Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ХАТЫЙП

Кадерле әти-әнием...

Шөкер Ходайга, рәхмәт әти-әниләремә, минем дә башка кешеләрнеке кебек, кендек каны тамган, тәпи йөреп киткән, буй үстергән туган төбәгем бар. Бүтәннәргә ничектер, әмма минем өчен ул бик тә газиз, кадерле һәм матур. Аның, артык биек булмаса да, таулары да, тигез басу-болыннары да, як-ягында урман-әрәмәләре дә, ике тарафтан агып килеп кушылган (аларны «Кече Ирнә», «Олы Ирнә» дип атыйлар) кечерәк кенә инешләре дә бар. Туган авылымның рәсми исеме – Ирнә буе Сармашы («Сармаш по Ирне»). Әмма аның чын, халык телендәге атамасы – Апач.

Кеше кайда гына тумасын, кайда гына гомер кичермәсен, ул үзенең тереклеге, барлыгы белән барыннан да элек әти-әнисенә бурычлы. Мин 1939 елның 12 маенда гаиләдә өченче бала булып якты дөньяга аваз салганмын. Әтием Йосыф Миңнегол улы (1909-1944) тумышы, яшәеше белән Апачтан – атаклы Исрай, аның атасы Батырша нәселеннән. Туган авылның гына түгел, гомумән, безнең якларның шактый кешесе шушы нәсел белән бәйле.

Колхозлар төзелгәч, әти, махсус курсларда укып, авыл хуҗалыгы техникасын үзләштерә. Ул вакытта «Чыбыклы МТС»ы дип йөртелгән оешманың тракторчысы, комбайнчысы, трактор бригадиры сыйфатында тирә-юньдәге күп кенә авылларда хезмәт куя. Мөгаен, тырышып эшләгәндер. 1938 елның ахырларында булса кирәк, Казанда республика алдынгылары җыелышында да катнаша. Шунда Чаллы ягының Хатыйп исемле бер кешесе белән якыннан танышып китә. Бераздан шул дусты хөрмәтенә миңа Хатыйп исеме дә бирелә. Әтине якыннан белүчеләр, ул бик көчле, чын ир-ат иде, дип сөйлиләр. Эшен дә эшләгән, бик оста итеп биегән дә, җырлаган да. Сугышның тәүге елларында аны, механизатор дип, бронь белән калдырып та торалар. Бары 1943 елның башында гына әтине фронтка җибәрәләр. Хатлары килә... Аларда ул гел безнең хәл-әхвәлләрне сораша. Үзе киткәч туган кызының күзләре, чәчләре нинди төстә булуы да аны кызыксындыра. Әти 1944 елның 24 июнендә Белоруссия якларында батырларча һәлак була. «Өстенә бомба төшеп, күмәр җире дә калмый» диелгән иде «әтҗәвке»сендә, ягъни үлеме турындагы рәсми кәгазьдә. Утыз биш яшендәге тап-таза ир, гомер уртасына да җитмичә, балаларын ятим, хатынын тол, әнисен улсыз калдырып һәлак була. Әтидән аерылып калганда дүртенче яшем белән генә барганга, аны бик ачык хәтерли алмыйм. Ничектер, ул миңа томан арасындагы кебек шәүләләнеп кенә ала. Мине ат сыртына утырткач, әбинең ачулануын бераз гына хәтерлим. Әти мине арка кочарга яраткан. Мөгаен, мин бу гадәткә нык күнеккәнмендер. Сугышка киткәндә, әнигә: «Хатыйп улым мине бик юксынмасын өчен, аны арка кочкаларсың инде», – дип тә әйткән. Берсеннәнберсе кечкенә өч бала белән калган (дүртенчесе – корсакта), бөтен тормыш йөген тарткан әнкәйнең, ай-һай, мине арка кочып йөрергә бик вакыты да калмагандыр.

