Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар, үзбәк әдәбиятлары тарихын барлаучы галим (Габдрахман Сәгъдинең тууына 130 ел)

Татар, үзбәк әдәбиятлары тарихын барлаучы галим

Габдрахман Сәгъди Уфа белән Чиләбе губерналары аралыгындагы Златоуст өязенә кергән Таймый авылында Гайнан мулла гаиләсендә 1889 елның 26 мартында туган. Башкортстан картасында Таймеево дип билгеләнгән авылдан икенче бер бөек шәхесебез – Нәкый Исәнбәт туган Нәсибашка нибарысы илле чакрым чамасыдыр. Башлангыч белемне атасы мәктәбендә үзләштергәннән соң, 1902 елда Габдрахман Троицки каласындагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенә барып керә. Зәйнулла ишан мәдрәсәсен тәмамлаучыларның гарәп, фарсы, төрек телләрен һәм көнчыгыш әдәбияты үрнәкләрен яхшы үзләштергәнлекләре билгеле. Шул мәдрәсәне 1904 елда тәмамлаган Габделбари Батталның фиргавеннәр иленә аяк баскач ук Каһирәдә гарәпчә чыга торган газетада эшли башлаганлыгы мәгълүм. 1908 елда “Вакыт” газетасында эшләргә дип Оренбургка кайтканда, аның биштәрендә гарәпчәдән тәрҗемә иткән ике күләмле китап кулъязмасы – Җамалетдин Әфганиның “Ислам философлары” һәм сүрияле Никола Хаддатның ике өлештән торган әдәби әсәре була.

“Рәсүлия” тулай торагында яшәү дәверендә Габдрахман анда укучы казакъ шәкертләре белән аралаша, казакъча сөйләм телен дә бераз үзләштерә, казакъ әдәбияты үрнәкләре белән дә таныша. Бәлки әле нәкъ шушы елларда бу шәһәрдә әлеге кардәшләребез телендә чыга башлаган “Айкап” журналы редакциясенә килгәләп тә йөргәндер. Ул мәҗмуганы нәшер итүче дә үз милләтебез вәкиле булган ич.

“Рәсүлия”не тәмамлагач, Габдрахман да 1908-1911 елларда Төркиядә яши. Истанбул дарелмөгаллиминен (укытучылар әзерләү институтын) тәмамлый. Шунда укыганда, ул да төрекчәдән бер әдәби әсәрне тәрҗемә итә. Аннан кайтуга, казакъ иленең Оренбург губернасына чиктәш Актүбә каласындагы татар-рус мәктәбендә укыта башлый. Актүбә ул елларда татарларны үзенә җәлеп иткән бер яңа шәһәр була. Әйе, ике гасыр аралыгында төзелә башлаган Оренбург – Ташкент тимер юлын сафка бастырган еллар ич ул. Бу юл 1905 елда төзелеп беткәч тә, һәр зур станциядә эшләүче буфет, рестораннарны тотучылар безнең сәүдәгәрләр булган, дип тә сөйлиләр. Актүбәнең Татар бистәсе янәшәсендә үк Акчурин байларның бер вәкиле төзеткән зур тегермән дә була. Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсенең абруйлы хәлфәсенең улы Шамил Усманов та, һөнәри мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын нәкъ шушы тегермәннән башлап җибәрә. Анасына туган тиешле Акчуриннар тегермәнендә аның 1914-1916 елларда эшләп киткәнлеге билгеле.

