Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер-берсеннән матур уйларым бар...

Зөләйха минем балачак дустым. Ул бер яшьлек вакытыннан бишенче класска кадәрге аралыкта Зөбәер авылындагы Сафыя әбисендә үсте. Озын, калын толымлы, туп кебек йомры гәүдәле, елмайганда күзләреннән нур бөркелә торган, мәктәп тормышының башлангычларга ярый торган һәр эшенә чытырдап ябышучы, тырыш, яхшы билгеләренә генә укучы, бик хисчән кыз бала иде. Алга таба аны язмыш башка төбәкләргә,башка авылларга алып китте. Югары белем алды. Әнисе – Татарстанның атказанган укытучысы Мәшүдә Фазлыева кебек, һәрвакыт «көчле укытучы»лар исемлегендә йөрүче мөгаллимә булды. Кырык елдан артык хезмәт стажының утыз биш елында татар теле һәм әдәбиятын укытты. Үзе белем биргән мәктәпне, үзе яшәгән авылның һәркайсын Актаныштагы Зөбәерне яраткан кебек яратып, шигырьләр язды. Шигърият сөючеләр аның исемен, анда-санда булса да район газеталары битләрендә, «Аргамак» («Мәйдан»), «Мәдәни җомга» газета-журнал сәхифәләрендә укып, күңелләренә теркәп куйганнардыр, мөгаен.

 Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

 

Янып-көеп йөргән көннәрем бар,

Йокламыйча чыккан төннәрем бар;

Һәрнәрсәне күрер күзләрем бар,

Кешеләргә әйтер сүзләрем бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Алга ашкындырган юлларым бар,

Бер-берсеннән матур уйларым бар;

Күпме шатлык, күпме моңнарым бар,

Җырланачак күпме җырларым бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

Бу дөньяда күпме дусларым бар,

Бәхет теләп әйтер тостларым бар;

Җир җылысын җыйган йөрәгем бар,

Кешеләргә минем кирәгем бар, –

Шуңа, ахры, сөям тормышны.

 

Әнием сүзе

Балачакта куыш уйнаганда,

Егылып борынымны канаттым.

Тузаннарны кагып өсләремнән,

Әнием әкрен генә юатты:

«Балачак бик шаян вакыт,

Тезләр генә янар инде.

Түземлерәк булу кирәк,

Борын гына канар инде».

Тәүге хисләр, тәүге сөю килде,

Һәм хыянәт белән таныштым.

Мендәремә кайнар яшем тамды,

Ишеттем мин әнкәм тавышын:

«Яшьлек бит ул хисләргә бай,

Яшьләр генә тамар инде.

Өметеңне өзмә, балам,

Мәхәббәт бер табар инде».

Дөреслекне ялган басып китте,

Бергә бутап агын-карасын.

Әнкәм дә юк, ялгыз торып калдым,

Күңелем белән сизәм карашын:

«Явызлыкны юлдаш итмә,

Нурлы күңелең тапланмасын.

Кояш барыбер якты сибәр,

Болыт күпме капламасын».

Яшь тал кебек күреп, тормыш җиле

Төрле яктан исеп сынады.

Ныклык биреп авыр вакытларда,

Әнием сүзе җанда чыңлады:

«Тормыш итү җиңел түгел,

Бирешмәскә тырыш, бала.

Кеше гомере бик кыска ул,

Тик игелек җирдә кала».

 

Мокамай

Бер китапны Коръән белән бергә

Әбием киштәсендә саклады.

Җиденчедә укыган кече абый

Беркөн шуннан шигырь ятлады.

 

Ул укыды, ә мин отып бардым,

Дога кебек сеңде күңелгә.

Гаҗәпләнеп абый әйтеп куйды:

– Шигырь җиле тигән сеңелгә!

 

Бу шигырьнең тирән мәгънәсен дә

Аңлап бетмим әле, мин – сабый.

Сугышларда үзе белән йөртеп

Алып кайткан аны Дәү абый. ...

