Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар минем бер хатым...

Сиңа бер шигырь укыймчы

Бу форсат – еш килмәс мөмкинлекләрдән,

Фәрештәләр белән төшкән күкләрдән,

Мең елдыр һичкемгә сөйләнелмәгән,

Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Без – чүлдә күләгә көткән җаннар күк,

Бер шифа тапмаса, йөрәк янар күк,

Бер бөртек йөзем, бер бөртек анар күк,

Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Тәңребездән иңгән шифа, тат кебек,

Тик тимә җаныма җиде ят кебек.

«Мең дә бер кичә»дә Шәһризад кебек,

Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Ни бар сүздән бөек, сүздән зуррак та!

Сүз – дустым да, сүз – дошман да, сүз – ят та.

Тәңре җаннарны сүз белән уята,

Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Күңлем – чәчәк аткан бадәм агачы,

Тәңре могҗизасы, җанның дәвасы,

Дәүләт-байлыгым – шигъри табышым

Бүлик икегә, бер шигырь укыймчы.

 

 

Китикче бу шәһәрдән

Яфраклар да саргаеп

Коелачак каһәрдән.

Хатирәләрне төяп

Китикче бу шәһәрдән!

 

Саргайган яфрак белән

Сүнәр хатирә-учак.

Тиле давыл – юлбасар

Кальбемне бушатачак.

 

Аерылу ачысыннан

Саргаер хәтта күңел.

Китикче бу шәһәрдән,

Бу көз минеке түгел!

 

Бу туфракның сагышы –

Гүя таралмас томан.

Көз дә гамьле хатын күк

Туктамый елавыннан.

 

Көзләрне кичү читен,

Кыштан язгача ни бар?

Кояшлы ишекләрдә

Бетәр ул сагынулар.

 

Китикче бу шәһәрдән,

Бу көз минеке түгел.

Аерылышу көткәндә

Саргайды инде күңел!

 

Торналарда – өмет

Көз җиткәч, торналар җылы якка юл

алганда, әбием: «Алар Багдадка очалар,

балам», – дип куя иде. Торналар китми

торып, кешеләр еланнардан имин булып,

хөрмә җыя алмыйлар икән...

Көзләр ишеккә таянган,

Күзләрендә – яңгыр.

Учындагы сарылыктан

Күңелдә моң калыр.

Торналарны алып китә

Җылы якка көзләр.

Аерылу сагышына

Тагын кемнәр түзәр?

Торналар күчүен күреп

Кача барча елан.

Аерылу моңы иңә

Багдад һавасыннан.

Хөрмә өлгергән чакларда

Башланадыр орыш.

(И йөрәгем, шул уйлардан

Әрнемәскә тырыш!)

Кискен көрәш торна белән

Елан арасында.

Хөрмә исе дә кушыла

Йөрәк ярасына.

Торна юллары – һавада,

Торна юлы – күктә.

Торна телендәге хатлар

Языйк, әйдә, бергә.

Үз туганың – торналарга

Таш атма син, бала!

Югыйсә, Багдад хөрмәсез

Һәм торнасыз кала.

Сак булыгыз, и кешеләр,

Торналарда – өмет.

Очар кошлар! Юлыгызда

Кояш торсын көлеп!

И торналар, сезгә бирер

Бар минем бер хатым:

«Читтә калмасын берәү дә,

Туган илгә кайтсын!»

Кичерегез, Багдадтагы

Төрки атам-анам,

Бездән аерылып калган

Кәркүктәге балам,

Мин дә шул ук хәсрәттәмен,

Бары сезне уйлыйм.

Торна төркемнәре аша

Кайнар сәлам юллыйм.

 

Яфрак-яфрак

Күңелнең ае тотылган,

Күмелер юл яфрак-яфрак.

Агачыңнан өзелсәң дә,

Янә тудыра ул туфрак.

Сагышым зур, җир күрәдер,

Кайсы гөнаһка күрәдер?

Яшәлде, тик ни яшәрде? –

Җыелам мин яфрак-яфрак.

Бәхет һәм калеб теләге –

Бу сөю – Тәңре бүләге,

Җанымда туфрак авазы,

Суырылам яфрак-яфрак.

Ауга күчкән учак теле,

Йөрәгем дә учак көле –

Әллә үле, әллә тере –

Тураламдыр яфрак-яфрак.

Бу җәннәтме, җәһәннәмме?

Үзем икән Газраиле.

Галәмемнән, каләмемнән

Языламдыр яфрак-яфрак.

Чыгып китәр юлым кайда?

Үлемнән качып бер җайга,

Көлемдә ут арттырырга

Телимендер яфрак-яфрак.

Җан дигәнем курку, имеш,

Очып киткән рухым, имеш,

Үлем бары йокым, имеш,

Уянам мин – яфрак. Яфрак...

 

Сине сөйдем, Аллаһым

Дөнья яралганнан бирле

Сөю – гүзәллек...

Ә без гүзәллекнең әсире.

Кайсыбыз нәкыш-нәкыш

табигатьне, тауларны,

кайсыбыз моңсу көзне,

кайсыбыз алсу-алсу

чәчәкле язны сөйдек.

Кайсыбыздыр бер агачның

йә бер гөлнең гашыйгы,

Ә кайсыбыз илаһи аваз,

сихри сүзнең әсире.

Дөнья – гүзәллек күргәзмәсе.

Минем гыйшкым, минем сөю

зуррак та,

 гүзәлрәк тә.

Мин бөтен гүзәллекләрнең

Яратканын,

Солтанын,

Сине сөйдем, Аллаһым.

 

Үпкәләгән чагымда

Үпкәләшеп татулашу искиткеч,

Әйе, искиткеч!

Әйтерсең, яңадан гашыйк гүзәл син,

Бөреләнеп якты язда

Чәчәк атасың.

Рәнҗетеп күңелне сындыру –

йә Аллам, мәхшәр бу,

каршыңда тораташ сын тору.

Чарасыздан татулашасың.

Яшәмәгәндәй, сөюдә адашасың.

Белмисең, әллә үле, әллә тере син.

Әйтерсең, ямаулы күлмәктән

бер туйга мәҗбүри килгән

гүзәлләрнең бере син.

 

Элек күрешкән урын

Заман – хәбәрсез үтеп

Калган хатирәләрдер.

Башыма чатыр-яфрак

Япканым күрәләрдер...

 

Иңрәде ул яфраклар

Җир вә күк арасында.

Унсигез яшьтә калдың

Күземнең карасында.

 

Элек күрешкән урын –

Онытылган йорт-учак.

Төймә-төймә серләрем

Яшь түксәм, ачылачак.

 

Бу җил көй иҗат итә

Көзләр белән кышларга.

Без сөйгән тут агачы

Оя булган кошларга.

 

Һич күзалдымнан китмәс,

Бер дә айнымам кебек.

Сагынып кире кайткан

Күлмәге гөлле егет.

 

...Алда ниләр көткәнен

Белми калдык чак кына.

Ул кызны – күрешү урыны,

Мине өем чакыра.

Азәрбайҗан теленнән Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе