Логотип Казан Утлары
Поэма

УНӨЧКӘ УНӨЧ (поэма-бәян)

Татарстан комсомолының 100 еллыгына.
Безнең гомер узып бара...
Уйлыймын яшьләр турында –
алар минем йөрәгемә
ялан уч килеш орынган.
Йөрәк ритмнарын саныйм,
үлчим үземнеке белән...
Яшьләр безне кабатларлар,
диеп ышанасы килә.
Әйтәсе килә нәрсәдер,
нидер калдырасы килә...
Юк, алар кабул итмәсләр
безнең киңәшләрне – беләм:
киңәшләр туа тормыштан,
ә тормыш үзгәрә тора...
Ләкин мин үтә беркатлы
истәлек сөйләп калдырам.
Көлсәләр көләрләр, бәлки...
Мин вәгъдәмне кире алмыйм...
Яшьләр беләләр дип уйлыйм –
үткәннән көлү макталмый!..
Ренат ХАРИС (1941) – Татарстанның халык шагыйре; Россиянең Дәүләт премиясе,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Җиде томлык «Сайланма
әсәрләр» һәм төрле телләрдә басылган күпсанлы китаплар авторы. Казанда яши.
54
Комсомол билеты алу
һәм беренче үбешүем
искә төшә дә ешлата
минем йөрәк тибешемне...
Күз алдыма кабат кайта,
төсле кинотасма сыман:
зур чана таккан трактор,
без – трактор чанасында,
шаярыша-шаярыша,
сигез-тугыз кыз һәм малай
Буага сәфәр тотабыз
кырлар буйлап, юл ягалай,
борылышларны турайтып.
Ярыймы соң соңга калу?!.
Безне анда шатлык көтә –
комсомол билеты алу...
Без укуда тырыш булдык,
төрле ярышта катнаштык,
тәртиптә – сүз тидертмәдек,
күксагызларны1 саклаштык,
булыштык солдаткаларга2 –
утын ярдык, су ташыдык,
«Комсомол билеты» дигән
олы шатлыкка ашкынып...
Гранаталар да ыргыттык,
противогазлар да кидек –
Ватан өчен хезмәткә дә,
көрәшкә дә әзер идек.
Товарлар Буадан кайткан
безнең авыл сельпосына3,
җәен-көзен – машинада,
кышын – трактор чанасында.
Ә бу юлы, бер уңайдан,
безне дә чанага төяп
җибәрделәр «Корыч шулай
чыныга ул!» дия-дия...
Ниһаять, билет кесәдә –
гел карыйсы килә үзен –
аның дүрт орденлы4 битен
минем сурәтем дә бизи!
Күкрәгемдә значогы –
куанычымның чәчәге –
бишмәтемне ычкындырсам,
бар галәмгә нур чәчәр күк...
Өч-дүрт сәгать райкомолда5
тантаналы рәвештә без
билетлар алып йөргәндә,
гыйнвар ае фәрештәсе
буран көтүен тугарган –
карга баткан юллар, өйләр...
Безнең кайтасы юл озын –
утыз километр, диләр!..
Чылбырлы тракторыбыз
көтә-көтә арыгандыр –
алка-алка төтен чөя,
пошкыргалап куя дыр-дыр...
Ә чанасы җилкән киргән
зур бер корабка әйләнгән –
мичкәләр, ящик, капчыклар
брезентлар ябып бәйләнгән.
Брезентларны җилфердәтә
җиле җәяүле буранның...
Без тезелешеп утырдык,
брезентларына урандык,
арканнарына ябыштык
диңгезче хисенә кереп...
Шул чакның романтикасы
әле булса миндә тере...
Якты күздә йөзеп киттек.
Көрт дулкыннарын ярабыз.
Туңсак, төшеп йөгерәбез,
талгач, утырып барабыз...
Агач башына сырышкан
чәүкәләр өере сыман
чәңгелдәшәбез туктаусыз
зур трактор чанасында.
Чана йөзмә утрау кебек!
Карамель конфет хуш исе,
бөтнекле прәннек тәме
ач карынны ала кисеп...
1 Күксагыз – колхозлар каучук бирә торган үсемлек игәләр иде.
2 Солдаткалар – ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар.
3 Сельпо – (рус.) сельское потребительское общество. Авыл кибетләрен товар белән тәэмин итүче сәүдә
оешмасы.
4 Ул елларда комсомолның дүрт кенә ордены бар иде.
5 Райкомол – комсомолның район комитеты.
Р Е Н А Т Х А Р И С
55
Ящикны ачасы килә...
