Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдип иҗатында милли идеянең бирелеше (Әмирхан Еникинең тууына 110 ел)

Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ә.Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең иң гүзәл бер үрнәге булып тора.

Аның иҗатын шартлы рәвештә өч чорга бүлеп карап булыр иде. Беренчесе – башлангыч чор иҗаты, ягъни бу 1930-1950 елларны үз эченә алып, әдипнең каләм тибрәтә башлап язылган беренче тәҗрибәләрен һәм 1940 еллардагы хикәяләрен иңли. Әлеге чорда милли идеянең асылында халыкның иҗтимагый тормышын тасвирлау, сугыш чоры хикәяләрендә ватанпәрвәрлек хисләре чагылыш таба. «Бала» хикәясендә автор солдат Зарифның урман эчендә адашып калган кызга ярдәм итүе, аның әнкәсен табуда күрсәткән ярдәме кечкенә генә эпизодта тасвирлана. Хикәядәге гадәти сюжетта милли идея балаларга карата мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм итү кебек сыйфатлар аша чагыла.

Ә.Еники милләткә хас сыйфатларны гади кешеләр арасыннан эзли. Аның «Соңгы китап» автобиографик әсәрендә хикәянең реаль нигезгә корылуы ассызыклана: «...дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты. Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде... Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы план-экономика институтын бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә, Мәскәүне фашистлардан яклаган чагында, һәлак тә була. Бердәнбергә тия, дип, халык юкка гына әйтми икән»[1]. Чыннан да, бу – әсәрнең эчтәлеген, аңа салынган вакыйгаларны типиклаштыру да булып тора.

Сугыш чоры вакыйгалары төрле милләт вәкилләрен берләштерә. “Бер генә сәгатькә” хикәясе сагыну, көтү, юксыну мотивларын ачуга нигезләнгән. Бу үзенчәлек өч улын сугыш кырына озаткан Мәрьям карчык аша ачыла башлап, соңыннан барлык гаилә әгъзаларына, тирә-юньдәге һәммә кешегә тарала. Озак көттереп, сагындырып кайткан Гомәрнең санаулы гына сәгатькә кала алуы аяз көндә яшен суккан кебек, барысын берьюлы тетрәндерә. Хикәя дәвамында автор геройларны көтелмәгән, алдан билгеләп куелмаган халәттә күрсәтеп, укучыны да киеренкелектә тота. Хикәянең һәр герое очрашудан алган уйлар, хисләр белән яшәп ала.

Гомумән, Ә.Еникинең кырыгынчы елларда иҗат иткән «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз кыз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман», «Икенче көнне», «Тауларга карап» хикәяләре психологик прозаның гүзәл үрнәкләре булып тора. Алар драматик һәм фаҗигале җирлектә ачылулары белән аерылалар. Арада фаҗигалелек ягыннан иң тәэсирле хикәя – «Кунакчыл дошман». Ә.Еники әлеге хикәясендә төрле милләт вәкилләрен тасвирлап, милли характерларның типик сыйфатларын ачып бирә. «...Ә Василий калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы, чырае, чыннан да, гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни дә юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы – һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры»[2]. Әдип хикәя герое Василийның портрет детальләрен генә биреп калмый, аның эчке дөньясын, рухи халәтен ачып, характерындагы яшерен сыйфатларга да игътибар юнәлтә, кызыклы гына геройларның бер-берсенә үзара бәя бирү алымын куллана. Әйтик, немец солдаты һәм офицерлары өч солдат күз алдында ачылса, Василий, Хәким, Талипка караш немецларны күзәтү, сыналу вакытында туа. “Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган – белмәссең дә»...”[3] Әсәрдә Хәким һәм Талип образлары да психологик планда ачыла. Хәким характерына хас битарафлык һәм Талиптагы милли үзенчәлекләргә тукталу аша автор типиклаштыруга ирешә.

