Гөлҗимеш
Күренекле үзбәк язучысы, әдәбият белгече, тәрҗемәче Улугбек Хамдам (Улугбек Абдулвахоб улы Хамдамов) 1968 елның 24 апрелендә Үзбәкстанның Әндиҗан өлкәсе Мәрхәмәт районы Юкори Равват мәхәлләсендә дөньяга килгән. 1988 елда Ташкент дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1992 елда укуын Төркиянең Конъе шәһәрендә дәвам итә. 1993 елда университетны уңышлы тәмамлап, Шәрыкны өйрәнү институтында эшли башлый. 1994-1996 елларда Үзбәкстан Милли университетының үзбәк филологиясе факультеты каршында аспирантурада белем ала. 1997 елда «XX гасырның 30 нчы елларындагы үзбәк поэзиясендә «чиста лирика» проблемалары (Айбек шигырьләре мисалында)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге көндә «XX гасыр үзбәк поэзиясенең эволюцион фикер үсешендә социаль-психологик нигезләр» темасына докторлык хезмәте яза. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр Үзбәкстан фәннәр Академиясенең А.Нәваи исемендәге Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, Ташкент дәүләт университетында укыта, 2003 елдан Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2009 елдан «Шәрык Йолдызы» һәм «Звезда Востока» журналларының баш мөхәррире вазифасын башкара.
Улугбек Хамдам проза һәм шигърият өлкәсендә уңышлы эшли. «Тигезләнеш», «Фетнә һәм буйсыну», «Сабо һәм Самандар» романнары, «Ялгызлык» повесть һәм хикәяләр җыентыгы, «Аллаһыга илтүче фетнә», «Гөлчәчәк» романнары, «Сине көтте…» шигъри жыентыклары авторы. Шулай ук Үзбәк, дөнья әдәбияты үсешенә караган күп санлы фәнни хезмәтләр авторы, тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшли.
Иҗаттагы һәм иҗтимагый тормыштагы актив, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Үзбәкстанның «Шөһрәт» ордены белән бүләкләнгән.
Укучыларга тәкъдим ителгән «Ялгызлык» повесте (кайбер әдәбият белгечләре аны «роман» дип атыйлар) 1994-1997 елларда язылып, 1998 елда басылып чыга. 2012 елда «Звезда Востока» журналында рус теленә тәрҗемәсе дөнья күрә. «Ялгызлык» әсәре Үзбәкстан мөстәкыйльлек алганнан соң язылган һәм укучылар күңеленә юл тапкан күренекле әсәрләр рәтендә санала.
Факил Сафин,
филология фәннәре кандидаты
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(Акыл ияләре шулай сөйлилђр...)
I
Ике күршенең дачаларын аерып торган коры межада кайчандыр гөлҗимеш куагы үсә иде. Әлеге куакны беркем дә утыртмаган, ул үзеннән үзе үсеп чыкты, хәер, чынлыкта, язмышның серле балдагы сыман, көтмәгәндә ике күршенең тормыш юлында барлыкка килде бит ул... Бәлки, кем белә, аның юлына бу кешеләр үзләре килеп чыккандыр...
Гөлҗимеш елдан ел биеккәрәк үсә, күккә үрелү генә җитмәгән, киңлеккә дә җәелә, дүрт якка тармаклана, ерактан инде бу куак зур бер агачны хәтерләтә башлады. Ике күрше гөлҗимешкә игътибар да итмәделәр, әллә бар ул, әллә юк, кызның әти-әнисе дә, үсмер егетнең гаиләсе дә аны үзләренеке итеп санамыйлар иде. Көз җиткәч һәр ике дача бакчасындагы барлык уңышны җыеп алалар, фәкать гөләп чыбыкларындагы җимешләр генә дөньяга ятим күзләр белән багып кала торган булдылар. Үсмер гаиләсендәгеләр күршеләренә шелтәләгән кыяфәттә: «Гөләп җимешләрен нигә җыеп алмыйсыз? Тиздән кар явачак. Ходай биргәнне җыеп алмасаң, гөнаһ булыр бит!» – дисәләр, кыз ягы, мутланып җавап бирде: «Ни сөйлисез, хөрмәтле күршекәйләр? Гөлҗимешнең күпчелек ботаклары сезнең якта асылынып тора ласа, шуңа күрә куакның җимешләре дә, шиксез, сезнеке саналырга тиеш. Күп сүз итми генә, бөтенләй юкка чыкканчы, җыеп алыгыз җимешләрне»...
Шул рәвешле, буш бәхәс корбанына әйләнеп, җимешләр җыелмыйча кала бирде...
Ә ул арада, бер-берсен алыштырып, еллар үтә торды...
Бер язда үсмер егет дачага килде. Кулына кәтмән тотып бакчага чыккан иде, чәчәкләргә күмелгән гөлҗимеш куагы белән рәттән торган күрше кызын күреп, имәнеп китте. Егет, авызлыгыннан кисәк тартып туктаткан тай шикелле, баскан җирендә катып калды. Үз уйларына чумган кызны куркытырга теләмәгәндәй, йөткереп алган булды, аңышып та җитмәстән, ирексездән, кызга табан ике-өч адым атлады. Кыз, җәһәт кенә зиһенен җыеп, бераз арткарак чикте, күрше егетенә сәлам бирде һәм, киеренкелекне йомшартырга теләп, күтәренке төстә әйтеп куйды: «Чүт-чүт кенә карап алыгыз әле, нинди матур чәчәкләр!» Кыз көтмәгәндә телдән калды: тирә-юньне тылсымлы болыт сыман каплап алган кызгылт-алсу чәчәкләрдән күзен ала алмыйча, егет аның үзенә табан атлый иде. Чыннан да, чәчәккә төренгән әлеге могҗиза, бөтен тирә-якны хушбуй исенә батырган, шушы искә туктаусыз бал кортлары җыела, алар чәчәктән чәчәккә кунып, гөж киләләр. Егет, куак янына җиткәч, иелә төшеп, күз явын алырдай якты чәчәкләрне сак кына иснәп алды. Гөлчәчәк исенә чак кына ниндидер йомшак тәм дә кушылган сыман иде. Бәлки гөлләрдәге нектар шулай балланып аңкый торгандыр.
Бу ис назлы, исерткеч, һушны ала иде!..
Иелгән җиреннән гәүдәсен турайтып, кабат тирән сулыш алды, үпкәгә гөләп чәчәкләренең хуш исе кереп тулды һәм, шушы мәлдә, үз янында торган, дөньядагы иң гүзәл чәчәктән таралган назлы тәмне тойды – бу күрше кызының чәчләреннән аңкыган гамбәр чәчәге исе иде. Мизгел эчендә егетнең башы татлы әйләнеп куйды... Шушы мәлдә аның язмышы хәл ителеп тә куйган иде инде...
– Күрәсезме, теге елдан калган җимешләр һаман да коелып бетмәгәннәр икән бит, алар быелгы чәчәкләр артына яшеренгәннәр, яфраклар астына кереп качканнар! – дип, үзен камап алган исерткеч хис-боҗрадан арынырга теләп, сөйләнгән булды кыз. – Моның ни аңлатканын беләсезме?
– Ничек инде белмәскә? Күршеләрнең ялкаулыклары турында сөйли ул. Башкача ничек булсын? Җимешләрне вакытында җыярга өлгермәдегезме? – Егет шукланып өстәп куйды, – Шушындый кызга иренү килешми инде.
