Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте

(1911-1912 елларда Габдулла Тукай тормышына кагылышлы, укучыларга мәгълүм булмаган вакыйгалар)

Габдулла Тукайның бердәнбер мәхәббәте дип Зәйтүнә Мәүлетова исәпләнә. Шагыйрь аның белән берничә мәртәбә очрашкан һәм Зәйтүнәгә багышлап шигырьләр иҗат иткән. Чынлыкта исә, хатын-кызлардан читләшүче егет, мәхәббәт утында бер генә тапкыр янмаган...

Бөек даһиебыз хакында барысын да беләбез кебек тоелса да, тормыш итү дәверендә могҗизалар да булгалап куя. Басмаларымда туган җирем Мартукны телгә алу нәтиҗәсендә, үзем дә сизмәстән, мәңгелек Тукаебыз тормышыннан безгә бик аз мәгълүм, ә күпләргә бөтенләй билгесез вакыйганың ачылышына сәбәпче булдым.

90 нчы елларда “Казан утлары” журналында Мартук искә алынган повестем басылып чыкты. Көтмәгәндә-уйламаганда, Казанда яшәүче, укымышлы сиксән яшьлек ханымнан шактый күләмле генә хат килеп төште. Әлеге ханым журнал белән танышканда, Мартук искә алынуын күрә. Баксаң, Бохара һәм Сәмәркандның Ислам үзәкләрендә кайчандыр лекцияләр укыган, хезмәтләр бастырган дин белгече, дин әһеле – бабасы сугышка кадәр бездә сөргендә булган. Шунлыктан, яшь чагында Казанда гомер итүче әлеге ханымның гаиләсен безнең Мартук Мәккә кебек илһамландырган – алар анда айга бер тапкыр хат юллау, елга бер тапкыр посылка җибәрү, ике елга бер туганнарын барып күрү хокукына ия булган. Коточкыч рәхимсез еллар! Бу хатны мин “Казан утлары” журналына тапшырдым. Әнием исән чакта, әлеге дин әһеленең эзенә төшәргә тырыштым. Кызганыч ки, вакыт шундый лаеклы шәхесләрнең дә эзләрен юа. Шулай да әлеге имам Мартукта яшәүче өлкән буын вәкилләренең хәтерендә уелып калган. 30 нчы елларда посёлокта шушы дин әһеленең яшәвен ишетеп беләләр. Мөгаен, аның бездә яшәве Мартукта һәрвакытта тирән белемле, укымышлы имамнар булуына этәргеч биргәндер. Әлеге имамнарны күрше посёлокларга, хәтта Актүбә һәм Акбүләккә дә еш чакыралар.

Ни өчен әле мин аның турында язам? Чөнки язмыш җиле Мартукка китереп ташлаган, алда бәян ителәчәк Әминә исемле ханымны ул дин белгече, әлбәттә, тәгаен белгәндер. Казаннан килгән ике укымышлы кеше кечкенә генә посёлокта күрешмичә калмагандыр.

Интернет челтәренә, “Фейсбук”ка Мартук хатирәләрен чагылдырган “Балачагым станциясе» хикәясе урнаштырылгач, кинәт тагын хат килеп төште. Барлык татарларга да кызыклы булыр дип уйлыйм – бу хатның эчтәлеге Тукайның шәхси тормышына кагылышлы истәлекләрне бәян итә. Хатны сезнең игътибарга искәрмәләрсез генә тәкъдим итәм, аннан да төгәлрәк, ачыграк җиткереп булмас. Хат, кат-кат тикшерелеп анализланды, сүз барачак кешеләрнең фотосурәтләре, хәтта каберләре дә табылды. Тик “...башта Казакъстанда, аннары Татарстанда кымыз эчеп дәваланган” дигән җөмләдә кымыз турында төгәлсезлек барлыгын искәртү урынлы булыр.

 

Рамил Шерланов хаты

Әлеге вакыйга турында миңа әниемнең әнисе – әбием бәян итте.

