Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (дәвамы бар (8))

Башыннан укыгыз

 

7

Февраль аенда Едлино лагеренда урнашкан батальоннарны фронтка озату эшен ашыктыра башладылар. Белоруссия партизаннарына каршы оештырылачак “Шарлы яшен” операциясе уңышлы барып чыккан очракта, икенче батальонны да февраль аенда ук партизаннарга каршы яңа операциягә җибәрергә, дигән күрсәтмә булды. Шуңа да Мусалар яшерен оешманың эшчәнлеген кичекмәстән активлаштырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Чөнки беренче батальон легиончылары белән эшләүгә күбрәк игътибар биреп, икенчесе белән беркадәр сүлпәнрәк эш алып барылган иде. Солдатларның күңелен күтәрү өчен иртәгә үк музыкаль капелланың концертын оештырырга кирәк дип тә фикерләштеләр. Концерт вакытында тарату өчен бүгеннән үк листовка әзерләргә кирәк иде. Моның өчен фронттагы хәлләр турында дөрес мәгълүмат табу мөһим. Муса Шәфи Алмас янына кереп, “Идел-Урал” гәзитенә мәгълүматлар табу өчен берәр китапханәгә барып, соңгы көннәрдәге матбугат басмалары белән танышырга уйлады.

– Шәфи әфәнде, гәзитнең соңгы саннары белән танышып чыккач, оператив мәгълүматларның аз булуы күзгә ташланды. Легионерлар немец гаскәрләренең соңгы айлардагы уңышлары хакында бөтенләй дә белмиләр диярлек. Алар арасында таратылган листовкаларда киресенчә, алман армиясенең уңышсызлыклары турында гына сөйләнә. Шуңа күрә берәр китапханәгә барып утырып, гәзит тупланмаларын караштырырга иде.

– Әйбәт идея! – диде Шәфи. – Урыс әсирләре өчен “Заря” дигән гәзит чыгарыла. Менә шул гәзит редакциясенең бик бай китапханәсе бар. Алла үзе биргән хәзинә безнең өчен. Гәзитнең редакторы Зыков дигән кеше. Шуннан рөхсәт алып, китапханәдә бераз утырсаң, “Идел-Урал” өчен бер дигән мәкаләләр язарга мөмкин.

– Кайда урнашкан соң ул редакция? Мин сорап кына рөхсәт бирерме ул Зыков?

– Мин сиңа үтенеч язуы сырлап бирермен. Редакция Викторияштрассе, 10, адресы буенча урнашкан. Китапханәсе дә шул йортның подвалында ук. Хәзер, шофёрга әйтермен, илтеп куяр.

Зыков язып биргән рөхсәт кәгазен тотып “Заря” гәзите китапханәсенә барып кергәч, Муса анда идәндә тау-тау өелеп яткан китаплар, гәзит – журнал тупланмалары арасында утыручы бер унтерофицерны күрде. “Урыс китапларына күмелгән бу майор берничек тә немец булырга тиеш түгел”, – дип уйлап куйды ул, һәм аның кергәнен сизмәгән офицерга:

– Бу биләмәләрнең патшасы сез буласызмы? – дип мөрәҗәгать итте.

Хәрби сискәнеп куйды һәм хәрбиләрчә кыска итеп:

– Мин! – диде. – Ә сезгә нәрсә кирәк?

– Мине дә шушы хәзинәләрнең эчтәлеге кызыксындыра иде.

– Начальство рөхсәтеннән башка аларны беркемгә дә бирергә ярамый.

– Миңа рөхсәт иттеләр, – диде Муса һәм кесәсеннән Зыков язып биргән кәгазьне чыгарып күрсәтте.

– Ул чакта, рәхим итегез. Сезне нәрсә кызыксындыра?

– Нишләп шулкадәрле кыйммәтле бу хәзинә шулай аяк астында аунап ята? Китапка карата мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм.

– Бу мәсьәлә буенча миңа дәгъва белдерү дөрес булмас.

Муса идәндә яткан китапларның берсен кулына алып, ачып карады. Аңа Минск шәһәре үзәк китапханәсе мөһере сугылган иде.

– Кемгә кирәк соң хәзер бу байлык? Күп тә үтмәс, самолётлар килеп бомба ташлап китәрләр дә, бөтенләй юкка чыгарырлар. Ә сез дәгъва белдерәсез. Үзегезгә кирәкләрен сайлап алыгыз да, алып китегез. Иң яхшысы шул булыр.

– Китаплар беркемгә дә бирелми. Шушында утырып кына танышырга, диделәр бит.

– Димәсәләр тагын. Монда нәрсә барын каян белсен ул нимецлар. Менә миңа аунап яткан бу гәзитләрне тупланмаларга тегәргә куштылар. Һәр гәзит унбишәр данә. Бары тик бер данәсен тегеп, калганнарын яндырырга. Менә, кара, үзеңә кирәкләрен сайлап ал. Мин беркемгә дә әйтмәм.

Муса гәзитләрне күреп исе китте: “Правда”, “Известия”, Комсомольская правда”, “Красная звезда”... Ниләр генә юк! Аңа хәтта туган илгә кайтып, үз китапханәбезгә кереп утыргандай тоелып китте. Ул ашыга-ашыга үзе өчен газитләрне аерырга кереште. Аларның иң соңгы саннары моннан ике атна чамасы элек кенә чыккан, чагыштырмача өр-яңа саннар иде. Ни кадәрле байлык, мөһим мәгълүматласа!

– Карале, без бит танышмадык та. Сезне кем дип белергә соң? – диде Муса китапханә хужасына.

– Мин Рус Азатлык армиясе штабының пропаганда бүлеге башлыгы, майор Рыбальченко. Исемем – Андрей.

– Рус армиясе солдаты, үзегез фриц формасында.

– Нишлисең, Кызыл армия солдаты формасында йөреп булмый.

Рыбальченко асылда рус коммунист әсирләре оештырган яшерен оешманың пропагандисты иде. Аны Власов оештырган Азатлык армиясендә таркату эшләре алып бару өчен армия штабының пропаганда бүлегенә эшкә урнаштырганнар иде. Ләкин ул бу хакта Мусага белдерергә ашыкмады. Муса да үзен “Татар легионы пропагандисты” дип таныштырды. Рыбальченконың күңелендә коммунистик басмалар белән кызыксынган Мусага карата “татарлар оештырган яшерен оешма кешесе түгел микән” дигән шик туды тууын, ләкин ул да бу хакта шиген белдерергә ашыкмады.

– Исемең белән кем дип дәшәргә инде сиңа?

– Муса Гумеров. Ярый, мин китим әле. Ашыгыч эшләрем бар. Иртәгә тагын килермен, – дип, Муса китапханәдән чыгарга ашыкты.

– Әлбәттә. Килегез, нәрсә кирәк, ярдәм итәрмен, – диде Рыбальченко.

Муса, беркадәр, ниндидер парк буенча барды. Парк аллеясе аны Берлинның үзәгендә үк диярлек урнашкан Азатлык статуясы янына китерде. Ул Шәфи Алмас йортына барган чакта бу статуяны күргән иде. Димәк, Шәфинең йорты моннан ерак булырга тиеш түгел. Ул чынлап та, беркадәр баргач Хафельштарссе урамына килеп чыкты. Өйгә кайткач, Муса чәй эчеп алды да, алып кайткан гәзитләрен өйрәнергә кереште. Листовка өчен бер дигән материал иде гәзитләрдә. Ул кәгазь-каләм алып, мәгълүматларны тематикасына карап төрле бүлекләргә таратты. Аннары бер исем астына туплап, кыска гына, машинкада җыйганда төп-төгәл бер битлек булырлык язма әзерләде. Симаев эштән кайтып киткәнче аның янына барып  өлгерергә кирәк иде.

Муса Әхмәтнең эш сәгате бетәргә санаулы минутлар калганда гына аның белән күрешә алды.

– Бер бит чамасы татарча текст бастырасы бар. Татар шрифтлы машинка табыйк, – диде ул аңа.

– Халыкның эштән кайтып киткәнен көтәргә кирәк. Машинка тәрҗемәче бүлмәсендә. Ул ишеген бикләп китә. Коридорда халык йөрми башлагач кына ачкыч яратып ачып керербез. Кая, бир текстыңны. Монда көтеп утырма вакыт үткәреп. Мин әзерләп куярмын. Ничә данә кирәк булачак?

– Икенче батальон өчен. Анда да шул дүрт рота чамасы булыр. Матрицаларга салып тиражын да әзерләсәң, иртәгә музвзвод белән биреп җибәрер идек. Гайнан егетләре концерт белән барачак.

Муса Рыбальченко янына икенче көнне дә барды. Алар озак кына күчләрдә нинди китаплар барын тикшерделәр, авторлары буенча каталоглар ясап, киштәләргә урнаштырдылар.

– Син күбрәк сәяси китаплар карыйсың. Политрук идеңме әллә? – диде Рыбальченко, Мусаның Ленин томнарын актарып утыруын күреп.

– Шулайрак. Ә син үзең?

– Кем булыйм инде тагын.

– Димәк, икебез дә бер эш белән шөгыльләнәбез?

– Власовның Азатлык армиясендә яшерен оешма бар дип сөйлиләр. Чын сүз димәк?

– Утсыз төтен чыкмый. Безгә бергә эшләргә иде. Сине дә татар легионының яшерен оешмасы кешесе дип уйларга кирәк.

– Дөрес гөманлыйсыз.

