Логотип Казан Утлары
Публицистика

Минем Надир Дәүләтем...

НАДИР ДӘҮЛӘТКӘ 75 ЯШЬ

Галим Надир Дәүләт белән беренче мәртәбә 1990 елда очрашып танышуым һич көтмәгәндә булды. Советлар Берлегенең ишек-капкалары әле яңа ачыла башлаган еллар иде бу. Галимнәребез Әбрар Кәримуллин, Яхъя Абдуллин, Мирфатыйх Зәкиев чакыруы белән көннәрдән бер көнне Нью-Йоркта яшәүче Рифат Таби белән Төркиядән Надир Дәүләт, ике профессор, Казанга килеп төштеләр. Кунакчыллык күрсәтү нияте беләнме, әллә башка берәр сәбәп аркасындамы, аларны Көнбатыш илләрендәге гадәт буенча кунакханәгә урнаштырмыйча, Әбрар ага белән Яхья ага үз фатирларына алдылар.

Мин ул елларда Татарстанның Республика (хәзерге Милли) китапханәсендә директор булып эшли идем. Бездә фәнни консультант хезмәтен башкаручы Әбрар Кәримуллин, билгеле инде, Казанга шундый кадерле кунаклар килүе, Надирның үзендә яшәве турында кош тоткандай сөенеп сөйләде. Сүз уңаеннан, кунакларны сыйлар өчен шәһәр кибетләрен урап чыгуын, әмма рәтле-башлы ризык таба алмавын да әйтеп узды. Әбрар ага, кунаклар белән таныштырырга теләп, өенә чакырса да, ул көнне бара алмадым.

Әмма галим кеше китапсыз, китапханәсез яши аламыни: икенче көнне иртән кабинетым ишегеннән ике чит-ят кеше килеп керүен күргәч, мин аларның кем икәнен шунда ук аңлап алдым. Беренчедән, киемнәре үк ыспайлыгы белән аерылып торса, икенчедән, йөзләрендәге, иреннәрендәге ихлас елмаю яктысы безнең төксе кыяфәтле җәмгыять кешесе түгеллеген искәртеп тора иде. Чөнки без һәрдаим сөмсере коелган борчулы кешеләр арасында яши торгач, елмайган кешеләргә сәерсенеп, хәтта шикләнеп карарга өйрәнгән идек инде.

Надир Дәүләтнең китапханә фондындагы борынгы китаплар һәм кулъязмалар белән эшләргә нияте барлыгын белгәч, без бик теләп, аңа булышырга риза булдык. Идәннән түшәмгә кадәр китаплар белән шыплап тутырылган бүлмәнең бер почмагына кечкенә өстәл сыйдырып, Надир әфәндене кертеп утырттык. Атна буе шушы «Әбүгалисина мәгарәсендә» утырганда, төрле оешмалардан килеп, аның эмигрантлык язмышы һәм монда нигә килүе белән кызыксынучылар да, совет чорының «тыелган» китапларын биргән өчен миңа кисәтү ясаучылар да булды. Әмма ул елларда илдә демократия җилләре исә башлагангадыр инде, эшне зурга җибәрмәделәр.

Гарәп хәрефле китаплар һәм кулъязмаларны укый-укый күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлагач, ул минем кабинетыма кереп, озаклап чәй эчәргә, чәй янында әңгәмә корырга ияләшеп китте. Дөресрәге, бу инде чын мәгънәсендәге ике яклы әңгәмә түгел, күбрәк ул сөйли, ә мин аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлый идем. Чөнки катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш кичергән бу шәхеснең һәр җөмләсе, һәр уй-фикере минем өчен өр-яңа да, күңелгә якын да иде. Аны тыңлаганда, мин гүяки бер кеше язмышын гына түгел, ә халкыбызның ачы язмышын күз алдыннан үткәреп, күңелем аша кичереп утыра идем.