Безгә җан, гомер биргән әни безнең өчен ана гына түгел, ата да, патша-президент та, хезмәтче дә, төп таяныч-терәк тә – кыскасы, дөньяның тоткасы иде. Ул – Гайнелхәят Шәйхелислам кызы (1912-1999) – тумышы белән Апачтан утыз чакрым ераклыкта булган зур гына Сарайлы авылыннан (ул хәзер Сарман районына керә). Сарайлы – минем өчен, Апачтан кала, бик тә якын, кадерле төбәк. Мин биредә күп мәртәбәләр булдым. Сугыштан соңгы ач елларда бу авылда минем балачагым чагыштырмача тук булды. Кечкенә генә өйдә үзләре дә берничә, өстәвенә (аеруча җәй көннәрендә) – дистәләгән онык булуына карамастан, алар һәрчак якты күңелле була белделәр. Фәхрелбанат әби белән Шәйхелислам бабайның безгә каты итеп дәшүләрен, караңгы чырай күрсәтүләрен мин һич тә хәтерләмим. Алар безгә гел ярдәм итеп торды. Тукай яшьтәше булган бабайның Апачка килеп, йорт-кураларны төзәтүләре, әнигә «Гайнелхәят кызым» дип йомшак итеп эндәшүләре әле дә исемдә. Бабай скрипкада уйнарга да ярата иде. Ә аның әтисе Шәйгалләм заманында, скрипкада уйнап, Карамалы, Мөслим базарларында җыелган халыкны таң калдыра торган булган.

 

Беренче укытучым

Миңа үз гомеремдә дүрт мәктәптә укырга, ике мәктәптә эшләргә, Казан университетында биш ел белем алырга һәм шунда ярты гасырдан артык мөгаллимлек кылырга туры килде. Шушы вакыт эчендә, мөгаен, йөзләп педагог миңа белем-тәрбия биргәндер. Мактанып әйтүем түгел: укытучыларымнан уңдым. Аларның һәрберсе күңел җылысын, инсани, әхлакый тәҗрибәсен, белем-мәгълүматын биреп, минем үсешкә, яшәешкә ярдәм итте. Әгәр дә мин тормышымда билгеле бер уңышларга ирешкәнмен икән, моның өчен иң беренче чиратта үземнең укытучыларыма бурычлы. Аларның инде һәммәсе дә диярлек гүр иясе. Урыннары оҗмахтадыр дип уйлыйм.

Мәктәптә миңа белем-тәрбия биргән мөгаллимнәр арасында берсе аеруча мөһим урынны били. Ул – беренче укытучым Зәкия апа Галиуллина.

Мин Апач башлангыч мәктәбенә 1946 елда укырга кердем. Сугыштан соңгы авыр, ярым ач еллар. Әти фронтта һәлак булган. Кечкенә генә дүрт баланы карау тулысы белән әнкәй өстендә. Ул елларда без кар беткәннән алып көзге салкыннарга кадәр күбрәк яланаяк йөри идек. Мәктәпкә аяк киеме белән барырга кирәк. Әнкәй миңа төсле чүпрәкләр белән бизәлгән чабата ясап бирде. (Бераздан үзем дә бу эшнең остасы булып киттем. Күршедәге урыс авылларына барып, чабата сатып йөрүемне әле дә хәтерлим.) Өстә әни үзе суккан киндердән тегелгән күлмәк-ыштан. Башта абыйдан калган озын «кузыруклы» фуражка. Киндер букча да бар. Мәктәпкә килгәч тә, минем бизәкле аяк киемемнән, «хатын-кыз чабатасы» кигән, дип, кызлар көлә башлады. Мин, гарьләнеп, аяк киемен салып ташладым. Шунда Зәкия апа, каяндыр табып, миңа резин галош бирде.

Без сыйныфта ике дистәләп бала укыдык. Дәресләр авылдан киткән Игнат дәдәйнең йортында бара иде. Миче бар. Салкын вакытларда мич башына да менеп җылынып төшә идек. Ә Зәкия апабыз, гәрчә куллары күшексә дә, мич янына бик бармады. Аның кечкенә кызлары – Гөлсинә белән Нурсинә күп вакыт безнең белән мәктәптә иде, мөгаен, өйдә калдырырга мөмкинлек булмагандыр. Сабый Нурсинәгә бер яшь тә юк, Зәкия апа, бездән читенсенеп кенә, мич артына кереп, аны имезеп тә ала иде. Ул вакытларда бик фәкыйрь яшәдек. Ипине айлар буе күргән юк. Зәкия апаның шул кыен вакытларда аз-маз ипи кисәкләре бирүе дә күңелгә кереп калган. Ачлы-туклы булсак та, гаять мохтаҗлыкта яшәсәк тә, без тырышып укыдык. Кәгазь, кара, каләм булмаганда, каурый каләмнәрне корымга манып, иске-москы китап, дәфтәр битләренә яза идек. Әле күптән түгел генә, туган йортка кайткач, чормадан икенче сыйныфта язган дәфтәрем килеп чыкты. Хәзер минем почерк начар. Ә ул елларда ярыйсы гына язылган икән. Дәфтәремә кызыклы мәкальләр дә теркәлгән:

«Кешегә кое казыма – үзең төшәрсең», «Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың», «Ялкауга йомыш кушсаң – ул сиңа акыл бирер» һәм башкалар. Шул елларда безгә гыйбрәтле сабаклар биргәннәр.