– Сез үзегез ялкау! – дип чытлыкайланды кызый. – Ярый, тулысынча килешәм, көз көне ике еллык уңышны җыеп алып, үзегезгә кертеп үк бирермен.
– Ха-ха-ха! – Егет үтә канәгать кыяфәттә көлеп җибәрде. Аңа кызның чыркылдап көлүе кушылды...
Вакыт тәгәрмәче янә бер әйләнеш ясап өлгерде, теге чакта кызый әйткән көз мәле тагын килеп җитте. Көз!.. Табигать нигъмәтләрен җыяр чаклар!..
...Атна арасында, дачада беркем юк чакта, егет бакчада пәйда булды. Кояш баеп барган вакыт иде бу. Кулына чиләк алып, үз якларына чыккан ботаклардан мәмрәп өлгергән гөләп җимешләрен җыеп алды һәм, тулы чиләкне куак астына куеп, кире шәһәргә кайтып китте...
Гадәттәгечә, ял көннәрендә ике гаилә – ике күрше шәһәр читендәге шушы бакчаларына җыелдылар. Егетебез, ирен читләренә тантаналы елмаю кунган хәлдә, куак астына яшереп калдырган җимешле чиләкне алып сукмак буйлап күрше ягына юл тотты, исәбе – телләшергә оста кызны бераз акылга утырту иде. Нәкъ шул чагында ашкынулы адымнар белән каршысына атлаучы кыз белән йөзгә-йөз очрашты. Кыз кулына пластмасса чиләк тоткан иде.
– Әссәламегаләйкүм, – дип, иелә төшеп сәлам бирде егет.
– Вәгәлайкемәссђлам! Йортыгызга бәрәкәт иңсен! Бакчабызга рәхим итегез, күрше. Менә, теге ялкаубикәнең вәгъдә иткән җимешләрен алыгыз. – Кыз гөләп җимеше белән мөлдерәмә тулган чиләген югалып калган егеткә сузды! Шул мизгелдә, ирексездән, егет кулындагы чиләккә караш ташлады, кыз да гаҗәпләнүдән авызын ачып калды. Чиләкләрне сукмакта калдырып, алар куак янына йөгерделәр... ә анда... куакта бер генә җимеш тә калмаган иде: кыз егеткә дип үз якларына чыгып үскән ботаклардан, егет исә кызга атап үз ягындагы ботаклардагы җимешләрне җыеп алганнар икән бит. Тик кыз җимешләрне алдагы көнне иртән иртүк килеп җыйган, ә егет шул ук көнне кичен җыеп куйган, ул каршы яктагы җимешләрнең җыелып беткәнен абайламаган да иде...
...Тәмле ис бөркелгән гөлҗимеш тирәсендәге хәлләр белән моңарчы да таныш булган һәм яшертен генә туганлашып китүгә өмет иткән ике әни, бу вакыйганы гаилә башлыкларына төрле төсмер, ямьнәр белән баетып сөйләп бирделәр... Инде, шушы хәлләрдән соң уйда йөргәнне тормышка ашыруны сузып йөрүдән ни мәгънә бар, әтиләрнең теләге – Ходай теләге бит!..
Туйны яз көне, гөлҗимешләр чәчәк аткан чакта ясадылар...
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(...шулай сөйлиләр...)
II
Бу вакыйгадан соң гөлҗимеш тагын, тагын чәчәк атты, күп тапкырлар яфрагын койды, тагын язын яшәрде. Егет белән кыз гаилә кордылар, гөлҗимеш шикелле тормыш кырында тамырландылар, ябалдашлары елдан ел киңәйде, мул җимешләре күпләрне сөендерде. Шундый вакыт җитте, гөлҗимеш куагы яшәү җегәре белән якын-тирәдәгеләрне сокландыра бирде, ә ир белән хатын картайдылар, бирештеләр, аларның куанычы – тупырдап торган ике малай һәм ике кыз үстерделәр, алардан исә унбер оныклары туды.
Ир белән хатынның, алар инде үзләре әби белән бабай, ата-анасы, балаларына фатихаларын калдырып, күптән бакыйлыкка күчкәннәр иде, ә бу бәхетле пар, картлык баскан көннәрендә, бөтенләй дачага күченеп яши башлады, шәһәргә кайтып та килмиләр иде диярлек. Гади генә әйткәндә, алар бу җирне яраттылар, тормыш мәгънәсен шушында гына таптылар. Гомерләренең соңгы көннәрендә карт белән карчык балаларына васыять әйттеләр: вафатларыннан соң икесен дә әлеге, шундый да якын булып киткән бакчада, рәттән казылган каберләргә күмәргә куштылар.
Ә гөлҗимеш чытырманлыкка әйләнде. Карт белән карчык гомерләренең соңгы көннәренә кадәр куаклыкны карап тордылар, картайган ботакларын кистеләр, яшь үсентеләр белән сабый баланы караган дәрәҗәдә мәш килделәр, аларга ата-ана назын, бар шәфкатен бирделәр; бу игътибарның нәтиҗәсе шул – гөлҗимеш, күпме вакытлар үтеп тә, күпме вакыйгалар кичереп тә, ике дача арасында һаман үсә, һаман исән-имин, һаман чәчәк ата, җимешләрен бүләк итә; аңа карагач, вакытның туктаганын тойган кебек булсың, яңа буыннарга элгәрге чакларның матур мизгелләрен искә төшерә сыман, менә-менә шушы мәлдә теге егет белән кыз йөгереп килеп керерләр шикелле; килеп керерләр дә гөлҗимеш чәчәкләренә күреп, гүзәллеккә һушлары китеп, бер-берсенә сыенып торырлар, аннары исләренә килеп, үткән ел җыелмый калган җимешләрне чиләкләренә өзеп сала башларлар кебек; ә шуннан соң, шуннан соң... күңелле туй мәшәкатьләре башланыр...
Әмма болай булмый шул. Вакыт аяусыз, барыбыз да аның ихтыярында гомер сөрәбез – егет белән кыз үзләренең тормыш юлларын тиешенчә үттеләр, картлык гомерен кичтеләр һәм бакыйлыкка күчтеләр. Аларның кояш астындагы урынына алмашка яшь буын килде. Һәм кабат, моннан күп еллар шикелле, гөлҗимешле межаның бер ягындагы йортта дөньяга карт белән карчыкның төпчек малайларының улы туды, ә күрше дачада, нәкъ шул көннәрдә, карчыкның якын туганы дөньяга яңа варис алып кайтты! Шунысына игътибар итик, яңа буыннарның тормышлары да шушы ук гөлҗимеш куагы тирәсендә бөтерелде. Кызык бит, әйе, кызык шул, бу куак белән мөнәсәбәттә яңа буын күршеләрнең үзара аңлашулары ничегрәк булыр микән: алар бер-берсенә «син» диярләрме, әллә, бер-берсен чит итеп, «сез» дип эндәшерләрме?..
– Гөлҗимешнең хуҗасы мин. Балаларыңа әйт, алар куакка якын да килмәсеннәр. Җимешләрне без үзебез җыеп алачакбыз! – дип, янаган сыман тавыш күтәрә бер як.
– Кесәңе киң тот! Гөлҗимешнең иң зур ботаклары безнең якка салынып төшкән, күреп торасың, ярты бакчаны каплап алган, димәк, куак минем мөлкәтем! Алдан ук әйтеп куям, әгәр бер генә җимешкә кагылсаң да, бакчаңның астын өскә китерәчәкмен! – дип, куркытуга күчә икенчесе...
