Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шанлы сакчы (Аяз Гыйләҗевнең Төркиядә басылган әсәрләре турында)

Татар әдәбиятында тирән эз калдырган олуг әдипләрнең берсе ул, минемчә, Аяз Гыйләҗев. Төрек телендә бер-бер артлы укыган “Өч аршын җир”, “Җомга көн, кич белән...”, “Язгы кәрваннар”, “Яра” повестьлары аның татар әдәбиятында гына түгел, дөнья сүз сәнгатендә мәңге сулмаслык, шиңмәслек гөлләр калдырган олпат бер әдип икәнлеге турында искәртте миңа. Мин шушы язмамда укылган әсәрләр турында тәфсилләп бәя бирергә җыенмыйм. Барлык әсәрләрен укымыйча, моны башкару бик үк дөрес тә булмас. Аның мул уңдырышлы барлык иҗатын үзендә булдырган, хәтта цензурага эләккән урыннарын да билгеләү мөмкинлегенә ия булган хөрмәтле галимә Миләүшә Хәбетдинова ул эшне болай да башкарып килә инде. Ә минем язмам кыскача игътибарны җәлеп итүдән гыйбарәт булачак.

Барлык җәмгыятьләр нәкъ үзе төсле булган, үзенә охшаган язучыны тудыра. Рус язучыларын нигилизмның караңгы юлларында күрүебез очраклы хәл түгел. Алар, өр-яңа әсәр иҗат иткәнче, искеләрнең, булганнарының тамырын корытканнан соң гына, йөрәк яндыргыч өметсезлек белән яңаны эзлиләр. А.Гыйләҗев – Идел буйларында сулар эчкән, Урал тавы битләрендә атта чапкан татар кабиләсе вәкиле. А.Гыйләҗев Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында дөньяга килгән, Баграж урманнары баласы. Идел-Уралдагы татар авыллары – шагыйрь-язучылар тудырган уңдырышлы туфрак. Шулай да ныклы, зирәк акыллы, китап сөючән татар яшьләренә элек-электән һәм бүген дә шанлы-шәүкәтле Казан каласы әдәбият ишеген ачкан, аларны үстергән.

Повесть-романнарында А.Гыйләҗев татар кешесен һәм аның яшәү формаларын мәңгеләштергән. Тормышта ни генә булмасын, ул – бернигә карамастан, үз авылының бакчасында эшләүче бер бакчачы. Ул – киләчәкнең яшь үсентеләренә, төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен, өмет канатлары беркетерлек, йөрәкләрне җилкетерлек милли хәтернең туфрагын булдыручы да, хыяллар бишеге – ана теленең бөтен самимилеге һәм матурлыгы белән аларны тәрбияләүче дә.

А.Гыйләҗевнең соңгы елларда Фатих Кутлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән дүрт әсәрен уку Истанбулның ыгы-зыгы, шау-шуында минем җаныма ял булды. Укыган һәр китаптан соң А.Гыйләҗевнең эстетикасы күңелемдә аермачык канат җәйде. Язучының барлык әсәрләрен бер-бер артлы уку әдип иҗаты турында тулаем фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Бөтенне күрмичә, кисәкләрдән генә иҗатның кыйммәтен аңлау авыр. А.Гыйләҗевнең бер-бер артлы төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләренең ишәюе – сөенечле хәл. Һичшиксез, аның бер әсәрен укыган төрек укучысы авторның башка иҗат җимешләрен дә табып укырга тырышачак. Шундый кызыксыну булмаса, өч төрле нәшрият татар әдибенең әсәрләрен басарга теләп алынмас иде! Шул рәвешле, А.Гыйләҗев ун елдан бирле Төркиядә әдәби тормыш әйләнешендә татар әдәбиятының бердәнбер вәкиле исәпләнә. Безнең илдә татар сүз сәнгатенең яңгырашы ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә бу иҗат. Күпме генә фәнни хезмәтләр язылса да, алар тәрҗемә хикәя-повестьларны алмаштыра, төрек укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.

Әсәрләрен яратып укыган әдипләр турында җентекләп язылган биографик яки монографик китаплар тапсам, һичшиксез, алар белән танышырга тырышам. Андый хезмәтләр язучының әдәби уңыш-табышларын ачыкларга булыша, иҗатына карата кызыксыну уята, дөньяга карашларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Җир шарында, Дәрдемәнднең “Кораб” шигырендәге төсле, давыл уртасында яшәгән, вакыт диңгезенең дулаган, чайкалган чоңгылларына сөрелгән, уй газабында янган инсаннарның гыйбрәтле, үрнәк тормышлары, бөтен кешеләрне кызыксындырган шикелле, мине дә кызыксындыра, үзенә җәлеп итә. Әйе, бөек шәхесләр арасында нахакка яла ягучыларның агулы сөңгеләренә дучар булмаган затлар бармы икән?! Ләкин бу – мәшһүрләребезнең дәрәҗәсен, әсәрләренең кыйммәтен һич тә киметми, киресенчә, иҗатларына, биографияләренә карата кызыксындыруны арттыра гына.