Милли фаҗигане ачу ягыннан “Кем җырлады?” хикәясе аерым игътибарга лаек. Әсәрдә авыр яраланган, үлем белән тартышып, гомеренең соңгы минутларын кичереп, фани дөньядан китеп баручы татар егетенең күңеленә шифа бирүче татар җыры бар. Татар җыры эчке кичерешләрне, кайгы-хәвефне җиңеләйтә, туган җир кебек иркен, әнисе, сөйгән кызы кебек якын җыр тавышы милли көйнең, моңның көчле йогынтысын күрсәтә. Әсәнең үзенчәлеген билгеләп, Д.Заһидуллина да: “...фәлсәфи әсәр кебек кабул ителә, ул милли әдәбиятта “аң агышы” алымын ныгыта. Гомумкешелек фәлсәфәсен язучы милли гомумиләштерү ноктасында чишә”, – дип ассызыклый[4].

Язучының сугыш афәтенең кешеләргә йогынтысын милли характерлар аша ачуы 1948 елда язылып, уналты ел басылмый торган “Тауларга карап” хикәясендә ачык күренә. Хикәя дәвамында төп геройның авыр кичерешләрен сурәтләү бара. Гомер ахырында нәселенең өченче буынын күрү насыйп булган Локман карт тыныч күңел белән кала. Ил картының кайгы-газаплары автор тарафыннан гомумиләштерелгән, татар картларына гына хас сыйфат буларак тасвирланган.

Язучы иҗатының беренче чорында иҗат ителгән “Ялгызлык” (1957), “Туган туфрак” (1959), “Шаяру” (1959) хикәяләре туган җир кадере, кешенең тормышта үз урынын табуы, үткәндәге мираска, рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәтнең үзгәрүе турында сөйли.

Язучы иҗатының икенче чорында, 1950 елларда язылган “Рәхмәт, иптәшләр!” повесте әдипнең, үз иҗат кыйбласыннан бераз тайпылып, заманга яраклашуын күрсәтә. Ләкин “икенче чор” дип аталырга лаеклы 50-70 нче еллар аралыгында, күп кенә тәнкыйтьчеләр билгеләп үткәнчә, әсәрләрендә әхлакый башлангычның гына калку күрсәтелүенә басым ясау Ә.Еники прозасының киңлеген чикләү булыр иде. “Рәхмәт, иптәшләр!” повестеннан соң басылган “Саз чәчәге”, “Рәшә”, “Вөҗдан” әсәрләре сүз остасының эстетик карашлары тирәнәюен һәм аеруча тәнкыйди фикернең калкып чыгуын дәлилли. Әлеге фикер “Әйтелмәгән васыять”тә аерым урынны били. Шул рәвешле, Ә.Еники иҗатындагы икенче чорны, югарыда аталган вакыт чикләрендә калдырып, “әхлакый-тәнкыйди чор” дип атау урынлы.

Шулай да 1960 еллар ахырына таба әдип әхлакый-тәнкыйди юнәлешне инкарь итмәсә дә, 1968 елда “Вөҗдан” повесте басылу аның иҗатында тарихи-документаль юнәлешнең башлануын билгели.

Ә.Еники иҗатының икенче чорында хикәя жанры өлкәсендә дә яңа сүз әйтелә. “Матурлык” (1964), “Коръәнхафиз” (1964), “Төнге тамчылар” (1964), “Әйтелмәгән васыять” (1965), “Җиз кыңгырау” (1966), “Курай” (1970) кебек шедевр әсәрләр иҗат ителә. Аларны берләштергән төп үзенчәлек – рухи, мәдәни һәм милли мираска мөнәсәбәт. Арада фән кешеләренең шәхси тормышын чагылдырган “Төнге тамчылар” әсәре аерылып тора. Хикәя калыбына кабат кайтып карасак, бөтенләй без уйламаган яклар ачыла: әдипнең чорга бәясен, карашларын чагылдырган аскы катламда чынбарлыкның яшереп бирелгән күренешләре белән очрашабыз. 1964 елда язылган хикәяне “лирик башлангычка ия булган әсәр” дип бәяләү генә алгы планга чыкты. Текст белән якыннанрак танышу башка якларны да ача.

