Логотип Казан Утлары
Хикәя

Доктор Байчурин (хикәя)

Минем кулда пычак.
Иртәгә мин тагын йөрәк тамырына операция ясарга тиеш. Бүтән андый катлаулы операциягә алынмам, дигән идем инде. Әнигә ясаганнан соң... Аңа да шактый еллар узган. Сукыр эчәккә дә күптән ясаган юк.
Аңарчы мин бүген атасы үтенече белән егерме өч яшьлек егетне теге дөньяга озатырга тиеш.
Кайчак шулай була бит ул: көтмәгәндә китереп суга тәкъдир.
Минем кулда тагын пычак.
Мин теге чакта үз кулларым белән әнинең йөрәк тамырына операция ясаган идем инде...
Пычакны элек «ланцет» дия торган идек, хәзер «скальпель» дип йөртәбез. Нинди генә исем белән атасаң да, барыбер пычак пычак инде, кисә, суя торган бик үткен тимер кисәге. Мин пешекче түгел, суган да әрчемим, бәрәңге дә турамыйм; мин табиб- хирург, адәм баласының авыру үтеп кергән әгъзасын кисәм, аннары тегәм, ябыштырам.
Мин газиз әниемнең күкрәк турысыннан шул пычак белән ярып, кан тамырын кисеп ямадым.
Шул чакта минем ниләр кичергәнне аңламаган кешенең бернинди гаебе юк, чөнки аны шәрехләп тә, тәфсилләп сөйләп тә булмый. Мин операция бүлмәсеннән чыкканда ук үлеп калган шикелле тоелдым. Коридорда акшарлаган мичтәй ап-ак кыяфәтле ике абыйны, өч энемне күргәч, аңымны югалтканмын... Болай да... һәрберсе берәрне тондырса да, аякта тора алмаган булыр идем... Аларның сугуын көтмичә дә һуштан язганмын... Кайгыдан булмаган бу, шатлыкны күтәрә алмаган әни биргән йөрәгем – шулай, диделәр соңыннан... Мин үлдем, юк булдым, беттем, югалдым. Күптән кирәк булган икән – минем яшәргә бернинди хакым юк. Мин кардиохирург түгел. Ләкин килеп терәлгәч кенә, каян табасың андый белгечне?!
Бәлки, шул ук хастаханә коридорында баласын, әнинең үлеп яраткан оныгы Айгөлне күтәреп торган олы кызымны күргәч югалтканмындыр аңымны... Әле ярый шул чакта һуштан язганмын, югыйсә, әнине ярган пычак белән үземнең кан тамырын сызып җибәрер хәлдә идем. Беләм бит: алай-болай була калса, әти мине пычак белән түгел, авыл агаеның көрәк кадәрле кулы белән бәреп очырачак. Сукса каты суга ул, теге чакта мине капка төбендә тәгәрәтә-тәгәрәтә сөзгән колхоз үгезен дә ничек бәреп аударды.
Ул вакытта колхоз үгезе үлмәде, исән калды. Тезләнгән җиреннән алгы аякларына 
торып басты да аннары аңгырайган дәү башын як-якка айкап торды, соңыннан, сарык бәтие кебек мескен тавыш белән мөгрәп, көтү артыннан атлады. Безнең кара мунча бурасы чаклы аклы-каралы үгезнең күзләре дымлы иде. Елады микән ул шул чакта? Еласа, авыртудан түгел, гарьлектән елагандыр дәһшәтле һәм усал колхоз үгезе.
Меңләгән операция ясаган хирург буларак, минем бер кагыйдә бар, урысча әйтәм: «надеясь на лучшее, готовься к худшему»... Хәер, минеке түгел бу гыйбарә-кагыйдә, институтта чакта безгә анатомиядән лекция укыган яһүд профессоры Берманның яратып тәкрарлый торган сүзләре. Профессор бик акыллы кеше иде. Хәзер уйлыйм, шундый акыллы яһүд тә мәгънәсез сүзләрне кабатлар икән!.. Мин бит яхшы булсын дип эшлим, ахырда ул шулай булып чыга да. Аллага шөкер!
«Йа, Хода!» – дип пышылдыйм. Аннары операция өстәле өстендә яткан әнием янына килгәндә, «Алла исеңә төштеме, доктор Байчурин?» – дип мыскыллыйм үземне. Табиб буларак беләм: баш мие үтә дә катлаулы, аның икенче почмагында башка уй – «надейся на худшее, готовься на лучшее...» Карале, нишләп минем акыл урысча уйлый әле. Нәкъ чын табиблар кебек кылана башлаганмын... Чөнки татар табиблары хастаханәдә гел урысча сөйләшә. Модамы бу, әллә шулай тиешме? Оныгым Марат ишетсә, миннән көләчәк, чөнки мин аны теле ачылганда ук, «папа-мама» урынына «әти-әни, әби-бабай» дип әйтергә кирәк дип үстердем. Милләтче түгел мин. Мин – бары гап-гади бер татар малае. Өстемдә ак халатлы булсам да, кулда скальп-пычак булса да.