Мин Аяз Гыйләҗевнең исемен тәүге тапкыр 1999 елда Уфадагы бер китап кибетендә “Йәгез, бер дога!” исемле китапның тышлыгында күрдем. Яңа китап алганда, һәрвакыттагыча, аны ачып караштырганнан соң: “Әһә, укырлык тагын бер китап чыккан!” – дип, күңелемә беркетеп куям. А.Гыйләҗевнең әлеге әсәре минем аңа кадәр укыган, авыр көннәрнең хатирәләрен чагылдырган үзбәк язучысы Шөкруллаһ Йосыфоглының “Кәфенсез күмелгәннәр”енә охшый иде. Хәтерем ялгышмаса, Рыбаковның “Арбат балалары”н да шул ук китап кибетеннән сатып алган идем. Рыбаковның “Арбат балалары” һәм Шөкруллаһның “Кәфенсез күмелгәннәр” әсәре төрек телендә Төркиядә басылып чыкты. А.Гыйләҗевнең шул ук темага караган автобиографик “Йәгез, бер дога!” романы да минем шикелле аны зур кызыксыну белән укыячак төрек укучысы өчен ачылырга тиешле яңа бер дөнья булачагына шигем юк. Фатих Кутлу әлеге романны төрек укучысына ирештерүне озакка сузмас дип өметләнәм.

2000 елдан соң үзем бик теләп алдырган татар матбугатында А.Гыйләҗев турындагы язмаларны, аеруча да “Идел” журналында өлешләп бастырылган хатларын һәрвакыт көтеп алып, мөкиббән китеп укыдым. Әдип төрмәдә вакытта аңа хатлар язган булачак хатыны Нәкыя Гыйләҗева – бик күп язучы хатыннарына насыйп булмаган тугрылык һәйкәле. Алар тормыштагы сынаулар сиратын бергә үткәннәр. Бүгенге көндә Нәкыя ханымның тырышлыгы белән, А.Гыйләҗевнең хатлары, көндәлекләре дөньяга чыкты. Татар журналларында азмы-күпме басылган язмаларда А.Гыйләҗевнең бай фикри дөньясына тап булдым. “Кәфенсез күмелгәннәр”нең авторын Ташкентта күреп калган идем һәм шунда минем өчен кадерле истәлек булган әлеге китабына култамга алган идем. Ни кызганыч, А.Гыйләҗевне күрергә соңга калдым. Шулай да минем бер юанычым бар – 2013 елда А.Гыйләҗев яшәгән йортта булдым. Йортның хөрмәтле хуҗабикәсе Нәкыя ханым кулыннан тәмле татар ашлары ашадым. Яңа бистә зиратында А.Гыйләҗевнең каберенә барып, рухына догалар укыдым.

А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повестен, үзем өчен әлеге әдипне ачканнан соң унбер ел үткәч, төрек телендә уку бик зур шатлык булды. Яхшы бер иҗатка юлыгу китапларны ярата торган кешегә бәхет капкасы ачылуга тиң иде! Ләкин бер сыерчык яз китерми! Бик күп илләрдәге шикелле үк, Төркиянең тузанлы китапханә киштәләрендә дә бердәнбер әсәре генә төрекчәгә тәрҗемә ителгән, системалы рәвештә эзлекле тәрҗемәләре чыкмаган уннарча язучыны табарга мөмкин. 1926 елда Фатих Әмирханның Кайа Нуири тәрҗемәсендә төрекчә дөнья күргән “Татар кызы” – боларның берсе.

Барлык чорларда да сәясәтнең “кулы” әдәбиятта уйнамый калмый. Сәясәт бик күп язучыны төрмәләргә “озаткан” кебек, кайберәүләрен, туган якларыннан сөреп, чит илләрдә “шөһрәт казандыра”. Салкын сугыш елларында атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең дөньяга танылуында, рәхмәт төшкере, Совет Рәсәенең өлеше зур булды. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен Совет чорында язган булса да, алар үз чорының сәяси калыпларына сыешмый. Шуңа күрә әдәбиятның “чик буе диварлары” да аларга киртә була алмый, Аяз Гыйләҗев иҗаты ерак чит илләрдә яңадан-яңа үз укучыларын табып тора. Үзбәк язучысы Абдуллаһ Каһһар 1960 елларда: “Үзбәк әдәбияды Оренбург чикләрен үтеп чыга алмый”, – дип, үпкә катыш зарлана. Әлеге сүзләр – сәясәтнең контроле астындагы әдәбиятның аянычлы язмышын тану үрнәге.

