Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үз җаныңа гына хөкемдар бул...

Мәмләкәт

Бог сохраняет все; особенно – слова

прощенья и любви, как собственный  свой голос.

Иосиф Бродский

 

Без түгел, шәһәрләр сөйләшә

Борынгы-борынгы бер телдә.

Ул телгә кадәрле яшәгән

Дөньядан... калмады беркем дә.

 

Әнә шул югалган дәвернең

Ярчыклап җыйганда хәтерен,

Кубардык солтаннар каберен,

Сыкраттык әрвахлар бәгырен.

 

Без түгел, йөрәкләр сөйләшә

Үзләре белгән бер сөйләмдә.

Ә безгә ни кала? Яңадан

Өйрәнеп, иҗекләп көйләргә...

 

Кайчандыр даладан кубарып

Кайтканмы? Мәрмәргә ятканмы? –

Ул телдә, эзләсәң дә, инде

Тапмсассың чәрдәкле ватанны.

 

Сүзләрдән, җәядән чыккандай,

Яшәгән мәмләкәт эчендә

Саташкан тукрандай – син һәм мин –

Тукылдый һаман бар көченә...

 

Әйтерсең, кайрысын каерып,

Төзәтә меңъяшәр ярасын...

Төзәтеп булмаса...

Нишләрбез?!

“Бездән соң бер сүз дә калмасын...”

 

 

Шагыйрь

Пуля у виска. Пуля наверняка.
Улыбайся только своим.
                               Диана Арбенина


Ялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.
Ә калганы аның язмыш эше.  
Ул урманнан тотып алып кайткан
Киек сыман.
               Юкса шул ук кеше.   

Бар тапканын, барлык югалтканын
Чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
Җанындагы упкыннардан качып,
Мәгарәгә керә, җирне айкый.

Юк, белми ул шул җанында кайчан
Галәм шартлап, йолдыз атыласын.
Янартаулар уянасын...
Әле
       Җир күрмәгән энҗе табыласын.

Күзләренә карамый да, кайчак
Тоя үзе бимазасын ятның.
Яна, яна, яна...
                    Тынга каба!
Ә акылы... аек кала, салкын.

Ул һичкемгә яр да түгел, пар да ­–  
Кияүгә бир аны, хет өйләндер.
Авызлыгын чәйнәп, чабыш көтә
Фатирларда  
                  Яшәп кем беләндер.

Көтә мәхәббәтнең һичберәүгә
Очрамаган иң бөеген...
                               Хагын...
Һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:
«Тапмадым, дип, ул булмадың тагын...» 

Ул капшанып бара, бара, бара
Чытырманнан  
                        Эз салмаган бәндә.
«Минеке бу туфрак!
                     Һәм җир шары!...»  
Шапырына...
Тик үзе дә хәтта  

Үзенеке түгел.
                  Ил, чорныкы...
Чәркәдәге ялкын, түзми, чатный.
Авызлыктан ычкынырга теләп,
Бәргәләнә...
             Юк!
                    Ычкына алмый!

...ычкынса да... ычкыначак бары  
Мәңгелеккә.
Монда  
               Бу «урман»да  
Ялгыш кулга төшкән бер киек ул  
Уңыш елмаймаган бер сунарда.

Улый, улый, улый...
                 Җиңәлмичә
Үзеннән мең тапкыр олы көчне.
Дөнья чигәсеннән тишеп уза...
Ә калганы инде  
                       Ходай эше.

 

Бәллү #2
Әйдә, әйдә, әйдә, хыяллардан
Ак сарайлар төзик. Җимерик.
Беркем табалмаган кабиләне
Яулап алыйк. Аннан җиңелик.
Таҗ кидереп, яңа солтан сайлыйк.
Фетнә ясап, бәреп төшерик.
Мәмләкәтнең бөтен оланнарын
Сүз сөйләшмәс телгә күчерик.
Әйдә, яңа канун игълан итик.
Алыштырыйк аннан искегә.
Сурәтләрен танымыйча торсын
Күргән берсе чалыш көзгедә.
Әйдә, яңа җәза уйлап табыйк.
Ә аннары килик иманга.
Кемнәр – безнең белән, кемнәр – түгел.
Кем – уйнап, кем чынлап инана.
Әйдә, әйдә, ягыйк хыялларны...
Калсын торып кара риваять.

