Логотип Казан Утлары
Повесть

Дога

1

Сорыкортның соры тормышын бик мул буяулар белән, төсләрен, исләрен, хисләрен тәфсилләп, җәелеп китеп сурәтләргә дә мөмкиндер, тик моның белән генә бернәрсә дә үзгәрми - соры тормыш үз төсендә, ә сорыкорт үз көчендә кала. Шуңа барсы да кыскача гына. Кинодагы кебек...

Чираттагы оешманың кадрлар бүлеге. Зур гына бүлмәнең түрендәге өстәл артында уртача яшьләрдәге ханым утыра, ул минем документларны актара шул ук вакытта нәрсәдер яза һәм ара-тирә миңа сораулар бирә. Утырырга да узарга да кушучы булмагач, мин ишек төбендә генә басып торам. Бераздан ул башын күтәреп карашлары белән мине бораулый башлый:

- Өйләнгәнме?

- Юк.

- Яшәр урының бармы?

Мин дәшмим. Баш кына кагам.

- Хезмәт стажың ничә ел?

Ул үзе бик ямьсез дә ханым түгел, башка урында очратсаң мөләем гына булып та күренә алыр иде. Ләкин үзен өстәл  артында бөтенләй әллә ничек тота. Сораулары белешмә алу теләге белән түгел, ә гаепләү исәбе белән бирелгән кебек яңгырый. Алар миңа бөтенләй башка төрле булып ишетелә:

- Нигә һаман өйләнмәдең? Ориентацияң дөресме?

- Хан сараенда яшәмәгәнең күренеп тора инде, вокзалда кунып йөрмисеңме соң хет?

- Нигә һаман да булса эшкә урнашмадың?

Мин канәгатьсезлегемне күрсәтмәскә тырышам.

- Стаж юк.

Миллион да беренче тапкыр ишетелгән таныш җавап яңгырый:

- Без стажсыз алмыйбыз.

- Бер елдан соң була. Сез алсагыз.

Бу сүзне үзем шаяру кебек ишетеп, елмайган булам. Ләкин теге ханым җитди. Җитди бүлмә эчендә елмаю ятим кала. Билләһи-валлаһи менә, ата-анасын җирләп зиараттан катыйп барган елмаюга әйләнә... Үзем дә үгигә әвереләм. Кәгазьгә ышкылган ручка тавышы да, тәрәзәдән кергән кояш нурлары да, кысып куелган форточкадан кергән һава да - барсы да мине бу бүлмәдән этеп чыгарырга тырышкан кебек тоела. Ишек тоткасына үреләм. Тик шундук гаепләү карары яңгырый:

- Ә документларыңны?!

Бу чынлап та гаепләү карары. Искә төшерми ул, хәстәрләми дә, ә җинаять урынында тоткан шикелле гаепли:

- Башсыз, документларыңны да алмый китәргә җыенасың бит! Шундый аңгыраларны җыеп ятырга, юләрләр йорты бар дип белдеңме әллә?!

- Ә-ә, гафу итегез...

Кире борылып документларымны алам.

- Рәхмәт!

Һәм тизрәк чыгып китәм. Үземнең шушы сүзләрем өчен ачуым килә. Ни өчен гафу үтенергә тиеш идем әле мин аннан? Ни өчен рәхмәт әйтергә тиеш идем? Синең кебек туң йөрәкләр аркасында минем кебек әйбәт егетләр эш урыны табалмыйча, стаж җыя алмыйча йөри.

Алай ук дип әйтә алмас идем инде анысы. Тик барыбер гафу үтенергә, аннан да бигрәк рәхмәт укырга кирәк түгел иде.

* * *

Эш эзлим... Интернеттагы бөтен сайтларны карап чыктым, өметлерәк кебек күренгән белдерүләр буенча шалтыраттым, кайберләренә барып килдем. Ансы булса, монсы юк, монсы булса, ансы юк, диләрме әле. Мин дә шундыйрак хәлгә юлыктым. Кайдадыр хезмәт хакы аз, кайдадыр штрафы зур - ике-өч минутка соңласаң да фәлән сумыңны сыдырып калырга торалар, кайда - эш графигы һушың китәрлек, кайсылары бөтенләй шикле булып тоелды. Кыскасы, бер кайда да урнаша алмадым. Бөтенләй үк файдасызга булды димим инде. Шулай йөри торгач, бер нәрсәне яхшы аңладым - мин эш эзләмим икән, эш кирәкми миңа, ә акча табу урыны кирәк.

Көн саен диярлек нәрсәдер эзләп, нидер табарга маташуым да кайдадыр барып эшләргә атлыгып торганнан түгел. Бары тик әти белән әни алдында яхшатлану өчен генә. Эзлим, табалмыйм, янәсе. Көнозыны телефонга карап диванда аунап та булмый бит инде. Көн буена компьютер чокып та утыралмыйсың. Егерме биштән узган егет ич инде...

Минем яшьтә кешеләрнең гаиләсе, ике баласы, йорты, машинасы була. Минем бернәрсәм дә юк. Һәм булмавына артык исем дә китми. Әнә, әни белән әти көн таңатса, эләгешеп кенә торалар. Тавыш гадәттә, акча җитмәүдән чыга. Урамнан берәр квитанция тотып керә дә башта тагын акча сораганнар дип үзалдына чәйнәнеп ала, бераздан әтинең ачуын кабартырга тотына. Менә шуның хәтле түләргә кирәк, акча буламы, кайчан була, күпме була, әле тагын теге нәрсә өчен дә монсы өчен дә түлисе бар, аннан соң, фәлән нәрсәне алырга да кирәк, үткән айда да алмыйча калдык, безгә мәңге акча җитми инде, әнә кешенең ирләре... Менә шул рәвешле баш катырып, аерылышалмый да, татулашалмый да яшәрлек булгач, гаилә ни пычагыма кирәк инде ир кешегә.

Баласы да кирәк түгел. Вәт менә мине тапканнар инде төнлә тик ята белмәгәч. Карап үстергәннәр инде. Шуннан? Егерме биш яшемә җитеп мин берәр рәхәт күрдемме дә, берәр вакыт үземне чын кеше итеп тойдыммы? Белмим, артка борылып карасаң, эх дип әйтерлек вакытлар бик булмагандыр кебек. Үзләренә дә рәхәт күрсәтмәдем. Кечкенә вакытта "укы", "дәрес хәзерлә" дип нервыларын бетерделәр, үсә төшкәч хулиганга әйләнмәсен дип дер калтырап тордылар, аннан соң армия, армиядән кайткач - өйләнер инде хәзер, туйга акча кайдан табарбыз, дип борчылыштылар. Хәзер ниһаять, бер кайгылары калды - мине эшкә урнаштыру. Шул да булдымы тормыш.

Кешенең ниндидер яраткан эше булырга тиеш. Шул очракта гына ул шул һөнәре буенча хезмәт итәргә хаклы. Ә яраткан шөгыле юк икән, эшләмәсен. Яратмый эшләгән эштән дә каһәрлерәк нәрсә юк.

* * *

Шулай бер оешмадан икенчесенә сугылып йөри торгач, кич җитә. Мин бүген иртән булган күренешне искә төшереп елмаеп куям. Әнине искә төшереп: "Ата-бабамнар рухын чакырып дога кылам..." - дип кабатлыйм.

Гади генә нәрсә инде ул. Иртән торып, юынып ваннадан чыгуга, әни залдагы бүлмәдә мыштым гына намаз укып тора иде. Намазын укып бетергән бугай инде. Мин аның ише нәрсәне бик аңламыйм, әни үзе дә яңарак кына мавыга башлады әле. Дингә мәхәббәте ташып торганнан микән, әллә шулай итсәң тормыш көйләнеп китмәсме дип аптыраганнан гынамы - төгәл әйтә алмыйм. Мин күргәндә, әни намазлыгына тезләнеп утырып, кулларын алга сузып теләкләр тели иде. Тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә... Әти уянмасын дипме, башкалар ишетмәсен дипме пышылдап кына укый ул догаларын. Без гадәттә аңа игътибар итмибез, борчып бүлдереп йөрмибез. Бу юлы да игътибарсыз калдырасы идем, үз исемемне ишетеп кенә туктап калдым, аннан соң тыңлап торырга мәҗбүр булдым. Әни минем эшләремның җайланып китүен, күп акчалар килүен теләп дога укый иде.

- Ата-бабамнар рухын чакырып дога кылам... - дигән сүзләрен ишеткәч, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен читкәрәк киттем.

Башта кызык тоелды.

Соңыннан күзшә яшь тыгылды...

Ата-бабалар рухын чакырырлык көнгә калдым мени?!.

Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк инде аның, тик мин күпмедер дәрәҗәдә өметләнгән идем, шулкадәр ихлас теләкләр кабул булыр да минем эшләрем җайланып китәр кебек тоелган иде.

* * *

Әти бүген бераз салып кайткан иде. Ул еш эчми, артык холыксыз да түгел, ләкин авызына кергән вакытны мин яратмыйм. Бердән, ул ямьсезгә әйләнә - күзләре тонган, сүзенең рәте юк. Шул минем әтиме инде, дип уйлаудан да гарьлек була. Аннан соң, исерек чагында аның кәфе кырыла. Моңа әни гаепле бугай. Ул дөньядагының берсен калдырмыйча әйтеп, әтине чыгырыннан чыгара да теге кыза башлагач, үзе берәр сәбәп табып өйдән чыгып китә. Әти кәефсезләнеп кала, анда-монда сугылып үзенә урын табалмыйча йөри дә тагын берәр шешә алып керә. Бүген дә кәефе юк иде.

- Хәлең ничек?

- Юк, - дип баш селким, - Бер җирдә дә.

Ул акайган күзләре белән атып җибәрердәй итеп карап тора.

- Ну, бит чынлап эзләгән кеше таба инде, - үртәлүе тавышына чыга, - Ничә ел буена бер рәтле эш тапмый мени ир кеше.

Әти дөрес әйтә. "Эшлим" дип әйтү өчен генә кирәк булса, мин дә табар идем. Хәер, моңа кадәр базарда ит чабуым шуның өчен иде. Әлләни кыенлыгы да юк, акчасы да нык алама түгел. Ләкин гомер буена ит чабып йөреп булмый ич инде. Белмим, аңлата алмыйм. Һәркем дөньяга үз вазыйфасы белән туа диләр бит. Ходай тәгалә мине монда ит чабып йөрер өчен җибәргәндер дип уйламыйм.

- Әти...

"Мин эш таба алыр идем ул... Мин үз эшемне таба алмыйм. Үз урынымны таба алмыйм мин, әти" - дип әйтәсем килә. Тик аның җикеренүгә тиң тавышы күңелне кайтара:

- Нәрсә?

- Юк, болай гына...

- Аяк-кулың исән-сау, башың да эшли. Гарип түгелсең...

Бу сүзләр битәрләү булып ишетелә. Дөресе дә шулайдыр. Күңеленнән битәрли инде ул. Айнык чакларында да шулайдыр. Син дә эшләсәң, бәлки дөньяны алып бару җиңелгәрәк төшәр иде, ди торгандыр. Ә әле... Әле аның миңа бәйләнергә исәбе бар. Әнигә әйтә алмый калганнарының үчен чыгарырга тели бугай. Аның белән әрепләшәсем килми һәм мин юк сәбәпне бар итеп урамга чыгып шылу ягын каерам.

* * *

Күз бәйләнсә дә өйгә кайтасы килми. Күңелдә бераз үпкә дә бар кебек. Кемгә икәнен генә төгәл белмим. Әти белән әнигә. Әйе. Битәрлиләр, гаеплиләр... Күңеленә яткан эш таба алмаган өчен генә үз балаңны шулай читләтергә, гел боргычлап торырга ярый мени инде?!. Үз-үземә. Зур. Тот та тәвәкәллә бит инде. Йөр шунда ит чабып. Алланың кашка тәкәсе мени син. Кулыңнан башка нәрсә килми икән, булдыра алганыңны кыланырга кирәк. Ә син, имеш, һәркем үз вазифасы белән... Дөньяга. Ник икәнен төгәл генә белмәсәм дә дөньяга да беркадәр үпкә бар. Үземне бар җирдә дә үги итеп тоям. Нәкъ менә кадрлар бүлегендәге теге ханымның бүлмәсендәге кебек. Бөтен нәрсә мине чит итә, кайдадыр этеп чыгарырга тели кебек.

Караңгылык буйлап атлап киләм. Төнге ишек алдында күзгә төртсәң күренерлек түгел. Монда агачлар биек булып үскән, аннан-моннан таралган яктылыкны ерак җибәрмиләр. Яктылыкны ерак җибәрмиләр.

Кинәт якында гына хатын-кызның үзәк өзгеч тавышы ишетелде:

- Нишлисез сез?! Аһ!..

Аңа ир-ат тавышы мыгырдап җавап бирде. Хатын-кыз тавышы елауга әйләнде. Аны дөп-дөп ашыккан аяк тавышлары күмеп китте. Ни булганын ачык күрмәсәм дә ханымның нәрсәсендер талап алганнарын чамаладым инде. Аяк тавышларыннан үсеп чыккан ике шәүлә тиздән йөгерә-атлый минем якка табан килүче ике ир-атка әверелде. Арырак ханымның ярсып елаганы ишетелә. Мин нишләргә икәнен уйлап өлгергәнче үз тавышымны ишеттем:

- Тукта! Нишлисез сез!

Килүчеләрнең туктап миңа үзләренең нәрсә эшләүләрен тәфсилләп сөйләп торырга исәпләре юк иде. Атлаган уңайга берсе кинәт өстемә сикерде, мин читкә тайпылдым, шулай да аның йодырыгы колак төбен сыдырып үтте. Мин икенчесенең кулындагы хатын-кыз сумкасын эләктердем дә кинәт кенә тартып җибәрдем. Сумка каешы нык булып чыкты, ул минем кулны да авырттырды, ирне дә тигезлеген югалтырга мәҗбүр итте һәм мин аны саллы гына апперкот белән каршыладым. Карак  чайкалып китте, ләкин егылмады. Ул арада ирләрнең икенчесе ияк төбемә тондырды. Кинәт кояш чыккан кебек булды. Мин үземнең кайдадыр очуымны тойдым. Әмма шундук һушыма килдем. Исерек кеше кебек чайкала-чайкала кайдадыр атларга маташам. Ирләр инде юкка чыккан. Сул яктан ияк асты туңдыргыч укол казагандагы кебек оеп тора.

Кинәт милиция машинасы килеп туктады, аннан чыккан өч кешенең берсе хатын янына юнәлде, калган икесе выжт итеп минем яннан йөгереп узып китте. Чайкалып атлагач, исереккә исәпләделәр бугай, миңа артык игътибар итеп тормадылар. Подъезлар алдына, яктырак урынга чыккач кына мин чайкалудан туктадым һәм шундук теге сумканың кулымда икәнен тойдым. Бу үзенә күрә бер куаныч кебек иде. Юкка гына өлеш эләктермәгәнмен ич, теге ханымның сумкасын саклап алып калганмын. Мин елмая биреп алар ягына атладым.

Ханым инде бераз тынычланган, кулларын болгый-болгый тәртип сакчысына ниләр булганын аңлата иде. Мине күрүгә бер мәлгә сөйләвеннән туктап катып калды һәм икенче мизгелдә кычкырып җибәрде:

- Минем сумкам! - Һәм ул миңа ташланды, - Карак! Менә ул карак!

Аз гына соңласам, тоткынга әйләнәсе идем. Наручник келтерәп ябылганчы кулны алып өлгердем, ә моны көтмәгән милиционер һушына килгәнче мин инде ун-унбиш метрны йөгереп узган идем. Ул минем якка ташланды һәм иптәшләренә сөрән салды. Үзем моннан ерак яшәмәгәч, бу тирәнең бормаларын яхшы беләм. Начар да йөгермим...

* * *

Юлны беләм дисәң дә тәртип сакчыларының кууыннан күз тонган бугай, әллә нинди урман сыман җиргә килеп чыкканмын. Мин башта каршыда торган текә генә тауга игътибар иттем һәм дертләп киттем - безнең шәһәрдә мондый тау булырга тиеш түгел иде бит, дип уйладым. Ә ул бар иде, әле мин тау түбәсенә үрмәләп баручы ике кешене дә абайлагандай булдым. Озын киндер күлмәк өстеннән камзул кигәннәр, аякларында - читек...

Юк, мондый хәлнең чынбарлык булуы мөмкин түгел дип түбәнгә бактым һәм... Мин үзем дә тауның бер өлешендә идем, ә түбәндә, мин торган урыннан әлләни ерак түгел җирдә елга ага, аның ярлары буйлап кешеләр сибелгән... Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән яр читендәге күләвекләрдә ялтырып яткан сыекчаны җыеп йөриләр...

Шайтан алгыры!..

Мин күзләремне йомып, башымны селкеп алдым.

Файдасы тиде, тау да, елга да, кешеләр дә юкка чыкты. Үзебездән артык ерак булмаган бер исемсез паркка килеп җиткәнмен икән. Кышларын чаңгы шуарга гына йөрештерәбез, шуннан ары бу тирәгә аяк та баскан булмаган икән. Мин кайда икәнемне аңлагач та тирә-ягыма күз салып тордым. Теге тау да, елга да, кешеләр дә - гомумән, шундый күз адаштыруга сәбәпче булырдай бер күренеш тә сизелмәде.

Шуннан чалбарымны күтәреп, өс-башымны тәртипкә китереп куйдым. Монсы тынычлану өчен генә булды бугай, һәм ул чынлап та тынычландырды. Бары тик шунда гына игътибар иттем - теге сумка һаман миндә икән бит. Хәзер инде теләсәм-теләмәсәм дә ул сумканы ташлап калдырырга кирәк иде. Ә ташлар алдыннан эчендә нәрсәләр барлыгын тикшереп карау һәрвакыт мәҗбүри.

Ләкин сумкада озаклап казынырга насип булмады. Аны-моны карамыйча гына, кулны тыгу белән тотарга уңайлы бер нәрсә сөйрәп чыгардым. Кәшилүк иде бу. Кулга тотуга ук саллы булып тоелган иде, ә ачып җибәргәч бөтенләй катып калдым. Гаҗәпләнү! Шок! Бүтән бер сүз белән дә аңлатып булмый торган халәт инде. Бераздан аны курку тойгысы алыштырды. Үзем дә сизмәстән тирә-ягыма каранып алдым - хәвеф-хәтәр күренми. Күренергә дә тиеш түгел, чөнки хәвеф тирә-юндә түгел, ул минем күңелдә.

Кулымдагы акчага карап күпме торганмындыр, белмим. Тик шуны әйтә алам, биш меңлекләрдән торган калын гына шушындый пачкага бик озак вакытлар буена карап торырыга мөмкин икән. Аптырау, курку кебек хисләрне ләззәт алыштырды. Биш йөз мең чамасы гына бар инде монда. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән нәрсә бит әле ул. Моның белән әллә нәрсәләр кырырга мөмкин хәзер.

Бераздан һушыма килдем. Өйгә кайтырга кирәк. Сумка эчендә минем игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк иде бугай. Документлар төргәген актара башлагач, кире салып куйдым. Сумка хуҗасының кем икәнен белсәм, кызыксынуым артыр да тынычлыгым югалыр кебек тоелды. Үземне һәрвакыт аңа бурычлы санармын. Бу бит Фәлән Фәләневаның акчасы иде, мин аны эзләп табып акчасын кайтара ала идем, дип һәрвакыт үземне битәрләрмен. Ә болай... Үзенең мөлкәте өчен караклар белән сугышкан кешене ментларга биреп җибәрергә теләгән сантый хатын башка нәрсәгә лаек түгел иде. Аның алдында мин үземне берничек тә гаепле итеп санамадым.

Акчасын алгач, документларын ни җитте җиргә ташлап калдыру гаделсезлек кебек тоелды. Алар артыннан йөрү җиңел эш түгел, вакыт та акча да кирәк. Әле бер паспорт кына да түгел бугай бит монда, әлләникадәр документ... Якындагы киосктан пакет сатып алдым да сумканы шуның эченә тыктым. Бераз баргач, автобус тукталышындагы эскәмиягә утырып тирә-якны күзәттем. Хәер, күзәтерлек әлләни нәрсә юк иде. Кеше-кара күренмиме дип кенә күз салгаладым бугай. Һәм пакетны шунда "онытып" калдырдым. Бер-ике адым атлауга артымда музыка тавышы ишетелде. Мин борылып карамый булдыра алмадым. Тавыш мин калдырып киткән пакеттан килә иде. Димәк, анда телефон да булган.

Мин кире борылмадым. Юл аша чыгып каршыдагы тукталышка йөгердем. Бер автобус якынлашып килә иде, йөгергән уңайга шунда кереп бастым да тәрәзәдән үзем калдырып киткән пакетка карадым. Анда бер машина килеп туктаган, машинадан төшкән таза гәүдәле ир-егет теге пакетны эләктергән дә тирә-ягына каранып кемнедер эзли иде. Бу инде милиция затыннан түгел... Димәк, нәкъ вакытында китеп котылганмын.

* * *

Өйгә кайтканда әти йоклап киткән иде инде. Әни тагын намазлык өстендә утыра. Аның бер сәер гадәте бар, ниндидер эшкә тотындымы, төбенә төшмичә туктамый. Бер мәлне фатир тәрәзәләрен алыштыру өчен алдан акча түләп куйдык та тегеләр мошенниклар булып чыкты - әллә күпме кешенең акчасын шулай җыйганнар да югалганнар. Әти кул гына селтәп куйды, кайдан табасың инде хәзер аларны, юкка вакыт үткәргәнче, башка җирдән акча эшләү җайлырак. Ә әни башкача уйлый иде. Ул ничек итсә итеп, көн-төн чабып теге акчаны кире кайтаруга иреште. Менә шундыйрак гадәте бар аның. Бу кайчагында бик әйбәт, кайчак җанга тия. Чөнки ул бер нәрсәне теленә алса, өзми дә куймый. Ходай тәгалә белән дә шулай үзенчә сөйләшергә булган, ахры. Әнә бит, көн дими төн дими намазлык өстендә утыра. Мин әлбәттә, аңа бик ышанып җитмим. Дога гына ярдәм итсә, бөтен мулла да миллионер булып бетәр иде. Ә әни...

Кинәт минем уйларым тотлыгып калды. Бүген көн буе чабып йөреп тә бернинди уңай үзгәреш күрмәгәч, дога-фәләненә кул гына селтәгән идем.  Әле башкасын хәтерләдем... Минем кесәмдә бер пачка... Банк төргән пачка түгел инде бу, алар бит һәр купюраны йөзәр данә итеп, нәрсәгәдер әзерләп куя. Бу андый түгел. Кулдан төрелгән... Шуңа күрә күпме икәнен санап карамыйча әйтеп булмый, әллә йөз данә анда, әллә ике йөз... Акча тотып өйрәнмәгәч, каян беләсең... Ләкин шунсы хак, ул акчалар миндә. Күпмедер вакыт эчендә биш йөз мең тирәсе акча кулыма килеп керде. Хәтта минем теләгемне, ризалыгымны да сорап тормыйча. Һәм шул килеш тә мин әле әнинең догасына шик белдереп торган булам. Ә кем әйтә ала бу әнинең теләкләре тормышка ашудан түгел дип?

Мин әлеге вакыйгаларны тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрдем. Әйтеп адәм ышанмаслык хәл иде бу. Бер уйламаган җирдән кулыма шулкадәр акча килеп керде һәм мин бар хәвефтән дә исән-аман котылдым. Ә тукталыштагы вакыйга. Берничә минутка гына соңласам да яныма джип килеп туктаячак иде. Ә андыйлар күзенә чалынсаң, мондый очракта язмышың нәрсә белән бетәрен төгәл әйтеп булмый. Каян, ничек эзләп тапканнар? Мин шундук телефон тавышын искә төшердем. Шуның аша, әлбәттә. Тик аларның шулкадәр төгәллек белән эшләве һәм минем нәкъ үз вакытында китеп котылуым... Кинәт күңелне шик айкады. Котылуыммы? Алар эзлиләрдер бит инде һаман. Бәлки, минем кем булуымны да ачыклау мөмкинлекләре бардыр?

Мин шундук киемнәремне алыштырдым да өстемнән салганнарын бер пакетка тутырып урамга чыгып киттем. Подъезд алдында кемдер көтеп торадыр, күзәтәдер кебек тоелган иде. Беркем дә булмады. Пакетны күрше йорт алдындагы чүп контейнерына ташлап өйгә кергәндә, әни кухняга чыккан иде инде.

- Ничек хәлләрең, балам?