Шулай итеп, ике күрше арасында ызгыш килеп чыкты. Бер генә як та үз сүзеннән кире кайтырга уйламый иде. Каршылык көчәйгәннән көчәя барып, ахырда, күршеләр бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиттеләр, күрә алмаучылык исә салкын сугышка әверелде. Нәтиҗәсе шул: якын туганнар кан дошманга әйләнде.
Эшләр шуңа барып җитте: көннәрдән беркөнне көрәшкә күтәрелгән ике як ике йорт арасынга койма коярга карар кылдылар. Әмма чикне ничек гадел итеп билгеләргә? Тагын каршылык килеп чыкты. Һәр як гөлҗимеш куагының нәкъ менә алар ягында калуын тели иде. Чебешләрне көз көне саныйлар бит, бер күрше хыялында арага дивар коеп куйса, икенчесе аны шундук җимереп атарга тели, чөнки гөләпнең теге якта калачагын чамалый иде ул. Моңа һич тә юл куярга ярамый!..
Күңелсезләнеп йөргән бер көнне бер як күрше үзләренең бакча ягына салынып төшкән ботак-яфракларының саргая башлавын күреп алды. Бакча хуҗасы пошаманга төште, ашламасын мулдан бирә, су сибүдән өзгәне юк, моңарчы сау-сәламәт булган куакка ни булды соң әле? Күрше ягына караш ташлады, ул яктагы яфраклар ямь-яшел, әкрен җилдә лепердәп тик утыралар, җимешләре дә хәйран гына күренә. Үз ягындагы сабак төпләрен җентекләп карарга кереште, шикләнүе дөрес булган – төп саен акбур сибеп чыкканнар иде. Ачуы бугазына килеп тыгылды, Кыямәт көне җиткәнен аңлатырга кирәк теге иблискә!
Күршесенең бу явызлыгына чыдый алмыйча, ул ике малаен чакырып китерде, өчесе дә куллларына балталар алып һәм, ничектер, кайчандыр ике дача арасындагы межага үсеп чыккан гөлҗимеш куагының сабакларын тураклап өя башладылар. Куакны тураклаган мәлдә, бу күрше теләсә нинди ерткычлыкны эшләп атарга сәләтле иде инде, хәтта, шушы куакны тураклап өйгәч, аның өчен чикләр бетте, инде кемнеңдер канын коюдан да чирканмый иде. Яшерен түгел, күңелендә шундыйрак уйлар чабышты.
Икенче күрше бакча ягында балта тавышын ишетеп, гөлҗимеш куагы янына йөгереп килде, анда өч ир-ат, җан-фәрман балта селтәп, куакларны кисеп бетереп яталар иде. Үз якларында берничә сабак кына калган, үз-үзен белештермичә, бу явызлыкка чик куярга теләп, теге кабәхатнең балта тоткан кулына килеп ябышты. Тегесе балтасын бирмәс өчен җан көче белән тартышырга тотынды. Бер мизгелгә карашлары очрашты, тамырлардан гөжләп, котырып кайнар кан ага, ничә еллар буе кодрәт җыеп яткан вулканның телгә килүен күз алдына китерегез! Тәннәре бер-берсенә килеп орынды, чигенү юк, һәркайсы соңгы алышка чыкканын аңлый иделәр.
Нәтиҗә шул: әлегенә агачның каты күсәсен кыеп алган балта йөзе, тукталып калмастан, күршесенең муенына килеп эләкте...
Берничә елдан соң, күршесен үтергәнгә хөкем ителеп, рәшәткә арасына эләккән тоткын үзе дә бу дөньяны ташлап китте, үпкә туберкулезыннан диделәр...
Кеше дөнья йөзендә ни күрергә теләсә,
Дөньяның да ул кешедә шуны ук күрәсе килер.
(...сөйлиләр...)
III
Кан коелган вакыйгага бәйле рәвештә ике күрше дә юкка чыккач, алдагы язда туракланып беткән гөлҗимешнең исән тамырларыннан яңа үсентеләр баш төртте. Еллар үткән саен гөләп тармакланды, куәтләнде... Тагын яңа яз килде, табигать кабат уяну сөенечен кичерде! Кошлар күңелле чыркылдаша, бал кортлары гөж килә, җилләр үз телләрендә, пышылдап кына, килеп-киткән адәм балаларына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр хакында бәян итәләр. Гаҗәеп җанга ятышлы бөтенлек һәркемне сафландыра, һәркем бу дөньяның бар матурлыгын күңеленә сеңдерүдән ләззәт кичерә иде. Әмма җилләр телен аңлаучы берәү бармы монда? Яфрак лепердәвеннән бөтен дөньяның яшерен серләрен ача алырлык кеше җиргә кабат туачакмы? Җирдәге барлык байлыкларны Ходай нигъмәте итеп кабул итәрлек кеше калдымы?
Беренче көн
Менә Адәм баласы дөньяның бар гүзәллегенә дан җырлау өчен үз алачыгын ташлап китте: яшүсмер кызый өйләреннән атылып килеп чыкты да, бакча ягына йөгерде, гөлҗимеш куагы яныннан үткән чакта сизмәстән таеп китте. Яшь ботакларның шау чәчәккә күмелгәнен күреп, биһуш китеп, баскан җирендә катып калды. Каршы яктагы бакча башында нәкъ шушы яшьтәге, бәлки бер-ике яшькә олырактыр инде, яшүсмер егет күренде. Кыз янына килеп җиткәч:
– Болай исең китеп ни карап торасың? – дип сорады.
– Бу куакны кем утырткан микән? Чәчәкләре шундый матур! Кем утырткан аны, беләсеңме?
Үсмер «белмим» дигәндәй, башын чайкады. «Ә чәчәкләре чыннан да бик матур», – дип уйлады ул. Иелә төшеп чәчәкләрне иснәп алды.
– Матурын-матур да бит, әмма шушы куак аркасында... аның аркасында! – кыз ярты юлда сүзен өзде. Аның тамак төбенә төер утырды. Ул бераз басып торды да, үкереп елап җибәрде һәм кире өйләренә табан йөгерде...
Икенче көн
Үсмер иртүк уянып, күзләрен ачты. Хәер, болай да йокы эләкмәде аңа. Яткан килеш уйланды да уйланды, әмма күңелсез уйларының очына чыга алмады. Ниһаять, үсмер авырлык белән генә аякларына торып басты, ишегалдына чыгып боздай салкын су белән юынды, әмма тәнендә дә уйларында җиңеллек тоймады, шыксыз уйлар аның җанын һаман талкый бирделәр. Аяклары, ирексезләп, кабат терелгән теге гөлҗимеш куагы янына атлап китте. Аны билгесез көч тартып бара иде, ул исә бу көчкә каршы килә алмый. Гөлҗимеш янына җитүгә, аның каршында тезләнеп, тын калды...
Вакыт тәгәрмәче әйләнде дә әйләнде...
Әнисе ашарга чакырды, тик малай урыныннан кузгалып та карамады: тезләрен кочаклап ул кичәге кызны көтә иде. Кемдер колагына пышылдап алды: «Көт кенә, ул һичшиксез киләчәк». Ул шушы эчке тавышка буйсынып, көтүен дәвам итте. Кинәт шәфәкъ нурлары як-якка сибелде, агачлар арасыннан кызның таныш күлмәге күзгә чалынды. «Ниһаять!» Үсмер тирән итеп сулыш алды. Бу сулыш татлыдан-татлы иде.