Зиһенем саф. Уйлар гына чуар. Коридорда әтине күргәч, алар да тәртипкә килде. Әнине авыр хәлдә хастаханәгә ат белән китереп җиткергән әтинең кыяфәте теге чактагы колхоз үгезенеке кебек: бетәшкән, кечерәеп калган, күзләре дымлы...
Аның бу кыяфәте мине тиз айнытты. Әле операция ясау түгел, әнине күрмәгән дә килеш, әнә, нинди уйлар уйлап өлгердем! Уйларның тезгене юк. Без яшь чакта әтинең авылда бер шәп йөгәне бар иде. Чын каештан эшләнгән. Хәтерлим: ул йөгәннән әле һаман да чи каеш һәм ат тире исе килә. Икесе бергә кушылгач, әти исе килә башлый иде...
Бер, ике, өч... Кеше үз теле белән «егерме өч» дип әйткәндә, нәкъ бер секунд вакыт уза, диләр. Өч мәртәбә шулай дип кабатларлык кына вакыт узса да, әллә ниләр уйлап бетердем. Анестезиологның эше беткәнне дә беләм үзем.
Бүген мин аларның икесен дә төшемдә күрдем. Үзебезнең авылдагы күл, имеш. Шул күлдә әни ак каз булып йөзә, әти дә каз кыяфәтендә. Менә бүрекле әнкә каз күл уртасына таба йөзеп китте һәм шулчак аның өстенә алагаем зур бөркет ташланды. Әткә каз бөркеттән дә җәһәтрәк булып чыкты, ул су өстеннән йөзеп түгел, очып диярлек әнкә каз янына барып җитте, ни арада бөркетнең башын чукып та алды. Каздан да зуррак булып күренгән бөркеткә охшаган кош су белән агып китте. Әнкә каз белән әткә каз, күңелле каңгылдашып, икесе бергә кушылды. Бераздан алар янына бер бәбкә каз йөзеп килде. Юк, җәмгысы җидәү икән. Тик җиденең берсе читтәрәк, оя янына йөзеп барырга бик теләсә дә, дулкын аны читкә этәрә.
Ул бәбкә каз әллә мин булдыммы икән?..
Бер, ике... егерме өч... Малаена егерме өч әле күптән түгел генә тулган. Үзе кебек озын буйлы, кара тутлы. Тик йөзе агарган инде, авыру кыяфәте кергән. Мин шулай дип уйладым да, егетнең күз бәбәкләрен ачтырып карадым, йөзен бармагым белән сыпырдым. Яшь әле, организмы да бетәшмәгән, йөрәге дә мунчалага әйләнеп бетмәгән. Моны аның яңакларыннан, ике як муеннан күреп була: бавыр таркала башламаган. Бавырга зыян килсә, гадәттә ике як муенда кызыл җирлектә дуңгыз колбасасындагы кебек ак таплар ялтырап тора. Каты эчкән ир-атның шулай була – муен ике якта ак майлы дуңгыз казылыгы кебек. Бу адәмгә бавырыннан начар хәбәр.
Хәер, егетне бик әйбәтләп хастаханәдәге белгечләр тикшерде.
Мин ясаган операцияләр инде берничә меңнән артты. Миңа чират торалар. Казанга күченеп киткәч тә, Чулманкалага еш кайтам. Болай гына да, аннары сирәк булса да, операцияләр дә ясап китәм. Монда һаман «хирург Байчуринны» онытмыйлар. Әнә, бер бабай «хирург Байчурин ясаса гына, пычак астына керәм!» – ди икән. Гаиләсе 
гозерләнеп, Казанга ук килгән. Нишлим, бер ялымда чыгып киттем инде. Мине хөрмәт итәләр, зурлап «хирург Үтәшев» дип тә атыйлар, дидем. Хәзер шул хөрмәтне бер селтәнүдә үз кулларым белән юк итәсе була. Әгәр атасы гозере буенча малайны теге дөньяга озату карарына килсәм, мин үз-үземне кичермәячәкмен... Ә тегеләй мине кичермәячәкләр...
Ата кеше яңа гына үз губерналарында зур түрә булган. Күрәсең, андый кешенең малае наркоман булырга тиеш түгелдер... Язылмаган кануннар буенча да шулай бит. Наркоман атасын андый зур тәхеттә озак тотмаячаклар... Әле белеп өлгермәгәннәрдер, куймаган да булырлар иде. Бу илдә бигрәк тә шулай. Җитәкчегә хатын белән дә аерылышырга ярамый. Гашыйк булырга да. Шуңа күрә, гашыйк булып тинтерәтмәс өчен, тәхеткә утыруга аларга йөрәкләрен йонга төреп куярга туры килә. Шуның белән бергә миһербанлык, кече күңеллелек, олы җанлылык һәм кешелеклелек дигән сыйфатлар да калын йон эчендә кала. Сәвитләрдән калган мирас бу.