- Синең хәер-фатихаңда, - дип елмайдым мин, аның намазлык өстендә утыруын күз алдына китереп, - Ата-бабалар рухы ярдәм итә...

Ул сынап карап торды да елмайды:

- Алай димә, балам, ярдәм итәр. Ата-баба рухы зур нәрсә ул.

Әни бу темага озак сөйләргә мөмкин иде. Нәрсәдер турында сөйләү өчен аңа белем кирәк түгел, бер үк фикерне әллә күпмегә төрләндереп әйтә белә, ишеткән-күргәннәрен темага яраклаштырып мисал китерергә дә мөмкин. Шуңа мин сүзне икенчегә бордым:

- Әни, мин иртәгә китәм.

- Ничек китәсең? Кайда китәсең?

Кайда икәнен мин үзем дә белми идем. Ләкин әлеге хәлләрдән соң монда калу да бик отышлы түгел, кайдадыр китәргә, беркадәр вакытка булса да югалып торырга кирәк.

- Авылга, - дидем мин үземнең шулай оста алдаша белүемә үзем дә сокланып, - Дәү әтиләрдә бер-ике көн торам да андагы иптәш малай белән Себергә китәбез. Эшкә урнашырга. Азаматны хәтерлисеңдер бит?

Бер карасаң, бу артык шыттыру да түгел, Азамат чынлап та миңа эш урыны табарга вәгъдә иткән иде. Ул сүзендә тора белгән егет. Иртәме-соңмы нәрсәдер китереп чыгарачагына өметем бар иде. Азаматны әни дә яхшы белә. Һәм хөрмәт итә. Әйткәндәй, шалтыратырга кирәк әле аңа...

Әни моны ишетү белән рәхмәтле күзләрен күкә төбәп алды. Бер генә мизгелгә. Тик мин моны сиздем дә елмаеп куйдым. Ялбаруларымны ходай ишетте, аллага шөкер, дип уйлады инде ул... Ләкин шундук өтәләнергә кереште:

- Бернәрсәм дә әзер түгел бит әле, ник аны алданрак әйтмәдең?

- Берни дә кирәкми, - дидем мин тыныч булырга тырышып, - Кием-салымнарны бүген тутырам.

- Ә акча? Акчаң да юктыр бит?

- Бар, әни. Бераз җыйдым мин.

- Күпме генә җыя аласың инде син... Туктале, менә монда бераз мая бар иде...

Ул ай-ваема карамыйча залга чыгып китте... Мин теге акчаларны чыгарып салудан, "Менә, әни, бурычларыгызны түләгез, бераз иркен сулап алыгыз," - диюдән чак тыелып калдым. Акчаны күңелгә сыйдыру да кыен икән.

Һәм ялгыш сүз әйтеп ташламыйм дип болконга чыктым...

Күк йөзе чалт аяз иде. Кояш елмая, баш очында гына ак болытлар йөзә. Аларга күз салу белән мин үземнең дә талгын гына йөзеп баруымны тойдым. Шундый рәхәт халәт, канатларыңны җәеп, бөтен дөньяны куеныңа алырдай булып кинәнеп, талгын гына йөзәсең... Беркем комачау итми, бер хәсрәтең юк - күңелеңдә чиксез бер ләззәт, әйтеп бетергесез хозурлык...

Шул ук вакытта аңның кайсыдыр өлешендә әлеге халәтнең бик үк дөрес түгеллеген тоемлау да юк түгел иде. Һәм мин шигемә дәлил эзләгәндәй җиргә бактым.

Ләкин җир дә тоташ гүзәллектән тора. Түбәндә бормаланып елга ага, аның ярларын әле текә тау, әле куе урман алыштыра, шул рәвешле беркадәр баргач, агачлар бәләкәйләнә, куаклыкка әверелә һәм бераздан бөтенләй юкка чыгып ялан җир башлана. Хәер, моны өстән караганда гына ялан дип әйтеп буладыр, чөнки түбәнгә төшсәң бу урыннарның сазламык икәне күренә. Әле анда, әле монда хасил булган кечкенә күләвекләр кояш нурында төрле төсләргә кереп ялтырый. Бу күләвекләрдә гади генә су түгел, я алтын, я гәүһәр  я әллә күпме төсләргә кереп балкый ала торган тагын ниндидер тылсымлы җисемдер сыман тоела...

Уйсулык буйлап кешеләр сибелгән. Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән күләвекләрдәге сыекчаны җыеп йөриләр...

-Улым!

Көтмәгәндә ишетелгән бу тавыштан мин сискәнеп киттем. Һәм ашыгып күккә күз аттым - төн. Җиргә карадым - шәһәрнең гадәти урамы буйлап машиналар агыла... Һәм бер мизгелгә аптырап калдым... Нәрсә булды соң бу? Акылдан шаша башлавым түгелдер бит? Куркуым чынлап булса да мин баягы күренештән аерылырга теләми идем. Тик әнинең тавышы тагын ишетелде һәм мин өйгә керергә мәҗбүр булдым.

Ләкин эшләрне бетереп урынга яту белән мин ул дөньяга кабат әйләнеп кайттым. Төш идеме бу, чынбарлыкмы - мин шул дәвердә һәм барсын да күреп-белеп тора идем.

2

* * *

Күктә бөркет талгын гына йөзә. Ул бер дә читкә күз салмый, фәкать җирне генә күзәтәдер кебек, кайчак үз хуҗалыкларын барлап кайтырга чыккан патша сыманрак та тоелып китә. Ә хуҗалыгы ярыйсы...

Бормаланып елга ага, аның ярларын әле текә тау, әле куе урман алыштыра, шул рәвешле беркадәр баргач, агачлар бәләкәйләнә, куаклыкка әверелә һәм бераздан бөтенләй юкка чыгып ялан җир башлана. Хәер, моны өстән караганда гына ялан дип әйтеп буладыр, чөнки түбәнгә төшсәң бу урыннарның сазламык икәне күренә. Әле анда, әле монда хасил булган кечкенә күләвекләр кояш нурында төрле төсләргә кереп ялтырый. Бу күләвекләрдә гади генә су түгел, я алтын, я гәүһәр  я әллә күпме төсләргә кереп балкый ала торган тагын ниндидер тылсымлы җисемдер сыман тоела.

Боларны күрү өчен кош булырга кирәкми. Якындагы текә таулар очына менеп карау да җитә. Санаулы чакрымнарга сыйган тар гына мәйданга елга да, таулар да, урман да, сазлык та кереп өлгергән.

Өлкән яшьтәге карт белән аның утызбиш-кырык яшьләр тирәсендәге улы тауга үрмәли. Читтән караганда аларның ата белән ул икәне сизелми дә, авылның ике абруйлы узаманы төбәкнең алда торган эшләрен уртага салып сөйләшер өчен җайлырак урын карыйлардыр сыман тоела. Тирә-як уч төбендәгедәй күренеп торсын, "менә монда моны эшлибез, тегендә - тегене" - дип билгеләрлек булсын. Алар артык ашыкмыйлар. Тауда үзләрен иркен тоялар. Һавадагы бөркет очышы белән боларның тауга үрмәләвендә ниндидер уртаклык чагыла.

Икесе дә озын киндер күлмәк өстеннән затлы камзул кигәннәр, ни теләсәң шуны кылырга ирек бирерлек киң чалбар балагын читекләренә тыгып куйганнар. Надирның башында түбәтәй, ул хуҗасы белән бергә туган шикелле бик җайлы утыра һәм кием түгел ә табигый бер әгъза кебек күренә. Йосыф яланбаш, һәм аның кара чәчләре дә әтисенеке кебек кыска итеп алдырылмаган, ә артка каратып тарап куелган, атлаганда ат ялы сыман дулкынланып ала.

Йосыф әтисенең тауга үрмәләвенә сокланып туя алмый, яше ару гына булса да ник бер сулышы капсын да, ник берәр хәрәкәтендә уңайсызлык сизелсен. Тау бит инде бу, текә бит. Казан тарафларындагы кебек сөзәк такыр тау да түгел, каен, нарат, имән, чыршы кебек агачлар, куаклар белән капланган, эре ташлы текә тау. Бөркетләр оялый торган. Хәтта Йосыф кебек яшь кешегә дә бик уңайлы түгел. Ә әтисе бар дип тә белми, аңа тау ни, тигез җир ни - барыбер.

Тау очына менеп җитү белән Надир улына борыла. Аның йөзе елмаюлы, күзендә дәртле очкыннар уйный.

- Әнә, карале, нинди хозурлык!

Уйсулык буйлап кешеләр сибелгән. Алар күннән эшләнгән чиләкләр белән күләвекләрдәге сыекчаны җыеп йөриләр. Бер кечкенә чиләк белән күләвектән алып, аны зуррак чиләккә тутыралар. Шул рәвешле зур чиләк тулгач, аның авызын бәйләп куялар да ары китәләр. Озак та үтми йөкчеләр килеп әлеге зур чиләкләрне күтәреп алып юл буена илтә. Авылга табан сузылган ат юлы такырланып беткән, аның читенә буйдан-буйга диярлек әнә шундый чиләкләр тезелгән. Аларны җигүле атларга салып, авыл ягына алып китәләр.

Бу якларның хозурлыгына Йосыфның күзе өйрәнгән инде. Ул аны күрми дә диярлек. Ә менә кешеләр... Алары беркадәр яңалык. Моңа кадәр бөтен авыл халкы диярлек җыелып чыкканы юк иде әле.

-Җир мае ул кадәр күп кирәкми бит, әти, - дип елмая Йосыф, - Чит илгә генә чыгармасаң, аны үзебездә юньләп сатып та булмый.

Надир елмая. Улының иңеннән кагып куя:

- Беркатлы син, - Кулы белән тир-якка ишарә ясап ала, - Күрәсеңме, күпме җирдә ул... Җир өстендә... Үзе чыккан, безгә бары тик җыеп алырга да кулланырга гына кирәк.

- Ләкин аңа ихтыяҗ юк бит, сатып алучы юк.

- Дөнья бүгенге көн белән генә бетми, улым. Җир маеннан ягулык та, төзү кирәк-яраклары да, хәтта дару да ясарга була. Киләчәктә тагын әлләнинди мөмкинлекләре ачылыр. Без генә ул... әле генә... арба майлау өчен кулланабыз. Чөнки ул безнең аяк астында. Ә табан астындагы байлыкның кадере булмый.

Йосыф аста җәйрәп яткан җирләрне тагын бер кат күздән кичерде. Әтисе хаклы иде, әлбәттә, байлык аяк астында иде. Ләкин Россия эчендәге ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен берничә пот та хаттин ашкан бүген. Һәм аны тәхеткә якынрак булганнар эшли.

- Син нәрсәдер эшләргә уйлыйсың бугай?

- Завод төзергә телим.

Йосыф бу кадәресен үк көтмәгән иде.

- Завод?!.

- Нефть аеру заводы.

Надир сабый бала кебек канәгать һәм дәртле иде. Аны тотып тыярлык түгел. Шуңа Йосыф әтисен бераз кызганып куйды.

- Әти, син бит Себердәге хәлне хәтерлисең, әйеме?

- Себер?

- Әйе, Ухтада завод ясаган кем әле... Федор купец... Прядунов... Ул да бит завод ясап, бурычка батып төрмәдә җан биргән.

Әтисенең йөзендәге сабыйлыкны шундук кырыслык алыштырды.

- Мин - башка камырдан.

- Ул да...

- Минем Россия алдында хезмәтләрем чиксез. Хөкүмәт миңа ышанып карый. Һәм мин бик күп салымнардан азатмын. Хәерчелек, бурычка бату беркайчан да булмаячак.

Йосыф дәшмәде. Надир дә ун адым чамасы читтәнрәк урап килде. Тынычланып килде бугай. Улына беркадәр көлемсерәп карап торды да иңеннән кагып куйды:

- Мин сине бәхәсләшү өчен түгел, ә заводны кайдарак урнаштырабыз дип киңәш итү өчен монда алып мендем.

- Белмим, - диде Йосыф, - Бу шөгыльне мин хупламыйм. Ә инде бик тә телисең икән, аны әнә теге урында эшләү отышлы булыр.

- Елгадан да авылдан да ерактамы?

- Әйе, әти. Беренчедән, куркынычсыз. Янгын-фәлән чыкса, авылга янамый. Икенчедән, калдыклар елгага агып төшми... Тагы бер мөһим нәрсә, анда чишмәләр күп, ә заводка су кирәк булачак. Урман да якын...

Надир бер мәлгә катып калды. Аннан соң кычкырып көлеп җибәрде.

- Ә син төпле егет, - дип аркасыннан какты аннан, - Мин салым турында гына уйлаган идем. Ә син барсын да исәпләп өлгердең.

Йосыф бертын уйланып торды да тәвәккәлләде:

- Синең игътибар иткәнең бармы икән, әти... Белмим, бәлки, миңа тоела гынадыр... Тик нинди дә булса өлкәдә табыш китерерлек мөмкинлекләр ачыла икән, шундук патша тирәсендәгеләрнең вәкилләре борын төртә башлый, аны ничек тә кулга төшерергә тырышалар. Алтын приискаларын да шулай иттеләр. Тимер, бакыр рудникларын да. Әгәр син төзегән җир маен аеру заводы да табыш китерә башласа, бу тирәдә ыгы-зыгы кубар дип борчылам.

Надир аны игътибар белән тыңлады да көлемсерәп кенә куйды:

- Борчылма. Мин заманында патша хөкүмәтенә зур хезмәтләр башкардым. Алар миңа ышана, танышлыгым да җитәрлек.

- Үз ихтыярыңда, әти.

- Мин Елизавета Петровнага хат язам. Нефть үрнәкләрен дә җибәрергә уйлыйм. Рөхсәт бирерләр дип өметләнәм.

- Рөхсәтен бирерләр...

Надир тагын, бәләкәй чагындагы шикелле итеп, улының иңеннән кагып куйды:

- Шулай булгач! Нәрсә, борыныңны салындырып торасың. Заводны төзибез. Ә нефть монда беркайчан да бетмәячәк. Мин кое казып җир астыннан чыгару ысулын да үзләштерәм. Өстәге күләвекләрдә беткәч, җир астыннан ала башлаячакбыз. Заманалар үзгәреп китсә дә, безнең нәселнең бер шөгыле калачак. Телисеңме, коены күрсәтәм...

Әлеге сазлык урыннан хәтсез генә ара үткәч, елга үрендәге бер аланлыкта балчык өеме күренә, аның тирәсендә пыр-тузып нәрсәдер эшләгән кешеләр күзгә чалына. Тиздән тау битләвендәге сукмак буйлап, ул кешеләр тәңгәленә ике җайдак килеп туктый. Кешеләр янына килмиләр, югарыдан гына күзәтәләр.

Утыз аршинга утыз аршин чамасы мәйданда баскыч ясап аска казып төшкәннәр.

- Болай иткәндә, ким дигәндә дә 20-30 аршин тирәнлегенә ирешеп була, - ди Надир улына карап, - Ләкин әлеге коеда җир мае күпкә иртәрәк чыкты, шуңа ун аршиннан да тирәк төшәргә туры килмәде.

Төптәге коега җыелган нефтьне чиләкләп өскә ташыйлар. Күмер, руда эзләүдә тәҗрибәсе булганнар өчен бу ысул әлләни катлаулы түгел, әмма...

- Бу авыр, әмма әлегә иң ышанычлы ысул, - ди Надир, - Борынгы гарәп китапларыннан эзләп таптым. Аларда ком булгач, казу җайлы булгандыр, ә безнең җирдә... Менә моның өчен генә айдан артык вакыт китте. Әле таш-фәләнгә очрамаган килеш. Ләкин бер казып куйсаң, елгадан су ташыган кебек җайлы.

Йосыф карыш төшә:

- Болай итеп бетерсәк, безнең биләмәдә казылмаган бер урын да калмаячак.

Надир елмая:

- Ансы да дөрес. Шуңа коены кечкенә итеп казу яхшырак булыр дип уйлыйм. Агач бура белән төшәбез.

Надир үкчәсе белән атының корсагына төртеп ала, улы аңа иярә. Бераздан якында гына урнашкан кое янына килеп туктыйлар.

Мондый кое аларның авылында юк. Ләкин Йосыфның моны судан ераграк урнашкан башка авылларда күргәне бар. Гади генә нәрсә. Ике аршин тирәсе киңлектәге бураны җиргә утырталар да эчен казып баралар. Шул рәвешле, казый торгач, бура җир белән тигезләнә. Аңа тагын берничә ниргә өстиләр. Тагын казыйлар да җир белән тигезләнгәч, тагын ниргә өстиләр... Шул рәвешле, су чыкканчы казыйлар. Кое хасил була.

Ә бу очракта аны җир маен чыгару өчен кулланганнар. Агач чиләкне бау белән коега төшерәләр дә тутырып кабат өскә күтәргәч, зур бурдюкка бушаталар. Барсы да гади генә.

- Әлегә билгеле ысулларның барсын да кулланып карадым, - ди Надир, - Бездә нефть күп. Завод үз-үзен аклаячак.

Йосыф елмая:

- Син, әти, боларны ни өчен миңа күрсәтәсең соң?

Надир дә елмая:

- Менә син үзеңә кара да, миңа кара... - Һәм көтмәгәндә җитдиләнә, - Мин патшага хат язарга булдым. Әгәр үземнең исемнән генә язсам, бу картлачның башы киткән, дияргә мөмкиннәр. Шуңа синең дә ризалыгың кирәк. Тагын берничә кеше булса, бигрәк тә әйбәт.

Йосыф та җитдиләнә:

- Әти... - ди ул һәм шушы сүзендә генә дә әтисен бу уйдан кире кайтару теләге чагылып кала, - Син бит үзең дә яхшы беләсең... Безгә мөмкинлек бирмәячәкләр...

- Кем мөмкинлек бирми? Нишләп бирми... - дип кызып китә Надир, - Миңа - бирәчәкләр. Һәм беркем белән дә чагыштырырга уйлама...

Йосыф дәшми, иңнәрен генә сикертеп куя.

- Иртәгә үк хат язабыз, - ди Надир, - Син - старшина. Кешеләреңне әзерләп куй.

Йосыфка ризалашудан башка чара калмый. Ул күңеленнән генә әлеге эшкә җәлеп итәрлек кешеләрне барлый.

3

* * *

Мин төне буена әллә нинди чокыр-чакырлар, нефть тутырылган мичкәләр белән саташып, ниндидер патшаларга хат язып чыктым да таң алдыннан гына йокыга киттем. Ачы тавыш белән будильник чырылдауга бөтен нәрсәне онытып сикереп тордым һәм тиз генә җыенып өйдән чыгып сыпырттым. Әти нәрсәдер әйтеп сабыр гына аркамнан какты, әни күз яшьләрен сөртеп алды. Бер мизгелгә үземнең дә күңел тулып, нәрсә өчендер үземне кызганып куйдым. Шулай сәер генә хушлаштык та мин тимер юл вокзалына элдерттем. Анда баргач, теге акчаны картага салдым - җиде йөз илле мең булып чыкты - юлга әни биргән җиде мең дә җитәргә тиеш иде.

Поездга кереп урнашу белән урын җәеп йокларга ятармын дигән идем. Бәхетсезлеккә каршы, читтәге ике кешелек урын эләкте. Ә күршем - егерме өч яшьләр тирәсендә чибәр бер кыз булып чыкты. Кергәндә үк белгән шикелле сумкаларын күтәрешеп алып кергән идем, аннан соң урнаштырырга да ярдәм итештем. Аның елмаюы матур иде. Ниндидер әйбәтлек эшләгән саен елмая, шул елмаю өчен генә гел яхшылык кылып торырга мәҗбүр булырсың.

Тик мин сүз бәйләп җибәрә алмадым. Белмим, теге эш табалмыйча каңгырып йөргән дәвердә беркемгә дә, бер җиргә дә кирәксезлегемнән үзбәям төшеп беткәнме, егетләрчә лаеклы итеп сөйләшә алмадым. Ара-тирә сүз алышкаладык инде. Ул үзенең вахта белән эшләвен, нефтянкада аш пешерүен әйтте. Мин - авылга кайтуымны. Тагын нәрсәдер әйтештек. Бер арада мин аңа чәй алып килеп бирдем, шоколад белән сыйладым. Монсы сөйләшүгә караганда җиңелрәк иде. Шуннан ярты сәгать  чамасы ничек сүз башларга икән дип уйланып бардым да калган гомерне үземнең пешмәгәнлегем өчен оялып, булдыксызлыгыма ләгънәт укып, бөтен дөньясына үпкәләп, ник туганыма үкенеп бардым. Бу кәефемне төшерде, ә кәеф булмагач, кызлар белән сөйләшәсе килмәде.

Арыдым дип үрге шүрлеккә менеп ятсам да яхшырак буласы иде. Югыйсә, болай күз көеге булып барудан да кыен нәрсә юк. Ләкин алай итәргә дә көчем җитмәде, бәлки, берәр җай чыгар, дигән өмет тынгылык бирмәде. Аннан соң, барыбер йоклый алмам, боргаланып кына ятар идем. Ә болай урлап-урлап кына булса да күз салгалап алырга була. Ул да сөйләшергә азапланып карады да өмете тулысынча өзелгәч, телефонына капланды. Китап укый иде бугай. Ә мин инде аның елмаюын сагынып өйлгердем, тик елмайтырлык берни дә эшли генә алмадым. Берәр таныш рәссамыгыз пешмәгән бәндә портреты ясарга теләсә, миңа җибәрегез - искиткеч табыш булачакмын. Карикатурист булса, тагы да яхшырак. Чөнки минем чынбарлыктан да күңелсезрәк, эчпошыргычрак берни дә юк - үткәннәрне искә алырга туры килсә, мин үзем дә иснәнеп куям.

Нинди станция икәнен хәбәр иттеләр.

- О, миңа тиздән төшәргә... - дип куйды кыз.

- Кызганыч, - дидем мин.

- Ник? - Моны ул шулхәтлем ихлас итеп, назлы итеп гаҗәпләнеп әйтте. Мин елмайдым. Шундый ук назлы итеп, ихлас, рәхәт итеп. Тик бер сүз дә әйтә алмадым.

Бәхеткә каршы, бер станциядә бер көтү егетләр кереп тулды. Болар ниндидер училище балалары иде бугай, барсы да бер тирә, барсы шук - шаярышалар, көлешәләр, тирә яктагыларга да кызык-кызык сүзләр әйтеп алалар. Теге кыз да аларга карап берничә тапкыр елмаеп куйды, аннан соң миңа күз атып алды, мин дә елмайдым. Шул рәвешле сөйләшкән кебек итеп алдык. Аннан соң мин кәефем күтәрелеп китмәсме дип тамбурга чыгып бастым. Монда тәмәке исе булса да һава салкынча, шуңа саф шикелле иде.

Ләкин тәрәзәгә күз салу белән... Ниндидер таныш күренешкә юлыккан сыман булдым... Һәм кичә болконда булган хәл кылт итеп исемә төште. Юк, андый ук күренеш түгел иде тышта. Тик кайсы ягы беләндер... Һәм мин поезд тәгәрмәчләренең тигез тыкылдавын ишеттем. Дык-дык дык-дык... Кинәт поезд тәрәзәсендә ниндидер яктылык хасил булды. Һәм мин бөтенләй башка дөньяга килеп эләктем...

Белмим, кем сыйфатында монда күчкәнмендер, әмма үземнең кул аякларымны да, гәүдәмне дә күрә дә тотып карый да алмый идем. Болыт идемме мин, әллә томан, һава, нур идемме - әйтә алмыйм. Әмма мин монда бар идем һәм барсын да күреп-белеп-ишетеп тора идем.

* * *

Надир мулла дога укып бетергәч, амбар янына җыелган утыз-кырыклап кеше "Аллаһу әкбәр!" - дип битен сыпырып куйды. Аннан соң, унлабы җир мае тутырылган, тагын берничәсе кызыл балчыктан ясалган боламык тутырылган чиләкләрен алып Надиргә иярделәр. Хуҗа казан алдына килеп баскач, эчтән генә тагын ниндидер дога укыды да:

- Агузе билляһи минайш шайтан ирраҗим... - дип кулындагы чиләген казанга бушатты. Ул баскычтан төшүгә, нефть күтәреп керүчеләр бер-бер артлы килеп аны казанга аударды. Һәркайсы эченнән генә дога укып, бисмилласын әйтте. Шул рәвешле тимер казанны тутыргач, аны тирән табакка охшаш капкач белән каплап куйдылар. Кызыл балчык тотып керүчеләр казан белән капкач тоташкан урыннарны яхшылап сыларга кереште. Тагын берничә кеше капкасытан чыгып торган төребкәгә торба кидереп куйды. Аның төбен дә бик җентекләп сыладылар.