Якынча бу хәл 1912 елда була. Ул вакытта алар Казан губернасы Арча өязе Күпербаш авылында яшәгәннәр. Әтисе, ягъни минем карт бабам таза хәлле крестьян саналган, әнисе, ягъни минем карт әбием хуҗабикә булган. Карт бабам үтә тәкъва, югары әхлаклы, укымышлы, таләпчән, әмма гадел кеше була, шуңа авылның старостасы итеп сайлап куелгандыр да. Әбиемнең Әминә исемле бик чибәр, тыйнак, эш сөючән унсигез яшьлек бертуган апасы булган. Туганына хуҗалык эшләрендә Әминә һәрдаим булышлык иткән. Шушы авылга Казаннан танылган татар шагыйре Габдулла Тукай кайтып йөргән. Ул чахотка (үпкә чире) белән авырганлыктан, табиблар киңәше буенча, тормышының соңгы елларында башта Казакъстанда, аннары Татарстанда кымыз эчеп дәваланган. Ә минем карт бабам асраган бия сөте Казан губерниясендә иң яхшысы саналган. Әминә, чынаякка салып, яңа гына эшләнгән кымызны Тукайга кертә торган булган. Тукай, кымыз эчә-эчә, Әминәдән күзләрен дә алмый, аның белән озак кына гапләшеп утырган, киткәндә рәхмәт әйтеп саубуллашкан. Ул вакытта шагыйрь агарынган йөзле, үтә ябык булса да, йөз-торышы нәфислеген, матурлыгын җуймаган. Яхшы киенгән. Карасу сюртуктан, жилет, костюмнан, түбәтәйдән йөргән. Шагыйрь үтә пөхтә, тыйнак, укымышлы, акыллы, кызыклы кеше буларак тәэсир калдырган. Алар бер-берсен бер күрүдә яратканнар. Эш шуңа кадәр барып җиткән ки, Тукай карт бабамнан кызы белән никахлашырга рөхсәт сораган. Тик карт бабам, тормышы корылмаган кешегә кызын бирүдән баш тарткан (кызганычка каршы, ул елларда шагыйрьләргә дә артистларга булган кебек караш хөкем сөрә).

1913 елда 27 яшендә Габдулла Тукай, гаилә дә кормыйча, хәерчелектә, үпкә чиреннән вафат була, ә Әминә, революциядән соң, кызылармияче Баһаветдиновка кияүгә чыгып, аның белән Казакъстанга, Актүбә өлкәсе Мартук шәһәренә юл тота. Анда ул ике кыз табып үстерә. Хәзерге вакытта Мартук шәһәрендә оныклары, оныкчыклары, оныкларының оныклары яши. Әминә гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең беренче мәхәббәте булган Габдулла Тукайны оныта алмый, аның шигырьләрен кат-кат укып, акрын гына күз яшьләрен түгә. Әбием миңа Габдулла Тукайның Әминәгә багышланган шигыре барлыгын әйткән иде, тик шигырьнең исеме хәтердә калмаган.

Хәзерге вакытта мин Нукуста (Каракалпакстанда, Үзбәкстанда) яшим. Әминә апа (ире фамилиясендә), кызлары Фәүзия һәм Мәрзия Баһаветдинова булып йөриләр. Әминә апаның оныклары – Марат белән Гөлкәй – Мартукта яши, ә Рөстәм исемле оныгы һәм аның балалары (үземнең туганнан туган апам әйтүе буенча) Әминә апаның туган ягында – Казан өлкәсенең Арча шәһәрендә гомер итәләр. Миндә Әминә апаның фотосурәтләре юк. Алар туганнан туган апамда бар иде (минем аларны күргәнем булды). Әмма ул (мулла хатыны – абыстай) аларны яндырган (мөселман йолалары буенча, үлгән туганнарның фотоларын (йөзләрен) сакларга ярамый). Абзыемның хатыныннан сорап белешү дә урынлы булыр дип уйлыйм, аларда да фотосурәтләрнең саклану ихтималы бар. Миндә әбиемнең (Әминә апаның сеңлесенең) фотосурәте бар. Уйлавымча, Мартуктагы оныкларында Әминә апаның һәм аның кызларының фоторәсемнәре булырга тиеш.

Мин Әминә апаның бертуган сеңлесенең оныгы булам. Сүз уңаеннан, мөфти Госман хәзрәт Исхакый – минем әнием Сәмигуллина Рәйсә Хисмәтулла кызының өченче буын ир туганы, ә мөфти Тәлгать Таҗетдин әниемә кияү тиешле (ул әниемнең өченче буын сеңлесенә өйләнгән). Госман абыйның әнисе (шагыйрә Рәшидә апа) белән Тәлгать абыйның каенанасы (Сәлимә апа) – минем бабам Хисмәтулла Сәмигуллинның туганнан туган сеңелләре. Ул ятимәләрне минем бабамның абыйсы – Заһри абый Сәмигуллин тәрбияләп үстергән.

