КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР (повесть)
Бөек Сер
Без Агу өенә таба барабыз. Без – өчәү: Пикули, Пипип һәм замлА. Ике
туган һәм гел безнең белән йөри торган бер күрше малае.
Ике туган бер-беребезне Пикули һәм Пипип дип йөртәбез. Бервакыт без
гәзиттә пикули дигән әйбернең рецептын күрдек. Нәрсә икәнен дә хәтерләмибез
инде. Ул сүз безгә бик кызык тоелды да, без бер-беребезгә Пикули дип әйтешә
башладык. Икебез дә Пикули булгач, кызык түгел икән. Шуңа охшаган башка
исем уйлап таптык. Тагын гәзит актардык. Программада «Пи» дигән фильм
күрдек. Нәрсә турында икәнен дә белмибез инде. Шуны үзгәртеп, Пипипкә
әйләндердек.
Күрше малаен без замлА дип йөртәбез. замлАны кирегә укысаң, Алмаз
була. Алмаз – аның чын исеме. Без бөтен кешеләрнең исемнәрен киредән
укып, шулай атап йөртәбез. Фәрит икән, тирәФ була. Мансур икән – руснаМ.
Бу сөйләмебез безнең телдән башка малайларныкына да күчә. Алар да бездән
күреп, шулай сөйләшкәли. Әмма безнең кебек оста сөйләшә алмыйлар. Без
башка әйберләрне дә шулай киредән укып сөйләшәбез. Ияләшеп беткәч, ә
дигәнче аңлашабыз. Ә башкалар аңламый, безгә рәхәт.
Менә безнең кулда камрак белән кәлич, кычпак. Кармак, чиләк, капчык.
Шулай дип сөйләшеп барабыз. Кычпак эмәднис? Капчык синдәме?
Без шулай сөйләшәбез, кешеләр безне ишетсә дә, аңламый. Бөтенесе дә
безне балыкка бара, дип уйлый. Чынлыкта без балыкка бармыйбыз. Өчебезнең
дә бөек Сере бар.
Безнең кесәдә – карта! Без нефть казырга барабыз!
Бөек Сергә барырга без озак әзерләндек.
Җәйге җылы көндә балыкка барган малайлар үзләрендә нәрсә яшерә ала?
Берни дә яшереп булмый кебек. Ә безнең үзебез белән ике көрәк, бер чиләк
бар. Җәйге кием астына кеше күрмәслек итеп көрәкләрне яшереп карагыз.
Бөек Серне тормышка ашыру өчен без җаен таптык.
90
Көрәкләрне сабыннан аердык. Кеше безнең кулдагы капчыкны кәҗәләргә
тал ботагы алып кайтыр өчен кирәк, дип уйлый торгандыр. Чынлыкта ул
капчык эчендә ике тимер көрәк бар.
Кешеләр бу эссе көндә малайлар курткаларны, калын чалбарларны черки
тимәсен өчен кигән, дип уйлый. Ә чынлыкта ул киемнәр астында көрәк
саплары! Көрәк сабының бер очы тубыкка тиеп тора, чалбар, куртка эченнән
кулбашына кадәр килеп җиткән. Шулай кием астында яшереп алып барабыз.
Атлаганда комачаулый. Аякны бөгеп булмый, аннары көрәк сабы күлмәк эчендә
селкенеп бара. Әмма чыдыйбыз. Бөек Сер хакына!
Көрәк сабын кулга тотыйкмы әллә, дип тә уйлаган идек башта. Булмый.
Кеше сизенер, дидек. Башкалар күрсә, Бөек Сер ачыла! Шуңа күрә кыска
булса булсын дип, аяктан иңбашына җитәрлек итеп үлчәдек тә көрәк сабын
кисеп аттык.
Көрәк эзләү
Көрәкне алдык, дип әйтүе генә җиңел. Алганчы, аларны табарга кирәк.
Без әби белән яшибез. Ул – әнинең әнисе. Безнең әни дә бар. Әмма без әби
белән күбрәк яшибез. Әнине бөтенләй күргән юк, дисәң дә була. Безнең әни
– җырчы. Ул безне әбигә калдыра да айлар буена китеп югала.
Бу юлы да әни безгә: «Әйбәт торыгыз. Без җылы якларга китәбез. Тәмле
әйберләр алып кайтырбыз. Әбиегезгә акча калдырдым. Кирәк нәрсәләр булса,
аннан сорарсыз», – диде. Бер кочаклап сөйде дә сары мыеклы баянчысының
машинасына утырып чыгып китте.
Без беләбез – чынлыкта әни әбигә акча калдырмый. Дөресрәге, әби әнигә
акча калдырырга рөхсәт бирми. Ристан малайларыңа акча калдырсаң, алып
калмыйм, дигәнен ишеткәнебез бар.
Безнең әтиебез дә бар. Ул да җырчы. Кайдадыр җырлап йөри. Телевизор
караучы малайлар әтиегезне күргән бар, дип әйтәләр – концертларда аны
күрсәткәлиләр икән. Безгә телевизор карарга рөхсәт юк. «Шайтан тартмасы»
карап күзсез каласыз, ди әби. Әти турында әбидән дә, әнидән дә сораган бар.
– Әтиегез еракта, – диләр иде башта.
Аннары:
– Аңа сез кирәкми. Аның башка кешесе бар, – ди башладылар.
– Башта бит сез еракта ул, кайтыр, дип әйтә идегез, – дибез.
– Сез ул чакта кечкенә идегез. Хәзер инде сезгә әйтеп була, – диләр.
Авылдагы малайларга уенчыкларны әтиләре сатып ала. Әти булмагач,
уенчыкларны әбидән сорыйбыз. Әмма әбидән нәрсә генә сорасаң да, ул аны
сатып алмый, акча юк, ди. Ул әле үзе генә түгел – әнигә дә уенчыклар сатып
алырга рөхсәт бирми.
– Балаларны бозасың. Аларга уенчык түгел, син кирәк, – ди.
Әни аның сүзен тыңлый.
Безгә көрәкләр кирәк. Безнең ике генә көрәк бар. Берсе – яңа, икенчесе
күгәргән, иске. Аларны алсак, әби сизәчәк.
ЗамлАларның лапасларында әллә ничә көрәк бар.
Без аңа әйтәбез:
– Көрәкләрне син тап, замлА.
– Каян алыйм?
– Сездә көрәкләр күп.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
91
– Мин көрәк алганны белсә, әти үтерә! – ди замлА.
– Без нефть тапкач, сиңа яңа көрәкләр сатып алырбыз, – дибез аңа. Ул
ризалаша.
Әниләре өйдә булмаганда, замлАларда без. Лапасларына кереп актарынабыз.
Почмакта сөялеп торган ике көрәкне алабыз. Кием эченә тыгып алып барабыз,
дип хәл иткәч, кайсы җиргә качып кыскартырга икән, дип уйлыйбыз. Лапаста
андый урын юк, печәнлеккә менәбез. Чүкеч, кадак суыргыч белән азаплана
торгач, көрәктән сапларын тартып чыгарабыз. Хәзер шома сапны кул пычкысы
белән кисәргә кирәк. Түгәрәк һәм шома көрәк сабын кисүе бик авыр. Беребез
тотып тора, беребез кисә. Көрәк сабы шуып йөри, пычкы эзгә керми. Икебез
тотып тора, беребез кисә. Тырыша торгач, пычкы эзгә керә, әмма сикереп,
замлАның кулына тия. Ул «а-ай!» дип кычкырып җибәрә, шул ук вакытта
астан куркыныч тавыш ишетелә.
– Нишләп йөрисез анда, малайлар?
Яраланган дию кычкыра, диярсең, шундый куркыныч ул тавыш. Без
нишләргә дә белми, өнсез калабыз. Бөтенебез берьюлы бармакларны иреннәргә
китерә: «Т-сс, тавышланмагыз!»
– Малайлар, төшегез!
ЗамлАның әнисе. ЯирәС. Сәрия апа инде.
«Ишетте ул безне», – дип пышылдый замлА. Без аңа сөйләшмәскә кушабыз.
– Малай актыклары, төям яныгызга менсәм, төшегез хәзер үк!
ЗамлА төшәргә дип кузгала. Без, икебез ике яктан атылып, замлАның
авызын кысып, печән өстенә егып салабыз. Безнең кыштырдашканны ишетмәс
дип уйлаган идек, ул ишеткән булып чыкты. Печәнлек авызыннан яирәСнең
башы күренә:
– Шайтан малайлар! Ут белән уйныйсызмы монда?
ЗамлА безнең кулдан ычкынып, әнисенә таба китә.
– Юк, әни, без болай гына менгән идек, уйнарга.
– Уйнатырмын мин сиңа менә! – Әнисе замлАның башына ялт-йолт кына
сугып ала.
Малай акырып елый да башлый. ЯирәС аны җилкәсеннән тотып җилтерәтә:
– Елап тор менә! Тагын берне өстәргә кирәкме?
Тагын берне өстәргә кирәк түгел замлАга. Ул шып туктый.
Якты лапастан караңгы печәнлеккә менгәнгә, замлАның әнисе көрәкләрне
күрми. Ул малае белән маташкан арада Пикули көрәкләрне печән астына
тыгып куя.
– Нишлисез сез монда? – дип ачуланып сорый яирәС. Чынлап менә
яраланган дию инде!
– Без уйныйбыз, – дибез.
– Шырпы сызып уйныйсызмы?
– Юк, без шырпы белән теш кенә казыйбыз, – дибез.
– Кая, кесәгезне карыйм әле, шырпыгыз бардыр. Алайса, әнә, күрше авылда
малайлар пожар чыгарган.
– Юк, кесәләрне карама. Без үзебез күрсәтәбез, – дибез һәм кесәләрне
әйләндереп күрсәтәбез.
Шырпы күрмәгәч, яирәС тынычлана.
– Әйдә, ятмагыз монда. Төшегез. Уйнарга урын бетмәгән.
– Ярар, төшәбез, – дибез.
Без төшәбез. Көрәкләр өстә кала. Без берни булмаган кебек ишегалдына
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
92
таба атлыйбыз. Шунда замлА безне сата. Ул һаман да печәнлеккә карап тора.
ЯирәС җенләнеп китә:
– Нәрсәгез калган иде анда? Нәрсә яшердегез? Йәле?
Ул печәнлек баскычына таба атлый. Пикули белән без күзгә-күз карашабыз.
Көрәкне таба бу!
– Ран! – дип кычкырабыз без. Барыбыз да бу сүзне аңлый. Өчебез дә капкага
таба йөгереп китәбез. Капкадан чыккач, Пикули бармагы белән сул яктагы
тыкрыкка төртеп күрсәтә һәм без монысын да аңлыйбыз. Өйне тыкрык аша
урап узып, арт якка чыгабыз.
Арт якка чыгарга да кирәк булмаган. Печәнлектә яирәСнең кычкырган
тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Тавышына караганда, Сәрия апа көрәк
сапларын түгел, сугыш кырында яралы ирен тапкан... Әнисенең кычкырган
тавышын ишетүгә үк замлА еламсырый башлый.
– Кирәкне бирә-ә...
Без Пикули белән аңа нефтьнең зуррак өлешен бирергә вәгъдә итәбез.
ЗамлА ризалаша, елаудан туктый.
Әмма яирәС печәнлектә тапкан көрәкләрен безгә бирми. Башка җирдән
көрәк табарга кирәк.
Дуеш
Дуешның чын исеме Ринат. Аның әнисе немец теле укыта. Немец теле
китабының тышлыгына Deutsch дип язылган. Шуңа күрә Ринатны авылда
Дуеш дип йөртәләр.
Дуеш – әшәке малай. Аның Джек исемле эте бар. Ул шул этне велосипедына
бәйли дә чаптырып йөртә. Без этне кызганабыз. Туктагач, Джек телен
асылындырып хәл алып ята. Без эткә су бирәбез. Ул мондый чакларда суны
насос кебек эчә. Дуеш шундый әшәке малай булганга, без аны таниР, дип
йөртмибез. Дуеш, дибез.
Башка вакыт булса, без Дуеш янына бармас идек. Әмма аның акчасы бар. Шуңа
күрә без аңа акцияләрне сатарга барабыз. Бернишләп тә булмый. Көрәк кирәк.
«Акча була», – дигәч, Дуешның күзләре яна. Ялгыз гына барган булсак, ул
чәчтән йолкып, кулны каерып, акчаның кайда икәнен әйттерер иде. Өчебезгә
каршы сугышырга курка. Чөнки безнең бер тапкыр өчәү аңа каршы сугышкан
бар. Без Дуешны җиңдек.
– Каян килсен сезгә акча, – дип көлә Дуеш. Ә үзенең акчалы буласы килә.
– Безнең акча булса да, булмаса да, сиңа көрәк бәясен кире кайтарабыз.
Син безгә хәзер көрәклек акча бир, – дибез.
– Хәзер акчагыз булмагач, аннары каян килә соң ул сезгә? Әйдә, сез миңа
акцияләрне түгел, уенны бирегез... Менә уенны сатып алам.
Дуеш ике көрәк өчен бездән «Акционер» уенын алып кала. Әле нефть
тапкач, без аңа тагын ике көрәклек акча бирергә тиеш булабыз. Ул көрәккә
акча бирми. «Әтигә күрсәтмәгез», – дип, ике иске көрәк чыгарып бирә.
– Кычкыртып талады бу безне, – ди Пикули.
Аның каравы саплары куелган көрәкләр! Без аларны арт яктан гына алып
кайтабыз, лапаска алып кереп, такталар арасына яшерәбез. Шунда безнең
буйга үлчәп, кыскартып кисәбез.
Көрәкләр булды. Безгә хәзер нефтьне казырга гына кирәк. Безнең кулда
карта бар!
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
93
Нефть
Безгә бакчадагы тәрбиячеләр дә җир астында нефть бар, дип сөйлиләр иде.
Малайлар да нефть бар, ди. Җир астында нефть ятканын хәтта динозаврлар
заманында туган әби дә белә! «Нефть-нефть», дип сөйлиләр телевизордан да.
Без нефтьтән бензин ясаганнарын беләбез.
– Хәзер бөтен нәрсә нефтедән. Ипине дә химиядән ясый башларлар әле.
Минем янда яшәгәндә, рәтле ризык ашыйсыз, – ди әби.