Бу торба төбәнгә табан салмак кына сузылып күрше бүлмәгә чыга һәм салкын су тутырылган шаң аша узып, махсус чүлмәк өстендә туктап кала. Әлегә ул коры. Мичкә ныклабрак яккач, шушы торбы эченнән аерылган нефть килеп чыгачак. Сыйфатына карап аны кызылга һәм акка бүләләр.

Читтән караганда катлаулы кебек тоелмаса да үз нечкәлекләре бар. Монда мичнең кызулыгын да, суның температурасын да дөрес билгеләргә кирәк. Шулай ук казанның һәм торбаның нинди матдәдән ясалуы да зур әһәмияткә ия. Беренче тәҗрибәдән Надир әлләни зур могъҗиза көтмәде. Кул астында нәрсә бар - шуннан эшләнде барсы да. Бу әле сатуга чыгару өчен түгел, ә кимчелекләрен исәпкә алып, киләчәктә нәрсәләр кирәк булачагын билгеләү өчен иде.

- Балчык әзер, - дип сөрәнләде осталарның берсе, тагын бер тапкыр тикшереп чыккач, - Мичкә ягып җибәрергә мөмкин.

Мичкә ягылган иде инде, бары тик аңа утынны күбрәк өстәргә генә кирәк. Мич өчен җаваплы төркем шунда ук эшкә кереште. Аз-азлап кына утын өсти башладылар.

Надир беркадәр карап торды да улына борылды:

- Менә монда ташкүмер отышлырак булыр кебек. Син ничек уйлыйсың?

Йосыф иңнәрен генә сикертеп куйды:

- Шәраб эшкәртүчеләр шулай итә бугай...

Надир кинәт аңа борылды:

- Нәрсә?!. Шәраб эшкәртүчеләр?!.

- Әйе, мин бер мәлне Твердышевның заводында булган идем.

- Дөрес! Нәкъ менә шулай итәргә кирәк. Юкка булаштык бу корылма белән. Туктатырга да була.

Йосыф аның кыланышын аптырап күзәтте:

- Әти, ярамаган сүз әйтмәгәнмендер бит?

- Һе... Иң кирәкле сүзне әйттең син.

- Аңламадым.

- Нәрсәсен аңламыйсың?!. Сенат сәүдәгәрләрнең шәраб заводларын ябуны таләп иткән указ чыгарды. Хәзер алар корылмаларын кая куярга да белми. Шул исәптән синең Твердышевың да. Тиз генә барып сөйләшергә кирәк. Шуларның корылмаларын сатып алып, үзебезгә яраклаштырырга. Алар бит җиз корылмалар белән эшли. Беләсеңме, нинди сыйфатлы нефть чыгачак?!

Йосыф нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, Надир атын чакырып китерде дә атланып авыл ягына очты. Аңа тагын берничә яраны иярде. Калганнар яңа нефть заводының эшен күзәтте. Беркадәр вакыт үтүгә, торба очында торучы шатлыклы аваз салды:

- Нефть килә! Килә! Кызыл төстә!

Якындарак торучылар аның кулындагы чүмечкә иелде. Кемдер анда бармагын тыгып ирененә тидереп карады, кемдер исен иснәп хушланды. Яңа заводтан чыккан нефтьнең беренче чүмече шул рәвешле кулдан кулга күчте. Аны күрү белән кешеләрнең кәефе күтәрелде, шатлыклы авазлар яңгырады. Бөтен халык күңелен гомум күтәренкелек биләде.

- Әй, туктагыз!

Шушы күтәренкелек тәэсирендәдер, мичкә ягучылар да дәртләнеп утын ыргыта иде. Башта Йосыф моны аңлап бетермичә торды, соңыннан үзе дә сизмәстән шунда ташланды:

- Әй, туктагыз! Нәрсә кыланасыз...

Мичкә ягучылар үзләренең артыгын эшләүләрен үзләре дә аңлаган иде инде. Тик ташлаган утынга ут сарылган, аны хәзер кире алып булмый, сүндерәм дип су сипсәң дә начар булуы бар. Алар ни кылырга да белмичә, гаепле кыяфәт белән катып торуын белделәр. Йосыфның да мондый эшләрдә тәҗрибәсе юк иде, ул да нәрсә эшләргә кирәген күз алдына китерә алмады. Бары тик көтәргә һәм ходайга ялварырга гына кала иде. Ләкин озак көтәргә туры килмәде, торба очында торучы кинәт кычкырып җибәрде:

- Болгана! Болгана! Утны сүрәнәйтегез!

Ягучыларның берсе мич ишеген ачып җибәрде дә бер чиләк су тондырды. Ләкин бу су булып чыкмады... Чиләктәге сыекча утка эләгү белән тирә-як ялкынга уралды. Ялкын бер мизгел эчендә мичченең чәчләрен өтеп алды да, чиләккә оялады. Мичче куркуыннан чиләген төшереп җибәрде, ул сыекчаны түгә-түгә тәгәрәп китте. Сыекча түгелгән урыннарда ялкын хасил булды. Шулай да куркырлык нәрсә юк иде әлегә. Янгын бары тик мич алдында гына һәм аны сүндерергә мөмкин иде.

- Су сибә күрмәгез! - дип кычкырды Йосыф кемнәрнеңдер чиләк күтәреп килүен күреп, тик соң иде инде. Берничә чиләк су мич алдына сибелде һәм шундук су өстенә калкып ут таралды, күбрәк мәйданны яулады. Инде мич янында әзерләп куйган агачларга да, амбар коймаларына да ут капты. Бу утны су сибеп сүндерү мөмкинлеге дә юк иде.

Йосыф тиз арада яраннарын чакырды да халыкны читкә алып китәргә боерды. Бераздан кешеләр читкә китеп бетте. Һәм шуны гына көткәндәй, казан шартлау тавышы ишетелде. Казан капкачы күккә күтәрелде, аның белән бергә кайнаган нефть тә тирә-якка чәчрәде һәм бөтен дөнья ялкынга уралды. Моны инде берничек тә тиз генә сүндерерлек түгел иде.

Йосыфның нефть аркасында чыккан янгыннарны күргәне бар иде. Аларны гадәттә тиз генә сүндереп булмый, кайберләре айлар буена пыскып ята. Андый очракларда, төтен артык борчый башласа, янгын урыннарына ком сибәләр иде. Бу җиңел эш түгел, ләкин шуннан да нәтиҗәлерәк башка ысул юк.

Баш күтәрүче крестьяннар да, завод хуҗаларының баш-баштаклыгына рәнҗегән урындагы халык вәкилләре дә еш кына ут белән шаярырга ярата, заводларны, рудникларны утка үртәргә генә торалар. Мондый нәрсәләрдән нигездә руслар каза күрә, ләкин Йосыфларның рудникларын да берничә тапкыр яндырдылар. Бер мәлне нефтька бай урында утырган авыл минут эчендә көлгә калды. Әгәр янгын чыгу мөмкинлеге бар икән, ул мотлак чыгачак. Теге сәбәп белән булмаса, бу сәбәп белән.

Шуңа да Йосыф заводны авылдан ераграк төзү ягында булды. Хәзер исә тагын беркадәр нәрсәгә ачыклык керде: нефть запасын заводтан ераграк сакларга кирәк, якын тирәдә тиз генә алып сибәрлек күләмдә ком торырга тиеш, заводның тирә-ягын янгын узып чыкмаслык дәрәҗәдә итеп сөреп чыкканда да зыян итми. Һәм мичкә ягучылардан аерым бер төркем җыеп, аларны аерым рәвештә укытырга, өйрәтергә кирәк. Бу үзе бер һөнәр кебек ич, күпме ягарга, ничек ягарга, янгын чыга-калса иң башта нәрсә эшләргә - барсын да белеп торырга тиеш алар. Заводны төзеп кую бер нәрсә әле, ә аны нәтиҗәле итеп эшләтә алу, тирә-як өчен куркыныч тудырмау - бөтенләй бүтән.

Уйларына бирелеп ул Надирнең кай арада янына килеп басканын да сизмәде. Әле күптән түгел генә догалар укып, бик зур бер бәйрәм төсендә ачып җибәрелгән заводның соңгы такталары янып бетеп килә иде инде. Әмма әтисенең кәефе күтәренке иде:

- Нәрсә, сабак алып торасыңмы?

Йосыф баш какты.

- Уттан да яхшырак укытучы юк.

Йосыф әтисенең ни өчен шулай бер дә кайгырмавын аңлый алмады. Хәтсез чыгымнар тотып төзелгән завод берничә минут эчендә көлгә калды ич, ә ул һаман елмаеп йөри. Аның бу соравы йөзенә үк чыккан иде бугай, надир аңа карап кычкырып көлеп җибәрде:

- Безнең хаталар яна, - диде ул завод ягына ымлап, - Хәзер барсын да өр-яңадан башлыйбыз.

- Бәлки, кирәк түгелдер...

Надир кинәт катып калды, улына беренче тапкыр күргән кебек бик игътибар белән текәлеп торды, аннан тыныч кына итеп:

- Нәрсә сөйлисең син?

Йосыф уңайсызланып куйды. Ләкин уйлаганын әйтерлек форсаттан файдаланырга кирәк иде, әтисе аны ишетергә әзер бугай.

- Вәзгыятьне үзең дә күреп торасың бит, әти...

- Мин мөмкинлекләрне генә күрәм.

- Кайсы өлкәне генә алып карама - тимер, бакыр, алтын булсын - барсын да без башлап җибәрәбез дә аның табыш китерү мөмкинлеге ачыкланса, патша тирәсендә бөтерелүчеләр килеп җитә. Төрле юллар белән кысрыклап чыгарырга тырышалар. Һәм барсын да үз кулларына төшерәләр... Соң, үзеңнең дә әлләничә руднигыңны тартып алдылар бит...

- Сатып алдылар.

- Ни бәягә?!. Син бит аларны сатарга теләми идең.

Надир дәшмәде, ачуын басарга теләпме читтәнрәк әйләнеп килде дә:

- Мин иртәгә юлга кузгалам, - диде бөтенләй бүтән тавыш белән, - Шәраб заводларының корылмаларын алып кайтам. Алар сыйфатлы булачак.

* * *

Күз алдымда ут шарлары биешеп алды. Алар таралуга тирә-ягымда тамбур, каршы тәрәзә буенда үбешеп торган үсмер егет белән кыз пәйда булды. Болар унбиш-уналты яшьләр тирәсендәге ыбыр-чыбыр гына иде әле, шуңа мин кыенсынмадым. Елмайдым гына. Мине күрүгә кыз ни өчендер чинап җибәрде һәм алар каудырланып күрше вагонга кереп йөгерделәр.

Аларга бик әһәмият бирмәдем. Һәм әле генә күземә күренгән... яки төшемә кергән... белмим инде ничек аңлатырга да... әле генә булган нәрсәләрнең бик тә сәерлеген, гаире табигыйлеген тойсам да ни өчендер аларга да артык игътибар итмәдем. Әйтерсең, кемдер минем аңымны чикләп куйган иде. Бәлки, алай да түгелдер инде, кешенең күзе бит башта аерым детальләрне генә күрә, соңыннан гына ниндидер этәргеч булса аларны бер җепкә тезә, мантыйгын табарга тырыша. Ә бәлки, көтмәгәндә килеп туган ыгы-зыгы, поезд туктап кешеләрнең чыга башлавы да диккатемне алгандыр. Ә алар инде әйберләрен күтәреп, төшәргә дип киләләр иде. Мин теге кызның сүзләрен искә төшердем: "Тиздән миңа да төшәргә." Һәм кыска гына вакыт эчендә черем итеп төш күреп алган сыман, уянып үз вагоныма ашыктым.

Теге вакытта кергән шау-шулы үсмер егетләр инде юк иде. Кыз да урынында түгел. Әйберләре... Аның әйберләре турында уйлауга үземнең чемодан искә төште. Мин аны утыргыч артына терәп кенә куйган идем. Әни мәҗбүриләп төяп җибәргән тәмлешкәләрен алып теге гүзәлне сыйладым да кабат урынына күтәреп тормадым инде. Әле ул юк иде. Мин тирә-якка караштырып, чынлап та үз урыным янында торганымны чамаладым да ныклабрак эзләргә тотындым. Һәм тирә-юндәге шүрлекләргә күз салып, утыргычларны күтәреп карагач, туктап калдым. Чемодан юк иде. Юкның нәрсәсен эзлисең инде. Шуннан кечкенә сумкамны актарып документларны барладым. Алары да, акча да урынында. Һәм авыр йөктән котылгандай тынычланып калдым.

Кызның да әйберләре юк иде. Каршыга очрамады бит, күрәсең вагонның теге ягыннан төшеп киткән. Ул эләктермәгәндер ич? Үзенекеләрне алып бетерәлсә дә ярый әле! Һәм мин үземне дөньяның иң ачыгавыз кешесе итеп тойдым. Барасы җиргә барып та җитмәдем, ә әйберләрне урлаттым, үземә ошаган кыз белән таныша алмадым. Хәер, аягурә төш күреп йөргән кешедән нәрсә өмет итәсең инде?!.

Көтмәгәндә ниндидер уй ялтлап китте һәм мин ишеккә ташландым.

4

Әтинең бер сүзе бар. "Барырга телисең икән, артык уйлап торма - атла" - ди ул. Бу юлы да шул дөрескә чыкты. Мин тимер юл вокзалын әйләнеп килеп, автобуслар тукталышы янына җитүгә теге кыз үзе аваз бирде. "Әй!" - дидеме, тагын берәр нәрсә әйттеме, ул тавыш бирде мин борылып карадым һәм икебез дә бер-беребезгә каршы атладык.

- Мин менә, килеп җиттем инде, - дип елмайды ул, - Төшәр алдыннан сине эзләгән идем табалмадым.

Мин иңемне генә сикерттем:

- Тамбурга чыккан идем шул...

Кыз күзләрен шаян елтыратып миңа текәлде:

- Ә мин тамбурны да карадым. Ике якны да... - Һәм минем ни әйтергә белмичә торуымны күргәч, дәвам итте. - Ярый, менә күрештек бит... Мин Зөһрә булам...

- Таһир, - дидем мин һәм үзем дә аптырап калдым, ә Зөһрә күзләрен елтыратты:

- Шаяртасыңдыр?

- Юк. Чынлап та шулай.

Монда тагын нәрсәдер гаҗәп иде. Сәерме соң шунда. Белмим инде. Таһир Зөһрә булуыбызмы, көтмәгәндә кабат очрашуыбызмы, аның мине тамбурда күрмәдем диюеме... Һәм бу сәерлек турында озак уйланып торырга чара да юк иде.

 - Безнекеләр килеп җитмәгән әле, - диде Зөһрә поездагы өнсезлек башлануыннан курыккандай, - Тиздән җыелырлар. Ә син?.. Син бит башка урынга юлланган кебек идең?

- Әйе... - Һәм мин шунда сәерлекнең сәбәбен аңлаган кебек булдым, - Шайтан алгыры!..

Мин юллар ягына омтылып куйдым, тик безнең поезд киткән иде инде. Һәм кычкырып көлеп җибәрдем.

- Бүген көне буена аңгыраеп йөрим, - дип аңлаттым көлә-көлә, - Беренчедән... Беренчедән, синең белән ни турында сөйләшергә дә белми аптырап килдем.

Бу сүземне ул үзенең җанга ягыла торган елмаюы белән бүләкләде.

- Икенчедән, сумкамны урлаттым. Чемоданны.

- Чемоданны? - Аның йөзенә борчылу кунды, - Их, белгән булса-ам!

- Юк, - дип елмайдым мин тагын, - Белгән булсаң да ул барыбер поездда китәр иде.

Зөһрә белән аралашу миңа шушы бөтен югалтулардан да кыйммәтрәк иде. Менә монсын әйтергә кыюлык җитеп бетмәде. Кызык инде дөнья, кайчагында иң якының кебек кабул иткән кешегә якын килергә дә куркасың, ә кайчагында... Хәзер мин курыкмый идем. Кәеф тә күтәренке иде. Бер дә юктан. Бер дә юктан гына микән...

- Хәзер нишлисең инде?

- Кичкәрәк берәр нәрсә бардыр әле.

- Юк, - Зөһрәнең тавышында кайгыртучанлык сыман нәрсә чагылып калды, - Иртәгә генә ул якка. Бүген берни дә юк.

Вокзалда куну бәхете күңелне артык назламады. Бу өтек станциядә кунакханә-фәлән дә юктыр әле. Шулай да мин битараф кыяфәт чыгарырга тырышып иңнәрне генә сикертеп куйдым. Зөһрә бераз уйланып торды да:

- Болай итәргә мөмкин, - дип елмайды, - Безнең белән китеп буровойда кунасың да иртән монда вахта автобусы кабат килә. Шуның белән килерсең. Поездга җитешәсең.

Бу начар тәкъдим түгел иде. Шулай да эшкә килүче кешеләрнең кемлеген белмәгәч, бераз сагаеп калдым - алар ни сөйләр бит әле. Тик Зөһрәгә җавап кирәк иде:

- Ничек итәсең?

- Белмим шул, анда урын буламы?

- Табылыр, - дип елмайды ул, - Егетләр дә әйбәт безнең.

Мин елмаеп аңа текәлдем.

- Ярый инде, - дип кул селтәде ул, - Минем егетем юк, курыкма, кыйнап җибәрмәсләр.

- Үзең карыйсың, - дип җитди кыяфәт чыгардым, - Кыйнасалар, сиңа тәрбияләргә кала.

Без шулай чөкердәшеп торган арада Дядя Вова килеп җитте. Ул ике метр чамасы, таза гәүдәле кеше иде, авыр сумкасын эскәмиягә куйды да:

- О, Зоечка! Неужели замуж вышла? - дип аны кочаклап алды, аннан миңа кулын бирде, - Дядя Вова.

- Таһир, - дидем мин аның учында югалып калган кулымның киләчәге өчен борчылып, - Очень приятно.

- Ничава егет! - дип минем арканы шапылдатты Дядя Вова, - Молодец! Исемнәрегез дә килешеп тора...

Мин "Бәтәч, син дә татар мени?!" - дип бетә торган анекдотны искә төшереп, көлеп җибәрдем. Дядя Вова татар булып чыкты. Үз исеме Вафа икән, ниндидер мультфильмдагыча дядя Степа дип әйтмәкче булганнар да "Степа" берекмәгән, "дядя" белән "Вафа" дигәне генә калган, ахырдан ул "Вова"га әйләнгән. Монсын соңрак белдем. Әлегә сүз минем кияүлеккә кандидатурам турында иде.

- Юк, танышлар гына без... - дип кызарды Зөһрә, - Син бигрәк тагын...

Дядя Вова миңа күз кысты:

- Танышкансың икән, ычкындырма, бырат. Шулхәтле акыллы кыз бу, улым булса үзем килен итәр идем.

- Ярый инде... - Һәм Зөһрәгә сүзне читкә юнәлтер сәбәп табылды, - Әнә, Клей дә килә...

Клей дигәннәре кыска гына буйлы уртача гәүдәле теремек кеше иде. Ул килеп күрешеп чыгуга тагын кемдер күренде. Шул рәвешле эшчеләр санаулы вакыт эчендә җыелып бетте һәм без егерме бишләп кеше автобуска кереп утырдык. Монда мин үземне бераз кыенсынулы тойдым, ят кешеләр арасында белмәгән-күрмәгән урынга китеп барганда артык иркенәеп тә булмыйдыр, ләкин Зөһрә белән сөйләшәсе, ихлас итеп аралашасы килә иде. Ярый, вакыт булыр әле.

Ярты сәгать чамасы баргач, биш-алты кеше төшеп калды. Беркадәр баргач, тагын шулай һәм безгә дә чират җитте. Дядя Вова, Клей, Зөһрә белән мин һәм тагын өч ир әйберләрне күтәреп автобустан чыктык.

Нефть исен бик яман дип сөйлиләр иде. Мин автобустан төшү белән шул искә юлыгырмын дип борынны җыердым, тик юкка гына икән. Май исе бар иде. Тагын ниндидер... кызган асфальт исе шикеллерәк тә... Машина-тратор төзәтә торган урындагыга охшашрак әчкелтем ис. Бары тик шул гына. Ул миңа хәтта ошый да икән әле.

Автобус тәрәзәсеннән бу як табигате бик матур күренсә дә без керә торган җир оҗмахка артык охшамаган иде. Бульдозерлар белән тигезләнгән зур гына мәйданны тимер сетка белән уратып алганнар, кызгылт балчыктан булгач, ул тирә-яктагы матурлык фонында бик котсыз булып күренә. Уртадарак биек вышка, аның янында ниндидер корылмалар, бераз читтә дүрт-биш вагончик. Арырак бульдозер, экскаватор, камаз машинасы һәм тагын мин танымаган нәрсәләрдер тезелгән. Вышканың  бер ягында бассейнга тартым ниндидер чокыр казып куйганнар, икенче ягында торбалар өеме. Бу торбаларның күплеген күргәч, мтинем йөрәк жу итеп куйды. Бабайларның авылында багана урынына торба куялар, менә шушыларның беркадәрен кайтарып биргәндә, әби белән бабайның авызлары колакларына җитәр иде. Шул уйдан башка якты нәрсә күренмәде. Янәшәмдә атлап барган Зөһрәнең елмаюын исәпкә алмаганда, әлбәттә.

 Ләкин ул елмаю да озын гомерле булмады. Безне күрү белән каршыга уртача буйлы илле яшьләр тирәсендәге мыеклы кеше килеп чыкты:

- О, яңа көч, яңа тормыш килде монда! Ничек хәлләрегез, ару гына килеп җиттегезме?!

Ул бик кәефләнеп сәламли башлаган иде кинәт туктап калды:

- Ә Тарас кайда?

Тарасның кайдалыгын белүчеләр юк иде. Бер-беребезгә карашып алдык та иңнәрне генә сикертеп куйдык. Хәтта мин дә. Шунда мыеклы абзый миңа текәлде:

- Ә син кем?

- Таһир, - тагын иңнәрне җыерырга мәҗбүр булдым, - Ә сез?

Бу сорауны ул көтмәгән иде бугай, мине бик җентекләп өйрәнергә тотынды. Баштанаяк карап чыккач сорап куйды:

- Монда нишләп йөрисең?

Мин үзем дә сизмәстән Зөһрәгә күз атып алдым. Бер генә мизгелгә. Тик ул моны күреп өлгерде.

- Ә-ә, кунаккамы?, - ул елмайгандай итеп кулын бирде, - Хәсән абыең. Мастер.

- Мастер? -Бу сүз миңа бик җылы булып ишетелде, чөнки үземнең дә гомерем шушы сүз белән озак кына бәйле булды - мастерлыкка кандидат, мастер... - Нәрсә буенча?

Хәсән абзый беркадәр аптырап карап торды, аннан көлеп җибәрде:

- Нәрсә буенча?!. - дип кабатлады ул, - Менә шушы куст буенча. Монда минем рөхсәттән башка печ итәргә дә чыкмыйлар. Барсына да мин җавап бирәм. Шул исәптән, Тарасның юклыгы өчен дә...

Ул инде минем хакта онытып, калганнарга борылды:

- Берәү дә шалтыратмадымы?

- Алмый, - диде Клей, - Ике, юк, өч көн инде.

- Шайтан алгыры! - Хәсән абзый Клейгә таба атлады, - Ник хәбәр итмәдең? Теге вахтадан берәрсен калдырган була идем. Хәзер нишлибез?

Шунда Дядя Вова алга чыкты:

- Хәзер урнашырга кирәк, Хәсән, - диде ул мастерның аркасыннан кагып, - Кухняда гапьләшербез.

- Анда үзегез гапьләшерсез, - диде мастер, - Ә мине чакырталар. Шайтан алгыры! Көн таңатса, бер проблема. Инде бу вахта белән адәмчә башларбыз дигән идем. Ярый, барыгыз. Калганнарыгыз әйбәтме?

- Әйбәт!

- Аллага шөкер.

- Яхшы...

Шундыйрак тавышлар ишетелде. Бу юлы мин дәшмәдем. Хәсән абзый кайдадыр атлады. Бераздан ул кире борылып, Зөһрәгә эндәште. Ләкин кызның сумкаларын миңа өйгәнен көтеп тормыйча, үзе безнең янга килеп җитте:

- Бишенче вагонга урнаштыр кунагыңны, - Хәсән абзыйның тавышында хәстәрлек чалымнары яңгырап китте, - Озаккамы?