Ярамый! Без нык торабыз –
җәяүле буран җилендә
«корычны чыныктырабыз!»
Салулап киткәндә чана,
селёдка сиздерә үзен –
әйтерсең, кар диңгезендә
безнең арттан бара йөзеп;
Икенче якка янтайса,
керосин исе тарала.
Тимер мичкәләр олауның
алгы ягында баралар.
Кич җәелде кар өстенә.
Төн куерды. Ай калыкты.
Җилсез якка җыйды суык
комсомол дигән халыкны.
Арканнарга ябышып, без
бер-беребезгә елышып,
иснибез бер-беребезнең
дулкынландыргыч сулышын.
Ә мин янымдагы кызның
куенына ук кергәнмен –
бишмәт аша иңем тоя
ике җып-җылы төргәген...
Йөрәкнең татлы тибешен
ул кыз да ишетә кебек...
Кая туңу – тирләп чыкты
бүрек астында чәч төбе!
Әллә нәрсә булды миңа –
аптыраш зәхмәте тиде...
– Минем билетның саннары
унөчкә унҗиде6, – дидем,
башка сүз таба алмыйча,
чыга-чыга куеныннан.
Ә ул мине үзенәрәк
тартып куйды кыю гына.
– Туңасың бит... Калтырыйсың,
шулай гына утыр, – диде...
Аның да йөрәге дулый,
ул да калтырана иде.
– Синекенең саны нинди? –
дип сорадым чарасыздан, –
шәт, бәхетле сандыр әле?..
Һәм аңлатып бирдем аңа:
– Билет сигез саннан, – дидем, –
беренче дүрт сан суммасы
икенче дүрт санныкыннан
ким дә, артык та булмасын...
...Ай балкый. Кораб-чанабыз
кар диңгезен ярып бара...
– Билетым куен кесәмдә,
сиңа җайлы – ал да кара, –
диде миңа «җылы куен»
шаярыпмы, ихластанмы...
Киез итек үкчәсенә
төшеп китте кебек җаным –
ничек итеп тыгыласың
кыз кешенең куенына?!.
Анда бит әллә нәрсә бар –
уйлавы да кыен миңа!
«Комсомол ул – кыю кеше!» –
дип әйтүем райкомолда
искә төште. Хисләремнең
дилбегәсен урап кулга,
әрсезлеккә ирек биреп,
билет алырга тыгылдым...
Нидер булды... Икәү бергә
Кар диңгезенә егылдык,
ә трактор китә бирде
җәяүле буран эченә...
Ул туктады комсомоллар
кычкыргач та бар көченә...
Безне уратып алдылар –
кагалар өсләребезне...
Ә кыз, түшен капшый-капшый,
борчылып, нәрсәдер эзли.
Мин комсомол билетына
барып җитә алмый калдым...
– Кызлар, значок югалды,
кызлар, значок югалды, –
диеп ачыргаланды ул
битен сөртеп шәле белән, –
тотып карамакчы идем,
төшеп китте әле генә...
Һәм без эзләргә керештек
значокны, кар актарып,
өреп җылыта-җылыта
боздай каткан бармакларны.
Салкын күктә – бозланган Ай,
ә җирдә – җәяүле буран,
кар диңгезе уртасында
трактор гөрелдәп тора.
Без эзлибез тырнак зурлык
ун тиенлек значокны –
кар астыннан камыл чыга,
башак чыга, ә ул чыкмый...
Тракторчы йөгереп килде
шахтёр фонарен кабызып,
укытучы апабыз да
карны или кызып-кызып.
«Төкер башына, кузгалыйк,
мәктәптә дә бар ул!» диеп,
беркем дә ашыктырмады
һәм тормады башка төеп...
Бу минутта бар дөньяда
моннан да зур югалтуның
булуын да уйламыйча,
эзләгәндәй комнан алтын,
йә аятле йөзек кашын,
йә пәйгамбәрләр дисбесен,
эзләдек без комсомолның
алтын профильле билгесен.
Эзлибез... Йөрәкләр тибә:
кайда инде, кайда, кайда?
Йолдызлар да эзләшәләр,
нурын сибеп тора Ай да.
Җәяүле буран да бераз
юашланган булып акты...
Һәм мин бар көчкә кычкырдым:
– Таптып значокны, таптым!..
Бөтенесе туктап калды...
Урнашты кыркүләм тынлык.
Трактор да ишетелми –
әйтерсең, тынлыкны тыңлый,
әйтерсең, минем кулымда
Хоттабыч бикләнгән чүлмәк,
Яки Галәтдин лампасы,
йә күренми торган күлмәк,
Яки метеорит булып
күктән иңгән бөек хәбәр...