Безнең җир астындагы ул нефтьне күрәсе килә. Күрәсе генә түгел, безнең
аны табасы һәм акча эшлисе килә!
Әни киткәндә, Пикули: «Әни, китмә!» – дип елый.
Әни әйтә:
– Ә акча каян килә? Мин бит җир астыннан нефть сатып баемыйм! Миңа
җырламасам, акча килми!
Әни киткәч, без нефть табарга кирәк, дип сөйләшәбез.
Без нефть эзли башлыйбыз
Безне нефть эзләргә этәргән ике вакыйга булды.
Берзаман әби «бабагызның елы» дип йөри башлады. Аш үткәрәбез, ди.
Нинди аш һәм аны кая үткәрәләр?
Дуештан сораган идек, ул әйтә:
– Кешеләр җыелыша, дога укыйлар да ашыйлар, аннары сезгә вак акча
бирәләр, – ди.
Ул дөрестән дә шулай булып чыкты.
Бабайның елын укытырга килгән кешеләрнең күбесе әби-апалар иде. Бер
абзый гына бар, ул әбисен машинасына утыртып алып килде. Абзыйга һәм
безгә кухняда ашарга бирделәр. Ул телевизорны кабызды, үзе ашый, үзе
телевизор карый. Телевизорда нефть турында сөйлиләр.
– Әһ, шушы нефть каланчасының берсе генә миңа булса! – ди. Телевизорда
кәкрәеп-бөкрәеп торган каланчалар күрсәтәләр.
– Кан суырып торган черки шикелле, – ди Пикули.
– Һәй, миңа димәгәе!
– Ә нәрсәгә кирәк ул?
– Һәй, улмы! Җирдән акча чыга бит! Каерып акча алыр идем, эшләмичә генә.
– Ул әйбер акча чыгарамыни?
– Әлбәттә! Нефтең саттың-җибәрдең! Күпме кеше череп баеды бит инде
шуның белән. Вәт бакчаңда нефть чыкса!
– Ул бакчада да чыга аламыни?
– Нишләп чыкмасын? Бәхетең ташып торса... Кайда икәнен генә белеп
булмый бит аның. Менә мин урынын таптым. Кайткач казыйм, – дип көлә.
Без әбинең «акчасы җитсә, әниегез гел сезнең белән булыр иде» дигәнен
гел ишетәбез. Безнең башта күптән план бар – акча табарга да, әнине
безнең янга кайтарырга. «Акча булса, бәлки әти дә кайтыр иде», – ди
Пикули. Ничек акча табарга икәнен генә белмибез. Шуңа күрә, бакчада
да нефть бар, дигәч, безнең колаклар тора. Абзыйдан нефть турында
сорашабыз. Аның бүтән сөйлисе килми. Нәрсәдер мыгырданып кулын
селти дә урамга чыгып китә.
Нефть ул кайдадыр якында гына. Аны казып табарга гына кирәк! Тапсак,
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
94
әни дә әллә кайларга җырларга чыгып китмәс иде, өйдә генә җырлап торыр
иде!
– Нефтьнең картасын табарга кирәк, – ди Пикули.
– Теге абзыйда картасы булырга тиеш!
Абзый арт якка чыгып киткән. Без урамга чыгып, аның машинасын
карыйбыз. Аның машинасы бик кыйбат. Ялтырап тора.
– Бу инде нефтьне тапкан булырга тиеш, – дибез.
Ул арт якта һава сулап йөри. Без, машинасын ачып, карта эзләмәкче булабыз.
Машина бикле, ачып булмый.
Бераздан ул китеп бара. Без нефть турындагы уйлар белән калабыз.
Карта
Карта бөтенләй көтмәгәндә табыла. Ул безгә үзе килеп керә. Аны безгә бер
пират бүләк итә.
Без үзебез генә өйдә чакта кап-кара сакаллы, озын чәчле бер кеше
ишегалдына килеп керде.
– Пират! Ран! – дип кычкыра Пикули һәм бакчага таба йөгерә.
– Тукта, атам! – ди сакалбай һәм «пух-пух» итеп авызы белән «ата». Без
көлә башлыйбыз. Пикули да көлә.
– Су бирегез әле, балалар, – ди.
Без аңа чүмеч белән су алып чыгып бирәбез.
– Әти-әниегез кайда?
Безгә чит кешеләргә өйдә үзебез генә икәнне әйтү тыела.
– Әни дә, әти дә хәзер кайта, күршеләрдә генә.
– Миңа трос кирәк иде. Машина батты, – ди Сакалбай.
– Бездә трос бар, – ди Пикули.
Без өйдәге әйберләрне кешегә бирмәскә өйрәтелгән. Әмма бу абзыйны
безнеңчә «атышлы» уйнагач, үз кеше дип кабул иттек. Безнең аны ничек булса
да үзебезнең янда озаграк тотасы килә.
– Әтиегезне чакыра алмыйсызмы?
– Әти киткән иде шул...
– Трос кирәк иде бит... Күрсәтә алмыйсызмы?
Без аны лапаска чакырабыз. Ул лапаска килеп кергәч, сызгырып куя:
– Ай-яй. Әтиегез кайда, дисез?
Безнең лапаста нәрсә генә юк! Бөтен нәрсә дә бар, атлап йөрергә урын гына
юк. Ул әйберләр арасыннан бик оста итеп кәҗәләр генә йөри ала. Кеше йөри
алмый. Әтиләре шундый бардакта тота икән сарайларын, димәсен өчен әтине
яклый башлыйбыз.
– Әти еракта ул. Әни күршеләрдә.
– Ә, ярар. Мине ачуланмас микән? Тросны гына күрсәтсәгез...
Пикули яшергән урыныннан авыл чүплегеннән табып алып кайткан нечкә
трос күрсәтә. Сакалбай көлә:
– Әй, энем, мин бит чынлап сорыйм. Ярар, шундый яхшы трос табып
биргәч, мин дә сиңа берәр затлы бүләк бирәм инде.
Ул кесәсеннән чыгарып, ручка суза. Ак ручкадагы язуны укыйбыз. Анда
«Татнефть» дип язылган.
– Абый, син нефть табасыңмыни?
– Әйе.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
95
– Кайда?
– Сездә түгел, моннан еракта...
– Ә син монда нигә килдең?
– Сездә дә нефть табарга.
– Бездә нефть бармыни? – Без икебез дә әсәрешәбез.
– Әйе. Өлгермәгән генә.
– Ничек өлгермәгән ул?
– Шулай инде. Менә өлгермәгән җиләк кебек.
– Өлгермәгән булгач, ничек өлгертәләр аны?
– Аның берние дә юк. Таба белән духовкага тыгып аласың да, өлгерә ул!
– ЙаблакаС, – ди Пикули. «Сакалбай» дигән сүзе. ЙаблакаС аны аңламады.
– Нәрсә дисең? Сүгенәсеңме әллә?
– Юк, сүгенмим мин, – ди Пикули.
– Безгә нефть кайда икәнен әйт әле! Безнең дә нефть казыйсы килә.
– А-а... Ә сез миңа нәрсә әйтәсез аннары?
– Мин сиңа зур үрмәкүч оясын күрсәтәм! – ди Пикули
– Үрмәкүч кирәкми аңа... Трос кемдә икәнен әйтәбез! Әйт инде! – ди Пипип.
– Әйтәм, нигә әйтмәскә. Өйләнгәндә, мине туйга чакырырсың, кәләшеңне биергә
чакырырмын. Басуда минем машина батып калды, менә шул баткан машинадан
төгәл өч йөз адым уңга атлап барсаң, нефть күмелгән урын була, – ди йаблакаС.
Ул китәргә дип капкага борыла. Аның аркасына «Татнефть» дип язылган.
– Пипип, кара, аның аркасына да «нефть» дип язылган, ул ялганламый! –
дип кычкыра Пикули шунда.
– Юк, нигә алдалыйм ди мин? Чын, казысагыз шунда нефть чыга.
– Тирән казырга кирәкме? – дип сорыйбыз аннан.
– Менә минем кадәр казырга кирәк була инде. Мин үзем тагын да тирәнрәк
казыйм.
– Ә нефть нинди була?
Ул кесәсеннән без моңарчы күрмәгән рәвешле, озынча шешә тартып чыгара.
– Менә ул нефть.
Ниндидер сыек көрән, яшькелт төстәге сыекча. Без әсәрләнеп карыйбыз,
суларга да куркып торабыз. ЙаблакаС шешәнең бөкесен ача. Бармагына
тидереп күрсәтә. «Миңа да, миңа да!» Бармакларга тидерелгән майлы нефтьне
иснәп карыйбыз. Тәмле.
– Ялый күрмәгез тагын. Кая, монда машиналы күршеләрегез бармы?
Без замлАларга төртеп күрсәтәбез.
– Аның әтисе машинада йөри. Ә, Йабла... абый, ә машинаң кайда батты?
– Әнә теге якта инде, – ЙаблакаС ашыгып раниД абыйга таба китә.
– Аның аркасына да нефть дип язылган иде! – ди Пикули, шатланып
сикеренә, бармагындагы нефтьне исни. – Беләсеңме?! Нефть дип язылган! Ул
безгә нефтьнең кайда күмелгәнен әйтте! Без аны хәзер казый алабыз!
– Ә аның машинасы кайда батканын без белмибез!
– Аннан картаны алырга кирәк иде! Тылсымлы карта!
Без өйгә кереп, дәфтәр алып чыгабыз. Әмма соңга калдык, раниД абый,
машинасына утыртып, йаблакаС белән китеп бара инде. Без артларыннан
карап калабыз.
Пикули йодрыгы белән башына суга.
– Нишләп уйламадың син, аңгыра баш! Уйламагансың! Хәзер без картасыз
калдык.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
96
– Пикули, башыңа сукма. Хәзер без аларны көтәбез. Алар, бәлки, кайтыр.
ЙаблакаС кайтмый. Бераздан раниД абый үзе генә кайтып керә.
Без аның янына йөгерәбез.
– Динар абый! Ул машина кайда баткан иде?
РаниД абый безгә сәерсенеп карый.
– Имәнлек янында, инеш аркылы чыкканда... Берәр нәрсәгезне алып киткән
идеме әллә?
– Юк... Әйе...
– Нәрсә ул? Барырга кирәкме анда? Нәрсәгезне алган? Китте инде ул...
– Алмаган... Безгә аның кайда батканы кирәк иде.
– Ә-ә. Кызык күрәсегез киләмени? Әйе, шәп баткан иде ул. Яңгырдан
соң инеш тулган анда, шунда шәп итеп утырган иде ул. Чыгардым инде,
китте.
– Динар абый, ул нефть казыганмыни?
– Казымаган әле, тикшереп йөри.
– Ә ничек белә ул нефтьнең кайда икәнен?
РаниД абый көлеп җибәрә.
– Иснәптер... Сезгә җавап табып бетерә торган түгел.
– Динар абый! Шул баткан машинаның рәсемен яса әле безгә! Кырыендагы
агачлары белән!
– Ай, балалар... Әтиегез... Кая китер, ясыйм!
РаниД абый иренеп кенә ясамакчы. «Монысы нәрсә», «монда агачмы,
ташмы» дип сорап, картаны аңлашылырлык итеп ясатабыз.
Ул кичтә Пикули шатлыгыннан ишегалдында капкалы-түрле йөгереп йөри.
«Ура» кычкырып, тамаклары карлыгып бетә. Карта табу шатлыгыннан йоклый
да алмыйбыз. Пикули ишегалдында юынгыч янында йоклап китә. Әби күтәреп
алып кереп сала.
Сугышу
Без менә шулай карталы булдык.
Аннары нефть табарга әзерләндек.
Хәзер безнең бөтен нәрсәбез дә бар. Хәзер нефть казырга барабыз.
Машина баткан урынның кайда икәнен якынча гына беләбез. Безне былтыр
замлАның әтисе шул урынга каен суына алып барды. Лапас түбәсенә менеп,
барасы юлыбызны карыйбыз. Өебез янында юл, юлдан соң кукуруз басуы
башлана. Теге ягында каен полосасы, полоса уртасында Агу өе күренә. Без
аның нәрсә икәнен белмибез, әби шулай дип йөртә. Без Агу өе тирәсенә барып
чыгарга тиеш. Ә нефть урыны шуннан ерак түгел.
Иптәшкә замлАны да алабыз. Беренчедән, ул – безнең дус. Икенчедән,
картаны аның әтисе ясады. Өченчедән, аның әтисе безнең әти белән дус булган,
ди. Дүртенчедән, җир казышырга.
Өйдән чыгып китүе җиңел түгел. Без балыкка барабыз, дибез. Әбинең
балыкка җибәрәсе килми, суга төшеп, батып үләрсез, дип курка. Безгә гаҗәп
– анда батып үләрлек су юк кебек. Сазлыкка төшеп китсәң генә инде. Шуны
озаклап аңлатабыз. Әби фәлән-фәлән эшләрне эшләсәгез, барырсыз, ди. Без
фәлән-фәлән эшләрне эшлибез.
Көрәк сапларын кием эченә, көрәкләрне капчык астына яшереп, чиләк
эченә чүкеч-кадакларны салып, нефть казырга китәбез.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
97
– Беренче барганда гына авыр булыр ул. Аннары көрәкләрне калдырып
кайтырбыз, шунда яшереп, – ди замлА.
– Чынлап дөрес әйтәсең син, – ди Пикули.
– Дөрес әйтәм шул. Беләсеңме, мин ник дөрес әйтәм? Чөнки минем әти
машина йөртә.
– Безнең әти дә машина йөртер иде, аның бит җырлыйсы бар...
– Машина йөртү әйбәтрәк инде, җырлауга караганда.
«Кемнең әтисе әйбәтрәк» дигән темага бәхәс башланса, Пикули белән
замлАны дуслаштыруы кыен була. Елашу белән тәмамлана. Бу юлы да шулай
буласы иде, каршыга Исай чыга.
Исай ул – Илшат.
Нигә Исаймы? Чөнки ул исәр малай. Ул «Ну, погоди» фильмындагы бүре
кебек. Үзенең кулыннан бөтен эш килә. Әллә ниләр ясый белә, теләсә нәрсәне
– велосипедмы ул, өч көпчәкле сәпитме – ремонтлый. Теләсә нинди текә ярга
менә. Инеш суына кереп, ялан кулы белән су күсесенә кадәр тота ала. Бер
ел элек алар Түлик малае белән кем текә ярдан сәпит белән төшә ала, дип
бәхәсләштеләр. Исайның текә ярдан сәпит белән төшкәнен карарга ярты авыл
баласы җыелган иде. Төште! Егылмады да. Түлик малае җиңелгәч, бәхәстә
килешкән буенча бейсболкасын да бирде, аннары Исай аның маңгаена ун
тапкыр чиертте. Без Түлик малаен кызгандык.