- Иртәнгә кадәр.

- Һи, шулай азга гына мени... - дип елмайды ул һәм Зөһрәгә борылды, - Сиңа, балам, утын ягарга туры килә инде. Теге вахта барсын җимереп китте.

- Ярый, Хәсән абый.

- Яхшы, ял итегез...

Хәсән абзый үз юлы белән атлады. Мин Зөһрәнең сумкаларын вагончик төбенә кадәр илтешеп куйдым да ачкычын алып бишенче вагонга киттем. Тыштан җыйнак кына күренсә дә вагон эче кечкенә бер йорт кебек иде. Түрдә зур өстәл, стенасында яссы экранлы телевизор. Бу яктарак ике як читтә - ике диван. Ике тумбочка өстендә ике ноутбок ята. Кыскасы, булыр-булмас кунакханә номерларына караганда күпкә яхшырак та уңайлырак та.

Урнаштырыр әйберем, алыштырыр киемем булмагач, миңа монда эш беткән иде. Шуңа ихатага чыктым. Берәр җирдән урап килерменме дигән идем, тик тирә-якка күз салу белән бу теләк таралды. Тимер-томыр арасында селкенеп йөрүдән әлләни ләззәт алалмамдыр кебек тоелды. Һәм мин вышка яныннан әйләндем дә кабат вагончиклар янына килдем. Ул арада Зөһрә чыкты:

- Урнашып беттеңме? - диде ул, - Әйдә, безнең ашханәне күрсәтәм.

Ашханәдә әлләнинди яңалык табылмады. Керү делән - юыну бүлмәсе, аннан - стәл-утыргычлар, түрдә ашарга әзерләү өчен бүленгән бүлмә. Минем мондыйларны юл буйларындагы вагон-ашханәләрдә күргәнем бар иде.

- Кызык түгелме?

Мин каранып торган арада, Зөһрә ике чынаяк күтәреп яныма килеп тә басты:

- Кофе.

- Рәхмәт! - дип елмайдым мин дә, - Кай арада өлгерттең?

- Ә монда кайнаган судан өзелмибез.

Кофе тәмле иде. Өйдән чыкканнан бирле бер чынаяк та кофе эләкмәгән икән миңа. Мин ләззәтләнеп чүмердем дә:

- Эх! - дип куйдым.

Зөһрә елмайды.

- Син берүзең пешерәсеңме шушында?

- Төрлечә була. Әле моннан ун километрдагы участокта пешерәбез. Тирә-яктагы ашнакчылар барыбыз бергә җыелып пешеренәбез дә үзебезгә тиешлесен монда алып кайтып таратабыз. Вак-төяк нәрсәләрне монда әзерлим инде. Авыр түгел. Пешеренергә яратам мин.

Эшен яратуы Зөһрәнең сөйләү рәвешеннән үк күренеп тора иде. Мин андыйларга сокланып карыйм. Үз эшен яратып эшләгән кеше бәхетле ул. Дөресрәге, яратып эшләрлек эше булган кеше бәхетле. Ә мин...

- Ә утын ягу нәрсә? - дидем мин үземне үз сазлыгымнан сөйрәп чыгару өчен, - Нефть оясында утын ягасыз мени?

Кыз елмайды:

- Белмим, мин кайбер нәрсәләрне утын белән пешерергә яратам. Безнең бит тегендә мич тә бар. Он алып кайтып бирсәләр, икмәкне дә үзем салам. Егетләр дә шулай ярата.

- Ә утынны кем яра?

- Кемнең вакыты бар - шул инде.

- Балта кайда?

- Юк, Таһир, - дип елмайды кыз, - Син кунак. Ә егетләр... Яралар алар.

- Үзең кара.

Ул беркадәр уйлап торды да:

- Яхшы, әйдә, - дип ишеккә атлады, - Миңа чынлап та бер-ике кочак ярып куярга кирәк икән.

Без вагон артындагы сарайчык кебек нәрсәгә кердек. Бу утын сарае булып чыкты. Балталарның берничә төре стенага сөяп куелган иде.

- Алайса, син бер-ике кочак кына утын ваклап куй. Мин тегендә үз эшләремне карый торам. Керерсең. Чәйләп алырбыз.

- Кофелап, - дип төзәттем мин.

Ничә яшьтә булганмындыр, бик кечкенә кебек идем инде, авылга кайткач әби утын алып керергә кушты. Шулай диде:

- Улым, берәр кочак утын керт әле.

Хәзер аңлыйм инде, авыл балалары бик иртә кул арасына керә башлый һәм мондый вак-төяк эшләрне тәпи басу белән диярлек үзләштерә. Мин шәһәрнеке булгач, артык маһирлыгым юк иде. Шуңа сарайга чыктым да кочагыма сыйган кадәр утын төяп кертеп бирдем. Моны күргәч, әби кеткелдәп көлеп җибәрде:

- И, бала, бала... - диде аркамнан сөеп, - Бу тиклем аңгыра булырсың икән.

Әбиләр дә кайвакыт дөрес эшләми. Көлеп җибәргәч, аркамнан сөйгәч, мин мактау көтә башлаган идем. Тик аның "аңгыра" дигән сүзе бик хурлыклы булып ишетелде. Кочаклашырга дип колачыңны җәйгәч, маңгаеңа биргән кебегрәк инде. Ихатага чыгып еладым хәтта. Хәзер мин утын алып кер дигән сүзнең мәгънәсен аңлыйм. Корган агачларны сайлап, тиз янып китәрлек итеп ваклап кертергә кирәк. Ә теге вакытта...

Соңыннан бу эшне бик яратып эшләдем мин. Әле дә менә уңганлыгымны күрсәтеп алырга мөмкинлек туды. Зөһрә тиз генә әйләнеп чыкса, күзе маңгаена менсен әле дип ярсып эшләдем. Әлләни кыенлыгы да юк иде инде, өйрәнгән нәрсә булгач. Ләкин кыз бик тиз генә чыкмады. Мин сарайдагы утынны ярып бетерүгә караңгы төште. Һәм Зөһрә янына үзем керергә булдым. Тик вагон бикле, ә тәрәзәсе караңгы иде.

Шулай аптырабрак торганда Дядя Вова килеп чыкты:

- Ә мин синең ишекне дөбердәтәм, - диде ул тәмәке суырып, - Йоклап китте микән, качып китте микән дим. Ә син...

- Сарайда идем...

- Зөһрә әйтергә кушкан иде. - Ул тагын төтен өрде, - Кыскасы, күршедәге кустның ашнакчысы авырып киткән, Зөһрәне мастер килеп алды.

- Бүген кайтмыймы?

- Юктыр, мөгаен.

- Шайтан алгыр... - дип куйдым мин уйчан гына.

- Күңелеңә шик-фәлән кермәсен, - диде Дядя Вова, - Зөһрә бик акыллы кыз. Ә сиңа әйтергә теләгән иде ул, Хәсән ай-ваена куймады, әнә Вафа әйтер, борчылма, диде. Так што, кереп йокларга кала инде сиңа.

Мин көтмәгәндә тамагымның кибүен тойдым.

- Суыгыз юктыр?

- Нәрсә? - дип аптырады Дядя Вова, - Ә, аны әйтәсең мени... Әйдә, вагончикның ачкычын күрсәтәм. Кайчан телисең, шунда керергә мөмкин. Нәрсә телисең, дөресрәге, нәрсә бар - шуны ашыйсың. Кагыйдә бер генә - артыңнан бар да тәртиптә калырга тиеш.

Мин бер чынаяк салкын су чүмердем дә үз вагоныма юнәлдем. Моңсу иде. Бүген төнлә йокы күрмәм, көтмәгәндә авыруга сабышкан ашнакчыны, аңа алмаш эзләгән мастер Хәсәнне, бер сүз дә әйтмичә китеп барган Зөһрәне сүгеп, рәнҗеп һәм шуңа да күңеле кырылган өчен үземне йолкып чыгармын сыман иде. Алай булмады. Башны мендәргә терәү белән мин ниндидер ләззәткә чумдым һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчтем. Колагыма таныш тавыш ишетелде:

- Әйдәгез әле, кунаклар, булганына җитешеп утырыгыз әле.

Табында авылның берничә ир-аты утыра иде. Алар рәхмәт әйтә-әйтә, кулларын сөртеп хуҗага карадылар:

- Амин тотарга да ярыйдыр инде...

* * *

- Тотарбыз, - дип сизелер-сизелмәс кенә елмайды Надир карт, - Сезгә бер үтенечем дә бар иде әле. Дога кылыр алдыннан...

Берничә яраны белән кисәк кенә җыенып юлга кузгалса да, Надирнең сәфәре уңышлы булды. Инде кирәге калмаган корылмаларын нәрсә эшләтергә белми аптыраган Твердышев сатып алучы табылуга бик сөенде, хәтта аларны алып кайту өчен үз олауларын да кызганмады. Шул рәвешле, Надир үзенә кирәкле корылмаларга бик җайлы ия булды. Дәртләнеп йөрүенә караганда, аны икенче көнгә үк җыя башлар шикелле иде.

Ләкин Надир завод төзү эшен бөтенләй башка нәрсәдән башлады. Белемгә сәләте булган һәм беркадәр вакыт урыс арасында яшәргә ризалашкан берничә кешегә чапкын җибәрде. Нигә икәнен алдан белдермәде, бары тик үз йортының табын артында сыйланып, дога кылырга җыенгач кына ачып салды:

- Белүегезчә, завод ачарга җыенабыз. Корылмалары да шәраб эшкәртү заводыннан калган кораллар. Аның белән эшләү өчен белемле кешеләр, осталар кирәк булачак. Мин завод хуҗалары белән сөйләшеп кайттым, алар сезне өйрәтергә әзер. Күпмедер вакыт шулар арасында яшәп, барсын күреп, белеп, бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп кайтырга кирәк булачак.

Табында тынлык урнашты. Еракка, урыс арасына китәргә атлыгып торучылар бик юк иде бугай.

- Мин сезне бик ашыктырмыйм. Барсын да уйлагыз, өегезгә кайтып хәл итегез. Җавапны иртәгә бирерсез.

Кунакларның берсе тамак кырып куйды да кыюсыз гына:

- Мин бара алмыйм...

- Яхшы, - диде Надир шуны гына көткән кебек, - Кем бара алмый, хәзер үк әйтсен. Сәбәбен белдерү мәҗбүри түгел. Бернинди гаепләү булмаячак.

Сүзен әйткәч, табынга күз йөгертеп чыкты. Араларында иң яше шундыук күзен читкә алды. Һәм Надир сорамый булдыра алмады:

- Ә син?

- Мин ни... Барасы килми...

Кинәт табындагыларга җан керде. Егеткә карап көлешеп алдылар.

- Яңа гына өйләнде бит, - диде кемдер, - Яшь кәләшен калдырып китәргә теләмидер.

Бу сүздән соң, Надир да көлеп җибәрде.

- Ярый, монда калганнарга да эш җитәрлек, - диде ул җитдиләнеп, - Икегез бармый булып чыкты, ә башкаларның җавабын иртәгә көтәм.

Амин тоткач, урта яшьләрдәге Исмагыйль исемле ир телгә килде:

- Иртәгәгә калдырмый да әйтә алам, мин риза.

- Мин дә... - дигән тавыш ишетелде табынның икенче башыннан.

Аңа тагын берничә кеше кушылды.

- Алайса, иртәгәгә калдырып торасы да булмады, - дип елмайды Надир, - Биш кеше булгач, җитә. Килгән барчагызга да рәхмәт. Ә риза булучылар сәфәргә әзерләнә торыгыз. Корылмаларны китергән олаулар белән юлга кузгалырсыз.

Балта осталары, ташчылар, чүлмәкчеләр... Болары билгеле иде инде. Алардан төркемнәр төзеп тиешле күрсәтмәләр биреп эшкә кушты да моңарчы булмаган гамәлгә тотынды. Монсы әле урыс заводчыларында да юк иде. Ләкин әледән-әле чыгып торган янгыннардан котылу өчен аны мотлак булдырырга кирәк иде.

Әлегә эшкә җәлеп ителмәгән ирләрнең егерме биш - утыз биш яшьләр тирәсендәгеләрен җыеп алды. Боларының теләген сорап тормады, тезеп бастырды да үзе белгән-күргән буенча "син... син..." - дип кенә барлап чыкты. Шул рәвешле бер төркем туплагач, аларны тагын бер кат күздән кичерде. Таза-ныклы ир-егетләр. Болар белән сугышка да барырга мөмкин.

- Сез янгын сүндерүчеләр буласыз, - диде ул артык сүзгә бирелмичә генә, - Кайда, нинди янгын чыга, сезнең бурыч - аны сүндерү. Аңлашыламы?

Кемдер иңен генә җыерып куйды, кемдер баш какты, ә берсе елмайды:

- Ә янгын булмаганда нәрсә эшлибез?

- Ял итәбез, - дип шаяртты икенчесе.

- Янгын булмаганда, күнекмәләр ясыйсыз. Сүндерергә өйрәнәсез.

Күнекмәләр авылда гадәти күренеш булса да ул, нигездә, ат белән, ук-җәя, кылыч-сөңге кебек кораллар һәм кул сугышы алымнары белән бәйле иде. Аеруча үсмерләр, егет-җилән пыр туза, авылның бер як читендәге аланлык көн саен җыендагы сыман шау-гөр килеп тора иде. Ә менә янгын сүндерү... аның буенча күнекмәләр... монысы ишеткән дә нәрсә түгел. Шуңа ир-егетләр беркадәр аптырап калды, әмма сүз озайтмадылар.

- Үз арагыздан берәүне башлык итеп сайлагыз, - диде Надир, - Мин тиздән килеп җитәрмен.

Дөресен генә әйткәндә, янгын сүндерү буенча нинди күнекмәләр үткәрергә кирәген ул үзе дә белми иде. Монда иң мөһиме - янгын чыгардай урынны су белән тәэмин итүдер. Бер мичкәне китереп куйдың, аны бушатканчы икенчесенә китәсең... Һәм мичкә генә дә җитми, зуррак савыт ясатып алыргадыр. Нефтьне сүндерү буенча да тәҗрибәләр үткәрергә...

* * *

Янгын сүндерүчеләрнең эше каты иде. Алар балта осталары белән бергәләп ун-унбиш аршын биеклегендә манара төзеделәр. Аның башына зур мичкә күтәреп куйдылар. Аннан соң, ул мичкәне су белән тутырдылар. Суны елгадан ат белән китерсәләр дә манара башына мендерү бик җиңел түгел иде. Баштарак һәркайсы чиләк күтәреп үрмәләде. бераздан кемнеңдер башы эшләп китте, ул чиләкне бау белән мендерергә тәкъдим итте.

Өстәге мичкәне тутыргач, манара астына нефть түгеп ут кабыздылар. Мизгел эчендә ялкын тирә-юнгә сикерде. Озакламый ул манара баганаларына да кабынып китәргә мөмкин. Ут көчәеп, тотанаклы итеп яна башлагач, югарыдагы мичкәгә бәйләнгән бауны тартып җибәрделәр. Биектән, көчле басым белән төшкән су янгын чыганагын шундук юкка чыгарды.

Ул арада канәгать елмаеп янгын сүндерүчеләрнең башлыгы Надир янына килеп җитте:

- Ничек?

- Яхшы, - диде Надир уйчан гына, - Тагын кабатлагыз.

Башлык төркем янына йөгереп китте дә әмерләр бирә башлады. Янгын сүндерүчеләр арасында ыгы-зыгы купты. Бу һөнәр яңа булгангамы алар өчен кызык, һәркайсы дәртләнеп, чәмләнеп, ярышта катнашкан кебек итеп эшли иде. Күп тә үтми су алфп килделәр, аны бау белән өскә мендерә башладылар. Бу юлы дүрт яктан дүрт чиләк эшли иде, шуңа мичкә тиз тулды. Ул арада манара төбенә үт төртергә әзерләнделәр. Ләкин Надир кул гына селтәде:

- Бүгенгә җитеп торыр, - һәм янгынчыларның күзендәге дәртне күреп өстәп куйды, - Хәер, үзегез карарсыз. Әлегә башлыгыгызга сүзем бар...

Манара астына тагын ут ягып җибәрделәр. Астагы берничә кеше аңа су сипте, ялкын телләре ныграк үргә сикерде, янгынның мәйөданы артты. Һәм шунда мичкәне капладылар... Тәртип...

- Манара астына иске мичне урнаштырып карарга кирәк булыр, - диде Надир башлыкны читкәрәк алып киткәч, - Теге вакыттагы янгынны хәтерлисең бит. Шуны кабатлап карыйбыз.

Башлык беркадәр уйланып торды:

- Дөрес аңласам, без заводны яңадан төзергә тиеш?

- Әйе. Бары тик стеналарын гына күтәрәсе түгел.

- Хәзер башлыйбыз.

Янгынчы иптәшләре янына йөгерде. Надир завод булачак урынга юнәлде. Амбар биләмәсен казып бетергәннәр, елга буеннан комлы таш ташыйлар иде. Бу ташны нефть белән бутап тигезләп җәйсәң, ис китәрлек матур да уңайлы да була. Якынайгач, Надир тагы бер тапкыр күз алдына китерде. Менә бу урында - мич бүлмәсе. Ул кирпечтән булырга тиеш. Янгын-фәлән чыкса да каза күрерлек булмасын. Ә суыткыч бүлмәсе... Ансын да кирпечтән күтәрергә мөмкин... Ансы артык мөһим түгел, нәрсә бар шуннан ясалыр... Һәр бүлмәдә янгыннан саклау чаралары - ком, су, җәймә...

Әйбәт кенә эшләп китсә, янгын сүндерүчеләр төркеме бик яхшы нәрсә булыр кебек әле ул. Моны һәр авылда, һәр төбәктә кулланышка кертергә кирәк. Бигрәк тә нефть яткылыкларына бай җирләрдә янгын еш чыгучан. Вакытында күрелгән чара әллә күпме байлыкны саклап калырга мөмкин.

5

Елгада өермәгә эләккәнегез бармы? Дулкын сине үзенә суыра башлый, син йөзәргә тырышасың, бөтен көчеңне саласың, тик ул ниндидер бер җиңеллек белән сине тагы да эчкәрәк суыра... Ниндидер көч мине дә шулай кайдадыр суырып алды, карышырга гына түгел, ни булганын аңларга да өлгермичә калдым. Ниндидер өермә уртасына эләктем дә су төбенә китеп бөтенләй бүтән дөньяда калкып чыктым. Кайдандыр шомлы тавыш ишетелә иде: "Док-док-док..." Мин башта үземнең кем икәнемне, тавышның нәрсә булуын аңлый алмыйча яттым. Ә ул тагы кабатланды, көчлерәк, дәһшәтлерәк булып. Аңа кемнеңдер көр тавышы кушылды:

- Таһир!

Ниһаять, мин үземнең кем һәм кайда булуымны искә төшереп сикереп тордым да ишеккә юнәлдем. Ишек кагучы Хәсән абзый иде:

- Ну, ишеп тә карыйсың йокыны! - дип каршылады ул, - Мин инде курка башлаган идем. Юына тор, хәзер чәй алып киләм.

- Кофе, - дип төзәттем мин.

- Нәрсә?

- Кофе, - дип кабатладым, - Ә Зөһрә кайда?

- Монда. Ашарга әзерли.

Минем юыныу әсбаплары юк иде. Шулай да мондагы бүлмәдә теш пастасы да, сабын да, хәтта чиста сөлге дә бар икән. Тешне бармак белән генә чистарттым, калганын озаклап, җиренә җиткереп юындым. Чыгуыма Хәсән абзый өстәл башында чәй чүмереп утыра иде инде.

- Акырын кыймылдыйсың, - дип шаян шелтәләде ул, - Чәең... Кофең суына...

- Рәхмәт! - Мин өстәл артына килеп утырдым, - Сәгать ничә?

Хәсән абзый чәен чүмереп куйды:

- Иртә әле. Кофеңны эч.

Берничә йотым уртлап куйгач, рәхәт булып калды.

- Таң тишеге белән йөри дип тиргәмәсәң, сиңа бер соравым бар иде.

Мин тыңлыйм дигән кыяфәт чыгардым.

- Безнең Тарас килмәде бит. Күршеләрдән дә беркемне табалмадым.

Хәсән абзый миңа карап алды. Аңладым инде тел төбен. Бары тик ничек итеп баш тартырга гына сүзләр табасы калды.

- Шуннан?

- Кеше кирәк.

Мин кофе чүмердем.

- Ашыктыралар, - ул өскә ишарә ясап алды, - Югарыдан.

Мин тагын кофе уртладым. Ә сүз барыбер табылмады.

- Син берәр көнгә калып эшләшсәң, бик яхшы булыр иде.

Мин аңа карадым да ни әйтергә белми катып калдым. Каласы килә иде, әлбәттә. Тик эшлисе килми иде. Алай да түгел, Зөһрә, аның иптәшләре янында үзем бөтенләй белмәгән нәрсәгә тотынырга куркыта иде. Утын яручы булып, гомумән, балта остасы булып калырга кушсалар бер хәл иде. Балта тота беләм. Бабай мәңге онытмаслык итеп өйрәтте. Ә монда... Миңа тратор ни торба ни - икесе дә бер, икесе дә тимер. Шулай булгач...

- Уйларга кирәк, - дидем мин каршы килергә кыймаганлыктан гына.

- Уйларга вакыт юк, Таһир.

Кинәт мин тотып алдым... Бу гади мизгел түгел, минем алда тагын бер мөмкинлек - сайлау мөмкинлег ачылган мизгел иде. Кайсы мин теләгәне? Калыргамы әллә китәргәме? Калырга! Эшләргәме әллә эш эзләргәме? "Эш эзләү" дигән сүз миңа "чир" дигән мәгънәне аңлаткан шикелле иде. Мин кофе уртладым.

- Эш рәтен белмим.

Бу сүзне әйтү шулкадәр оят иде. Ә икенче яктан карасаң, ник мин аны белергә тиеш әле? Аннан соң, мин эзләп килмәдем бит, мине эзләп килделәр - теләкләре булса, өйрәтерләр.

- Мин мөмкин кадәр җайлаштырдым инде, - диде ул үзалдына сөйләнгәндәй, - Әлегә сиңа иң гади нәрсә генә башкарырга кирәк.

- Нишләргә?

- Әйдә, вышкага. Күрсәтәм.

Без вышкага күтәрелдек. Башкалар уянганмы икән, тик биләмәдә хәрәкәт күренми иде әле. Эчкә узгач, мин тирә-якка каранып алдым да тез буыннары йомшарып китте. Бер нәрсә дә таныш түгел иде. Хәер, бер читтәрәк утырган нәрсә двигатель булырга тиеш. Дизельдыр инде. Болары - торба. Тегендәрәк - пульт. Шул рәвешле генә санасаң да монда танышлар аз иде.

Хәсән абзый елмая биребрәк күзәтеп торды да аркадан кагып куйды:

- Иң мөһиме - курыкмаска. Монда бер катлаулы нәрсә дә юк.

Дөньяның бөтен авырлыгы шушы сүздән башланганын мин инде чамалый идем. Бабай кадак кагарга өйрәткәндә дә шулай дигән иде. Бер катлаулылыгы да юк, бер кулың белән кадакны тотасың, икечесенә чүкеч. Менә болай. Ә минем кадак тоткан бармак бер атна буе канап йөрде.

- Менә бу торба "шәм" дип атала. Бораулый-бораулый ул аска кадәр төшеп җитә. Шуннан менә бу торбаны, "шәмне" тоташтырырга кирәк. Аны өстән ну... махсус җайланма төшерә, син астан көйләп куясың... Һәм ул килеп җиткәнче астагы торба башын майлап, ике торбаны тәңгәлләштерергә кирәк. Менә болайрак. Ә менә бу нәрсә, ачкыч бу... Автоматик бораулау ачкычы дип атала... Шул борып ике торбаны тоташтырып куя. Син аңа эшне җайлап бирәсең, ул кыса. бераз төшендеңме?

Төшендем, әлбәттә. Мин моны теләсә-кемгә аңлатып бирә алыр идем. Бер торба җиргә төшеп беткәч, икенчесен алып, ялгарга әзерләп куясың, ә автоматик ачкыч аны борып тыгызлый. Аңлатуның бер кыенлыгы да юк. Тик менә эшли башласаң... Бер торбаның озынлыгы гына әллә ничә метр... Авырлыгы - гәүдәсенә карап...

