Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яши белеп яшәү – акыл күрке...

Гөлсинә Ханәфи (Гөлсинә Канәфи кызы Хәйретдинова) 1960 елда Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1978-96 елларда, Куйбышев (Самара) шәһәрендә яши. 1993 елда Куйбышев полиграфия техникумының экономика факультетын тәмамлап, техник-экономист белгечлеге ала. 1996 елда гаиләсе белән Димитровград шәһәренә күчеп кайта. 1992-96 елларда Россия Армиясе сафларында хәрби хезмәттә була, рядовой.

Димитровград шәһәрендәге  22 татар мәктәбендә китапханәче булып эшли.  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының да актив әгъзасы, оештыручысы.

“Көмеш йөзек” исемле китап авторы.

 

Татарым

 

Дәүләтеңне тар-мар итеп таратканнар,

Башкалаңны ут яудырып тапаганнар...

Күн итекле гаскәрләрең була торып,

Чабаталы затлар сине таптаганнар?!.

 

Юкка чыккан ныгытмалы шәһәрләрең,

Дәһшәт уты телгән татар-мишәрләрең.

Сатлык җаннар тамыр җәйгән арасына,

Дошман ничек калкан булсын бу халкыңа?

 

Калдырганнар Ак пулатны кара көлгә,

Таптаганнар дәрәҗәңне салып җиргә;

Тураганнар тарихыңны кисәкләргә,

Эш табылган ул чорларда күсәкләргә.                               

 

Баш имәдең, татар булып кала белдең,

Атамаңны кабул иттең, шуңа күндең...

Саклап калдың изге динең, татар телең!

Бүген сиңа баш иярлек, халкым минем!

 

Батыршалар, Кубрат ханнар –  синең каның,

Кол Галиләр, Мәрҗәниләр –  белем таңың.

Бүгенге көн кояшыдыр Тукайларың,

Нәселеңә иркен-азат тугайларың.

 

Чыктың уттан. Сиңа тугры калды рухың.

Ватаның бар, Казаның бар, кызың-улың.                                           

Хак юлларын кәгьбә итеп тарихыңның –

Яшә халкым, горур булып, кечең-олың!

 

 

Бирелмәгән гомер ике тапкыр

 

Бирелмәгән гомер ике тапкыр,

Кабатланыр кебек яши кеше –

Дөнья тәртибенә бәйләнмәгән –

Җирне әйләндерә галәм көче.

 

Дөнья малын җыя берәү – нәфес

Гүя, җиде башлы елан ише.

Асты өскә әйләнсенгә дөнья –

Капма-каршы аңа икенчесе.

 

Шул бер дөнья, бер җир барыбыз өчен.

Яшен тизлегедәй үтә гомер...

Ялгыш яшәү белән риза түгел!?.

Җаннар төрле...

Шуңа әрни күңел...

 

Заманага сыешмаган кемнәр,

Язмыш иләгендә иләнгән кем?

Кемгә бу җир бары төкерер өчен,

Бары күмелер өчен, җиткәч бер көн?..

 

Яши белеп яшәү – акыл күреке.

Җирне әйләндерә галәм көче.

Бирелмәгән гомер ике тапкыр!

Кабатланыр кебек яши кеше...                                                                                   

 

Тирбәлә бишек

 

Тирбәлә бишек үзеннән-үзе...                                       

Бишектә энем, йомылган күзе.                                                        

 

Агач бишекнең киндер төпләре,

Тирбәлә бишек –  йомшак сиртмәле.

 

Үз-үзен көйли шул нәни бала,

Бишек тирбәлә, бишек чайкала.

 

Урамда кояш көләч елмая;

Бала караучы — үзем дә бала.

 

Әни юк өйдә, киткәнме эшкә,

Йә суга киткән ерак инешкә?

 

Иртәнге таңнан әти дә юлда,

Без йоклаганда ул инде рульдә.                                                   

 

Күрми калабыз кояш батканын,

Сагынып көтәбез эштән кайтканын...                                                                  

 

...Бишектә энем туйганмы йоклап, 

Елап маташа мәмиен сорап!                                                       

 

Әти дә эштә, әни дә — озак...

Бишек тирбәлә...

                       Ишектә — йозак... 

 

 

Үткәннәр

 

Маңгайга язылган язмышның

Мизгелләр агышын кичерәм.

Шатлыклы, сагышлы юлларны

Берәмләп дәфтәргә күчерәм.

 

Минеке, синеке –  кушылган,

Бер язмыш ничәгә әйләнгән.

Ә тормыш сәхнәсе  әйләнмә:

Курчаклар җепләргә бәйләнгән...

 

Үткәннәр – дәвамлы бер китап,

Өч нота ахыргы юлларда...

Кызык та, аяныч кайвакыт,

Чумганда кичереш-уйларга.

 

Тик кабат һәм кабат кайтыла,

Сөекле сөяге бар сыман...

Үткәннәр...  Хәзер һәм киләчәк

Буынга дөньялар тар сыман...

 

Уйларым

 

Өстәлдә ак кәгазь, күк каләм,

Уйларым чуала иртәдән...

Уйларым чәчелә –  тоталмам:

Бүген дә язмыйча түзалмам.

 

Уйларым – аклы-күк болытлар,

Югала агылып офыктан.

Ә сүзләр шигъри ямь алыплар,

Мәҗбүри хисләргә юлыккан.

 

Сихри көч аларны яудыра,

Чигешле юлларга салдыра.

Һушымнан яздырып, яздыра...

Уятып... хәйраннар калдыра!..