 

Бер еллык каникул

Апачта башлангыч мәктәптә укыганнан соң, 1953 елда Пидәр җидееллык мәктәбен төгәлләдем. Алга таба укыйсы килә, әмма мәктәпләр ерак, торып укырга матди мөмкинлек юк. Укуны дәвам итәргә теләгем бик көчле булса да, мин Апачта калырга мәҗбүр булдым, колхозда эшли башладым. Бригадир нинди эшкә кушса, шунда йөгерәсең.

Сугыштан соңгы елларда колхозда атлар бик аз иде. Алар өлкәнрәкләргә эләгә. Ә безнең кебек үсмерләргә үгез кала, аны җигеп йөрү – үзе мең бәла: кире, тукта дигәндә бара, куалаганда туктый. Бервакыт басуда чәчү вакытында йөге белән симәнә бодаен аударуын хәтерлим. Шулвакыт үземә бригадирдан бик каты эләкте. Җидене бетергәннән соңгы бер еллык каникулда мин ныклап ат өстендә – җайдак йөрергә дә өйрәндем (әлбәттә, бернинди ияр-өзәңгесез). Хәтта Сабан туенда чабышта да катнаштым. Әмма бу шөгылемне берничә елдан тәмам ташладым. Унны тәмамлаган елны ниндидер бәйрәм вакытында мин яңа гына өйрәтелгән тайда урамнан бик җилдертеп бара идем. Капка астыннан кинәт кенә бер эт чыгуга, ат, өркеп, янга ыргылды. Мин исә мәтәлеп төштем. Янәшәдә генә бүрәнәдә утырган кызлар рәхәтләнеп көлде. Мин бик гарьләндем. Өстәвенә кабыргаларым да шактый авыртып йөрде. Шуннан атта бик сирәк йөрдем.

 

Кәшер юлларын таптап...

Җидене тәмамлаганнан соң, бөтен сезоннарын үз эченә алган мәҗбүри каникулым бер елга сузылды. Әмма бу вакытта колхозда эшләү дә, «егет булып йөрү» дә уку дәртен баса алмады. Ниһаять, Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә укуымны дәвам итәргә булдым. Әни дә бу фикерне хуплады. Бердән, бу авыл безгә күптәннән таныш, Сарайлыга әбиләргә барганда-кайтканда, Иске Кәшер аркылы йөрелде. Икенчедән, әнинең туган авылыннан ерак түгел: биш кенә чакрым. Кыен хәлләрдә әби-бабайларга таянырга мөмкин. Өченчедән, бик сирәк кенә булса да, Апачтан Кәшергә барып укучылар да очрый. Шулай итеп тәвәккәлләдем.