– Менә бу листовкаларны ал әле. Үзегезнекеләргә таратырсыз, – дип, Рыбальченко өстәл тартмасыннан алып Мусага бер төргәк тоттырды.

– Сезнең оешма кайда урнашкан соң? Җитәкчеләрегез белән очрашып буламы?

– Нигә җитәкчеләр? Мин булгач җиткән инде.

– Мәскәү белән элемтәләрегез бармы соң?

– Әлегә юк. Ләкин кайбер чаралар күрелә. Киләчәктә урнаштыра алырбыз, дип өметләнәбез.

– Бүгеннән безнең Идел-Урал легионы белән Рус Азатлык армиясе яшерен оешмалары арасында элемтә урнаштырылды, дип исәпләргә була димәк?

– Була. Ләкин безгә сак эш итәргә иде. Монда еш күренүең синең өчен куркыныч тудыра. “Заря” гәзите нимецларның даими күзәтүе астында чыгарыла. Китапханәдә аеруча мөһим очракларда гына очрашырга кирәк. Без Потсдаммерплац, Фридрихштрассе метро станцияләрендә очраша алабыз.

– Яхшы.

Муса чынлап та башка көннәрдә Андрей Рыбальченко белән ул әйткән метро станцияләрендә очраша торган булып китте. Аңа рус телендә үзләре чыгарган листовкаларны алып килде. Муса аларны татарчага тәрҗемә итеп, Симаевка илтә барды. Ләкин көннәрнең берендә Рыбальченконы китапханәдә эшләүдән читләштерделәр. Власов армиясе генералларының шымчылары нәрсәдер сизенделәр булса кирәк. Җитмәсә, кемнәрдер аның сугышта политрук булганын җиткергәннәр иде. Андрейны штабта утырудан бөтенләй азат итеп, резервтагы ротага күчерделәр. Ул моннан соң ике оешма арасындагы элемтәләрне дәвам иттерү өчен Мусаны “Заря” гәзитендә эшләүче Виктор Харчёв исемле хезмәткәр белән таныштырды. Анысы да яшерен оешма әгъзасы икән.

Февраль ахырларында Белоруссия партизаннарына каршы сугышка китәргә тиешле икенче татар батальонын Франциягә җибәрергә җыенулары хакында хәбәр таралды. Яшерен оешма алып барган пропаганда нәтиҗәсендә, фронтка барып җитүгә, командирларны юк итеп, Кызыл армия яки партизаннар ягына чыгарга ниятләнеп йөргән легионерларның кәефләрен нык кырды бу хәбәр. Ничек инде, дөньяның бөтенләй башка ягына, каядыр Франция чикләренә барып чык та, Советлар Союзы шикелле үк фашистларга каршы көрәшеп ятучы бер гаепсез француз солдатларына каршы сугышка кер имеш. Ә саташкан пуля килеп эләгеп, бөтенләй чит-ят җирдә мәңгегә ятып калсаң нишләрсең? Кем белер синең кабереңне? Кем белер кадереңне, дигән шикелле. Бөтенләй мәгънәсез үлем көтә булып чыга түгелме?

Яшерен оешма алдында яңа мәсьәлә килеп туды – легионерлар арасында агитация эшләренең эчтәлеген үзгәртү. Ул арада батальонны Голландиягә җибәрәчәкләр икән, дигән сүзләр дә йөри башлады. Муса егетләр белән яшерен сөйләшү өчен комитетта эшләүчеләр белән Берлин зоопаркына кульпоход оештырырга, дигән нәрсә уйлап тапты.

Ниятен әйтү өчен ул Шәфи Алмас эш бүлмәсенең ишеген шакыды. Кабул итү бүлмәсендә утыручы Сабит Кунафин Мусаны күрүгә аңа каршы чыкты.

– Муса абый, сезгә Семпен пансионатына юллама язылган килеш ята. Менә, Шәфи абзыйдан кул куйдырып алып чыгыгыз әле, – диде Сабит.

– Шулаймыни? Мин оныткан да идем инде ул хакта. Рәхмәт, әйбәт булган, – дип, Муса Сабиттан юллама кәгазен алды да, ишек тоткасына үрелде.

Шәфи Алмас бүлмә түрендәге озын өстәленең урта бер турысына куелган күн терәкле урындыгына чумып, хәсрәтле кеше кебек тирән уйга батып утыра иде.

– Ә-ә, әйдә, Муса әфәнде, түрдән уз, – диде ул һәм үзенә каршы яктагы урындыкка утырырга ым какты.

– Кәефегез юк чакка туры килдем ахры, Шәфи әфәнде?

– Кәефне кырып кына торалар бу Кызыл армия солдатлары.

– Тагын нинди җиңү яулаганнар инде, рәхмәт яугырлары.

– Беренче батальон партизаннар ягына чыккан.

Шәфи Алмасның хәбәре Муса өчен алтын кош тоткан кебек тәэсир итте.

– Чынмы? – диде ул сөенечен яшермичә.

– Күрәм, сез дә кош булып очып китәргә җыенасыз бугай, Муса әфәнде.

– Яшермим, Шәфи әфәнде, шул батальон солдаты булсам, үземне бик бәхетле санар идем. Ә болай, нәрсәсенә сөеним инде? Шулай да кызыксындыра: чынлап та шундый хәлме?

–Бөтен алман командирларын үтереп бетереп, пушкаларын, пулемётлfhsy, автоматларын үзләре белән алып, биш йөз дә илле җиде солдат партизаннар ягына чыккан. Калганнарының яртысы һәлак булган, яртысы безнең якта калган. Аларын алманнар кире алып кайтып лагерьларга озатканнар. Җитмешләп легионер ди бугай.

– Кайчан булган соң әле бу хәл?

– Егерме сигезенче февраль көнне булган, ди.

– Нәрсә дип әйтим инде, Шәфи әфәнде? Майор фон Зеккендорфның легионерлар белән сәяси тәрбия эше начар алып барыла дигән сүзләренең шаһиты үзегез бит.

– Шулай дигән иде дә. Ә менә аның сүзләреннән көлгән батальон командиры майор Цек легионерлар белән сугышта үлгән, ди. Урыны җәннәттә булсын, мәрхүмкәйнең. Нинди эш белән йөрисез соң әле болай, Муса әфәнде?

– Бу хәбәрдән соң әйтергә дә уңайсызланып торам инде, Шәфи әфәнде. Беренчесе, менә бу юлламага кул куйдырырга дип кергән идем. – Муса шулай диде дә, Сабит Кунафин биргән кәгазьне аның өстәленә салды.

Шәфи язуны укып чыкты да, каләмен алып, кәгазьнең өске почмагына карарын сырлап имзасын куйды.

– Үзем тәкъдим иткән идем, рәхәтләнеп ял итеп, тәнегезгә ит кундырып кайтыгыз. Югыйсә сезнең кебек кешене болай йөртү бер дә килешә торган эш түгел. Сугыш сугыш инде ул. Анда үләләр дә... Ә икенче йомышыгыз нидә?

– Икенчесе, комитет егетләре белән Берлин зоопаркына сәяхәт ясап кайтсак, дигән идек.

– Бусы да начар эш түгел. Гел эш тә эш булмый, андый ял да кирәк. Бик бай зоопарк! Карап кайтыгыз. Рөхсәт, Муса әфәнде. Икенче көнне икеләтә егәр белән эшкә керешерсез.

– Рәхмәт сезгә, Шәфи әфәнде. Үзегез дә коллектив белән культпоход ясап кайтсагыз, дисәм инде...

– Рәхмәт, Муса туганкай. Мин ул зоопаркта берничә кат булганым бар. Бик әйбәт зоопарк. Үзегез генә йөреп кайтыгыз әле.

Зоопарк чыннан да бик әйбәт, бик бай иде. Сугыш заманы димәссең, читлекләр чиста, каралган. Хайваннар, җәнлекләрнең ризыклары алларынада, тамаклары тук икәне күренеп тора. Әсирләргә караганда күп тапкырлар әйбәтрәк шартларда яшиләр кебек. Җәнлекләрнең күплеге һәм төрлелеге дә күзгә ташланып тора. Ләкин Мусаны хайваннар карап йөрүдән бигрәк, оешма әгъзалары белән сөйләшү кызыксындырды. Культпаходта татар арадашлыгының барлык хезмәткәрләре дә диярлек катнашканлыктан, ул кирәкле кешеләр белән аерым-аерым, башкаларга сиздермичә генә сөйләшергә тырышты.

Алар төркем-төркем булып та, аерым гына да, төрле аллеялар буйлап таралышканнар иде. Муса башта ялгызы гына бүреләр читлеге янында басып торган Алиш янына килде. Алиш чилек өстенә беркетелгән рамкадагы немец телендә язылган белешмәне укый иде. “Бүре – этләр семьялыгына карый торган ерткыч имезүче хайван, йорт этләренең борынгы бабасы булып тора. Бу семьялыктагы иң эре гәүдәле хайван: гәүдәсенең озынлыгы 160 см, койрык озынлыгы 52 см, биеклеге 90 смга, авырлыгы 80 кгга җитә...”

– Татарларның милли символы булып тора, дип тә язмаганнармы? – диде Муса, Алишны укуыннан аерып.

– Мифологияләр белән бәйле ниндидер сүзләр бар бугай, катлаулы итеп, фәнни телдә язганнар. Аңларга авыррак, озак укыла, – диде Алиш.

– Шатлыклы бер хәбәр бар! – диде Муса Алишның үзенә генә ишетелерлек итеп пышылдап.