Минем алда бик авыр бурыч. Әни әйтә торган иде: «Улым, тормышта кыен хәлдә калсаң, миңа операция ясаган чакларыңны исеңә төшер... Сиңа бик авыр булды бит ул чакта! Мин беләм, улым! Алты абыеңны исеңә төшер шул чагыңда. Әтиеңне... Синең өчен дөньяда шуннан да авыр газап булмас, моннан да авыррак сораулар битәрләмәс сине. Шулай дип уйласаң, кыенлыкларны тиз җиңәрсең, алар моның белән чагыштырганда, барысы да вак-төяк кенә булып калыр», – ди торган иде.
Менә шуларны уйлап утырам хәзер. Әнинең киңәшен тотып... Шуңа күрә дә ошбу хикәятне сөйләр алдыннан мин әнинең йөрәгенә ясаган операция турында искә төшердем. Бу миңа берәр ак юл күрсәтер сыман иде: нишләргә? Үтәргәме бу түрә агайның гозерен, әллә гариза язып, эштән китеп барыргамы? Ул безнекеләрдән дә шалтыраттырды. Югыйсә, хастаханәгә андый авыруны кабул да итмәгән булыр идек. Махсус диспансер бар лабаса.
Хәер, бу бик зур сер, гомерлек сер булып калырга тиеш иде. Сөйләшү-килешү баштан ук шулайрак барды... Миңа карата куелган шартлар бихисап: малай якты дөньядан газап-сызлануларсыз гына китәргә тиеш. Әни кеше моның шулай икәнлеген белергә тиеш түгел. Чөнки бу гамәл ана хакына, аны исән калдыру өчен эшләнә. Әнисе исән калу өчен баласы вакытыннан алда китеп барырга тиеш!!! Кабахәтнең дә кабахәте син – язмыш. Имеш, аның әле тагын ике баласы бар, ул аларны аякка бастырырга тиеш... Усал, аяусыз тормыш дигәнең...
Әнинең киңәше дә әлегә ярдәм итә алмый. Кызык кешеләр инде сез – әниләр. Имеш, «бик авыр вакытларыңда операция өстәлендә мине җан бирде дип уйла»! Әни кырыс булган безнең.
Мин ясаган операцияләрнең барысы да уңышлы булды, күпме кеше исән-сау калды. Хәер, бу – рәхим-шәфкать түгелдер, мөгаен. Бу – эш, бу – минем һөнәр. Гиппократ анты биргән һөнәр ияләре бит без. Ләкин мин ул Гиппократны күреп белмим, мин әти белән әнине беләм, алар кешеләргә һәрчак ярдәмчел булдылар. Ул моң кебек, күңелдән, йөрәктән агылып чыга.
Аллага шөкер, минем киңәшерлек остазларым, өлкән дусларым күп булды үз гомеремдә. Наил Сәлаховичның бер сүзен гомер онытасым юк: «Менә син хирург буларак ничәмә-ничә гомерләрне коткарып калдың, ә сине берәр авырлык килсә, кем коткарыр соң? Шулай дип уйлап караганың бармы, Харис туган», – дип, алга фәлсәфи сорау куя. Наил Сәлахович минем кебек баш табиб булып кына түгел, дистә еллар министр урынбасары булып та эшләгән шәхес. Меңләгән кешеләр рәхмәтле аңа! Юкка гына, тиктомалдан гына бу хакта уйланмаган бит инде аксакал. Ләкин аның фәлсәфи теле тагын дәвам иттерә әлеге фикерне: хирург бары үзенә ышанырга тиеш. Син операция ясаганда, башка кеше белән киңәшергә вакытың да, җаең да булмаган кебек, андый чакта да һәрчак үз башың белән генә «киңәшләшә» аласың!