Ә юеш учымда бары
маникюрлы тырнак кадәр
нәрсә ята. Ай да аңа
исе китеп карый кебек –
нинди шатлык! Кайгы иде
ярты гына сәгать элек...
Мине уратып алдылар...
Торам серле карга батып,
беркайчан да булмаганча
кайнар шатлык хисе татып,
бу кадерле табылдыкны
кызның алъяпкыч түшенә
беркетүемне күзаллап,
хыялланып үзтөшемә...
Елый-елый арып беткән
кыз да тынычланып калды...
Значокны аңа суздым...
Һәм ул мине
үбеп алды
укытучыбыз алдында,
тракторчыбыз алдында,
һәм комсомоллар алдында,
кыр уртасында, салкында...
Керфекләре карлы-бозлы,
иреннәре кайнар, тозлы
иде шатлыгыннан шашкан,
бәхетен учлаган кызның...
Әле булса мин шаккатам:
шундый бирелеп эзләдек,
без таптанган урында кар
он була язды – түзмәде.
Юкса һәр кибеттә, өйдә
бар ич комсомол билгесе!..
Кар-бураннан өстен иде
ул чак романтика хисе.
Экзотик сәяхәтләрдән,
яхталардан ерак иде,
ул – бөек төзелешләрне
рухландырган йөрәк иде!
Ул билгене түшкә таксак,
йөрәгебез горур типте!
Күпләребезне комсомол
илебезгә бизәк итте,
максаты булган кешегә
шул тарафка эзләште юл,
тормышта үз урыныңны
табарга да булышты ул...
Беләм лә, беләм – комсомол
һич тә күк капусы түгел,
ләкин аңарга торырлык
берәр нәрсә бармы бүген –
яшьләрне күмәк максатта
берләштереп төйни торган,
йөрәкләрен ил йөрәге
тибешенә көйли торган?!.
Р Е Н А Т Х А Р И С
57
Исән-имин кайтып җиттек...
Һәммәбезне инде күптән
өйдәгеләр, горурланып,
тәмле табын корып көткән...
Каникул бетми йөдәтә,
мәктәпкә ашкына йөрәк,
комсомол билгесе тагып,
күренәсе килә тизрәк –
безгә кызыгып караган
пионерларга бигрәк тә!
Комсомол ул малайларны
егет булырга өйрәтә!
Ниһаять, каникул бетте...
Тагып комсомол билгесен,
мин мәктәпкә барып кердем...
Газаплы сагыну хисе
әллә нишләтә йөрәкне,
кайларгадыр талпындыра...
Гөлле тәрәзә янында
шул «кайларга» басып тора.
Мине күрү белән ул да
талпынып куйды шикелле –
чак-чак бәреп төшермәде
кышын чәчәк аткан гөлне.
Ашкындым аның янына –
әллә чаптым, әллә очтым...
Түшендәге значогы
сибеп тора кебек очкын.
Комсомол билетын тоткан,
күзләрендә сихерле көч.
Колагыма пышылдады:
– Минеке – унөчкә унөч!..
Билетын ул дүрт кешегә
миннән алдан алган иде –
аныкы – унөчкә унөч,
миндә – унөчкә унҗиде.
– Чыннан да мин бәхетледер –
значогым да табылды! –
диде ул, һәм иреннәре
утлы битемә кагылды.
Каушап калдым – үбешергә
әле өйрәнмәгән ич мин!..
Бүгенгәчә хәтеремдә
шуннан калган үкенечем...
Бәхетле булды микән ул?..
Язмышы миңа билгесез...
Шул ук көздә бу авылдан
күченеп киткән идек без...
Ахры, шул вакыттан бирле
яратамындыр унөчне –
комсомолга керүем һәм
беренче үбешү өчен...
Беркем дә абайламады,
Ай гына хәйләмне күрде –
теге чакта
мин үземнең
значокны «табып» бирдем.
Хәтер күпме ел саклаган
шул серем һәм «үбешүем»
искә төшә дә матурлый
талган йөрәк тибешемне,
сугара романтиканың
җанымдагы гөлчәчәген...
Шул үткәнемне сагынам!..
Юк! Сагынам киләчәкне...
Без киләчәкне сагынып,
Заманга җигелеп үстек!..
Шуннан калган романтика
меркантиль хисләрдән өстен!
Янә теге кырга барып,
туфрагын иләктә иләп,
табып комсомол билгесен
күкрәккә тагасы килә.