Логотип Казан Утлары
Публицистика

Көмеш касә серләре

Еш кына кечкенә ачыш зур тарихны үзгәртергә сәләтле булып чыга. Сүзебез шул хакта булыр.

Археологиядә «Алтын адәм» исеме белән билгеле, ягъни алтын киемнәргә киенгән мәрхүм – патша-хан яки аның уллары каберлеге 1969-1970 елларда Ыссык-күлдә табыла. Бүгенге көнгә ачылган биш курганның беренчесе була ул. Безнең эрага кадәр VI-IV гасырларга караган әлеге мазарда патша улы – 16-18 яшьлек сак сугышчысы күмелгән, диләр (хатын-кыз сугышчы дигән фараз да яши). Курганның үзәк өлеше ике тапкыр талана, әмма караклар ян-яктагы камераны тапмый. Нәкъ шунда алтын киемгә киендерелгән мәрхүм җәсәде, алтын кораллар, хуҗалык кирәк-яраклары белән бергә, төбенә тышкы яктан ниндидер сызыклар тырмалган көмеш касә дә табыла.

Беренче булып касәдә төрки рун язулар икәнлеген күренекле казакъ язучысы Олжас Сөләйманов белдерә (1970 ел). Ул 26 хәрефнең сигезен төрки рун белән тәңгәлләштереп, аны үзенчә укып карый. Нәтиҗәдә мондый текст күрә: «Хан улы егерме өчтә юк булды, даны көлгә әйләнде».

Әлбәттә, 8 хәреф текстның эчтәлеген укуга дәлил була алмый. Аннан соң бу эшкә алынган профессор Алтай Аманжолов 26 хәрефнең барысын да төрки рун, финикий, арамей һәм мессан әлифбалары белән чагыштырып карый, текстның борынгы төрки телдә булуын дәлилләп, һәрберсен уңнан – сулга, төрки рунда укый (1971 ел). Мондый текст килеп чыга: «Ага, сиңа (бу) учак! Чит (кеше), (тез) чүк! Бүген азык булыр!» (Aya, sana ocuq! Bez, cok! Bоqun isra (r?)azuq! ...i). Шуннан чыгып, Аманжолов касәдәге текстның рун язуының чишмә башы булган борынгы төрки язу үрнәге булуын әйтә.

Әлеге язма басылып чыгуга, текстны укуга күп кенә танылган галимнәр кушылып китә. И.М.Дьяконов, В.А.Лившиц, С.Г.Кляшторный аны арамей әлифбасы (аның б.э. кадәрге I гасыр варианты) белән чагыштырып карыйлар. Бу очракта касә читтән, Ираннан кертелгән дигән фикер алга сөрелә. Әмма мәгънәле текст килеп чыкмый.

В.А. Лившиц аның фарсы халыкларына, аларның «кхарошти» әлифбасына каравын фараз итә (1978 ел), шушы нигездә маҗар филологы Янош Хармат та беренче сүзне «касә» дип укый (1994 ел) һәм текст мондый эчтәлекле түгелме дигән фикер белдерә: «Касәдә йөзем шәрабе. Аңа май кушылган». Әмма бу версия фарсы теле белгечләре тарафыннан кире кагыла.

Тамырларында Казан татарлары каны аккан азәрбайҗан галиме Исмехан Госманлы А.С.Аманжолов рәсемен һәм ул ясаган транслитерацияне чагыштырганда (2014 ел), бер үзенчәлеккә игътибар итә: ике юл итеп бүленгән 26 хәрефтән тыш, алардан өстәрәк тагын бер сызык бар! Моны казакъ галиме икенче юлга сыеп бетмәгән соңгы «и» хәрефе дип күрсәткән була: «azuq! ...i». Әмма касәдә аның урнашу урыны бу билгенең текстны башлап җибәргәнен сөйли. Уелу рәвеше исә рунда «л» хәрефе буларак укырга кирәклекне искәртә. Борынгы төрки әлифбада сузык авазлар булмау И.Госманлыны бу беренче өлешне «или» яки «ылы» сүзе дип укырга этәрә. Каберлек таудан төшә торган Иссык елгасының Или (Ылы) елгасына коя торган үзәнлектә урнашкан. Димәк, беренче билге күмелү урынын күрсәтә.

Или (Ылы) топонимын галимнәр бик борынгы төрки телдәге җылы сүзенең варианты, ә Иссыкны – эссе, кайнар елга дип карыйлар. Тел белемендә топонимнарның гасырлар дәвамында үзгәрешсез саклануы кагыйдә дип санала. Димәк, бу җирләрдә, саклар килгәнче үк, төрки кабиләләр яшәгән, алар гел күченеп торсалар да, атамалары үзгәрешсез калган.

Шулай итеп, әлеге версия борынгы төркиләрнең бик борынгы заманнардан ук язулы булуы хакындагы ачышка тагын бер дәлил.

Бу хакта Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең (НАНА ) М.Физули исемендәге Кулъязмалар институты фәнни хезмәткәре Исмехан ГОСМАНЛЫ белән Дания ЗАҺИДУЛЛИНА сөйләште.