Әлеге хикәягә бәя биреп, тикшеренүчеләр Д.Заһидуллина һәм Н.Юсупова: “...Кешеләр иманга кайтачак, совет системасындагы колга әверелдерү сәясәтенең асылына төшенәчәк, хаталары өчен кичерү сораячак 1990 еллардан күп элек, 1964 елда, Ә.Еники татар әдәбиятында беренче булып совет идеологиясенә ышанган буын фаҗигасен ача...”[5] – дип язалар. Ә.Еникинең табышы шәхси фикерләрен яшереп бирә алуда да чагыла. Әгәр әсәргә салынган вакыйгалар белән әдипнең шәхси тормышын тәңгәл куйсак, бик кызыклы гына күзәтүләр ясый алабыз. Аның шәхси биографиясендә 1930 елларда Баку, Маргелан шәһәрләрендә яшәп алуы ассызыклана. Нәкъ репрессия шаукымы елларына туры килгән мәгълүматның иҗатта чагылуына игътибар да итмибез. Югыйсә, “Төнге тамчылар” хикәясендә сурәтләнгән вакыйгаларның фактик елларына күзәтү ясасак, бөтенләй башка картина күзаллана. Әсәр 1964 елда языла. Хикәядә Хәлилнең үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле вакыйгалар, аеруча аның яшьлеге һәм зур галим булып танылуы турында сүз бара кебек. Шул урында автор, укучысын кызыксындыру максатыннан, каһарманының шәхси тормышын да сурәтли башлый. Ләйлә – Хәлилнең беренче мәхәббәте. Ул Ленинградтан кунакка кайткан. Геройның уйларын чуалтып җибәргән. Яшьлек, эчкерсезлек янында Ә.Еникидә һәрвакыт мәкер бирелә. Монда да Хәлил язмышын үзгәрткән комсомол кыз Мәрвәр килеп керә. Аңа нисбәтле, Хәлилнең тормышы башка яктан ачыла.

Яшеренеп яшәү канына сеңгән Ишмаев образы исә Ә.Еникинең дә яшерен тормышын ачу мөмкинлеге тудыра. Мәрвәр белән 25 ел гомер иткән Хәлилнең моннан чирек гасыр элек булган тормышы сурәтләнә. Ә Ләйлә белән танышып, мавыгып китүенә 27 ел. Әсәр язылган елдан бу датаны алып ташласак, 1937 ел чыга. Шул рәвешле, Ә.Еники ил өчен хәвефле, кулга алулар, төрмәгә нахакка ябулар башланган чорны, ул вакытка карата мөнәсәбәтен яшереп торырга мәҗбүр булган. Әмма әдип яшеренеп, куркып яшәгән, дип тә булмый. Ул бер төркем сатирик “Чәнечкеле хикәяләр” җыентыгына кергән әсәрләрендә, “Саз чәчәге”, “Рәшә” повестьларында совет властеның сәясәтен тәнкыйть итә.

Өченче чорга (1970-2000 еллар) караган “Тынычлану”, “Без дә солдатлар идек”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Соңгы китап”, “Кояш баер алдыннан” кебек хикәя, повесть, эссе-истәлекләре, публицистик язмалары һәм күпсанлы мәкаләләре язучының иҗат кыйбласы буларак бәяләнергә лаек. Шушы бүленешне күздә тотып, Ә.Еники иҗатына булган кызыксынуга нигезләнеп, әлеге чорда язылган әсәрләрнең асыл мәгънәсенә тукталу да урынлы.

Язучы әгәр “Тынычлану” хикәясендә галим образын тудыруга ирешсә, “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестеның үзәгендә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның образы, аның сәнгатькә кереп китү чорындагы шәхси тормышы сурәтләнә.