- Катлаулы түгел ул, - дип тынычландырды Хәсән абзый, - Тик монда төгәллек кирәк. Игътибар. Бөтен нәрсәгә вакытында өлгерергә кирәк. Һәм иптәшеңне күзәтергә. Конвейр кебек бу. Син әзерме-юкмы, торба килә, җитешәсеңме-юкмы - ачкыч эшли башлый. Ныклап тотынганчы, бер кузгатып алырбыз әле. Син карап торырсың, шуннан үзең тотынып карарсың. Кулыңнан киләчәк синең.

- Рәхмәт, - дип аптыраулы елмайдым мин, - Ә гадирәк бүтән эш юкмы?

- Юк шул...

Мин тагын тирә-якка каранып алдым. Кичә бергә килгән кешеләрне күз алдына китердем. Берсенең дә миннән артык җире юк иде. Хәсән абзый кушканны тыңламыйча китеп барсам, Зөһрә дә начар уйлап калыр сыман тоелды. Ярдәм итә алмады дип уйлау бер әле ул, ә ярдәм итәргә теләмәде дию - бүтән. Аннан соң, гомер буе чиләнәсе нәрсә түгел бит - нибары бер көн. Ә бәлки, төшкә кадәр теге Тарас дигән кешеләре килеп җитәр дә мин котылырмын. Аннан соң... Шайтан алгыры!.. Иң мөһиме, гомердә бер күрмәгән нәрсә булса да, катлаулы кебек тоелса да минем бу эшкә тотынып карыйсым килә иде.

- Я ничек? - Хәсән абзыйның соравы мине айнытып җибәргәндәй булды, - Ризамы?

Мин аңа беркадәр карап тордым. Ошый иде миңа бу абзый.

- Печ итеп килергә мөмкинме? - дидем мин бик җитди кыяфәт чыгарып.

- Нәрсә? - Бу көтелмәгән сорауны ул башта аңламады, аңлагач кычкырып көлеп җибәрде, - Мөмкин, мөмкин. Димәк, каласың?

- Әлбәттә, - дигән булдым мин, - Тик мин гаепле түгел.

- Бар да яхшы булыр. Бар, алайса, егетләр ашханәдәдер.

Егетләр чынлап та шунда иде. Моңа кадәр шау-гөр килгән тавыш ишетелсә дә мин керү белән тынып калдылар, карашлары миңа төбәлде. Үз кеше булырга тырышыбрак сәлам бирдем дә буш өстәл артына барып утырдым. Хәтта Зөһрә дә миннән күзен алмый күзәтә иде. Дәшмәде дә. Хезмәтләндерергә дә ашыкмый.

- Нәрсә булды? - дип аптырадым мин.

- Я, ничек? - дип ярым пышылдады Клей, - Ничек?

- Нәрсә ничек?

- Мастер калырга өндәдеме?

- Әйе.

- Ә син?

- Бер генә көнгә бит ул.

- Син нәрсә дидең?

Нәрсәдер булган. Болар тын да алмыйча минем җавапны көтәләр иде.

- Калам.

Кинәт җәнҗал купты. Вагон эче шау-шуга күмелде, кемдер үкенечле, канәгатьсез, кемдер шатлыклы авазлар чыгарып кычкырышырга тотындылар. Ә Дядя Вова урыныннан торып минем янга килеп басты да кочаклап алды:

- Молодец! Молодец! Мин синең шәп егет икәнеңне шундук сиздем!

Мин үземне Кар кешесе куенында чәбәләнгән куян сыманрак итеп сиздем. Ә ул мине күтәреп әйләндерде. Шуннан җиргә куйды. Мин берни аңламыйча тирә-якны күзәтүемне белдем. Ул арада поднос күтәреп Зөһрә дә килеп җитте. Ул ризыкларын өстәлгә утыртты да муенымнан кочаклап иреннән үбеп алды. Тиз генә түгел... Озак та түгел инде... Ниндидер акцент белән дип әйтимме соң... Мин һушыма килеп җавап бирергә уйлаганчы, ул инде бар янына җиткән иде.

- Тәк, егетләр... - дип бөтен вагонга яңгыратты Дядя Вова, - Бу бәхәстә бары тик мин җиңеп чыктым. Ди-мә-әк... Зөһрә катнашмады, ә калган һәркайсыгыз миңа бер мең тиеш!

Егетләрнең барсы да аның алдындагы өстәлгә берәр мең салып урыннарына барып утырды. Димәк, бәхәс оештырган булганнар. Үземнең бер мизгелгә "йолдыз" булып алуымның серен шунда гына аңладым.

Беаздан яныма Зөһрә килеп утырды.

- Кичә кисәк кенә китәргә туры килде, - дип елмайды ул, - Сиңа юлда телефоннан шалтыратырмын дигән идем...

- Телефон да алышмаганбыз... - дип елмайдым мин, - Ничек соң, кичә?

- Ашка пешкән ул, "скорый" алып киткән... Син ачуланмагансыңдыр бит? Мин дәшмәдем. Зөһрә үзенчә аңлап кулымны учына алды, - Ачуланма, яме.

Эчең тулы нәфрәт булса да аның назлылыгыннан эреп әллә кайчан таралган булыр иде. Мин елмайдым.

- Ә син кичә бөтен утынны ярып бетергәнсең, - диде ул бөтенләй көтмәгәндә, - Күргәч, Хәсән абыйның күзе маңгаена менде.

- Нәрсә?!.

- Мондый егетне кулыңнан ычкындыра күрмә ди, - Зөһрә челтерәтеп көлеп җибәрде.

- Ә син?

- Ә мин нәрсә?!. - Зөһрә елмаеп миңа текәлде, - Ә син?

- Мин синең өчен калдым, - дидем дә бу сүз алдашу кебегрәк тоелгач, өстәп куйдым, - Бугай.

- Бу-гай, -дип эләктереп алды Зөһрә һәм урыныннан кузгалды, - Ярый, син иркенләп аша. Күрешербез.

* * *

Беренче ике торба белән этләнергә туры килде. Башны да бәреп алдым, торбаны чайкалдырып, икенчесенә туры китерәлми дә интектем, автоматик ачкычка үзем кысыла язып та калдым. Хәтта эшне туктатып, барсын да миңа кабаттан төшендереп бирергә мәҗбүр булдылар. Гарьлек иде, билләһи. Ләкин тирә-якта мине гаепләүче табылмады, ә Хәсән абзый хәтта мактап та алды: "Әле авария чыгара язган кешеләр була торган иде. Син молодец, тырышасың. Менә бу урында болайрак итсәң, тагы да яхшырак китәчәк." Өченчесе чынлап та яхшырак китте. Аннан соң, җаена төшенә башладым. Минем напарник, Дядя Вова хәтта елмаеп, баш бармагын күрсәтеп куя торган булды.

Җаен алсаң, әлләни кыенлыгы юк икән. Реакция кирәк. Ансы миндә бар. Гомумән, бу эшкә кирәкле нәрсәләрнең барсы да миндә бар иде, фәкать, җаена төшенергә, тәҗрибә тупларга гына кирәк. Төш җитүгә, ул миңа хәтта ошый да башлады. Монда торба тоташтыру гына түгел инде, бер арада раствор да ташыйсың, бетсә болгатасың да. Кыскасы, кайсы мәшәкатькә беренче туры киләсең, шуны эшлисең. Калганнары - пүчтәк. Көч кирәк, әлбәттә, тик аларына сол таләп ителми. Торбаның да җаен алгач, мин гомерем буена шушы эштә эшләгән, шуның өчен туган кебек тоела башладым. Буыннарымның аруын тойсам да әллә нинди бер рәхәтлек кичердем.

Шунсы да бар икән. Менә мин кулыннан бер эш тә килми торган булдыксыз да, артык ялкау да егет түгел бит инде. Ләкин үзебезнең шәһәрдә бер эшкә дә алучы булмады, хәтта эш сорап барганда да сиңа бик текә кешеләрне юкка бимазалап йөрүче булдыксыз, беткәнбаш итеп карыйлар иде. Янәсе, синең яшьтә юньле кеше үз урынын табып, рәхәт тормышта яшәргә тиеш инде. Ә син һаман эш эзлисең, өстәвенә, стажың да юк. Көннең көненә, атнадан атнага, айдан айга. Һәм мин үземне, чынлап та, кирәксез бәндә, артык җан итеп тоярга мәҗбүр була идем. 

Ә монда алай түгел. Монда мин бер генә мизгелгә соңга калсам да нәрсәдер бозыла, я корылмага, я үземә, я иптәшемә көч килә. Монда минем һәр мизгелем ниндидер мәгънәгә ия, һәр минутым кыйммәт, чөнки ул кем өчендер, ни өчендер кирәк. Мин монда үземне кирәкле итеп тоям. Ә бу зур нәрсә.

Хәсән абыйга ризалык биргәнче: "Бәлки, төшкә Тарас үзе дә килеп җитәр әле" - дип уйлаган идем. Ходайның "амин" дигән чагына эләккән бугай. Кичке аш якынлашканда ул бер иптәшен ияртеп килеп җитте. Үзе әлегә эшли алмый, ниндидер мәшәкате чыккан, шуңа алмаш алып калдырып китәргә теләгән. Һәм мине азат иттеләр. Теге алмашның тәҗрибәсе минекеннән зуррак иде, тик артык түгел. Һәрхәлдә, мин шулай уйладым. Эш рәтен белсә дә анда дәрт юк, тәмен тоеп эшләми. Ләкин бәхәсләшеп тормадым, мәңгелеккә дип килгән дөньям түгел ич инде бу. Барыбер иртәгә юлга кузгаласы.

 Киемнәрне алыштырып, юынып алгач, ашханәгә кердем. Зөһрә камыр басып маташа иде.

- Икмәк пешерәсең мени? - дидем мин сүзсез тормас өчен генә.

- Юк, пирожки, - дип елмайды ул, - Сине сыйлыйсым килә.

Мин аның янына ук... дөресрәге, урамнан кергән уңайга аш-су янына ук килергә кыенсынып, читтәрәк басып тордым. Якынрак бару теләге көчле иде. Якын килеп, нечкә билләреннән кочаклап...

- Ә син? - диде ул бераз гаҗәпләнеп, - Эштә түгел мени?

- Азат иттеләр.

- Күрдем, Тарас кергән иде.

- Ә миңа ул эш ошады. Ошый башлагач кына, китәргә туры килде.

- Нишлисең инде... - дип көрсенеп куйды ул.

- Син дә ошыйсың, - дип әрсезләштем мин, - Һәм моннан да китәргә туры килә...

Кинәт ул миңа текәлеп карады. Назлы, әрнүле, газаплы, ләззәтле итеп. Һәм җаныннан бер сүзне сыгып чыгарды:

- Та-һи-ир...

Мин бер мизгелгә әллә нишләп киттем. Бөтен хисеңне бары тик бер сүзгә сыйдырып бетереп буладыр дип уйлаганым да юк иде. Ә ул сыйдырды. Монда аның өметләре дә, бәхете дә, әрнүе дә, шик-шөһбәләре дә бар иде.

Бу сөйләшү ни белән тәмамланыр иде, балга төшкән бер калак нефть сыман, Тарас килеп керде.

- Зөһрә, тиз генә капкалап аласы иде, Уфа поездына ашыгам...

- Уфа поезды? - дип элеп алдым мин, - Иртән генә булырга тиеш иде бит.

- Расписаниелары үзгәргән.

- Үзең кара инде, Тарас абый, кулым камырлы, - дип акланды Зөһрә һәм миңа пышылдады, - Кит-мә-ә!..

Мин аңа баш кактым да ихатага чыктым. Кызык бу дөнья. Әле генә шушы урыннан, шушы кыздан да кадерлерәк бернәрсәм юк шикелле иде, ә үзебезнең якка барачак поезд турында ишетүгә, күңел кузгалды да китте. Хәер, шулай булырга тиештер дә. Монда вакытлыча гына дип тукталган кеше ич мин. Ә максатым бөтенләй бүтән иде. Тукта, нәрсә иде әле ул? Авылда бераз торып, дус егетем Азамат белән Себер якларына чыгып китү? Тагын эш эзләү... Юк, монсы эш эзләү түгел, ә барып урнашу иде. Чөнки кичә генә хәбәрләштек, Азамат нәрсәдер тапкан. Ресторан белән бәйле бер эш. Телефон аша төпченеп тормадым - кайткач сөйләшербез дип калдырдым. Кыскасы, анда кешеләр таләп ителә, минем дус, ышанычлы кеше, тәкъдим иткәч, мотлак алачаклар һәм син шәһәрнең төрле конторалары буйлап: "сез мине эксплуатацияләргә риза булмассыз микән?" - дип теләнеп йөрүдән котыласың. Һәм бәхетле буласың.

Ләкин минем бүген үк китүем мөһим түгел иде. Азамат иртәгә дә авылда була. Хәтта китеп барса да әлегә яшәп торырлык акча бар. Акча! Яшәп торырлык! Аена җитмешәр мең алып эшләсәң дә бер елга җитә яза. Минем андыйны гомердә күргәнем юк. Әлегә бер тиенен тотынып карамасам да, беркадәр басымын тойсам да аның булуы рәхәт иде.

Ашханәгә кабат кермәдем, Зөһрәнең эше күп, ә эш кешесе янында лыбырдап утыру минем өчен кыен тоела. Берәр шөгыль табылмасмы дип сорарга Хәсән абыйны эзләп карадым да очраталмагач, куст биләмәсеннән чыгып агачлык ягына атладым.

Капкадан чыкканда ук йөрәкне нәрсәдер кысып алган сыман булган иде. Хушлашу якынлыгын тою бугай. Иртәгә мин шуннан чыгып китәчәкмен. Ә Зөһрә кала. Әлбәттә, мин монда кабат килермен, аның туган ягына да барырмын. Ә бара алмасам? Аны яңадан эзләп таба алмасам? Кустан ераграк киткән саен үземне иң кадерле кешесеннән, мизгелләреннән ераклашып баручы кебек тойдым. Ә агачлыкка узып, нефтьчеләр биләмәсе бөтенләй күренми башлагач, бу тойгы тагы да ныграк көчәйде. Мин аны үз җилкәмдә күтәреп барган төсле хәлсезләндем һәм бер каенга барып сөялергә мәҗбүр булдым.  Ләкин агачка сөялү белән бөтен булмышым аша ниндидер дулкын үтте... Әллә үзем дулкын аша уздыммы... Белмим... Тик мин инде бүтән дөньяда идем... Колагыма тагын теге таныш тавыш ишетелде...

- О, кемне күрәм мин... Генри!

* * *

- Сэр Надир, я уже уезжать... - дип елмайды аның бүлмәсенә килеп кергән инглиз, - Зур сэнкью сиңа. Порощаться зашел. Исән-сауу бул.

- О, Генри туган... Рәхмәт сиңа! Сэнкью! - дип кочаклап алды Надир дә, - Кайда гына йөрсәң дә исән-имин бул.

- Ничем не мог помощь...

- Булуың үзе ярдәм, - дип елмайды Надир, - Рәхмәт сиңа.

Чит ил кунагын болай коры гына озату килешкән гамәл түгел иде. Надир Генрины алып китәчәк олаулар янына чыгып тагын бер кабат кочаклашып хушлашты. Кунакка дигән күчтәнәчләре, юл кирәк-яраклары белән атка төяп куелган иде инде. Атлар кузгалып киткәч, кул болгап калдылар.

Генрийның чынлап та артык ярдәме тимәде.

Завод эшләрен беркадәр җайга салгач, Надир көннәрен үзенең эш бүлмәсендә үткәрер булып китте. Беркемне дә кабул итмәде, үзе дә анда-монда чыгып йөрмәде. Өстәл артында язу-сызу белән булашты.

Махсус җыйган бай китапханәсе бар иде. Ул мондагы китапларны дөньяның төрле тарафларыннан кайтартты. Гарәп илләреннән дә, көнбатыштан да, Россиядә чыкканнары турында әйтәсе дә түгел. Үзен хөрмәт иткән һәр затлы татар кебек Надир дә гарәп, фарсы, урыс телләрен яхшы белә иде. Аз гына нимесчә дә пупалый. Монсын "белү" дип әйтү шыттыруга керсә дә урыс заводларында, рудникларда эшләгән мастерлар белән аралашырга ярап куя. Җир асты казылмаларына игътибар арткач, бу якларга чит илләрдән дә белгечләр күпләп килә башлады. Алар арасында нигездә нимесләр, бераз гына иңглизләр, французлар да бар. Надирнең китапханәсендә шулар аша алынган китаплар да җитәрлек иде. Үзе аңламаса да кирәк чагында укып сөйләп бирердәй чит ил кешесен табу авыр булмас дип уйлаган иде. Кеше табу кыен булмады, әлбәттә.

Генри әнә шундый китапларны укып аңлатып бирер өчен махсус чакырып китерелгән кеше иде. Иңглизчә дә, нимесчә дә, французча да яхшы белә. Генри гыйлем иясе генә түгел, бик җайлы кеше дә икән. Ничектер эчкерсез итеп, күптәнге танышлар кебек бер-берсен үз күреп аралаштылар. Чит телдәге китапларны да җентекләп актарып чыктылар. Ләкин гарәп, фарсыда да, Европада чыккан китаплар арасында да җир маен эзләү, чыгаруга кагылышлы язмалар бик аз, ә әле аны кызыксындырган нефть эшкәртү турында бер кәлимә сүз дә юк иде. Эзләп-эзләп тә берни дә тапмагач, Генри юлга кузгалырга булды.

Аны озаткач, Надир үзен ялгыз калган кебегрәк тойды. Хәтта европадан, гадәттә, Россияга караганда беркадәр алдарак бара торган дөньядан килгән кеше дә хәбәрдар булмагач, аның нефть эшкәртү заводы ясыйм дип азаплануы бер җирлексез гамәл булып тоелды. Беренче булуның да үз авырлыклары җитәрлек шул, ә иң үзәккә үткәне - үрнәк алырлык, иярерлек нәрсә булмау. Нәрсә кылсаң да хата сыман тоела.

Надир яңадан эш бүлмәсенә кереп тормады. Бу очракта китаплар көчсез иде. Барсын да үзең сынап, тикшереп карарга туры киләчәк. Заводны төзеп кую бер нәрсә, ә эшләтеп җибәрү, аның файдасын күрә алу бөтенләй икенче. Амбарлар төзелеп беткәнче, берәр казанны корып җибәреп, тәҗрибә туплый торырга кирәк булыр, могаен.

Завод янына барырга дип торганда Йосыф килеп җитте.

- Сиңа көндәшләр табыла, - диде ул хәл-әхвәл сорашу белән, - Биләмәнең Сарытау ягында безнең аучылар бер төркемгә юлыккан. Егерме-утыз кешедән торган кораллы отряд. Крестьяннары да байтак икән. Һәм алар беләсеңме нәрсә эзләп йөриләр?

- Узып барышлый гынадыр, бәлки?

- Узып барышлый гына инде, - Йосыф елмайгандай итте, - Күченеп килмәгәннәр. Нефть эзләргә килгәннәр. Граф Яжугинский кешеләре.

- Ансы кем тагын?

- Уралга килергә җыена икән. Ике заводны сөйләшеп киткән диделәр Берсе Чуй, икенчесе Сылва буенда. Нефть белән шөгыльләнергә дә исәбе бар, ди.

Улының сүзләре Надирнең кәефен күтәрмәсә дә ул сер бирергә ашыкмады:

- Көндәшләр арта икән шул, дип кенә куйды.

Ләкин Йосыфның сүзе моның белән генә бетмәде:

- Күршедәге башкорт старшиналарының да җирләрен күпләп тартып ала башлаганнар.

Надир елмаеп куйды:

- Аларны элек тә талыйлар иде бит инде.

- Элек азмы-күпме бәягә сатып алалар иде әле. Ә хәзер турыдан-туры талауга күчкәннәр. Кайбер урыннарда авыллары белән куып заводка эшкә алып китәләр икән.

- Башкортларны котырту яхшы түгел, - дип көрсенде Надир, - Алар бер күтәрелсә, күзләренә ак-кара күренми. Барсын да кырып ташларга мөмкиннәр.

Йосыф баш какты. Бу халык кунакчыл һәм бераз беркатлы булса да бер чыгырыннан чыктымы барсын да пыр туздырып ташлый ала иде. Узганында әнә кораллы отрядларны пыран-заран туздырып заводларның астын-өскә китереп ташлаганнар, хуҗалары чак качып котылган.

Ләкин байлык артыннан куып күзе томаланган купецларга барыбер акыл керми, алар бөтен мөмкинлектән файдаланып, мондагы байлыкны сыгып алырга тырышалар. Элегрәк төрле күчтәнәчләр, ялтыравыклы бүләкләр, арзанлы дан, грамоталар белән кызыктырып бай җыирләрне алырга тырышсалар, хәзер бөтенләй алдау, талау, куркыту юлына басканнар. Тегеләр законны бик аңлап бетермәгәч, бастыруның төрле әмәлен табалар. Хәер, законнарны белү дә артык ярдәм итми. Урыс сәүдәгәрләренең кулында байлык зур, патша тирәсендә элемтәләре көчле. Шуңа алар урындагы халыкны бик санга сугып бармый, үзләрен монда басып алучылар кебек хис итәләр. Ничек кенә баш бирмәскә тырышсаң да алардан узып артыгын кылана алмыйсың.

- Монда да килеп җитмәгәйләре, - дип көрсенде Йосыф, - Соңгы арада бик әрсезләнделәр.

Надир беркадәр дәшми торды.

- Патша хәзрәтләре безне рәнҗетергә юл куймас, - диде Надир ниндидер бер эчке тантана белән, - Хөкүмәт алдында минем хезмәтләрем аз булмады. Һәртөрле сугышларга да иң алдан чаптым, җиңеп кайттым. Ил эчендәге фетнәләрне бастырырга кирәк булса да читтә калмадым.

Йосыф инде мондый сүзләрне мең тапкыр ишеткән иде. Аның хак икәнен дә аңлый. Чынлап та әтисе төрле сугышларда катнашып, төрле бүләкләр алган кеше. Әлләни майтармаса да фетнәләрне бастыруда да читтә калмаган. Россия хөкүмәтенең аңа ышанычы зур. Ләкин бу юлы сүз алтын, корыч, бакыр, нефть ише җир асты хазиналары турында бара. Ә Урал-Идел буйларында үзләре аерым патшалык сыман булып, кечкенә армия, әлләничәшәр мең бәйле эшче һәм крестьян тотып яшәгән сәүдәгәрләр өчен синең хөкүмәт алдындагы хезмәтләрең бар ни дә юк ни. Табыш, акча өчен болар әллә нинди кабәхатьлекләр эшләргә дә әзер икәнлекләрен күптән исбатлаган иде инде. Әтисенең, бик акыллы, алдан күрүчән кеше булып та шуларны аңламавы Йосыфның эчен пошырды. Тик ул бәхәскә кермәде:

- Хәере белән булсын инде, - дип кенә куйды.

Әтисе шуны гына көтеп торгандай елмаеп җибәрде:

- Хәере белән булсын өчен ул отрядны куып җибәрергә кирәк.

Йосыф аңа гаҗәпләеп карады. Иске авыздан яңа сүз.

- Боларын гына куып җибәрербез дә ул, тик алар күп бит. Күп һәм яхшы коралланган.

- Юк, улым, фетнә кирәкми. Алла сакласын. Ләкин боларны күчтәнәчләр, бүләкләр белән йомшартып җибәрергә туры килер, бу җирләр турында кирәкмәгәнне сөйләп йөрмәсеннәр.

Бу җирләрдә нефть тә, башка казылма байлыклар да барлыгын Петербурда яхшы беләләр иде инде. Шулай да махсус җибәрелгән төркемнәрнең кайберләре бернәрсә дә таба алмый кайта һәм ул төбәк турында бераз вакытка онытып торалар. Бу ысулны урындагы старшиналарның барсы да диярлек яхшы белә һәм еш куллана иде. Шул исәптән, Йосыф та.

- Мин кешеләр җибәрдем инде, - дип елмайды Йосыф.

- Үзең бар. Соңгы килүләре булмас, танышып кал. 

6

* * *

Кемдер битемә чәбәкләгәнгә уянып киткәндәй булдым... Тик күзләрне ачарлык хәл юк иде...

- Аракы исе килми, - диде кемдер һәм беләкләремне капшап карады, - Наркоман да түгел.

- Билләһи-валлаһи, бая гына бу урында беркем дә юк иде, - дип акланды икенчесе, - Күктән төшмәгәндер бит инде.

- Күрмәгәнсеңдер, - дип шелтәләде аны иптәше, - Больницага илтәбезме? Туктале, бу бит кичә безнең белән килгән егет...

