Логотип Казан Утлары
Шигърият

Фәрваз Миңнуллинның тууына 85 ел

Чана юлы – ком. Кытыршы.
Шәһәр кышы. Кичке сигез.
Ул чак әле безнең ара
чана бавына тигез.
Кирелек – икебездә дә –
Аллага шөкер, байтак,
тартышабыз: кем соң
кемне бакчадан алып
кайта?
Ул чак әле мин синсез дә
юлны беләмдер кебек,
синең тизлектә кагыла
бүреккә шәһәр күге.
Адымнарыңа көйләнгән
шул еллар чанасыннан
төшеп калам – бик
курыксам, куып тотармын
сыман...
Шул чактагы берәр чатта,
кызык итмәкче булып,
син әле дә көткән төсле.
Шәһәр. Кыш. Чана юлы.