– Нинди?

– Беренче батальон партизаннар ягына чыккан.

– Кит аннан! Каян белдең?

– Шәфи Алмастан. Тәмам төсен җуйган мескен, кара янып, кулларын салындырып бүлмәсендә утыра. Икенче батальонны Франциягә җибәрергә теләүләренең сәбәбе шул икән. Аптыраган идем аны.

– Саграк эш итәргә кирәк болай булгач, шикләнеп, эзәрлекләүләр башланырга мөмкин.

– Анысы да бар. Кичекмәстән икенче батальон солдатлары арасында пропаганда эшләренең эчтәлеген үзгәртергә кирәк. Листовкаларның эчтәлеген үзгәртергә. Кая гына җибәрсәләр дә, шул ил партизаннары ягына чыгарга үгетләргә. Фашистларга каршы көрәш беркайчан да тукталмаска тиеш. Аннары Германия заводларында эшләүче гастарбайтерлар арасында эшне активлаштырырга. Искәндәр Яушев заводында эшләүчеләр белән элемтәгә керергә, завод чыгара торган продукциягә зыян китерә торган эшләрне киң җәелдерү турында сөйләшергә. Мин хәзер Симаев белән сөйләшермен. Бүген үк листовка бастырып алырга кирәк. Листовкаларны биреп батталны иртәгә Познаньга җибәрергә. Син гәзит өчен берәр материал әзерләсәң дә начар булмас иде. Баттал янына барып шул хакта сөйләш әле. Ул әнә аюлар читлеге янында йөри бугай. Аннан соң Зиннәт белән киңәшләшерсең. Мин – Фоат белән. Бер-беребез белән ике тапкыр очрашмыйбыз. Монда Шәфинең шымчылары иснәнеп йөри. Сак булырга кирәк. Иртәгә кем нәрсә эшләргә тиешлеген исендә калдырсын һәм һичшиксез эшләсеннәр. Мин иртәгә Семпен пансионатына китәм. Бер атна чамасы, сәламәтлекне ныгытып алырга кирәк. Югыйсә чынлап та какшады. Бер чирләшкәгә әйләнеп барам.

– Барып кайт шул. Без монда үзебез оештырырбыз барысын да.

– Тагын бер нәрсәне онытканмын. Зоопарктан чыккач кешегә бик сиздермичә генә минем янга килерсең. Әхмәт белән икегезне бер кеше белән таныштырырга иде.

Алар шунда аерылыштылар: Муса Әхмәт Симаевны эзләп китте, ә Алиш аюлар читлеге ягына таба атлады. Симаевны эзләп барганда аңа маймыллар читлеге янында Рушат Хисаметдинов очрады.

– Бабаларыңны таныдыңмы әллә? – дип шаяртты Муса.

– Үзем дә аптырап карап тора идем менә. Чынлап та, дөрес микән ул Дарвин бабайның теориясе? Дөрес булса, койрыгыбыз кая киткән соң?

– Нәрсәсенә аптырыйсың аның, койрык болгап йөрүючеләр кешеләр арасында да җитәрлек. Әнә берсе килә, – дип, Муса аларга таба якынаючы Рәис Саматны күрсәтте.

Рәис, Мусаның үзенә игътибар иткәнен сизенде булса кирәк, маймыллар читлегенә җитәрәк туктап калды, күз кырые белән генә аларга карап, ниндидер җәнлекне күзәтә башлаган кыяфәт чыгарды.

– Туктады, ә локаторы безне тыңлый, – диде Рушат.

– Күрмәмешкә салышып, маймылларны күзәтүеңне дәвам ит, – диде Муса пышылдап. Үзе юри тавышын күтәреп концерт программасы турында сөйли башлады: – Мин иртәгә ял йортына китәм. Син алдагы концертта халык җырларына күбрәк басым яса әле. Афзал да, Гарәф тә, Барый Кәримов та халык җырларын башкарсыннар. Солдатлар халык көйләрен яратыбрак кабул итә.

Рушат та Рәискә яхшырак ишетелсен өчен кычкырыбрак сөйләшә башлады.

– Үзем дә шундыйрак фикердә торам.

Рәис, боларның сөйләшүендә Шәфи Алмас өчен кыйммәтле мәгълүмат юк бугай дип, башка төркемнәр ягына юнәлде.

– Рушат, сине күптән карап йөрим, ышанычлы егет дигән нәтиҗәгә килдем. Гайнан да ышана үзеңә. Сизенәсеңдер инде безнең яшерен оешма турында. Кушкан эшләрне дә төгәл үтәп барасың. Рәхмәт. Яшерен оешма чынлап та бар. Сине шуның әгъзасы итеп алырга булдык. Гайнан бик яхшы рекомендация бирде.

– Мин әлегә хәтле дә үземне яшерен оешма әгъзасы дип уйлап йөридер идем. Менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!

– Алла сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә моңа кадәр белдермичәрәк йөрдек. Үзең әйтмешли, болай да бер эшне башкардык. Оешманың җитәкче органы бар. Без аны “Дүртенче комитет” дип атадык. Комитетта кемнәр барын бөтен кеше дә белергә тиеш түгел. Шуңа күрә үпкәләмә. Сиңа заданиеләрне Гайнан биреп барыр. Моннан ары кем генә эш кушса да, Гайнан белән киңәшмичә тотынма. Тагын бер нәрсә бар: яшерен оешмага керүчеләрне “Изге ант” бирдереп алабыз. Риза булсаң, тыңла һәм кабатла.

– Риза әлбәттә.

– Алайса, тыңла: “Изге ант. Мин, Рушат Гарәфетдинов... Кабатла.

– Изге ант. Мин, Рушат Гарәфетдинов...

Муса Рушатка “Изге ант”ны шулай җөмләләп үз артыннан кабатлатып чыкты. Аннары кесәсеннән пәке чыгарып, аның сул кулының учын кисеп җибәрде дә, кан тамчыларын ялатты. Аннары үзе ялап алды.

– Менә, чын хәрбиләрчә изге ант булды бу, - диде.

Муса аннары Рушатка да беренче батальон турындагы шатлыклы хәбәрне әйтте.

– Бу хакта имеш-мимеш кенә дигән булып легионерлар арасында да хәбәр таратырга кирәк. Иң яхшысы листовка язып тарату. Бу эшне Симаев белән Алишка әйттем. Демблинга алып кайтып тарату сезнең өстә. Гайнан белән киңәшегез, – диде ул.

Зоопаркта ике сәгатьләр чамасы йөргәч, алар кайтырга булдылар. Арадашлык хезмәткәрләре хайваннарны карап йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклаша-уртаклаша капкага таба атладылар. Капка янында бер хатын бәләкәйрәк кенә суыткыч-тумба куеп туңдырма сатып тора иде. Муса башкалардан арттарак калу өчен Алиш белән Симаевка туңдырма сатып алырга тәкъдим итте дә, үзе кесәсеннән акча чыгарып, өч пломбир сорады.

Муса егетләрне “Заря” гәзите китапханәчесе Рыбальченко дусты белән таныштырырга сөйләшкән иде. Андрей белән алар кичке сәгать бишләр тирәсендә Мариенфельде урамы чатындагы сыраханәдә очрашырга килештеләр. Алар туңдырма ялый-ялый шул якка юл тоттылар. Сыраханә янына җитәрәк Муса егетләргә туктап калырга кушты. Ул ялгызы гына сыраханә ишеге төбендә Андрей белән очрашырга тиеш, ә егетләр аларның очрашуыннан соң, шул кеше янына килеп, аның белән танышырга һәм сөйләшеп алырга тиешләр иде. Муса, бүген шулай итеп аерылышабыз, тиз генә күрешеп булмас дип, алар белән хушлашып, сыраханәгә юнәлде. Рыбальченко әле күренми иде. Муса сыраханәгә якынаюга чаттан ике кеше борылганын күрде. Аларның берсе - Андрей, ә икенчесе - китапханәдә аны алмаштырган Виктор Харчёв иде.

Андрей Мусаларны читтән күзәтеп торган, ахрысы, килеп җитүгә:

– Кемнәр белән син анда? – дип сорады.

– Курыкмагыз, ышанычлы егетләр, – диде Муса. – Мин иртәгәдән Берлинда булмыйм, ял итәргә китәм. Безнең кичектергесез эшләр килеп чыкты. Егетләр барысын да сөйләр.

Ул шулай диде дә, ашыгып китеп тә барды. Андрей белән Виктор Харчёв сыраханәгә керделәр. Муса күздән югалуга Алиш белән Әхмәт тә сыраханәгә таба атладылар.

 

8

Семпен пансионаты дигәннәре Балтыйк диңгезендәге Узедом утравына урнашкан бер шәһәрчек булып, шундагы “Инзельхоф” дип аталган ял йорты булып чыкты. Аны Идел-Урал легионерлары ял итү өчен махсус сатып алганнар икән. Муса биредә бер атна ял итте. Дөрес, ялы ял булмады, йөрәге гел борчулы, гел оешма эшләре турында кайгырды. Шулай да ике шигырь яза алды. Берсе, “Томаулы гашыйк” дигәне, әле күптән түгел генә язган “Хәдичә” дигән шигыре рухында шаянрак булып чыкты. Икенчесен язу уе зоопаркта Алиш карап торган бүре читлеге янында чакта туды. Исемен дә “Бүреләр” дип куйды.