А.Гыйләҗевнең иҗатында, иң беренче чиратта, “җир”, “агач”, “йорт”, “ир-ат”, “хатын-кыз” һәм “зират” – мөһим төшенчәләр. Әдип әсәрләрендәге төп вакыйгалар белән бәйле подтекстларны өзлексез һәм максатчан рәвештә татар милләтенең киләчәге өчен “тереклек суы” эзләүгә багышлый. Аның бу рухи халәте туган халкының язмышын кайгыртуга кайтып кала. Мәсәлән, “Яра”дагы күңел фәлсәфәсе Локман Хәким хикмәт-зирәклегенең изгелек, үлемсезлек чылбырын хәтерләтә. Автор повестьтагы “Үзем” бүлеген укучы әсәрне ныграк аңласын өчен язган. Моннан чыгып, аның әсәрләрендәге бөртек хәтле детальнең дә никадәрле әһәмияткә ия икәнлегенә төшенәбез. Аяз Гыйләҗев фикеренчә, эшкәртелгән җир, тәртиптә тотылган йорт булса гына тормыш дәвам итәчәк. Морҗасыннан төтен чыккан йорт ул – бәхетле, тук тормыш билгесе. Димәк, киләчәккә өмет белән карарга мөмкин. Ә җирне эшкәртергә, йортны төзекләндерергә ир-атлар кирәк.

Бибинурның ире Габдуллаҗан фронттан кайтмый. Аксыргакта Бибинур шикелле тол хатыннар күп. Сугышка киткән ир-егетләр яу кырларында меңәрләп ятып кала. Ватан өчен һәлак булучылар, ачлык, мохтаҗлык туган нигезләрен ташлап, дөнья буйлап сибелергә мәҗбүр татарлар язмышы бәгырьне телгәли. Аеруча да яшьләр күпләп китә, авыл карт-коры кулына кала.

“Яра” әсәрендәге Габдулла язмышы да гыйбрәтле. Ул туган йортын үлеп сагына. Госпитальгә икенче тапкыр авыр хәлдә эләккән Габдулла исемен дә, ана телен дә оныта. Егерме яшьләрдә өйдән сау-сәламәт, таза килеш чыгып киткән ир-егет ак биләүгә төрелгән яшь бала шикелле көчсез, танымаслык хәлдә, телен, хәтерен җуйган, исемсез, милләтсез бер затка әверелә. Автор бу урында шуңа игътибар юнәтә: хәтер татар җырында, моңында яши икән. “Галиябану” җырын ишеткән Габдулланың хәтере яңадан кайта. Тел ул – хәтернең оясы, ди автор. Габдулла белән әңгәмә үткәрергә килгән корреспондент та: “Телең юк икән, тарихта эзең калмас”, – дип искәртә.

А.Гыйләҗевнең әсәрләрендә үлем, җеназа мәрасиме, кабер-каберлекләр кебек мәңгелек төшенчәләр дә мөһим урын били. “Җомга көн, кич белән...” повестендагы Аксыргак авылының колхоз рәисе, кырык дүрт яшьлек Җиһангир Сәфәргалин вафат булгач, әтисе Вәли картның теләге буенча, туган авылы Тегәрҗептә җирләнә. (Өч бертуганы Аурупаның өч аерым илендә җир куенында яталар.) Җиһангирның борынгы бабалары да бу авыл зиратында җирләнгән. Бибинур да, Тегәрҗеп авылы зиратына хәтле барып, картларга булыша, “Әлхәм” һәм “Кулһуаллаһу”сын укып, Җиһангирны мәңгелеккә озата. Әсәрдә тасвирланган “кешенең соңгы туе” аның туган туфрагына бәйлелеген тагын бер кат дәлилли.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң татар халкы арасында һәйкәлләргә карата ихтирам урнаша. Әлеге дөньяви гадәт тора-бара татар халкының үз зиратларындагы кабер ташларына карата кызыксынуны көчәйтә. Повестьта милләтебезнең бер вәкиле Җиһангир Сәфәргалинның авыл зиратын караштыруы, чистартуы, мөһим, әйбәт фал булып тора (үзе дә шунда барасы!). Автор әсәрләренең берсендә, заманында чиста татар бистәсе булган Оренбург Каргалысының каралмый яткан, шыксыз, ташландык хәлдәге каберләрен уфтанып, күңеле рәнҗеп телгә ала. Кабер ташлары – үткәннең, тарихның ордерлары бит. Ерак тарихны, борынгы бабаларның эзләрен алар аркылы гына барларга мөмкин.

