып, алыймчы дип,
Сөеп-кагып, калыймчы дип,
Томаннарда чыккан идем, –
Тим Чуарым адаштымы?! –
Аймылыштык, Тулган аем,
Хан читеге чиккән идем!»
Туган илен эзли җайдак:
«Хан-дәүләтем минем кайда?!
Хан-дәүләтем минем кайда-ау?!»
Казаннан ул,
Кайтты ярсып! –
Нугай йорты камчысыдыр,
Кисә тояк тавышларын:
Сак-Сок!
Сак-Сок!
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
95
«Үтәмештән хәбәр дә – юк!
Соңгы ханнан
Хәбәр дә – юк!
Ил-йорт эзләп кайткан идем –
Ак Сарайдан13 хәрабә юк.
Сарайчыктан
Хәбәр дә юк!
Ил-йорт эзләп кайткан идем, –
Дүңгәләген тәгәрәтеп,
Абайламый калды Идел.
Ил-йорт эзләп кайткан идем, –
Таныгандай ак җайдагын
Баш чайкады Җаек талы,
Саз кошлары баш чайкады...»
Урамнарда Тим Чуар ул,
Буат14 саен
Бер туар ул –
Дөнья кума, дим, туарыл!
– Гаҗәпләнмә, Галиҗәнап!
Хан угылын
Тапмыйм һаман,
Ургыл җанга урын тапмам!
Хан угылын
Тапмый торып,
Ургыл җанга урын тапмам! –
...Ике мең дә илле ике...
Иллесе дә
Илсезе дә,
Икәүләшеп иңри инде
Йөрәкләрне,
дөрселдәтеп,
тупырдаудан!
6
Терек сулы15 Нугай йорты!
Тибеннәрдә16 җил киссә дә,
Ил өркетеп,
Силләр төшә17,
Төпкелләргә сил ишелә! –
Асау атлар оча аска-у!
Асау атлар оча аска-у! –
Алгысытып,
Ишетелә:
Инешенә
Ишелеп үскән
Терек сулы бөтнек исе.
Гаҗәпләнмә,
Галиҗәнап!
Төшләреңне җил бөтерсә,
Мендәреңнең
Мәрмәрендә!
Иңкүләнсә тояк эзе,
Тозын койган
Тояк эзе.
Соңгы төрмәң –
Шомлы төрбәң –
Зур ачылган
Шомның күзе.
Атын җуйган арбатлылар
Синнән соң да ишекләргә
Эчке яктан элә дага:
Кичке якта! Кичке якта! –
Эчке якта... эчке якта...
Тагын кага!
Тагын кага!
Йөгән тыйган чаптар сыман,
Йөгән тойган чаптар сыман
Йөрәк кага,
Талгын кага. –
Бала җуйган Сөен Бикә
Үтәмешне эзләп килә!
Дала җуйган арбатлыга,
Дала җуйган арбатлыга.
Төнгә таба,төнгә таба
Тына дага, йөрәк тына... –
Бала җуйган ханбикәнең
Тим Чуары,
Канатына
Утыра да, җайлап кына,
Эзләшергә җайдак чыга:
Терек сулы!
Терексудан –
Урдалардан урап кайта!
Терек суын уртлап кайта
Дала җуйган Арбатына,
Дала җуйган Арбатына.
Юлаучы күп бу юлларда.
Юллаучы юк!
Елаучы күп бу елларда.
Еглаучы юк!
Син төшеңдә!
Эзләшергә җөрьәт иттең.
Алып чапса,
Йөгәне юк Тим Чуарның:
Ташлы еллар
Йолкып калыр йөрәк итен18!
НУГАЙ ЙОРТЫ
96
Бу Мәскәүдә
Адашмады Сөен Бикә –
Әманәттә ай яктысы,
Ай яктысы әманәттә!
Әманәтнең үтәлеше –
Үтәмешен!
Казанга ул...
Ап-кайтачак!
Ап-ак атта!
Тарлан бүз ат бирә ханияң, –
Менсәнә!
Нугай Йорты19 сөенеч көтәр
Мең сәнә...
Хан йокысын саклап тора соры собор20.