- Точно, шул!

- Ә син күктән төшкән, дисең. Хәсән абзыйга илтәбез, димәк.

Мин күзләремне ачтым.

- Ул уянды! - дип кычкырды минем күктән төшүемне искәрткән тавыш, - Хәлең ничек?

- Мин кайда?

Аның җавабы аңыма барып җиткәнче үк урманда йөреп килергә дип чыгуым искә төште. Тик монда нишләп ятам?

- Сез кем?

- Күрше кусттан без.

Монсын инде чамалый идем. Торып өс-башымны какклап алдым.

- Йоклап киткәнмен бугай...

- Йоклап?! - дип аптырады мине иснәп караганы, - шушындый салкындамы?!.

Мин инде чынлап торып һушыма килдем. Егетләрне дә төсмерләдем, кичә бергә килгәнебез искә төште.

- Рәхмәт, егетләр, - дидем мин елмаерга тырышып, - Хәзер... Кайтам үзебезгә...

- Әйдә, без дә шул якка.

- Тик сез... Сөйләнмәгез инде, яме. Урманда йоклап киткән димәсеннәр. Оят.

Егетләр көлешеп куйды.

- Ә без курыктык сине чирле дип.

- Арыткан, - дип иснәнгән булдым мин, - Төнлә дә йоклап булмаган иде. Яңа урын...

Алар аңладылар. Башкача сөйләшмәдек. Кустка җитү белән мин үз вагончигыма кереп качтым. Беркемне дә күрәсем килми иде. Каен төбендә аунап яткан хәлдә кеше күзенә чалынуым өчен беркадәр гарьләнү дә бар иде, әлбәттә. Бу хакта Зөһрә ишетсә, ни уйлар? Чирләшкә нәрсә икән дип читләшүе дә бар, кызларга тулысынча ышанып бетеп булмый, сыналган да кеше түгел. Башкалар алдында да кыен. Ләкин кеше күзеннән читкә китәргә теләвем моның өчен генә түгел иде.

Ни өчен иде соң?

Моңа да төгәл генә җавап таба алмадым. Ничек итеп агач төбенә егылганымны искә төшерү, моның сәбәпләрен ачыклау өчен. Тик мин аны хәтерли идем. Капкадан чыгу белән бөтен булмышымны сагыш басты, алда торган аерылышу турында уйлап борчылдым һәм хәлсезләнеп бер каенга барып сөялдем. Шунда һушымны югалтканмынмы, йоклап киткәнменме?

Эшләгәндә үзем сизмәсәм дә соңыннан арыганлык баскан булырга да мөмкин. Соңгы вакытларда артык көч түгеп эшләгән юк иде бит. Арып, йоклап алу - гаире табигый нәрсә түгел. Ә һушымны җуйсам... Зөһрәне шул кадәрле үк итеп, һушымны җуярлык итеп яратам микәнни?!. Соңгы вакытта тәэсоратлар, уйлар-хисләр-кичерешләр хәтсез булды бит. Кеше, бәлки, шулардан талчыгырга да мөмкиндер.

Мин бернинди фикергә дә килә алмадым. Моның тиз генә булмаячагын чамаласам да:"Врачларга күренергә кирәк" - дигән нәтиҗәгә генә килдем. Эшсезлекнең кыенлыгына үртәлеп ишекле-түрле йөрендем дә диванга ятып телефон актарырга тотындым. Өйгә шалтыратырга кирәк иде. Ләкин алар кайда икәнемне сораса ни диярмен. Әлегә тыелып торырга туры килә. Номерлар буйлап үттем дә һичкичекмәстән шалтыратырдай кеше табалмыйча, адреслар битен ябып куйдым.

Карале, монда вай-фай да бар икән! Бу бик яхшы нәрсә булып күренсә дә, әллә нинди мөмкинлекләр ачардай тоелса да интернетта бер-ике битне ачып карауга ук күңел сүрелде. Әллә нишләдем әле мин. Соңгы вакытта телефонны кулга да алмас булдым. Ярый, вай-фай яхшы шулай да. Соңрак бәлки, берәр кино карармын. Тик әлегә телефонда чокыну теләге юк иде. Болай нишләргә белми ятканчы, Тараска ияреп станцияга китәргә кирәк булгандыр.

Ашханәгә керү теләге тынгы бирми инде. Тик артык ешласам, ялкытып куярмын дигән шик тыеп тора. Түзмәдем инде, ишек төбенә чыгып күрше кусттан килүчеләр киткәнме дип карадым да, аларның машинасы күренмәгәч, Зөһрә янына атладым.

- Нәрсә, моңаеп йөрисең?

Борылып караганчы ук чамаладым - Дядя Вова, тәмәке тартырга чыккан. Дәшми генә күзәтсә дә булыр иде, әмма энләшүеннән күңел күтәрелеп китте.

- Йөрим әле аптырап, - дип елмайдым мин, - Эшсезлек туйдыра икән.

- Ансы шулай, - диде ул төтен суырып, - Элек, Себердә чакта, безнең дә атналар буена яткан бар иде. Әле синең ярты көн генә.

- Ансы да эш диярлек түгел инде, - дигән булдым мин, - Вакыт үткәрү.

- Юк, бырат, алай түгел ул. Кулың дөрес синең. Кеше белән кеше, беләсеңме, ничек аерыла?!. Синең тәҗрибәң дә юк, белеп тә бетермисең, ә бергә эшләү күңелле. Тарас үзе дә әлләни түгел иде, ә бу иптәше - бөтенләй бүтән.

- Ярый инде, - дип көлдем мин, - Эш белмәгән кеше кайдан рәхәт булсын.

- Юк, бырат, ялагайланып әйтмим бит. Минем гәүдә ялагайлануга мохтаҗ түгел. Белеп әйтәм.

- Рәхмәт.

- Минем онык аның сүзен дә әйтә иде әле. Энергия, электро... тика... Энергетика, вәт. Энергетика яхшы булырга тиеш. Мин аны беренче күрешкәндә үк тойдым.

Күрше вагон ишеге ачылып китте дә кемдер:

- Дядя Вова! - дип кычкырды, - Сине көтәбез!

- Хәзер, - Дядя Вова тәмәкесен сүндереп вагон янындагы чиләккә ыргытты, - безнекеләр кәрт суга, теләгең юкмы?

- Башка вакытта, - дип елмайдым мин.

Дядя Вова көлеп җибәрде:

- Ә-ә-ә, яхшы, яхшы... Кулдан ычкындырма.

Һәм вагон ишегенә тотынгач кире борылды:

- Карале, күңелсез булып китсә, безгә кер.

- Рәхмәт, - дидем мин һәм ашханә ягына оңгайладым.

Ашханә бикле иде. Минем ачып маташуымны күрепме, үз вагончыгыннан Зөһрә атылып чыкты:

- Таһ-һир! - дип кычкырды ул бөтен тирә-якны яңгыратып, - Син!

Мин аңа каршы атладым. Кочаклаштык. Ниндидер могҗиза белән иреннәр иренгә кушылды.

- Киткәнсеңдер дип курыккан идем, - дип пышылдады Зөһрә, - Үпкәләгән идем. Ә син...

Һәм без тагын кушылдык...

Кинәт колак төбендә генә кемнеңдер тавышы ишетелде:

- Ачы!

Хәсән абый иде.

- Мин болай гавәм алдында үбешеп, сыйпашып, назлашып торуны яратмыйм, - диде ул бик таләпчән итеп, - Җенем сөйми.

- Гафу итегез, өч көннән төзәлербез, - дигән булдым мин уңайсызлыкны сыпырып ташларга теләп.

Хәсән абый кул селтәде:

- Ярый, сезгә гафу ителә.

Һәм бераздан өстәп куйды:

- Моны әйтү миңа бик авыр инде, тик Зөһрә... Зинһар, аңларга тырыш... Бүген дә алып китәргә мәҗбүр булам.

Зөһрә елардай булып мастерга төбәлде:

- Хәсән абый... - диде ул ялбарулы тавыш белән, - Бәлки, монда гына пешереп илтербез, ә?

Мастер баш чайкады:

- Ниндидер зур кунаклар килергә тиеш, - диде ул гаепле кеше сыман, - Бөтенегезне дә җыярга куштылар.

- И, чукынып йөрмәсәләр...

- Нишлисең инде, - диде Хәсән абый авыр сулап, - Йөрмәсәләр бик әйбәт булыр иде дә.

- Бәлки, Таһир да барыр? - Зөһрә шундук кире уйлады, - Хәер... Без эштә булабыз, анда нишлисең инде син...

- Үзегез карагыз, - диде Хәсән абый, - Мин каршы түгел. Ун минуттан әзер булыгыз.

Зөһрәнең вагонына керү белән без бер-беребезнең куенына чумдык...

Ишек тукылдатканда, әзер түгел идек әле.

- Биш минут! - дигән тавышы ишетелде Хәсән абыйның, - Чыгып торыгыз.

Әллә нәрсәләр әзерлисе дә булмаган икән. Зөһрәнең мондый очракка дигән эш киемнәре аерым сумкада иде. Шуны эләктердек тә вагон алдына чыгып бастык.

- Син иртәгә юлга чыгасың, шуңа ярты төнгә кадәр каңгыртып йөртәсем килми, - диде Зөһрә, - Монда ял итүең уңайлырак булыр. Китәргә дә җайлы...

- Ничек телисең инде, - мин иңемне генә сикерттем, - Тик анда берәр зур начальникка гашыйк булып куйма.

- Сантый! - Зөһрә минем күкрәккә сугып алды, - Мин теләгәнчә булса, сине беркая да җибәрмәс идем.

- Син теләгәчә булачак.

- Кайчан?

- Кайчан да булса.

Без тагын назлы кочаклаштык.

- Шалтыратып тор, - дип пышылдады Зөһрә, - Онытма. Кил.

- Мһм...

- Иртәгә сине озатырга кайтып җитә алмасам, ачуланма.

Мин аны үземә ныграк кыстым.

Бераздан Хәсән абый килеп җитте. Ул мине кочаклап читкәрәк алып китте.

- Рәхмәт сиңа, Таһир, - диде ул, - Килеп йөр. Эшкә килергә теләсәң - бигрәк яхшы. Ә Зөһрә өчен борчылма. Әйбәт бала ул.

Без Зөһрә белән тагын бер кат кочаклашып үбештек тә ул машинага йөгерде. УАЗ-ик капкадан чыгып китүгә бөтен дөнья бушап калды. Бераздан бөтен күңелгә газаплы да татлы да назлы да бер дулкын кереп тулды.

Мин озак кына басып тордым да салкынны сизә башлагач, вагонга юнәлдем. Дядя Воваларның уты бар иде әле, тик анда керсәм, әлеге татлы газапны югалтырмын да бөтенләй бушап калырмын сыман тоелды. Үз бүлмәмә кергәч, арыган сыман булдым. Тыны чыккан туп сыман авыраеп, диванга сеңдем. Күзләремне йомуга ук бөтенләй бүтән дөньяда уянып киттем.

Авыл ягыннан җән-фарманга ниндидер ат чабып килә иде...

* * *

Надир завод төзегән урынга килеп берничә корылманы урап чыгарга да өлгермәде, авыл ягыннан бу табан чапкан җайдак күренде. Гадәттә, янгын чыкса, яки баскынчылар күренсә, я шуның ише тагын берәр афәт булса гына шул кадәр ашыга торганнар иде. Эшчеләрнең барсы да диярлек шул якка төбәлеп туктап калды. Надир чапкынга каршы атлады.

Янгын чыгуы икеле иде. Теге вакытта оештырылган төркемның бер өлеше даими рәвештә авылны саклый. Алар инде көн саен диярлек күнекмәләр үткәреп, чарланып беткәннәр, үз эшләрен яхшы беләләр. Янгын-фәлән булса аның артык шау-шу тудырмыйча да сүндерә алырлар иде.

Баскынчылар күренүе дә икеле. Берничә тапкыр рудникларын пыр туздырып киткән башкорт күршеләр белән Йосыф үзе барып сөйләште. Үзара килешү сыман нәрсә кабул ителде. Алар сүзләрендә тора торган халык, бер дә юктан яу белән килмәсләр. Соңгы вакытта казаклар да, заводчылар оештырган кораллы отрядлар да бу тирәдә еш күренә, баш күтәрүчеләр булса тыныч кына үз шөгыле белән маташкан Надир җирләренә килгәнче, иң беренче шуларны таркату ягын каерырлар иде.

Аннан соң, Надир старшина булган вакытлардан алып, һәр авылда көтелмәгән очраклар килеп туса дип төзелгән яугирләр төркеме бар. Алар авылны да саклый, яшь җилкенчәкне дә сугыш алымнарына өйрәтә, бер ым кагу белән яуга ташланырга әзер торалар. Патшадан чакыру килсә дә букчалары тутырылган, сугыш кирәк-яраклары әзер. Тыныч кына яшәп яткан авыл  санаулы вакыт эчендә гаскәргә әйләнергә мөмкин. Шулай булгач, хәтта яу белән килсәләр дә чапкын бу тиклем ашыкмас иде.

Ни булды икән? Гаилә әгъзаларының берәрсе авырып китмәгәе. Алай дисәң дә бу мәсьәлә нигездә аналары иңендә. Надирнең егерме дүр баласын өч хатыны карый. Хатыннары авырып-нитеп китсә, бер-берсенә күз-колак булалар. Хәтта араларында азмы-күпме көндәшлек, хәтта низаг булган хәлдә дә кайсыдыр авырып киткәндә татулашып торалар. Юк-бар мәсьәләләр белән ирне борчу гадәткә кермәгән иде.

Шулай ни уйларга белмичә юл читенә җитүгә җайдак килеп тә туктады. Унбиш-уналты яшьләр тирәсендәге егет иде бу. Төс-кыяфәт бик таныш күренсә дә Надир аның кем малае икәнен ачык кына билгели алмады. Егет яшь булса да, атын бик кызу куса да үзен җитди тотты. Килгән уңайга атыннан төшеп Надирнең каршысына атлап сәлам бирде, хәл-әхвәл сорашты, шуннан соң гына йомышын ачып салды:

- Писер чакырды. Бик ашыгыч, диде. Урыслар килгән, ыстаршыйны таптыралар.

Надир күңеленнән генә шөкер итеп куйды - әлләни ис китәрлек нәрсә булмаган икән әле.

- Ыстаршый бит хәзер мин түгел, - диде ул шаян шелтә белән, - Йосыф юк мени?

- Белмим, ул йомыш белән кайдадыр киткән. Писер сине чакырырга кушты.

- Яхшы, - диде Надир аңа сокланып карап, - Тик башка вакытта ул кадәр ашыкма, атыңны чәчәтә яздың бит.

Моны ишеткәч, егет баш какты да атына борылып аның муеныннан сыйпап куйды. Өйрәтмә, янәсе, без үзебез беләбез нишләргә кирәген.

- Бик ашыгыч диде.

Нидер әйтергә дип борылганда егет ат өстенә менеп авылга җилдерә иде инде. Надир дә артык юанмады, эшчеләргә бер-ике күрсәтмә бирде дә, атын чакырды.

Авыл уртасындагы мәйданга якынайгач кына ул егетнең ник шултиклем ашыгуын аңлады. Урыслар дигәне утыз-кырыклап солдат булып чыкты, халык җыелган, уртада мулла белән писер әсиргә төшкән кыяфәттә бик мескен булып басып торалар, ә солдатларны башлыгы үз өендәе кебегрәк кыланып, нәрсәдер таптыра.

- Старшинагыз кайда?!

Надир нәрсә булганын бер караудан ук бик аңлап бетерә алмады. Килүчеләр кем генә булмасын, үзләрен бик итагатьле тоталар, авыл халкына тиң итеп карарга тырышалар иде.

- Монда! - дип кычкырды ул, мәйдан уртасына якынлашу белән, - Старшина эш белән китте. Аны мин алыштырам. Надир Уразмәтов. Ә сез кем буласыз?

Атын читкә җибәреп ул башлык каршысына атлады.

- Ха-ха-ха! - дип көлде башлык, - Минме кем булам?! Кемлегемне күрсәтегез әле.

Ул яраннарына ым какты, ике солдат бик кырыс кыяфәт белән Надир ягына атлады. Ләкин якында гына торган өч-дүр егет аларның юлын бүлде. Надир башлык янына килеп җитәр-җитмәстән аның исерек икәнен абайлады.

- Син үзең күрсәт кемлегеңне, - диде ул бик вакәрле тавыш белән, - Документларың бармы?

Нигездә, ярарга тырышып, үзе тирәсендә бөтерелеп йөри торган урындагы ялагай түрәләрне өркетеп өйрәнгән башлык моны көтмәгән иде. Килүченең тавышы да, үз-үзен тотышы да бүтән төрле иде. Ул бер мәлгә аптырап калды.

- Нәрсә? Син нәрсә кыланасың?!.

Якын-тирәдәге заводчылар белән бәйле гаскәриләр, кайда гына үзләрен ничек тотсалар да, тирә-юндәге вәзгыять белән яхшы таныш һәм кемнең кемлеген белеп торалар, ни дәрәҗәдә генә исерек булсалар да болай кылану аларның башына да килмәс иде. Болар әле яңа килүчеләр булырга тиеш, бернәрсә белмиләр, шуңа урындагы халыкка бик өстән карыйлар һәм аны ничек кимсетсәң дә ярый дип уйлыйлар. Йосыф әйткән кораллы кешеләр шушы түгел микән әле...

- Сезнең халыкның бер яхшы сүзе бар, - диде Надир җан өшеткеч салкын канлылык белән, - Сәлам нинди - җавап шундый.

- Нинди җавап?.. - Офицер хәзер үзен ничек тотарга да белмәде. Ул солдатларына кычкырды, - Эләктерегез аны!

Солдатлар алга омтылыш ясадылар да туктап калдылар. Беренчедән, эләктерергә тиешле кешене бик җайлы гына итеп яраннары уратып алган һәм беркемне дә үткәрмиләр. Кул белән дә тими алар, каршы да төшми, бары тик гәүдә авырлыгын бер аяктан бер аякка күчеп, я борылыш ясап үтәргә ирек бирмиләр, тигезлегеңне югалтырга мәҗбүр итәләр. Икенчедән, су өстенә чыккан шәре сыман тын гына итеп солдатларны кораллы җайдаклар уратып алган иде. Тавыш-тыннары да сизелмәде үзләренең, әйтерсең, күзгә күренмәс ишекләр аша башка дөньядан күчеп чыктылар.

Бу көтелмәгән сәер хәл гаскәриләрнең сугыш дәртен шундук сүндерде. Һәм алар башлыкларының кычкыруына да игътибар итмичә урыннарында басып калдылар.

- Эләктерегез дим! - дип кычкырды офицер һәм үзләрен камап алган җайдакларга игътибар итте. Чынлапмы бу, күземә генә күренмиме дигәндәй башын селкеп куйды. Һәм чынбарлык икәнен белгәч, күзләре шар булды.

- Нинди йомышлар белән килеп чыктыгыз? - диде Надир ягымлы тавыш белән, - Нинди дәгъвәләрегез бар?

Хәзер инде аның сүзе мәсхәрә булып ишетелде. Офицер үзен кечерәеп калган сыман тойды. Ул үзе дә, солдатлары да кечерәеп, уенчык солдатлар булып калды. Ә старшина алар белән уйный иде.

- Сезне берәрсе чакырып китердеме, үзегез килдегезме?

- Без экспидиция, - дияргә ашыкты офицер үзенең чынбарлык икәнен исбатларга теләгәндәй, - Файдалы казылмалар эзлибез. Без сугыш белән килмәдек... Без граф Яжугинский кушуы буенча...

Надир сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Йосыф алып киткән бүләкләр хәзер, димәк, янга калачак. Һәм мондый кеше белән төзелгән килешүгә беркайчан да ышанырга ярамый. Бу офицерның үзәге юк, ул үз җаен хәстәрләп кырык төрле кыяфәткә керергә мөмкин. Шуңа да Надирнең тавышы кискенгә әйләнде.

- Ә сезнең графыгыз Россия кануннары буенча заводчыларның шәхси биләмәсендә башбаштаклык кылып йөрергә ярамаганын беләме?

Офицерның тагын аптырап калуын күргәч, Надирның башына кызык фикер килде.

- Графның адресын бирегез, - диде ул бик тәкәббер һәм катгый кыяфәт белән, - Мин аңа чапкын җибәрәм. Һәм чынлап та аның рөхсәте белән йөрүегез ачыкланганга кадәр, сез монда калып торачаксыз.

Офицер агарынды. Тирә-ягына каранып алды. Гади авыл кешеләре алдында зур көч сыман тоелган отряд кораллы җайдаклар камавында калгач, бик кечкенә булып шиңеп беткән иде. Әгәр сугышырга уйласаң, коралларына үрелергә өлгергәнче үк аларны кырып салачаклар иде. Карышу файдасыз. Ләкин старшинаның сүзе аннан да хәтәррәк иде. Граф аларның монда нәрсә кыланып йөргәннәрен белеп калса, эшнең ни белән бетәчәге дә билгесез.

- Сез шуңа ризамы?

- О, боже! - Офицер бу мизгелдә чынлап та ходаена рәхмәтле иде. Старшина аларга сайлау куя түгелме соң? - Юк, юк... Зинһар өчен безне тоткарламагыз. Кызулык белән килеп кергәнбез, исерек булганбыз. Зинһар өчен безне гафу итегез. Ради бога!

Старшина дәмәде. Тынлык урнашты.

Тынлык озакка сузылды.

Ниһаять, старшина сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт ясап алды. Һәм җайдакларның бер өлеше кайдадыр күчте. Офицер нәрсә булганын бераздан гына аңлады. Аларга авлдан чыгып китү өчен юлны ачканнар иде.

- Спасибо! Спасибо вам! - дип ул шунда юнәлде, - Спасибо! Извините...

Авлдан чыгуга аларның атларын куып китерделәр. Беркадәр озата баргач, татар җайдаклары кинәт юкка чыкты. Ләкин моңа тулысынча ышанып бетмәделәр, алар теләсә нинди агач артыннан, теләсә кайсы чокырдан үсеп чыгар төсле тоелды. Кич җиткәндә генә офицер беркадәр тынычлана төште.

- Федя! - дип кычкырды ул яраннарының берсенә, - Бутылку!

Тирән бокалга салып шәраб эчкәч кенә беркадәр һуш җыйгандай булды. Тагын берне түңкәреп куйды да йодрыкларын төйнәде:

- Я покажу еще, - дигән тавыш сыгылып чыкты теш арасыннан, - Ты у меня еще поплатишься!

7

- Таһир!

Дядя Вова тавышы иде. Мин тиз генә торып, ишеккә юнәлдем.

- Хәзер...

- Унбиш минуттан китәләр!

Ишекне ачып тормадым, юыну бүлмәсенә борылдым.

Күтәрер әйберең булмагач, җыену җиңел икән. Бүлмәне әйбәтләп җыештырдым да ашханәгә атладым. Зөһрә әле кайтып җитмәгән иде. Эшчеләр дә керергә өлгермәгән. Ялгызым гына бер чынаяк кофе ясап эчтем. Үземне кызгану, тормышның аяусызлыгына зарлану теләге юк түгел иде, аны куып җибәрергә тырыштым. Ихатага чыккач та күңелнең кайсыдыр почмагына кереп качкан яктылык чаткысын, җылылык тамчысын казып алырга маташтым. Кояш уянып килә. Көн матур. Дөнья да матур булырга тиеш.

Һәм үземнең шулай булырга тырышуыма үзем сөенеп куйдым. Бу минем соңгы вакытларда мыжыкланмый гына туган беренче таңым иде. Уйлап карасаң, шулай булырга тиеш тә иде. Әле кайчан гына язмышыма үртәлеп, мәхәббәттән дә, яшәүдән дә өмет өзеп төшенкелеккә бирелеп ята идем. Ә бүген...

Дөнья да, мин үзем дә бүтән сыман иде. Зарланырлык бер сәбәп тә юк бит! Мин монда тормышымның иң кадерле кешесен таптым, аның мине дә яратуын аңладым. Мин моннан китәм, тик бу вакытлыча гына, без Зөһрә белән кабат күрешәчәкбез, хәзер инде аны югалту юк.

Күрше вагончыкларга кереп барсы белән дә хушлашып чыктым. Дәшми-тынмый гына, качып киткән кебек итеп булмый бит инде. Аларның да күңеле күтәрелде, соңгы биш минут йокыларын урласам да, бу игътибар күрсәтү, санга сугу кебек бит инде, ул үзенә күрә бер ләззәт бирә торган нәрсә. Үзем дә сөендем. Ә Дядя Вова тәмәкесен кабызып озата ук чыкты:

- Чәй эчтеңме? - дип кызыксынды, - Ашап ал, ач йөрмә, барыр юлың ерак.