А.Гыйләҗев әсәрләре татарның йөрәк җылысы белән сугарылган. Әлеге җылылык “Өч аршын җир”дәге Шәмсегаянның, “Язгы кәрваннар”дагы Сабира апаның, “Яра”дагы Зәйтүнәнең һәм “Җомга көн, кич белән...”дәге Бибинурның йөрәк җылысы ул – сөю белән типкән татар йөрәге, бигрәк тә хатын-кызларның йөрәге. Бу инде, кырларның үзгәрми торган тып-тын тормышы эчендә үскән арыш басуларының өлгергән башаклары өстендә җилфердәгән җилнең, язның, туган җирнең саф һавасын сулагач, йөрәк авыртуларының басылачагына ышанып, утыз елдан соң Ерак Көнчыгыштан кайтырга юлга чыккан Шәмсегаянның йөрәк җылысы. Яхшы күңелле, чиста йөрәкле Шәмсегаян һәм Сабираның, йөрәк өянәге кузгалып, мәңгелеккә күчүе, Бибинурның тагы да фаҗигале төстә җан тәслим кылуы – безне уйланырга чакырган, сизгер һәм уяу булырга өндәгән күренешләр!

Әдипнең минем тарафтан бер-бер артлы укылган “Өч аршын җир”, “Җомга көн, кич белән...”, “Язгы кәрваннар” һәм “Яра” минем җаныма шифа булды. Еллар дәвамында А.Гыйләҗевне укучы татар укучылары бик тә бәхетле, минемчә. Аның әсәрләренең җанга бәлзәм булып килгән юлларын укыгач, йөрәкләрне кыса, эчне пошыра торган, тормышның ыгы-зыгылы, йөрәк яралаучы сырхаулары савыга. Күңелдәге депрессия әкренләп юкка чыга, чөнки А.Гыйләҗев иҗаты игелекле, яхшы кешеләргә бай – яше, карты, ир-аты, хатын-кызы... Татар халкының батыр йөрәкле һәм саф күңелле кешеләре... Шул рәвешле, А.Гыйләҗев, хәзерге заман роман технологиясеннән оста файдаланып, үзе яшәгән чордагы кешеләрнең тормышын, язмышын әсәрләрендә югары кимәлдә тасвирлап мәңгеләштерә.

А.Гыйләҗев югарыда телгә алынган әсәрләрендә, милли барлыгын дәвам иттерер өчен, бар көчен, сәләтен, гомерен биргән татар халкын һәм аның иң кадерле хәзинәсе – киләчәге – авыл яшьләрен, татар авылында бара торган матур, нәфис тормыш манзараларын сәнгать әсәре югарылыгында көн тәртибенә чыгара, бар тулылыгында гәүдәләндерә. Асылда, аларны мәңгеләштерә, кеше күңелендә игелек төшенчәсенә оеткы сала. Әдипнең теле рухны канатландыра. Фатих Кутлу үзенең Локман Хәкимен тапкан. Ничә еллар дәвамында аның А.Гыйләҗев иҗатыннан илаһи нур алып, әсәрләренә мөкиббән китеп эшләве тикмәгә түгел.

Олы шәхесләр дөньяга гомер үткәрү өчен генә килмиләр. Алар фани дөньяга мәңгелек эз калдырырга, милләтенә хезмәт итәргә киләләр. А.Гыйләҗев тә, бу кагыйдәгә тугры калып, татар әдәбияты тарихына исемен җуелмаслык итеп уйган әдип, милли сүз сәнгатендә балкып янган йолдыз, Урал таулары, Идел буйларына сибелеп яшәгән татар халкы тормышын теркәп, киләсе буыннарга маяк, гыйбрәт итеп калдырган изге бер юлчы. А.Гыйләҗевнең әсәрләрен укыган кеше аның туган халкының улы, милләтенең шанлы бер сакчысы икәнлегенә төшенер.

2028 елда татар халкының бу асыл баласының тууына 100 ел тулачак. А.Гыйләҗевнең йөз еллыгы Татарстанда гына түгел, Фатих Кутлуның тырышлыгы аркасында елдан-ел ишәйгән тәрҗемә әсәрләре ярдәмендә, Төркиядә дә лаеклы рәвештә үткәреләчәгенә шигем юк.