Бүре кыргый ерткыч хайван. Безнең яклардагы кыргый хайваннарның иң күп таралган һәм иң куркыныч төре. Ничек кенә куркыныч һәм явыз булса да борынгы кеше аны кулга ияләштергән һәм үзенең тугры дустына әверелдергән. Әйе, ат белән эт – хайваннар арасында кешенең иң якын һәм тугры дуслары. Иң авыр чакларда да беркайчан да хуҗасына хыянәт итмиләр, ташлап китмиләр. Бүреләр ялгыз гына яшәмиләр, алар күч, гаилә белән яшәүче, бердәм ерткычлар. Һәрвакытта да үзләренең юлбашчыларына, ата бүрегә буйсыналар. Төрле халыкларның мифларында, фольклорында бүреләр хакында кызыклы әкиятләр, легендалар яши. Рим шәһәренә нигез салучы Рем һәм Ромул исемле игезәкләрне имезеп үстергән ана бүре хакындагы легенданы дөньяда белмәгән кеше юктыр. Римдагы Капитолий музеенда ана бүрегә куелган һәйкәл дә бар. Тарихчы галимнәр ул һәйкәлне Римның борынгы халкы булган этрусклар ясаган, диләр. Ә ул этрусклар төркиләр булган. Унынчы – уникенче гасырларда яшәгән нугыз-кыпчаклар ак бүрегә табынганнар. Төрки ханнарның байрагында бүре башы сурәтләнгән булган. Галимнәр язуынча, имеш, кытайлар түркетләрне бүреләр дип атап йөрткәннәр.

Муса, шигыренең исемен язды да, бүре турында әнә шуларны уйлап утырды. Аннары:

 

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр,

 

дип язып куйды.

Борынгы бабаларыбыз тиккә генә бүрене кулга ияләштереп, тугры дустына әверелдермәгәннәрдер. Бүре ул кадәр үк ерткыч түгел. Ул беркайчан да үләксә ашамый. Бик сирәк очракларда, ашарына азык табарга бернинди җай чыкмаганда гына кешегә һөҗүм итә.

Муса шулар хакында уйлый-уйлый, авыр яраланган солдат янына килеп чыккан, аңа тимичә китеп барган бүре турында шигырен дәвам итте. Бүре калдырып киткән яралы егетне, фашистлар килеп җәзалап, ак каенга асып үтеләләр. Аның соңгы юлларын ул:

 

Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр, –

 

дип бетерде. Фашистларның ерткычлыкларын үз күзләре белән күргән Муса бу шигырьдә аларның никадәр кешелексез, вәхши затлар икәнен күңелләрне тетрәндерерлек итеп сурәтли алды.

Узедомнан кайтуга, Шәфи Мусага легионерлар арасыннан Комитетта һәм Татар арадашчылыгында эшләргә, җитәкче кадрлар эзләү өчен лагерьларга чыгарга җыенулары, комиссия составына Мусаның да кертелүе хакында әйтте. Алар икенче көнне үк Берлин – Варшава поезды белән юлга кузгалдылар.

Муса вокзалга төшеп, Шәфи Алмас биргән билетта күрсәтелгән вагонга керде, купе ишеген ачты. Астагы ятакларда ишек янында Сабит Кунафин белән җырчы Афзал Фәхретдинов, түрдә, тәрәзә буенда Гариф Солтан утыралар иде. Ул: “Ишек янында утыручылар өстәге ятакларга үрмәләргә тиеш димәк”, – дип уйлап куйды. Пәлтәсен салып элгечкә урнаштыргач, аны түргә, тәрәзә буендагы буш урынга үткәрделәр. СВ купега урнашкан булса кирәк, Шәфи Алмас үзе күренми иде. Афзалны ул әсирләр алдында җырлатыр өчен алган булырга тиеш, Сабит – шымчы, Мусадан бер адым да калмыйча күзәтеп йөрер инде. Гариф Солтан –  нимецчә чыгыш ясаучылар булса, тәрҗемәче. Ә Муса әсирләр арасында абруен күтәрер өчен кирәк. Ул аннан һичшиксез шигырь сөйләтәчәк.

Бераздан поезд кузгалды. Алар купесында урыннар тулы, ә Шәфи Алмас күренми иде.

– Шәфи абзый кайда йөри? – дип сорады Муса комитетчылардан.

– Ул СВ купеда. Кәефе юк. Безнең белән дорфа гына сөйләште. Салып та алган бугай, – диде Гариф Солтан.

– Нәрсә булган соң шулай кәеф кырылырлык?

– Өченче көн Яушев заводында янгын чыккан. Кайбер цехлары шартлаган ди бугай. Шуннан бирле абзыйның кәефе юк.

– Батальоннарда солдатлар арасында татар һәм урыс телләрендә листовка таратканнар. Урыс Азатлык армиясенә каршы листовкалар ди. Шулай да, безнең комитет хезмәткәрләреннән арасыннан шикләнәләр.

– Кемнәр кулы уйнавын мин төгәл чамалыйм, – дип сүзгә Сабит Кунафин кушылды.

“Ярый әле мин Семпендә чакта булган. Миннән шикләнерлек урын юк”, – дип уйлап куйды Муса. Алай да ул Унгляубе шымчысының кылларын чиртеп карарга булды:

– Кемнәр дип уйлыйсыз? – дип сорады.

– Борчылмагыз, сез түгел, – диде Кунафин. Шулай да, төгәл исемнәр әйтүдән тыелып калды.

Муса юл кирәк-яраклары салынган сумкасыннан “Идел-Урал” гәзитенең үзе ял иткән чакта чыккан соңгы санын алып караштыра башлады. Гариф белән Сабит карта сугарга тотындылар. Афзал бер сүз дә дәшмичә, тын гына аларны карап утырды, тәрәзәдән Германиянең гүзәл табигатенә сокланып барды. Калкулыклар арасында үскән төз буйлы чыршылар аңа туган якларында ара-тирә очраштыргалаган матур урыннарны хәтерләтте. Берәр сәгать чамасы шулай баргач, алар купесының ишеген шакыдылар. Вагон озатучысы икән. Ул билетларны тикшерде һәм Мусага мөрәҗәгать итте:

– Herr Gumerov, Herr Shafi Almas aus dem ersten Abteil lädt Sie zu sich selbst ein.

Муса озатучының аны үзенә Шәфи Алмас чакыруы турында әйтүен аңлады. Гариф Солтан шунда ук татарчага тәрҗемә итеп бирде:

– Һерр Гуммеров, сезне беренче купеда баручы Шәфи Алмас әфәнде үзенә дәшә дип әйтә, – диде.

– Кайсы купеда? – дип сорады Муса Гарифтан.

– Беренче, СВ купеда бара Шәфи абзый, – диде Гариф озатучыга мөрәҗәгать итеп тормыйча.

– Яхшы, – диде Муса һәм җыенып, ишектәге көзгедән карап чәч-башын тәртипкә китереп, чыгып китте.

Шәфи Алмасны ялгызлык ялыктырган булса кирәк, ул Муса белән бераз сөйләшеп, аралашып барырга уйлаган иде. Бу хакта алдан ук хәзерләнгән күрәсең, өстәл өстенә затлы виски, төрле консерва-закускалар чыгарып тезгән, үзе эчемлектән авыз итеп алырга да өлгергән – шешәсе ачылган һәм ике кәсәнең берсендәге хәмернең яртылаш эчеп куелганлыгы күренеп тора иде. Ләкин Шәфи сүзне Мусага дәгъва белдерүдән башлады.

– Сезгә билетны баштан ук үзем белән бер купедан аласы калган. Әйдүк, узыгыз, Муса әфәнде, – дип каршы алды ул аны.

– Зыян юк, Шәфи әфәнде, үзегез генә булгач борчучы да юктыр, рәхәтләнеп ял итеп барасыз.

– Сөйләгез, үзегез ничек ял иттегез. Матураеп, түгәрәкләнеп киткәнсез, ял килешкән бугай, күренеп тора, – диде Шәфи Мусаның Семпеннан кайтып төшүенә ишарә ясап.

– Зур рәхмәт, ярады, ярады. Ял ял инде ул.

– Безгә генә монда рәхәтләнеп яшәргә бирмиләр, корт чаккырлары. Ул Әхмәт Симаев дигән нәрсә сәвит разведчигы ахырысы. Диверсия оештырыр өчен монда махсус ташланган, дигән фараз бар. Бик матур гына кереп утырган җылы урынга. Сәвитинформ хәбәрләрен тыңлап ята, шуларны татарчалаштырып, “Винета”да легионерларга тапшырып тора.

– Кит аннан. Булмас, ул бит рейхсминистр Розенбергның ышанычлысы, яраткан журналисты. Ул үткәргән прессконференцияләрдә даими катнаша.

– Шуннан файдалана да инде. Легионерлар арасында таратылган листовканың Гиббельсның борын астында эшләп яткан “Винета” радиостанциясе тәрҗемәчесе машинкасында басылганлыгы ачыкланды. Моны бары тик Симаев эше дип кенә уйларга була!

– Бу бит батырлык! Шәфи әфәнде!

– Көлмәгез, Муса туганкай! Көлмәгез. Баш китәрлек эшләр бу! Берочтан Симаевның эшчәнлеген сезнең персона белән дә бәйләргә бик мөмкин!

– Ничек алай? Минем аны күргәнем дә юк.

– Күргәнсең шул. Зоопаркта икегез бергә крокодиллар бассейны янында озак кына сөйләшеп басып торгансыз.