Әбием Хәбибуллина Гыйльмениса метрикасындагы мәгълүматлар: Әминә апаның кыз чагындагы фамилиясе – Хәбибуллина (минемчә, ул, кияүгә чыккач, иренең фамилиясенә күчеп, Баһаветдинова булып йөри). Аның әтисенең (минем карт бабамның) исем-фамилиясе – Дәүләтшин Хәбибулла, әнисенең (минем карт әбиемнең) исем-фамилиясе Галиуллина Мәхүбҗамал була. Октябрь инкыйлабыннан соң – 1918 елда әниемнең әтисен, кулак буларак, кызылармиячеләр атып үтерергә булалар (аларның кулларында аны атарга дигән мандат була), урманга алып китеп, карарны укыйлар, әлеге хөкемне тормышка ашыра башлаганда, Күпербаш авылы крестьяннары, безне туендыручыны атасыз икән, безне дә үтерегез, дип, аның янәшәсенә басалар. Әниемнең әтисен атмыйча калдыралар. Барлык мал-мөлкәтләрен тартып алып, аның күп балалы гаиләсен (аның 10 баласы була) ач-ялангач калдыралар. Шуннан соң, ачлыкның ни икәнен дә белмәгән авыл халкы АЧЛЫК ачысын татый.

 

Р.Шерлановның хатын алганнан соң, май башында, Г.Тукайның сөйгәненең эзләрен табарга өметләнеп, мин Мартукка юл тоттым. Һәм, ни гаҗәп, миңа максатыма ирешү мөмкин булды.

Мартук архивын өйрәнгәндә, Рамил Шерлановның нәрсәдәдер ялгышканын һәм Әминә апаның тормышы турында тулы мәгълүматтан хәбәрдар булмавын ачыкладым. Шунлыктан, шактый гына күзәтелгән төгәлсезлекләрне ачарга мәҗбүрмен.

1. Әминә апа гаиләсе белән Мартукка 1918 елда түгел, ә Казакъстан белән Үзбәкстанда алты ел каңгырап йөргәннән соң (бу турыда Әминә апаның оныгы Рөстәм Әхмәтҗанов тулы итеп яза), 1945 елның җәй аенда кайтып төшә.

2. Әминә апаның барлык балалары да Мартукта түгел, ә Мөндәштә туа.

3. Әминә апаның беренче ире кызылармияче булмый, киресенчә, кызылармия вәкилләре аны атып үтерәләр. Шулар ук Әминәнең әтисен “кулак”, дип, аздан гына атмый калалар. Бәхеткә каршы, Күпербаш халкы аны коткара.

Шул нисбәттән, Рамил Шерланов турында мәгълүмат биреп китү дә урынлы булыр. Ул – Әминә апаның кече кыз туганы Гыйльменисаның оныгы. Рамил Мартукка еш кайтып йөргән, Әминә апа белән аның соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәгән. Рамил Шерлановның әбисе Гыйльмениса Хисмәтулла Сәмигуллин белән тормыш кора. Алар нәселе соңгы йөз елда Ташкентта, Алма-Атада, Казанда, Уфада, Петербургта һәм башка шәһәрләрдә югары дини вазифалар башкара.

Россия мөселманнарының хәзерге мөфтие Тәлгать Таҗетдин Рәйсә ханымның якын кыз туганы – Рамил Шерлановның әнисе белән никахта.

Хөрмәтле мөфти Госман хәзрәт Исхакый – Рамил Шерланов әнисенең өченче буын ир туганы. Госман хәзрәтнең әнисе Рәшидә абыстай белән Тәлгать абыйның каенанасы Сәлимә апа – Рамилнең бабасы Хисмәтулла Сәмигуллинның туганнан туган сеңелләре. Рәшидә белән Сәлимә ятим калгач, ул ятимәләрне Рамил бабасының олы абыйсы – Заһри абый Сәмигуллин тәрбияләп үстергән.

Тукайның сөйгәне тирәсендә менә шундый катлаулы һәм югары туганлык мөнәсәбәтләре урнаша.

