Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлар гел туган якта...

КЫЧЫТКАННАР

Нигез елый,диючеләр хаклы:

Елый икән нигез тавышсыз...

Шамил Маннапов.

 

Кешеләре киткән, авыл беткән,

Урыны гына ята каралып.

Кычытканнар тора еламсырап,

Нигез ташларына сарылып.

 

Кычытканнар исән, ни хәлдә дә

Нигезләрен ташлап китмәгән.

Үз кадерен белеп яшәгәнне

Туган туфрак ятим итмәгән.

 

Туган җиргә тугры кычытканнар

Бала чакта азмы елаткан!

Кычытканга чагылып үткән еллар

Бәхетлерәк булган күп яктан.

 

Кычытканнар! Әрсез кычытканнар!

Шифалы да, усал, хәтәр дә.

Беткән авыл рухын саклап торган

Кычытканнар чыкмый хәтердән.

 

БАРЫ  БЕР  СҮЗ

Бер сүз җитә

Кеше күңелен бозу өчен.

Бер сүз җитә

Юктан гына кызу өчен.

 

Бер сүз җитә

Ялгышларны төзәтергә.

Бер сүз җитә

Язмышларны үзгәртергә.

 

Ә кайчакта

Күңел өчен бер сүз җитми.

Бары бер сүз...

Йөрәк өчен эзсез үтми.

 

    ҖИР-АНА

Яратабыз кабатларга:

Җир-Ана!

Шулай булгач бурычлыдыр

Без аңа.

 

Тик әлегә җибәрәбез

Без хата.

Үзен кеше иткән җирне

Кем сата?!

 

Җир эшкәрткән, иген иккән

Отылмый.

Җир-Ана... Ә Ана ул

Сатылмый.



Авылыма кайтам

Кайларда йөртсә дә язмыш,

Уйлар гел туган якта.

Таныш юлларым мине еш

Авылыма алып кайта.

 

Кадерлеләрдән кадерле

Туган авылым минем.

Җыр-моң тулы күңелемә

Илһам бирүче җирем.

 

Туган авыл, туган нигез,

Яшәү сулышың башка.

Якынлыгың, җылылыгың

Тоям күңелем аша.

 

Сагынуларым чиктән ашып,

Җанымны сагыш басса,

Кайтамын хәтер буйлап та,

Кайтам җырларым аша.

 

Ашкынып тибә йөрәгем

Авылыма кайткан чакта.

Тулы шатлык, тулы бәхет

Була тик туган якта.

Кушымта.

 

     ИСЕМДӘ

Беренче күргәч тә,

Күңелгә кергәч тә

Авылның бер айлы кичендә,

Кош кебек куанып,

Хисләргә уралып

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Озата килүләр,

Шаяру-көлүләр

Җәйләрнең җылы, тын кичендә;

Сөйләшеп, серләшеп,

Вәгъдәләр бирешеп

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Бу тәүге сөюләр,

Янулар, көюләр

Калса да томаннар эчендә,

Язларымнан уңып,

Хыялларга чумып

Йөргәннәр исемдә, исемдә.

 

Яшьлек тиз узганга,

Ахрысы, шуңа да

Кадерледер кемнәр өчен дә.

Сандугачлы кичләр,

Иң изге саф хисләр

Исемдә, әле дә исемдә.

 

  БИЕКЛЕК

Сәхнә тулы йолдыз туе,

Карап күзләр камаша.

Белмәсәк тә бик якыннан,

Танышабыз җыр аша.

 

Көй язучылар күбәйде,

Биш җыр туа көн аша.

Халык күңеленә алар

Керә, диләр, моң аша.

 

Күпме җырчы,  көйче, шагыйрь.

Бай икәнбез ләбаса.

Һәрберсе дан-шөһрәт даулый –

Менә шунысы тамаша.

 

Даһи булалмый һәр шәхес

Мин җырчы, диеп кенә,

Мин көйче, диеп кенә,

Мин шагыйрь, диеп кенә.

Күтәрелеп булмый никтер

Илһам биеклегенә,

Сәйдәш биеклегенә,

Тукай биеклегенә...

 

ЯВА КАРЛАР

Ява карлар, яңа карлар –

Яңа ел кары ява.

Разил Вәлиев

 

Ява карлар, яңа карлар –

Яңа ел кары.

Ак төсләргә, пакь хисләргә

Урап дөньяны.

 

Аклыклардан, сафлыклардан

Җылына да җаным,

Онытып торам бик азга

Яшьлек узганын.

 

Ява карлар, яңа карлар

Йомшак бигрәк тә.

Моң тулы хыял-өметләр

Кабына йөрәктә.

 

Тагын бер елы гомернең

Тарихка күчә.

Кичә генә булган кебек

Бары да, югыйсә.

 

Ява карлар, яңа карлар

Бизәп дөньямны.

Муллык, бәхет алып килсен

Яңа ел кары.

 

Тукай паркы

Гашыйк иттең, ахры, мине,

Бармыйм, димен, үзем киләм.

Синең каршы төшмәсеңне,

Кире какмасыңны беләм.

 

Борчылып та, шатланып та,

Уйланып та сиңа киләм.

Күңел тулы хисләремне

Уртаклашам синең белән.

 

Янәшәңдә тыныч, рәхәт,

Бер кайгым юк, уйныйм-көләм.

Гомеремнең күп еллары

Үтсә иде синең белән.

 

Бер сүз язалмыйча йөрсәм,

Ташлап торса әгәр илһам,

Тәүлекнең кай чагында да

Мәҗнүн сыман сиңа киләм.

 

Кочагыңа шәп егетне

Сыендырганыңны да беләм.

Тик барыбер, яратып та,

Сокланып та сиңа киләм.

 

Һич аңлый алмыйм, нигә соң

Тартып торасың шулчаклы.

Дәрт, кодрәт, илһам бирүчем,

Нурлы почмак – Тукай паркы.

 

  ГОМЕР  КЫСКА

Гомер кыска. Китә тора

Ил карты-ветераннар.

Тарих битләренә күчкән

Алар көрәшкән таңнар.

 

Гомер кыска. Китә тора

Яшь кенә егет-җаннар.

Чечня җирендә ни өчен

Кан койганын кем аңлар?!

 

Гомер кыска. Бер сәбәпсез

Түгелмәс иде каннар.

Ут эчендә корал тотып,

Сугышмый түрә-җаннар.

 

АВЫЛ  ӨСЛӘРЕНДӘ  ИКМӘК  ИСЕ

Авыл өсләрендә икмәк исе,

Алтын төстәдер басу өсте.

Тук бөртекләр, җил иссә дә аздан

Коелышып төшәрләр төсле.

 

Авыл матур иген кыры белән,

Үссә күкрәп бодай, арышы.

Иртә яздан соң көзгәчә монда

Тынмый торса мотор тавышы.

 

Авыл өсләрендә икмәк исе,

Туган туфрак, туган җир исе.

Көз муллыгын күреп, хозурланып,

Яши шулай авыл кешесе.