1944 елда Кытайның көнчыгышындагы Мукден каласында морзалар нәселеннән килгән Ибраһим Дәүләт-Килде белән Рокыя Мөхәммәдишалар гаиләсендә туып, ике яше тулар-тулмас ятим калган Надирның гомер юлы үзе бер фаҗигале роман кебек иде. Мин кунагыбызга шулкадәр тиз ияләштем ки, әйтерсең, без дөньяның ике читендә озак вакытлар бер-беребезне күрергә зар-интизар булып яшәгәнбез дә, һәм менә, ниһаять, очрашканбыз. Еллар буе җыелып килгән уй-фикерләр, сагыну-сыктау хисләре күңелләрдән ташып чыгып, без сәгатьләр буе уртак уй-фикерләребез дөньясында йөзә идек. Татар халкының катлаулы тарихыннан, ачы язмышыннан минем дә күпмедер хәбәрдарлыгым бар, әмма Надир туганның фикерләре тирәнрәк, мәгълүматы күпкә масштаблырак иде.

Шушы бер атна эчендә ул минем өчен олы татар дөньясының ишеген ачып, аның үзе белгән сукмаклары, юллары буйлап сәяхәт иттерде, төрек халкы, тугандаш башка төрки халыклар хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның фикерләре минем өчен өр-яңа, хәтта бераз ятрак булса да, нигәдер алар күңелемә хуш килеп, шул берничә көн эчендә профессор Надир Дәүләтнең шәкертенә әверелгәнемне сизми дә калдым.

Китапханәдәге гарәп язулы борынгы китаплар һәм кулъязмалар белән бергә мин аның рус, инглиз, алман телендәге басмалар белән кызыксынуын күргәч, баштарак аптырап та калган идем. Чөнки бездәге галимнәр нигездә ике тел – татар һәм рус телләрен генә белә, фәнни эшләрендә шул телләрдәге чыганаклардан гына файдалана. Ә рус телендәге чыганакларда һәм елъязмаларда, гадәттә, татар тарихына бәя Россия сәясәте күзлегеннән карап бирелә. Ә татарның үз чыганаклары гаять аз, чөнки алар системалы рәвештә юкка чыгарылган.

Бер очрашу вакытында академик, олуг тарихчыбыз Миркасыйм Госмановның Надир әфәнде турында әйткән сүзләре гомерлеккә күңелемә уелып калды. «Надир Дәүләт, – дигән иде ул, – безнең тарихчыларыбыздан үзенең киң карашлы, бик тә мәгълүматлы, масштаблы фикер йөртүе белән аерылып тора. Беренчедән, ул татар халкы язмышын үз йөрәге, үз язмышы аша кичергән кеше. Икенчедән, ул цензура зынҗырларын күрмәгән хөр фикерле галим, өченчедән, ул безнең тарихыбызга читтән карап бәя бирә ала. Ә зур әйбер ерактан яхшырак күренә. Дүртенчедән, ул безнең кебек ике тел генә белми, ә төрек, инглиз, алман, рус, татар һәм башка төрки телләр белән эш итә, шул телләрдәге чыганаклардан иркен файдалана ала».

Казанга әлеге килүләре вакытында, билгеле оешмалардан көч-хәл белән рөхсәт юнәтеп, без аларны Татарстан буйлап сәяхәткә алып чыктык. Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада узган очрашулар вакытында халык мөһаҗир милләттәшләребезне якын туганнары кебек кабул итте, сорау өстенә сорау биреп, хәтта йөдәтеп тә бетерде кебек. Әле дә хәтеремдә: Түбән Камадагы очрашу вакытында бер яшь егетнең: «Сез Татарстанның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Без кайчан да булса мөстәкыйльлек алырбызмы?» – дигән соравына күңеленнән җавап эзләп, Надир әфәнде шактый вакыт уйланып торды. Аннары ул кулын киләчәккә төбәгәндәй, алга сузып: «Сез бүген эйфориядә. Бәйсезлек турында Декларация кабул итү кирәкле гамәл, әмма ул олы нияткә таба беренче адым гына әле. Ә мөстәкыйльлек алу өчен тәфсилләп язылган программа-алмаксат кирәк. Дәүләт корылышын тирәнтен аңлаган, мөстәкыйльлек өчен ихластан көрәшердәй фидакяр затлар, дәүләт эшлеклеләре җиң сызганып эшкә тотынса гына, ул программаны тормышка ашырып булачак. Әмма моңа Мәскәү аяк чалачак. Әлегә сездә – бәйрәм рухы, бәйрәм халәте, хыял тантана итә...» Надир Дәүләтнең ул чакта сак кына, безне рәнҗетмәскә, бәйрәмебезне бозмаска тырышып кына әйткән бу кинаяле сүзләрендә никадәр алдан күрүчәнлек, үз башыннан кичкән ачы тормыш тәҗрибәсе һәм тарих сабаклары ятканын мин шактый еллар узгач кына аңладым.