Мин рәхмәт әйттем.

- Килеп йөре, - диде ул Зөһрә яшәгән вагончыкка ишарәләп, - Озак күрешми торсаң, сүреләсең ул.

Мин елмаеп баш кактым:

- Килеп йөрермен.

- Ә иң яхшысы - эшкә кил.

- Бәлки, шулай да итәрмен әле, - дип килештем мин, - Дөнья хәлен кем белә.

- Ә нигә?! - дип үз-үзе белән бәхәсләште ул, - Акчасы әйбәт, эше түзмәслек түгел. гаиләдән аерылып торуы гына инде... Ә синең хәтта хатының да үз яныңда була. Нәрсәсе начар?!.

Мин баш кактым. Әлегә бу хакта уйларга әзер түгел идем бугай.

Кочаклашып хушлаштык.

Мин бәхетле идем. Мин монда газиз кешемне таптым.

Машинага утыргач та шушы уйлар белән ләззәтләнеп бардым, поезд көткәндә дә аларны ычкындырмаска тырыштым. Казан, яки Уфа вокзалы белән чагыштырганда да өтек кенә бер станция иде бу. Якындагы шәһәргә охшаш нәрсәсе дә әлләни түгел. Табигате матур, ансына сүз юк. Ләкин шушы кечкенә, беткән генә бер төбәктә мин үземне бәхетле итеп тойдым. Хикмәт аның зурмы-кечкенәме икәнендә түгел, хикмәт минем бәхетле булуымда иде.

Телефоннан шалтыратырга бик кулым кычытып торса да:"Төн буе эшләп арыгандыр, йокласын, ял итсен" - дип үземне тыеп тордым. Миңа сөйләшүдән бигрәк аның тынычлыгын саклау, ял иттерә алу кадерле иде.

Поезд кузгалып киткәч, тамбурга чыгып тәрәзә аша куст тарафына "воздушный поцелуй" җибәрдем дә урыныма кереп утырдым. Бу юлы да стена буена туры килгәнмен икән. Бу юлы да каршымда Зөһрә утырыр, мин аның белән ничек танышып китәргә белмичә газапланырмын сыман тоелды. Тик бу юлы анда юан гына бер марҗа кунаклаган иде. Сөйгәнем калган төбәктән утыргач, хәтта ул да матур һәм кадерле кебек күренде. Мин аның да чемоданнарын урнаштырырга ярдәм иттем. Хәтта үземә алганда аңа да бер стакан чәй алып килдем. Ул рәхмәт әйтте. Елмайды. Ә мин Зөһрәнең елмаюын күз алдына китердем.

Ул бик сүзчән кеше булып чыкмады. Минем дә сөйләшү теләге көчле түгел иде. шул рәвешле беркадәр кагаеп бардык та мин өстәге шүрлеккә менеп яттым. Уйлана-уйлана оеп барганда, тавыш көчәйткечтән станция исемен әйттеләр:

- Станция Надырово. Стоянка 5 минут.

Бу сүзне ишетүгә минем күңелдә ниндидер сәер хис уянды. Нәрсәседер таныш иде, бу сүз миндә ниндидер хатирәләрне кузгатып җибәрергә тиештер кебек тоелды. Тик бер хатирә дә калкып чыкмады, бары тик күңел генә тынгысызланды. Су өстенә таш ыргыткан шикелле, дулкын тарала, ә бер файдасы да юк.

- Надырово, надыр, надир, нәдер, нәзер, - дип мин әлләничекләр төрләндереп кабатлап та карадым, тик...

Димәк, Надир станциясе тирәсеннән узып барабыз. Карале, мин үзебезнең кустның кайсы станциядә икәнен дә белешмәдем. Башка да килмәде. Шайтан алгыры! Ярый... Димәк, ул Уфа ягыннан килгәндә, Надир станциясеннән соң. Бер төшкәндә, карарга кирәк - маршрут картасы була ул поездларда.

Бераздан телефон шалтырады:

- Матурым, минем елыйсым килә.

- Ник?

- Мин кайтып җиттем, ә син юк...

Аның тавышын ишетүгә бөтен булмышым буйлап рәхәтлек дулкына таралды, күзләргә нур кайтты, иреннәр елмаюга бөрелде, хәтта бит очларым да алсуланып киткәндер сыман тоелды.

- Ә мин шатланып барам...

- Миннән котылуыңамы?

Пырхылдап көлеп җибәрдем.

- Юк, җаным, сине табуыма. Ә аерылышу - вакытлыча гына.

- Мин дә... синең белән табышуга шатланам да, аерылгач, барыбер, кыен...

- Ә мин синең янга киләчәкмен.

- Кил син, яме. Мин инде үк сине сагындым.

- Мин яратам сине, - тел очына бу сүз кайдан килде дә, аны әйтерлек кыюлык кайдан табылды - үзем дә сизми калдым.  - Бергенәм син минем...

- Мин дә... Мин дә яратам сине...

Тагын аның ниндидер иҗеге ишетелеп калды, тик ни икәнен аңлый алмадым, телефон өзелде, тотмый башлады. Иң кирәк урында өзелүе ачуны чыгарса да миңа рәхәт иде. Әлбәттә, бер-беребезне яратуыбыз инде икебез өчен дә сер түгел иде, ләкин аны үз телең белән әйтү - бөтенләй икенче нәрсә, бу инде яратышуны законлаштырган шикеллерәк. "Мин сине яратам" - дип әйтәсең икән, димәк, аның киләчәге өчен дә җаваплылык аласың.

Мин әнә шундый уйларга бирелеп, ләззәтләнеп озак кына яттым. Телефон тота башламасмы дип ара-тирә күз салгаладым.  Хәтта ахыр чиктә, узып баручы проводницадан да сораштым. Ул опреаторны белеште дә:

- Берәр сәгатьтән, - дип узып китте.

- Рәхмәт!

Ләкин хәтта телефон тотмавы да кәефне боза алмады.

Бераздан мин тагын оеп киттемме, йокыга талдыммы... Тагын икенче дөньяга күчтем... Бу юлы ниндидер чиновник бүлмәсендә идем...

* * *

Берг-офицер бик җитди кыяфәт белән бүлмәне әйләнеп чыкты да өстәл артындагы урынына барып утырды. Кәгазьләрен актарды. Һәм бераз кечерәеп калса да үзен тыныч тотарга тырышып каршысында утырган абзыйга карады:

- Надир... Уразмәтов... - диде ул, үзалдына сөйләнгән кебек итеп, - Сез кая югалдыгыз?

Надир дәшмәде. Иңнәрен генә сикертеп куйды. Ул үзенең монда ни өчен чакырылуын яхшы аңлый иде.

Завод төзелеп беткән иде инде. Берничә тапкыр эшләтеп карадылар. Ак һәм кызыл нефтьнең югары сыйфатлы икәненә тәмам ышангач кына Берг-коллегияга хәбәр итәргә булдылар. Беркадәр кичегелде... Тик нәтиҗә уңай булган очракта моны гына гафу итәрләр шикелле иде...

Ләкин эш бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды. Көннәрнең берендә Андрей Самокрутов дигән кеше килеп төште дә кичекмәстән Оренбург тау начальствосына барырга кирәклеге турында хәбәр итте. Надир төрле сәбәп табып баш тартып караса да ай-ваена куймады. Закон аның ягында иде. Өстәвенә, әле Йосыфны да, бу эштә копаньон булып исәпләнгән Асылгуҗа Мослыховны  да алып килергә кушканнар. Йосыф старшиналык вазифалары белән, ә Асылгуҗа сәүдә юлларын эзләргә чыгып киткәнлектән, Надир үзе генә юлланды.

Әле менә шул мәсьәлә буенча сорау алалар.

Берг офицер кәгазьләренә күз салды:

- Сезгә заводның төзелгәнме-юкмы, төзелеп бетмәсә күпме эш башкарылганы турында рапорт бирүне сорап берничә тапкыр күрсәтмә җибәрелгән, - диде берг офицер, Надирга сынаулы карап, - Ләкин аның барсы да җавапсыз калган.

- Гафу итегез, офицер, тик аларның берсе дә миңа килеп ирешмәде.

Офицер алдындагы кәгазьләрне актарды.

- Бер, ике, өч, дүрт...

- Мин аларның берсенә җавап язуны Йосыфка йөкләгән идем, ул язган булырга тиеш. Май аенда. Ә калганнары...

- Яхшы, - берг офицер кәгазьләрне ситкә алып куйды, - Килеп ирешмәве гаҗәп түгел. Тирә-якта тынгысызлык, әле фетнә күтәрәләр, әле качкыннар өере йөри. Ә бездә хезмәткәрләр җитеп бетми.

Моны ишеткәч, надир җиңел сулап куйды.

- Ләкин завод төзелеп бетү белән сез үзегез хәбәр итәргә тиеш идегез. Эшкәртелгән нефть үрнәген безгә җибәрергә, сәүдә буенча исәп-хисап ясарга.

Надир дәшмәде. Мондый очракта уйламый әйтелгән сүздән дә дошманрак нәрсә юк иде.

- Хөкүмәт күрсәтмәләренә җавап бирмәгән өчен һәм заводтан килгән керемне яшергән өчен штраф каралган, - дип дәвам итте берг офицер, - Сезнең өчегезгә дә хәтсез генә штраф түләргә туры киләчәк. Сез шуны аңлыйсызмы?

- Йосыф ул старшиналык вазыйфаларыннан бушамады... Фетнәләр күп булды бит, ә Йосыф я Оренбург губернясыннан, я Уфа канцеляриясыннан килгән указлар буенча йөрде. Завод белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә булмады. Ә Асылгуҗа... Ул завод төзү түгел, ә сәүдә буенча иде... Нефть җитештерелмәгәч, ул нишләсен? Аларның гаебе юк, офицер әфәнде.

Офицер дәшмәде, тәрәзәгә төбәлеп уйга чумды. Бер як читтә утырган писарьнең кәгазе шыгырдаган тавыш кына ишетелде. Берг офицер кинәт карашын Надирга күчерде, озак кына текәлеп торды. һәм сорап куйды:

- Нефть җитештерелмәгәч, дисезме?

Бу офицер сорау ала белә иде. Әлеге сүзен дә ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган, бөтен нәрсәне үтәдән үтә күреп торган кеше кыяфәте белән әйтте.

- Әйе, офицер әфәнде.

Сорау алучы сизелер-сизелмәс кенә елмайды:

- Ә безнең белүебезчә, завод моннан бер ел элек диярлек эшли башлаган. Һәм сез э

шкәртелгән нефтьне тирә-якта гында түгел, Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә, хәтта Казахстанда да сәүдәгә чыгаргансыз.

Надир дәшмәде. Офицерның күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуы аптыратты.

- Ә безгә, Берг коллегияга хәбәр итәргә оныткансыз.

- Гафу итегез, офицер әфәнде... - Надир бер мәлгә тынып торды, - Сез дөрес сөйлисез, тик аз гына белеп бетермисез. Заводны без беренче тапкыр ике ел элек үк эшләтеп җибәрдек. Ләкин ул бернинди нефть тә чыгармады, ул янды. Аннан соң, янгыннан саклау ысулларын уйлап табу өчен махсус корылма төзеп, аны әледән-әле эшләтеп тордык. Тик ул сатуга чыгарырлык дәрәҗәдә нефть бирмәде. Әйе, уңышлырак чыккан очракта әрәм булмасын дип тирә-яктагыларга сатыштырдык. Тик бу бик сирәк кенә... Без нефтьне тотанаклы рәвештә эшкәртүне җайга сала алмадык. Әлегә завод әзер түгел.

- Ике ел вакыт үтте! - дип кинәт кызып китте берг офицер, - Ә завод әзер түгел! Татарларның хәйләкәр икәнен беләм, әмма бу дәрәҗәдә дип уйламый идем.

Надир тынычлыгын җуймаска тырышты, хәтта аның сүзе дә әңгәмәдәшен тынычландырырга чакыру кебек ишетелде:

- Офицер әфәнде... Сүз нәрсәнедер төзеп кую турында гына бармый...

- Сезнең шәраб эшкәртү корылмалары сатып алуыгызга да ике елга якын вакыт үткән...

- Монда тагын берничә четерекле нәрсәне исәпкә алырга кирәк, - дип үзенекен дәвам итте Надир, - Беренчедән, узган ел безнең тирәдә ду килгән фетнәчеләр тиешенчә эшләргә мөмкинлек бирмәде. Икенчедән, без нефть тапкан урыннарда урыс сәүдәгәрләре килеп рудниклар ачып җибәрде. Нәтиҗәдә, нефть табу авырлашты.

- Туктап тор, - бу юлы берг офицер писарьга ишарә ясады, - Бу сүзне мин:"рус сәүдәгәрләре комачаулады" - дип аңларга тиешме? Рапортта шулай дип язаргамы?

Бер мәлгә чебен очкан тынлык урнашты. Надир офицерга күз атты. Моның өчен дөрес җавап кына түгел, ә рапортта да тырпаеп тормаслык, уңайлы җавап кирәк иде.

- Иң мөһим сәбәп минем үземдәдер, - диде ул бар гаепне үз өстенә алган кыяфәт белән, - Соңгы вакытта бик каты сырхаулап киттем. Сәләмәтлегем әйбәт булмагач, үзем дә эшли алмадым, тиешенчә оештырып та булмады.

Берг офицер бер тын аңа текәлеп торды.

- Димәк завод әлегә кадәр төзелеп бетмәгән һәм аның төп сәбәбе сезнең чирләп китүегездә?

- Әйе. Нәкъ шулай.

- Кайчаннан бирле авырыйсыз?

- Завод төзергә рөхсәт килеп күп тә үтмәде инде. Аруырыак чагымда шәраб эшкәртү корылмаларын кайтарттым, бер амбарны төзеп куйдым. Һәм шуның белән бетте.

Сорау алучы ишеле-түрле йөреп әйләнде дә кабат урынына барып утырды.

- Заводның төзелеп бетмәве яхшы түгел, - диде ул ниндидер бер ягымлылык белән, - Авырып китүегез тагы да начаррак. Мин сезгә сәләмәтлек телим.

Беркадәр тын утырдылар. Һәркем үз уйларына чумган иде. Бераздан надир урыныннан кузгалды:

- Чыгарга мөмкиндер бит?

Берг офицер баш какты. Ул арада писарь килеп язмаларга кул куярга кушты.

Ишек төбенә җиткәч, Надир кабат борылды:

- Ә штраф ничек?

- Штраф?

- Йосыф белән Асылгуҗаның бер гаебе дә юк бит.

Офицер аңа бертын текәлеп торды.

- Сез авыргач, штраф салмаслардыр. Һәрхәлдә, мин тырыштырырмын.

- Рәхмәт, офицер әфәнде.

- Ә заводны ашыктырырга кирәк.

Ләкин тикшерүләр моның белән генә бетмәде.

Авылга кайтканда ук аңа завод эшчәнлеген, нефть яткылыкларын тикшерү өчен бер кешене ияртеп җибәрделәр. Бу бер дә ошамады. Оренбург тау начальствосы аның бөтен эшчәнлеген күзәтү астына алырга тырышадыр сыман тоелды. Җибәрелгән кеше дә сөйләшеп-килешеп булырлык адәм түгел, Надирдән күпкә кечерәк булса да үзен бик өстен итеп тота. Гомер буена Россия хөкүмәтенә тугъры хезмәт итеп олыгайган кешенең мин-минлегенә тия иде бу - фәлән яшеңә җиткәндә ниндидер бер малайның күзәтүе астында йөр әле.

Авылга кайткач та Надир моның алдында бик ачылып бетмәде. Нефть бик аз гына чыккан урыннарны күрсәтеп йөрде. Нигездә, өскә калкып чыккан нефть асфальт булып каткан җирләрне, су өчтендә аз-маз җыелып торган урыннарны. Шул рәвешле әллә кайлардан уратып эт булганчы арытып алып кайтты. Ниһаять, тикшерүче үзе дә Надирнең бу урында ничек нефть эшкәртү заводы ачарга уйлавына аптырый башлады.

Аны озатып җибәрүгә тагын тикшерүчеләр килеп төште... Болары тәҗрибәле кешеләр иде. Нефтьнең барлыгын белеп, заводның эшләгәнен күреп, ак һәм кызыл нефть үрнәкләрен үзләре белән алып киттеләр. Оренбургка барып заводның эшли башлавы турында рәсми рәвештә рапорт кына язасы калды. Әлбәттә, вакытында түләп өлгермәгән бурычларны да искә төшерерләр. Аларны түләргә кирәк булачак. Шуңа күрә, Надир сәфәрен аз гына кичектерергә булды. Бер кузгалгач, берничә мичкә эшкәртелгән нефть тә алып барырга кирәк, шулай яхшырак булыр.

Ләкин юлга җыенырга әзерләнеп беткәндә генә авылга бертөркем солдат килеп төште. Аларның башлыгын шундук таныды Надир. Бу теге вакытта мәсхәоәгә калган исерек офицер иде. Бу юлы ул айнык иде һәм үзен бик тә итәгатьле итеп тотты. Күрешкәндә үк түбәнчелек белән:

- Ассалямалейкум, Надир эфенди! - дип күреште.

Надир башта шомланыбрак калган иде. Берничә тапкыр тикшерү булганнан соң, кораллы кешеләрнең килүе шатлык өсти торган нәрсә түгел. Офицерның кәефлелеген күргәч, Надирнең дә шиге таралды:

- Рәхим итегез, - дип елмайды ул, - Исем-атыгызны белми калдым...

- Мөһим түгел, - дип кул селтәде тегесе.

- Ярый, табында танышырбыз. Әйдәгез, кунак булып китәрсез.

- Юк, юк, Надир әфәнди...

- Юл кешеләре бит. Сый-хөрмәтсез килешми.

- Без озак тормыйбыз. Бу тарафтагы тимер рудникларын тикшереп йөрибез, - дип аңлатты офицер, - Юлыбыз шушы яктан узасы булгач, сезгә тапшырырга дип хат биреп җибәрделәр. Шуны кертеп чыгарга дип килдек.

Солдатларның берсе офицерга төргәк сузды. Офицер аны ике куллап тотып бик кәнагать кыяфәт белән Надиргә сузды:

- Рәхим итегез, Надир эфенди.

Надир төргәкне алды да куенына тыгып офицерга текәлде. Аның тавышында яңгырап киткән кечелеклелек мәсхәрә дәрәҗәсендә иде. Шулай да карт сер бирмәскә тырышты:

- Рәхмәт, - диде ул, - Ә хәзер табынга рәхим итегез.

Офицерның бөтен кыяфәте тантана итә иде.

- Башка вакытта... Бу якларда хәзер еш булачакбыз. Безнең графның рудниклары монда. Нефть яткылыклары да. Очрашырбыз әле.

Һәм атына менеп атланды.

- Ә сез укыгыз, - дип елмайды ул, - Барсын да аңларсыз...

һәм атын куалады.

Кызыксынуы көчле булса да Надир хатны үзенең бүлмәсенә кергәч кенә ачты. Берг Коллегиядән икән. Моны аңлауга йөрәге дәртләнебрәк тибәргә тотынды. Димәк, ул җибәргән үрнәкләр барып җиткән. Тикшергәннәр. Ә аларның сыйфаты югары дәрәҗәдә икәненә иманы камил иде. Саран гына  рәхмәт сүзләрен, мактауларны күрергә өмет итеп укый башлады.

Тик бераздан аның күзләрендәге нур таралды, йөзе караңгылана барды... Ул чайкалып китте...

Берг-коллегия завод төзүне тыю, Надирне заводчылык эшеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган иде.

Аның башында берьюлы әлләкүпме уй-хис бөтерелде...

"Россиягә шулкадәр хезмәт иткән кешене..."

"Заводны көйләп җибәргән идек бит..."

"Беренче завод бит ул... Россиядә, дөньяда беренче..."

"Бәлки, бу ялгышлыктыр..."

Уйлар акырынлап томанга уралды... Надир йөрәген тотып идәнгә чүгәләде. Аңа һава җитми иде...

* * *

- Юк, - дип кычкырдым мин, - Үлмә! Терел! Әй, кешеләр, коткарыгыз!

Ләкин минем сүземне беркем дә ишетмәде, хәтта Надир карт үзе дә мин барлыкны тоймый иде.

Ә мин бу картның бөтен тарихын беләм, ни өчендер ул миңа кадерле, мин аны аңлый һәм үлемен теләми идем.

- Коткарыгыз! Ярдәм! Йосыф!

Мин шул аваз белән торып утырдым һәм тирә-ягымдагыларның гаҗәпләнүле карашын күреп үзем дә аптырап калдым. Ләкин шундук аларны күздән җуйдым, бер мизгелгә Надир картның хәлсез адымнар белән бүлмә буйлап йөренгәне чагылып калды. Мин бераз тынычлана төштем. Димәк, ул исән. Ул үлмәгән. шушы уйдан бераз елмая биреп тирә-якка тагын күз салдым.

- Хәлегез ничек? - бу проводница иде, - Ярдәм кирәкмиме?

- Юк, юк, - дияргә ашыктым мин һәм елмайдым, - Саташтым гына... Йоклап киткәнмен...

- Ярый, алайса... - ул ашыгып китте дә, мин һуш җыюга бер стакан чәй тотып әйләнеп тә килде, - Мәгез, чәй эчеп алыгыз.

- Рәхмәт!

Бераздан гаҗәпләнеп караган күзләр үз дөньясына күчте, ә мин чәй чүмердем. Ләкин бу юлы мин Надир карт турында онытмаган идем. Алай гына да түгел, алда күргән төшләрем дә... Төшме? Мин моны ничек аңлатырга белмәгәнлектән генә шулай атыйм... Моңарчы күргән вакыйгалар да хәтеремә төшеп бер җепкә тезелгәннәр иде. Надир картның тарихын мин белә идем. Ул дөньяда беренче булып нефть заводы төзи, аны эшләтеп җибәрә, ләкин ниндидер интригалар туып, аны заводчы булу хокукыннан мәхрүм итәләр һәм карт чиргә уралып кала. Кыскасы шулай. Ә калганын... Мин аның заводындагы казаннарның нинди төстә икәненә кадәр белә идем.

Яки беләм дип уйлый идем.

Төш кенә түгелдер бит инде бу. Моңа кадәр бу кеше турында бөтенләй хәбәрдар түгел идем, ләбаса. Бер белмәгән кеше турында шундый аерма-ачык төш күреп буламы? Кабат-кабат? Кино караган, яки китап укыган шикелле? Була бугай. Белмим... шулай ук, мин бу төшләрнең миңа ни өчен керүен дә аңламый идем.

Кинәт нәрсәдер искә төшкән кебек булды...

Тамбурда үбешеп торган үсмерләрнең чырылдашып кереп йөгерүе...

Зөһрәнең: "Син тамбурда юк идең" - дигәне...

Урмандагы нефтьченең: "Валлаһи-билләһи, бая гына ул монда юк иде... күктән төшкән кебек..." - диюе...

Һәм мин сискәнеп киттем. Төш күргән... Әлеге күренешләр арасында булганымда югалып тормаганмындыр ич инде? Монсы вакыт буйлап күченеп йөрү булып чыга ич! Ә ул бары тик фантастик киноларда гына мөмкин... Хәер, кем белә... Хәзер ул хакта документаль язмалар да төшерәләр бугай. галимнәр дә моның мөмкинлеген исбатлап сөйли. Кайберләре. Ә бәлки, мөмкиндер... Менә шушы поездның теге вагонында кемнәр утырганын, нинди хәлләр булганын да белмибез бит. Хәтта шуны да белмәгән көйгә:"Дөньяда мондый нәрсә була ала, ә мондые юк" - дип ышанып әйтеп буламы? Без бик аз беләбез һәм белгәнебезне күп дип уйлыйбыз.

Әмма барыбер бер дөньядан икенчесенә күчү мөмкинлегенә һәм ул күчеп йөрүче үзем булуына ышанасы килми иде. Димәк, күргәннәремнең барсы да төш булып чыга. Кинәт яхшысыман фикер килде һәм мин күршегә эндәштем:

- Мин монда идемме?

- Нәрсә? - аптыраудан аның күзләре акайгандай булды, - Ничек?

- Сез мин йоклаганда бу якка карадыгызмы?

Теге иңнәрен генә җыерды. Күршесе ярдәмгә килде:

- Кем кемгә игътибар итә инде хәзер?! - дип елмайды ул, - Сез кычкыра башлагач кына күрдек. Үзегез кычкырмасагыз, барлыгыгызны да белми идек.