 

Кәкре аяклы, сары чәчле чагым,

«Чебиләгән» ялантәпиләр...

Күтәрепләр куеп сәхнәбезгә,

Шигырь сөйләттеләр әтиләр.

 

Ә мин сөйлим, кулларымны болгап,

Үзем – Һади, үзем – Мокамай.

– Эх! – дип, шунда ыңгырашып куйды

Чит җирләрдән кайткан бер агай.

 

Концерт саен халык «Мокамай»ны

Сорап-сорап миннән сөйләтте...

Ике дусның тәкъдир-язмышлары

Телгәләде һаман йөрәкне.

 

Хәзер инде совет шагыйрьләрен

Төрле төскә манып карыйлар:

«Монысы – үтә кызыл булган» диләр,

«Ярамый»лар артты, «ярый»лар.

 

Һәм «Мокамай» калкып чыкты шунда:

Кызылмы ул, акмы, карамы?

Ни булса да, шул малайлар өчен

Ярты гасыр йөрәк яралы.

 

Изге дуслык хисен мәңгелеккә

Бүлешкәннәр алар урталай.

Шигъри һәйкәл бара киләчәккә:

Берсе – Такташ, берсе – Мокамай!

 

 

Яфрак

Каенымда сыңар яфрак калган,

Йолкып-йолкып көзге җил исә...

Нинди куәт тотып тора икән?!

Зәгыйфь кенә яфрак югыйсә.

Каенымда сыңар яфрак калган,

Көн дә карлы яңгыр камчылый.

Яфрак буйлап әллә сулар ага,

Әллә күз яшьләре тамчылый.

Авырлыклар баса иңнәремне,

Башкайларым һәрчак ваемда.

Чыдамлыкка гүя һәйкәл булып,

Сыңар яфрак тора каенда.

 

Ирсез хатын

Ирсез хатын – йөгәнсез ат, диләр,

Кидер, бәгърем, тизрәк йөгәнне!

Авыл халкы, берүк, белми калсын,

Сине ничек өзелеп сөйгәнне.

Ятлар ишек какса, этем өрер,

Авыл тулып гайбәт сүз йөрер...

Гайбәтләрдән өстен булганга шул

Күңелкәем сине хуш күрер.

Йөрәк җәрәхәтем дәваларлык

Сөюең булса гына кил миңа.

Юк икән – юк!

Шәмдәлендә эрегән шәм төсле,

Мин сүнәрмен ялгыз, тын гына...

 

Үзең ничек чыдыйсыңдыр?

– Тукта, Сөю, кабынма, – дип, –

Тигез җирдә абынма, – дип, –

Акыл күпме тукый торды...

Ә Мәхәббәт күтәрде дә

Әйтерсең лә ташка орды –

Сабыр канатларым сынды.

Каеннарым яфрак койгач,

Көзнең салкын сулышын тойгач,

Карашларың мине тапты.

Син каршымда елмайганда,

Күкләр зәңгәр, көннәр якты,

Гомеркәйләр шундый татлы.

Бу сөюем – соңгысыдыр,

Көемнең иң моңлысыдыр.

Судан алып, утка салып,

Юри мине сыныйсыңдыр.

Дөрләп януымны күреп,

Үзең ничек чыдыйсыңдыр?

Белмим, ничек чыдыйсыңдыр?!

 

* * *

Хак Тәгалә сыну өчен түгел,

Бары сынау өчен яраткан.

Төрлебезгә төрле язмыш биреп,

Төрле җиргә безне тараткан.

 

Бәхеткәйләр тигез бирелмәгән

Берәүгә дә фани дөньяда.

Шатлык кына түгел, кайгылар да

Эзләп таба безне кайда да.

 

Кайгыларны никтер кара, диләр,

Кемнәр билгеләгән төсләрен?

Караларны агартырга тырышып,

Йокыларым кача төннәрен.

 

Төн утырып язган җырларымнан

Ап-ак моңнар торсын сибелеп.

...Балаларым, газизләрем минем!

Мин бит сезне уйлыйм иң элек.