Логотип Казан Утлары
Публицистика

Айгөл Абдрахманова. «Син – каһвә»

Татар әдәбиятына килә торган яшьләрнең бер сыйфаты күңелемә аеруча ятышлы:

ул да булса – яңалыктан курыкмау, әдәбиятта беренче сүзне традицион булмаган

мәйданчыкта әйтеп карый алудыр. Прозада булсын, шигърияттә булсын, күп кенә

яшьләр классик әдәбиятта сыналган, традициягә әйләнгән сукмакта исем яңгырату

ягына басмыйча, татар әдәбияты өчен яңа булган сукмак салырга керешәләр! Нәкъ

шушы сыйфат, минем фикеремчә, татар әдәбиятын, анда ХХ-ХХI гасырлар чигендә

башланган яңа дулкынны – олы яңарышка китерә ала.

Менә Айгөл Абдрахманованың «Син – каһвә» хикәясен укыганда да, шушы тәэсир

күңелдә ныгыганнан-ныгыды. Аның шартлы-метафорик кимәлдә язылуы яшь каләм

сынаучының әдәбиятны яхшы белүе, үз-үзенә ышанычы турында да сөйли дип кабул иттем.

Башта шушы «сукмак» – шартлы-метафорик юнәлеш турында берничә сүз әйтү

кирәк булыр. Шартлылык – тормышка язучы карашын, мөнәсәбәтен белдерү чарасы

булган бу юнәлеш, әйтик, 1980 елларда рус әдәбиятында идеологик цензурага

мөнәсәбәт кебек активлашып, зур үзгәрешләргә китерде. Мисалга аеруча билгеле

берничә әсәрне искә төшерергә мөмкин: Ф.Искәндәрнең «Куяннар һәм буар еланнар»,

В.Орловның «Альтист Данилов», В.Пелевинның «Бөҗәкләр тормышы» һ.б.

Хәзерге татар прозасында бу юнәлештә язылган әсәрләр юк түгел, язылуга – алар

үзләренә игътибарны җәлеп итеп, милли әдәби хәзинәбездә үзенчәлекле урын алдылар.

Бу очракта Ф.Бәйрәмованың «Су кызы», М.Кәбировның «Канатлы кеше», «Мин яратам

сине», «Дүртенче үлчәм» кебек әсәрләр хәтергә килә. Татар әдәбиятында шартлыметафорик прозаның фәлсәфи төренә өстенлек бирелә, А.Абдрахманова хикәясе дә

шушы кимәлдә иҗат ителгән.

Әдәбият фәне шартлы-метафорик прозада шартлылык тудыруның берничә юлын

аерып күрсәтә: әкияти, мифологик һәм фантастик шартлылык. А.Абдрахманова

хикәясендә нигез итеп әкияти шартлылык алынган: үзәккә куелган каһвә образы заман

сурәтен тудыра торган эчтәлек белән тутырылган.

Текстка якынрак килик. Шартлы-метафорик проза характерларның психологик

үзенчәлекләренә игътибар итми (бу урында Ф.Бәйрәмованың телгә алынган повестенда

башка мөмкинлек табылганын искәртмичә ярамас). А.Абдрахманова хикәясендә дә

шулай. Ул беренче заттан хикәяләнә, «мин»нең яшь кыз булуы, редакциядә эшләве,

аннан кечерәк яшьтәге студент сеңлесе барлык – төп мәгълүмат шулар белән чикләнә дә.

Сюжет хәрәкәте каһвәгә (һәм егеткә) нисбәтле барлыкка килә. Кыз алардан баш

тартырга карар кыла, шуннан соңгы вакыйгалар әлеге карарны тормышка ашыру юлы

булып күзаллана. Бу юл 21 көнгә сузыла. Беренче көннәр һәрберсе тасвирлап барыла.

11нче көн – каһвәсез яшәү белән ризалашу көне, аннан соң инде 16нчы һәм 21нче

көннәр бу тарихны тәмамлап куя һәм яңа тарихка җеп суза.

Шартлы-метафорик каһвә образы – кеше ярата, аннан башка яши алмыйм дип уйлый

торган теләсә нинди әйбер, хәтта кеше – ярату объекты булып аңлашыла ала. «Мин»

тормышыннан каһвә һәм «син» китә – аның урынына җылы су һәм Ильяс дәгъва итә.

Шул рәвешле, асылда хикәя кеше тормышы, психологиясе, аның үз-үзен

тотышының универсаль моделе хакында сөйли. Кешеләрнең ниндидер кыйммәтләргә,

башка кешеләргә бик тиз ияләшеп китүе, алардан башка яши алмас хәлгә җиттем дип

күзаллавы, әмма моның ялгыш икәнлеге тасвирлана. Моның сәбәбен хикәя авторы

кешеләрнең – йөрәкне тыңлап, хис белән яшәвендә дип күрсәтә. Бу яктан, хикәядәге

11нче көн, бары тик йөрәк белән генә яшәп алуны тасвирлау гаять матур язылган.

Әкияти шартлылык вакыйгаларның гадилеген-гадәтилеген таләп итә. Бу үз

чиратында шартлы-метафорик ситуациянең нигезендә чынбарлык ятканлыкны

ассызыклый. Бу яктан, хикәя авторының осталыгын билгеләргә кирәк. «Мин»нең

каһвәгә бәйле эчке көрәше ышандырырлык һәм танылырлык итеп сурәтләнгән.