«Революция еллары барлык халыклар өчен зур өметләр тудырган иде, ләкин бик күпләр өчен алар фәкать хыял булып кына калды, – дип язды бераз соңрак Надир Дәүләт «Милләт мәҗлесе» китабының сүз башында. – Көрәш юлында бихисап корбаннар бирелде, биниһая җәфа чигелде. Әмма шул ук вакытта байтак кына сәяси һәм хәяти тәҗрибә дә тупланмады түгел...»

Ул озак еллар «Азатлык» радиосы аша бөтен татар дөньясына безнең чын тарихыбыз турында аваз салды, онытылган рухи хәзинәләребезне, тыелган әдәби әсәрләребезне халкыбызга кире кайтарды. Истанбул каласында «Казан» исемле журнал оештырып, аның баш мөхәррире булып, мөһаҗирлектәге зыялы милләттәшләребезне үз тирәсенә туплады.

Надир Дәүләт – бик катлаулы язмышка дучар булган шәхес, дип әйттек. Кытайда ун ел буе милли рухлы «Милли байрак» газетасы чыгарган әти-әнисен Сталин төрмәсенә ябып, үзен ятим калдырган илгә гомер буе рәнҗеп яшәве һич тә гаҗәп түгел. Ләкин ул беркайчан да үз халкына үпкә сакламады, аннан читләшмәде, киресенчә, гомере буе аңа хезмәт итте. Казанда һәм Истанбулдагы очрашулар, телефон һәм хат аша аралашулар вакытында безнең сүзләребез күбесенчә халкыбыз язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында булса да, Надир Дәүләтнең асылын мин аның фәнни хезмәтләрен, язган китапларын укыгач кына чын-чынлап аңлый һәм белә башладым кебек. Беренче эш итеп, 1998 елда мин аның «Русия төркиләренең милли көрәш тарихы» китабын татарчага тәрҗемә итү эшен оештырдым. Бу китап белән галимнәрнең кызыксынуын күргәч, «Җыен» фонды һәм Милли китапханә ярдәме белән «1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрк-татар Милләт мәҗлесе» исеме белән аның бик саллы фәнни хезмәтен дә дөньяга чыгардык. Ә инде Казанда дөнья күргән өченче китабы «Милләт белән Совет арасында. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше» дип атала. ХХ гасыр башында төрки халыкларның мөстәкыйльлек һәм дәүләтчелек өчен көрәш хәрәкәтен эзлекле рәвештә һәм бу дәрәҗәдә тәфсилләп, фәнни нигезгә салып өйрәнгән тагын берәр галим бар микән дөньяда? Шунысы әһәмиятле, бу фәнни, тарихи хезмәтләрнең һәммәсендә дә татар халкы, аның дәүләтчелек өчен көрәше, милли азатлык хәрәкәте төп урыннарның берсен алып тора. Ни кызганыч, бар гомерен татарны дөньяга таныту, аның тарихына гадел бәя бирү өчен көрәшкән олуг галимгә безнең әле тиешле хөрмәт күрсәткәнебез юк. Аның татар халкы өчен кылган игелекле гамәлләрен халыкка җиткерү һәм аңлату, халкыбыз тарихына багышланган саллы хезмәтләре хакында фәнни конференцияләр үткәрү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, югыйсә. Киләчәктә аның фәнни хезмәтләре нигезендә югары уку йортларында диссертацияләр якланса, студентлар тарафыннан дипломнар язылса, татар тарихын өйрәнүгә яңа сәхифәләр өстәлер иде.

Надир Дәүләт – Төркия һәм Германия уку йортларында белем алып, Америка университетларында укыткан халыкара дәрәҗәдә билгеле профессор. Шундый атаклы галимне Казан университетларына чакырып, яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырып, лекцияләр укыттыру бик катлаулы, кулдан килмәслек эш түгелдер бит?! Без хәзер миллионнар түләп, Татарстанга кемнәрне генә чакырмыйбыз, ә үзебезнекеләр еш кына читтә кала.