Бер, ике, өч... егерме бер, аннары егерме ике, егерме өч... Организм, юк, психика егерме бер көн эчендә урынына утыра. Егерме бер көн буена ихтыярыңны җыеп, тәмәке тартмасаң, әлеге бәладән сине баш мие үзе коткара – ташлыйсың. Никотиннан котылу өчен башта өч көн кирәк... Өч һәм егерме бер... Адәм баласының организмы ул көннәрне үзе «исәпли». Бәлки, малайны наркотик тәэсиреннән егерме бер көн эчендә коткарып булыр? Мин җитәкләгән хастаханәдә психотерапия бүлеге бар. Шуңа күрә миңа килгәннәр. Махсус диспансерга салсалар, беленәчәк бит наркоман икәнлеге... Мин инде ничә еллар буена хирургтан психотерапевтка әйләнеп беткәнмен. Бер көнне үлем хәлендә бер атаклы актёрны алып килделәр. Затлы, олуг актёр! Халыкның яраткан, сөекле улы. Ошбу актёр халыкның бәгырендә. Бер тамчы су да йота алмый бахыр. Тамагыннан үтми. Үләргә әзерләнгән. Аны шундый кыяфәттә күреп, мин үзем дә «үләргә» җыендым бугай. Ничек булса да, коткарып калырга кирәк! Бүлек табиблары бар көчләрен куя аны аякка бастырырга. Ләкин тамагыннан су үтмәгәч соң инде?.. Ябыккан, бетәшкән. Мин дә бетәшә яздым. Ләкин табиб сырхауның авыруына караганда да көчлерәк булырга тиеш. Монысы да Наил Сәлахович сүзләре. Алтын сүзләр. Актёр янына йөгерәм. Утыз градус эссе август көне. Палатага җиткәнче тамак чытырдап кибә. Әллә агайның сусыны миңа күчте инде – үлеп эчәсе килә. Авыруның тумбочкасы өстендә ике шешә шифалы су тора. Янында утырган театр директоры алып килгән, ахры. Ул Алла бәндәсе көн-төн актёр янында. Ничек аякка бастырырга белми... Хәер, без барыбыз да күренекле актёрның гомере өзеләчәк, дигән уй белән килешкән идек инде. Шешәләр кояш нурларында ялтырап утырып тора. Авыру ул якка борылып та карый алмый. Шулчак мин хәйләгә керешәм, дөресрәге «психика» белән эш итәргә дигән карарга киләм: берни булмагандай шешәләрнең берсен тавышланып ачам да шыбырдатып, тустаганга агызам, икенче тустаганга да салам. Үзем юри тәмләп эчәргә керешәм, рәхәтлектән төрле тавыш-ымлыклар чыгарган булам, кыскасы, актёр янында «артистланам» да шундук икенче тустаганны аңа сузам: янәсе бик кызу, эссе бит, тамагыңны чылатып куймыйсыңмы? Актёрым берни булмагандай, авыруын да онытып, аны кулына ала һәм миңа карап үзе дә сизмичә голт итеп эчеп тә куя! Авыруның күзләре шар, директорыбыз шатлыгыннан тораташ булып каткан. Ул, тотлыга-тотлыга: «Харис! Карале! Эчтем бит!» – ди. Мин тустаганга тагын шифалы су агызам, анысын инде актёр абыем үзе «белеп» йота. И сөенүләр шул чакта. Директор әле мине, әле агайны кочаклый. Үзе елый-елый: «Абый, без сиңа кәфенлекләргә кадәр әзерләп куйган идек бит инде!» – ди. Мин көләм, кәфенлекне алдан хәстәрләп куйган кеше, гадәттә, озак яши, диләр. Әнә, туксан яшьлек әбиләрне кара син, тәгәрәшеп йөриләр. Аларның кәфенлекләре, үлемтеккә дигән күлмәкләре, садака акчалары сандык төбендә ята-ята күптән күгәреп беткән инде. Ходайның хикмәте диген...
Бер, ике, өч... егерме бер... Мин йозаклы палатаны ачып керәм. Малайның күзләре акайган, рәхәтлек дөньясында тирбәлә. Тагын доза эләктергән, тәгаен «капкан» бит бу дигән уй мине ток куыргандай итә. Кем алып кергән?! Кем биргән? Кем эше бу? Кизү табибны таптырам. Таң тишегеннән атасы килгән булган икән. Кабинетка кире әйләнеп кергәндә, Фәлән Фәләнович кабул итү бүлмәсендә үзе басып тора иде. Ул миңа авыз ачарга ирек бирмәде: «Улымның шулай газапланганына түзә алмыйм! Сүз әйтмә!» Мин дәшмим, бары эчтән ачы итеп сүгенәм. Баш табиб булып билгеләнгәч, «эчтән» генә сүгенергә өйрәндем. Аны берәү дә ишетми, белми, ә мин рәхәтләнеп күңелне бушатам. Ә менә операция ясаганда җырлавымны, йә берәр көй көйләвемне бар кеше дә белә, андый дан таралганын үземә дә ишеттерәләр. Операция алдыннан әүвәл пациенттан нинди көй яратканын сорыйм, йә туганнары аша белешәм дә шуны көйлим. Андый чакта пациент авыртуны да, вакыт узганын да сизми икән. Кайбер операцияләр гомуми наркозсыз гына ясала торган иде. Тавышың бар синең, диләр миңа. Әни кечкенә чакта җырчы булуымны теләгән, әти каршы килде, табиб буласың, диде. Ул чакта, кем булырга икән дип икеле-микеле уйлар белән йөргәндә, сукыр эчәгем шартлап, миңа район хастаханәсендә ашыгыч операция ясадылар. Соңыннан хирург: «Күлмәк белән тугансың икән, малай! Чак исән калдың!» – диде. Чыгып киткәндә, баш табиб та: «Хирургка рәхмәт әйт! Ул булмаса!..» – диде. Мин шул вакыйгадан соң табиблыкка укырга дигән ныклы карарга килдем. Яшь чакта язучы да буласым килә иде, кешеләргә әйтер сүзем күп минем. Тик менә күрәсез, гап-гади бер табиб, 
хирург мин хәзер. Кешеләр син гади хирург түгел, синең кулың сихәтле, диләр диюен. Алла белә, бәлки, шулайдыр. Тик менә хирургтан психотерапевтка әйләнермен дип, башыма да китереп карамадым. Язмыш синнән сорап тормый икән. Хәерле булсын, әлегә чаклы барысы да яхшы бара кебек. Иде... Бу хәлгә чаклы. Егерме өч яшьлек егетне ничекләр итеп теге дөньяга озатырга тиеш инде мин?!