– Соң, анда бит комитетның барлык хезмәткәрләре дә бар иде. Барыбыз да бергә йөрдек.

– Кемнең нәрсә уйлаганын, нәрсә сөйләшкәнен кем белгән анда.

– Аннары, мин икенче көнне үк ял йортына китеп бардым.

– Рәхим Саттар дустың да бик шикле кеше булып чыкты. Минем лояльлектән файдаланып, гәзиттә “Вакытлыча дуңгыз да кияү була ала” дигән мәзәк бастырган. Гитлерне мыскыл иткән. Алиш дустың төрле милләт легионерларына “уртак дошманга каршы берләшергә” чакыру белән мәкалә язып чыгарган. Нинди дошман турында сүз бара торгандыр? Барысын да эштән куарга! Урыннарына яңа хезмәткәрләр алырга. Сезнең белән бу сәфәргә чыгуыбызның төп максаты менә шул, Муса әфәнде, белмәсәгез, белегез! Унгляубе миннән әнә шуны таләп итә. Үземне хәлдә калдыручыларны яклап маташырга һич теләгем юк. Китсеннәр, әнә, батальоннарда хезмәт итсеннәр. Франциягә, Голландиягә барып сугышып ятсыннар, кадеремне белмәсәләр!

– Җиңел генә әйтәсез, Шәфи әфәнде. Андый белгечләрне табуы ансат булмаячак. Аяк астында аунап ятмый андыйлар.

– Ятмасалар, аларны үзең алмаштыра аласың. Иртәгә үк легионерлар алдында чыгыш ясарсың. Лагерьларга да барачакбыз. Әсирләр алдында легионга язылырга чакырып та чыгышлар ясарсың. Ышанычны акларга кирәк, Муса әфәнде!

– Минем ораторлык сәләтем юк. Шигырь укый алам. Афзал җырларымны башкарыр. Шуннан артыгын көтмәгез. Нәрсә булдырсам, шуны эшләрмен.

– Ярар. Карарбыз. Мондый сөйләшүгә дип чакырмаган идем. Канның кызган чагы, гафу ит. Әйдә, берәр чәркә җибәрик булмаса.

– Гафу итегез, Шәфи әфәнде, бер дә теләгем юк. Кәефемне дә кырдыгыз. Купега кайтып, ял итим.

Муса шулай диде дә, Шәфинең үгетләүләренә карамыйча үз купесына кайтып китте.

– Иртәгә чыгыш ясарга әзерлән! – дип калды аның артыннан Шәфи, монда әле үзенең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләгәндәй.

Муса Шәфи яныннан чынлап та шактый кәефсезләнеп чыгып китте. Ул шикләнеп кенә йөргән күп нәрсәләрнең чын икәнен ачты президент. Алар артыннан күзәтәләр дә икән. Һәм эшләре шактый ук куркыныч та икән. Симай белән Саттарның хәлләре аеруча кыл өстендә болай булгач. Бу карт үз тиресен кайгыртып эшне сүздә генә калдырмаска да мөмкин. Әхмәт Тимер белән дә нинди мәкерле хут ясап атты.

Купедагылар Мусаны шулай тиз генә әйләнеп кайтыр, дип көтмәгәннәр иде бугай.

– Нәрсә булды? – дигән сорау ташлады Гариф Солтан ишектән керә-керешенә.

– Нәрсә булсын, тилергән президентыбыз. Теленә тилчә чыккан, ни теләсә, шуны сөйли.

– Президентлыгын әйтер идем инде, – диде Гариф, Мусага теләктәшлек белдергән чырай чыгарып. Кем белән, кайда гына сөйләшсә дә, Шәфи Алмас турында сүз чыкса, аны каралтмыйча калмый. Гел булдыксызлыкта, наданлыкта гаепли. – Башка комитетларның президентлары легионерлар өчен барысын да эшлиләр. Ә безнеке бары тик үзенең сәүдә эшләре турында гына кайгыртып, үз кесәсен калынайту турында гына уйлап йөри. Күптән алыштырырга кирәк инде.

Гарифның нәрсә уйлаганын барысы да яхшы белә. Аның белән килешәләр дә иде бугай. Ләкин бу хакта берсе дә кычкырып сүз әйтми, дәшмәүне мәгъкульрәк күрәләр. Чөнки Гарифның үзенең дә бу вазифаны башкарырга әле башы яшь, борын асты кипмәгән. Нибары унтугыз яшь кенә тулып узган.

Мусаның Шәфи белән булган сөйләшүе хакында купедашлары белән уртаклашырга бернинди теләге дә юк иде. Ул яңадан үз урынына утырып, тыныч кына “Идел-Урал” гәзитен карый башлады.

Кичкә таба поезд аларны Варшава тимер юл вокзалына алып килеп җиткерде. Муса кунакханәгә Афзал белән бер номерга урнашты. Мусаның зур кара сумкасы “Идел-Урал” гәзитләре белән шыплап тулган иде. Алдагы көнне ул, ике атналык сәфәргә чыгасы дигәч, Седльце, Демблин, Вустрау, Узедом, Радом, Крушино, Дрезден кебек шәһәрләр тирәсендәге лагерьларда булырга туры киләчәк, дип чамалап, Алиштан йөз данәләп чамасы листовка да алырга өлгергән иде. Хәзер шул листовкаларны Афзалга сиздермичә генә төргәкләп бүлгәләп куясы. Гәзит битләре арасына кыстырып таратуы да куркыныч; аерым, ышанычлы кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Седльцедә аның килүен дүрт күз белән Абдулла Баттал көтә. Радомда – Зиннәт Хәсәнов, Едлинода – Кормаш егетләре, Крушинода – Ян Габдуллин...

Икенче көнне Седльце лагерена алып килделәр. Аларның киләсен биредә көткәннәр. Татар һәм башкорт әсирләрен лагерь уртасындагы тузанлы мәйданга чыгарып тезгәннәр иде. Кунакларны лагерь коменданты һәм Татар арадашчылыгының башлыгы Гайнц Унгляубе үзе каршы алды. Әсирләр алдында комендантның кыска гына чыгышыннан соң Унгляубе сүз алды. Аның сөйләгәннәрен Гариф Солтан татарчага тәрҗемә итеп барды.

Унгляубе әсирләрнең легионнарга язылып, Германия мәнфәгатьләрендә хезмәт итүен патриотизм дип бәһаләде.

– Чөнки сез туган илегезне большевистик чумадан азат итү өчен, үз милли дәүләтегезне төзү өчен көрәшәчәксез, – диде ул. – Легионерларның көнкүреше гади әсирләрнеке белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Алар көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Яхшы киенеп йөри. Хезмәт хакы ала. Без СССРда сезнең хезмәт хакы алмыйча эшләгәнегезне яхшы беләбез. Легионда хезмәт итеп сез туган илегезгә тулы янчык белән, баеп кайтачаксыз.

Унгляубеның чыгышын татарчага аударып барган Гариф Солтан аның артыннан үзе дә татар телендә нотык тотты. Ул шулай ук легионерларның хәрби әсирләргә караганда яхшырак шартларында яшәүләре белән кызыктырырга тырышты. Моның өчен Татар комитеты зур эш башкара, дип, комитетның дәрәҗәсен күтәрергә маташты. Татар комитетының башка комитетлар белән чагыштырганда абруе зурлыгын билгеләп үтте.

Гариф үзенең сүзләрен: “Ә хәзер сезнең алда күренекле татар шагыйре Муса Җәлил чыгыш ясый”, – дип тәмамлады.

“Муса Җәлилгә сүз бирелә” дигәч, әсирләр гөрләшеп алдылар. Муса Гумеровка дисә, мондый хәл булмас иде, әлбәттә. Ә Җәлилне халык яхшы белә иде.

– Исәнмесез, Ватандашлар! – дип башлады сүзен Муса. – Мин оратор түгел, андый осталыгым юк. Сезне, легионга язылыгыз, дип үгечләп, кайнар чыгыш ясый алмам. Ләкин чынлап та легионга язылыгыз, дип чакырырга телим. Алда әйтелгәннәргә кушылып, чынлап та, легионда сезнең хәлегез күпкә яхшырачак, ачтан интегүләрегез бетәчәк, дип әйтәсем килә. Ә хәзер мин сезгә үземнең берничә шаян шигыремне генә укып китмәкче булам.

Муса әсирләргә үзенең “Хәдичә” һәм “Томаулы гыйшык” дигән шигырьләрен укыды. Ул тоткынлыкта дошманга үч һәм нәфрәт белән язылган башка шигырьләрен укудан тоелып торды. Арада, нәрсә сөйләр, нинди шигырьләрен укыр икән, дип аның һәр әйткән сүзен җиз иләк аша үткәрүче кешеләр бар иде.

Мусадан соң чыгыш ясарга Афзал Фәтхуллинны игълан иттеләр.

– “Сагыну”. –  Муса Җәлил сүзләре, Заһид Хәбибуллин музыкасы.

Афзал аккордионда көйнең беренче аккордларын алды һәм көчле, моңлы тавышы белән җырлый башлады.

 

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин...

 

Җырны әсирләр тын да алмыйча тыңладылар һәм ахырдан көчле алкышларга күмделәр.

Афзалның “Җавап хаты” дигән икенче җыры да Җәлил сүзләренә иде. Аннан соң ул татар һәм башкорт халык җырларын башкарды.