Әдипнең авыр сугыш елларын тасвирлаган “Без дә солдатлар идек” повестенда тасвирланган образлар төгәл ике төркемгә бүленә: «картлар» һәм «өтелеп чыкканннар».

Картлар − алар өч ел фронтта йөреп, бер генә тапкыр да мылтыктан атып карамаган кешеләр. Бу төркемгә гәүдәгә зур-таза, мәһабәт, казакъның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны шактый ишеткән Байәхмәтов та, гаять тә нечкә, йомшак бәгырьле солдат − үзбәк Ишмәмәт тә, каравылда штык шикелле торучы, үткен, грамоталы солдат Шумилов та, солдатлар арасында иң өлкәне, казакълар аксакал урынына тотучы Өметбаев та керә.

Өтелеп чыкканнар − каты яраланып, госпитальдә ятканнан соң, нестроевой булып, фронтка кире кайткан солдатлар. Болар арасында утны-суны кичкән, бик үткен, кирәк урында хәйләкәр каракалпак казагы Дорды Ходайбирдин, тиз кызып китүчән, кызу канлы рус Емилькин, авырлыклар аша узган, тәҗрибәле солдат Хафиз Акшалов, куркак, бәлачел, тавыш кубарырга яратучы Шанаев, арада иң яше булган солдат Җантимеров. Алар фронт сызыгында дошман белән көрәшерлек дип табылмасалар да, мылтык тотарлык хәлдә булуларын исәпкә алып, каравыл хезмәтенә яраклы исәпләнәләр. Автор һәм аны чолгап алган кешеләрнең кылган гамәлләренә, үзара мөнәсәбәтләренә нигезләнеп, характер сыйфатларын билгеләп була. Взводның күп өлешен казакъ милләте вәкилләре тәшкил итә. Автор һәр персонажны ачуда шәхси сыйфатларның нигезе буларак гомумкешелеккә хас үзенчәлекләрне ала.

Әсәр һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, традицияләренә тирән ихтирам хисләрен чагылдыра. Повестьта тыныч тормышка тансыклаган солдатлар арасында бер сөенечле мизгел булып ала – куй сую. Азия халыкларының милли традицияләре нигезендә җиренә җиткереп үткәрелгән бу бәйрәм төрки халыкларда ата-баба гадәтенә буйсыну теләсә кайсы вакытта да һич искерми торган бер гамәл булып сеңеп калуын ассызыклый.

Билгеле, әдип милли мөнәсәбәтләрне ачуда казакъ, кыргыз, рус халыкларына гына мөрәҗәгать итми. Автор Латвия җир-суының муллыгын, халкының яшәү рәвешен тасвирлаганда, җирле латышларның холык-фигылен, портретларын чагылдыруга да игътибар бирә.

Әгәр «Без дә солдатлар идек» повестенда казакъларның милли йолалары белән танышсак, латыш халкына хас гомуми характер сыйфатларын күрсәк, «Соңгы китап» әсәре башкортларның гореф-гадәтләрен ачып бирү ягыннан әһәмиятле. Милли колоритны сурәтләү аша автор эпик киңлек тудыруга ирешә. Повесть кысасында ул татар һәм башкорт халыклары тормышындагы социаль әһәмияткә ия картиналарны күңелдә калырлык вакыйгалар ярдәмендә тасвирлый. Шул рәвешле, әдәби тукымада тарихи чынбарлыкны (Еникиләр нәселенең килеп чыгышы, җирле халык тормышы, нэп вакыйгалары һ.б.) хикәяләүче күңеле аша үткәреп ачып сала.