Надир Дәүләтнең язмышы һәм фәнни хезмәтләре турында тәфсилләп язар өчен бу мәкалә кысалары бик тар булыр. Дөрес, берничә ел элек Мәскәүнең «Культура» телевидение каналында (Казанда түгел!) аның хакында күп серияле документаль фильм күрсәткәннәр иде. Ул фильмны караган тамашачылардан телевидениегә меңләгән хат килде, дип сөйләделәр. Тамашачыларны Надирның язмышы белән бергә аның Казанда яшәүче сеңлесе Фәридә язмышы да уйланырга мәҗбүр иткән. Әнисе тоткынлыкта чакта төрмәдә туган Фәридә тормышның бөтен ачысын-төчесен, кыенлыкларын күреп үскән, балалар йортларында җан асраган. Әмма барыбер тырыша-тырмаша Казанда университет тәмамлаган, заводта инженер булып эшләгән, тулай торактан (!) бүлмә дә алган... Нәкъ менә шул 1990 елда мин агалы-сеңелле бу ике туганның беренче мәртәбә очрашуларының шаһиты булдым. Кытайда туган, ике яшьтә ятим калып, Ибраһим атлы татар кешесе үзенә сыендырган, Төркиядә үскән, Германиядә белем эстәгән мөһаҗир Надир – бүген дүрт-биш телдә иркен сөйләшүче атаклы галим, профессор дәрәҗәсенә ирешкән мәшһүр шәхес. Ә үз ватанында туып, үз илендә белем һәм тәрбия алган, бүгенге көндә Татарстанда яшәп бер кәлимә татарча сүз белмәүче Фәридә Төркиядә гомер итүче туганы Надир аңа туган телендә эндәшкәч, берни аңламыйча, шактый ара сүзсез торды. Надирның татарча әйткән сүзләрен мин аңа русчага күчереп аңлата башладым. Русча белсә дә, Надирның үз туганы белән үз туган телендә аралашасы килгәнен күрү күңелемне нечкәртеп, күздән яшьләр китергән иде ул чакта.

Бу очрашу, бу ике гыйбрәтле язмыш турында аерым бер әсәр язып булыр иде...

Надир Дәүләт белән Фәридә Дәүләтнең туганлык мөнәсәбәтләре, аларның язмышлары турында уйлаганда, минем йөрәгем сулкылдый башлагандай була. «Безнең халык бүген, тулаем алганда, шушы Фәридә образына охшаш микән әллә?»

Ә Надир чит илләрдә яшәп тә югалмаган, язмыш карурманнарында адашмаган, үз-үзен саклаган, үз тирәсенә татар дөньясын өйрәнүче яшь галимнәрне туплаган, аларга канат куйган, хәләл җефете, саф төрек кызы Берилне татар теле, татар тарихы дөньясына алып кереп, аннан чын мәгънәсендә фикердәш һәм язмышына ышанычлы терәк ясаган. Татарстаннан читтә яшәп тә ул туган телен күз карасыдай саклаган, үз милләтенең бәгырь кисәге, аерылгысыз өлеше, нәни генә бер мөстәкыйль Дәүләте булып гомер иткән.

«Минем инде Татарстанда өченче китабым дөнья күрә. Бу факт – минем өчен шатлык чыганагы. 1990 елның маенда Казанга беренче баруымда болай булыр, дип уйламаган да идем. Ләкин ул визит миңа бик кадерле дуслар табуга юл ачып җибәрде. Шуларның иң беренчеләреннән, бүген инде мин «туганым» дип эндәшкән Разил Вәлиев булды... Соңгы 17 елда Казанда 3 китабым, 20 дән артык мәкаләм дөнья күрде. Бу эшләрнең барысы да менә шушындый дуслар аркасында башкарылды. Алар мине татар халкы белән очраштырдылар. Ерак диаспорада яшәгән кеше өчен моннан артык горурланырлык нәрсә бармы икән? Юк!» – дип хисләнеп язган иде Надир Дәүләт.

Ә үземнең җавап хатымда мин аңа бераз шаяртып, болай дип язган идем:

«Дәүләтең юк» диючегә

Мин болай диеп әйттем:

«Нишләп булмасын дәүләтем? –

Бар бит Надир Дәүләтем!»