Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИШЕК ҖЫРЫ КӨЙЛӘП ТИРБӘТӘ ҖИЛ...

Ходай биргән гомер берәү генә

Ходай биргән гомер берәү генә...

Өйрәт, Коръән, дөрес яшәргә:

Кирәк икән тымызык кич булып,

Кирәккәндә күкрәп яшьнәргә.

 

Ходай  биргән гомер берәү генә...

Насыйп булсын инде яшьләргә,

Гомеркәйнең кадерләрен белеп,

Изге гамәл кылып яшәргә.

 

Ходай  биргән гомер берәү генә...

Фани дөньялар бит өч көнлек!

Изге хисләрдән дә кайчакларда

Кабына алмый икән очкын ник?!

 

Ходай биргән гомер берәү генә...

Ярдәм сорап, аңа дәшәм дә:

– Зая гомер бирмә милләтемә,

Кәеф корып кына яшәргә.

 

Дога итеп кабатлаган сүзем

Әйтерсең лә имән турында.

Имән ныклыклары булган халкым

Мәңге яшәр иман нурында.

 

Балачак

Вакытсыз киттең, балачак...

Ашыктың соң, әйт, нигә?

Үсеп тә җитмәгән идем,

Үлем тиде әнигә...

 

Балачагым – гамьсез чагым!

Нигә сиңа тартылам?

Әле дә ияреп йөрим күк

Әниемнең артыннан.

 

Кайтыр юл табып булмасмы?

Бик тә кайтасым килә...

Нәрсә биреп кайтып була

Әниле рәхәт илгә?..


Татар кызы судан кайта

Татар кызы судан кайта,

Басмалар чайкала шул.

Өлгереп килгән хисләре

Сулардай чайпала шул.

 

Күкрәгенә алып салган

Озын калын толымнар.  

Шомырт кара толымнарга

Үреләсе җырым бар.

 

Татар кызы судан кайта,

Атлаулары бик җиңел.

Су юлында бәхетеңне

Табарсың әле, сеңел.

 

Нәсел  гөлләре

Әбием истәлегенә

Истәлегең булып, исле гөлләр

Балкып утыралар шау чәчәктә,

Безгә – синең нәсел гөлләреңә –

Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.

 

Шәҗәрәдәй тамырланган гөлнең

Сине оныттырмас исе гелме?!.

...Бишек җыры көйләп тирбәтә җил

Мин болынга чәчкән исле гөлне.

 

Синең кебек сыйпап-назлап кына

Үстерәсем килә һәрбер гөлне.

Берсе генә чәчәк атмаса да,

Сагыш биләп алыр йөрәгемне.

 

Ирек сөяр холкыбызга безнең

Җил иркендә үскән гөлләр үрнәк!

Алар аша нәселемне барлыйм,

Тыштан боздай туңып, эчтән дөрләп...
 

Чынлап сөйсәң...

Чынлап сөйсәң, сөю яман икән:

Гыйшык утларында янам, иркәм.

Әйтерсең лә унсигездә яшем,

Һаман янып, сөеп, көеп яшим...

 

Сөйләсәм дә – синең хакта сүзем,

Бер Аллаһым бирсен миңа түзем.

Сине уйлап түгелә күз яшем,

Син юкта да синең белән яшим...

 

Чынлап сөйсәң, сөю шундый икән...

Миңа сиздермичә генә, иркәм,

Янасыңдыр эчтән, көясеңдер –

Син дә, бәлки, шулай сөясеңдер...


Кыр казлары

Кыр казлары безгә таныш инде,

Алар китү  безгә сагыш инде.

Җилпи күкне ап-ак канатлары –

Җанга кага китү набатлары.

 

Һаваларны кисә кайтавазы:

«Киткәннәрнең мөмкин кайталмавы!..»

Болытларга бәрелеп килә бер сүз:

«Ничек яшәрсез соң инде безсез?!.»

 

Киткән казлар кире кайтыр микән?

Яшьлек таңым чәчәк атыр микән?

Бәргәләнәм шушы уйларымда,

Күк чәчәкле инеш буйларында...
 

Син кайда?

Кайчандыр бүлмәң бик тә тар,

Күңелең, һай, киң иде.

Эзләмәдең баерак пар,

Дусларыңа тиң идең.

 

Хәзер менә болын кебек,

Катлы-катлы киң бүлмә.

Ләкин синең күңелкәең

Тарайгандай күренә.

 

Ясалма елмаю белән

Эзлисең дустан файда.

Тар бүлмәле, киң күңелле

Яшьлек дустым, син кайда?!