Концерттан соң, Муса, Шәфи Алмастан әсирләр өчен аерым сөйләшүләр үткәрергә, аларга “Идел-Урал” гәзитен таратырга дип сорап, бараклар буйлап йөрергә китте. Шәфи Мусаны бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый иде. Үзе булмаса, бу эшне Сабит Кунафинга тапшырып, гел аның артыннан ияртеп йөртте. Муса моннан оста файдаланды. Гәзитләрнең бер өлешен Сабитка тоттырды, ә икенче өлешен үзе алды. Икенче төргәктәге бер гәзиткә ул сизелмәслек итеп листовкаларны кыстырган иде. Мусаның Сабиттан аерылуын көтеп кенә торган Абдулла Баттал, кеше-карага сиздермәслек итеп, Муса белән күз карашлары аша гына исәнләшеп, листовкалы гәзитне алып куенына кыстырды да, әсирләр арасында юк булды. Муса җиңел сулап куйды. Аның гәзитләре дә тиз арада таралып бетте.

Икенче көнне инспекция Демблин лагеренда әсирләр белән очрашты. Алар лагерьлар буйлап йөргән ике атнаның һәр көнендә диярлек, әле анда, әле монда әсирләр, легионерлар арасында листовкалар таратылуы, төрле девирсия эшләре турында хәбәрләр килеп торды. Ул яңалыклар Шәфи Алмасны чыгырыннан чыгарса, Мусаның кәефен күтәрә, эшкә дәртләндерә иде.

 

9

Муса Семпен пансионатында ял иткәндә, Яушевның Познаньдагы радиоприборлар заводында, чынлап та зур янгын чыкты.

Алиш белән Симаев Муса пансионатка китәр алдыннан сыраханәдә аның танышлары Андрей Рыбальченко һәм Виктор Харчёв белән очрашып Германиядә һәм Польшада төрле завод-фабрикаларда Гитлер армиясе өчен эшләүче гастарбайтерлар, алар арасында фашистларга каршы төрле диверсия эшләре алып баручы яшерен оешмалар турында күп кенә белешмәләр алдылар. Власовның Урыс Азатлык армиясенә үтеп кергән яшерен оешма әгъзалары башкарган гамәлләр аларны да активрак эшләргә рухландырып җибәрде. Икенче көнне үк Мусаның зоопаркта искә төшергән Яушев заводында поляк гастарбайтерларына күзәтчеләр булып урнашкан Гайнан төркеме егетләре белән элемтәгә керделәр. Заводта алардан башка да Мусадан задание алып киткән Салих Ганиев, авылдашы Назыйф Һадиев поляк эшчеләре арасында төрле аңлату эшләре алып бара, листовкалар тарату белән шөгыльләнә иде.

Алиш, Муса әйткәнчә, Яушев заводының Гитлер Германиясе басып алган илләрнең халыкларына никадәрле әшәкелекләр эшләве хакында листовка язып, Симаев аны радиостанция машинкаларында бастырып һәм ротаторда ишәйтеп, икенче көнне Баттал Познаньга, Салих белән Назыйфка илтеп тапшырды.

Салих белән Назыйфны Польшаның Познань шәһәренә, татар эмигранты Искәндәр Яушевның радиоприбор заводына Вустрауга китерелгәннең өченчеме, дүртенчеме көнендә үк егерме кешелек зур төркем белән бергә җибәрделәр. Аларны завод идарәсе урнашкан бинада Яушев үзе каршы алды. Ул татар егетләренә зур ышаныч баглый, эштә гел зыян салырга гына торган поляк эшчеләрен күзәтү астында тотар өчен үзенә бер дигән ярдәмчеләр булырлар, дип өметләнә иде. Аларның барысын да завод эшчеләре артыннан күзәтчеләр итеп билгеләде. Заводта эшләүче полякларның нинди дә булса оешмалары юк. Ләкин алар шулай ук нимецларны күрә алмыйлар, адым саен этлек эшләргә генә торалар. Шуңа күрә татар күзәтчеләр поляклар белән бик тиз уртак тел таптылар. Ике якның да максаты бер үк – фашистларга эшләүче фабрикантның бизнесен туздыру. Җитмәсә, татарларны поляклар белән бер лагерьга урнаштырдылар. Эштән соң да аралашырга, уртак планнар корырга мөмкинлек зурайды.

Салихларга хәтле дә, ышанычлы кешеләр дип, Шәфи Алмас Татар комитетыннан биш-алты кешене монда юллаган иде. Муса бу хакта белә. Салихка да, Назыйфка да ул Шәфи Алмас җибәргән бу кешеләрдән саграк булырга кушты. Ләкин бу бишәү арасында Шәфи үзе дә шикләнмәгән коммунист Гәрәй Гыймранов дигән кеше бар иде. Гыймранов Гайнан Кормаш әле Демблинда чакта ук оештырган яшерен оешмада тора иде. Үз бәхетсезлегенә каршы, Яушев Гыймрановны проходнойга каравылчы итеп куйдырды. Каравылчы – заводта иң мөһим вазифа. Ул хәтта һәр нәрсәне күзәтү астында тоткан цех башлыкларыннан да күбрәк мөмкинлекләргә ия.

Заводта яшерен оешма белән Идрис Кәлимуллин җитәкчелек итте. Идрис, шулай ук Гайнан командасыннан. Гайнан үзе кан белән изге ант биргән кеше булса да, Кәлимуллин андый ук дәрәҗәдәге җитәкче түгел иде.

Заводка Познаньнан яңа эшчеләр төркеме китерелгән көнне лагерьда листовкалар барлыкка килде. Ике телдә – полякча һәм урысча язылган бу листовкаларда СССРда фашистларга каршы сугышу өчен поляк дивизияләре оештырыла, дип язылган иде. Бу хәбәр поляк эшчеләренең рухын күтәреп җибәрде. Кәлимуллин полякларның мондый күтәренкелегеннән файдаланып калырга кирәк, дигән фикергә килде. Аның күңелендә бер план туды. Ул Салихны, Назыйфны, Гәрәй Гыймрановны бытовкага чакырып, шул планы белән уртаклашырга булды.

– Егетләр, миндә бер уй туды, – диде Идрис. – Бүгенге листовка хәбәреннән соң, фашистларга каршы көрәш алып баручы поляк партизаннарына бүләк ясарга кирәктер?

– Нинди бүләк? Ничек? – диде Салих.

– Кул пулемёты бүләк итү мөмкинлеге бар.

– Ничек итеп? Аны заводтан ничек алып чыгасың?

– Чәстләп. Егерменче цехта пулемёт җыялар бит. Эш сәгате беткәч, һәр эшче куенына яшереп бер пулемёт чәсте алып чыга. Проходнойда каравылчы үзебезнеке – Гыймранов. Ничек, Гәрәй, мөмкинме шул эш?

Гәрәй башта Идриснең бу идеясеннән телсез калып, дәшмичә торды. Аннары:

– Ну малай! Баш та соң үзеңдә! Баш түгел, ә политбюро! Каян килде сиңа мондый идея! Шәп бит бу! – диде, аны мактап. – Бер авырлыгы бар барын.

– Нинди?

– Проходнойда металлны сизә торган сигнализация куелган. Шуны сүндереп торганда гына башкарып була бу эшне.

– Соң, сүндерербез.

– Сизмәсләрме соң? Арада шымчылар да булуы мөмкин.

– Аларны кемнәр икәнен чамалыйбыз бит. Игътибарларын читкә юнәлтеп торырбыз.

– Шулай итсәк кенә инде.

– Алайса, килештек. Егерменче цех хатыннары белән сөйләшергә кирәк, эш ахырына таба соңгы пулемётны җыймасыннар. Чәстләрен иң ышанычлы егетләр, эштән соң кереп, куеннарында тышка алып чыгуны оештырырга кирәк. Бу эшне, Салих, Назыйф, сезгә тапшырсак, ерып чыга алырсызмы?

– Әлбәттә.

Операция уңышлы үткән кебек булды. Егетләр, алдан сөйләшенгәнчә, куеннарында кыстырып чыккан пулемёт чәстләрен, лагерьга кайту юлындагы бомба төшеп җимерелгән йортның подвал тәрәзәсеннән, аларны алырга дип килгән партизан отряды егетләренә биреп калдырдылар. Ләкин кайсыдыр сизгән, саткан булып чыкты. Икенче көнне үк Гәрәй Гыймрановны кулга алдылар. Хәрби трибунал буенча хөкем итеп, атып та үтерделәр.

Егетләр сатлыкҗанны тиз таптылар. Гәрәй үтерелгән көнне үк Шәфи шымчы итеп җибәргән егетләрнең берсе серне үзе үк ачты. Көндезге аш вакытында егерменче цех башлыгына бер коммунистны теге дөньяга олактырдым, дип мактанып утырган. Икенче көнне иртән эшкә килүчеләр завод проходноеннан үтеп, бытовка ишеген ачып керсәләр. бүлмә уртасындагы электр лампасы чыбыгына асылынып торган надзирательне күрәләр һәм смена начальнигына йөгерәләр.

Гомере кыска булды Гәрәй Гыймрановның. Бер кул пулемёты өчен мөртәт сатлыкҗанның хыянәте аркасында япь-яшь килеш көтмәгәндә-уйламаганда өзелде. Ләкин, ул пулемёт җиңүне якынайту өчен бер генә фашистның башына җитмәгәндер, дип уйлап юандылар Яушев заводында эшләүче татар егетләре, көрәштәшләренең якты истәлеге турында уйлап.