– Син еладың бит?
Кыз эндәшмәде.
– Еладың шул, бик озак еладың, – ди дәвам итте малай, өлкәннәрчә һәр сүзен ярып салып... – Нигә елаганыңны белдем... кичә әнием барысын да сөйләп бирде. Элек мин бу хәлләрне ишетмәгән идем. Әмма безнең әтиләргә кадәр әби-бабаларыбыз да яшәгәннәр, алар бер-берсен сөйгәннәр, өйләнешкәннәр, мәхәббәтле тормыш корганнар. Син болар хакында белә идеңме?
Кыз һаман бер сүз дә әйтмичә торуын белде.
– Әйе, барысы да шушы гөләп куагы аркасында булган, – диде үсмер.
Кыз тын да чыгармыйча тыңлап тора бирде. Ул үзе дә әбисе белән бабасының күңел тарихларын белә иде бугай. Кыз тагын бераз шулай бер сүз дәшми торды да, агачлар арасына кереп югалды.
Өченче көн
Алар янә шушы гөлҗимеш янында очраштылар.
– Бу куакны кем утырткан инде? Әниеңнән сорадыңмы?
– Юк. Ә син?
– Оныттым...
Алар уйларына бирелеп, бер мәлгә тын гына тордылар.
– Гомумән, моның кирәге бармы соң? – диде малай тынлыкны бозып.
– Кем белә инде. Мөһим кебек тә... – уйларыннан аерылмый гына җавап бирде кыз.
Алар кайчандыр, кемдер утырткан (үсмер белән кыз шулай уйлыйлар иде) куак янында әле шактый озак басып тордылар. Читтән күренгән кадәресе шул: бу ике өлгереп җитеп килүче яшүсмер малай белән кыз, әлеге гөлҗимешкә нинди мөнәсәбәттә булырга белмичә, әмма билгесезлекне бик тә чишәселәре килеп, куак тирәсендә бөтереләләр, кызып-кызып, кулларын болгаштырып, бер-берсенә нидер аңлатырга тырышалар иде.
Кем белә, бәлки алар үзләренең борынгы бабайларын искә алганнардыр, ә бәлки, үзләренең әтиләрен хәтерләренә төшергәннәрдер, бәлки инде аларның уйларында бөтенләй башка нәрсә булгандыр? Кем белә бит...
Кеше дөньяның йөзенә нинди күзләр белән карый,
Дөнья да аңа шулай җавап бирәчәк.
Күңелем дәрьясы
Хикәя
Кышлакта туып-үскәнгә күрә мин табигатьне бик яратам. Шәһәрдә йорт сатып алырга уйлагач, булачак өемнең табигатьнең бер матур почмагында урнашуын шарт итеп куйдым: агачлар да шаулап үссен, яшеллек тә күп булсын, шул ук вакытта машиналарның шау-шуы колакны ярып кермәсен, кешеләр дә сирәгрәк йөри торган төбәк булсын дип теләдем. Эзли торгач, теләгемә ирештем, күңелемә ятышлы урыннан йорт сатып алдым. Шуннан соң... шуннан соң ни булсын инде? Барлык кешеләр сыман ук яши башладым...
Безнеңчә яшәү ничек соң ул? Иң әүвәл – эш... аннан – өйгә... йорт эчендәге вак-төяк нәмәрсәләр белән булышу, тегесен-монысын табу, баларның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре... Гомер бакый шулай булган. Язмыш диләр бит инде, тик бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Бу маңгайга сугылган мөһер шикелле, бер тапкыр чәпәп куйсалар, бетте-китте, кабергәчә шуның белән йөрергә туры киләчәк. Шундый вакыт җитте, бертөрлелек тәмам туйдырып, Алаһның бирмеш һәр көнендә: «Язмышны үзгәртеп булмый микәнни?» – дигән уйлар бимазалый башлады мине. Бу һич тә ялган түгел. Әмма... күргәнегезчә, һәрвакыттагыча – һәммәсен өр-яңадан башларга кирәк икән бит, һәрвакыттагыча – һәркемнең үз юлы, үзенә язганы... Мөһер...
Язмышны җиңәр көч юк, бусы һәркемгә аңлашыла, ул гына да түгел, язмыш – ул могҗиза, тылсым төенчеге! АНЫҢ тарафыннан язмышың – кавем, буй-сын, тән төсе сыман ук, алдан тамгалап куелган. Әгәр син Ишмәт икәнсең, ничек кенә тырышсаң да Төшмәт була алмыйсың инде. Пластик операцияләр ясап дисезме? Бусы инде бик нечкә мәсьәлә. Тышкы кыяфәтне үзгәртеп тә булсын ди, әмма эчке халәт шул килеш кала бит. Күңелең белән син Ишмәт икәнсең, син Ишмәт инде, Төшмәт икәнсең, ни генә кылансаң да, Төшмәт булып калачаксың. Ышанмыйсызмы? Алайса, тыңлап карагыз, үз тормышымнан кечкенә бер кыйсса сөйләп китәм.
Бервакыт үземнең язмышымны ук булмаса, язмышка илтүче юлларны бераз үзгәртү нияте белән яна башладым. Моңарчы яшәгән тормыш мине туйдырды, әйтсәм әйтим, аннан гарык булдым. Мин каты кызгануны белмәүче кырыс хуҗа кулындагы бер ялчы сыман гомер кичерә идем, әйтерсең, ул минем арттан армый-талмый күзәтеп йөрү, анысы гына җитмәгән, алга мин чишәргә тиешле берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләрне туктаусыз куеп кына тора. Берзаман күземә кырыс Язмышның каннар тамып торган камчысы да күренә башлады. Җаным имәнеп китте. «Ярый, – дип уйлап алдым, – ярый, миңа мәсьәләләрне әйбәтләп язып бирсен дә, яңадан минем өстән тикшерү оештырып йөрмәсен, мин исә аларны чишү рәтен ничек тә табармын. Җаныма тиеп кенә торучы булмасын. Иң сөймәгәнем – кемнеңдер артымнан күзәтеп, тикшереп маташуы. Артымнан нидер кычкырып, җикереп калырга, кашларын җыерган булып, күзләрен чепиләндереп карарга, шелтә белдерергә, баш өстемдә камчы болгарга, мыгырданырга Язмышның ни хакы бар? Алдан әйтеп куям, минем аның каршында бер гаебем дә юк... Туйдырды тәки...»
Ун ел буе Язмышка илтүче юл-сызыкны бераз гына төзәтеп булмасмы дип, әллә нинди уй-ниятләр корып бетердем. Әмма бу сызыкның бер генә карышына да кул тидерә алмадым. Теләмәүдән түгел, үзгәртергә теләгем көчле, тик теләк – теләк булудан артмады. Шулай яшәлде дә инде, өйдән эшкә, эштән өйгә, туку станы сыман, бер-берсенә гаҗәеп охшаш көннәрем тукыма канвасына өстәлеп кенә тордылар. Менә шулай үзагымымда тыныч кына йөргәндә йөзгә йөз очраштым. Кем белән, дисезме? Дәрья белән!