- Уянырга иде, уянырга...
Уянырга инде!
Ниһаять!

...«Син кечкенә әле...
Бу төш кенә...
Ниләр кермәс сабый төшенә...» –  
Күзләреннән үбеп юата да,
Җиргә ап-ак карлар төшерә.
Юылсын, дип, хәтереннән корым,
Яңгырларын учтан эчерә.
Кичерә...

- Әйдә, әйдә, әйдә...

 

***
Синең өчен генә, минем өчен
Яңа карлар, бала карлар ява.
...Бу ярату мәңге үтмәс төсле...
Сайлаганга безне... рәхмәт аңа!
Бер тәүлектә гүя бер дәверне
Яшибездер сыман... яшидер дә...
Бу сөйләшү мәңге бетмәс төсле...
Сөйләшәбез юкса дәшми генә!
Яңа карлар, бала карлар ява...
Ак корабтай, ак диңгездә йөзгән,
Ак дәрвиштәй, җир мазасын өзгән,
Бу – Мәңгелек узып бара бездән. 

 

 

Мәрмәр


Иосифка һәм сиңа

Кичке мәйданнарга күләгәләр яткач,
Йә күперләр кабат үз урынына кайткач,
Йә әйләнгәч дулкын, Дионистай, сынга,
Ышан янә бер кат монда кайтасыңа.
Ышан бер карусыз. Булмаганга чараң.
Ярты гасыр буе төзәлмәгән яраң
Төзәлерме әллә яңа яртысында?! 
Бу бердәнбер пунктир йөрәк картасында:
Без очрашыр йортлар һәм тыкрыклар булган –   
Вәгъдәләрсез, антсыз... Бары каударлыктан...
Горурлыгың тыяр һәм үзеңне җиңәр,
Пәлтәң якасыннан йолкыганда җилләр.
Һәм ышаныйм моңа тәүге кабат мин дә.
Бу – гашыйклар, диеп, уйласыннар җирдә.  
Үзебез... ул серне чишми китик,
Яме!
Калсын, мәрмәрләнеп, иреннәрдә тәме.

...кемдер, килеп, кабат чишкәнчегә хәтле...

***
Cагыну сагыныр өченгә...
Ирендә суп-сусыл кар тәме...
Ни йөртә, җаннарын актарып,
Җир буйлап тынгысыз бәндәне?!
Юлларын сүтеп, йә төенләп...
Күкерттәй кабызып... сүндереп...
Язмыштан югары күтәреп,
Ә аннан сыныкка күндереп.
Мин белмим...
Белмәвем хәерле.
Хәерле белмәвең синең дә!
- Меңәрләп йолдызлар кабынды, –  
Диясең, – шәһәрем күгендә!  
Йолдызлар – кабыныр өченгә...
Атылыр өченгә – сызылып...  
Җанымда – суп-сусыл кар тәме...
Канымда күм-күмер кызулык.
Бу Көзнең Кыш белән кисешкән
Дуамал мәледер... ышаныйк!
...Йөрәгем сиңарак күченә,
Үз тарту көченнән бушанып...

 

 

***
Үз дөньяңның гына җүләре бул,
Үз дөньяңның гына – зирәге.
«Яшәгез, – дип, – бергә...» –   
Сипте дә УЛ...
Тормыш безне сайлап иләде.
Иләкләрнең эресеннән уздык,
Иләкләрнең уздык вагыннан.
Ә аннары намус иләгеннән...
Һәм елмайдык:
«Бүтән... табылмам...»
Карлар сырган юрганына төренеп,
Йоклый изрәп... тәмләп...
Карачы!
Үз җаныңа гына хөкемдар бул.
Үз җаныңның гына – палачы.

