Логотип Казан Утлары
Публицистика

Китаби (кулъязма) дастаннар

Озак вакытлар дәвамында, күп кешеләрнең хезмәтләрендә чагылып, аннары зур ачышка әйләнгән фикерләр халык мәдәниятенә карашны үзгәртергә сәләтле. Шундый ачышларның берсе – татар китаби дастаннары мәсьәләсе.

Мәгълүм ки, төрки халыклардагы борынгы һәм бай мәдәниятнең шаһитлары булып дастаннар санала. “Манас”, “Дәдә Коркыт”, “Угызнамә” кебек дастаннар төрки халыкларның уртак бөек мирасы буларак дөнья күләмендә танылган. Телдән-телгә тапшырылып килеп, алар борынгы төркиләрнең тормыш-көнкүреше, дөньяга карашы, тарихы, фәлсәфәсе, сәнгате хакында уникаль мәгълүматларны бүгенге көнгә китереп җиткергәннәр.

Шуның белән бергә, һәр төрки халыкның уртак нигездә туган һәм аерымланып үсеп киткән үз дастаннар хәзинәсе дә бар. Татарларда да бик бай бу хәзинә: “Таһир белән Зөһрә”, “Идегәй”, “Чура батыр”, “Түләк белән Сусылу”, “Ләйлә белән Мәҗнүн” һ.б. 1930 еллардан башлап татар эпосының телдән-телгә күчеп кенә түгел, бәлки кулъязма (соңрак – басма) китаплар эчендә яшәвенә галимнәр игътибар итәләр. Әмма бу факт искәрмә буларак кына теркәлә.

Беренчеләрдән булып әлеге фикерне фәнни ачыш дәрәҗәсенә җиткерүче галим – филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов. «Татар кулъязма китабы» хезмәтендә ул әлеге мәсьәләгә махсус бүлек багышлый, бик күп кулъязма дастаннарны анализлап, аларның телдән-телгә тапшырыла торган дастаннардан аермалы булуын күрсәтә һәм моны татарларның электән үк язулы халык булуы белән аңлата. Аның артыннан ук Фатих Урманчиевның татар дастаннары классификациясенә китаби дастаннарны да урнаштырган хезмәте басылып чыга. М.Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Л.Мөхәммәтҗанова нәкъ шушы темага багышланган докторлык диссертациясе яклый.

Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: нәкъ менә Марсель Әхмәтҗанов – татар китаби дастаннарын авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп җыючыларның, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгенә туплап, сакланырлык хәлгә китереп өйрәнүчеләрнең, аларны безнең телгә күчереп бастыручыларның иң күренеклесе. Аның бу эшчәнлеге 1972 елдан башлана һәм вакыт үлчәвендә ярты гасырга якынлаша.

Әлеге ачыш, чын мәгънәсендә, татар мәдәнияте тарихына карашны үзгәртә. Ул татарларның, үз язу-әлифбаларын булдырып, халык мәдәнияте нигезендә югары культура тудыру юлына бик иртә чыгуын күрсәтә. Татар мифологиясен язу тарихлы халыклар мифологиясе янәшәсендә карарга, тикшерергә, бәяләргә кирәклекне искәртә. Бер үк вакытта бу күренешнең сөйләмә халык мәдәнияте үсешенә тоткарлык ясавын да билгели.

Татар китаби дастаннарының саны күп түгел, әмма һәрберсенең төрледән-төрле версияләре бар, алар бүген дә табыла. Әлеге күренеш уртак тарихи-мәдәни нигез булдырган татарларның төрле төбәкләрдәге борынгыдан килгән иҗади, менталь, фәлсәфи-фикри үзенчәлекләрен киләчәктә китаби дастаннарны табылу урыны ягыннан чагыштырып ачыкларга да мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.

Шул рәвешле, фәндә татар халык авыз иҗаты тарихын, фольклордан язма әдәбиятка күчү үзенчәлекләрен кабат, шушы ачыш югарылыгында өйрәнү ихтыяҗы туа. Күрәсең, татар халык иҗатының жанрлар системасын билгеләүдә, әдәбиятта жанрлык үзгәрешләрен күзәтүдә дә әлеге чишмә башы фәнни фикерләргә азык бирер.

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре исеменнән күренекле галим, татар эпиграфиясен өйрәнү өлкәсендә мәктәп булдырган остаз, Академиядәге кулъязма мирас хәзинәсен булдыручыларның берсе, бик күп фәнни ачышлар ясаган Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановны матур юбилее белән котлыйбыз.