Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ватан дигән татлы сүз

Муса Җәлил һәм аның үзедәй батыр рухлы, ватанпәрвәр көрәштәшләре турында әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аз түгел. Ш.Маннурның “Муса”, Г.Әпсәләмовның “Агыла болыт” романнары, Н.Исәнбәтнең “Муса Җәлил”, Р.Ишморатның “Үлмәс җыр”, Т.Мићнуллинның “Моңлы бер җыр” драмалары, Р.Харисның “Җәлилчеләр” дигән шигъри циклы һәм башкалар. Дөресендә, бездә бу каһарманнарыбызга багышлап, нинди дә булса әсәр тудырмаган  каләм әһеле сирәктер. Шулар өстенә Г.Кашшаф, Р.Мостафин, И.Зәбиров, Ш.Хамматов, И.Гыйләҗевләрнең хезмәтләре, тоткынлыктан исән кайту бәхетенә ирешкәннәрнең истәлекләре һәм башка чыганаклар бу хактагы күзаллауларыбызны киңәйтә тордылар. Хәтта ул чорда дошман ягында торып көн күргән кайберәүләрнең искә төшерүләреннән дә хәбәрдар була бардык. Шөкер, нәрсәнең нәрсә икәнлеген көне-сәгате белән әйтә ала торган  сәламәт акыллы каләмдәшләребез булган кебек, кибәкне алтын бөртекләреннән аера белүче халкыбыз бар.

Әлеге каһарманнарыбыз хакында мәгълүмат күп еллар буена бөртекләп җыелды. Әле илленче елларда, шушы хәлләрдән соңгы унъеллыкларда язылган әсәрләрдә белеп бетерелмәгән хәлләрнең еш кына фараз итү нәтиҗәсендә генә бәян ителүе сизелеп тора. Әйтик, 1959-1964 елларда Ш.Маннур “Муса” романын иҗат итте. Моның өчен ул шагыйрь дустының туган якларыннан алып соңгы сулышын алган Алмания җирләренә кадәр барып җитә, бик күп кешеләр белән очраша, шактый мәгълүмат туплый. Әмма шулай да бүгенге еллар кешеләре белгән күп кенә фактлар аңа билгеле түгел. Шулар арасында каһарманнарыбызның гильотинода җәзаланулары хакында ул әле кайдан белсен? Шушы фаҗиганең ни рәвешле булганлыгын раслаучы төгәл документ шактый еллар үткәч кенә табылды. Бу хәлләргә шаһит булган чит ил кешеләренең кайберләре татарлар үлем алдыннан ниндидер җыр җырладылар дип тә әйткәннәр. Әмма ул нинди җыр? Ш.Маннур аны халкыбызның Г.Тукай сүзләренә башкарыла торган “Тәфтиләү” җыры дип уйласа, Т.Мићнуллин исә җырларыбызның башкасын күрсәтә. Без аның тәгаен генә нинди җыр булганлыгын әле бүген дә кистереп әйтә алмыйбыз. Ихтимал, ул изге Коръәнебезнең аятләре булгандыр дип уйлау мөмкинлегебез дә бар. Бик мөмкин. Алманлы, белгияле, итальян кешеләргә, сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, безнекеләрнең дога укулары җыр булып тоелгандыр. Мөгаен, шулай булыр. Каһарманнарыбызның күбесе мәдрәсә белеме алган, дини тәрбия күргән егетләр бит.

Алар хакында ак таплар әле хәзер дә шактый. Шулар турында уйлап, фаразлап йөрү бер нәрсә, ә инде аларны ачуның гамәленә керешү бөтенләй икенче эш. Каләмдәшебез Рафис Корбан әнә шундыйлардан булып чыкты. Ул эзләнүләрнең нәтиҗәләрен быел, “Ватан” исемле романында туплап, сурәтләп бирде.