Баланың интеккәнен күреп, атасыннан бигрәк, анасы өзгәләнә икән, дидем. Әти кеше чарасызлыктан шундый карарга килгән. Әнисе белми, әлбәттә. Сызланмасын иде инде, бер җире дә авыртмасын үлгәндә, ди. Үзе белми дә калсын ничек китеп барганын дип гозерләнә.
– Ашыкмыйк, дәвалап карыйк! – дип, мин мең дә беренче мәртәбә үз сүземне кабатлыйм.
– Булмый! Булмаячак! – ди ата кеше катгый итеп. Баксаң, алар Германиягә дә барып караганнар икән. Зур акчалар түккән түрә абзый. Булмый, соң, дип кайтарганнар. Берничә мәртәбә Мәскәүгә дә барганнар, анда да кеше итәселәренә ышандырмаганнар. Вакытны туктатырга мөмкин түгел шул аны. Кирегә дә җибәреп булмый...
– Мин синнән монда гына түгел, теләсәң, ил күләмендә зур кеше ясыйм! – дип ялвара ата кеше. Хәер, хәзер үтенүнең әсәре дә юк тавышында. Боера ул. Боерык бирә. Боерырлыгы да бар. Малай аркасында хатыны да юкка чыгачак, ике кызы белән утырып калачак абзыең. Аңлыйм мин аның хәлен. Ләкин ул аңламый: мин кешене
үтерүче түгел, дәвалаучы, терелтүче ләбаса!
– Мин сине акчага күмәм! – ди ата кеше. – Ышанмасаң, авансны бүген үк китереп бирәм!
Акча... Димәк, мин хәзер акчага эшли торган киллер булып чыгам икән! Доктор Үтәшев түгел, Киллер Үтәшев! Үсә-ә-әәәм!
– «Доктор Байчурин» дип, мине бер язучы дустым атый. Шуннан ябышып калды инде бу. Хәзер оныгым Марат та яратып, үз итеп «Доктор Байчурин!» дип йөртә бабасын. Ләкин миңа аның сузып: «Ба-а-ааабай!» дип әйтүе күбрәк ошый. Монысы күңелне бигрәкләр дә рәхәт чеметеп ала инде.
Оныгыма киләсе атнада унөч тула икән инде. Киявем белән кызым, дөнья кубарып, малайның туган көнен уздырабыз, дип йөриләр. Булат үзе каршы. Скутер алып бирсәгез, шул туган көн булыр иде, ди. Әбисе «унөч саны никтер күңелемә ятып бетми, әйдәгез, Аллаһ ризалыгы һәм улыбызның саулыгы өчен Коръән ашы үткәрик», – ди. Шул рәвешле өч төрле фикер, нәкъ әкияттәге кебек «аккош, кысла һәм чуртан» өчесе өч якка тарта. Минем дә фикерне беләселәре килә. Әлегә мин ныклы сүземне әйткәнем юк. Хатыным Хәмидә фикере барыбер өстен чыгачак. Ул намаздагы кеше, аның сүзенә каршы килергә берәү дә җөрьәт итмәячәк. Һәм... дөрес тә әйтә бугай. Яшүсмергә бу яшьтә Аллаһ фатихасы бик кирәк вакыт. Яшәсен минем Хәмидәм! Өч кызымның затлы анасы!
Тагын ун елдан яраткан оныгым Булатка егерме өч яшь туласы, Аллаһ боерса. Доктор кеше, нигәдер соңгы вакытта Аллаһны еш искә төшерә башладың әле, дип, миңа төрттереп тә алгалыйлар. «Төшерерсең, минем хәлдә калып карагыз әле сез», дип уйлыйм эчтән генә.
Наркоман егетнең әнисе килде. Ата кеше аның үзен генә ничек җибәргәндер, дип уйлап та бетермәдем, ул моны сизгәндәй, миңа: «Белми ул. Качып килдем!» – диде. Элек (баласы бәлагә тарганчы, мәсәлән) ул бик чибәр булгандыр. Кара тутлы, калын иренле, зур күзле матур ханым. Хәзер шактый бетәшкән, йөзе сулган, күзләре дымлы да, моңлы да. «Доктор, үләчәкме ул?» – дип, миңа шул күзләре белән тилмереп тә, өметләнеп тә карый. Нинди табиб газиз әнкәсенә «әйе» дип баш каксын инде. «Юк!» – дим ашыгып. Ашыгып әйтәм. Әйе, алдан әйтәм шул – кем белә?! Хәле авыр, исән калмас инде. «Юк!» – дип кабатлыйм мин тагын һәм бу юлы тавышым каяндыр күкрәктән чыга. Ул тавышны «ишетеп» үзем дә сискәнеп китәм. «Аның күзе төшеп йөргән кызы бар идеме?» – дип сорыйм башка ни әйтергә белмәгәннән. «Бар!» – ди ана кинәт кычкырып диярлек. – Зөһрә исемле!» Аның әлеге сүзләре баш миемне отыры эшләтеп җибәрә, акыл чүлмәгенә төрле-төрле фикерләр коела, мин аларның иң саллысын гына сайлап алам да уйга чумам. Авызымны ачып сүз әйтмәкче булам. Ана мине шундук аңлап ала һәм: «Алып киләм! Монда чакырттырам мин аны!» – ди. Ашыгып чыгып китә.