 

Вакыт буенча күчешләр турында
сюрреалистик баллада


Кичәгедән бүгенгегә кайтумы бу? Киресеме?
Җирдә һаман – урта гасыр.
Сызгырышып исә җилләр.  
Тик бер ташны урыныннан кузгатырга хыялланып,
Гасыр саен фонарь тотып без йөрибез – ике җүләр.
- Исәнлекме? –
Кулны биреп күрешәбез,
Зәхмәттән дә
Өрекмичә.
- Нихәлләр бар – бүген... кичә?
Кылычына ишарәли... Кашын ярган җөй эзенә...
Һәм сырасын төбенәчә тотып эчә.
Дөнья кисеп җилләр исә.
- Кемне, олан, җуйдыгыз, – дип,  
Иңебезгә кулын сала дөнья карты.
Торабыз без, башны кашып:
- Дәүләте дә... малы да юк...
Гасырлардан урап бары аты кайтты...
- И бичара малкай! – диеп, көрсенә карт.

Аннан өсти:
- Без, кешедә, ат кадәрле акыл булса-а-ааа..!
Җирдә һаман – урта гасыр.
Сары фонарь – сигнал уты.
Әнә ишек. Әнә тотка. Әнә тупса.
Күчешләрдән күчешләргә каңгырап, йә, нәрсә таптык:
Чылбырында – Урда эзе... Хәзәр көзе...
Дәүләте дә... мөлкәте дә... олау-олау кодрәте дә
Кая күчә?
Ник тураклый бу ил безне?!
Ни дыңгычлый бункерларга?
ДОТлардан*, күзен ертып,
Акылыннан тәмам шашкан үлем бага.
- Хәерле юл, оланнар! – дип, иңгә кага дөнья карты. –
Кайтыйм инде... төшеп тора, әнә, кар да...

...Күмә ул кар урамнарны...
Бульварларны...
Рыцарьлар да
Утыралар өрәксыман – баштанаяк!
Без эзләгән табышмакның
Юктыр, ахры, чишелеше...
Пышылдыйсың:
- Без үзебез бугай... җавап.
_______________________  


*Карелия Ныгытылган районында (КаУР) 230лап ДОТ (Долговременная огневая точка) бар. 1993 елда хәрбиләр аларны ничек бар шулай килеш, томаламый-нитми, ташлап китә. Фин култыгыннан алып Ладога буена кадәр сузылган «иске чик»тәге, Карелия муентыгындагы әлеге хәрби нокталар – көчле радиация чыганагы. Аларда 226нчы радий барлыгы ачыкланды. ДОТларның кайберләрендә ул «җемелдәп» ята. Кайчандыр немецлар «Сталин линиясе» дип йөрткән ныгытмаларга юл хәзер теләсә кем өчен ачык. Бирегә металл эзләүчеләр дә, сталкерлар да, туристлар да, узгыннар да, тирә-юньдәге бакчачылык участогыннан килгән балалар да кереп йөри, уйный. 

Сталкерлар сөйләгәннән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

әмләкәт

 

Бог сохраняет все; особенно – слова

прощенья и любви, как собственный  свой голос.

Иосиф Бродский

 

Без түгел, шәһәрләр сөйләшә

Борынгы-борынгы бер телдә.

Ул телгә кадәрле яшәгән

Дөньядан... калмады беркем дә.

 

Әнә шул югалган дәвернең

Ярчыклап җыйганда хәтерен,

Кубардык солтаннар каберен,

Сыкраттык әрвахлар бәгырен.

 

Без түгел, йөрәкләр сөйләшә

Үзләре белгән бер сөйләмдә.

Ә безгә ни кала? Яңадан

Өйрәнеп, иҗекләп көйләргә...

 

Кайчандыр даладан кубарып

Кайтканмы? Мәрмәргә ятканмы? –

Ул телдә, эзләсәң дә, инде

Тапмсассың чәрдәкле ватанны.

 

Сүзләрдән, җәядән чыккандай,

Яшәгән мәмләкәт эчендә

Саташкан тукрандай – син һәм мин –

Тукылдый һаман бар көченә...