Түлик малае, дип йөрибез без аны. Ул – мари малае. Әтисе Анатолий. Үзе
Александр.
Исай бик җәберлекле малай. Әллә ниләр эшли белә, гел зыян сала. Рогатка
ясап, һавада очып барган чыпчыкларны атып төшерә. Әллә нинди яңа уеннар
уйнатам, дип, малайларны котыртып елата. Малайларга шырпы тотарга
куша да «кайсысының сынганын күрсәтәм» дип, шырпыны сызып җибәреп,
бармакларны пешерә. Аннары үзе шаркылдап көлә. Шуңа без аны яратмыйбыз.
Сәпит ремонтлатасы булса гына барабыз. Ул аны ремонтлап бирә, әмма берәр
«бик кызык» уенын уйнатып, елатып җибәрә.
Без нефть казырга Исайны да алмакчы идек. Ул булса, без тизрәк казый
алачакбыз. Әмма бәйләнер, дип куркып, серне аңа әйтмәдек.
Менә хәзер каршыга чыккач та, без куркып калабыз.
– Исәнмесез, балалар! – Без авылда һәркем белән шулай күрешәбез. Исайга
да шулай диябез. Ул исәнләшми. Шунда ук бәйләнә башлый.
– Кая барасыз балыкка?
– Инешкә, – дибез.
– Ә мин үләксә базына күсе тотарга барасыз, дип торам, ха-ха.
– Бик кызык.
– Нәрсә?!
– Кызык түгел.
– Нәрсә тыктыгыз капчык эченә? Күрсәтегез әле?
ЗамлА куркудан артка чигенә башлый, күзләре яшьләнә. Ул шундый елаграк
малай инде. Исай капчыкларны да тотмакчы була, без артка китеп калабыз.
– Кием астына нинди таяк тыктыгыз?
Бу Исайның бер күрмәгәне юк. Кием астындагы көрәк сабын да күреп
алган. Моннан хәзер котылмасак, җанны алачак!
– Берни юк күлмәк астында, – ди Пикули.
– Ха-ха. Абзаңа әкият сөйләмә, әкиятне әбиеңә сөйлә. Әнә ыштан
балагыннан күренеп тора.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
4. «К. У.» № 7
98
Көрәк сабын кием астына әйбәтләп яшергән кебек идек. Атлап бара торгач,
аның бер кырые чыккан, күренеп тора икән.
– Безне әби җибәрде. Инештә чишмә дә ясап кайтабыз, – дибез.
– Ха-ха. Инештә чишмә ясарга әбиең кушкан булса, нигә яшердегез соң?
Яшермәс идегез. Кая барасыз, дөресен әйтегез?!
– Күрсәт әле капчыгыңны! – Исай ялт кына капчыкның бер читеннән
эләктерә, без аны-моны абайлаганчы, тартып та ала. Җиргә тимер көрәкләр
шалтырап төшә.
Без җиргә ташланып, көрәкләрне алабыз. Хәзер ялганлап маташу файдасыз.
Исай безнең ниндидер бөек сер белән йөргәнне аңлый. Хәзер аның максаты
– шуны белү.
– Әһә! Көрәк чәлдереп чыктыгызмы? Динарга әйтеп, иманыңны өшкертәм!
ЗамлА атаңа әйтәм, дигәннән куркып, чырылдап елап өенә таба йөгерә. Ул
куркак малай шул. Без андый түгел. Аннары без аның кебек гел «әтигә әйтәм»,
дия алмыйбыз. Хәзер җиңелсәк, бетәбез. Без хәйләгә күчәбез.
– Илшат, безнең сер бар. Син аны белә алырсыңмы икән, дип уйлаган идек.
Белә алсаң, сиңа ун сум.
Ун сум һәм сер дигәч, моның колаклары тора. Шулай да ышанмый.
– Каян килсен сиңа ун сум?
– Әби бирде.
– Бирер әбиең! Сезнең әбиегездән кышын кар да алып булмый.
Исайдан котылыр чара юк. Ни дип әйтергә дә белмибез. Шунда Пикули
бер ялгыш җибәрә.
– Әти бирде!
Исай кычкырып көлеп җибәрә.
– Сезнең әтиегез юк! Әниегез җырлап йөргәч, ул аны ташлап чыгып киткән.
Бу сүздән соң безнең башка чара калмый. Сугышырга кирәк. Пикули белән
безнең күптән килешеп куйган бар. Беребез чәнчә бармакны тырпайтып күрсәтсә,
икенчебез дошманның артына чыгып, аяк астына ятарга тиеш. Беребез кесәдә
казына башлый, Исай шунда текәлә, Пикулида эше юк. Ә ул кисәк кенә Исайның
аяк артына сузылып ята. Аны-моны көтмәгәндә, Пипип Исайны төртеп җибәрә.
Ул Пикулига сөртенеп, артка ава. Ул оешканчы без, капчыкларны күтәреп, басуга
таба чабабыз. Исай торып арттан йөгерә, үзе акыра:
– Җаныгызны алам!
Исай бездән зуррак булса да, сугышу осталыгы юк. Ул куып тотам гына
дигәндә, җиргә чүгәлибез. Ул тагын бер тапкыр шул ук капкынга эләгә –
сөртенеп егыла. Исай торганчы, без кукуруз басуы эченә йөгерәбез. Биек
кукурузларның яфраклары биткә бәрелә. Без кулга-кул тотышып чабабыз да
җиргә тезләнәбез.
Пикули бераз шыңшый. Җиргә таянганда, пыялага эләккән булган, ахыры –
кулы бераз канаган. Аңа төкерек сөртә. Исай пычранган киеменнән тузаннарны
кага. Без кукуруз арасыннан аны карап торабыз. Исай тагын да катырак
котырып, басу эченә кереп китә:
– Үтерәм икегезне дә!
Кулында көрәк сабы, болгап бара. Көрәк сабы тигән урында кукурузлар
өзелеп оча. Әле ул җирдән иелеп кәзләр ала, шуларны кукуруз эченә ата.
ЗамлАның эзе дә юк. Өенә качкан бугай.
Без җиргә посабыз. Акырган тавышына караганда, Исай туп-туры безнең
өскә килә. Пикули кулны нык итеп кыса.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
99
– Беттек! – ди.
– Тавышланма, алайса ишетә, – ди Пипип.
– Өскә килеп чыкса, нишлибез? – ди Пикули.
– Икебез ике якка качабыз. Кемнең артыннан йөгерә, шул кача, икенчебез
артыннан куып, өстенә сикерә. Аннары икебез дә аңа ябышып, кыйныйбыз.
Шулай дип әйтеп кенә бетерүгә, Исай өскә килеп чыга:
– Менә кайда ятасыз икән, сасы көзәннәр! Эләктегезме?
Пикули, чыр итеп кычкырып йөгерә, Исай куян артыннан чапкан бүре кебек
аның артыннан ташлана. Пипип тиз генә кукуруз сабагы сындырып ала, шуны
кулына сөңге кебек итеп тотып Исай артыннан йөгерә. Исай Пикулины тотып
ала, шул вакытта Пипип аның аркасына кукуруз белән кадый. Нәкъ индеецлар
турындагы фильмнардагы кебек!
Кукуруз белән суккан булсак, авыртмас иде. Ә кадагач, бик авырттыра, Исай
яраланган аждаһа кебек кычкыра. Пикулины җибәрә. Пикули кача. Пипип тә
икенче якка йөгерә.
Әмма яраланган аждаһа да үз аңына кайта.
– Әй, малай актыклары! Нәрсә сугышып йөрисез анда?
Беттек дигәндә генә, безне рунмиР коткара. Исайның әтисе.
– Чүпне кем утап бетерә? Нәрсә дидем мин сиңа? Хәзер колагыңнан өстерәп
алып киләм, малай актыгы!
Атасы кычкыргач, Исай Пикулины оныта. РунмиР аны каеш белән яра, дип
сөйлиләр. Курка. Без дә кыюланабыз. Тураеп басып, аның басудан чыкканын
карап торабыз. Исай инде безне куа алмый. Курыкмыйбыз.
– Мин сезне эләктерәм әле, денегезне алам, – дип яный-яный, Исай әтисенә
таба китеп бара.
Без кукуруз арасына ыргытылган көрәкләрне эзлибез. Чиләк – бер, капчык
икенче урында. Көрәкләр дә кукуруз арасында ята. Табып бетергәндә, замлА
килә.
– Мин тыкрык янына качып карап тордым, – ди.
– Куркак икәнсең, – ди Пикули.
– Куркак түгел мин, яме! Куркак булсам, кайтып китәр идем. Минем киемнәр
яңа иде, шуңа күрә сугышмадым мин аның белән. Алайса киемнәр буяла. Ә
сезгә нәрсә, киемнәрегез иске. Ә сугышсам, берүзем җиңәм мин Исайны.
– Әйе, җиңәсең! – дибез без аңа.
Көрәкләрне, көрәк сапларын, чиләкләрне инде яшереп торасы юк. Без
шат. Безнең бөек серне дошманнар да чишә алмады. Без җиңдек. Үзебезнең
әйберләрне кулга тотып, кукуруз арасыннан полосага таба китәбез.
Кукуруз басуы
Кукуруз басуыннан йөрүе җайлы. Ул рәт-рәт итеп чәчелгән, арасыннан
атлап барып була. Кукуруз бездән биек. Биткә яфраклары бәрелә. Яфрак асты
йомшак, өске ягы кытыршы. Очында себерке кебек чугы бар.
Исай белән сугышуыбыз турында сөйләшеп барабыз. Аның ничек
итеп җиңелгәнен кат-кат искә төшереп көләбез. Рәхәт. Без якын-тирәдәге
малайларны куркытып торган Исайны да җиңә алдык.
Кукуруз арасыннан бераз барганнан соң, авыл күренми башлый. Кая
барганыбыз да, кая барачагыбыз да күренми. Яфраклар гына.
– Без адаштык бугай, – ди замлА.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
4*
100
– Юк, без адашмадык, – дибез.
– Мин куркам, – ди замлА.
– Юк, син курыкмыйсың, – дибез.
ЗамлА курыкмасын өчен тагын төрле кызык әйберләр сөйләшеп бара
башлыйбыз. Исайның аркасына кукуруз сөңгесе кадау замлА белән Пикулига
аеруча кызык тоела. Аны кат-кат искә төшерәбез. ЗамлАның сугышканда
куркып качканын телгә алмыйбыз.
Көрәкләр авыр. Кулны баса. Без арып туктыйбыз. Туктагач, замлА тагын
куркынып сөйләшә башлый.
– Без адашмадыкмы икән?
– Юк, без адашмадык. Кукуруз туп-туры чәчелгән. Без шул эздән барабыз.
– Ә монда бүреләр бар микән?
– Бүре кукуруз ашамый. Ул сарык ашый, – ди Пикули.
– Ә кукуруз ашыйсы килсә?
– Кукуруз ашыйсы килсә, ул аны кибеттән сатып алып ашый, – ди Пипип.
Без көләбез. ЗамлА да көлә.
ЗамлА машина йөртүче әтисе белән мактанып үлә инде. Чөнки безнең
машинабыз юк. Шуңа күрә аннан әтисенең машинасы турында сөйләтәбез.
Шуны сөйләгәндә, ул дөньясын оныта. Ә без аны бик үк тыңлап та тормыйбыз.
Чөнки гел бер әйберне тыңлау безгә кызык түгел.
Тагын торып китәбез. Без инде арып беттек. Кукуруз арасыннан барсак
та, кояш җилкәләрне кыздыра. Кукуруз арасында ниндидер чүп үләне үсә,
ул тигәнәк кебек киемгә ябыша. Шуны киемгә ябыштырып, уйнап барабыз.
Арыйбыз. Тагын туктыйбыз.
– Коймакны ашыйбызмы әллә? – ди замлА.
Безнең ашарга алган коймакны әйтә. Пикули да кызыгып, ашарга салган
чиләккә карый.
– Без бит әле казый да башламадык.
ЗамлА борынын төшереп, атлап китә. Алар Пикули белән дөньяда иң тәмле
әйбер нәрсә, дигән темага сөйләшәләр.
– Пилау, – ди Пикули. Ул пылауны гел шулай әйтә.
– Юк, гөбәдия, – ди замлА.
– Гөбәдия ашаганда коела ул, – ди Пипип. – Иң тәмлесе – бәрәңге боламыгы.
Бара торгач, иң тәмле әйберләрнең бик күп булуы ачыклана.
– Без адашмадыкмы? – ди замлА.
– Юлны сорарга кирәк, – ди Пикули.
– Кемнән? Тургайлардан сорасак кына...
– Тургайлар, без дөрес барабызмы? – дип кычкыра Пикули. Без көләбез.
Барып җитеп булмый.
– Монда бүреләр бар микән? – ди Пикули.
– Монда аюлар да бар! – ди Пипип.
ЗамлА курка.
– Чынлапмы? Алар безгә тимиме?
– Бүре кукуруз ашамый ул.
– Ә аю?
– Аю да ашамый.
– Аю нәрсә ашый?
– Җиләк.
– Ә-ә. Аннары бал ялый, име?
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
101
– Әйе.
Без бал кортларын кызганабыз. Аю аларның балларын ялый. Ә бал
кортларына нәрсә кала? Аю үзе бал җыйса да, була бит инде. Аю җиләк ашый,
ди, ә ничек җыя икән ул аны? Беркем дә белми.
Пиратлар корабларда йөзеп йөргәндә, җир күргәч, «Җир!» дип
кычкырганнар, ди. Пипип шул турыда сөйли. Телевизордан караган. Җирне
беренче күргән пиратка бүләк биргәннәр икән. Кукуруз басуын чыгып, беренче
булып җирне күргән кешегә нәрсә бирәбез, дип сөйләшәбез.
– Мин ул кешегә акча бирер идем, – ди замлА.
Безнең акча юк. Әби безгә акча бирми.
– Юк, ул кеше маладис була, – дибез.
