Онытылмас еллар хатирәсе
Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 74 ел булды. Янә сугыш кырында ятып калганнарны искә төшерәбез, аларның фронттан килгән инде саргаеп беткән хатларын укыйбыз.
1941 елны әти фронтка китә. Аны, гомумән күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн бүгенгедәй күз алдымда. Авыл шау-гөр килә. Кемнәрдер елый, кемнәрдер юата. Гармун тавышына кушылып, моңсу гына җырлаулар ишетелеп тора.
Кыр капкасын чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!
Бу – китүчеләрнең саубуллашуы. Әтиебез абыем Дамирны һәм мине җитәкләп кибеткә алып керә дә, мандолина сатып ала: “Мин кайткынчы уйнарга өйрәнеп куегыз”! Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да, шушы көнне өйдә бабасы янында калган бер яшьлек Энгель дә, үсеп җиткәч мандолинада уйнарга өйрәндек.
Менә китүчеләр, аларны Кләүле стансасына кадәр озата баручылар кибет каршындагы олауларга төяләләр. Кемнәрдер елый, кемнәрдер аларны юата. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала. Без елыйбыз. Әтиебезнең өлкән туганы Кыям абзый безне юата: “Еламагыз балалар, еламагыз” - ди, ләкин үзенең күзеннән дә яшь ага. Мәрхүм озакламастан үзе дә фронтка китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.
Әтиебез романтик рухтагы, татар моңы белән сугарылган кеше булган. Бик матур җырлаган. Бездә аның сугыш кырларыннан язган хатлары сакланган. Кайвакыт аларны алып, кат-кат укыйбыз. Аларның һәрберсе сагыну хисе белән тулы. 1943 елның 19 мартында язган хатын үзе яратып башкара торган:
“Урал суы болын буе ,
Сандугачлар сайрый болында,
Ташлар ватып, таулар кичкәндә дә
Сез булырсыз минем уемда”, - дигән сүзләр белән тәмамлаган. Шушы җырны мин үзем өчен генә, әтиебезне искә төшерә-төшерә җырлап йөрим.
Мәрхүм олы абыебыз Дамир белән дә махсус хатлар алышып торган ул. Абыебыз бер хатында: “Әти, мин сиңа бик күп хатлар язсам да ала алмадың ахыры. Без сине бик нык сагындык. Өч елдан бирле сине – әтиебезне күрергә, кочакларга тилмердек бит инде, әни һәм иркәләрем сине төштә күрсәк тә шатланабыз”, – дип язган.
Хатларның сугыш сәбәпәре аркасында шактый тоткарланган чаклары да була. Бездән һаман хәбәр булмагач, әтиебез борчылып, рәнҗешен белдереп язган хаты да бар. Анда билгесезлектән аптырап елавын да яшермәгән: “Айга якын хат алмагач еламый була мени?” - дигән ул.
Сугыш башлангач әниебезне ул вакыттагы Шөгер районының иң зур авылларыннан булган Түбән Чыршылы авылына мәктәп директор итеп билгелиләр. Без сугыш елларын шунда үткәрдек. Мәктәптә биш йөздән артык бала. Барысының да диярлек әтиләре һәм туганнары фронтта. Авылда күпчелек хатын-кыз һәм бала-чага. Ятимлек, ачлы-туклы тормыш хөкем сөрә. Әнине партия оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Аның өстенә халык арасында агитация эшләрен оештыру да йөкләнә. Укытучыларның барысы да аның тирәсендә. Алай гына түгел, үзешчән сәнгәтътә дә шулар ук. Концертлар оештыралар, фронттагы һәм илдәге хәлләр белән таныштыралар. Халыкка яшәү көче биреп торалар.