«Бу дәрья шәһәргә ничек килеп чыкты соң әле?» – дип сорарсыз инде. Сорауны соңлабрак бирдегез шикелле, башыма әлеге сљаль шундук килгән иде. (Әйтим инде, шушы ук сорауны бераздан хатынымнан да ишеттем). Килгән инде, менә бит агып ята, аны арык дип кенә атасалар да, мин аңа дәрья дигән исем тактым. Чөнки ул тиз агышлы, тулып ага, гайрәтле күренә. Үзе матур да әле! Шулай булгач, нигә саранланырга, дәрәҗәсе күтәрелсен – дәрья булсын. Арыкны күргән уңайга, башыма китереп сукты: Дәрья! Менә шулай безнең шәһәр аша дәрья агып ята икән!
– Безнең йорт тирәсендә берәр дәрья бармы? – дип сорадым хатынымнан шул ук көнне. Ул гаҗәпләнеп, озак кына күзләремә карап торды. – Бармы, юкмы? – дип кабатладым, бераз кыенсына төшеп, – нигә бу кадәр гаҗәпләндең?..
Хәләләем, ипләп кенә килеп, кулын маңгаема куйды. Соравыма җавап кайтармастан, башка нәрсә хакында сөйли башлады:
– Бүген улыбыз укыган мәктәптә әти-әниләр җыелышы. Шунда барырга тиеш идең бит... Алдан әйткән идем инде, бармагансың. Сыйныф җитәкчесе телефоннан шылтыраткач, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Бик тә килүбезне теләгән иде, бахыр...
– И-и-и, – дип өтәләнеп алдым мин. – Җен бутаган инде, башымнан чыгып очкан бит. Ничә тапкыр әйтеп, истә калмаган диген...
– Үткән айда кызыбызны кыен хәлдә калдырдың. «Җәяү йөрмәгез, тиз генә бер эш майтарып кайтам да, үзегезне машина белән генә кул эшләре бәйгесенә илтеп кайтам», – дип вәгъдә бирдең дә чыгып югалдың. Иптәш кызы белән көне буе көтеп утырдылар. Бәйгегә соңга калдылар, югыйсә, күпме әзерләнеп йөргәннәр иде. Бүген дәрья дип башны катырасың. Нинди дәрья булсын ул? Урам башындагы чүп-чар белән тулган арыкны әйтәсеңме? Суы бармы соң аның, булса шул чыпчык тезеннәндер инде, ага дисәң, хәтерең калыр. Шуны дәрья дип очына бит. Юк, чыннан да сине җен бутаган!
Эндәшмәдем. Уйласаң, хатын йөз процентка дөресен әйтеп бирде. Хикмәт дәрьяда түгел, аны елга яки дәрья дип атап йөрткәннәре юк иде моңарчы. Арык! Ишмәт – Төшмәт була алмый! Урам башындагы арыкны күрмичә йөргәндәй... Онытуга килгәндә, эшләремнең тыгыз чагы, барысына да өлгерергә кирәк, шул ыгы-зыгыда кайбер нәрсәләр онытылып та куя. Бу хәтерсезлек түгел, башка әллә ничаклы вак-төяк мәшәкатьләр тулган бит. Соңгы вакытларда аларны кәгазь кисәгенә язып, кесәдә йөртә башладым. Сукыр кеше таяксыз йөри алмагандай инде. Башкача ничек истә калдырмак кирәк? Әле алай да барысын да үтәп бетереп булмый. Менә кичә кичкә табан язылганнарына күз салыгыз: 1. Ишек йозыгының каптырмасын алыштыррыга! 2. Сәрвәрнең туена шәбрәк бүләк алып кайтырга. 3. Юл уңаенда электр чәйнеге алырга (күптән түгел алганы янып та чыкты). 4. Малайның компьютерын остага илтеп бирергә. Төзәтәсе бар. 5. Электрга түләргә. 6. Поликлиникага барып белешмә алырга (кыз физкультура дәресләренә йөри алмый). 7. Базарга барып: бәрәңге, суган, кишер, ит, ипи, май.... 8. Машина шинын тикшерергә. Һавасы чыга бугай. 9. Юнысбадтагы туган-тумачаның хәл-әхвалләрен белешергә. Күптән сөйләшкән юк. Бабайлары үлгән иде, кабере ни хәлдә микән? 10. Күрше бабайны Карасуга, табибка алып барып кайтырга. Күптәннән үтенеп йөри. 11. Бер ният бар иде. Шуның буенча сөйләшергә барырга кирәк.
Игътибар итегез, бу исемлек бүген өченгә генә. Иртәгәге көнгә башка исемлек төзеләчәк. Алдагы көннәрдә эшләнгәннәрен сызап куям да, эшләнми калганнарын яңа исемлеккә терким. Язган саен, алар күбәяләр генә. Эшләнгәннәре дә хәтсез бит инде! Шулай да гел акланып утырудан файда юк, хатын дөрес әйтә, бердәнбер улың белән бер бөртек кызың турында онытып йөргәч соң... Әти-әниләр җыелышы онытылсын да ди, әмма кызымның иптәше белән мине Алай базары янында көне буе тилмереп көтеп торулары... Бер кысага да сыймый. Искә төшкән саен, башыма шаулап кан йөгерә. Бәйгегә соңга калдылар ич! Ни әйтим инде? Алар исемлеккә керми калганнар иде. Шуның өчен онытканмын да инде. Әгәр алдагы көндә хатын искә төшереп куйса, аларны исемлеккә егерменче итеп булса да, теркәп куяр иде. Ул чагында тәртип булыр иде. Бүген кеше исәп-хисап машинасы хәлендә, компьютер белән дә чагыштырырга ярыйдыр хәтта. Уйлаган эшләр кайда да булса язылып, теркәлеп калган икән, үтәлә, шулар хакында гына уйлап йөрисең, язылмаса, гафу... Мин моңа күнегеп киләм инде.
Исемлектәге эшләрне хезмәтем буенча төп вазыйфамны үтәгән арада эшләп өлгерергә тиешмен, алар барысы да өстәмә эшләр, икенче дәрәҗәдәге нәрсәләр. Төп вазыйфа башка инде ул. Иртән тугызда эшкә килеп керү белән, теге исемлекне кесәгә салып куям. Төп эшне башкарганда икенчел эшләргә бүленергә ярамый, хезмәткәр өченгә төп вазыйфаны үтәү – изге! Үзеңнең шәхси мәшәкатьләреңне, йортка кагылышлы шөгыльләрне, таныш-белешләргә, дус-туганнар үтенече белән эшләнәсе эшләреңне, башка вак-төяк йомышларны төп хезмәт белән бутарга ярамый. Кичке алты тулгач, рәхим ит, төп хезмәтеңне йомгаклап куй да, иртән кесәгә салып куйган кәгазьне тартып чыгар! Менә шунда чын мәхшәр башлана инде. Әле телефон «хәтеренә» язып куелганнары да бар икән бит! Кәгазьдән күземне алырга өлгермим, «пик-пик» итеп, хәбәр килеп ирешә, телефонның тонык тәрәзендә бүген ниләр эшләргә тиеш икәнлекне искә төшерүче язулар пәйда була. Әйтик, мондый язу чыга: «мет. 21.00», димәк, кичке тугызда метро станциясендә булырга кирәк. Бер сыйныфта укыган иптәшем ерак сәфәргә китә. Озатмасаң, үпкәләр. «Нот. 18.20», – димәк, кичке җиденче егерме минутта нотариуста булу сорала, машинама бәйле документларны тәртипкә китерәсем бар. Таныш нотариус «эшләп бирербез» дигән иде. Саный китсәң, байтакка җыела...