Беренче карашка романның исеме үтә рәсми, аћа әдәби әсәргә хас булырга тиешле образлылык ќитенкерђми дђ кебек. Әмма әсәрнең эченә үтеп керә барган саен, биредә гәүдәләндерелгән кешеләр өчен “Ватан” тљшенчђсенең никадәр әһәмиятле, хис кичерешләр белән бәйле икәнлегенђ төшенә барасың. Тора-бара ул М. Җәлилнең “Ќырларым” шигырендђге Ватан образы белән тәңгәлләшә башлый. Аның җырлары, ягъни шигырьләре, илгә хәбәр җиткерү, намуслы исемен  халыкка кайтару чарасы. Р.Корбан М.Җәлилнең Ватан турындагы уйлануларын туган тел белән янәшә куеп алып бара. Каһарман шагыйрьнең бу хактагы фикерләвенең бүгенге вәзгыятькә бәйләнешле агышы романның заманча яңгырашын тәэмин итә. “Ватан һәм туган тел, – ди ул, – иң изге төшенчәләр. Ватан һәм туган тел бер-берсеннән аерым була алмый. Алар гел бергә – Ватаның юк икән, туган телең дә юк. Туган телең бетә икән, Ватаның да калмый”.

Бу урында сорау туарга мөмкин: Муса Җәлил, чыннан да, үзе тарыган шартларда шундый юнәлештә уйланганмы? Тарихи шәхесләр теленә без бүгенгедән торып, үзебез нинди дә булса фикер сала алабызмы? Язучының андый мөмкинлеге бар, тик бер шарт белән – теге яки бу тарихи образның сүз сөреше вакыйгалар чолганышы белән акланган, үз шәхесенең  үзенчәлекләре белән бђйле булырга тиеш. Күренекле рус язучысы А. Толстой бер хатында болай дип яза: “Сез тарихи шәхеснең биографиясенә “үзеңнән өстәргә мөмкинме?” дип сорыйсыз. Мөмкин. Ләкин моны шундый итеп эшләргә кирәк, бу уйлап чыгарылган, чынбарлыкта булмаса да, булырга тиешле итеп бирелсен”. Образларның нәкъ менә шул таләпләрне исәпкә алып фикерләүләренә ирешү – авторның үзе яза торган тормыш чынбарлыгын тирәннән белүен таләп итә.

Шуны искә алырга кирәк, Р.Корбан документаль роман язмаган. Аның каләме, тормышның үзендә булган хәл-әхвәлләргә таянып, әдәби, ягъни сәнгатьчә тукыма тудыра. Шуңа күрә образлар, вакыйгалар турында белгәннәрен күзаллавы белән тулыландырып, укучыга тәэсир итәрлек чаралар тапкан, шуның белән каһарманнарыбызны яңа яклары белән ачуга ирешкән. Үз алдына куелган төп бурычны – чынбарлыктагы затларны холык-фигыль бөтенлегенә, кешелек сыйфатларына бәрабәр гәүдәләндерүне уңышлы хәл иткән.

Романда Муса образы үзәкне тәшкил итә. Хакыйкатькә тугры калып, Гайнан Кормашның көрәшне башлап җибәрүдәге урынын да дөрес билгеләп, автор Мусаны алгы планга чыгара. Бу үзеннән-үзе табигый хәл ителә. Ни өчен дигәндә, Мусаның, әсирлеккә дучар булганнарга сугышка кадәр үк билгеле булуы, шул ук вакытта биредә дә үз-үзен тотышы белән әхлакый таянычка әверелүе аңа әйдәман вазифасын йөкли. Ул – күпләр өчен, шул исәптән үзеннән шактый яшь Г. Кормашка да, бу шартларда кирәкле һәм тиешле юнәлешне бирүче. Дөресен әйткәндә, аларның гамәлләрен үлчәүгә салганда, һәммәсенең дә батырлыгы тигез тарта. Шул ук әсирлек, шул ук яшерен көрәш, дошман киемен өсләренә кигәндәге шул ук җирәнү хисләре барысына да уртак. Иң хәтәре – Ватанда аларны ничек бәяләрләр икән дигән утлы сорауның һәрдаим баш өстендә торуы. Иң өстенлекле яклары – иман ныклыгы һәм Ватанга тугрылыкның аларны гильотина астына китереп салуы шартларында берсенең дә гомер сорап җәлладларга гозерләнмәве. Менә ул сугыш чоры ватандашларыбызның “берәү – бөтенесе өчен, бөтенесе – берәү өчен” дигән бөек шигаренең көче! Һәркем үзенең мәнфәгатен генә өстен күргән башка җәмгыятьләрдә мондый күмәк батырлыкның булуы мөмкин түгел. Безнең тулаем җиңүбезнең нигезендә дә шушы бөек фәлсәфә ята да инде.

