ЧАЙКАЛА ҖӘЙГЕ РӘШӘ...
Сиртмәле кое
Башланды һич көтмәгәндә
Һавада торна туе.
Пыр туза...
Тик тып-тын калды
Никтер сиртмәле кое.
Очып китмәс микән диеп,
Карап торам коега.
Торнага бик охшаса да
Юк очарга уе да...
Авылга кайту
Түзеп буламыни инде
Җанның ярсу давылына?!
Берәр нәрсә булды исә
Кайтам туган авылыма.
Ул бит минем бердәнберем,
Туганым да, якыным да,
Тормыш биргән атам-анам,
Сөелердәй хатыным да.
Улдыр тәүге йөрәк җырым,
Бишектәге сабый балам.
Анда алтын балачагым,
Күптән мәрхүм әби-бабам.
Кайда гына йөрсәк тә без,
Яшәсәк тә кайсы якта,
Кем булсак та кайтабыз без
Күңел белән туган якка...
Илаһи сын
Йөрим урман уртасында,
Узган көннең яртысы.
Төшә агач арасыннан
Сүрән кояш яктысы...
Юк, мин җыймыйм җиләк-гөмбә, –
Кулым бармый өзәргә.
Синдәй гүзәл илаһи сын
Күренәдер күзләргә.
Бу урманның матурлыгын,
Гүзәллеген дөньяның
Күрәм фәкать синең аша
Сылуым минем, җаным...
Кайда син, Йолдыз?
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?!
Мин олырак синнән күпкә.
Шалтыратам –
өзек-өзек гудок килә...
Яңгырый күңелем кайтавазы
Ялгызлыкның чиге илә..
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә күктә, әллә айда?
Җаным минем, син соң кайда?
Шалтыратам –
Телефоның ятлар ала...
Сине эзсез югалтуым
Йөрәгемә сагыш сала...
Йолдыз,
Кайда син, Йолдыз?
Әллә айда, әллә күктә?..
Мин олырак синнән күпкә...
Телефонда –
Бер ир заты (тавышы калын):
«Шылтыратма бүтән, абзый,
Ул бит күптән минем хатын!..»
Йолдыз!
Кайда син, Йолдыз?..
Табарсыз...
Мәхәббәтсез яшәү хәрам,
Бер көнлек – дөнья...
Мине,
Аңлыйсыгыз килсә, әгәр
Тыңлагыз йөрәгемне!
Табалмассыз анда исәп-
хисапны, көннәр санын.
Табарсыз сез сөеп янган
Ләйлә-Мәҗнүннәр җанын.
Кабатлана бу кайтаваз
Кайтып киләм җәяү атлап,
Кичен. Шактый арылган.
Кайтып киләм шигырь уйлап,
Ромашкалар кырыннан.
Ярсу җаным гүзәллектән
Шаша, тәмам очына!
Кагылып узам йомшак кына
Чәчәкләрнең таҗына.
Күз алдымда мираж булып
Чайкала җәйге рәшә.
Сеңлем, энем, дустым булып
Ромашкалар эндәшә...
Кабатлана бу кайтаваз
Сагыш булып күңелемдә.
Чөнки минем бу дөньяда
Энем дә юк, сеңлем дә...
Җигүле ат
Җигүле ат җигелгән,
Дугасыннан күмелгән.
Олау йөген тартып бара,
Башы аска иелгән.
Авызлыгын чәйнәп аткан! –
Башын кыскан йөгәне.
Берәрсенең мондый тормыш
Бармы икән күргәне?
Сыртын каты камчы изгән,
Эче эчкә ябышкан.
Усал һәм кырыс хуҗасы
Сөенеп кайта табыштан.
Ашатмый атын, кайткач та
Капкага бәйләп куя.
И бәхетсез җан иясе! –
Моңаеп кешнәп куя.
Тузанда коенучы чыпчык
Эссе вакыт. Кояш – таба
Шундый хәтсез кыздыра!
Ә бер чыпчык кагынгалап
Ком бураны туздыра.
И очырта, очырта соң,
Җилпеп нәни канатын.
Тузан-туфан арасында
Беразга ул кала тын.
Ялтыратып яшен сукты,
Тамчы гүя таң чыгы.
Яңгыр чакырган икән бит
Авылымның чыпчыгы!
Тальян гармун
Тальян, тальян, тальян гармун,
Телләре җәһәт уйный.
Кулына тальян алган кеше
Гармунда уйнап туймый.
Уйный, уйный, уйный гармун,
Сыздырыплар моң сибә.
Хәтта тыңлап багучының
Йөрәге ярсып тибә.