Ул көнне хезмәт урынымда да эш вакытым әйбәт кенә үтте, исемлеккә язылганнары да үтәлде, арып-талып, әмма яхшы кәеф белән өйгә кайту ягына борылдым. Кинәт кенә машина рулен бору авырлашты, аннан ул бер якка ишелеп төште. Шоферлар яхшы белә: тәгәрмәч тишелде! Туктап, төшеп карадым: шулай, тәгәрмәчне алыштырыга туры киләчәк. Запас тәгәрмәчне өстерәп чыгардым, алыштырып мәшәләндем, тегесен багажникка салып куйдым. Иртәгә яматырга туры киләчәк. Аны исемлеккә беренче итеп теркәп кую лазем. Кузгалып киткәнче үк язып куярга кирәк! Шулай уйлап, каләм белән кәгазь алмакчы булган идем, күрәм, ике кулым да кап-кара, пычракка батып беткәнмен. Пластмасса шешәдә һәрчак су йөри иде, бүген анысын да таба алмадым. Як-якка каранып тора идем, ышанасызмы, юкмы – яннан гына челтерәп су агып ята. Һушым китеп, карап тордым! Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Каян килеп чыккан монда мул сулы дәрья? Моннан ерак түгел генә яшим, бер тапкыр да игътибар итмәдем микәнни соң? Елга исә миңа игътибар итмәстән, челтерәп, якындагы баганадан төшкән утта елык-елык килеп ага бирә, аның матурлыгын аңлатырлык сүзләр тапмалы түгел. Мин бит табигатьне бик яратам. Тик бу яратуның поты бер тиен – үзебезнең йорттан йөз адым чамасында шундый дәрья агып ятсын да ди, аны ничә еллар буе күрмәгәнмен, имеш! Кемгәдер әйтсәң, ышанмас та иде. Әйе, дөрестән дә, йортыбыз яныннан гына арык агып ята икән һәм мин аны ун ел дәвамында күрмичә яшәгәнмен. Хәзер генә беренче мәртәбә күреп, аптырап торам менә....
Яшәешкә көч бирүче суның сихри куәтен кибегүдән хәле беткән адәм генә белә. Күз ачып йомганчы бөтен тормышымны җаным аша кичердем, ул йөрәк сагышыннан гына торгандай тоелды һәм мин арык буена ашыктым. Яр читенә килеп җитүгә йөземә, кулларыма, барлык гәүдәмә салкынча суның талгын тынычлыгы күчте, ирексездән авызымнан «шәп!» сүзе ычкынды. Иелеп, учларыма су җыеп алдым, талгын гына агып ятучы арык өстенә тамчылар чәчрәттем. Баеп килүче кояшның салмак нурлары су тамчылары белән аралашып, мизгел эчендә салават күперенә әйләнделәр, бәхетле мәлләр кичердем, җиңелчә генә башым әйләнә башлады. Әйтерсең, шул арада бәләкәй малай чагыма кайттым. Миңа салават күпере аша аллы-гөлле балачагым карап торгандай тоелды. Вәкарь салмаклыкта агып ятучы дәрьянең эчке көчен сиздем, йөрәгемдәге борчу-авыртулар каядыр юкка чыкты, акылдан язган кешедәй дөньяны яңгыратып кычкырып җибәрәсе килде. Шундый халәт! Бетмәс-төкәнмәс көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр, һәръяктан камап алып сулышымны буалар, инде күптәннән күңел тынычлыгын югалтып, үземне картаеп беткән кешегә охшатып йөри башлаган идем. Арык буенда мин шушы тойгыдан котылдым! Су агышында балачагымның чагылышын тотып алгандай булдым. Балачактан кадерлерәк ни бар?! Бәхет-куанычның иге-чиге юк иде. Вакыт исәбен югалтып, су буенда утырдым. Суга караган саен йөрәк түрендә фани дөньяда моңарчы башыма килеп карамаган уйлар ташкыны куба. Никадәр вак, кирәкмәгән, җитди булмаган эшләр белән вакыт үткәргәнемне аңлап, үз-үземә урын таба алмыйча, тәмам бетәшеп калдым, үземә, эшләремә, язмышыма рәнҗүем тышка бәреп чыкты. Бүтәнчә яшисе килә башлады, бөтен тормышымны үзгәреп, гел иң кирәкле эшләр белән шөгыльләнү теләге туды. Су агышы моңлы бер көй иде, ул галәм һәм гавам турында иң гүзәл җыр булгандыр! Бу җыр кеше турында һәм анда тормышының барлык төсмерләре чагыла иде. Су буеннан китәсе килми, алай гына да түгел, кочак җәеп су иркенә ташланасы теләге отыры көчәеп, калган бөтен теләкләрне зәр-зибәр китереп ташлады. Әгәр суга ташлансам, чиста, саф су эчем-тышымдагы барлык керләрне юып кына төшерәчәк һәм мин бөтенләй икенчегә кешегә әйләнеп калачак идем. Башкача яңарышка ирешеп булмаячак, һәм үзгәрергә омтылышларым да барып чыкмаячак!
Ашыгып күлмәгемне салып ташладым, майкага тотынган идем, машина сигнализациясенең ачы тавышы колакны ярды. Шул арада сыбызгы сызгырттылар һәм колак төбемдә каты тавыш ишетелде: «Сезнең машинамы? – җавап бирергә өлгермәдем, таләпчән тавыш иясе дәвам итте, – Сез монда коенмакчы буласызмы? Акылыгыздан яздыгызмы әллә? Яра-мый!!!»
Мин яртылаш салынган майкамны кире киеп куйдым, ирексездән, ярдан читкәрәк китеп бастым. Эшнең асылын аңлаудан мәхрүм идем.
– Документларыгызны күрсәтегез!
Машина кабинасыннан кирәкле кәгазьләрне алып, ГАИ инспекторына суздым.
– Ниндирәк кагыйдәне боздым соң әле? – дип сорадым, ниһаять, исемә килеп.
– Гаебегез бик тә җитди, – диде инспектор документларны әйләндереп карый-карый. – Бу урында тукталу тыела, әйтерсең, моңарчы белмәгән сыман кыланасыз. Җитмәсә, тыелган җирдә су коенасыз, – диде, инспектор һәм күзләремә карап, авыз чите белән елмайгандай итте.
– Икенчесе сезнең компетенциягә керми. Минем су коену-коенмавым сезгә бөтенләй кагылмый. Әле тагын шунысы бар, мин су коенмадым, хәтта суга якын да килмәдем, коену турында уемда да юк иде. Әллә нәрсәләр уйлап тапмагыз инде! – дидем кайнарланып.
– Әле шулаймыни?! – инспектор папкасыннан чиста бланк чыгарып, нидер язарга тотынды. – Сезнең ярамаган урында туктап торуыгыз да бик җиткән!
Шулай итеп, йөртүче таныклыгымнан колак кактым. Моңарчы да таныклыкны алып калганнары бар иде. Инде янә шул ук хәлгә тарыдым. Начар бу, начар... Өр-яңадан имтихан биреп йөрисе булачак. Инспекторның дорфа тавышы бераз һуш кертте: «Машинаңа утыр да, ычкын моннан!»