Әминә Хәбибуллина белән Тукай арасында шәхси бәйләнешләр булуына инандырганы өчен, мин Шерлановка бик тә рәхмәтлемен. Шулай ук ул миңа 1911-1912 елларда Әминә белән Тукайның бергә булган урыннарын да атады. Эзләнүләрем нәтиҗәсендә, Тукайның Күпербаш дип аталган борынгы татар авылын ни өчен сайлавына төшендем. Тукай гел шушы авылга тартылган, анда иҗат иткән, дәваланган. Әминә Күпербашта яшәгән, һәм Тукай, кызны ешрак күрү ниятеннән, кыска вакыт аралыгында яшәп тору өчен, бүлмәләр дә ала торган булган.

Мин Әминә апаны яхшы хәтерлим, аны вакытлар аралыгы аша аермачык, үтәли күрәм, аның табигате белән итагатьле, инсафлы, әдәпле булуын тоям, сөйләшүе, үз-үзен тотышы, көнкүреш гадәтләре дә, мартуклыларныкына охшамаган, үз ягы зыялыларын хәтерләтә иде, һәм бу сыйфатлары аның кызларына да күчкән. Кызлары Мәрзия белән Фәүзиянең яшь чаклары да исемдә, үз-үзләрен тотышлары ягыннан гына түгел, фикер йөртүләре буенча да аларга әниләре кебек мөстәкыйльлек хас иде. Кабатлап китү булса да, шул үзенчәлекле: Мартук Татаркасында без – татарлар бер төркем булып яшәдәк, ә Мәрзия апа, минем үги әтием Исмәгыйль абый эшләгән оешмада ниндидер җитәкче иде һәм аның берничә мәртәбә безнең өебездә дә булганы бар. Аның бертуган сеңлесе Фәүзия апа хакында да шул ук сүзләрне әйтә алам. Искитмәле, әмма Фәүзия белән Мәрзия Татарстанга, әниләре туып үскән төбәккә күңелләре белән һәрвакыт тартылды, алар анда еш булып, Әминә апаны да үзләре белән туган ягына алып кайталар иде. Шулай ук үзләре исән вакытта алар Күпербашта җирләнгән туганнарының каберләрен дә карап, чистартып тордылар.

Мартукта Әминә апаның бердәнбер якын кешесе – аның 1951 елда туган оныгы Марат Әхмәтҗанов кына яши. Марат Рамил Шерланов язганнарны раслап кына калмыйча, әбисе кулында үскәнлектән, Әминә апа турында күп кенә өстәмәләр дә, мәгълүматка төгәллек тә кертте: Әминә апа 1895 елда туган, 1976 елда вафат булган. Унҗиде яшендә Тукай белән очрашкан. Ул туып-үскән Күпербаш авылына Тукай кәҗә сөтенә килеп йөргән. 1911-1912 елларда шагыйрь шул авылдан ерак яшәмәгән һәм шуңа күрә анда шактый еш булгалаган. Шагыйрь биографиясендә әлеге адреслар төгәл күрсәтелгән.

Миндә Әминә апаның икенче оныгы Рөстәм Әхмәтҗановның хаты саклана. Бу хаттагы мәгълүматлар Рамил Шерлановка билгеле булмаган, шулай ук минем язмаларымда өйрәнелми калган ак тапларны ачыкларга, барларга, тулыландырырга мөмкинлек бирә. Аның истәлекләре ярдәмендә шагыйрь язмышына бәйле тормышының тулы, төгәлләнгән тарихы күзаллана. Сезгә дә аның истәлекләрен үзгәрешләр кертмичә генә тәкъдим итәм.

 

Рөстәм Әхмәтҗанов хаты

“Минем әбиемнең тормышы җиңелләрдән булмаган, әтисе “кулак” дип атарга хөкем ителгән кызның гомер юлы җиңелләрдән була да алмаган. 1913 елдан башлап аның бөтен хәяте рәхимсез вакыйгалар, үзгәрешсез, дәвамлы кырыс дәвер сынаулары аша уза. 1937 елда Әминә апа гаиләсе, дүрт баласын алып, ашыгыч рәвештә, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Бу – аерым бер моңсу тарих, ул турыда аерым бер китап язып булыр иде. Гомумән, минем әбиемнең 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, 20 нче еллардагы ачлык, 30 нчы еллардагы репрессияләр, Бөек Ватан сугышы өермәләрендә кайнаган тормышы Тукай белән берничек тә бәйләнмәгән. Куылып, сугылып йөргән вакытларында ул кызларына, ярый әле Тукай халкы кичергән әлеге газаплы елларны күрмәде, дип кабатлый торган булган. Рамил Шерланов хатыннан күренгәнчә, Әминә Хәбибуллина һәм Хәйрулла Баһаветдиновлардан башлап, безнең нәселнең ишәйгәне күзәтелә. Шәхсән үзем дә әбиемнең бертуганнары Гыйльмениса һәм Нурулла ягыннан булган, бигрәк тә Хәйрулланың әтисе ягыннан булган барлык туганнарыбызны белми идем. Шуңа да карамастан, хәтта Нукус кебек Советлар Союзының башка ерак төбәгендә дә, Тукай һәм Әминә апа тарихын хәтерләүләре билгеле. Без – Әминә һәм Хәйрулланың оныклары белгән мәгълүмат белән Р.Шерланов искә алган истәлекләр тәңгәл килә.