Г.Сәгъди монда укытырга килгәндә, тагын бер булачак әдибебезнең Актүбәдә яшәгәнлеге мәгълүм. Яшүсмер Кави Нәҗми биредә 1910-1916 елларда әлеге бердән-бер татар-рус мәктәбендә укый. Бәлки, яңа укытучы Габдрахман ярдәме беләндер, монда ул тәүге иҗади адымнарын ясый. Аның беренче уңышлы әсәре буларак кабул ителгән “Көз” шигыре шушы елларда языла. Әлеге мәдрәсәдә укыганда, ул табигатькә багышлы шигырьләре белән танылган шагыйрь А.В.Кольцов иҗатын аеруча үз итә. Аның А.С.Пушкин үлеменә баглы “Урман” шигырен татарчага күчереп, мәктәп сәхнәсеннән дә сөйли, дип әйткән иде миңа бервакыт Сәрвәр апа Әдһәмова. Шул ук елларда бу төбәктә тагын бер шагыйрь күренеп ала. Арча якларындагы Үртәм авылыннан килгән, шигырьләрен 1906 елдан соң төрле тарафта чыга торган татар газеталарына җибәреп бастыргалаган Сәйфелгабит Мәҗитов була ул. Татарстанда әлегә аны белмибез диярлек, чөнки ул шуннан соң Каракалпакстанга күченеп киткән. Шигырь, проза, драма әсәрләрен каракалпакча язып, шул кардәш халык әдәбиятының классигына әверелгән. Күптән түгел мин аның бер шигырь җыентыгын Арча музеена тапшырдым.

Шушы мәгълүмат белән танышкач, укучыбыз яшь Габдрахман хәлфәнең нинди мохиткә килеп эләккәнен чамалар. Ләкин бу тынгысыз җан иясе бер урында озак тормаган шул. 1913 елда инде без аның, бәхет эзләп, иркен казакъ иленең икенче тарафына – Кытай мәмләкәте белән чиктәш җирләргә барып чыкканлыгын беләбез. Ярты гасыр элек кенә әлеге чик буена якын җирдә рус һәм татар атлы казаклары төзегән Верный каласында да (1921 дән соң – Алма-Ата) татар бистәсе була. Монда да Г.Сәгъди үз милләте исемен йөрткән бистә мәктәбендә укыткандыр. Бу елларда казакъ кардәшләребез илендәге барлык мәдрәсә-мәктәпләрдә дә төрки телле төрле милләт вәкилләре бергә укыган. Әйтик, ул замандагы Верный каласында уйгурлар да яшәгән. Ә 1917 ел вакыйгаларын инде хәлфә Габдрахман Бөгелмә шәһәрендә каршылый.

Әйе, аның Верный каласыннан ике-өч елдан соң ук китүе мәгълүм. Аннан китү сәбәбе ачыкланмаган. Россия тарафыннан илле еллар чамасы элек кенә яулап алынган бу тирәләрдә ул вакытта бик тынгысыз була. Буш яткан җирләр күп, дигән сылтау белән бирегә чит-ят кешеләрне күпләп китерә башлыйлар. Мондый хәл патша Россиясенең көнбатыш тарафында 1914 елгы зур сугыш башлангач аеруча да көчәя. Өстәвенә, җирле ир затларын тыл хезмәтен үтәргә Урал, Себер якларына күпләп озатулар ешая. Ишле балалы бик күп гаиләләр авыр хәлдә кала. Һәм 1916 елда Җидесу төбәге казакъ һәм кыргызлары патша хакимиятенең кысуына каршы баш күтәрә. Аларга Урта Азиянең башка төбәкләрендәге халыклар да кушыла.

Әйе, Урта Азия өлкәләрендә бу вакытта эшләр бик хәтәр була. Әмма нәкъ шушы вакыйгалар тиздән көтелмәгән нәтиҗә бирә. Әлеге төбәкнең кайбер тарафларында Совет хакимияте тәртипләре шактый җиңел һәм тиз урнаштырыла. Һәм патша Россиясе биләмәсендә беренче буларак, монда автономияле совет республикасы оештырыла. Хәзерге Үзбәкстан белән Кыргызстанның төньяк, Казакъстанның көньяк биләмәләрен берләштергән Төркестан Автономияле Совет Республикасы 1918 елның 30 апрелендә барлыкка килә. Аның башкаласы итеп Ташкент шәһәре билгеләнә. Республика башлыгы вазифасын үтәү – казакъ Турар Рыскуловка, партия җитәкчелеге эше элекке “Хөсәения” мәдрәсәсе шәкерте, 1915 елдан большевиклар сафында торучы милләттәшебез Кәрим Хәкимовка йөкләнә. Турар 1916 елгы вакыйгаларның башында торучыларның берсе була. Ә Мәгариф халык комиссары вазифасын үтәргә тиздән бирегә безнең Шәһит Әхмәдиев җибәрелә.