Хан йокысын саклап торыр соры собор. –
Илтеп сал бар,
Илтеп сал бар, –
Чәчәк түгел!
Терек сулы
бөтнек исен.
Кыйссаларда җилә җайдак!
Гаҗәпләнмә,
Галиҗәнап, –
Саркыт таммас җамаяктан21
Тансык тояк
Тавышлары
түгеләчәк
бөтенесе!
1 Үтәмешгәрәй – Казан ханы (1546 – 1566).1551 елда
әнисе Сөен Бикә ханбикә белән Мәскәүгә әманәткә
– әсирлеккә озатыла.
2 Асау ат – кыргый ат көтүендә нукта киеп үскән
әрсез татар аты.
3 Нукта – далага куганда, елкыга кигертелүче
авызлыксыз, гомерлек йөгән.
4 Ордынка – Мәскәү урамы, Мәскәү кенәзлеге Алтын
Урданың бер олысы булган елларда татарлар
салган урам.
5 Арбат – Мәскәү урамы. Хәзәр каһанаты таркалгач,
угыз-кыпчак яраннары белән, яһүд динендәге
аксөякләр килеп төпләнгән күчә-урам.
6 «...Во поле берёзонька стояла…» – Нугай
татарларыннан азган казаклар аша күчеп, урыс
халык җырына әйләнгән борынгы дала көе.
7 «Иделдә ат алыштырган» – Иделнең уң ярына,
Мәскәү ягына качу белән чукынган Казан морзасы.
Морзаларның сатылу колачына исең китәр,
алар иман, ватан алыштырып кына калмыйлар,
дошман сафына басып, Казан халкын кылычтан
да үткәрәләр.
8 Хан-солтаным – Казан каласын егерме ике ел
дәвамында Мәскәү һөҗүменнән саклаучы Сафа
Гәрәй хан (1510 – 1549),Үтәмеш Гәрәйнең әтисе,
Сөен Бикә ханбикәнең яраткан ире.
9 «Ил якларлык морза беткән» – Үтәмеш Гәрәй хан
булгач, Казаннан Мәскәү хезмәтенә күчү өчен ун
меңләп кеше качып китә.
10 Кол сәет – Үтәмеш белән ханбикәне Мәскәүгә
әманәт итеп бирүне, Зөя каласына барып,
оештырып йөрүче Колшәриф.
11 Касыйм төрбәсе – XV гасыр башында Касыйм
ханлыгы башкаласын төзегәндә калкулыкта Хан
мәчете белән бергә хан төрбәсе дә салына.
12 «Мең биш йөз дә илле җиде...» – Сөен Бикәнең
Касыйм зинданында, кыйналу, ач торулардан
йончып, һәлак булган елы. Шаһали хан белән
аның туганнары җирләнгән Касыйм төрбәсендә
бер читтәрәк исемсез таш тора. Ул таш астында
Сөен Бикә кабере дип фаразлыйлар.
13 Ак Сарай – Алтын Урда башкаласы. Кырым
татарлары җир белән тигезләгән кала. /
14 Буат – гасыр.
15 Терек су – Төньяк Кавказдагы елга,нугайларның
ватаны.
16 Тибен – Атлар, кар астыннан тибеп алып, үлән
утлаган кышкы көтүлек.
17 Сил – кар эрү сәбәпле таулардан ишелгән боз-
ташлы ташкын.
18 Йөрәк ите – тояк тузып, атның чиләнгән
табаны.
19 Нугай Йорты – төркиләшкән монголларга угыз-
кыпчаклар кушылып барлыкка килгән кавемгә
исемен биреп калдырган Нугай хан һәлак булгач
(1300 ел), нугайлар Алтын Урданы Нугай Йорты
дип атый башлый.
20 Соры собор – ватаны, иманы, диненнән
яздырылган Үтәмеш – Александр озак яшәми,
20 яше тулар-тулмас, 1566 елның 11июнендә
вафат була.Ул Кремльнең Архангел соборы
төрбәсендә күмелә.
21 «Саркыт таммас җамаяк» – шәрык шигърияте
образы: узган гомер.
(Ахыры киләсе санда).