 

Әйтерсең, кайрысын каерып,

Төзәтә меңъяшәр ярасын...

Төзәтеп булмаса...

Нишләрбез?!

“Бездән соң бер сүз дә калмасын...”

 

 

Шагыйрь

Пуля у виска. Пуля наверняка.
Улыбайся только своим.
                               Диана Арбенина


Ялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.
Ә калганы аның язмыш эше.  
Ул урманнан тотып алып кайткан
Киек сыман.
               Юкса шул ук кеше.   

Бар тапканын, барлык югалтканын
Чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
Җанындагы упкыннардан качып,
Мәгарәгә керә, җирне айкый.

Юк, белми ул шул җанында кайчан
Галәм шартлап, йолдыз атыласын.
Янартаулар уянасын...
Әле
       Җир күрмәгән энҗе табыласын.

Күзләренә карамый да, кайчак
Тоя үзе бимазасын ятның.
Яна, яна, яна...
                    Тынга каба!
Ә акылы... аек кала, салкын.

Ул һичкемгә яр да түгел, пар да ­–  
Кияүгә бир аны, хет өйләндер.
Авызлыгын чәйнәп, чабыш көтә
Фатирларда  
                  Яшәп кем беләндер.

Көтә мәхәббәтнең һичберәүгә
Очрамаган иң бөеген...
                               Хагын...
Һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:
«Тапмадым, дип, ул булмадың тагын...» 

Ул капшанып бара, бара, бара
Чытырманнан  
                        Эз салмаган бәндә.
«Минеке бу туфрак!
                     Һәм җир шары!...»  
Шапырына...
Тик үзе дә хәтта  

Үзенеке түгел.
                  Ил, чорныкы...
Чәркәдәге ялкын, түзми, чатный.
Авызлыктан ычкынырга теләп,
Бәргәләнә...
             Юк!
                    Ычкына алмый!

...ычкынса да... ычкыначак бары  
Мәңгелеккә.
Монда  
               Бу «урман»да  
Ялгыш кулга төшкән бер киек ул  
Уңыш елмаймаган бер сунарда.

Улый, улый, улый...
                 Җиңәлмичә
Үзеннән мең тапкыр олы көчне.
Дөнья чигәсеннән тишеп уза...
Ә калганы инде  
                       Ходай эше.

 

Бәллү #2
Әйдә, әйдә, әйдә, хыяллардан
Ак сарайлар төзик. Җимерик.
Беркем табалмаган кабиләне
Яулап алыйк. Аннан җиңелик.
Таҗ кидереп, яңа солтан сайлыйк.
Фетнә ясап, бәреп төшерик.
Мәмләкәтнең бөтен оланнарын
Сүз сөйләшмәс телгә күчерик.
Әйдә, яңа канун игълан итик.
Алыштырыйк аннан искегә.
Сурәтләрен танымыйча торсын
Күргән берсе чалыш көзгедә.
Әйдә, яңа җәза уйлап табыйк.
Ә аннары килик иманга.
Кемнәр – безнең белән, кемнәр – түгел.
Кем – уйнап, кем чынлап инана.
Әйдә, әйдә, ягыйк хыялларны...
Калсын торып кара риваять.

- Уянырга иде, уянырга...
Уянырга инде!
Ниһаять!

...«Син кечкенә әле...
Бу төш кенә...
Ниләр кермәс сабый төшенә...» –  
Күзләреннән үбеп юата да,
Җиргә ап-ак карлар төшерә.
Юылсын, дип, хәтереннән корым,
Яңгырларын учтан эчерә.
Кичерә...

- Әйдә, әйдә, әйдә...

 

 

 

 

***
Синең өчен генә, минем өчен
Яңа карлар, бала карлар ява.
...Бу ярату мәңге үтмәс төсле...
Сайлаганга безне... рәхмәт аңа!
Бер тәүлектә гүя бер дәверне
Яшибездер сыман... яшидер дә...
Бу сөйләшү мәңге бетмәс төсле...
Сөйләшәбез юкса дәшми генә!
Яңа карлар, бала карлар ява...
Ак корабтай, ак диңгездә йөзгән,
Ак дәрвиштәй, җир мазасын өзгән,
Бу – Мәңгелек узып бара бездән. 