Әниебезнең бертуган апасы Минзифа Шагали җизнәбез белән Ярослауга китеп яшиләр. Аларның Марс, Хурия, Җитез һәм Лена исемле балалары була. Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар Ярослауны бомбага тоталар. Апабызның Җитез исемле кызларыннан калганы бомба астында калып, һәлак булалар. Җитез апабыз шин заводында эштә була, шуңа исән кала. Үзе теләп фронтка китә, аннан хатлары да килгәләп тора. Фронттан әниебезгә язган бер хатында мондый сүзләр бар: “Апакаем! Кайбер чакта шул кадәр Ярославльне сагынам, ташларын, җирен, әти-әни йөргән җирне үбеп елыйсым килә. Баш иеп, дошманга кайгымны күрсәтергә теләмим, алар минем яшемне күрмәсләр. Бу беренчесе. Икенчесе, ни өчен минем Ярославльдә калмавым. Ата-анасы үлде, ә ул ялангач түгел, тамагы тук дип әйтерләр дим. Кул аягым бар, башым исән әле. Әти-әниемнең үлеменә дошман шатланмас, мин аларны ачы яшь белән елатырмын”. Чыннан да ул үзен-үзе аямастан каты сугышларда катнаша.
Менә аның фотосы. Аны җибәргән хатында мондый сүзләр бар: “Апа, мин сиңа үземнең карточкамны җибәрәм. Ул бик куркыныч, мин урыс кызына охшаганмын. Мин андый түгел”.
Тагын бер 1945 елның 5 мартында әниебез исеменә язган хатында мондый сүзләр бар: “Апа, минем өчен борчылма, үлсәм-үләм, ләкин әти-әниебезнең һәм сезнең йөзегезгә гарълек китермәм».
Ул Белоруссиядә партизаннар хәрәкәтендә дә катнаша. “Участнику партизанского движения” дигән беренче дәрәҗәле орден белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, безнең яныбызга кайту уе белән яши. Безгә үзенең кием-салымнарын җибәргән посылкасындагы хатында мондый сүзләр бар:
“Исәнмесез кадерле Әминә апа һәм бәләкәй туганнарым Дамир, Индүс, Энгель. Барыгызга да нык сагынычлы сәлам. Уйлыйм, шушы көннәрдә авылда булырмын дип уйлыйм . Шуның өчен күп яза алмыйм. Үзем исән-сау. Сезне дә шул хәлдә дип уйлыйм. Әминә апа, сезгә кайсы бер әйберләремне җибәрәм. Алар сиңа да, балаларыңа да булыр. Кайсы берсен төзәт. Балалар үскәндер инде. Йә үзең бишмәт тегәрсең, йә Дамир, Индүскә Энгелгә нәрсә булса да чыгар. Хат көтәм, Ничек торуыгыз турында яз апа. 10. VIII.
Ләкин шуннан соң Җитез апабыз хәбәрсез югала. Эзләтеп карадык. Бер вакыт Лукашенко белән очырашканда аның ярдәмен дә сораган идем. Ләкин, нәтиҗәсез.
Хатлар, хатлар! Аларны укыганда тарих җанлана сыман, инде мәңгелеккә киткән якыннарыбыз терелгән кебек була. Ләкин безгә әти белән дә, Җитез апа белән күрешү насыйп булмады. Әтиебез – рота командиры Риза Шәйхетдин улы Таһиров, Латвияне фашистлардан азат итү өчен барган дәһшәтле сугышлар вакытында һаләк була. Шул кайгы кәгазен алгач, әниебез ничәмә көннәр буе, без, балаларына да әйтмичә ут йотып йөргәндер. Елагандыр, ләкин ялгызы, берүзе. Беребезгә дә белдермәстән. Әйе, шушы онытылмас еллар көндәлеген бүген дә тыныч кына укып булмый. Аларны барлаганда ничәмә ничә туганнарыбызның үле хәбәрләре килгән кәгәзләргә да юлыгабыз.
Әтиебез хакындагы шушы кечкенә генә, ләкин эченә зур кайгы сеңдергән кәгәздә рота командиры Риза Шәйхетдин улы Таһиров 1944 елның нояберендә Латвияне азат итү өчен барган каты сугышларда батырлача һәлак булды һәм Ауц өязенең Звани хуторында җирләнде дип язылган. 1967 елның августында мин шушы хуторны эзләп Ригага килдем. Аннан автобуска утырып Ауцка юнәлдем. Автобустагы юлдашларым латышлар, минем кая һәм нигә барганым белән кызыксындылар. Мин аларга шушы җирләрдә халәк булган әтиебезнең каберен эзлим, дидем. Алар миңа уңышлар теләделәр. Ауцта миңа бу шәһәрнең бер кайчанда өяз үзәге булмаганлыгын әйттеләр һәм тулы белешмә алу өчен Ригага республика хәрби комиссариатына барырга тәкъдим иттеләр. Анда кемгә мөрәҗәгәтъ итәргә икәнлеген аңлаттылар, бер полковникның исемен атадылар. Һәм янә автобуска утырып Ригага юнәлдем. Ни күрим, автобуста минем шул ук юлдашларым кире кайтып киләләр икән. Алар да, мин дә шатланыштык. Эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирдем.