“Соңгы китап” повестенда, беренче карашка, автор публицистик стильдә язылган повесть кысаларында татар һәм башкорт халыкларына гына хас булган кабатланмас милли характерларны, ерак бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, этнографик байлыкны сурәтли сыман. Хикәяләүченең үсеш этаплары, мавыгулары, аның формалашуы, кичерешләр дөньясы әйләнә-тирә белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Әмирханны тәрбияләп үстергән мохит күп төрле: гаилә, туганнары, Дәүләкән кешеләре, Дим буе табигате, кырлар, үзәннәр һ.б. Ә.Еникинең “Соңгы китап” битләрендә искә төшерүләре, уйланулары буш җирдә генә бармый. Әдип катлаулы, каршылыклы, бормалы юллар узып, “соңгы җырын” үзенең укучыларына тәкъдим итә. Соңгы, чөнки изге; соңгы, чөнки шәхес тормышы; соңгы, чөнки кадерле, кабатланмас үткән көннәр, үткән тормыш.

Әдипнең әдәби иҗаты органик рәвештә публицистик эшчәнлеге белән кушылып китә. Алар бер-берсен тулыландыра, иҗат лабораториясен ачуга юлларын күрсәтә, әдәби иҗатындагы казанышларын тирәнрәк аңларга мөмкинлек тудыра. “Кояш баер алдыннан...”, “Ченәкәй кем ул?”, “Татар мәсьәләсе”, “Сарьян”, “Кем хаклы?”, “Касыймга сәяхәт” һ.б. мәкаләләрен өйрәнеп чыгу нәтиҗәсендә, Ә.Еникинең берничә юнәлештә эшләвенә тукталу сорала.

Беренче нәүбәттә, әдипне татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындыра. “Кояш баер алдыннан”, “Татар мәсьәләсе” мәкаләләре аны кыю фикерле, милли рухлы шәхес буларак танытты. “Кояш баер алдыннан” публицистик мәкаләләр җыентыгында төрле тарихи формацияләр барлана, әдипнең шәхси карашлары нигезендә бәяләнеп барыла.

Ә.Еникинең милли карашлары, халыкның үткәне, бүгенгесе турында уйланулары “Татар мәсьәләсе” мәкаләсендә ачыла. Әдип үткәнгә нәтиҗә ясаудан башлап китә. Дүрт йөз ел дәвамында рус илендә яшәгән татар язмышы аянычлы: “Та-тар. Көйдереп баскан тамга шикелле йөртәбез без бу данлыклы хәтәр исемне!”[6]. Фикерен дәвам итеп, Ә.Еники, урыс-татар мөнәсәбәтләренең сәбәпләрен эзли: “Һәркемгә мәгълүм булганча, шушы көнгә кадәр урысча мәктәп дәреслекләрендә, матур әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, экскурсоводларның туристларга сөйләп йөрүләрендә “татарское нашествие”, “татарское иго” дигән сүзләрне еш кына укыйбыз һәм ишетәбез. Без инде моңа күнегеп беттек диярлек. Ләкин бит ул тәфсилләп язылган яки сөйләнгән нәрсәләрне йөзләгән милләт халкы укый, ишетә”[7]. Татар халкының мәшһүр уллары һәрвакыт булып торган. Еники дә татар аксөякләренең урыс дәүләтенә итагатьле хезмәт итүен ассызыклый.

Әдип мәкаләдә рус һәм татарларның казанышларын да чагыштыра: “XIX гасырга кергәч, урыс милләтендә искиткеч күтәрелеш башлана ки, гасыр ахырында инде Россия дөньяның иң бай, иң куәтле империяләреннән берсе булып таныла. Ә без, шул империя эчендә яшәүче халык, гүя калын юрган астында тончыгып, йоклап ятабыз”[8]. Шул ук мәкалә кысаларында ул татар халкының казанышларын да барлый: 1) ике революция арасындагы унике елда татарлар күтәрелеш кичерә; 2) барлык милләтләргә караганда татарлар үз телләрендә күбрәк китап нәшер итә; 3) читтән килеп укучылар өчен таштан зур-зур мәктәп биналары салына; 4) Казан арты һәм Оренбург байлары мәдрәсәләр салу өчен йөз меңләгән акча биргән[9].