Шул ук вакытта Р.Корбан каһарманнарыбызны аерым-аерым тасвирлауны  да игътибар үзәгендә тота. Иң кирәклесе – аларның үзләренә хас үткән юлын, холык-фигыльләрен, эчке дөньяларын тасвирлап, күңелләрендәге кадерле хатирәләрен яңартып, бүгенге хәлләренә китереп бәйли, нәкъ менә шушы шартларда ул сыйфатларның үзләрен ни рәвешле белдерәчәкләрен фаразлый, шуларның барышын әкренләп күрсәтүгә ирешә. Бу да сурәтләү осталыгының әһәмиятле ягы буларак бәяләнә ала.

Бу урында тагын бернәрсәгә ачыклык кертеп куясы килә, романны укыгач, кемдер уйлар: дошманнар илендә, аларның хәрби формаларыннан яки гражданлык киемнәреннән иркенләп йөрү, кемнәргәдер аш мәҗлесләренә бару рөхсәт ителгән кешеләрне ничек бәяләргә? Чыннан да җитди сорау. Әмма без спектакльләрдә яки фильмнарда тәкъдим ителгән шартларда тиешле костюм киеп уйнаган артистларга алар башкарган рольләргә карап мөнәсәбәт күрсәтмибез бит. Әлмәндәр ролен уйнавы белән мәңгелеккә истә калган Шәүкәт Биктимеров шул ук театр сәхнәсендә палач ролен дә башкарды. Аңа карап, безнең бу талантлы  шәхесебезгә булган карашыбыз үзгәрдеме? Һич юк. Бары тик аның сәләте алдында башыбызны идек, шушы хөрмәтебез бүген дә күңелләребездә яши. Аерма шунда: җәлилчеләр сәхнәдәге артистлар түгел,  алар тормышның үзендәге рольне башкарырга тиеш булды. Бу “уен” өчен алар алкыш түгел, башлары кыелып төшү ихтималын ачык аңлый. Шуңа карамастан, бу көрәштә җанны кызганмаска дигән антларын үз каннары белән беркетәләр. Әлеге символик гамәл егетләребезнең хәлиткеч мизгелләрдә үзәклђре нык калуына китерә.