1943 елның язы җитте. Дөньяда сугыш бара. Икенче Бөтендөнья сугышы. Совинформбюро хәбәрләрен тыңлап, Яушев заводы эшчеләре СССРда хәлләрнең кай тирәдә булуын чамалыйлар иде. Сталинградта мәсхәрәле җиңелүгә тарган немец гаскәрләре исә бөтен уңышсызлыкларын кышкы салкыннарга сылтап, җәй килүен түземсезлек белән көтәләр иде.

Көннәр язга авышкач, Познань өстендә, каяндыр самолётлар күренгәли башлады. Самолёт тавышы ишетелүгә һава һөҗүме дигән тревога игълан ителә һәм эшчеләрне завод территориясендәге бомбадан саклану өчен корылган подвалларга куалыйлар. Шундый һава һөҗүмнәренең берсендә Идрис Кәлимуллинның башында тагын бер идея туды. Монысы тагын да хәтәррәк. Ул егетләрен җыеп тагын үз планы белән уртаклашты.

– Егетләр, тагын бер план бар, – диде дусларында кызыксындыру уятып.

– Тик бу юлы саграк кыланырга иде, – диде Салих Идриснең буш хыяллар белән йөрмәвенә ышанган хәлдә.

– Бу юлы беркем дә сизмәячәк.

– Нинди эш инде ул, сөйлә тизрәк.

– Күреп торасыз, ике көннең берендә самолётлар бомба ташлап китә. Завод өстенә төшкәне юк югын. Ләкин төшертергә кирәк.

– Ничек итеп? Алар белән элемтәбез юк бит.

– Булмас та. Ләкин һава һөҗүме тревогасы вакытында, бөтен халык подвалга качып беткәч, заводны шартлатырга. Мөмкин эшме шул?..

– Мөмкин. Ничек синең башыңа гына килеп тора ул, ә?

– Мин, дуслар, гел шул турыда гына уйлап йөрим. Ничек итеп көлен күккә очырасы иде бу заводның дип.

– Көлен үк очырып булмас, шулай да берәр цехын очырырга мөмкиндер.

– Моның өчен бары шартлаткыч табарга кирәк. Сиздермичә генә алдан хәзерләп куярга да, һава тревогасы булганда эшне башкарырга. Бетте-китте, вәссәлам!

– Шартлаткычын да әллә каян эзлисе юк. Заводта ук бар. Хәрби завод бит. Егерме бишенче цехта снарядлар ясыйлар. Шул цехның үзен күккә очырырга була. Цех кына түгел, заводның да исән калмавы мөмкин.

– Безнең ул цехта кем надзиратель соң әле?

– Мулланур Гәрәев.

– Анда сәгатьле механизм гына куярга кирәк, бернинди тратиллар да эзләп торасы юк. Тревога игълан ителүгә биш минутка куярга да, биш минут эчендә заводта бер кеше дә калмый. Кая, кем шартлатканын да абайламый калачаклар, бомба төшкән дип уйлаячаклар. Шуның белән шул.

– Килештек, егетләр. Поляк партизаннары белән элемтәгә кереп шартлаткыч механизм табарга кирәк. Бу эшне үз өстемә алам. Таралыштык, – диде Идрис, шымчылар игътибарын җәлеп иттермәс өчен сүзне озынга сузмыйча.

Партизаннар шартлаткыч сәгатьле механизмны икенче көнне үк китереп бирделәр. Шул көнне үк һава һөҗүме дә булды. Мулланур Гәрәев каравыллаган егерме бишенче цех һәм аның күршесендәге тагын өч цех җимерелеп, ярты сәгать буе күккә фейрверглар атты ул көнне. Чынлап та, барысы да самолётлардан ташланган бомба шартлауга сылтадылар бу фейрвергларны. Яушев заводының снарядлар эшләүгә көйләнгән ярты өлеше сафтан чыкты.

Радиоприбор заводы дип йөртелгән бу завод Германиянең оккупацияләнгән Польша җирендә Гитлер армиясе өчен иң зур күләмдә корал җитештерә торган хәрби предприятие иде. Татар надзирательләре килгәч эшкә әледән-әле зыян китереп торучы поляк гастарбайтерларының корткычлыкларына чик куелыр дип өметләнгән Яушевның эшләре тагын да зуррак колач белән кирегә таба китте.

Снаряд цехлары шартлауны баштарак һава һөҗүме нәтиҗәсе дип йөрсә дә, заводта килеп чыккан тагын да бер зур янгыннан соң, ул бу корткычлыкларны татар әсирләре эшләвенә төшенә башлады.

Көннәрнең берендә заводта янгын сүндерүчеләр частендә һәм Идрис Кәлимуллин утырган бүлмәдә янгын чыкты. Бу юлысында яшерен оешма егетләре бу янгынга үзләре дә аптырашта калдылар. Бу корткычлык эшен поляклардан күрделәр. Ләкин моны Идрис Кәлимуллин үзе эшләде. Җае килеп чыкты да, бу операция турында иптәшләре белән алдан киңәшләшергә вакыт та калмады. Ә янгыннан соң ул аны беркемгә дә сөйләп тормады.

Эш болай булды. Заводның янгын сүндерү часте урнашкан бүлмә яныннан узып барганда, ул аларның ниндидер сәбәп табып бәйрәм итеп, хәмер эчеп утыруларын күрде. Эш урынына кайтып, үзенең бүлмәсендәге кәгазьләрне җыеп ут төртте дә, ишеген бикләп чыгып китте һәм тиз генә барып, янгын сүндерүчеләр утырган бүлмә ишеген дә бикләп алды. Бүлмәләргә ут кабып, ялкын шактый тарала башлагач кына заводта янгын чыгуын сизделәр. Ә янгын сүндерүчеләр бикле бүлмәләренең ишеген ватып чыкканда ут инде шактый көчәеп, түбәләргә хәтле үрләгән иде. Нәтиҗәдә, заводта дүрт көнгә эш тукталып торды.

Тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен тиз ачыклады. Идрис Кәлимуллинны кулга алдылар һәм Моабит төрмәсенә утыртып куйдылар. Яушев барлык татар надзирательләрен эштән куып, аларны концлагерьларга озаттырды.

Бу хәлләрдән соң Искәндәр Яушев күз яшьләре белән елады.

Соңгы янгыннан соң, түзәр хәле калмаган фабрикант, зарын түгәр өчен, Шәфи Алмас белән күрешергә Идел-Урал комитетына килде. Яушевның хәсрәтләрен уртаклашыр өчен дигән булып, очрашуга Галимҗан хәзрәт Идриси белән Швейцариядән Әхмәтвәли Мәңгәр әфәндене дә дәште. Аларның очрашулары Шәфи Алмасның өендә, чәй табыны артында узды. Хуҗа бу юлы да хемәтчеләре Мәфтухадан мул гына чәй ашлары пешерттерде. Кунаклар җәмәгатьләреннән башка гына, ирләрчә эшлекле сөйләшүгә дип килгәннәр иде.

– Германиянең Советлар Союзына күрсәткән бөтен золымнарын миннән күрәләр бугай бу синең кәмитчеләрең, Шәфи агай, – дип башлады сөйләшүне Искәндәр Яушев. – Шулар килеп эшли башлаганнан бирле эшем артка тәгәри бит, кана. Әле шартлау, әле янгын, әле кеше асып үтерү. Түзеп кенә тор. Бер көн килеп үземне дә асып куярлар шикелле куркып йөри башладым.

– Аңлыйм, аңлыйм хәлеңне, Искәндәр әфәнде. Үземдә дә шул ук хәл. Әле монда листовка тараталар, әле тегендә листовка бастырганнар, дип теңкәгә тияләр. Бер көнне Унгляубе әфәнде җиде кат тиремне тунады шул листовкалар мәсьәләсендә. Гитлернең тугры дусты Гиббельсның борын бөтендә, “Винета” радиостанциясе редакциясе машинкасында листовка бастырганнар бит, каһәр. Бу шымчыларымнан да рәт юк. Әллә шул шымчы дип йөргән мәлгуньнәр үзләре үк бастырып ята инде?.. Кулларыннан барып тотмагач, кемгә дә бәйләнергә белгән юк.

– Әйе, эшегез бер дә көнләшерлек түгел, Шәфи туган. – дип сүз кыстырды дусларының зарын тыңлап утырган Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Кайчакта ташлап качыйм микән әллә бу комитетны дигән уйлар да килә башка. Шайтаныма кирәкме соң бу татарга дәүләт?! 1919 елда инде төзеп бетергән җиреннән җимереп атканнар бит ул Идел-Урал республикасын. Исхакый белән Вәлиди әнә бүгенгә кадәр кан дошманнар булып, уртак тел таба алмыйча, Алманиядән Төркиягә качып киттеләр Исхакый әфәнденең Идел-Урал комитетына килеп тә караганы юк. Гәзит чыгарып ятабыз. Мәкалә язып китерер иде берәү булса.

– Син, Габдрахман туган, үзең дә гаепле бугай инде Исхакыйның бездән читләшүенә. Редакцияңдәге портретын да ертып ыргыткансың дип ишеттем, дөрес булса.

– Булды андый хәл, Әхмәтвәли кордаш. Бездә бит, татарда, берәү түрә булса, икенчесе аны урыныннан төртеп төшерергә маташа башлый. Исхакый абзый да Идел-Уралның президенты булырга йөри икән дигән сүз чыкты. Шуны ишеткәч, кызып китеп эшләнгән эш булды ул.