Урта мәктәптә белем алган елларым, Кәшергә бару-кайтулар, анда яшәү минем өчен үзенә күрә бер тормыш университеты да булды. Әйткәнемчә, ара шактый ерак: Апач белән Кәшер арасы егерме биш чакрым. Калын-калын ике урманны үтәсе бар. Атна саен кайтып киләсе килә. Кайтышлый еш кына төнгә калына. Күбрәк үзем генә, ялгыз йөрдем. Берничә мәртәбә бүреләргә дә очрадым. Шундый вакыйгалардан аеруча берсе хәтердә уелып калган. Тугызынчы сыйныфта укыган чак. Көз көне (октябрь ае булса кирәк), аякта чабата, аркада биштәр (капчык). Йөгерә-йөгерә алга барам. Караңгы төшеп килә. Бер урманны узып, икенчесенең кырыена җиттем. Юлның уң ягында берничә рәт агач, аннан – басу-кыр. Икенче тарафта – урман. Кызу-кызу барган чакта, миннән берничә генә метр ераклыкта, уңда – бүре. Таза,елык-елык килеп тора. Карашы бик усал күренмәде. Нишләргә? Шулвакыт арттарак, урман тарафында, чыбык сынган тавыш килде. Борылып караган идем – янә бүре. Нишләргә? Өнсез калдым. Әнкәй, әби өйрәткән, үзем белгән догаларымны укый башладым. Йөгереп качып та булмый. Бүреләрнең гаять тиз йөгерү-чабуын һәркем белә. Икесе дә әлегә тик утыра. Менә каршыдарак кына торган бүре янәшәсеннән дә узып киттем. Адымнарны тизләттем. Бераздан йөгерә башладым. Борылып караган идем, ике бүре дә урманга кереп китте. Явызлык-ерткычлыклары белән даннары чыкса да, рәхмәт үзләренә: миңа тимәделәр; бәлкем, бу арык, ябык малайны ашаудан ни файда дип уйлаганнардыр. (Борынгы төрки бабаларыбызның бүрене тотем итеп алуы, изгеләштерүе, мөгаен, юкка гына түгелдер.) Мин шактый калын урманны караңгыда бик тиз йөгереп уздым. Аннан инде тауларны төшкәч – туган авыл. Өйдәгеләр көтеп торган. Әнкәй кайнар бәрәңгеләрне алга куйды. Катык белән аларны тәмләп ашадым. Шунда әнкәй: «Нәрсә булды, улым, чигәңдә ак чәчләр күренә», – диде. Мин инде: «Бернәрсә дә булмады», – дип кенә әйттем. Бүреләр белән очрашуны сөйләсәм, мәктәпкә кабат укырга җибәрмәс дип курыктым.

 

Кыек атып, туры тидерү...

Сигезенче сыйныф ахырларында (мөгаен, тиешенчә тукланмаудан, витамин җитмәүдән) минем күз күреме начарланыбрак китте. «Военное дело»да мылтыктан ату да каралган. Ә мин мишеньне юньләп күрмим дә (ул вакытта әле күзлек юк). «Военрук» мөгаллимебез фронтовик Салих абый (без аны «Маликов абый» дип кенә йөртә идек), башка фәннәрдән әйбәт укуны исәпкә алып, үз предметыннан миңа чирек саен югары билге чыгарып килде. Шулай беркөнне япанга атарга чыктык. Алга мишеньнәр куелды. Мин дә, бик күреп бетермәсәм дә, башкалар кебек атып җибәрдем. Шунда укытучы абзабыз, мишеньне тотып, ашыгаашыга минем янга килде дә: «Син, күз начар күрә, дип алдап йөрисең. Бу нәрсә?» – дип, көчле, йонлач куллары белән якадан тотып җилтерәтте. Баксаң, өч атуга мин 28 очко җыйганмын икән. Әүвәл моның сәбәбен аңламадым: моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Шул чакта Дамир Нариманов исемле сабакташымның мәгънәле генә елмаеп торуы хәтердә. Мин аңа кайвакыт дәрес хәзерләшергә булыша идем. Ул шуңа рәхмәт йөзеннән, үзенең мишененә атмыйча, минекенә җибәргән икән. Кыек атып туры тидерүемнең сәбәбен соңрак кына белдем.

 

Шаулап аккан суларны кичтем

Кәшер юлындагы мәшәкать-маҗараларның берсен искә төшермәсәм, гөнаһ булыр кебек. Сигезенче сыйныфта укыганда, март ахырында көннәр кинәт җылытып, кар ныклап эри башлады. Безне язгы каникулга чыгардылар. Язгы көн: кояшлы, матур. Бөтен җир су, ташу ага. Мин ике авылдашымны – унынчы сыйныфта укучы Антанида белән Иринаны – үгетли торгач, кайтырга күндердем. Аларның аягында резин итек, минекендә – кәлүш. Киттек: Кәшербашы белән Төбәк (Николаевка) арасында җәен атлап чыгарлык кына инеш ага. Шунда килеп җиткәч шаккаттык: якын да килерлек түгел, су шаулап ага. Иптәш кызларым кире әйләнеп кайтырга ниятли. Шунда мин аларны инешнең башыннан әйләнеп узарга үгетләдем. Кар-су ерып шактый бардык. Тегеләр резин итек белән юешләнмичә генә атлыйлар. Ә минем кәлүш кигән аяклар манма су... Ниһаять, елганың аръягына чыктык. Аяк туңуданмин калтырана башладым. Төбәк авылының юл кырыендагы өенә кердем. Монда элегрәк тә тукталган бар иде. Урыс әби белән бабай минем хәлне, күрәсең, бик тиз аңлап алдылар. Кайнар аш, чәй бирделәр. Бабай: «Пей, сынок, ато пропадёшь», – дип көчли-көчли, шактый зәһәр көмешкә дә эчерде. Толыпка төреп, мич башына яткырдылар. Уянып китсәм – шабыр тиргә батканмын, калтырануым да беткән. Мин бу рус карты белән карчыгына гомерем буе рәхмәтле: алар мине, үпкәгә суык тиеп, «чирләшкә» булудан (бәлкем, әле үлемнәндер дә) саклап калганнардыр. (Ни аяныч: бу әби-бабай үзләре генә түгел, ә яшәгән авыллары да инде күптәннән юкка чыккан.)