Бу вакыйгаларның барысы да Габдрахман Сәгъди биографиясенә дә кагыла. 1921 елның җәй ахырында ул да Ташкент каласына килеп урнаша. Берәүләр, аны монда чакырып китерәләр, дип яза. Икенчеләре исә, 1919 елдан ВКП (б) әгъзасы саналган һәм укытучы-тәрбияче буларак абруй казанган шәхесне Мәскәүдән килгән әмер нигезендә анда җибәрәләр, дигән фикер әйтә. Мәсәлән, Турар Рыскулов биографиясе җирлегендә аңа багышлап роман язган казакъ әдибе Шерхан Мортазаев бер әңгәмә вакытында миңа “большевик Әхмәдиевне дә, Сәгъдине дә, Кәримовны һ.б.ны да безгә үзәктән алынган карар нигезендә җибәргәннәр”, дигән иде. Кызганыч ки, аның романын без 1970-1980 елларда тәрҗемә итеп чыгара алмадык. Тулы эчтәлеге безгә мәгълүм түгел. Әсәрдә, бәлки, 1919-1921 еллар аралыгында яңа Совет хакимиятен ныгыту өчен җибәрелгән башка милләттәшләребез дә искә алынган булгандыр. Мәсәлән, Касыйм шәһәрендә туган, 1916 елда Мәскәүдә коммерция институтын тәмамлаган Ибнеәмин Янбаев. 1920 елда аның монда Мәгариф комиссариатында эшләгәнлеге һәм шул елда Габдулла Тукайның берничә шигыре тупланган җыентыкны рус телендә чыгарганлыгы мәгълүм. Шактый тирән эчтәлекле кереш мәкаләне дә үзе язган булган. Әмма ул китапчыкка бәйле беренче мәкаләләр 1985 елда ук чыккан булуга карамастан, бөек шагыйребезнең тәүге тапкыр рус телендә Ташкентта басылган әлеге җыентыгын, нишләптер, Казанга кайтара алганыбыз юк.

Шул ук 1920 елда Ташкентта үзбәк һәм казакъ-кыргыз бүлекләреннән торган Шәрык халык мәгарифе институты да ачыла. Шул төбәктә гомер иткән татар яшьләре дә анда укый, директоры итеп шулай ук милләттәшебез, “Шура” журналында шигырь, хикәя һәм мәкаләләре еш күренгәләгән иҗади рухлы Габдулла Мостакаев билгеләнә. Аның “Ташлап китте”, “Үлем генә көт” кебек хикәяләре, “Швециядә халык мәгарифе торышы” кебек мәкаләләре заманында бик күпләрнең күңеленә хуш килгән. Мөгаен, ул шушы уку йортын нигезләүчеләрнең берсе булгандыр. Һәм бу эштә үрнәк итеп 1919 елда Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсе җирлегендә оештырылган Халык мәгарифе институтын алгандыр. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре дә иң әүвәл нәкъ шул уку йортын тәмамлап чыгалар ич. Габдрахман 1921 елның көзендә Ташкентка килгәч (1920 дә үк килгән, дип язучылар да бар), иң әүвәл әлеге институтта укыта башлый. 1917 елдан Бөгелмәдә яшәгән Г.Сәгъдине монда кем җибәргән? Яисә кем чакырып китергән? Ш.Әхмәдиев белән Г.Мостакаевмы? Кәрим Хәкимовмы? Әлегә билгесез.