Рафис каләмдәшебез әсәренең тагын бер яңалыгы шуннан гыйбарәт, ул безгә исемнәре моңа кадәр дә билгеле булган татар мөһаҗирләренең кылган гамәлләрен дә шактый иркенләп ача. Шәфи Алмас, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси кебек мәгълүм кешеләрнең шул мохиттәге үз-үзләрен тотышлары, аларны аңларга тырышып сурәтләнгән. Бу тирәлектәге тагын байтак кешеләр әсәрдәге вакыйгалар чолганышына кертелгән, алар хакында киң даирәләргә билгеле булмаган бик күп мәгълүматлар тупланган. Әлеге кешеләр дә образ дәрәҗәсенә җиткерелеп сурәтләнгән. Бу җәһәттән дә Р.Корбановның әдәби осталыгын тагын бер тапкыр билгеләргә  туры килә. Моңа кадәр аларны бер буяу – кара төс белән генә сурәтләп килделәр. Роман авторы исә аларның да, бертөрле генә булмауларын истән чыгармый. Инкыйлабка кадәр сату-алу яки башка шөгыльләр белән мәшгуль кешеләрнең байтагы, илнећ асты-өскә китергән үзгәрешләр вакытында чит мәмләкәтләрдә калырга мәҗбүр булды. Шунда качып кына гомерлђрен саклап кала алды. Ватаннары аларны чит итте. Алар шулай да өметләрен җуймады. Мал-мөлкәтле, эш рәтен белүчеләрне чит иткән җәмгыять үзе дә озак тереклек итә алмас дип көттеләр. Теләгәннәре тормышка ашмагач, бу көнне якынайтуда Алманиядә, Италиядә, Япониядә барлыкка килгән кешелексез көчләргә өмет белән карый башладылар. Имеш, Уралга кадәрге җирләрне басып алгач, Гитлер аларга милли дәүләтчелек булдырырга да ярдәм итәр. Аларныћ инануныча, мондый ил төзеләчәк инде, аның булачак түрәләре кәнәфиләре өчен үзара көрәш башларга да була. Ш.Алмас дигәне, мәсәлән, бу алышта өстенлек ала, һәм ул бөтен тырышлыгын, мал-мөлкәтен шушы хыялын тормышка ашыруга куя. Үз даирәләрендә бер-берләренә нәзакәтле мөнәсәбәт күрсәтсәләр дә, һәркайсының үз исәбе, үз кыйбласы. Шәфи Алмасның мәсләктәше Әхмәт Тимерне Алманиядән үк китеп барырга мәҗбүр итүе шуның бер генә мисалы. Әмма Ә.Тимер өчен моның ахыр чиктә уңай ягы да була. Ни өчен дигәндә, ул фашизмның үз өнендә тар-мар ителүе, шул хәлләрдә Ш.Алмас кебекләрнең дә ярык тагарак алдында калуы вәзгыятеннән читтә кала. Бу хакта Р.Абзалова-Сәлмәнова төзегән “Ахмет Тимер: Возвращение” дигән китапта да (1912) искә алынган. Анда Ә.Тимернең 1943 елда Берлинда М.Җәлил белән очрашуы турында да мәгълүмат бар. Ш.Алмаска килгәндә, аның дошман башкаласы үзәгендәге алты катлы “керем” йортын совет самолетыннан ташланган бомба чәлпәрәмә китерә. Шуның белән дәүләтчелекне хилафлы юл ярдәмендә кайтаруга булган омтылышы да ќимерелђ. Дәүләтчелекне кайтару кебек изге эш мондый алымнар белән тормышка ашырылырга тиеш түгел. Аның нигезе саф, игелекле, иманлы булырга тиеш!

“Ватан” романының фикер азыгы булырлык сәхифәләре болар белән генә чикләнми, алар байтак. Шулай да Р.Корбанның Гаяз Исхакыйны төрле имеш-мимешләрдән аралавына аерым тукталасы килә. Автор М.Җәлилнең шушы хәлләрдә Г.Исхакыйны еш кына искә төшерүе, аның татар бәхете өчен җитди сәяси-оештыру эшчәнлеге алып баруы белән Ш.Алмаслар хәрәкәт иткән юнәлеш арасындагы аерманы тиз чамалавы, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре авторына өстенлек бирүе ассызыкланып килә. “Бик дөрес уйлаган бит Гаяз Исхакый “Идел-Урал” дигән дәүләт төзү турында. Бары тик шул дәүләт кенә безнең Ватан була алыр иде. Ә бит гений булган Гаяз Исхакый! Их, күрәсе иде шул кешене! Төркиядә яшәп ята, диләр үзен. Ни өчен “Идел-Урал” редакциясенә килеп күренмәде икән соң ул? “Идел-Урал” дәүләтен Гитлер кулы белән торгызырга теләмәгән шул ул”. Бу инде “Гаяз Исхаки, он же Шольс” дип аталган язма белән матбугатта чыгучы безнең көннәр уйдырмачыларына (“Советская Татария”, 1989, 19 февраль) ачык бер җавап булып та кабул ителә.

Җыеп әйткәндә, моңа кадәр талантлы балалар шагыйре буларак кабул ителгән Рафис Корбан үзенең прозада да мөмкинлекләре зур икәнлеген раслады. Иҗатындагы уңышы өчен сөенеп, аны әйбәт романы белән ихлас котлауларга кушылам.