Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУБРАТ ХАН ТОКЫМНАРЫ ЯЗМЫШЫН АЧЫКЛАУ

VII гасырның 30 нчы елларында Дуло төрки ыруыннан чыккан Кубрат хан (605 елда туган, Константинопольдә Ираклий сараенда тәрбияләнгән) җитәкчелегендә болгар кабиләләре берләшә. Азак (Азов) һәм Кара диңгез арасында тарихка «Бөек Болгар» исеме белән кереп калган көчле дәүләт төзелә (635 ел). Әмма Кубрат хан вафатыннан соң (665 еллар), әлеге дәүләт таркала.

Тарих дәреслекләре Кубрат ханның биш улы, үз илләре-кабиләләре белән төрле якларга таралуын хәбәр итә. Кара диңгез буе далаларында калган икесе – Баян (Батбаян) һәм Котраг (византия һәм рус чыганакларында – «Кара болгарлар») җитәкләгән кабиләләрнең Хәзәр каһанлыгы кул астына керүе мәгълүм. Соңрак Котраг хәзерге Украина җирләреннән безнең төбәккә килә, Идел буе Болгарын нигезли. Аспарух хан үзенең болгарлары белән 679 ел тирәсендә Дунайга китә һәм биредә Беренче Болгар патшалыгын төзи. Кубратның тагын ике улы Үзәк һәм Әлчекнең Ауропага юл алуы тарихи чыганакларда теркәлгән. Аның берсе – Әлчек – Ауропада маҗарлар дәүләтен (бүгенге Венгрия – Һунгария нигезен) кора.

Тарихта Кубрат хан улларының уңайлы урыннарны ни өчен ташлап китүе, бу хәлнең ничек баруы турында төрле фаразлар яши. Татарстан археологларының маҗар (венгр) археологлары белән республикабыз җирләрендә алып барган казу эшләре, аның нәтиҗәләрен иң соңгы фән технологияләре ярдәмендә тикшереп карау бу «Бөек күчеш»нең маҗарларга караган тарихына көтелмәгән яңалыклар алып килде.

Әлеге яңалыклар Татарстандагы Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылы җирлегендә 1974-1984 елларда табылган, Көнбатыш Европадагы иң олы каберлектәге казу эшләре белән бәйләнгән. Бу казу эшләрен төрле елларда Казан галимнәре А.Х.Халиков, Е.А.Халикова, В.Ф.Генинг, Е.П.Казаков җитәкли. Каберлектә 150 кабер барлыгы ачыклана, аларда сугыш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, савыт-сабалар, көмеш битлекләр табыла. Эзләнүләр нәтиҗәсендә А.Х.Халиков, Е.А.Халикованың «Кама һәм Урал буйларында борынгы маҗарлар (Зур Тигәнәле каберлеге)» дигән монографиясе языла һәм 1981 елны алман телендә Венгриядә нәшер ителә.

Мондагы археологик табышларны өйрәнеп, Казан археологы Е.П.Казаков (Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты) Зур Тигәнәле материалларының Кушнаренко һәм Кара-якуп культуралары белән охшашлыгын дәлилли. Маҗар галимнәреннән, бу мәсьәлә белән фән докторлары Иштван Фодор («Маҗарлар: борынгы тарих һәм Ватанны табу» китабының авторы, Венгрия Милли музее директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы), Аттила Төрк (Петер Пазмань исемендәге Католик университет) һ.б. шөгыльләнә.

Күп кенә фаразлар соңгы елларда ясалган ДНК-экспертизалар, антропологик һәм палеогенетик тикшеренүләр ярдәмендә дәлилләнә. Шуларга таянып, татар һәм маҗар галимнәре зур ачыш ясый: Ауропага киткәнче, маҗар кабиләләре Идел-Урал буйларына килеп урнашкан, монда яшәгән. Тарихи чыганакларда «Magna Hungaria» («Бөек Маҗарстан» яки «Бөек Һунгария») дип аталган, маҗар этносы формалашкан урын Уралдан – Идел-Кама-Агыйдел-Ык буйларына кадәрге зур территорияне биләп торган.

Бу яңалыклар 2018 елның 15-20 октябрендә Казан шәһәрендә уздырылган IV халыкара маҗар симпозиумында яңгыратылды. Венгр галиме Аттила Төрк (Будапешт) – угыр-маҗар темасына кагылышлы археологик һәм фәнни тикшеренүләрнең, татар галиме Айрат Ситдыйков – 2017-2018 елларда Зур Тигәнәле каберлегендәге казутикшеренү эшләренең яңа нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Материаллар борынгы маҗарларның матди һәм рухи мәдәнияте, көнкүреше, йола-гадәтләре хакында шактый тулы күзаллау булдыра. 

Айрат СИТДЫЙКОВ, тарих фәннәре докторы, профессор,

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, академик, филология фәннәре докторы