Миңа чираттагы операциягә керергә вакыт. Ассистент кыз алдан ук авыруны «өйрәнеп» куйган, миңа аның нинди җыр яратканын пышылдый. «Җидегән чишмә» икән «Җидегән чишмә» булсын. Минем яраткан җырларымның берсе. Олы яшьләрдәге ир-ат ул, бик сызлана. Әле тагын үзенең шартларын да куярлык хәлдә икән: «Миңа наркоз ясамагыз! Барыбер үләм! Йоклаган килеш китеп барасым килми!» – ди.
«Наркоз ясамыйбыз, борчылма. Үлгәнеңне белеп ятарсың, яме, агай!» – дип шаяртам. Күрәсең, минем шаяртып әйткән сүзләр аны куркытып җибәрә. Ул: «Ничек ясамыйсыз!» – дип, киресен сөйли. «Соң... Үзең кушканча эшлибез!» – дим исем китмәгән кыяфәттә, ассистентка күз кысканны күрми теге. Мин аның ашказаны өстеннән кисеп җибәрәм. Чишмә кебек кайнар кан бәрә. Кулларым үз эшләрен белә, берни булмагандай акрын гына җырларга керешәм:
«Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый.
Шул чакларда бигрәк,
шул чакларда бигрәк ямансу.»
Бу җырны мин ул дөньяга чыкканчы ук белгәнмендер кебек. Әни дә, әти дә белгәндер. Җиде – безнең гаилә өчен кадерле сан. Без гаиләдә нәкъ җиде малай булгангадыр инде. Әни кыз бала көткән, ә без бер-бер артлы дөньяга малай кыяфәтендә килгәнбез. Әтине сөендереп, әнине көендереп. Хәер, малайлар гына булганга мин әнинең уфтанганын беркайчан да ишетмәдем.
«Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым. Җидегән йолдыз күреп калсын дип,
Җанкай Җанаш күрсен дә куансын
Вәгъдәләрем булып,
вәгъдәләрем булып калсын дип.»
Мин егетнең әнисенә вәгъдә бирдем. Нинди акыл белән әйткәнмендер ул сүзләрне?! Хәзер ни кылырга белмим. Ичмаса, хастаханә янына ук берәү кран китереп куйган. Атасына «Малаеңны теге дөньяга җибәрергә ярдәм итәрмен», – дип вәгъдә бирмәдем бирүен. Ә анасына вәгъдә итеп ташлаганмын. Ашыгычлык белән... каушаудандыр инде... Кран тырылдый да тырылдый. Хәер, искә төште: тышкы яктан кайбер урыннарда кирпечләр купкан, эшчеләр шуларны рәтли, тәртип ясый.
Теге бай абзый мин югында урынбасар белән сөйләшеп, бригада китерткән. Бушка эшләп бирәм, кирәк булса, бөтен больницаңны яңадан сүтеп җыя алам, ди. Ризалык биргәне өчен урынбасарны эт итеп сүктем, эшчеләрен дә бер куып җибәргән идем инде, тагын килеп басканнар. Машинадагы кран-күтәргеч, әнә, берсен өченче катка кадәр менгергән. Пәрдә аша аның шәүләсен күрәм. Нәкъ операция барган вакытта бит, җитмәсә! Хәер, эшне тәмамладым бит инде. Хастам: «Тәки наркозсыз гына ясадың бит, ә, доктор!» – ди. Ассистент кызга күз кысам, ә авыруга: «Әйе, болай гына, вак- төяк, местный гына!» – дим һәм савыгуын теләп, аны озатырга кушам. Операциясе уңышлы чыгып, хәле яхшы булса да, реанимациягә салырга дигән карарымны әйтәм; күзәтү астында ятсын әле берәр тәүлек. Алып киткәндә, хәлсез тавыш белән җырларга маташа тагы үзе, миңа рәхмәт йөзеннәндер инде: «Җидегә-ә-әәән чишмәләрдә-ә-ә- әәә...» Җыр шунда өзелә, ә агайның гомере әле озын булачак...