Ә.Еники татар халкы язмышын төрле чорлар кысасында чагыштыра. Инкыйлабтан соң Г.Ибраһимовның урыслардан аермалы ике төрле дәүләт төзү сәясәте, “Идел-Урал штаты” идеяләрен дә язучы үзенчә шәрехли. Илдә совет власте хакимлек иткән чорны аерып алып бәяләүгә ирешә: “Милли хокук, милли тигезлек, ниһаять, милли гаделлекне “онытып”, бары тик милләтара хезмәттәшлек һәм дуслык турында кайгырту гына китте... Шулай да безнең халык чын азатлык белән бәйсезлеккә ирешә алмады. Кайчандыр бөтен бер милләт булып саналган халкыбыз әкренләп үзенең бөтенлеген дә югалтты диярлек...”[10] Гомумән, әдип милли мәсьәләнең хәл итеп бетерелмәвен аянычлы бер күренеш буларак бәяләп куя.

Әдип татарның аерым шәхесләрен барлау эшендә дә актив. Бу аның әдәби иҗатындагына түгел, ә публицистик мәкаләләрендә дә, сөйләү рәвешендә дә, гомумән, уйлау-фикерләү рәвешендә чагылыш таба. Шундый чагыштырма анализга нигезләнгән мәкалә – “Ченәкәй кем ул?”

Ул мәкалә кысаларында Төхфәт Ченәкәй исемен яңадан кайтару, аның иҗатына, эшчәнлегенә бәя бирү зарурлыгын дәлилләп, әдәби процесста тоткан урынын ачыкларга омтыла. Дөрес, әдәби процесста Ченәкәй исемен 1920 еллардагы “җидегәнчелек” хәрәкәте белән бәйләп караган мәгълүматлар гына сакланып калган[11].

Язучы Т.Ченәкәй исемен аклау юлыннан китә. Ул аның шагыйрь буларак калдырган мирасын туплап, җыйнап, киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә омтыла. Иң әүвәл Т.Ченәкәйнең тормыш юлы сәхифәләрен барлый. Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәй 1893 елда хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Рәдут (Никитино) авылында туа. 1914 елда “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. Инкыйлабка кадәр үк, 1913-1914 еллардан башлап, “Шура”, “Кармак”, “Вакыт” кебек вакытлы матбугатта “Сәмави” һәм “Һомаюн” имзалары белән басылып килә. Октябрь инкыйлабыннан соң да яңа газета-журналларда аның шигырьләре “Ченәкәй” имзасы белән басылып чыккалап тора. Асылда ул Оренбург шагыйре булып исәпләнә, аның күп китаплары шунда чыга. Казанда 1928 елда Галимҗан Нигъмәтинең кереш сүзе белән “Карагайлы каен урманда” исемле юка гына бер җыентыгы нәшер ителә.

Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, Ченәкәйнең совет шагыйре буларак дәрәҗәсе түбән булган. Кайчандыр “Сәмави” имзасы белән дини-милли рухта иҗат итү сәбәпле (“сәмави” – күктән иңгән мәгънәсендә), аны, бик тырышуына да карамастан, сәяси уяу әдәбият әһелләре чын совет шагыйре итеп кабул итә алмыйлар һәм, гомумән, аның совет шагыйренә әйләнүенә ышанмыйлар. Алай гына да түгел, аны һаман каккалый да суккалый торалар, “иләк” аша да үткәрәләр, җитмәсә “җидегәнчелек”тә гаепләп утыртып та чыгаралар.

Т.Ченәкәйне бик күпләр белгән, күп кенә язучы иптәшләре аның янына барып та йөргәннәр – бүлмәсенең ишеге һәркемгә ачык булган. Ул – шактый талымсыз, теләсә кемгә ярый ала торган, йомшак мөгамәләле, үпкә-рәнҗүләрен дә яшерә белгән, йомышы төшкәннәргә ярдәмчел, эчми-тартмый торган ялгызак бер кеше булган.