Г.Сәгъди биредә Мәгариф халык комиссариатында да эшли, 1920 елда ачылган Төркестан университетында да (соңрак – Урта Азия университеты) укыта. Моңа чаклы инде аның укыту, тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы берничә китабы нәшер ителгән була. Үзбәкстан галиме Рәхим Мөкимовның остазына багышланган истәлек язмасына да күз төшереп алыйк. Тәүге тапкыр Ташкентта яшәү дәверендә “остазым казакъ халкының мәшһүр акыны Абай Конанбаев, үзбәк әдәбияты классиклары, шул исәптән Алишер Нәваи, милләттәше Габдулла Тукай иҗатларын тирәнтен өйрәнә, аларга багышлап хезмәтләр бастыра, – ди Рәхим әкә. – Әбдерәү Фитрәт белән бергә “Үзбәк әдәбияты тарихы” китабын (1923) язалар”, ди. Әйе, шул ук елларда Г.Сәгъдинең “Безнең юл” журналының өч санында “Татар шагыйрьләре арасында Тукай” дип исемләнгән күләмле хезмәт бастырганлыгы да безнең китапларда теркәлгән.

Әлеге халык мәгарифе институты ачылган көннән шунда укыган һәм Габдрахман агалары җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөргән булачак композитор Латыйф Хәмиди истәлекләрен дә искә төшереп үтик. “Ул чорда әле мин шигырьләр дә яздым, – дип сөйләгән иде ул миңа. – Аларны Габдрахман хәлфә бик ошаткан иде. 1921 елның көзендә бугай, безнең төркемгә казакъ әдибе Мохтар Ауэзов та килеп кушылды. Шул дәвердән бирле без аның белән гомерлек дус булдык. Ике мәртәбә мине Алма-Атага чакырып китереп, казакъ кардәшләр даирәсенә җәлеп итүче дә ул иде. Үзбәк төркемендә безнең белән бергә булачак олпат шагыйрь Гафур Голәм дә укыды. Шул ук елда, ачлыктан качып, Оренбургтан килгән зур төркем арасында Һади Такташ та бар иде. Ул безгә еш килеп йөри, дәресләргә дә кергәли, әдәби түгәрәк утырышларында да катнаша иде. Алар Гафур белән бик дус булдылар. Без берничә санда “Белем йорты” журналын туплап чыгарган идек. Анда Такташ белән Гафурның да, Мохтарның да, минем дә беренче тәҗрибә үрнәкләребез бар иде. Бәлки, аның кайбер саннары кемдәдер сакланадыр да әле. Мостакаев абзыйны Казанга кайтып китте, диделәр. Ул журнал аңарда сакланмадымы икән, кызыксын әле”, – дигән иде Латыйф ага. Монда кайткач кызыксындым, әмма андый мәҗмуганың кайдалыгын белүче булмады.

Әйе, 1921-1925 елларда Ташкентта яшәгәндә, Г.Сәгъди берничә урында укыта. Һәм Төркиядә укыган елларда башланган иҗади эшчәнлеген дә бик актив дәвам иттерә. Үзбәк, казакъ, татар телендә чыгып килгән матбугат битләрендә аның шул халыкларның әдәбиятына бәйле мәкаләләре басыла. Бу елларда ул үзбәк телендә “Гамәли вә назари әдәбият дәресләре” хезмәтен дә яза. Әлеге хезмәт 1925 елда китап рәвешен ала. Ун еллар элек татар әдәбиятына бәйле шундый хезмәт язган Галимҗан Ибраһимовка ул бик ошый. Китапның чыгуын хуплап, әдип “Безнең юл” журналында мәкалә бастыра, дип хәбәр итә галимә Ч.Куракова.