 

Янә озакка сузылган каникул

Николай Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романының исеме кебек, урта мәктәптә белем алучыларның да күпчелеге алдына «Укырга кая барырга?» дигән сорау бөтен тулылыгы белән килеп баса. Кәшер мәктәбендә бу елларда, ничектер, КАИ (Казан авиация институты) югары бәяләнә иде. Мөгаен, иген игү, мал асрау кебек шөгыльләрдән яхшы хәбәрдар булган авыл балаларын үзе юньләп белмәгән, хәтта самолётка утырып та очмаган, серле авиация дөньясы, аның романтикасы ныграк кызыксындыргандыр. Мин дә КАИга укырга керү уен алдан ук күңелгә салып куйдым. Әмма без өлгергәнлек аттестаты алган елны югары уку йортына керү өчен әүвәл ике ел эшләү шарт дигән ниндидер бер рәсми карар чыкты. Безне эшләргә, колхозларда калырга ныклап өнди башладылар. Авыл баласы бит, гадәттә, законны бик тыңлаучан була. Соңрак белдем: күп кенә шәһәр, түрә балалары, ике ел түгел, бер-ике ай да эшләмичә, югары уку йортларына кереп, студент булып киткәннәр.

Мин исә урта мәктәпне тәмамлагач, авылымда калырга булдым. Әмма көтелмәгән хәл планнарымны шактый үзгәртеп куйды. Таҗикстанның Ленинабад (хәзерге исеме – Хөҗәнд) төбәгендә заводта эшләүче абый (соңыннан диңгез капитаны булып танылган Миргалим Йосыф улы) мине үз янына чакырды. Әни дә бу фикергә чат ябышты. Башка чара юк, ризалаштым. Һәм менә мин, ниндидер искерәк чемоданны тотып, 1957 елның июль азакларында Әлмәт аркылы Бөгелмә тимер юл станциясенә килеп җиттем. Берничә сәгать көткәч, үз гомеремдә беренче мәртәбә поездга утырып киттем. Кызык та, ямансу да. Мәскәү – Чиләбе поезды иде бугай. Уфага җитәрәк Чишмә станциясендә төшеп, икенче поездга күчеп утырдым. (Бу уңайдан кемнеңдер «Теләсәк – Уфа гуляем, теләсәк – Чишмә сидим» дигән юмористик юллары да искә төшә.) Юлым Оренбург, Актүбә, Кызыл-Орда, Төркестан, Арысь һәм башка бик күп калалар, станцияләр аркылы узды. Очсыз-кырыйсыз казакъ далалары, күлләр, Арал диңгезе, Сырдәрья елгасы; вокзал янындагы кайнап торган базарлар (аеруча балык, җиләк-җимеш, яшелчә сатучылар), төрле кыяфәтле, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр. Июль-август айлары – җәйнең иң эссе чоры. Вагонда ятарга түгел, утырырга да юньләп урын юк. Коточкыч эссе, бөркүлек. Шул сәбәпле, гәрчә куркыныч булса да, вагон түбәсендә дә барабыз. Ниһаять, Бөгелмәдән чыгып, өч-дүрт көн үтүгә, Ташкентка килеп җиттем. Мәгълүм ки, 1966 елда биредә коточкыч җир тетрәү булды. Элеккеге бина-корылмаларның күпчелеге җимерелеп, алар урынына яңалары төзелде һәм, гомумән, яңа Ташкент корылды. Мин исә бу мәһабәт каланың искесен, аның урам-бакчаларын, мәйданнарын, кырмыска оясы кебек кайнап торган зур базарларын күрү бәхетенә ирештем. Көне буе Үзбәкстан мәркәзе белән хозурланып йөргәннән соң, поезд белән Ленинабадка юнәлдем. Мин барып бер-ике ай да үтмәде, абыйны хәрби хезмәткә җибәрделәр. Заводка эшкә урнашып, төрле эшләрдә эшли башладым. Урта Азия ягында элек, көз җиттеме, күп кенә укучыстудентларны, завод эшчеләрен мамык, җиләк-җимеш җыярга озаталар иде. Мин дә өч айдан артык бу төр эшләр белән мәшгуль булдым. Мамык шундый үсемлек: ул ап-ак. Аны җыясың, берничә көннән соң ул янә өлгерә. Бу хәл көз буе дәвам итә. Бездәге салам эскертләре кебек, мамык чүмәлә-эскертләргә дә өелә. Алар өстендә уйнап, сикереп йөргән өчен, хуҗаларның нык кына ачуланулары да хәтердә. Минкечкенәдән үк физик эшкә күнеккән кеше. Мамык җыюга да бик тиз өйрәндем. Сменага алтмышар килограмм җыйганым да истә. Хәтта җирле матбугатта «Рабочий Миннегулов устанавливает рекорд» дип мәкалә дә язганнар иде.