Язмыш аны әдәбиятыбызның фаҗигале рәвештә һәлак ителгән ике бөек шагыйре белән дусларча бәйли. Берсе аның – Шәехзадә Бабич булса, икенчесе – Муса Җәлил. Һәм алар белән дуслык соңыннан Ченәкәйнең үз язмышында да тирән эз калдыра.

Т.Ченәкәй белән Ш.Бабич Оренбургта очрашалар һәм бик тиз дуслашып та китәләр. Дуслык нык булган, күрәмсең. Ә.Еникигә Бабичның Ченәкәйгә шигырь белән язган озын хатын да күрергә туры килгән. Әмма ике шагыйрь арасындагы дуслыкның тирәнлеге Бабич һәлак булганнан соң аеруча да тулы ачыла. Шагыйрьнең күп җирләрдә чәчелеп калган әдәби мирасын Ченәкәй, борынгы дәрвиш шикелле, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөри-йөри җыя. Шул рәвешчә, ул Бабичка биргән вәгъдәсен үти[12]. Шагыйрь Ш.Бабичның 1922 елда Казанда чыккан тәүге “Шигырьләр мәҗмугасы”да Ченәкәй җыеп тапшырган әсәрләрдән төзелә.

Мәкаләдә Ә.Еники билгеләп үткәнчә, Т.Ченәкәй белән Оренбург чорыннан ук бәйле икенче шәхес – Муса Җәлил. Икесе дә шунда туып, шунда үскәннәр. Алар Муса “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган (1914-1917) елларда очрашалар. Т.Ченәкәй ул елларда әлеге мәдрәсәнең хәлфәсе булып эшли, тел-әдәбият буенча белем бирә. Хәтта Муса Җәлилнең беренче остазы да Ченәкәй булган дигән фикер дә уздырыла. Димәк, шигърият юлына аяк баскан Муса Җәлилнең тәүге киңәшчесе дә Ченәкәй булса кирәк. “Инде Муса Җәлилгә килсәк, монда эшләр башкача. Муса да фаҗигале корбан, ләкин Бабичныкыннан аермалы буларак, аның үлеме – исемен күкләргә күтәрде... Шул ук вакытта Мусаның күптәнге "шагыйрь дусты” Ченәкәйне әдәбияттан бөтенләй сызып ташлауга да китерде. Кайберәүләр фикеренчә, бөек даны бөтен җиһанга таралган Муса Җәлил исемен яман аты чыккан ниндидер Ченәкәй белән янәшә куярга ярамый, янәсе!..”[13]

Т.Ченәкәй иҗаты белән кызыксыну 1960 елларда да кимеми. Язучылар берлеге рәисе Ибраһим Гази кушуы буенча, Ә.Еники Ченәкәй соңгы елларда яшәгән Ташкент, Әндиҗан шәһәрләренә барып чыга. Шунда Ченәкәйнең үлеменнән соң сакланып калган материаллар белән таныша, аерым кешеләр белән очраша. Шагыйрьнең гаиләсе турында да мәгълүматлар алып кайта. Аның хатынының исемен исенә төшерә алмаса да, биш баласы булып, аларның Көндез, Алмагөл, Ялкын, Тату, Аяза икәнлеген хәбәр итә. Аннан кайткач, өч-дүрт ай дәвамында материалларны туплап, тәртипкә салып, җыентык әзерли. Әмма әлеге җыентыкны чыгару насыйп булмый. Сәбәпләрен Ә.Еники Ченәкәй – Муса Җәлил мөнәсәбәтләренә бәйләп карый: Җәлилне легендар шәхес итеп күтәргәндә, аның белән озак еллар элемтәдә торган Ченәкәйнең исеме дә онытыла.