Әдәбият галименең 1925 ел ахырларында Казанга кайту вакыйгасын язучы Гөлсем Мөхәммәдова китабыннан укып белә алабыз (“Олы юл”, 165-166 бб.). Өммегөлсем апа – Галимҗан Ибраһимовның җәмәгате. Аның әлеге китабы олуг әдибебез тормышын чагылдыра. Аларның Комлев урамындагы өендә әдипләр, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре еш була, киләчәктә башкарыласы эшләр турында киңәшә, фикер алыша. “Ул кичтә бездә ТАССР Халык комиссарлары Советы рәисе Хаҗи Габидуллин белән Мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев иделәр... Тел, әдәбият мәсьәләләренә күчтеләр. Галимҗан әдәбият тарихын яздыру эшен Габдрахман Сәгъдигә тапшыру кирәклеге турында сүз катты. Шәһит баштарак: “Читтән кеше чакырып торганчы, бу эшне Газиз Гобәйдуллин белән Гали Рәхимгә тапшырыйк”, дигән иде. Соңрак уртак фикергә килделәр. Габдрахманны Казанга чакырырга һәм аңа “Татар әдәбияты тарихы”н язу эшен тапшырырга булдылар”, – дип хәбәр итә Гөлсем апа.

Шул карар нигезендә Габдрахман ага тиздән Казанга кайтарыла. Аңа эшләү шартлары тудырыла. Һәм бер ел үтмәстән, 300 битле “Татар әдәбияты тарихы” китабы басылып та чыга. Галим бер үк вакытта, әлбәттә, укытучы буларак та актив эшли. 1929 елда аңа Казан педагогия институтының профессоры дигән дәрәҗәле исем бирелә. Әмма шул ук елларда аның нәселдән килүче мулла баласы булуын да, эшчәнлегенең бер өлеше читтә узганлыгын да искә ала башлыйлар. Г.Толымбайский, Ф.Мөсәгыйт һ.б.ның Г.Сәгъдинең гыйльми эшчәнлегенә, иҗади эзләнүләренә тискәре караш тудырырдай мәкаләләре күренә башлый. Һәм шундый эзәрлекләүләр башлангач, 1930 елда ул янә Урта Азия якларына чыгып китә.

Ул вакытта инде монда да шактый гына үзгәрешләр булган икән. Габдрахман моннан киткәндә өч-дүрт берәмлек-автономияне тәшкил иткән Үзбәкстан 1926 елдан бердәм дәүләткә (Үзбәкстан ССРга) әверелгән. Берара аның башкаласы итеп Сәмәркандны сайлаган булганнар икән (1930 елгача). Шул сәбәпле 1929 елда Сәмәркандта дәүләти дәрәҗәдәге университет та ачылган. Һәм шунда Оренбург янәшәсендәге Каргалыдан чыккан, атаклы Ишми ишан кызына өйләнгән Кәрәмәтулла Айдаровның да укытып йөргәнлеген Ташкентта аңа кемдер хәбәр итә. Г.Сәгъди дә шуннан соң Сәмәркандка китә. Алар анда очрашып, дустанә гомер итәләр, дип сөйләгән иде миңа 1984 елда шагыйрь Һибатулла Салихов нәселеннән булган бер апа. Һибатулла хәзрәтнең бер хатыны да шул “мирза Айдаровлар”дан чыккан икән. (Совет чоры язучысы Әсгат Айдарның да шушы морзалар токымыннан икәнлеген искә төшереп үтик.)