ЗамлА бәхәсләшә. Аның маладис кына булып каласы килми.
– Әйдә ул кешегә берәр тәмле әйбер бирәбез, – ди.
– Ярар, – дибез.
– Мин малаең җирне күрде, дип әнисенә әйтер идем, – ди Пикули.
– Нигә?
– Әнисе мактасын өчен.
– Юк инде, акча әйбәтрәк, – ди замлА.
Ул әнисе белән яши. Аны әнисе гел мактап тора. Шуңа күрә ул безне
аңламый. Шулай да һәркемнең җирне беренче булып күрәсе килә. Кукуруз
арасыннан бик тырышып алга карап барабыз. Кукуруз яфраклары гына күренә.
– Әнә, әнә!!!
Пикули әче тавыш белән кычкыра. Без аңа карыйбыз. Ул кулын югарыга
сузган. Алга таба күккә күрсәтеп тора.
– Нәрсә ул?
– Агач! Мин агач күрдем!
Без алга карап барганбыз. Пикули өскә караган да полоса каеннарының
очын күргән икән. Без басуны узып бетергәнбез.
– Ура!!!
Без кукуруз арасыннан алга йөгерәбез. Басу беткән урында кеше биеклеге
алабута үсә. Шулар аякларга чуала, битләргә бәрелә. Җир! Йөгерешеп чыгабыз.
Басу бетте. Безнең каршыда – полоса! Ә полосада – нефть! Без җиңдек!
Нефть урыны
Полосага йөгерешеп чыгып, җиргә авабыз. «Җир! Җир! Җир!» дип
акырышып, көлешеп җирдә аунашабыз. Безгә рәхәт. Без, ниһаять, басуны
чыктык. Нефть булган якларга барып җиттек. Нефть шушында, кул сузымында
гына булыр кебек. Җирне беренче күргән Пикулига маладис, дибез. Ул шатлана.
Полосада җиләк бар икән. Без җиләк ашый башлыйбыз. Җиләк дигәч,
замлА ник килгәнен дә оныта.
– Әйдә, нефть эзлисе бар, – дибез.
Аның барасы килми, әмма безгә иярә.
Полоса читендә Агу өе булырга тиеш. Басуга берни чәчелмәгән вакытта
Агу өе безнең өйдән күренеп тора. Басуда нәрсәдер үссә, лапас башына
менгәч кенә күренә. Әби әйтә, аның янына барырга ярамый, ди. Безгә
шул Агу өен табарга кирәк. Шуңа күрә полоса буйлап китәбез. Көрәкләр
тагын да авырая. ЗамлА җиләк ашамакчы була. Монда Агу өе бар, мондагы
җиләкләрне ашарга ярамый, дибез. «Агуланып үләсең», дигәч, ул ашамый.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
102
Кызыл җиләкләрне күзләре белән ашап бара. Алай димәсәң, ул дөньясын
онытып җиләк ашый башлый.
Без дөрес барганбыз икән. Бераздан Агу өе күренә башлады. Агач өй.
Тәрәзәләре юк. Без өй янына киләбез. Күзләрне әчеттерә торган ис килә.
Язын чәчү вакытында тракторлар зур кисмәкләрдә аммиак ташый. Бу өйдән
дә шуның исе килә.
Өйне әйләнеп чыгабыз. Бер ишеге бар, анда зур йозак.
– Монда кем яши икән? Агу шушында яши микән? Агу чыкмасын өчен
аны бикләп куйганнар микәнни?
Безгә куркыныч булып китә.
– Әйдә, моннан китәбез, – дибез.
Агу өеннән имәнлеккә таба китәбез. Каен полосасы бетеп, имән полосасы
башланган урында ачыклык, шуның аркылы юл уза. Шул юл борылып, инеш
аша уза һәм басуга таба кереп китә. Инеш читендә таллык.
– Әнә, әнә!!! – дип яраткан сүзен кычкыра Пикули, инешкә таба төртеп
күрсәтеп.
Нефть шул таллык янында булырга тиеш. Без шунда йөгерәбез. Килеп
җитәбез – инеш аша чыккан юлда баткан машина эзләре. Көннәр коры торгач,
зур-зур чокырлар кибә башлаган, кайбер чокырларда су җыелып калган әле.
ЗамлА әтисенең машина тәгәрмәче эзен таный:
– Менә бу минем әтинең машинасы эзләре булырга тиеш. Әти менә моннан
өстерәткән. Монда теге кешенең машина эзләре, – ди ул.
ЙаблакаС нефтьне шушы тирәдән эзләгән булырга тиеш. Без инеш
буендагы болынны, шул болын янындагы басуны тикшерә башлыйбыз. Нефть
хуҗасының нефтьне кайдан эзләгәнен карыйбыз. Машина баткан урынга арт
белән басып, өч йөз адым атлыйбыз. Берни дә юк... Тагын карап йөрибез. Бераз
баргач, тигез болын уртасында чирәм актарылган урынга килеп чыгабыз.
Шул тирәдәге басуны да кемдер казып киткән. Арпалар тамырлары белән
өскә карап ята.
– Нефть! Нефть таптык!
– Менә! Шунда!
Без шатланабыз. Картадан тагын бер тапкыр карыйбыз. Чокырдан машина
баткан урынга атлап китәбез. Дүрт йөз илле адым килеп чыга. Дөрес кебек...
– Шунда бит инде, шунда! – дип тарткалаша Пикули белән замлА.
– Карыйм әле, – дип тарта кәгазьне Пипип.
Тарткалаша торгач, кәгазь ертыла. Кәгазьне ерткан өчен аларга эләгә.
Үпкәләшәләр. Юк, дус булыйк, алайса казып булмый, дип дуслашабыз. Башка
бәхәсләшмәскә сүз куешабыз.
– Ә-ә. ЙаблакаСның адымнары зур, безнеке кечкенә! Шуңа күрә шулай
чыгадыр!
Болындагы казылган сәер чокырлар бишәү. Аларның һәрберсе бертөрле
кебек. Без комда кул белән чокыр казыйбыз бит, шуның кебек алар. Ниндидер
зур тимер белән ерткалап киткән кебек. Без җирне ятып иснәп тә карыйбыз.
Аннан җир исе генә килә. Ә замлА ниндидер йон кисәкләре таба.
– ЙаблакаС монда сакалын өзеп калдырган бугай, – ди Пикули.
– Монда микән ул нефть? – ди замлА.
– Нефть булмаса, басуны казымаслар иде, – ди Пипип.
Болында ермачлап кителгән чокырда без бер ят тимер кисәге табабыз.
Ялтырап торган тимер. Аны йаблакаС калдырып киткән булырга тиеш.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
103
«Ватра! Ватра!» – дип кычкыра замлА.
Чокырларның берсе янында ул тәмәке төпчеге тапкан.
– Теге Сакалбайның да тәмәкесе шундый иде, – ди ул.
– Каян беләсең?
– Ничек белмәскә? Әти белән сөйләшкәндә карап тордым!
Без аңлыйбыз – йаблакаС шушында булган. Димәк, монда нефть бар.
– Басуда казырга ярамас, безне күрерләр. Болында казыйк, – дибез.
Без шул урынны таяк белән шакмаклап сызып алып, казырга әзерләнәбез.
Нефть казыйбыз
Нефтьне казыр өчен башта көрәкләрне әзерлибез. Көрәк сабына тимер
көрәкләрне тыгып куеп, кадакларын кагабыз. Көрәк сабы шома, кадак керми.
Яңа кадаклар булса керер иде, алар иске такталардан суырып чыгарып,
турайтылган кадаклар. Әби һәр нәрсәне экономияләргә куша. Кадак какканда,
һәрберебез чүкеч белән бармакка сугып чыгабыз. Бармаклар канап бетә. Кадак
керми.
– Беребез тотып торырга тиеш, икенчебез сугарга, – дибез.
Сугарга теләүчеләр бар. Беркемнең дә кадакны тотып торасы килми.
Аптырагач, көрәкнең тимере белән генә казып карыйбыз. Алай авыр. Бөтен
тырышлыкны җыеп, тимер көрәкне кадаклыйбыз.
Шул эшне башкарып бетергәч, ашарга утырабыз. Өйдән алып килгән
коймак бик тәмле.
Безнең урамда кое казыганны күргән бар. Шакмаклап казып төшәсе аны.
Аннары, тирәнәйгәч, берәү улак кебек көрәк белән балчыкны өскә ата. Без
дә шулай кирәктер, дибез. Чокыр кырыен сызып чыккач, балчыкны казый
башлыйбыз.
Чирәм үскән урынны казуы читен. Бер кат балчыкны алып бетергәнче,
хәлдән таябыз. Сузылышып ятабыз. Күктә тургайлар сайрый. Алар бик биектә.
Күзгә күренмәслек биеклектә сайрыйлар да җиргә атылышып төшәләр. Яңадан
менеп китәләр.
– Болар нәрсә ашый икән, күктән төшмиләр дә, – ди Пикули.
Ашау искә төшә. Утырабыз. Ашыйбыз.
– Нефть чыккач, аны кая куябыз? – ди замлА.
– Без әнигә бирәбез. Аннары ул концертларга йөрми, акчасы күп була да,
безнең белән генә тора. Ә син?
– Ә мин машина сатып алам, – дип замлА. – Әти машинасын гел ремонтлый.
Яңасын ремонтлыйсы булмас иде, ди. Менә аңа машина алам. Үземә дә алам.
Сезне утыртып йөрим.
– Нефть чыкмады микән әле ул?
Казыган җирне карыйбыз. Җирнең өсте генә алынган, бик озак казыйсы әле.
Без җир астыннан чыккан балчыкны иснәп тә карыйбыз. ЙаблакаС савытыннан
килгән кебек нефть исе юк.
– Нефть исе киләме?
– Юк, килми.
Тагын бер кат казыйбыз да ашыйбыз, дип килешәбез.
Казыганнан соң ашагач, ипи бик тәмле була.
– Әби югалткандыр, кайтырга кирәк, – ди Пикули.
– Ә кайчан казып бетерәбез?
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
104
Без казыган урынны үлчибез. Көн саен шулкадәр эшләсәк, ике ай казырга
тиеш булабыз.
Әмма без ул кадәр вакыт казый алмыйбыз. Аннан соң көз башлана.
– Башка вакытта күбрәк казырга кирәк, – дибез.
Көрәкләрне, чиләкне таллыкка яшерәбез. Кармакларны җыеп, кайтырга
әзерләнәбез.
– Ә без адашмыйбызмы? – ди замлА.
– Юк, адашмыйбыз, килгән юлдан кайтабыз, – дибез.
Баруга караганда, кайту күпкә кыенрак. Басудан полосага чыккан урынны
бик озак эзләгәч кенә табабыз. Кукуруз арасыннан кайтып җиткәндә, тәмам
хәлдән тайган булабыз.
Инде авылга кайтып җиткәч, кабат басуга кереп, кәҗәләргә үлән җыябыз
– кукуруз арасында йомшак үлән үсә.
Әби
Без болай да көн буе урамда. Кояшта янып беткәнбез. Бу юлы безнең
йөзләребез кып-кызыл булып янган. Шул ук кояш кебек, әмма басудагысы
күбрәк яндыра икән.
– Балыгыгыз кайда? – ди әби.
Без инде алдан килешеп куйган сүзләрне әйтәбез.
– Вак балыклар гына эләкте. Без аларны кире суга җибәрдек.
– Йөрисез инде шунда, вакыт әрәм итеп. Бик озак йөрдегез, бүтән барып
йөрисе булмагыз.
– Без кәҗәләргә печән алып кайттык, – дибез.
– Кәҗәгә печән алып кайтыгыз, балыкка бармыйсыз, – ди әби.
Әби җәй уртасында да җылы куртка киеп йөри. Аягында йон оек. Безгә
киенмәсәк тә, эссе. Ул ничек чыдый торгандыр? Үзеннән сорасак, ул көн эссе
түгел, дип әйтә.
Әбинең йөзендә тирән-тирән җыерчыклар. Чәче ап-ак. Ул җыерчыклар
сезнең аркада барлыкка килде, чәчемне сез агарттыгыз, ди.
Әбинең бик күңелсез дуслары бар. Алар аңа киләләр дә гел бер сүзне
сөйләшәләр. Кемнең кайсы җире авырта, кемнең килене яки кызы нәрсә
эшләгән. Бик сирәк кенә алар үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында
сөйләшә. Без аптырыйбыз: алар әллә никадәр кызыклы вакыйгаларны беләләр,
нигә шуларны сөйләмиләр икән?
Әби безне нефть казырга җибәрми. ЗамлАның әнисе дә, әтисе дә эштә,
әмма ул үзе генә барырга курка.
Без план корабыз. Балыкка җибәрмиләр икән, үлән җыярга барабыз. Әбинең
ике кәҗәсе бар. Без әби белән бергә аларны су буена арканлыйбыз. Кәҗәләр
өйдә торса, аларга чирәм кирәк.
– Әби, Акбикә бүген авырып тора сыман, – дибез.
Әби борчыла:
– Ни булды икән, кичә генә әйбәт иде, – ди.
Әби кәҗәне чыгып карый. Бернинди авыруын да тапмый. Әмма безнең
сүзгә ышанып, болынга чыгармый.
– Печән алып кайтырсыз, – ди әби.
Безгә шул гына кирәк.
– Алып кайтырбыз!
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
105
Безгә кармаклар аласы юк. Капчыкны тотабыз да замлАга йөгерәбез.
Бергәләшеп тагын кукуруз арасына шылабыз.
Кукуруз арасында йомшак чирәм бик күп. Өчәү җыйгач, капчык тиз тула.
Капчыкны тутырабыз да нефть казырга йөгерәбез.
Нефть урынына килеп җитүгә, җирне иснибез. Бернинди ис тә килми. Көрәкләрне
алып, җирне казый башлыйбыз. Бер рәт казыгач, авылга ашыгабыз. Чөнки без печән
җыярга гына киттек. Вакытыбыз күп түгел. Кайткач, кәҗәне ашатабыз.
Әби икенче көнне кәҗәләрне болынга арканлый. Без нефть казырга бара
алмыйбыз. Әби гел эш кушып тора. Өйдән чыгып китеп булмый.
Без замлАны нефть казырга үзең генә бар, дип үгетлибез. Ул курка, бармый.
– Мин анда ничек барыйм, анда бит төлкеләр бар.
