Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ваксынмыйм

 Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,

Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:

 

  • Бу заман шундый заман, – дип, –

                                           бу вакыт мондый вакыт,

Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

 

Мин сыялмыйм андый шартлар,

                                            фани дөнья вакътына,

Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг

                                            җан хакъкына.

 

Ашкынамын мин әбәд* бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

 

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.

 

Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,

Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.

 


*Әбәд – мәңге.