Рига военкоматына килеп җиттем. Өске катлардан ашыга-ашыга фицерлар аска агыла. Каршыма очыраган һәбер офицердан гафу үтенә-үтенә фамилиялерен сорыйм. Янәсе аларның миңа кирәге кырыемнан үтеп китмәсен. Шуларның берсе, арткы ягына борылды да, өстән төшеп килүче берсенә күрсәтеп: “Әнә ул, сезгә кирәк кеше”, - диде. Мин исә, шулай ук гафу үтенеп, аны туктатттым һәм йомышымны сөйләп бирдем. Ул кулымнан тотты да, кабинетына алып керде. Бик күп кәгазләрне тикшереп карап чыкканнан соң, әтиебезнең җәсәде Салдус шәһәренең туганнар каберенә күчереп күмелгәнлеген әйтте. Шатлыгым эчемә сыймый. Мин шушы мәрхәмәтле полковникка рәхмәтемне әйтеп, аның белән саубуллаштым һәм тимер юл вокзалына юнәлдем.
Икенче елны янә Латвиягә юнәлдем һәм Ригада поезддан төшү белән үк Салдуска бара торган автобуска утырдым. Андагы военкоматта ныклап исемлекләрне тикшергәннән соң әтиебезнең исемен табып, мондагы туганнар каберендә җирләнгәнлеген әйттеләр. Туганнар каберлегенә бардым, ләкин меңләгән исем арасында үземә кирәген күрмәдем. Һәм янә военкоматка килеп, исемлектә әтиебезнең фамилиясе күрсәтелмәгәнлеген әйттем. Шушы эшләр өчен җаваплы старшинадан бу хатаны төзәтеп, мәрмәр таштагы исемнәр төзмәсенә әтиебезнең исемен яздыруны, фотосын төшереп миңа җибәрүен үтенеп, аңа расходлары өчен акча да биреп калдырдым. Ул үтенечемне үтәячәгенә вәгъдә биргәч, тынычланып Казаныбызга кайтып киттем. Старшинадан хәбәр булмады. Ләкин эшен эшләгәндер, тик фотосын гына эшләтә алмагандыр дигән өмет белән, 1987 елны энем Энгель белән әниебезне Салдуска алып бардык. Әнине кунакханәдә урнаштырып, үзебез туганнар каберлегенә киттек. Ләкин мәрмәр таштагы исемлектә әтиебезнең исеме юк. Теге старшинаны таптык. Ык-мык килсә дә, хатасын төзәтергә җыенмаганлыгын аңладык. Ул вакыт әле партия системасы җимерелмгән. Киттек райкомга. Безне беренче секретарь кабул итте. Аңа хәлебезне аңлаттык. Ул шул ук мизгелдә военкоматка шалтыратып, кемнәрнедер пыр туздырды һәм хәзер үк әтиебезнең исем фамилиясен нәкъ аларның үзләрендәге исемлектәге кебек итеп мәрмәр ташка язып куярга дип әмер бирде. Әмернең үтәлешен барып тикшердек һәм әтиебезнең исемен күргәннән соң әниебезне каберлеккә алып килдек.Ул анда намаз укыды һәм шуннан җир алып кайтып, аңа гөл утыртып үстерде. Әниебез исән чагында гөл ел саен чәчәк атты һәм әтине искә төшереп үсте.
Инде бүген әтиебез дә, әниебез дә гүр ияләре. Без аларның балалары, оныклары әкрен искән йомшак таң җилләре аша аларның һәр икесенә сәләмнәребезне, безне якты тормыш юлына бастырганнары өчен иксез-чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Авыр туфраклары җиңел булсын, урыннары җәнәттә булсын.