Менә берничә мисал: «Иртә. Артык иртә. Күзләремне көчкә ертып ачтым. Шырпы

кыстырып куйсаң, күз кабакларының авырлыгыннан ул да шартлап сынар иде, билләһи.

Уянмыйча гына кухняга чыктым. Мендәр кочаклап ятып, оеп беткән куллар шкафның

өске киштәсендә торган каһвәгә үрелде. Каһәр!!!»; «Безнең очрашуны кеше күрмәсә,

ант бозылган булмый. Төштән соң башлармын каһвәсезлекне»; «Каһвәле һәм синле

очрашудан балкып торганда, җылынырга һәм кайнар чәй эчәргә дип, шул ук кафега

кергән танышымны күреп алдым. Елмая. Нишләргә җыенганлыгымны белә чөнки...

Сүгеним әле?!.» «Кайнар шоколад каһвәгә саналамы икән?» «Баш мие бүген шундый

сорау белән уятырга булды»; «Каһвә салынган чынаякны ашыкмыйча гына борын

төбенә китердем. Күкрәк тутырып, яңа гына кайнатылган каһвә иснәдем. Бер мизгелгә

иң биек тауларга күтәрелдем һәм иң бөек хисләргә чумдым. Моңарчы кайда, нинди

каһвә эчүемне, нинди хисләр кичерүемне – барысын да искә төшердем. (...) Рәхәт» һ.б.

«Мин»нең һәр көнен сурәтләп-күзәтеп бару заман яшьләренең тормышын шактый

тулы күзалларга мөмкинлек бирә. Аерым бер термин-төшенчәләр (инстаграм, плейлист

һ.б.) дә шуңа юнәлтелгән.

Шартлы-метафорик проза билгеле бер чор тормышына иҗтимагый-көнкүреш

яссылыгында гына түгел, бәлки сәяси яктан бәя бирү өчен дә зур мөмкинлекләргә

ия. А.Абдрахманова хикәясендә моның орлыгы, башлангычы күренеп тора, урыны

билгеләнгән: «Эш, сәяхәт, эш, кабат сәяхәт турындагы сөйләшүләр. «Ә менә чит

илдә бездәгедән яхшырак», «Менә Америкада хезмәт хакы безнеке кадәр ун, диләр.

Үзем барып күрмәдем, конечно. Но, шәп, диләр, анда», «Индонезиядә кафеларда,

сорамасаң да, каһвә янына сухофрукты китерәләр», «Бездәге мокытлык юк шул чит

илдә»... Әмма бу урын бәяләү киңлегенә чыкмаган. Бу урында, сәяси якка кагылмаган

очракта, илдәшләребезнең психологик үзенчәлеген ассызыклап үтү мөмкин булыр иде.

Хикәядәге тагын бер уңышлы алымны билгеләп үтәсе килә – ул кабатлауның укылыш

вариантын күрсәтү өчен файдаланылуы. Кабатлана торган җөмлә мондый: 11 нче көнне

– «Ничә ай рәттән башкара торган бер йолам бар: һәр иртәдә тәрәзә пәрдәләре белән бер

үк вакытта синең белән язышу тарихы «ачыла»». Һәм соңгы көнне: «Тәрәзә пәрдәләрен

ачканчы, Ильяс белән язышу тарихы ачыла. Матур бер гадәт». Бу кабатлау каһвәнең –

гыйшык, мәхәббәт булу вариантын калкуландыра, яратуның – төрлелеген, кешенең

төрле кешеләргә карата ярату хисе кичерү мөмкинлеген төп фикер-идея итеп күрсәтә.

Шуның артыннан ук килгән соңгы абзац исә – кешедәге үзгәрүчәнлекне искәртә.

Сеңел образы һәм «Мин»нең каһвәне сеңлесе өчен кайнатуы тормышның төрле

этапларында кешегә кадерле булган кыйммәтләрнең алмашынуын да тагын бер кат

ассызыклый: «Ә үзем салмак кына ява торган кар бөртекләрен карый-карый, бер стакан

җылымса су эчәм. Тәмле икән... ».

Җитди мәсьәләләр турындагы текстның җиңел укылышын, заманча, «клиптагыча

фикерләү»гә якынайтылуын күрсәтергә кирәк. А.Абдрахманованың җылы юморы

(бу, бигрәк тә, ми һәм йөрәкне аеру өлешләрендә тәэсирле), ихлас хикәяләү рәвешен

тудыруы – хуплауга лаек.

Гомумән, яшьләрнең яңалыкка тартылуы, яңача, үзләренчә язып карарга

омтылуы – иң мөһиме. Чөнки татар әдәбиятына үзгәрешләр: тематик киңәю, дөньяга

заманча караш кирәк. Төрек әдәбияты инде пост-постмодернизм әсәрләре тудыра

– Бурхан Сенмезнең «Стамбул Стамбул»ын укыганда дөнья әдәбиятындагы әлеге

яңа язу рәвешенең төрки телле әдәбиятлар өчен үз була алуы күренмимени?! Яки

азәрбайҗан әдәбиятындагы постмодернизм үрнәкләре булган Камал Абдулланың

«Тылсымчылар үзәне» («Долина кудесников») яки Эльчинның «Баш» («Голова») кебек

романнары татар әдәбиятының да яңа сукмаклар ачу мөмкинлекләре булып тоела.

Безнең яшьләребез дә эзләнсен, тәҗрибәләр ясасын, иҗатта үз сукмакларын салып

карасын. Аларның эзләнүе – татар әдәбиятының киләчәге ул.