Дөреслектә ничек булгандыр. Шунысы хак: Г.Сәгъди бу баруында Сәмәрканд университетында укыта башлый. Милләте буенча таҗик, Үзбәкстанда гомер иткән әдәбият фәне докторы Рәхим Рәҗәп улы Мөкимов истәлекләренә әйләнеп кайтыйк. “Остазларым арасында мин аеруча зыялы фән докторы, профессор Габдрахман Сәгъдине олы хөрмәт белән искә алам. Ул безгә – чордашларым Шәрәф Рәшидов, Гафур Голәм, Әсгат Мохтар, Рәсүлҗан Әхмәди һ.б.ларга үзбәк әдәбияты тарихыннан дәрес укытты. Урта буйлы, кара-коңгырт чәчле һәм күзлекле урта яшьләрдәге бер татарның безне укытуына әллә ни хәйран калмаган идек. Хәйран калдырганы шул: татар милләтеннән булган бу укытучының саф үзбәк телендә үзбәк әдәбияты тарихын гына укытуы түгел, ә Шәрыкның шушы төбәгендә яшәүче күп кенә халыкларның әдәбият һәм мәдәният тарихларын да су кебек эчүе иде. Ул урыс, үзбәк, гарәп, фарсы, грек һәм кытай галимнәренең дөньяга карашы белән дә таныш һәм шул хакта иркен фикер йөртер иде. Белүебезчә, профессор дәрәҗәсенә ул 1927 елда ук лаек булган, бик катлаулы тормыш юлы узган. Ә безне укытканда, ул якын тарих белән генә чикләнмәде. Нәваи, Ибне Халдун, Тәфтәзани, әл Болгари кебек Шәрык галимнәре, грек Әфләтун (Платон), Сократ фикерләре белән дә таныштырыр иде. Әбүгалисина, Фәраби, Бируни, Җами, Заһретдин Бабурлар язып калдырган мирас белән дә безне ул кызыксындырды. 1941 нең яз башында, Алишер Нәваиның тууына 500 ел тулу көннәренә хәзерлек вакытында, безнең Үзбәкстан дәүләт университетында да җанланыш булды. Һәркем кабат Нәваи иҗатын өйрәнде, күмәкләп укулар башланды. Алишер Нәваи иҗатына багышланган мәкалә һәм хезмәтләрнең элгәреләре укытучыбыз Габдрахман Сәгъди”, – дип яза Р.Мөкимов.

Ул вакытта инде профессор Г.Сәгъди «Алишер Нәваи иҗаты – үзбәк классик әдәбиятының бөеклеге” темасына докторлык диссертациясен әзерләргә керешкән була. (“Аның машинкада басылган нөсхәсе Мәскәүдә, В.Ленин исемен йөрткән көтепханәдә саклана”, дигән хәбәрем бар”, дип яза Р.Мөкинов.) Ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, күп нәрсә хыялга ашмый кала. Бу диссертацияне яклау вакыйгасы да 1949 елгача сузыла. “Ватан сугышы барганда, безнең университетны Ташкенттагы Урта Азия дәүләт университетына куштылар. Профессорыбыз Иске шәһәрнең Лабзак мәхәлләсендә яшәде. Укытырга безнең тулай торак янәшәсеннән җәяү йөрер иде. Чөнки трамвайга утырырлык түгел, кешеләр аңа асылынып баралар иде, – дип яза Рәхим әкә. – Ул елларда мин филология факультетының деканы булдым. Олуг остазым белән дуслыгыбыз һичбер вакыт өзелмәде... Күптән түгел Сәмәркандка командировкага бардым. (1980 елларның ахырлары искә алына бугай.) Анда Габдрахман аганың соңгы хатыны Бәнат апаны эзләп таптым. Улы Рома белән яши икән. Остазымның каберен барып күрдем, чәчәк-гөлләр салдым. “Җаның җәннәттә булсын, остазым!” – дип теләдем”. Безнең галимнәргә дә ул тарафка командировкага барып кайту зыян итмәс иде. Сәмәрканд, Бохара, Ташкент кебек тарихи калалар зиратларында йөзләгән бөек затларыбыз килеп дога кылуыбызны көтеп ята ич.

Профессор, филология фәннәре докторы Габдрахман Сәгъди 67 яшендә, 1956 елның ноябрендә Сәмәркандта вафат була.