 

 

 

Мәрмәр

Иосифка һәм сиңа

Кичке мәйданнарга күләгәләр яткач,
Йә күперләр кабат үз урынына кайткач,
Йә әйләнгәч дулкын, Дионистай, сынга,
Ышан янә бер кат монда кайтасыңа.
Ышан бер карусыз. Булмаганга чараң.
Ярты гасыр буе төзәлмәгән яраң
Төзәлерме әллә яңа яртысында?! 
Бу бердәнбер пунктир йөрәк картасында:
Без очрашыр йортлар һәм тыкрыклар булган –   
Вәгъдәләрсез, антсыз... Бары каударлыктан...
Горурлыгың тыяр һәм үзеңне җиңәр,
Пәлтәң якасыннан йолкыганда җилләр.
Һәм ышаныйм моңа тәүге кабат мин дә.
Бу – гашыйклар, диеп, уйласыннар җирдә.  
Үзебез... ул серне чишми китик,
Яме!
Калсын, мәрмәрләнеп, иреннәрдә тәме.

...кемдер, килеп, кабат чишкәнчегә хәтле...

***
Cагыну сагыныр өченгә...
Ирендә суп-сусыл кар тәме...
Ни йөртә, җаннарын актарып,
Җир буйлап тынгысыз бәндәне?!
Юлларын сүтеп, йә төенләп...
Күкерттәй кабызып... сүндереп...
Язмыштан югары күтәреп,
Ә аннан сыныкка күндереп.
Мин белмим...
Белмәвем хәерле.
Хәерле белмәвең синең дә!
- Меңәрләп йолдызлар кабынды, –  
Диясең, – шәһәрем күгендә!  
Йолдызлар – кабыныр өченгә...
Атылыр өченгә – сызылып...  
Җанымда – суп-сусыл кар тәме...
Канымда күм-күмер кызулык.
Бу Көзнең Кыш белән кисешкән
Дуамал мәледер... ышаныйк!
...Йөрәгем сиңарак күченә,
Үз тарту көченнән бушанып...

 

 

***
Үз дөньяңның гына җүләре бул,
Үз дөньяңның гына – зирәге.
«Яшәгез, – дип, – бергә...» –   
Сипте дә УЛ...
Тормыш безне сайлап иләде.
Иләкләрнең эресеннән уздык,
Иләкләрнең уздык вагыннан.
Ә аннары намус иләгеннән...
Һәм елмайдык:
«Бүтән... табылмам...»
Карлар сырган юрганына төренеп,
Йоклый изрәп... тәмләп...
Карачы!
Үз җаныңа гына хөкемдар бул.
Үз җаныңның гына – палачы.

 

 

 

Вакыт буенча күчешләр турында
сюрреалистик баллада


Кичәгедән бүгенгегә кайтумы бу? Киресеме?
Җирдә һаман – урта гасыр.
Сызгырышып исә җилләр.  
Тик бер ташны урыныннан кузгатырга хыялланып,
Гасыр саен фонарь тотып без йөрибез – ике җүләр.
- Исәнлекме? –
Кулны биреп күрешәбез,
Зәхмәттән дә
Өрекмичә.
- Нихәлләр бар – бүген... кичә?
Кылычына ишарәли... Кашын ярган җөй эзенә...
Һәм сырасын төбенәчә тотып эчә.
Дөнья кисеп җилләр исә.
- Кемне, олан, җуйдыгыз, – дип,  
Иңебезгә кулын сала дөнья карты.
Торабыз без, башны кашып:
- Дәүләте дә... малы да юк...
Гасырлардан урап бары аты кайтты...
- И бичара малкай! – диеп, көрсенә карт.