Ленинабад янындагы Табошар бистәсендәге тормышка тиз ияләндем. Әмма минем «зимагурлык» чорым озакка бармады, ярты елдан артык Урта Азиядә яшәгәннән соң, әни авырып китү сәбәпле, туган якларга әйләнеп кайттым. Кышның бер көнендә Бөгелмәдә поезддан төшеп, Әлмәт аркылы Акташка кайтуым, аннан егерме чакрым араны җәяүләп үтүем әле дә хәтердә. Көн салкын, башта фуражка, өстә юкарак кына кием, аякта туфли, кулда чемодан. Суык бабай йөгертте дә, кызукызу атлатты да. 1958 елдан мин янә туган йортта яши башладым.

 

Университетка юл алдым

1958-1959 елларда авылда яшәү чорында янә бер һөнәрем артты: мин «корреспондент»-хәбәрче булып киттем. Кечкенәдән үк китап, гәҗит-журналлар укырга ярата идем. «Зимагур»лыктан соң ул гамәлем тагын да көчәйде. Авылда кечкенә генә гәүдәле, кызык сүзле Пётр дәдәй Емельянов белән очраштыргалап торабыз. Ул «Кызыл Зәй» район гәҗитендә эшли иде. Күрше Сармашбаш авылыннан Кашфразый Камалиев белән мине хәбәрчелеккә ул тартып китерде. Узыша-узыша төрле темаларга мәкаләләр яза башладык. Алар район гәҗитендә генә түгел, республика басмаларында да дөнья күрде. Без шактый «билгеле» кеше булып киттек. Тәнкыйтькә эләккән колхоз рәисе Рамазанов агайның: «Бу Миңнеголның авызын ничек яптырырга?» – дигән сүзләре дә ишетелгәләде. Кыскасы, язу-сызу минем яшәешемдә тиз арада сизелерлек урын ала башлады. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике еллык эш стажы да тулып килә. «Укырга кая барырга?» дигән сорау бөтен тулылыгы белән янә алга килеп басты. Күп кенә якташларымның, тугантумачаларымның мине киләчәктә колхоз рәисе, агроном, механик, зоотехник итеп күрәселәре килә. Авыл хуҗалыгы яисә ветеринария институтына укырга керергә өндиләр. Икеләнеп йөргән көннәрдә Пётр дәдәй очрады. Сөйләштек. Шунда ул миңа болай диде: «Башыңны катырып йөрмә, тот та Казан университетының татар бүлегенә кер; анда укыганнар югалмый, кирәк икән, тормышның төрле тармагында эшли ала». Якташымның бу сүзләрен мин, ничектер, бик тиз кабул иттем. Мөгаен, үземнең теләк-ихтыяҗлар да шул якка каергандыр. Шулай итеп, 1959 елның җәеннән гомер юлымның Казан, университет белән бәйләнешле сәхифәләре башланды.