Егетем үтереп «доза» сорый. Бирермен, дидем. Ә үземнең башта башка план өлгереп килә. Зөһрә атлы чибәркәй килеп җитүгә, минем планны тормышка ашырырга 
керештек. Кыз бик ушлы иде, үзеннән ни таләп ителгәнен шундук аңлап алды. Аны теге кранның басмасына бастырдык та дүртенче катка күтәрдек. Ул бик матур итеп киенгән, елмаерга, көләргә куштык. Тәрәзәдә нәкъ канатлы фәрештә кебек сөйгән кызы пәйда булгач, егетем имәнем китте. Аптырап бер аңа карый, бер миңа. «Глюка түгел бу! – дим. – Сәлам, диген. Кул болга.»
Кул болгый, аңа каршы кыз матур итеп елмая. Ике бармагын иреннәренә куя да «үбешү» тәмен аңа таба очырып җибәрә. Монысы да шуны кабатлый. Егетемә җан керә башлады. Мин кранны алырга куштым. Шәфкать туташлары шул арада кереп, егеткә тынычландыра торган укол кадап өлгергәннәр иде. Ул йоклап китте.
Уянгач, беренче эш итеп тәрәзәгә бара, бусагага менмәкче була, Зөһрәсен эзли. Аннары, «теге хәлне «глюка» гына икән, дип уйлаптыр, бик күңелсезләнә, уйга чума, үз эченә йомыла. Вакыт безнең файдага эшли, мин бер мизгелне дә ычкындырырга тиеш түгел, һәрбер секунды кадерле. Егеткә «доза» сузам. «Йә чын Зөһрә белән күрештерәм, йә шушыны аласың. Сайла!» – дим. Ул минем кулымны читкә этәрә. Пышылдап кына: «Глюка» булдымы ул?» – ди.
Телефон шалтырый. Кабул итү бүлмәсеннән. Анда мине егетнең атасы белән анасы көтеп тора икән. Сәркатип кызга аларны бүлмәгә кертеп утыртырга кушам.
Кабинет ишеге бераз ачык калган. Анда ата белән ананың сөйләшкәнен ишетәм. Хатын: «Син генә гаепле! Байыйм, имеш. Байыйм да барысын да сатып алам! Иң зур түрә булам! Ул наркотикларыңны өйдә качырып саклап, үзәгемә үттең. Өйдә яшүсмер улың барын онытып! Син генә гаепле! Менә хәзер сатып ал инде! Малай сатып ал нәкъ шундый! Нәкъ минем улым кебекне! Белеп тор, кызлар белән ялгызың гына утырып калачаксың! Мин бу хәлгә түзеп тора алмыйм!» Ата кеше аны тынычландырмакчы була, ахрысы: «Бар да әйбәт булачак, акыллым! Түз инде, түз бераз!» Ләкин хатын тынычлана алмый: «Баланың шулай газапланганын күрә торып түзәргәме? Эшлә берәр нәрсә! Азаплана бит! Тилмерә, интегә бит йөрәк парәм! Син имансыз, син кеше түгел, син иблис! Ул наркоталарыңны, бандит дусларыңны полициягә барып әйтәм! Бүген үк! Белеп тор!»
Мин бүлмәгә кермим, лифт белән реанимация катына күтәреләм. «Җидегән...»не көйләп, операция ясаган хастамның хәле яхшыра. Шаярта да башлаган, җырың наркоз кебек тәэсир итте, ди.
Кабул итү бүлмәсенә кире әйләнеп килгәндә, бүлмәмдә һаман шул тавышлар. Тыңлап тору яхшы гамәл булмаса да, колакны томалап куеп булмый. «Нигә монда кадәр, Казанга хәтле алып килдең аны? Үзебездә синең сүзең яхшырак үтә бит?» – дип тинтерәтә хатын ирен. «Үзебездә бу турыда белдерергә ярамаганын чамаламыйсың что ли?! Мин сезнең өчен тырышам бит!» – ди аңа каршы ире. «Бик тырыштың инде! Булдырдың!» – монысы хатыны тавышы. «Ник килдең монда балаларны калдырып? Мин сиңа өйдә генә көтәргә куштым!» «Радик минем өчен бала түгел мәллә?»