Аннан өсти:
- Без, кешедә, ат кадәрле акыл булса-а-ааа..!
Җирдә һаман – урта гасыр.
Сары фонарь – сигнал уты.
Әнә ишек. Әнә тотка. Әнә тупса.
Күчешләрдән күчешләргә каңгырап, йә, нәрсә таптык:
Чылбырында – Урда эзе... Хәзәр көзе...
Дәүләте дә... мөлкәте дә... олау-олау кодрәте дә
Кая күчә?
Ник тураклый бу ил безне?!
Ни дыңгычлый бункерларга?
ДОТлардан*, күзен ертып,
Акылыннан тәмам шашкан үлем бага.
- Хәерле юл, оланнар! – дип, иңгә кага дөнья карты. –
Кайтыйм инде... төшеп тора, әнә, кар да...

...Күмә ул кар урамнарны...
Бульварларны...
Рыцарьлар да
Утыралар өрәксыман – баштанаяк!
Без эзләгән табышмакның
Юктыр, ахры, чишелеше...
Пышылдыйсың:
- Без үзебез бугай... җавап.
_______________________  


*Карелия Ныгытылган районында (КаУР) 230лап ДОТ (Долговременная огневая точка) бар. 1993 елда хәрбиләр аларны ничек бар шулай килеш, томаламый-нитми, ташлап китә. Фин култыгыннан алып Ладога буена кадәр сузылган «иске чик»тәге, Карелия муентыгындагы әлеге хәрби нокталар – көчле радиация чыганагы. Аларда 226нчы радий барлыгы ачыкланды. ДОТларның кайберләрендә ул «җемелдәп» ята. Кайчандыр немецлар «Сталин линиясе» дип йөрткән ныгытмаларга юл хәзер теләсә кем өчен ачык. Бирегә металл эзләүчеләр дә, сталкерлар да, туристлар да, узгыннар да, тирә-юньдәге бакчачылык участогыннан килгән балалар да кереп йөри, уйный. 

Сталкерлар сөйләгәннән.

 

 

Канун

See my children playing at your feet
Mumford & Sons*


Кешеләр кичерә кешегә
Иң хәтәр хыянәт... үлемне...
Һәм, җиңеп үз-үзен, пышылдый:
«Шаһитка чакырам... Күгемне...»

Кешеләр күчерә кешегә
Йөрәктән соң тамчы җылысын – 
Суынган бу җиһан эчендә,
Елмаеп: «Син, гүя, улымсың...» 

Кешеләр эчерә учыннан
Терелтер суларны, әфсенләп.
Һәм үлә – онытып яшәүне,
Һәм яши – үлемне хәтерләп. 

Үзләре көчледән-көчле дә,
Бәллүрдәй нәзберек – эчендә... 
Җир тырнап, кайчакта башкармый
Иң соңгы аяусыз үчен дә.

Кичерә!

Бәхетне, өметне, хыялны...
«УЛ хөкем итәчәк...» – барын да! 
Кешеләр кичерми кешегә
Язмышны – сыймаган канунга.

 

* Посмотрите как мои дети играют у ваших ног.

Из песни группы «Мамфорд и сыновья».

 

Буран халкы

И я стою в распахнутом пальто...
Храни вас небо.
Иосиф Бродский / «Джозеф», Zeмфира
 

Бураннарның юк милләте, юк дәүләте,
Телләре юк, әманәте, даулар хакы...
Йөзә алар ак күбектәй, бөтерелеп...
- Без бу илдә, җаным, – дисең, – буран халкы...

Күзләреннән зарлана һәм колагыннан:  
- Әйттеләр, – ди, – чирнең сездә бик азганы…  
Җыелышып, күрә пәри туйлаганын,
Һәм ишетә бик еш тузга язмаганны.

- Сакласын Күк, – дип пышылдый, – бездәйләрне...
Ә сүзләрен йота бозлы бияләе...
Җир шулкадәр иркен юкса!
Шундый якты!
Хет кем анда «тар вә шыксыз» димәгәе!

Бураннарның паспорты юк, визалары,
Гранатасы, автоматы, гильзалары...
Яши алар Җиргә җәннәт иңгән төсле...
- Без бу кышта икебез дә – буран халкы...

- Сакласын Күк!