Ул хаклы иде. Үзең кычкырмасаң, барлыгыңны да белүче юк.

Хәтта күргәннәрем сәер бер төш булган хәлдә дә... Ник күрәм мин аларны? Кем миңа ни әйтергә тели?

Җавап юк иде. Юк нәрсәне уйлап табып булмый.

8

* * *

Поездан төшкәч, тирә-ягыма каранып озак кына басып тордым. Перрондагы кешеләр мине төрткәли-төрткәли узып китеп таралышып бетте. Поезд да теләүчеләрне утыртып кузгалып китте. Үземнең сорауларыма җавапны шушыннан табарга теләгән шикелле тоелсам да артык зур үзгәреш сизелмәде...

Вокзал аша узып автобус тукталышына атлаганда гына кайдадыр адашып йөргән ниндидер фикер келт итеп үз урынына кереп утырды. Мин тагын тирә-юньгә күз салдым. Пластик тәрәзәләр, ишекләр, стеналар, стеналардагы буяулар... Боларның барсы да нефтьтән ясалган иде... Нәрсәгә генә күз салма, барсы да - нефть. Әгәр Надир карт кебекләр тумый калса, бернинди каршылыкларга карамыйча үз эшен җиренә җиткерергә тырышып йөрмәсәләр мондый күренеш булыр иде микән? Шундыйларның омтылышы нигезендә барлыкка килгән дөнья ич бу!

Надир карт миңа дөньяны үзгәртүче баһадир булып күренде. Ләкин бу мәсьәләнең бер өлеше генә иде. Бәлки, аны тулысынча колачлап бетерү мөмкин дә түгелдер. Бәлки, ул әнә шулай өлешләп-өлешләп кенә бөтен гомер буена ачыклар өчен бирелгәндер.

Белмим, бу уйлар мине кайда илтеп җиткерер иде, ләкин дустымның тавышы чынбарлыкка кайтарды.

- Һәй, ә мин сине тукталышта көтәм!

Ул колачларын җәеп миңа атлады.

- Азамат! - Мин дә кулларымны җәйдем, - Каян белдең?

- Белмәдем, - дип елмайды ул, - Соңгы арада көн саен район үзәгенә киләм. Син кайтмасмы дип гел шушында сугылам. Кичә дә көткән идем. Бүген менә...

- Хәлләрең әйбәтме? Кайчан кайттың? - Сораулар күп иде...

- Әйбәт, - дип елмайды ул, - Синең сумка-фәләнең юк мени?

- Юк, әйдә.

Без аның машинасына барып утырдык та юл уңаендагы кибеткә туктап күчтәнәчләр хәстәрләгәч, авыл ягына кузгалдык. Юлда ул үз хәлләрен сөйләп алды:

- Ун көн элек кенә кайткан идем, тагын чакыралар әле. Иртәгә торырмын инде син кайткач, аннан - юлга. Ә мин синең хакта әйттем. Килергә куштылар. Акчасы шәп, эше авыр түгел. Иртәгәдән соң, бергә китәбез.

Мин дәшмәдем. Баштарак бик ымсындыргыч булып тоелса да бу тәкъдим хәзер күңелне артык җылытмады.

- Китәбездер бит? - диде ул минем сәерлегемә бераз аптырап, - Син каршы түгелдер бит?

- Белмим әле, - Мин чынлап та ни дип җавапларга да белми идем, - Әйдә, соңрак...

- Син гел шулай соңга калдырасың бөтен нәрсәне дә, - дип үзенекен итте ул, - Хәзер тизлек заманы, вакытында эләктереп калырга кирәк. Эләктерсәң - була, соңласаң - аллаһу әкбәр.

Азаматның тәкъдиме чынлап та яхшы иде. Сөйләве буенча, ул анда бик бай бер кеше белән дуслашкан, рестораннар челтәре тота, ә Азамат аның уң кулы, иң якын ярдәмчесе икән. Акча әйбәт килә, мөнәсәбәт яхшы, абруй да ихтирам да бар. Кыскасы, җәннәтнең үзе. Миңа да эш табылачак, яшәү урыны да, акчасы да әйбәт булачак икән. Ул әйткән сумма нефтяниклар әйткәннән берничә тапкырга зуррак һәм бу мине ымсындыра иде. Юк, мин шикләнмәдем. Азамат дустым иде. Юк-барны сөйләп, корыга мактанып йөри торган кеше түгел. Әйтә икән, димәк, яшәү урыны да, эш тә сөйләшенгән, акчасы да бар. Тик мин никтер икеләндем. Күңелемнән аның тәкъдимен хупласам да кырт кисеп кенә: "Әйе, брат. Китәбез!" - дип әйтүдән нидер тыйды.

Зөһрә генә түгел. Мин аның турында да күп уйладым. Очрашу өчен мөмкинлекләр табарга булыр иде. Инде соңгы чиктә, барып, матур гына итеп урнашкач, мин аны үз яныма да чакыртып ала алыр идем. Ресторан бизнесында ашнакчыга, әлбәттә, урын табылачак.

Могаен, минем куркаклыгым, тәвәккәл түгеллегем сәбәпче булгандыр. Шуның аркасында шушы яшемәчә аңгыраеп йөрим бит инде. Мин тагын төшенкелеккә тәгәрәп бара идем, бәхеткә каршы, кайтып җиттек. Азамат өйгә кереп тормады, соңрак килермен әле, дип китеп барды.

Өйдә мине көтәләр иде инде. Әби әллә нинди тәмлешкәләр пешергән, табыны әзер. Гөр килешеп чәйләп алдык. Хәл-әхвәлләрне сөйләштек. Әти белән дә, әни белән дә алар көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торалар. Ә минем аларны сөендерерлек яңалык юк иде. Нигездә, аларның хәлен сораштым инде. Яхшы икән бар да, сөбханалла икән. Өстәлдә утырган арада бабай шелтәләп алырга да өлгерде:

- Ник бер хәбәр дә бирмәдең, кичә үк чыгып киткәнсең бит, әткәңнәрне борчып йөрмә алай.

- Поезда телефон тотмады, - дигән булдым мин.

- Кызлар янында йөргәнсеңдер әле... - дип кеткелдәде бабай, - Телефон тотмады, имеш.

- Алай итсә дә бик вакыт, - дип әби мине яклады, - Яше җиткән. Маладис дип кенә торырлык.

Шул рәвешле, уенлы-чынлы сөйләшеп утырдык та бабай белән чыгып мунча ягып җибәрдек. Ул әзер булганчы мин анда-санда таралып яткан агачларны кисештереп утын сараена керттем, бакча ягындагы койманың селкенеп торган бер баганасын алыштырдым. Шуның ише вак-төяк белән гомер уздыруга мунча да булды. "Син яшь кеше, беренче парга син бар" - дип мине җибәрделәр. Юынып чыккач, тагын тәмләп чәй эчтек тә "бераз таянып тор, юлдан кайткан кеше бит" - дип миңа урын салып бирделәр.

- Бүлмә бүлеп куйдым бит, син күрмисең дә, - дип шелтәләп алды бабай.

- Өйгә күз салырга да ирек куймыйча алып чыгып киттең бит, - әби тагын мине яклашты, - Үз эшләреңне эшләтергә.

Бабай көлеп кенә җавап бирде.

 - Ярый, ят әле. Иртәгә күрсәтермен.

Мин ярымкараңгы бүлмәгә кереп яттым. Чынлап та юл хәлне алганмы, мунчаны бик каты итеп керү җебеткәнме - баш мендәр сорап тора иде. Бабайның бүлмәләрне күрсәтеп маташмавына сөенеп тә куйдым. Ләкин йокларга ирек бирмәделәр, оеп кына барганда йорт телефоны шалтырады:

- Кайтты, кайтты, - дип пышылдады әби, - Исән-сау, аллага шөкер. Әйе. Утыннарны кисеп ташып куйды. Әле мунча кереп чыкты. Йоклый бугай. Ярый, уятмыйм инде. Соңрак үзе эндәшер әле.

Мин үз телефонымны барладым. Зарядкасы беткән. Үземнең зарядник сумкада иде. Монда да булырга тиеш инде ул кайдадыр. Утны яндырдым. Стена буендагы кечкенә шкаф шүрлегендә икән. Мин кайтуны белү белән: "Бу бүлмәдә Таһир йоклар, барсы да кул астында торсын әле" - дип әзерләп куйганнар бугай. Телефонны куйгач, бүлмәгә күз йөгерттем - матур итеп эшләгән бабай. Кулы алтын инде аның.

Шунда теге шкаф шүрлегендәге фотоальбомга күзем төште дә елмаеп куйдым. И-и, бар иде бит элек заманалар. Кемгә керсәң дә чәй-фәлән әзерләгәнче:"Мә, карый тор", - дип шуны тоттырып куялар иде. Әти-белән әни бер-ике битен актара да миңа бирә, мин начаррак береккәннәр куптарырга маташа идем. Бәләкәй чакта. Үсә төшкәч, бетте ул, телефоннар чыкты. Хәзер мондый альбомнарның ни икәнен дә белгән кеше юк. Алҗбомны алып, кызык өчен генә бер-ике битен актарыйм дисәм...

Моны күргәч, мин күзләремне ачып-йомып алдым. Тагын башка дөньяга күчмәдемме, төш күрмимме дип тирә-ягыма күз йөгерттем. Юк, өн иде бу. Ләкин фотоальбомнан миңа карап торган картны мин белә идем. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Бу Надир карт иде.

Өстемә ни эләгә шуны элдем дә бүлмәдән чыктым. Әби мунчага барырга җыена иде. Альбомны аның борын төбенә китердем:

- Карале, әби...

- Нәрсә инде тагын...

- Бу кем ул?

- Соң, шуны да белмисең мени, Әхмәтшакир бабаң бит. Әнә, астына да язылган.

Охшаган гына булып чыкты.

- Ә мин аны Надир дигән кешегә охшаттым.

- Надир? - Әби мунчага җыенуын онытып, урындыкка утырды, - Надир ул менә шушы Әхмәтшакир картның бабасының бабасының бабасы була.

- Нефтьче Надирме?

- Әйе инде... Безнең нәсел шуңа барып тоташа... Безнең дип, синең нәсел була инде, бабаң яклап ул.

- Ә нигә мин белмим?

- Соң, балам... - Әби ни әйтергә белми тынып калды, - Безнең ише кешегә бик кычкырып йөри торган нәрсә түгел бит инде. Ул бик зур түрәләргә генә килешә хәзер:"Безнең нәсел Чыңгызханнан башлана, менә шәжәрәбез шуны раслый" - дип мактану. Ә безгә, гади кешегә, нигә хет Адәмнең үзеннән башланмый шәжәрәң, бер аермасы да юк.

Мин ни әйтергә дә белмәдем. Әби хаклы иде. Менә мин, мәсәлән, беләм хәзер аның кем икәнен. Шуннан? Кемгәдер сөйли аламмы бу хакта? Сөйләп гаҗәпкә калдыра аламмы? "Минем бабам нефтьче Надир булган, миңа эш бирегез әле" - дип бараммы? Әби хаклы.

- Аннан соң, Надир картның балалары бик күп булган бит, егермедән артык булган диләр, төрле якларга таралганнар. Зур бер тармак килеп чыга. Бабаң менә шуның бер чаткысы инде. Әхмәтшакир бабаң, менә бу рәсемдәгесе, Гитлер белән сугышта үлгән. герой-фәлән түгел... Шул.

Әби кинәт урыныннан сикереп торды:

- Ярый, син мине болай утыртма, бабаң егылып ятмасын...

Әби- мунчага, мин үз бүлмәмә кереп киттем. Надир карт, димәк, минем фәлән буын бабам булып чыга. Хәзер нәрсәдер ачыкланган кебек булды, тик мин аның нәрсә икәнен генә белмәдем.

Кинәт телефон шалтырады. Мин дертләп киттем. Бу әни иде. Ул хәбәр бирмәвем өчен шелтәләп алды, мин телефон тотмады, дип алдаштым. Аннан тизрәк үз хәлләрен белешергә ашыктым.

- Үзебез әйбәт кенә инде, - диде ул күңелсезләнеп, - Тик менә бер ахирәтемнең кызы акчасын талаткан. Машинасыннан төшеп подъездга кергән арада талап качканнар. Милиция дә ярдәм итә алмаган, аның бер абзыйсы ФСБ-да бик зур начальник булып эшли, ул да берни кылалмаган. Сумкасын тапканнар, акчасы юк, ди. Шуңа елашып утырабыз әле. Син дә алдыңны-артыңны карап йөр инде, бәла-казага юлыга күрмә. Бигрәк игътибарың юк.

Минем арка үзәгем буйлап салкын йөгерде:

- Кайчан булган бу хәл?

- Ике көн элек инде.

- Кем дисең ул кызны? Кайда яши әле?

- Бездән ерак түгел инде... - Әни кызның исем-атын әйтте, мин аны белми идем. Ә адресы таныш иде, - Ә син ник сорыйсың?

- Болай гына. Әти ни хәлдә?

Әти турында соравым вакытны сузу өчен генә иде. Мин инде үземнең кулга эләккән акчаның кемнеке икәненә тамчы да шикләнмәдем. Эскәмиядәге сумка янына килеп туктаган машина, димәк, ФСБ булган. Мин аны берәр төрле мафия-фәлән дигән идем. Мин бу мәсьәләдә шикләнмәдем. Мин икенең берен сайларга белми этләндем: бирергәме, юкмы... Бирмәсәм, әни, ахирәте, аның кызы кызганыч иде. Бирсәм - үзем.

- Әни!.. - дип бүлдердем аны, - Акчасы күпме булган соң?

- Миллионга якын, ипотекага дип җыйган ул аны... Ник сорыйсың?

Тиз булырга кирәк иде. Һәм ялгышмаска. Мин тагын бер кат уйлап алдым да тәвәккәлләдем:

- Миндә ул акча.

- Нәрсә?!. - Әнинең гаҗәпләнүе, куркуы телефон трубкасы аша бөркелеп чыккандай булды, - Ни сөйлисең син?

- Барсын да кайткач, аңлатырмын.

- Юк, хәзер аңлат!

Мин барсын да кыскача сөйләп бирдем:

- Калганы - соңыннан... - бу тиклем кистереп сөйләшә алу сәләтемне әле үзем дә белми идем, - Миңа аның карта номерын җибәрегез. Иртәгә акчасын күчерермен. Һәм берни өчен дә борчылмагыз.

- И, балакаем!.. - диде әни һәм трубканы куйды.

Бераздан карта номерын җибәрделәр. Һәм мин онлайн карта аша акча күчердем. Интернет рәхәт нәрсә инде.

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, акчадан котылгач, җиңел булып калды. Рәхәт булып. Иң мөһиме, мин үземне ахмак итеп тә, ярлы итеп тә түгел, ә бер селтәнүдә кешеләрнең газапларын алып атучы могҗизави зат итеп тойдым.

Бераздан әни, тагын аз гына торгач, теге кыз шалтыратып рәхмәт укыдылар. Ә алар артыннан... ФСБ-да зур начальник булып эшләүче туганнары шалтыратты. Ул да рәхмәт әйтте. Һәм үзләренә эшкә чакырды.

- Безгә синең кебек егетләр бик кирәк, - диде ул ягымлы җитди тавыш белән, - Абруйлы хезмәт, фатир мәсьәләләрендә дә, башкасында да льготалары бик күп. Лаеклы хезмәт хакы...

Мин уйлап карарга вәгъдә бирдем. Ләкин озак итеп уйлап утырырга туры килмәде Азамат шалтыратты. Бүген килә алмый икән, ниндидер мәшәкате бар. Иртәгә очрашабыз, дип кисәтте. Һәм эш турында уйлавымны үтенде. Иртәгә конкрет җавап көтәләр икән.

- Азамат, - дидем мин, әллә кайдан килгән бер үҗәтлекне тавышыма ук чыгарып, - Рәхмәт, әлбәттә. Тик мин бармыйм.

- Ник?!. - ул кызык китте, - Башыңа тай типтеме әллә? Андый эштән кеше баш тарта мени?!

- Юк

- Мин бит дустым булганың өчен генә тырыштым. Таһир, әйдә, иртәгәгә кадәр ныклап уйла әле.

Трубканы куйгач, мин чынлап та уйга калдым. Әле өч көн элек кенә кайда алсалар шунда кереп эшләргә әзер булып йөри идем. Бүген менә ике урынга чакыралар, икесе дә акчалы, абруйлы. Ләкин берсенә дә барырга теләгем юк.

Чәйне кайнарлауга әби белән бабай мунчадан кайттылар. Ух-ах килеп, бер-берсенә, миңа, илгә-көнгә, хөкүмәткә, бөтен дөньяга рәхмәт укый-укый чәй эчтеләр дә тирләрен сөртә-сөртә үз караватларына барып аудылар. Торгач карарбыз әле, дип хәтта өстәлне дә җыештырмадылар...

Савыт-саба юып бетерүгә тагын телефон шалтырады. Минеке.

- Гафу ит инде соң шалтыратуга, - диде Хәсән абый, - Аптырадым тәмам.

- Хәлләрең ничек?!.

- Хәле яхшы булса, кеше кояш баткач шалтыратмый, - дип көлде ул, - Вакыт ягы ничек синең?

- Әйт, - дидем мин шат күңел белән, - Вакыт бар.

- Ничә әйтсәң дә шул бер балык башы инде... - дип көрсенде Хәсән абый, - Теге кешебез китте бит. Ошатмады бугай безне... Ә сине бик яратып калган идек. Вакытың булса, кеше тапканчы гына хет...

Мин Азамат турында уйладым. Үпкәләр инде. Тиргәр. Тик барыбер, соңыннан тынычланыр. Дус кеше бит. Яхшы дус. ФСБ турында уйладым. Абруйлы эш, әлбәттә. Аларның һәр урында сүзе үтә, властьлары көчле... Һәм менә тагын... Өч тәкъдимгә бер җавап кирәк иде.

- Иртәгә өлгерә алмый, - дидем мин, - Аннан соң... Печ итәргә рөхсәт итсәң - киләм.

Ул кычкырып көлеп җибәрде.

- Яхшы. Рәхмәт!

Күңелдә бернинди икеләнү дә калмады. Иртәгә кичкә барып җитәм. Берсекөнгә эштә булам. Барсы да көн кебек ачык иде. Һәм җанда ниндидер әйтеп бетергесез күтәренкелек иде. Мин ипләп кенә урыныма кереп яттым да Зөһрәнең номерын җыйдым.

Озак сөйләшмәдек. Шулай да күңелгә рәхәт булып калды. Мин шул рәхәтлеккә төренеп йоклап киттем.

* * *

Күземне ачканда бүлмә эченә таң яктысы тулган иде. Тәрәзәләр юк иде ич, якты кайдан керә икән, - дип уйлап алдым мин һәм аны күрдем. Түрдәге кечкенә өстәл янындагы урындыкта ул утыра иде. Надир карт. Күзләремнең ачылуын күргәч, елмайгандай итеп баш кагып куйды. Мин тирә-ягыма каранып алдым һәм үз бүлмәмдә икәнемне белгәч, куркуым тирәнәя төште.

- Курыкма, олан, мин хәзер китәм, - дип елмайды карт, - Ата-бабалар рухы дип чакырганга гына килгән идем...

- Нәрсә?

- Юлың дөрес синең, - карт мине ишетмәде дә, ул стенага ымлады, - Әнә, күрәсеңме?..

Ул күрсәткән якта кечкенә экран сыман нәрсә хасил булды. Ниндидер зур түрәнең кабинетында җыелыш бара иде. Түрдә утырган җитәкче миңа таныш кебек тоелды, текәлеп карасам да кем икәнен генә аера алмадым. Аннан соң карашымны, аның алдындагы ноутбукка юнәлттем, ручка савытына, һәм ничектер барсыннан да аерылып торган сынга. Һәйкәлчек инде бер. Әлләнинди затлы, ялтыравыклы нәрсә дә түгел иде үзе, тик игътибарымны суырып алды. Һәм тагын теге җитәкчегә карадым. Һәм... Бу кеше мин идем... Олыгаеп баручы Таһир...

Картның кеткелдәп көлгәне ишетелде һәм стенадагы сурәт юкка чыкты...

- Оныкларым өчен сөенеп китәм, - диде карт кулындагы һәйкәлчекне минем баш очына куеп, - Мин сине башкача борчымам. Я, хуш...

Һәм ул юкка чыкты...

Мин торып аны табарга, әллә ниләр турында сораштырырга уйлаган идем... Тик ниндидер сихри дулкынга эләгеп, үзем дә юкка чыктым... Йокыга эредем...

Иртән уянганда мин бу төш турында оныткан идем инде. Мунчага барып юынып килдем. Бабай җылы өстәп җибәргән, хәтта чабынырга да мөмкин, тик таң белән чабынырга ирендертте генә. Юынып чыккач, тәмләп чәй эчтек, ихата тирәсендәге вак-төяк эшләрне караштырдык. Аннан кереп яхшылап тамак туйдырдык та мин юлга җыена башладым. Бары тик шунда гына әби теге статуэтканы китереп тоттырды:

- Курчагыңны оныта күрмә улым, - дип кеткелдәде ул, - Бигрәк, сабыйлар кебексең инде, йоклаганда да курчак кочаклап ятасың.

- Нәрсә? - дип аптырадым мин, - Нинди курчак?

- Менә бит шуны биреп торам, - диде әби, - Мендәреңнән табып алып куйдым.

Мин карадым да тәнем эсселе-суыклы булып китте.

- Бәлки, ул сезнекедер?

- Юк, юк... Гомергә күргән нәрсәбез түгел, диештеләр.

Мин төшемдә Надир карт кулында күргән һәйкәлчекне алып нәрсәгә охшатырга да белмичә бераз карап тордым да куртка кесәсенә салып куйдым. Бу могҗиза иде.

Ул арада Азамат килеп керде. Озакламый без юлга кузгалдык.

Эпилог

Соңыннан минем бернинди гаире табигый күренешләргә юлыкканым булмады. Болары, аңлавымча, әнинең догалары сәбәпле булгандыр. Аның ата-бабалар рухын ярдәмгә чакыруын ишетеп, аларның рухлары уянганнардыр да миңа үз юлымны табарга ярдәм иткәннәрдер. Бу, әлбәттә, әкияткә дә, мистикага да тартым. Ләкин башкача берничек тә аңлата алмыйм. Хәер, безнең тормышта моннан да хәйранрак могҗизалар булгалыйдыр әле, без генә барсын да белеп бетермибездер.

Ә ул төшләр-күренешләр аша мин нәрсәгә төшенергә тиеш булуымны тәгаен белә алмадым. Бәлки, анда кешенең гомере буена аз-азлап ачылырга тиешле сер ятадыр, бәлки, үрнәк, яки сабак алыр өчен генәдер, ә бәлки, үткәннәрегезне онытмагыз, үткәнен онытканның киләчәге караңгы була дигән гади ишарәдер. Әйтә алмыйм. Бәлки, нәрсәдер әйтергә, аңлатырга тырышу кирәкмидер дә. Үзең тою да җитәдер.

Мин нефть өлкәсендә эшләп йөрим. Укырга кердем. Хәсән абыйны югарырак үрләткәч, күптән түгел генә мастер итеп куйдылар. Хәзер кустта барсына да мин җавап бирәм, элеке мастерга охшатырга тырышып:"Печ итәргә дә минем рөхсәт белән генә чыгасыз!" - дип җиппәргән булам. Хөрмәт итәләр.

Эштә хөрмәт, өйдә мәхәббәт булгач, әти белән әни дә сөенеп туя алмый. Оныкларны сагындык дип, я үзләре килеп җитәләр, я кунакка чакыралар. Кыскасы, бар да яхшы.

Зөһрә белән ике кечкенә малай үстерәбез. Ул үзенә иптәш булырлык бер кыз да табарга хыяллана. Әле монсының кем булырын төгәл белмибез. УЗИ-да да күренми хәтта. Малай булса тагын:"Бу юлы да таба алмадым, дөрес җирдән эзләмим бугай"- дип елмаер инде.

Бер карасаң, дөньяда яшәгән кешегә бөтенесе дә кирәк: акчасы да, сәләмәтлеге дә, вак-төяк мәшәкате дә... Ләкин шулар арасында иң мөһиме - яраткан кешең һәм яраткан эшең булу. Минем хәзер икесе дә бар. Сезнеке дә булсын. Сөенешеп яшәгез!

2018

Марат Кәбиров

  •  

(повесть)