– Анда төлкеләр юк, – дибез.
Ул ышанмый.
Яңгыр ява.
Пикули кайгыга бата.
– Без казыган чокырны су баскандыр, – ди.
Көннәр кайгырып үтә.
Әби китә
Беркөнне кәҗәләргә су эчереп керсәк, әби китәргә җыенып йөри.
– Кая барасың, – дибез.
Әбинең башка авылдагы апасы авырып киткән. Ул шуны карарга бара икән.
– Мин сезгә өч көнлек ашарга пешереп китәм. Сез үзегез генә торасыз.
Кәҗәләр, тавыклар сезнең өстә. Чүп утыйсыз. Эшлисе эшләрне язып калдырам.
Өч көннән мин кайтам. Барысы да тәртиптә булсын, – ди.
Пикули кулны кыса:
– Йес, – ди.
Без нефть казырга бара алабыз.
Әби китә. Ул киткән көнне без беркая да бармыйбыз, ЗамлАны да алып
кереп, караңгы төшкәнче чүп утыйбыз.
– Авыр эшне алдан эшләп куярга кирәк, – ди Пикули.
Караңгы төшкәч, без чүпне фонарь яндырып утыйбыз.
Икенче көнне иртән иртүк шалтырарлык итеп, будильникны куябыз. Салкын
чәй эчәбез. Әби кичә пешереп калдырган бәрәңге белән итне пакетка салып
алабыз. ЯирәС кәҗәләрне савуга, аларны болынга илтеп, бәйләп куябыз.
Үзебез нефть казырга китәбез. Кукуруз арасына кереп югалганчы, Пикули
замлА ягына таба борылып, кулын болгый:
– ЗамлА, ачуланма, без сине алмадык.
Үләннәргә салкын чык төшкән. Без барып җиткәнче юешләнеп бетәбез.
Шул рәвешчә инде өч көн буе нефть казыйбыз. Ул зур чокырга әйләнә.
Чокырга төшсә, Пикули күренми дә. Шулай казый торгач, чокырдан аткан
балчык кире коела башлый. Теге йаблакаС машинасы баткан урыннан берән-
сәрән машиналар уза.
– Ул машинадагы кешеләр безне күрә микән? – ди Пикули.
Без шул урынга барып карыйбыз. Чокырдан кызыл балчык чыга башлаган,
безнең нефть урыны юлдан күренә.
Безнең тагын бер эш барлыкка килә. Казылган балчыкны чиләк белән тал
төбенә ташыйбыз.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
106
Әби өч көннән соң да кайтмый. ЯирәС керә.
– Әбиегезнең апасы авыр хәлдә. Әбиегез миңа ашарга пешерергә кушты.
Күрше апасы көнгә бер тапкыр безгә ашарга пешерә. Без үзебез генә яшибез,
әбиебез дә юк.
– Без хәзер үзебез генә, – ди Пикули.
– Әниләрегезне телевизордан күрсәттеләр, – ди яирәС. – Ниндидер бер
шәһәрдә иде, анысын ишетми калдым. Аны бик мактадылар. Ул әле бик күп
шәһәрләргә барабыз, диде.
Без шатланабыз. Ничек-ничек булганын Пикули яирәСтән кат-кат сөйләтә.
Без шатлыктан ул көнне үзара сөйләшкәндә дә, яирәСне Сәрия апа дип әйтергә
сүз куешабыз. Ул әнине күргән!
Безнең нефть казырга вакыт күп. Тавыклар белән кәҗәләрне карыйбыз.
Көнгә бер тапкыр яирәС ашарга алып керә.
– Юынырга килегез, бүген мунча яктым, – ди.
Без аларның мунчасына керәбез. Сезне кем юындыра иде, дип сорый
яирәС. Үзебез юына идек, дибез. ЯирәС ышанмыйча гына карап, мунчадагы
чиләкләрдә су тигезли.
– Без инде зур, – дибез.
– Мин сезнең башларыгызны юам, калганын үзегез юыгыз. Карагыз аны,
әйбәтләп юыныгыз, – ди.
Безнең аяклар яирәСләрнең кара сарыгының тәпие төсле.
– Нигә болай пычрак сез? – ди.
Ул киткәч, без үзебез юынабыз. Бездән чыккан пычрак мунча идәнендә
кап-кара эзләр булып сузыла.
Без көн саен ишегалдындагы су белән юынырга кирәк, дип сүз куешабыз.
Дуеш Серне ачыклый
Нефть казырга көн саен йөрибез. ЗамлА да безнең белән.
Чокыр тирәнәя барган саен эш авырая. Ниндидер эш башкарып
йөрүебезне кешеләр дә сизенә башлый. Чокыр казып кайтышка безне Дуеш
каршы ала.
– Көн саен басуга кереп китәсез. Кая барасыз сез анда?
– Кәҗәләргә кукуруз арасыннан печән җыябыз.
– Юк, сез кукуруз җыясыз. Мин дурак түгел.
– Без кукуруз җыймыйбыз, – дибез һәм капчыкны күрсәтәбез. Ул капчыкны
актарып карый. Ышанмый.
– Ә нишләп йөрисез сез кукуруз арасында шул гомер? Мин беркөнне карап
тордым. Сез анда көн буе булдыгыз.
– Безнең әби өйдә юк. Безгә күңелсез, – дибез.
Ул ышанмый. Текәлеп-текәлеп карый. Берни аңлый алмый китеп бара.
Таяк тартыш
Кичен таяк тартыш уенына төшәбез. Болынның уртасында чирәмне
чокырлап казып, шакмаклап алынган урын, шул шакмак урталай бүленгән.
Бу – таяк тартыш уены урыны. Ике командага бүленәләр. Пикули белән Пипип
– бер командада. Уен мәйданының як-ягына таяк кагыла. Уенда малайлар
да, кызлар да уйный. Әмма без бөтенебез дә бер-беребезне «малайлар» дип
йөртәбез.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
107
Каршы яктагы команда таякны талап алып, үзенә алып кайтырга тиеш.
Уенның кагыйдәсе шундый – күрше якка чыкканнан соң аңа дошман командасы
кешесе сукса, ул «ката» – кулларын ике якка сузып, катып кала. Аны «җебетер»
өчен үз командашың сугарга тиеш. Әгәр кеше үз командасындагы кешегә
тотынып торса, ул «катмый».
Уенда ике төрле җиңеп була. Беренчесе – малайлар бер-берсенә тотыналар
да озын «җеп»кә әйләнәләр. Шулай һөҗүм итеп, таякны талап алып була. Әмма
җепне дошман ягы җимерә – җептәгеләрне төрле якка тарткалап, кулларын
аералар да «катыралар».
Тагын бер ысул – команданың бер өлеше җеп итеп тезелә дә дошманнарны
котыртып тора. Бөтенесе җепне тарату белән мәшгуль булганда каты йөгерә
торган малайлар дошман җиренә чабып керәләр дә таякны алып чабып чыгалар.
Моның өчен шәп йөгерергә кирәк.
Зур малайлар каты уйный. Җепне җимергәндә, бер кулыңа биш малай,
икенчесенә биш малай асылына да төрле якка тарткалыйлар. Уртадагы малай
шыр акыра.
Пикули әкрен йөгерә. Ул әле зур түгел, шуңа да аны җепкә дә тезмибез.
ЗамлА, Пикули кебекләрне дошманнан таяк алып кайтырга йөгертәләр. Таяк
алып кайта алмаса да, дошманның ачуын китереп, вакытын алсын.
Пипипны җепкә куялар.
Каршы якта Исай уйный. Җыен зурлар – тараМ, тарйА, әнилА, яилА шул
якта. Алар җеп булып тезелеп бәреп керәләр дә безнең таякны урлыйлар. Без
аларны таратмакчы булабыз, көч җитми.
Рәттән өч тапкыр җиңелгәч, безнең малайларның кәефе төшә башлый.
Талаш китә:
– А-а, сездә зур малайлар! Бездә җыен бала-чага, – дибез.
Тегеләр каршы чыга. Сез тырышып уйнамыйсыз, диләр. Сезнең якта көчле
малайлар, дип тавыш чыгаргач, безгә Баканы бирәләр. Аны бөтен кеше Бака
дип йөртә. Хәтта зурлар да.
– Безгә Бака кирәкми, ул сугыша белми, – дип кычкырышабыз. Бака зур
малайларга да кирәкми. Ул – зур, әкрен кыймылдый. Аның белән булуга
караганда, булмавың яхшырак. Әмма зур малайлар, төрткәләп, Баканы безнең
якка чыгаралар.
– Әйдә, аларны корыга кәҗә калдырабыз! – ди әнилА.
Корыга кәҗә калдыру – без бер тапкыр да җиңмибез, дигән сүз ул. Ун тапкыр
рәттән җиңәләр икән, икенче тапкыр таяк тартыш уйнаганчы шул командадагы
малайларны «кәҗә», дип үртәп йөртәләр.
Тагын уйнап карыйбыз. Тегеләр тагын-тагын безнең шакмакка бәреп керә.
Без, җептәге малайларны аермакчы булып, кулларына асылынабыз. Аларны
җиңеп булмый. Иң алдан әнилА бара. Безне төртеп кенә ега.
– Әйдә, тартып егыгыз Алинәне! – дип кычкыра Бака.
ӘнилАга берьюлы ташланабыз да, ул кулын ычкындырып егыла. Без аның
өстенә өелешеп егылабыз.
ӘнилА катып кала. Тегеләр әнилАны азат итәргә тырыша башлый.
– А-ааа!
Безнең котыбыз оча. Әйтеп бетергесез каты тавыштан сискәнеп карасак,
без маташкан арада Пикули тегеләрнең шакмагына йөгереп кереп, таякларын
алып чыккан.
– Таяк миндә, таяк миндә! – дип кычкыра.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
108
Пикули начар йөгерә дип, калганнар аңа игътибар да итмәгән. Ул шуннан
файдаланып, таякны алып чыккан.
Тегеләрнең бирешәсе килми.
– Син уен зонасыннан чыгып йөгереп кердең, – дип кычкырышалар.
Пикули:
– Юк, мин моннан кердем, моннан чыктым, дип, кайдан чабып кереп,
кайдан чыкканын күрсәтә.
Исай котырып китә:
– Кая, кил әле монда, – дип Пикулига таба йөгерә. Пикули, таягын атып
бәреп, чабып китә. Исай ике атлауга аны куып җитә.
– Аһ, бетерде бу моны! – ди кемдер.
Кызык, Исай Пикулига тими. Куып җитеп, җиргә егып сала да:
– Маладис икәнсең! Кая, бир бишне! – дип, кулын суза. Аннары кулын
каты итеп кыса.
– Ай-ай, авырта! – ди Пикули.
– Җибәр! – ди Пипип.
Исай тагын бер:
– Маладис икәнсең! – ди. Пикулиның аркасыннан кагып, таякны алып килә.
Ахырда тегеләр бирешәләр. Исәп 9:1. Алар җиңде, әмма без коры кәҗәләр
түгел. Юлда кайтканда, барысы да Пикулины мактый.
– Кара, хәтта Исай сезне мактады, – ди әнилА.
Без беләбез – ул Исайны ошата. Ул бервакыт Исайны үпкән, дип сөйлиләр.
ЗамлА күргән. Ул бездән көнләшә. Шуңа күрә Исай мактаганны яратмый.
– Ул Пикулины гына мактады. Башкаларыгызны мактамады, – ди.
Без барыбер шат.
ЗамлА да куана.
– Моннан соң Исай сезгә тимәс инде. Ул Пикулины маладис, диде. Аның
әле беркайчан да кечкенә малайларга «маладис», дигәне юк иде, – ди.
– Исай сиңа тисә, без аңа әйтербез, – дибез.
Без ул көнне лапас бүрәнәсенә кадак белән язу язабыз. «Исай Пикулины
маладис, диде. 31 июль».
Бөек Сер ачыла
Әби һаман кайтмый. Әмма буш вакыт азая. Әби, яирәСкә телефоннан
шалтыратып, приказлар бирә. Ул керә дә безгә эш куша. Без чүп утыйбыз, су
сибәбез.
Авылда сигез җан иясе безнең дусларыбыз: Эт. Мәче. Кәҗә. Сарык. Сыер.
Тавык. Үрдәк. Каз.
Күркә, индоутка бик сирәк кешеләрдә генә бар.
Эшләр беткәч, чокырга барабыз. Чокыр әкрен казыла. Нефтьнең исе
һаман килми. Өске якны казыганда, җир башта коры иде. Аска төшкәч,
чокырдан ниндидер кызыл балчык чыга башлады, ул көрәккә нарат сагызы
кебек ябыша.
Инде чокырга болай гына төшеп тә, менеп тә булмый. Чокыр стенасына
агач чөйләр кагабыз, шуларга басып менеп-төшеп йөрибез. Беребез казый,
икенчебез кечкенә чиләк белән балчыкны өскә ташлап тора.
Казыгач, чокыр төбенә утырып ял итәбез. Шунда әллә нинди тавыш
ишетелә.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
109
– Вертолёт! – ди Пикули. Икебез дә сикереп торып, күккә карыйбыз. Астан
гына вертолёт очып үтә.
– Безне күрде бугай, – ди Пипип.
– Күрсә, кешеләргә әйтер микән инде? – ди Пикули.
Без борчыла башлыйбыз. Вертолёт безнең нефть казыганны кешеләргә
әйтсә, безнең байлыкны тартып алачаклар. Чокырны яшерергә кирәк, дигән
фикергә киләбез. Таллыкка барып таяклар сындырып, чокыр тирәсенә кадап
куймакчы булабыз. Монда агач үсә икән дип уйласыннар. Тал ботакларын
сындырып булмый. Алар бөгелә генә. Икенче килгәндә, пычкы алып килергә
кирәк. Тагын чокырга төшеп казый башлыйбыз.
– Әй, нишләп ятасыз анда!
Тик эшләп ятканда, каты итеп кычкырган тавыш ишетәбез. Өнсез калып,
чокыр төбенә посабыз. Чыгып чабып булмый. Чокырдан чыга башласаң,
күрәчәкләр.
– Вертолёт кешеләре күрде безне, – ди Пипип.
– Нефтьне табарга да өлгермәдек. Казып бетерәбез, дигәндә генә, – ди
Пикули.