Моңа кадәр Сәмигуллин-Баһаветдиновлар буыны ягыннан безнең нәселне Татарстан һәм Башкортстанның югары дин әһелләре белән туганлык җепләре бәйләвен мин әле белми дә идем.

Тукай үлеменнән соң, 1918 елда әбием Мөндәш авылының таза хәлле, легендар, авыл халкының әле дә хәтерендә сакланучы Баһаветдин Камалиевның олы улы Әсхәдуллага кияүгә чыга. Баһаветдин Камалиевның оныгы – Арча төбәгендә һәркем өчен таныш, якташларының ихтирамын казанучы Мидхәт Нуруллин әле исән чагында Баһаветдин бабайның озын буйлы, физик яктан нык, көчле эчке энергиягә ия булуын, карашы белән генә дә кешене аяктан ега алуын, ат белән янәшә басып, яки атның көче җитмәгәндә, берүзе генә дә утын төялгән арбаны тауга таба тартып менүен һәм бик күп башка нәрсәләр турында сөйләп калдырган иде. Ул елларда фаҗигале хәлләр еш булып торган. 1918 елда ярлылар комитеты, продразвёрстка отрядлары котырына. Алар таза хәлле крестьяннарның икмәкләрен арзан бәядән генә сатып ала яки бөтенләй түләп тә тормыйча тартып ала. Крестьяннар ашлыкларын бушка тапшырудан баш тарткач,1918 елның көз ахырларында Арчага күпсанлы кызылармиячеләр отряды килеп төшә. Соңрак “сәнәк сугышы” дип аталган әлеге крестьяннар күтәрелеше алар тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырыла. Анда 31 крестьян үтерелә, шулар арасында Әминәнең ире Әсхәдулла да була. 1918 елда Әминәнең әти-әнисе “кулак” дип игълан ителә, әтисе Хәбибулланы авылдашлары үлемнән йолып кала. Әбиемнең беренче никахы кыска була, алар ире Әсхәдулла белән дүрт ай гына яшәп калалар, балалары да булмый. Шулай да Әминәнең каенатасы әлеге чуалышлар чорында җитез, эш сөючән киленен гаиләдән җибәрергә теләми һәм, һәммәсенең ризалыгы белән икенче улы Хәйрулланы Әминәгә өйләндерә. Мөндәштә аларның балалары дөньяга килә. 1922 елда Мәрзия, 1926 елда минем әнием Фәүзия, 1931 елда Камил туа. Кече уллары Вахит 1937 елда туып, ике ел гына яшәп кала. 1936 елда Баһаветдин бабай вафатыннан соң, 30 нчы еллар ахырында әбием гаиләсе белән Татарстаннан күченеп китә. Шулай итеп, чит җирләрдә күченеп йөрүләр, төрле авырлыклар башлана, нужа якадан тарта. Төрле елларада алар әле Үзбәкстанда, әле Казакъстанда яшиләр. 1950 елда аның ире вафат була, ә соңрак ул тагын бер зур югалту кичерә, 21 яшьлек бердәнбер улы Ташкент шәһәрендә мәңгегә күзләрен йома. Әминә апа гадәттән тыш шат күңеллелеге, югары интеллекты белән аерылып торды, аңа нечкә юмор хисе хас булды. Ул безне – үзенең оныкларын бик ярата иде, бигрәк тә безнең өлкәнебез Маратка мөнәсәбәте үзгә булды. Нәкъ менә аңа Тукай әкиятләрен укыды. Безнең арабыздан Марат кына гаилә ядкарен – әбигә бүләк ителгән, Тукайның әкиятләр китабын актара иде, аңа гына бүгенге көндә сакланып калмаган Тукай фотосурәтен күрү һәм кулына алу да насыйп була.