Бер, ике, өч... Егерме өч. Егерме өч яшьтә синең өчен мең чакрым ара үтеп, хастаханәгә килүче сөйгән кызың булу яхшы инде ул, дип уйлый идем. Баксаң, ата кеше Зөһрәгә зур акчалар тәкъдим иткәнен ишеттем. Ничектер күңелсез булып китте. Мин һәрчак үземнең оныкларымны уйлыйм: дөнья гел акчага корылып бара. Әшнәлек, туган-тумача һәм акча. Намус, әхлак... мәхәббәт. Мине җәмгыятьтә мәхәббәтнең арткы планга күчүе ныграк борчый бугай. Мәхәббәт ул егет белән кызның кочаклашып үбешүе генә түгел, ул – бөек төшенчә. Әти-әнигә, балаларга, хатынга карата булган мәхәббәт. Ватан, Илгә карата булган мәхәббәт ни хәлдә? Белмим анысын, мин гап-гади табиб, мин сигез оныгымның яраткан бабасы... Мәхәббәт турында хәзер китапларда гына язалар бугай инде. Һәм бездән китеп барган Ватан турында да... Мәхәббәт, сөю... Кеше шуны шашынып укый. Чөнки һәркемнең тормышта булмаганны «татып» карыйсы килә торгандыр инде... Болай уйлап, мин ялгышамдыр, бәлки? Ялгышсам гына ярар иде, Ярабби! Ә менә бит әле! Аллаһка карата мәхәббәт!.. Анысын акчага да сатып алып булмый. Монысы кан тамырлары буйлап ага... Пенсия яше җиткәч, намазга утырган хатынымны күз алдына китерәм. Шуның аркасында аның йөзендә кыз чакта, чибәр, матур вакытларында булган иман нуры сакланып калды... Яраттыра, һәркемне гашыйк итә торган нур... Ходай безне шул нурдан аермасын! Аны бернинди алтынга да алыштырып булмый!.. Җан тынычлыгын да алыштырып булмый...
Бер, ике, өч... җиде. Хастаханәдә ыгы-зыгы башланды. Мин тавыш килгән якка атылдым. «Бикле палатада яткан Радикка берәр хәл булгандыр, йә үлгәндер егетем?» – дигән уй баш миен яндырып алды. Үзебездәге бер түрәдән шалтырату булмаса, мин андый авыруны кабул итәргә тиеш идемме соң? Әүвәл аның наркоман икәнен әйтмәде бит атасы?! Юлламасы буенча безнең психотерапия пациенты иде ул. Мин каты итеп баш бармак белән кабыргага төрттем. Авырттырырлык итеп. Үзең турында уйлама, Үтәшев!
Үзем хакында да уйлыйсы булган икән шул: егетем тәрәзәдән сикергән! Шунысы табышмак: ул беркайда да юк! Тәрәзә турысындагы асфальтта кан җыелып тора. Ә Радик кайда?! Аның мәете, үле гәүдәсе кайда соң?!
Урамны, ишегалдындагы кедр агачлары паркын бер кат әйләнгәч, бүлек мөдире белән янә палатага керәбез. Тәрәзә тышкы яктан да бикле иде, кемдер ачкан, димәк. Мин, бусагага сузылып, аска карыйм: инде әле генә күргән кан таплары да юк – сукырайдым, ахры!.. Мине инсульт бәрде бугай, гәүдәне сизәм, ә аяк-кулларны юк. Үзем һаман бусага аша тышка үрмәлим икән. Ниндидер дулкын мине дүртенче каттан урамга алып атты.
Соңгы сүз алдыннан
Теге чакта тәрәзә астындагы асфальтта утын әрдәнәсе кебек итеп җылыткыч сүсләре өелгән иде. Ремонт ясаучы эшчеләрдән калган. Мин шул «әрдәнәгә» туры килдем. Кабырга да сынмады хәтта!
Хәзер баш табиб булып эшләмим инде. Элеккеге ментлар булмаган кебек, элекке табиблар да булмый. Әлеге һөнәрең гомергә. Табиб булып эшләвемне дәвам итәм. Йөрәктә дәрт, беләктә көч күп, дигәндәй, һәр яшьнең үз матурлыгы бар – мин нәкъ менә шундый матур яшьтә. Йөрәк унсигездә булгач, ни кыласың инде, дим Хәмидәгә дә. Мин дә унсигездә, ди хатыным. Аннары «унсигездәге» әбием намаз укырга әзерләнә башлый.
Ә мин һаман да «доктор Байчурин».
Оныгым: «Доктор Байчурин! Зур үскәч, минем дә табиб буласым килә», – ди. Мин, Үтәшев, аңа шундук җавап бирмим. Чөнки һаман башка дөньяда яшим генә түгел, «йөзәм» кебек әлегә. Күптән түгел генә Радик белән Зөһрә килеп киттеләр. Теге чакта хастаханәдән Радикны шушы кыз урлаган икән инде. Кран басмасына утырып менгән дә... Өйләнешергә җыеналар. Икесе дә бәхетле. Аларны күргәч, мин икеләтә бәхетле.
Оныгымның соравына каршы эчтән генә: «Бәхетле кеше булып яшисең килсә, булырсың, улым!» – дип җавап бирәм.
Соңгы сүз
Аллага шөкер, Әнием... фани дөньядан үз үлеме белән китеп барды. Мин ясаган операция бик уңышлы булды. Әти дә вафат инде. Эчем пошкан саен мин аларның каберләренә барам. Шуның өчен махсус рәвештә догалар өйрәндем. Укыйм. Быел беренче мәртәбә бөтен шартын китереп ураза тоттым. Аллаһ кабул итсен!
Радиодан җыр ишетелә:
«Сез каласыз инде, без китәбез
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез..».
Китсәк тә... безнең буынның миһербанлыгы, кешелеклелеге калсын иде яшьләргә,
балаларыма, оныкларыма калсын иде дип уйлыйм.