– Җаныгызны алам, чыгыгыз чокырдан! Мин күрдем сезне, әбиегезгә
әйтәм! – Теге кеше һаман кычкыра. Үзе күренми. Ул арада ул безнең чокырга
балчык ата башлый.
– Безнең әби бар икәнен каян белә ул? – ди Пикули.
– Өчкә кадәр саныйм, чыкмасагыз, шул чокырны өстегезгә ишәм!
– Бер!
– Нишлибез? – дип сорый Пикули.
– Әйдә, чыгабыз да сугышабыз! – ди Пипип.
– Бер ярым!
Без көрәкләрне тотып, сугышырга әзерләнәбез. Чокыр безнеке, нефть тә
безнеке. Без казып бетергәч кенә аны алмасыннар.
– Ике!
– Ике ярым! – тавыш инде бөтенләй якын ишетелә.
– Өч! – Вертолёт йөртүче безнең чокыр янына килеп баса. Ул кояш ягында
баскан, шуңа күрә йөзен күреп булмый. Без күзләрне кысып, аны күрмәкче
булабыз.
– За то что сез яма казыгансыз, суд приговорил вас к расстрелу! – ди вертолёт
хуҗасы. Ул нәрсәдер атарга кулын күтәрә.
– Пикули, в атаку! – Без чокыр төбеннән балчык кисәкләрен атабыз. Теге
кеше безгә кукуруз чәкәне ата. Ә без аңа чокыр төбеннән балчык атабыз. Ул
безнең һөҗүмне көтмәгән икән, артка таба чигенә дә чүп үләннәренә сөртенеп
егыла. Без чокырдан чыгабыз.
– Иса... – Исай диясе килсә дә, телне тешләп калабыз. Җир өстендә
Исай ята. Егылганына исе дә китми, торырга да тырышмыйча үлән
өстендә ята.
– Менә тоттым мин сезне, ха-ха. Нәрсә казыйсыз монда?
Без инде хәзер казымыйбыз, дип әйтә алмыйбыз. Ул безне тотты.
– Безгә сөйләшергә кирәк, – дибез аңа.
– Ха-ха. Мин сезгә ияреп бардым. Әйдә, сөйләгез, нәрсә казыйсыз монда?
Штабмы?
– Без башта икебез сөйләшәбез, аннары сиңа сөйлибез. Шулай ярыймы?
– Ярар.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
110
Гаҗәп, Исай үзен бик гади тота. Теге кукуруз басуында үзен екканны да
искә төшерми. Монда бит басу, рәхәтләнеп икебезне дә кыйный ала. Ә ул
чокырны карый.
– Фьюттүтүтү! Шушыны икегез генә казыдыгызмы?
– Әйе.
– Нәрсә казыйсыз соң сез?
– Без сөйләшеп килгәч, сиңа әйтәбез.
– Бу чокырдан казылган балчык кайда соң?
– Барысын да сөйләрбез.
Исай да нефть казый
Без Пикули белән сөйләшергә китәбез. Таллар янында басып торабыз, ә
Исай чокырга төшеп китә. Чокыр инде шулкадәр зур – Исай күмелә.
– Без тапкан нефтьне үзенә ала, – ди Пикули. Ул инде еларга җитешкән.
– Без бит әле тапмадык.
– Әйтәбезме аңа? – ди Пикули.
«Әйтәбезме-юкмы» дип киңәшәбез. Шунда без уртак уйга киләбез:
– Әйдә, Исайны замлА урынына алабыз!
– Әйдә! ЗамлА барыбер җир казыша алмый. Ә бу казый!
Без Исай янына киләбез.
– Илшат! Без сиңа сөйлибез. Ә син башта безне ничек тапканыңны
сөйлә.
Без яирәС пешереп биргән бәрәңгеләр белән Исайны сыйлыйбыз. Ул безне
ничек тапканын сөйли.
– Дуеш әйтә, алар көн саен кукуруз эченә кереп китеп югалалар, ди. Ул
сезнең арттан барып караган, таба алмаган. Мин башта сезне кукуруз урлап
йөрисез, дип уйладым, аннары күзәттем. Сез гел өйдә була идегез. Хәзер юк.
Аннары кич мин сезнең кукуруз эченнән чыгып өегезгә кереп киткәнне карап
тордым. Бүген иртән сезгә кердем.
– Безгә кердең?
– Әйе. Сезне эзләдем, ә сез юк. Аннары эзегездән киттем.
– Нәрсәгә?
– Миңа да кызык бит. Кайда йөргәнсез икән?
– Аннары?
– Аннары мин кукуруз эчендә сезнең сукмакны күрдем. Шуннан киттем.
Агу өенә килеп чыктым. Сез анда юк. Полоса буйлап киттем. Сез анда да
юк. Аннары имәнлектән өске полосага бардым. Шуннан кайтып барганда, бу
якка караган идем, басу эчендә ак башлык күреп алдым. Мин аны сез, дип
тә уйламаган идем. Чокыр янына килгәч тә, сез дип белмәдем. Мондый зур
чокыр кемнеке икән, дип уйладым. Аннары шыпырт кына килгән идем, сезне
күрдем. Сез мине күрмәдегез.
– Аннары?
– Аннары миңа һөҗүм итеп, ектыгыз!
Без көләбез. Исайның безнең белән дусларча сөйләшүе рәхәт.
– Әйдә, сөйләгез. Сез нигә штабыгызны шулай еракта ясарга булдыгыз?
– Бу штаб түгел!
– Штаб түгел? Ничек?
– Штаб инде. Бу гадәти штаб түгел.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
111
– Ә нинди?
– Монда без нефть табабыз!
– Нинди нефть?
– Җир астындагы нефтьне.
– Шушында казыйсыз да, нефть чыгамы?
– Әйе!
– Кит инде.
– Чынлап!
Исай ышанмый. Тегеләй дә әйтеп карыйбыз аңа, болай да. Ул барыбер
ышанмый. Без аңа карта күрсәтәбез. Исай мәктәптә начар укый. Картаны
бөтенләй аңламый. Шулай да караган була.
– Монда кем нефть бар, дип әйтте?
Без аңа нефтьче йаблакаС турында сөйлибез. Ул шаккатып тыңлап тора.
– Аннары ул нефтьне нишләтәсез?
– Сатабыз. Безнең күп итеп акча була.
Акча дигәч, Исайның да күзләре яна башлый.
– Мине дә үзегез белән алсагыз, нефтьне тизрәк табабыз.
– Әйе, Илшат. Без сиңа әйтмәкче булып тора идек.
Ашап бетергәнче, без сүз куешабыз. Җир казырга үзебезнең нефть
компаниясенә Исайны да алабыз. ЗамлАны да кумыйбыз. Исай аны куарга
куша. Без сатулаша торгач, кумыйбыз, дип килешәбез.
– Ул иң башта безнең белән казышырга килде.
Исай шунда ук җирне казырга керешә. Ул шулкадәр тиз казый, без Пикули
белән икебез балчыкны ташып өлгерә алмыйбыз.
Ул берүзе бездән өч тапкырга күбрәк казый. Ул ял иткәндә, без икәү аска
төшеп казыйбыз.
Исай исемен үзгәртә
Исай юл табарга, дигәндә бик акыллы малай. Ул эт кебек – теләсә
нинди тишектән юл таба. Безгә нефтькә барырга туры юлны өйрәтә. Без
кайтканда, Агу өе яныннан урап түгел, кукуруз басуын турыдан кистереп
кайтабыз.
Адашмас өчен кукуруз басуы эченә маяклар тезәбез. Маяк дигәнебез –
ашарга алган пакетлар һәм гәзитләр. Борылырга кирәкле урыннарга шуларны
куеп чыгабыз. Безнең бару-кайту юлы күпкә якыная.
Өйгә кергәч, Пикули әйтә:
– Әйдә, Исайны моннан соң Исай, димибез.
– Әйдә, ташлИ булсын.
Пикули әйтә – замлАга әйтергә кирәк ди. ЗамлА – елак малай. Исайны
алдык дигәч, еламсырый башлый:
– Мине төшереп калдырасызмыни?
– Без алай димәдек. Без үзебез белән Исайны да алабыз.
– Нигә инде? Кирәкми ул! – замлА киреләнгән сарык кебек аягы белән
тибеп ала.
– Син бит барыбер казый алмыйсың. Аннары инде синең ничә көн безнең
белән барганың юк. Без хәзер аның белән дус.
– Ул безгә нефть бирмәс, – ди замлА.
– Бирер. Без дуслаштык.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
112
Эш тизләнә
ТашлИ белән дуслашканнан соң, икенче көнне без нефть казырга туры
юлдан барабыз. Шуңа да тиз барып җитәбез. ТашлИ үзе белән җир казырга
яхшы көрәк алган. Нигәдер күп итеп такталар алган.
– Нигә ул такталар? – дибез без.
– Балчыкны казырга, – ди.
Без аптырашып карап торабыз. Ул такталардан балчык ташырга носилка
ясый.
Безнең җир казу хәзер күпкә тизрәк бара. ТашлИның көрәге яңа, ул җирне
дә тиз казый. Без ташып торабыз, ул казый.
Инде бер атна тирәсе казыйбыз. Чокырга хәзер баскыч белән генә төшеп,
менеп була. Баскычны ташлИ ясады. Безнең исәп буенча, тагын Пикули
тирәнлегендә казысак, нефть чыгарга тиеш.
Алай дигәч, ташлИ тагын да кызурак казый башлый. Чокыр тирәнәйгән
саен безнең «нефть күренмиме» дигән сорау ешая бара. Юк. Берни юк.
Ул казып аргач, без казырга төшәбез. Теге көрәккә сылана торган кызыл
балчык тагын да әшәкеләнде. Аны икенче көрәк белән кырып төшерүе дә
читен.
Ял иткән вакытларда без җирне иснәп карыйбыз. Озак иснәгәч, җирдән
йаблакаС савытыннан килгән нефть исе сизелгән кебек була. Нефть ничек
итеп чыга икән, дип сөйләшәбез. Безнең фикеребезчә, ул чишмә кебек бәреп
чыгарга тиеш.
Тал буена сузылып ятып ял иткәндә, ташлИ бездән сорый.
– Менә без нефтьне тапкач, аны ничек итеп ташыйбыз?
– Чиләк белән, – ди Пикули.
– Чиләк белән генә аз булыр ул. Мин әтинең бидонын алып киләм. Аннары
бездә иске «Жук» сәпитенең тәгәрмәче бар. Мин арба ясыйм да шуның белән
ташыйм. Ә бездән нефтьне кем сатып ала?
Менә анысын уйламаганбыз.
– Гәҗиткә нефть сатам, дип игълан бирергә кирәк, – ди Пикули.
Шулай хәл итәбез. Хатны Пипип язарга тиеш була. Чөнки аның хәрефләре
матур чыга.
– Кайткач та, гәҗиткә хат язам, – ди Пипип.
Тал буенда утырабыз, шунда без бер гөрелте ишетәбез. Ни булды, дип
карасак, Агу өе яныннан тезелешеп комбайннар килә. Алар бик күп. Алар
таллык буендагы юлдан борылып, каядыр китеп югалалар. Без таллар арасына
качып, аларны карап калабыз.
– Болар кая китте икән? – дип сөйләшәбез.
– Берәр ерак басуга уракка киткәннәрдер, – ди ташлИ.
Шул көннән таллык янындагы юлда йөргән машиналар саны арта. Кайта
торган машиналарга ашлык төялгән. Бодай бөртекләре юл читенә дә коелып
кала.
– Әһ, бу машиналар ишегалдыннан узса икән! Тавыклар рәхәтләнер иде,
– ди Пикули.
Казуы читенләшә. Башта машина тавышын тыңлыйбыз. Аннары гына
носилканы күтәреп алып китәбез. Кайсы вакытта ярты юлда булганда,
машина тавышы ишетелә. Андый чакта бик тиз йөгерергә кирәк, чөнки әкрен
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
113
мыштырдасаң, таллыкка барып җиткәнче, машиналарның килеп тә җитүләре,
күреп тә алулары бар.
– Безнең штаб машинадан күренәдер, – ди ташлИ.
Ул дөрес әйтә. Без нишләргә кирәген белмибез. Ул белә.
– Безгә штабның өстен капларга һәм балчык белән томаларга кирәк.
– Ә балчыкны ничек казыйбыз?
– Чокырның ярты ягын ачылмаслык итеп каплыйбыз. Ярты ягы ачыла
торган була. Ишек итеп ясыйбыз. Яңгыр яуса да, зыяны юк...
Чокырны яшерү
ТашлИ өеннән такталар алып чыга. Алар иске абзарларын сүткәннәр иде,
шуңа күрә иске-москы такталар әллә никадәр. Ул шуларны кеше күрмәгәндә,
кукуруз арасына ташый. Аннары без шуларны чокырга күтәреп барабыз.
Без шул такталар, полиэтиленнар белән чокырның өстен каплыйбыз. ТашлИ
өйләреннән чеби оясының ишегенә кадәр алып чыга. Чокырның бер читенә шул
чеби оясының ишеген беркетәбез. Такталарның өстенә полиэтилен, рубероид,
аларның өстенә, рәт-рәт итеп кисеп, туфракның чирәмле өлешен җәябез.
– Киселгән үлән тиз үлә ул, – ди ташлИ. Без чокыр өстендәге тактага
җәелгән кәзләргә үлән шиңмәсен дип су да сибәбез.
Хәзер, читтән карап торганда, болында чокыр бар икәне бөтенләй күренми.
Кайбер көннәрдә замлА да килә. Ул безнең нефть чокырына инде әллә
нәрсәләр алып килеп бетерде. Савытлар, кашыклар, кәнфитләр, прәннекләр,
уенчыклар, шәмнәр дә бар хәзер безнең. Чокыр эчендә караңгы түгел – шәм
яндырып утырабыз.
Без хәзер ашлык ташыган машиналарның эш сәгатен белеп бетердек. Шуңа
күрә алар күп йөргән вакытта балчык ташымыйбыз. Нефть чокырына төшеп
утырабыз.
– Илшат, сиңа нигә кирәк соң нефть? Синең бит бөтен әйберең дә бар.
– Акчам күп булса, мин энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга әниләргә бирер
идем. Мин әти белән әнидән сорыйм, алар гел акча юк, диләр.
– Нигә кирәк соң ул сиңа?
– Хы. Менә сез бит икәү, сезгә кызык. Ә мин сезнең белән йөрим. Энем
булса, мин энем белән йөрер идем.