Тукай яшь кыз – Әминәгә үзенең фотографиясен һәм шигырьләре тупланган ике китабын (берсе – рәсемнәр белән эшләнгән “Шүрәле” китабы) бүләк иткән. Марат әбисенең яшь чактагы фоторәсемен дә хәтерли: ул калкурак кына гәүдәле, зифа буйлы, ак йөзле булган, аның бу кыяфәте олыгайгач та үзгәрмәгән. Арчада да, Мартукта да Әминә апаның әлегә кадәр очрамаган фотолары табылды.

Әйтеп үтелгәнчә, Әминә апа бик тыйнак кеше иде, гомер буе үзенең беренче мәхәббәте, Тукайга булган мәхәббәте турындагы хатирәләрен йөрәгендә саклады. Тукайга булган хисләре һәм үзара булган мөнәсәбәтләр тарихы ире үлеменнән соң да гаиләдән читкә чыгарылмады. Әлбәттә, гаиләдә аның турында ишетеп белгәнлектән, без – оныклары әлеге тарих кыйссасын сораштыргач, әбиебез, тыйнак кына елмаеп, Тукайның үзләренә килүе турында сөйли иде. Һичшиксез, алар арасында булган үзара мөнәсәбәтләр, әхлакый чикләрне узмаган, гыйффәтлелекне бозмаган, шунлыктан әлеге мизгелләр кадерледер дә. Гомер буе Әминә апа һәм аның кызлары Татарстанны сагынып искә алдылар һәм кайчан да булса ватаннарына кайту турында хыялланып яшәделәр. Шуны да әйтү мәслихәт: Әминәнең яраткан сеңлесе Гыйльмениса да, Татарстанны ташлап, Ташкентка күченеп китте. Хисмәтулла Сәмигуллин белән алар ике гаҗәеп кыз – Рәйсә белән Илсияне һәм бер ул – Илгизне табып үстерделәр. Барлык Хәбибуллиннар, Сәмигуллиннар, Баһаветдиновлар нәселе үзара тыгыз аралашып, бер-берләренә Ташкентка, Нукуска, Мартукка, Казанга, Күпербашка барып, кунакка йөрештеләр. Кызганычка каршы, Әминә әбиемнең туган җирләренә кайту хыялы тормышка ашмады. Соңгы елларда әбием бик каты авырды һәм 1976 елның җәендә, йоклаган җиреннән аның йөрәге тибүдән туктады. Ул Мартукта мөселман зиратында күмелгән. Менә шулай итеп, Әминә әбиемнең хәсрәт тулы тормышы, шуның белән бергә аның мәхәббәт тарихы да тәмамланды.

Әлеге тарих турында ахырга кадәр укып чыгучыларга бик рәхмәтлемен. Шулай ук бөек шагыйребезгә, шул исәптән аның соңгы мәхәббәтенә кагылышлы барлык нәрсәләргә игътибарлы булсак иде дигән өметемне җиткерәм.

 

Әминә апаның бөтен тормышы 1912 елда Г.Тукай белән очрашкан көннән алып, 1976 елга ягъни Мартукта узган соңгы көннәренә кадәр җентекләп өйрәнелде. Шунлыктан, Хәбибуллиннар, Баһаветдиновлар нәселе ягыннан булган туганнарының шаһәдәтнамәләренә, истәлекләренә, фотосурәтләренә нигезләнү аның тормышын күзаллау мөмкинлеген бирә.

Әминә апа, дәвамлы озын гомер кичереп, 81 яшендә дөнья куя. Мартуктагы мөселман зиратының кабер ташлары белән танышканнан соң, аның кебек озак яшәүчеләр 1895 елда гына түгел, ә хәтта ХIХ гасыр башында да булмавын кистереп әйтә алам. Туган җирләрендә төпләнеп гомер итүче чордашларыннан фәкать өчесе генә 60 яшькә җитә алган. Шул дәвер өчен Әминә апаның феноменаль яшен ассызыклаганда, Аллаһы Тәгаләнең аның язмышына карата булган рәхмәте турында уйлыйм: Тукай белән очрашу, түзә алмаслык рәхимсез елларда шулкадәрле авыр тормыш кичерү, шуңа да карамастан балаларын, оныкларын аякка бастыру һәм үзеннән соң күпсанлы лаеклы буын калдыру.

 

Редакциядән: Язманың тулы вариантын журнал сайтыннан укый аласыз.