Ә.Еники 1920-1930 елларда Муса Җәлил белән Ченәкәй мөнәсәбәтләре яхшырып китүен, хәтта үзенең дә бу турыда хәбәрдар булуын аерым басым ясап яза. Бу Муса Җәлилнең Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Ул Казанда Киров урамындагы “Сарай” кунакханәсендә яшәгән Ченәкәй янына кунакка кайтып йөри. Аларны әлеге чорда шигърият дөньясы гына кызыксындырмый, ә шәхси мөнәсәбәтләр дә тыгыз бәйли.

Муса Җәлил – Ченәкәй дуслыгының гомере дүрт-биш елдан артмый. 1934 елдан соң Ченәкәй музыка техникумын тәмамлаган бер кызга өйләнеп, Казаннан китеп бара. Т.Ченәкәйнең тормышы, эшчәнлеге турындагы шуннан соңгы мәгълүматлар бик аз сакланган. Шулай да Ә.Еникигә аның 1958 елда Уфага кайтып, аннан авыру сәбәпле Казанга килә алмыйча, яңадан Әндиҗан шәһәренә юл алуы мәгълүм. Т.Ченәкәй дә, хатыны да озак еллар дәвамында Әндиҗан шәһәрендә укытучы булып эшлиләр. Ченәкәй 1959 елда Үзбәкстан туфрагында үзе яшәгән Әндиҗан шәһәрендә үлеп кала. Гомумән, Ә.Еники, үз фикерен куәтләп, Ченәкәйнең шагыйрь булуын ассызыклап: “Ченәкәй дә шагыйрь лабаса!.. Аның да әдәбиятта кечкенә генә булса да урыны бар, һәм шул урынына кайтырга хакы да бардыр ахыр чиктә!..”[14] – дип оптимистик хисләр белән мәкаләсен тәмамлый.

Шул рәвешле, Ә.Еникинең публицистик эшчәнлегенең күпкырлы булуын, үз сүзен урынлы әйтә белүче шәхес, әдәбият-сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән милләт вәкиле икәнлеген аерым билгеләп узарга кирәк.

Публицистик юнәлештәге эшчәнлегендә дә, прозасындагы кебек үк, Ә.Еники милләткә хезмәт итү бурычын алга куя. Бу аның “Кояш баер алдыннан”, “Татар вакыты” мәкаләләрендә ачык күренә. Алар икесе дә тарихи-хронологик юнәлештә язылган, нигезләрен татарның үткәне һәм киләчәге турында уйланулар тәшкил итә. “Кояш баер алдыннан” публицистик язмасында әдип тарихи дәверләрне өйрәнсә, “Татар вакыты” мәкаләсендә иң четерекле милли мәсьәләне алгы планга куя. Гомумән, Ә.Еники – әдәби сурәткә бай булган әсәрләр авторы гына түгел, ә татар милләтен алга җибәрергә омтылып, халкыбызның күренекле шәхесләрен барлаган, заманга объектив бәя биргән ялкынлы публицист та.

 


[1] Еники Ә. Соңгы китап. Истәлекләр. Казан: Татар.кит. нәшр., 1987. – 504 б. – 33 б.

[2] Еники Ә. Әсәрләр: өч томда. III том. Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 416 б. – 67 б.

[3] Шунда ук. – 67-68 бб.

[4] Заһидуллина Д.Ф. 1960-1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 186-211 бб. – 191 б.

[5] Әмирхан Еники // ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Юсупова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.2: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 38-57 бб. – 54 б.

[6] Еники Ә. Әсәрләр: биш томда. V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 479 б. – 52 б.

[7] Шунда ук. – 53 б.

[8] Шунда ук. – 57 б.

[9] Шунда ук. – 59 б.

[10] Шунда ук. – 66-67 бб.

[11] Галимуллин Ф. “Җидегәнчелек” // Табигыйлеккә хилафлык. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 84-110 б.

[12] Еники Ә. Әсәрләр: биш томда. V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 479 б. – 361 б.

[13] Шунда ук.

[14] Шунда ук. – 367 б.