Безгә кызык. Без бәбәй алып кайтыр өчен күп акча кирәк икәнен белмибез.
– РуннәФкә сеңлесен алып кайттылар, алайса аларның акчалары күп инде,
– ди Пикули.
Без тагын бәбәй алып кайткан кешеләрне барлыйбыз. Берсе дә бай түгел
кебек.
– Алар да бай түгел бит, – дибез.
– Әти белән әни акча булса, бала алып кайтабыз, дип әйтте, – ди ташлИ.
Без ташлИны кызганабыз. Нефть табылгач, энесен алып кайтырга акча
җитәчәген әйтәбез. Ул куанып китә. Без тагын эшкә тотынабыз.
Нефтькә күп калмады
Шунда өеннән замлА килеп җитә. Ул бер ягы очланган озын тимер
алып килгән. Нефтькә күпме-азмы икәнен белер өчен борау алып килергә
кушкан идек. Шул тимерне җиргә кагып кертәбез, аннары чүкеч белән як-
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
114
якка авыштырып, мең бәла белән тартып чыгарабыз. Тартып чыгарганда,
тимергә ияргән балчык кисәкләре безнең өстебезгә оча, савытларга төшеп
бетә.
Тимернең очына ияреп чыккан балчык юеш. Иснәп карыйбыз – нефть исе
килә кебек. Бөтен җир коры, ә тимер очы – юеш.
– Су түгел микән? – ди Пикули.
– Су була алмый. Кое казыганда, су нихәтле тирәнлектән чыкты. Без бит
ул кадәр тирәнлектә казымадык, – дибез.
Безнең күңелләр күтәрелә. Тагын бер көн бик тырышып казысак, безнең
нефтебез чыгарга тиеш.
Нефть табыла бугай
Икенче көнне без иртән басуга җыенабыз. Безгә ташлИ керә.
– Мин сезнең белән бара алмыйм. Безгә кунаклар килде. Миңа өйдә торырга
куштылар, – ди ул борынын тартып.
– Алайса без үзебез генә барабыз.
ТашлИ иренен тешләп тора. Аның нефть чыкканда, шунда буласы килә.
– Без өске ягын гына казыйбыз, – дибез.
– Өске ягын гына казысагыз да, чыгар инде ул бүген.
– Чыга башласа, туктыйбыз. Анда казыйсы моның кадәр бит әле, – дип кул
белән күрсәтәбез.
ТашлИ риза була. Чыгып китә. Бүген казырга баруыбыз бөтенләй икенче
төрле. Без шат, кукуруз арасыннан барганда көлешәбез. Кукуруз чәкәннәре дә
зур инде. Чәкән өсләреннән сары, кызыл чәчләр асылынып төшкән. Кызыл
чәч булганнарының чәкәннәре тәмле, өлгергән.
Нефть чокырының авызын ачып төшкәч, беренче эш итеп җирне иснибез.
Үзебезнең өебездән дә якынрак ул безгә. Без бит аны ничә көннәр буе казып
ясадык.
– Нефть бүген чыга башлар микән? – ди Пикули.
– Бүген башласа, ул урынны каплап куярбыз. Аннары ташлИ белән замлА
килгәч, ул урынын чистартып, чиләкләр белән ташый да башларбыз, – ди
Пипип.
Без казыйбыз. Аннары туктап ял итәбез. Тагын казыйбыз. Җир астында
казуы читен, эш акрын бара. Без ташлИ кебек тиз казый алмыйбыз. Әмма инде
өйгә дә кайтып йөрисе юк, тизрәк нефть чыкканны күрәсе килә.
Балчыкны ташырга, дип чокырдан башны чыгарсак, арпа басуына
комбайннар килгән икән. Әллә никадәр комбайн! Басу гөж килеп тора.
Ниндидер яңа төрле сары комбайннар да бар. Башта таллык төбенә утырып,
комбайннар карап ял итәбез. Аннары безгә уй төшә: безнең монда икәнне
күреп, берәрсе нефтьне тапмасын тагын! Шуңа күрә, таллык янындагы юлдан
машиналар үтмәгән чакта йөгереп барып, чокырга төшәбез. Без эшләгән арада
комбайннар гөрелтесе тагын да якыная.
ЗамлА алып килгән көзгене таякка бәйләп, чокыр ишегеннән өскә чыгарып
карыйбыз. Безнең шулай иткәннәрен бер кинода күргән бар. Бик тырышсаң,
көзгедә комбайннарны күреп була.
Бераздан казып булмый башлый, чөнки чыгарасы балчык күп. Ул чокыр
төбенә тау итеп өелә, казыган урынга ишелә башлый. Чыксак, безне күрерләр
кебек. Без, чокыр төбендәге шул тауга киемнәребезне җәеп, сузылышып
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
115
ятабыз. Эш бик арыткан. Түшәмгә карап ятабыз. Чокырның ишеге
турысындагы ярыклардан сызык-сызык булып яктылык күренә. Караңгы,
салкынча, рәхәт.
– Минем йокым килә, – ди Пикули.
Ятабыз шулай... Җир астында комбайннар гөрелтесе бөтенләй башкача
ишетелә. Әмма безгә берни дә куркыныч түгел. Тычкан балалары кебек
кочаклашып ятабыз.
– Без торып казыгач, нефть чыгачак инде, – ди Пикули йокы аралаш.
Шундый татлы уйларга бирелеп борыннар белән мес-мес сулап, эленеп китәбез.
Озак эшләгәннең әҗере булуын белү бик рәхәт.
– Бүген ничәсе?
– Унбише...
– Бүген әниләр кайтмый микән? Унбишләре кайтабыз, дигәннәр иде.
Башка вакыт булса, Пикули сикереп торып шатланыр иде. Ул йокыга тәмам
эленеп киткән, шатланыр хәле дә юк.
– Нефть тә табыла, әниләр дә кайта икән алайса. Бер килсә, килә бит ул!
Нефть табылгач, әни бүтән китеп йөрмәс инде. Әйдә, йоклыйбыз, – ди ул.
Без бүтән сөйләшмибез. Гаҗәп, чокыр караңгы, күзне йомгач, тагын да
караңгырак. Ә күз алдында сары комбайннар.
Илшатка кунаклар кайта
Илшат үзләренә килгән кунакларга үпкәләгән иде башта. Кунакларга гына
түгел, әтисенә дә. Нефть табыла торган көнне килмәсәләр, ни була инде? Шуны
әнисенә дә әйтте. Күрше малайлары белән уйныйм әле, дип сорады.
Әмма әнисе ачуланып:
– Йөз елга бер кайта торган кунаклар ул безнең! Синең әле аларны күргәнең
дә юк! – диде.
Аннары ул Илшатны куандыра торган ике әйбер әйтте. Аларга кайтачак
кунак машинада күрше малайларының әниләрен – җырчы Гөлчәчәкне
утыртып кайтырга тиеш икән. «Сөенчесен алырсың шул малайлардан», –
диде әнисе.
Аннары аны шатландыра торган тагын бер хәбәр әйтте:
– Син әйбәт булсаң, сүзне тыңласаң, энекәш тә алып кайтырбыз.
Илшат, шатлыгына чыдаша алмыйча, күршеләргә йөгерде – дусларының
җырчы әниләре кайтканны күрү иде теләге. Ул аларга чабып кергәндә, урамнан
зур ак машина кайтып туктаган гына иде. Машинадан җырчы Гөлчәчәк белән
тагын бер апа һәм абый төште. Җырчы апа нәкъ телевизор экраныннан чыккан
шикелле. Шундый ук чәч, шундый ук елмаю. Ә үзе гап-гади кешеләр кебек
сөйләшә. Илшатны таныды хәтта!
– Илшат бит син? – диде Гөлчәчәк апасы. Абый исә зурлар кебек кул биреп
исәнләште.
– Безнекеләр кайда соң? – диде Гөлчәчәк.
– Алар болында, хәзер алып кайтам! – дисә дә, малай тиз генә китә алмады әле.
Аның артыннан әниләре йөгереп килеп җиткән иде, барысын да үзләренә
чәй эчәргә чакырды. Илшатны да табынга утырттылар. Әллә никадәр ят
кәнфитләр, ниндидер җимешләр алып кайткан иде кунаклар. Шуларга алданып,
малай үзенең кайда икәнен дә онытып торды.
– Безнең малайлар кайда икән? – дип Гөлчәчәк апасы кабат сорагач,
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
116
яшен тизлегендә урамга атылды Илшат. Кукуруз арасыннан болынга –
нефть казып яткан малайлар янына йөгерде. Басудагы чүп үләне аякларга
чорнала, кукурузның кытыршы яфраклары кулларны кырып-кырып ала.
Әмма Илшат аны-моны күрми йөгерүен белде – хәзер-хәзер, йөгереп
килеп җитәр дә малайлардан сөенчесен алыр! Бәлки, алар нефтьне инде
тапкандыр, дип тә уйлады ул. Тапканнар икән, икеләтә шатлык бит!
Тапмасалар да, зыяны юк – кич белән килеп, һичшиксез, табарлар... Аз
гына калды, аз гына чабасы...
Комбайн
Быел Фәннур яңа комбайнга утырды. Аңа сокланып бетә алмый – эшлисе
түгел, җырлап барасы. Баштагы мәлне, шулкадәр бәягә комбайн сатып алалар,
дип шаккаткан иде хуҗалыкта барысы да. Әйберне ала белмәсәң, бәясенә карап
ал, ди бит. Бәясе шәп булса, үзе дә бик шәп икән шул.
– Нефтьчеләр бүләге! – диде хуҗалык җитәкчесе Рәшит Ганиевич.
Иске комбайннан соң монда эшлисе дә юк кебек тоела иде аларга. Ике
сәгать саен ватылып та тормый.
Фәннурның ярдәмчесе – энесе Фәнис. Алар эшли башлаганнан бирле
бергә. Күрсәткечләре дә әйбәт. Яшь егетләргә яңа комбайн бирүгә өлкәнрәкләр
көнләшебрәк карады, билгеле, әмма нишлисең, хуҗа әйткәч, димәк, шулай
дөрес дип тапкан. Туганнарның максаты – хуҗалыкта беренче урынны алу!
Рәшит Ганиевич ышанып тапшырган икән, ышанычны акларга кирәк! Һәм
әлегә беренчелек аларда.
Арпа басуының уңышы әйбәт, әмма бераз чүплерәк. Фәннур яр буеннан
урып кереп китте. Урыны-урыны белән басу уртасында актарылып ташланган
җирләр бар.
– Әрәм иткәннәр никадәр ашлыкны, – диде Фәннур.
– Кемнәр ул?
– Кабан дуңгызлары. Басуны актарганнар бит.
Шулай дип әйтеп кенә бетерде ул – комбайн «жатка»сы белән актарылган
балчыкны эләктереп алды. Машинаны үзенең бер кисәге кебек яраткан
комбайнчының тәненә пычак белән сызып җибәргән кебек булды. Зыян
килмәдеме икән инде? Алар комбайнны туктатып, җиргә төштеләр, «жатка»ны
карадылар. Берни дә булмаган кебек, тешләргә балчык кына тулган. Аларны
чистарттылар. Иске комбайн булса, бернигә дә карамыйча, урып китәрләр иде.
Ә моңа берәр ни булмадымы икән?
– Абый, әйдә, теге техниклар монда гына бит. Барып сорап килик! – диде
Фәнис.
Фәннур да бу фикерне хуплады. Иң яхшысы: бер киңәшү, аннары үзләре
белеп эшләрләр.
Фәннур комбайнны бераз артка чигерде. Басу янындагы тигез болынлыкка
кереп борылып, юлдан ерак булмаган урында кайнашып яткан ремонтчылар
янына барырга уйлады.
Комбайн күккә кара төтен чөйде, ажгырып борылды. Болын чирәменнән
тулы көченә барганда, зур гәүдәле комбайн җиргә кадалган кебек булды.
Гөрселдәгән тавыш белән комбайнның сул тәгәрмәче ниндидер чокырга төшеп
китте, авыр техниканың арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп куйган кебек булды
хәтта. Комбайн сул якка авышкан килеш сүнеп туктап калды.
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
117
– Бетте, чокырга төштек!
Комбайнның алгы тәгәрмәче тип-тигез урында ниндидер чокырга төшкән.
Ул чокыр бик тирән булган – шул яктагы тәгәрмәч күчәре белән җиргә тигән,
ярдәмсез генә чыгарырлык түгел.
Ике егет җиргә ятып, тигез болында нинди чокыр барлыкка килгәнен
аңларга тырышты. Кемдер казып киткән чокыр булса, кырыенда балчыгы
булыр иде. Нәрсә икән бу?
– Кара, Фәнис, анда ниндидер такталар да бар, – диде Фәннур. Чыннан да,
комбайн тәгәрмәче астында ниндидер такта кисәкләре чыгып тора иде.
Икесен дә комбайн ватылмады микән, дигән уй борчыды.
– Моны болай гына чыгарып булмый, буксир чакырырга кирәк.
Шунда алар кукуруз басуы ягыннан чабып килгән ак күлмәкле малайны
күреп алдылар.
Күмелү
Илшат, кукуруз басуы эченнән йөгереп чыгуга, нефть чокыры янында
туктап торган комбайнны күрде:
– Беттек!
Комбайн басуда түгел, чокыр янында туктаган иде. Димәк, нефть казыган
урынны тапканнар! Мөгаен, малайлар нефть тапканнар да, болар шуны урларга
килгән. Комбайннарына салалар да, алып китәләр хәзер! Алар җәй буе казып
тапкан нефтьне! Эшләгәндә, берсе дә булышмады, табылгач кына алырга
килгәннәр. Үзе дә сизмәстән, Илшатның күзеннән яшьләр бәреп чыкты. Ул
елый-елый комбайнга таба чапты:
– Бирмим, безнең нефть ул! Без таптык аны!
Таллык янына килеп җиткәндәрәк, аның хәле бетте. Йөгерүдән туктап,
куллары белән күзләрен сөртеп алды.
Тукта!
Кайда соң нефть чокыры?
Чокыр өсте күренми иде.
Аның өстендәге үләннең төсе бүтәнчәрәк иде.
Комбайн чокырның өстендә туктаган.