Сабыр савытым тулып, ташып чыкты. Шундый матур кәефне бозып ташлады, каһәр. Дорфа сүзен ишеткәч, инспектор белән пәрмә-пәр сугышасы килә башлады. Талонны алудан түгел, кимсетүле сүзләре йөрәгемә уктай кадалды. Теләк бернәрсә, мөмкинлек икенче нәрсә, дигәндәй, суына төштем. кагыйдә дә боз, инспекторга кул да күтәр. Артыккарак китәр, ахыры.
Кулдан җиргә төшеп ярылган карбыз хәлендә, башны иеп, күңелсез рәвештә машинага кереп утырдым һәм кабызу ачкычына үрелдем...
***
Өч көнләп вакыт үтте, машинасыз калуның бөтен «матурлыгын» күрергә өлгердем. Кулымда – җыен вак-төяк эш язылган кәгазь кисәге. Тум-тулы! Бу хакта сез яхшы беләсез, баш миендә чүп-чар проблемалар кайнаша, әмма аларны чишү өчен иң кирәкле әйбер – машина юк. Һәр эштә иң зур ярдәмчем машина булган икән. Нәтиҗәсе дә күренә башлады. Атна үтмәде исемлек ике мәртәбә артты. Хатын мыгырдана, нервым котыра... Нишлисең, өлгермим! Көнкүреш – ләхет, дип юкка әйтмиләр икән. Югыйсә без өйдә дүрт кенә кеше, бөтенебез дә йолкыш чебеш хәлендә йөрибез, шул дүрткә кирәк әйберләрнең исәбе-хисабы юк икән. Укытучылар бәйрәменә балаларга белем биргән һәммә мөгаллимнәргә бүләкләр алып куясы бар, бәйрәм кичәсенә балаларга өр-яңа кием-салым сайлап аласы бар, аның өчен базардан әйләнеп кайтырга кирәк. Әниемнең туган көне якынлаша, үткән ел да эш-мәшәкать дигән булып, җүнле-башлы котлый алмадык, быел алай кылану ярамас. Хатын өйдә утыра – сәламәтлеге какшады, документларын эш урынына кертеп чыгасым бар, аннан үземнең эшкә йөгерәсе... Кайтышлый аптекага кереп дарулар аласы була... Барысын да хисапласаң, башлар әйләнеп бетә, күзаллары карангылана. Кайчакларда теге каһәр төшкән дәрья турында уйлап та карыйсым килми. Шуның аркасында башыма күпме проблема ишелеп төште. Әгәр аңа исем китеп карап утырмаган булсам, боларның берсе дә булмый иде бит. Булмый иде! Мавыгып китеп, харап булдым. Әле, кыен булса да, үземә тиешле эшләрне вакытында башкарып бара идем. Һәммәсенә өлгердем бит! Әти-әниләр дә, хатыным да, дус-туганнар, мине чолгап алган ерак һәм якын таныш-белешләр дә да рәхмәт әйтеп туймыйлар иде. Дәрьяга тап булдым да, барысы да асты-өскә килде. Нәкъ шулай!..
***
Тиздән әлеге тышкы интегүләр эчке халәтемә күчтеләр: мин саташулы төшләр күрә башладым. Аеруча теге инспекторның ачы сыбызгы тавышы баш миен бораулый иде. Шуңа күрә йоклаганда да, уяу чакта да сак йөри башладым. Уяу чакта ярый әле ул, төштә чактагысы... бусы сәер иде. Баймы син, шыр хәерчеме, йоклаганда һәммәсе тигез бит. Йокы белән идарә итеп булмый, анысын да яхшы беләм. Ә мин... Уяу чак кына җитеп бетмәгән, төшемдә дә теге дәрьяны күреп, куркып уянып китәм, күземне йомам – янә елга ярына табан китеп барганымны күреп, дертләп куям... Инде яр буена килеп җиттем дигән дә генә, сәер тынгысызлык башлана: каяндыр килгән ачы сыбызгы тавышын ишетәм дә, шыбыр тиргә батып, күзләремне шар ачам. Аннан таң атканчы күзләремә йокы керми. Көн туса тырышып, абына-сөртенә ныклап эшкә тотынам, ничек тә күбрәк эшләп өлгерәсем килә. Кичкә кадәр шулай чапкач, чынлап арыйм, ул чакта төш кайгысы калмый. Ярый, бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге бар. Күп вакытларда артка борылып карарга да җай чыкмый. Ни гаҗәп, нәкъ шундый тыгыз чакларда башымны уй көйдереп ала: кеше дөньяга нигә дип килә, ни өчен яши, нәрсәгә дип җәфалана? Җавап таба алмыйм. Кешене хезмәт бизи! Акылы булган кеше бу сүзләргә беркайчан да шик белдермәс. Тик эш белән эш арасында аерма зур шул. Бу арада шушы хакта уйлана башладым әле. Хәзерге кеше шул кадәрле болгавыр тормыш кичерә, артка борылып карарга да вакыты юк. Уйландыра торган хәл. Кешелек – үз тирәсендә гаять катлаулы мохит тудырган һәм үзе шушы вәзгыятьнең колына әйләнеп куйган. Аллегорик тел белән әйткәндә, бу заман кешесе алдагы көннәрендә рәхәт кичеремен дигән уй белән шәптин-шәп йорт сала башлаган да, аны төзеп бетерә алмыйча җәфа чигә. Гомере буе шушы йорт тирәсендә кайнаша: әле измә болгата, әле кирпеч, таш сала, әле диварын сылап маташа... Эшнең генә ахыры күренми. Озакка сузылган төзелешнең шундый хикмәте бар – бер яктан төзи барасың, икенче яктан җимерелә тора ул. Әйтерсең, нигезен салганда ук бер күрәзәче, бөтен якны да уйлаганнан соң, катгый итеп: «Бу йорт беркайчан да төзелеп бетмәячәк!» – дип, тамга салып куйган. Әмма адәм балалары бу хакта белмиләр, һаман да төзелеш тирәсендә кайнашып интегәләр, тыршыпмы тырышалар. Сизиф турындагы мифны искә төшерик. Онытмагансыздыр бит? Теге, авыр ташны тау түбәсенә тәгәрәтеп менгерергә дип җан тартышкан Сизиф инде, аны кем генә белми! Бөтен дөньяны шаулатып кычкырасым килә: «Безнең һәркайсыбызда Сизиф яши, без – Сизифлар!» Тик кычкырып әйтергә ярамый, үзалдыма гына шулай уйлап йөрим. Әгәр шулай сөйләнә башласам, җүләргә санап, миннән кычкырып көләчәкләр. Адәм көлкесенә калу фаҗига ук булмаса да, турысын әйтүдән бер мәгънә дә күрмим. Дөньяның асылын миннән башка да танып белүчеләр күп булгандыр анысы. Барысы да таныйлар, аңа игътибар итүче генә юк. Их, дәрья янында тукталмасам, ак сакаллы карт була идем дә... Туктыйсым калмаган! Ни өчен дигәндә, һәркемнең күкрәк тирәсендә бер сыбызгысы бар. Сыбызгы игътибарны башка якка юнәлтергә ирек бирми, барысы да бер төсле яшәсен дип тырыша, сызгырткан саен, безне башкалар тарафыннан таптап бетерелгән эзгә төшерә: чур, чур-р-р!..