Илшат сулышы кабып, чокырга таба йөгерде. Бу комбайн нигә нефть
чокыры өстендә туктаган соң? Комбайн кырыенда ике абый йөренә. Ә малайлар
юк. Ул таллыкка карады – малайлар анда да юк. Алар кайтып киткәнме әллә?
Ул комбайн янына барасы җиреннән бераз читкә каерылып, таллык яныннан
узды. Алар кайтып киткәндә, көрәкләрне шунда калдыра иде. Яшерелергә
тиешле урында көрәкләр юк. Димәк, малайлар чокырда! Комбайнга якынрак
килгәч, малайның куркудан чәчләре селкенеп куйган кебек булды – комбайн
сул тәгәрмәче белән чокыр өстенә төшеп киткән иде.
– А-а, китегез аннан! Нишләттегез малайларны?!
Комбайнчылар, кычкырган малайны күреп, сәерсенеп киттеләр. Малай
үзе йөгерә, үзе чебен куган кебек селтәнә, гүя бәләкәй куллары белән зур
комбайнны читкә күчереп куймакчы була.
– Нәрсә ди ул? – дип аптырады комбайнчы егетләр.
– Малайлар, малайлар! – диде ак күлмәкле малай. Комбайн янына килеп
җитүгә, тәгәрмәченә карады да, тыпырдап, елап җибәрде:
– Алыгыз... чокырдан! Анда... анда малайлар!
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
118
Комбайнчылар, ни турында сүз барганын аңлап бетермәсәләр дә, ниндидер
куркыныч хәл булганына төшенделәр.
– Нәрсә дисең соң син?
Малайның елау аралаш нәрсәдер әйткәнен алар аңламады. Ул арада бәләкәй
малай тузынып китеп, куллары белән комбайн тәгәрмәче астындагы җирне
казый башлады.
– Нәрсәгә карап торасыз, казыгыз тизрәк!
Фәннур, малайны җирдән йолкып алып, үзенә таба каратып бастырды:
– Нәрсә бар анда? Нинди чокыр иде ул?
– Карап тормагыз инде, казыгыз! – Малай кабат казымакчы булган иде,
Фәннур аны җилкәсеннән тотып каты гына селекте:
– Тукта, елама! Тының чыкмасын! Әйт әле, нинди чокыр бу?
Малай сулкылдау аша җавап бирде:
– Нефть... Нефть...
– Син казыдыңмы аны?
Малай башын какты.
Комбайнчылар бер-берсенә караштылар. Кечкенә генә малайның шундый
зур чокыр казый алуына ышанып бетмәде алар.
– Син генә казыдыңмы соң аны?
– Юк-юк.
– Тагын кемнәр? Еламыйча гына әйт.
– Малайлар...
– Нинди малайлар соң ул?
– Җырчы Гөлчәчәк малайлары... ы-ыыы.
Фәннур тураеп басты.
– Йә, шуннан нәрсәгә елыйсың инде? – дип сорады Фәнис каты гына итеп. –
Монда син түгел, без еларга тиеш! Комбайн ватылды әнә чокырыгызга төшеп!
– Алар шул чокырда-а-а.
– Кемнәр ул?
– Малайлар! Алар шунда! Алар аста калган!
– Нәрсә дисең? Чокырда кеше бар идеме әллә?
– Малайлар шунда иде!
Фәннур белән Фәнис бер-берсенә караштылар. Икесенең дә йөзләре ап-ак
булган иде.
– Тавышланма! – Фәнис комбайн тәгәрмәче янына сузылып ятып, колагын
җиргә терәде. Аннары, башын күтәреп, йөзе ап-ак булган абыйсына карады:
– Анда кеше тавышы ишетелә бугай...
Нефть бу!
Малайлар ни булганын аңламый да калдылар. Аларның моңарчы да чокырда
йоклаганнары бар иде. Анда бик рәхәт һәм уңайлы. Күләгә, чебен-черки дә юк.
Кинәт коточкыч зур гөрселдәү ишетелде, алар аны-моны абайлаганчы, өсләренә
балчык, такталар төшеп, ябык тәннәрен җиргә сылап та куйды. Тавыш ничек
кисәк барлыкка килгән булса, шулай ук тиз генә тынлык та урнашты.
Бер малайның куллары өстә калган иде. Аякларын селкетергә тырышып
карады – юк, алары күмелеп калган.
– Пикули!
Пикулиның тавышы ишетелмәде. Кайда соң ул?
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
119
– Әй!
Бернинди тавыш та юк. Әллә ул йоклаганда чыгып киткән инде? Пипип
куллары белән капшанып карый башлады. Чәч! Пикулиның чәче! Юеш!!! Ә
үзе? Үзе кайда соң ул? Ул куллары белән малайның битен капшамакчы булды.
Кулы тагын юеш әйберне тойды. Кан! Димәк... Димәк... Үлгән?
– Бармагыңны күзгә тыкма, – диде Пипип акрын гына.
– Куркытып үтерә яздың бит. Нигә эндәшмисең?
– Авызга балчык тулган минем.
– Нәрсә булды соң бу?
– Белмим бит. Без күмелеп калдык. Нефть чокыры ишелде бугай.
– Әллә шартлаттылар микән?
Малайлар үзләрен баскан балчыктан котылырга азаплана башладылар.
Әмма чокырның бөтен ягына да балчык ишелеп, аның аскы ягы шактый
күмелгән иде. Җитмәсә, чокырны каплап торган такталар сынып төшеп,
аякларны казып бушату бөтенләй мөмкин түгелгә әйләнгән. Чокырның тишеге
турысындагы ярыклардан сызыклар гына булып күк күренә иде. Ә хәзер исә
чокырда тоташ караңгылык. Малайлар стена уемтасына куелган шәмнәрне
алырга азапланып карадылар, әмма кая ул, нәрсәдер табармын, димә. Башлары
өстәрәк булу аркасында гына алар бөтенләй күмелеп калмаган иде.
Үзләрен баскан балчыктан котылырга кат-кат тырышып карасалар да, барып
чыкмады. Нәрсә күмеп киткәнен дә аңлый алмады алар.
– Без моннан ничек чыгарбыз икән? – диде малайларның берсе, куркынып.
– Бүген безнең әни кайта. Ул кайта, ә безнең монда икәнне белми. Ә без
монда күмелеп калабыз.
– ТашлИ белә. Ул килергә тиеш.
– Әйе. Ул килер дә коткарыр...
– Чокыр җимерелгәнен күргәч, ул күңелсезләнер инде...
– Ә сиңа кызганычмы?
– Миңа да кызганыч. Әни кайтышка нефть табып булмады...
Шулай дип әйтеп кенә бетерүгә малайның кулына ниндидер кайнар тамчы
тамып, пешереп алды.
– Ай! – ул кулын авызына капты. Эссе һәм ниндидер майлы тамчы иде ул.
Ул кулын авызыннан алып, иснәп карады. Кулдан... нефть исе килә иде!
– Пипип! Мин нефть таптым! Нефть!
Ул ашыгып кулы белән җирне капшый башлады. Һәм чыннан да –
бармаклары белән эссе майга тиде.
– Пипип! Нефть бу!
Малайларның икенчесе дә бармаклары белән нефтьне кармалап исни иде.
– Нефть таптык! Ура! ТашлИ килеп безне коткара, аннары без нефть табып
өйгә кайтабыз!
***
Болында туктап торган комбайнны күреп, хуҗалыкның бригадиры да килеп
җитте. Башта комбайнны кызганган иде, «Тәгәрмәч астында малайлар калган»
дигәнне ишеткәч, өне алынды. Тиз генә ашыгыч ярдәмгә шалтыраттылар,
комбайнны чыгарырга техника алып килергә фәрман бирделәр. Зур комбайнны
чыгарырга техника килгәнен көткәндә, чокыр янына сабан туе кадәр кеше
җыелган иде инде.
Комбайнны урыныннан күчергәнче, Фәннур ярым үле хәлгә килгән иде.
КӨРӘКСЕЗ НЕФТЬЧЕЛӘР
120
«Күзем күрмәсен ичмасам», – дип, ул таллар янына барып, башын тотып
утырды. Фәнис чокыр янында калды. Барысы да чокыр төбендә изелеп беткән
бала гәүдәләрен күрергә әзерләнде.
...Трактор комбайнның тәгәрмәчен урыныннан күчерүгә барысы да
әкәмәт күренешкә тап булды. Чокыр төбендә балчык, аннан ике сары баш
тырпаеп чыгып тора. Озак караңгыда ятып яктылыкны күргәч, пычракка
буялган йөзләрендә күзләре кысылган. Чокыр уртасына зыян килгән
комбайн күчәреннән май тамган, малайларның куллары шул майга буялып
беткән.
Тракторчы, комбайнны күчерүгә, техникасын сүндереп, җиргә сикерде.
– Без нефть таптык! – диде чокыр төбендәге малайларның берсе.
– Әйе. Менә, ышанмасагыз, иснәп карагыз.
Малайларның икенчесе, чокыр уртасына тамган машина маена кулын
тидереп, чокырга иелгән кешеләргә сузды.
Нефть көтә!
Кешеләр техника эзләгән арада Илшат авылга чабып кайтып, малайларның
әниләрен урыннан күчергән булып чыкты. «Балаларыгызны комбайн таптаган»,
– дип шөбһәле тавыш белән кычкыргач, алары чәй өстәлен ташлап, кукуруз
басуы арасыннан болынга йөгергән иде. Алар чабышып килеп җиткәндә,
малайларны чокырдан чыгарып кына яталар иде әле. Бәхеткә, малайларга
берни дә булмаган иде – таяклар төшкән урыннары сыдырылган, кара көйгән
дә башларын такта кырып, канаган гына, баш сөякләре исән ташбашларның...
Тузан, пычрак һәм машина маена баткан малайлар, әниләренә атылдылар,
аякларын кочаклап алдылар. Берсен-берсе уздырып, нефть таптык, дип
кычкырыналар иде алар:
– Әни, без нефть таптык! Безнең күп акчабыз була!
– Әни, әллә кайларга китеп йөрмә инде бүтән. Акча менә монда, казып
алып була!
– Һай, улларым, ничек исән калдыгыз, мин үзем үлеп беткән идем бит
инде! – дип әниләре тыела алмыйча елый иде.
Алай-болай кеше абайлаганчы, Илшат та чокыр төбенә төшеп менде.
Бармагын машина маена тидереп, Алмазның борынына төртте:
– Нефть менә шундый була. Тәки алар тапты.
Илшат бармагын кояш нурына куеп карады. Майлы бармакка кояш төшеп
утырган кебек иде.
– Менә шушысы ничә сум була икән аның? Прәннек үк булмаса да, бер
кәнфит сатып алырга җитә торгандыр инде?
***
Ул көнне җырчы гаиләсеннән кунаклар өзелмәде. Әллә кемнәр килеп,
хәлләрен белешеп киттеләр. Участковый да кереп җиткән иде. Малайларның
үзләрен генә караусыз калдырмаска кирәклеге турында авыл башлыгы белән
икәүләшеп лекция укып киттеләр. Комбайнны ремонтларга кирәк иде.
Фәннур белән Фәнис бу уракта алдынгы була алмаячакларын аңладылар
– бер атна эчендә ремонтласалар, шат булырсың, яңа техника... Үзен бик
гаепле санаган җырчы Гөлчәчәк гаебен йолар өчен авыл хезмәтчәннәре өчен
бушлай концерт оештырырга вәгъдә бирде. Үзенчә шулай «штраф» түләде
Р Ә М И С Л А Т Ы Й П О В
121
ул балалары өчен.
Шунысы кызык: ул көнне бу басуларга нефтеразведка вәкилләре кабат
килгән иде. Авыл башлыгы нефть казып йөрүче малайлар турында сөйләгәч,
аңа ияреп, җырчы хатынның өенә килде. Мунчада кырык кат ышкып
юылып чыккан малайлар ишегалдында таныш йөзне күргәч, шатлыктан
чинаштылар:
– ЙаблакаС! Без бит син күрсәткән урыннан нефть эзләгән идек.
– Һәм таба яздык.
Малайларга инде бу вакытта үзләренең дөрес эшләмәгәннәрен җиткергәннәр
иде.
– Күрдем, күрдем, – диде Сакалбай. – Мин бер әйбер әйтергә килдем сезгә.
– Әйт-әйт! – дип куанышты малайлар.
– Нефтьне табасыгыз киләме?
– М-м... – Малайлар әниләренә караштылар.
– Табасы килә иде дә...
– Аны табасыгыз килсә, зур үсегез дә безгә килегез.
– Тагын зур үсәсе!
– Әйе, әйе, зур үсәсе! Ә әлегә сездән уку гына сорала! Ә менә әниегезгә
шуны әйтәм: бу яшьтән балаларыгыз нефть табарга тели икән, теләкләренә
каршы килмәгез инде, шул юнәлештән китәм дисәләр, китсеннәр.
– Юк-юк, берүк җырчы гына була күрмәсеннәр. Безнең кебек балаларын
күрми яшәүләрен теләмим, – диде әниләре.
Җырчы ханым авылда җәй азагынача – уку елы башланганчы торды.
Малайларга «нефтяниклар» дигән кушамат тагылды. Ике сары башлы
малайны күрүгә, «нефтяниклар», дип кенә дәшәләр иде. Гаҗәп, малайлар
моны үртәү дип кабул итмәде. Нефть казыганнар икән, димәк, нефтяниклар
бит инде.
Укулар башланып, концерт сезоннары ачылгач, әниләре тагын китеп
югалды. Начар билге алган чакта малайлар бер-берсенә дәшә иде:
– Нигә өйрәнмәдең? Нефтяник була алмыйсың бит! Аннары еллар буе төрле
сәхнәләрдә җүләр кебек җырлап йөрисең була!
Малайларның икесе дә матур җырлый булып чыкты. Тавышлары да бар иде.
Әмма мәктәп сәхнәсендә җырлаудан ары китмәделәр. Мәктәпне тәмамлаганда,
аларның кая укырга китәчәкләре билгеле иде инде – нефть институты!
Мәктәпне тәмамлап, авылдан укырга киткәндә, болындагы Нефть
чокырына барып саубуллашты алар. Анда кычытканнар гына үсеп утыра
иде.
Бу вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, мин дә бардым. Нефть юк иде
анда. Әмма нефть табу компаниясенең геологик карталарында шул тирәдә
билге тора. Җырчы малайлары казып чыгара алмаган нефть үз хуҗаларын
көтә.
2018 ел.