***
ГАИ инспекторы белән бәйле вакыйгадан соң күп сулар акты. Көч-хәл белән имтихан биреп, йөртүче таныклыгымны кире алу бәхетенә ирештем. Тормыш үз җаена ага бирде, гадәттәгечә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә чумдым: машинада чабам, кесәдә исемлек, иңсәмдә гражданлык, малайлык, аталык, ирлек, дус-туганлык һәм башка бурычлар өелгән. Болар танып-белүнең үзәген тәшкил итәләр... Бу тиклем эштән арынып, дәрья турында ничекләр искә алыйм да, ничек кенә вакыт табып су буена төшеп утырыйм, ди?! Бер мәртәбә тугарылып китеп карадым инде, башыма күпме бәла алдым ул чакта! Күпме вакыт сарыф иттем, күпме чишелмәгән проблемалар өелде, якыннарым, кардәшләремә күпме борчулар салдым. Нигә дип үземне дә, башкаларны тагын хафага салыйм? Дәрья... күпме мәшәкать тудырдың син, синең ярыңа килеп басуга онытылган хәсрәтләр тагын өскә ишелеп кенә төшәр сыман. Әгәр дә, юлым шушы якка төшеп, дәрья өстенә килеп чыксам да, туктап тормаячакмын. Сабакны шәп алдым!
Туктыйсым килсә дә, туктап булмастыр – һәр адымда инспектор тора бит. Йә, Аллам, башка җирләрдә алай ук күзгә чалынмыйлар бит. Ни пычагыма монда җыелышканнар алар? Бер метр җир киткәнче, ике тапкыр сызгыртырга, өч-дүрт мәртәбә кызыллы-аклы таякларын болгап алырга өлгерәләр. Кая монда дәрья белән хозурлану! Бу сыбызгылы һәм кызыл таяклы җирдән тизрәк ычкыну ягын карыйсың.
Хәзер инде, өйдән чыгуга, иң беренче итеп дәрья ягына күз ташлыйм. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: кайчан карама, елга тирәсендә инспекторлар бөтерелә. Башка этле җан да күреми. «Аңлашылды, шуңа да бу елганы моңарчы күрмәгәнмен, – дип уйладым мин. – Кызыл таякны шәйләүгә, үзең дә сизмәстән, сихеренә буйсынып, башка якка борылып китәсең икән бит... мөгаен, шулай булгандыр. Йә, Ходаем, теге чакта тәгәрмәч тишелгәч, ник монда туктасы иткәнмен инде? Су күреп, исәңгерәп тордым бит әле. Яр буенда рәхәт чигеп утырдым, кулымны юып мәшәләндем, учларыма су алып чәчрәтеп уйнадым, баеп барган кояш нурларыннан тукылган салават күперен күреп хозурландым, никадәр күңелле иде миңа ул мәлдә. Кызык, кызыл таяклар кая китеп беткәннәр иде микән әлеге мизгелдә? Һәрчак уяу инспекторлар кая китеп югалганнар? Ни өчен бер генә мәртәбә дә йөрәк өшеткеч сызгырту ишетмәдем?»
Ярый, ул чакта ни булгандыр, хәзер кызыл таякларда эшем юк, дәрья да мине кызыксындырмый. Нигә анда урамнарын ябып куймыйлар! Күпме җәфа чиктем! Бөтен тормышым асты өскә килде. Иң мөһиме, өемә кайтып керә алсам һәм кирәк чагында чыгып китәргә җай булса, башкасы кирәкми... Менә шул...
***
Еллар актылар да актылар...
Игътибарны читкә юнәлтмәдем.
Машина чабып тора, кулымда исемлек, башымда – боларны вакытында башкарып чыгу уе.
Үземнең өемнән ерак түгел, шәһәр уртасында агып ятучы елга турында күптән оныттым.
Тик... тик, бервакыт төнлә, барлык кылган догаларым көлгә очтылар...
Колач буе исемлектәге эшләремне эшләп бетергәч, йокларга яткан идем, төш күрдем. Төшемдә... дәрья белән кабат очраштым...
Ә ул боргалана-боргалана мул суларын чак-чак дулкынландырып, иректән истирәхәт чигеп ага да ага...
Ә ул мине көтә икән бит...
Мин дә аны сагынганмын икән!..
Гүзәллекә сокланудан телсез калып, күңел тибрәнүләренә чара тапмыйча, яр буена йөгердем.
Елгага иелеп йотлыгып татлы суын эчтем. Яр буенда үскән агачларның яфакларына көмеш тамчылар чәчрәтеп уйнадым. Янәдән салават күпере барлыкка килде. Ул шундый төсле-төсле иде!
Һәм бу төсләрдән дөнья нурга төренде!
Һәм дөнья салават күперенә әверелде...
Һәм мин, ирексездән, урынымнан тордым. Торуга, ни өчендер кулларымны күкрәгемә куеп, каяндыр кәгазь бите тартып чыгардым. Кәгазьгә иртәгә эшләргә тиешле эшләр тезеп язылган. Исемлек би-ик озы-ын иде!
Һәм мин, искитмәгән кыяфәт белән, исемлелекне, елгага агыздым.
Һәм мин үземне богаулардан азат ирекле кош сыман тойдым!
Дөньяны тойдым, Күкнең сулышын татыдым...
Исемлек кайнаган дулкыннар арасында бөтерелә. Алар аны йотмадылар! Кәгазь дулкыннар өстендә тирбәлә, дулкыннар исә, туплы уйнагандай, аның белән уйныйлар, шаярталар, ачыктан-ачык мыскыл итәләр... Гомерем буе җанымны басып, изеп, авыр йөк булып торган шушы исемлек, исемлектәге бетмәс-төкәнмәс эшләр хөр дулкыннар өчен бер уенчыкка әйләнер дип башыма да килеп карамады. Уйлау сәләтеннән мәхрүм идем.
Һәм мин кулларымны янә күкрәгемә куйдым. Кулымда сыбызгы пәйда булды. Уйлап та тормыйча, сыбызгыны да бөтен көчемә дәрьяга томырдым. Аһ, бу мәлдә сез мин тойган рәхәт хисләрнең кечкенә чаткысын татып карый алсагыз иде! Күкрәгемә басып торган авыртулар, әрнүләр, курку-шөбһәләр, күңелсезлекләр шушы каһәр суккан сыбызгы белән бергә агып киттеләр.
Барысы да юкка чыкты!
Кабат куеныма тыгылып, ниндидер таякчыклар тартып чыгардым. Бер караш ташлауга аларны танып алдым. Әйе, алар.!.. Болар мине гомер бакый дәрья буена китермичә, юлыма киртә булып торган кызыл таяклар иде. Тагын бер нәрсәне күрегез! Машина! Әйе, әйе, машина! Җанымны томалаган нәрсә шушы машина икән бит!
Аны да хөр дулкыннар кочагына ыргыттым... Барысын да томырдым! Бер генә нәрсә дә калдырмадым.
Күкрәгемне, җанымны бимазалап торган һәммәсен елгага ташладым.
Алар барысы да дулкын кочагындагы уенчыкка әйләнделәр.
Кабат куеныма тыгылдым, әмма анда бернәрсә дә юк иде инде.
Җиңеллек тойдым.
Каршымда кабатланмас моңы белән җанымны иркәләген бөек дәрья агып ята иде.
Һәм шушы мизгелдә... уянып киттем...
Уяндым да, үземне белештермәстән, ашыгып кулымны куеныма тыктым...
Үзбәкчәдән Факил Сафин тәрҗемәсе.