– Ә син кызма, кордаш. Бу эштә уйлап эш итәргә кирәк. Исхакый агай ни җитте кеше генә түгел ул. Кирәк булды микән аңа синең ул президентлыгың? Юри үз шымчыларың араны бозар өчен уйлап чыгарылган сүз булмады микән? Вәлиди дисәләр инде, ышаныр идең. Ул анда – әле Колчакка хезмәт итеп, әле сәвитләр ягына чыгып, әле басмачлар башлыгы булып, җылы урын, кәнәфи эзләп йөрүче саташкан бәндә. Бер мактарлык эше бар: башкортларга республика ясап калдырды. Әле менә күрерсез, коммунистларны җирдән себереп түккәч, башкортлар күтәреп кенә йөртерләр үзен. Ул көннәрне үзе күрә алса инде. Ә Исхакыйны белүче дә булмаячак. Коммунистлар гына түгел, монда да шундый мөнәсәбәт икән, сез президенты булган ул илдә аңа ай-һай рәт чыгар микән?!

– Гаяз әфәнде арабызда иң гыйлемле, иң туры сүзле милләтпәрвәр кеше, – дип, сүзгә тын гына тыңлап утырган Галимҗан хәзрәт Идриси кушылды. – Гитлер хакимияткә килгәч, Гаяз әфәнде аның дөньяда бары тик ариецлар гына өстен булырга тиеш, дигән тәгълиматын кабул итмәде. Никадәр генә милләтпәрвәр булса да милли мәсьәләдә Һитлерга таянмады. Ул мөһаҗирлектәге бөтен гомерен әдәбиятка багышлады. Милләтебезне нинди афәтләр көткәнен әдәби әсәрләр аша күрсәтергә теләде. Мин, Аллага шөкер, аның белән хәбәрләшеп торам. Арабызда хатлар йөри. Ватаннан киткәч ул милләтебезнең аяныч язмышын сурәтләгән күпме генә сәхнә әсәре язмады! Аның эшчәнлегенә ис китәрлек! Әле шулар өстенә гәзит-журналлар чыгарып ята. Ә Гитлер дөнья сугышын башлап җибәргәч, алманнар аның Берлиндә чыгара торган “Милли юл” журналын яптылар; шуңа протест йөзеннән ул Германиядән Төркиягә китеп барды. Кадерсезгә калды Исхакый кордаш. “Прометей”да большевикларга каршы эш алып барды. Молотов белән Риббентроп килешүеннән соң полякларның “Прометей”ена да Исхакыйның кирәге шуның хәтле генә калды.

– Исхакыйны кадерсез, дисең син, Галимҗан хәзрәт. Без бөтенебез дә кадерсез кешеләр милләт өчен. Кемгә кирәк без? Кем белә безне? Әллә Шәфи кордашның комитет егетләренә кирәгебез бармы? Һәммәсе безне эмигрантлар дип белә. Сәвит хакимиятеннән котлары чыгып ватаннарын ташлап качкан затлар итеп кенә карый. Бәлки алар хаклыдыр да. Үзебез генә йөрибез бугай милләт дип, милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр дип. Ә Гитлер бездән файдалана. Әллә кайчаннан билгеле аның СССРны яулап алгач, бернинди милли дәүләт төзергә дә юл куймаячагы. Ә без нәрсәгәдер ышанып, үзебез уйлап тапкан хыялга алданып, монда аңа булышык күрсәткән булып йөрибез. Безнең ярдәмебез кирәкмидер дә. Ярар, бетерик, туктатыйк бу сөйләшүне. Кая, берәр чынаяк чәй эчик тә, таралыйк.

– Ашыкмагыз әле, Әхмәтвәли әфәнде. Гел сәясәт турында гына түгел, тормыш хәлләре турында да сөйләшик бераз, – диде Шәфи Алмас, Мәңгәр әфәнденең мәҗлесне түгәрәкләргә чакырган сүзләренә җавап итеп.

– Афзалетдин дустың кайда булды соң әле? Җырлашып утырсак, кәефләр күтәрелеп китәр иде. Югыйсә, бөтенләй мәгънәсезгә әйләнеп барган тормышыбыз турында гәп корып утырабыз.

– Афзал Демлинда шул хәзер. Анда комитетның музыкаль капелласын оештыргач, Афзалны хорда җырларга шунда җибәрдек. Иртәгә икенче батальонны Голландиягә озату була. Капелла шунда зур концерт бирергә тиеш. Барыгызны да шунда чакырам. Милләт егетләрен олылап изге сәфәргә озатып калсак, күңелләре булыр иде.

– Ә нәрсә, татарларны да Голландиягә җибәрә башладылармыни? Туган илгә юл ябылдымыни? – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, гаҗәпләнеп.

– Беренче батальоннан соң ышаныч бетте татарларга. Әле хәтта легионны куып таратабыз, дигән сүзләр дә йөри. Яңадан лагерь тормышы көтмәгәе мескен татар әсирләрен.

– Шулай укмыни? Хәлләрегез шәптән түгел икән болай булгач, Шәфи әфәнде.

– Әйтәм бит, Гитлер китергән казалар өчен миннән үч ала башладылар үзебезнең егетләр дип йөргән татарлар. Күпме зыян китерделәр. Шулар өчен дип күпме тырышкан булам, – дип, яңадан үз зарына әйләнеп кайтты Искәндәр Яушев. – Шуңа күрә җәзасын да күрәләр әнә. Туган илгә юлны яптылар үзләренә. Голландиядә, Франциядә калачак хәзер каберләре.

– Мескен татар... Кайларга гына китеп, ниләр генә күрми татар башы, туган ил дип, ватан дип йөреп...

 

10

1943 елның 23 февралендә Әхмәт Симаев “Винета” радиостанциясендәге эш бүлмәсендә үзе көйләгән радиоалгыч аша Совинформбюро хәбәрләрен тыңлаганда, татар халкының Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышучы татар егетләренә юллаган сәлам хаты турында ишетте. Радиодан бу хатның кыскача эчтәлеген дә тапшырдылар. Хатның фронт гәзитләрендә басылып чыгуы турында да әйтелде. Фронт гәзитләре Берлинга хәтле үк килеп җитмәс, “Заря” редакциясе китапханәсенә килә торган “Правда”, “Красная Звезда” гәзитләрендә аны һичшиксез басмыйча калмаслар, дип уйлады Симаев. Ул хатның радиодан ишеткән кадәрен искә төшерә-төшерә кыска гына хәбәр язып, аны “Винета”дан бирелә торган тапшыруында укып чыкты. Язмасын шунда ук ут төртеп юкка чыгарды. Тапшыруны күпләр тыңлаган иде. Эштән кайткан чакта ул алдан килешенгән урында Виктор Харчёв белән очрашты.

– Сине кызыксындырган нәрсәне белеп торам, – дип каршылады аны Виктор. – Татар сугышчыларына татар халкының хаты.

– Шул хатны табасы иде бит.

– “Правда” тагын ун көннән соң гына килергә тиеш. Анда басылмыйча калмас.

– Мин дә шуны сорарга килгән идем. Бүген эфирга кыска гына хәбәр чыгардым. Халык тыңлаган булырга тиеш.

– Тыңладык. Фрицлар аңламый калдылар. Без шыпырт кына тыңладык. Сокландык батырлыгыңа. Шәфи Алмас ишеткән булса, рәхмәт әйтмәс.

Өйдә Әхмәтне Алиш белән Рәхим Саттар да түземсезлек белән көтәләр иде. Алиш Шәфи Алмас өендә ярты айлар яшәп алганнан соң шуннан ерак та түгел бер йортта бүлмә алып тора башлаган иде. Беркадәр вакыттан соң ул Әхмәт яшәгән йортка күченде.

– Иһ, “Идел-Урал”да да бастырып чыгарасы иде ул хатны! – диде Рәхим, Әхмәт аларны хатның кыскача эчтәлеге белән таныштыргач.

– Чыгарасы иде дә, чыгарып булмас шул. Берәребезгә шул уңайдан мәкалә язып бастырсак кына инде.

– Үзем язам, егетләр. Тизрәк кулга төшерәсе иде ул хатны, – диде Саттар. – Менә бер мәкалә яздым әле, Казан турында. Алдагы санга кереп китсә шәп булыр иде. – Ул кесәсеннән бөкләнгән кәгазь битләрен чыгарды һәм аларны Алишка бирде. – Бу язманы Кыямга тапшырырсың әле. Үземнең редакциядә күренеп йөрисе килми. Болай да Шәфи Алмасның күзенә ак булып төштем бугай инде.

Март башларында “Заря”га “Правда”ның 23 февраль саны килде. Татар сугышчыларына хат “Красная Звезда”да да басылып чыккан иде. Алиш Виктор Харчёвтан аларның икесен дә сорап алды. Әхмәт шул кичне үк хат буенча листовка әзерләде. Ул күптән түгел “Винета”дан ерак түгел генә урнашкан типографиядә эшләүче болгар студентлары белән танышты. Листовканы шул дуслары аша типографиядә бастырып, ишәйтеп алды. Хатны гәзиттә бастырып чыгару мөмкин түгел иде. Бердән, ул зур күләмле икән. Икенчедән, Шәфи гәзитне басарга кул куйганда, һичшиксез, аны үткәрмәячәк иде. Шуңа күрә Рәхим хат нигезендә мәкалә язарга утырды.

“Татарские джигиты! Вам, кто не щадя сил и жизни грудью защищает каждую пядь родной земли на фронтах от моря Белого до моря Чёрного; вам, кто в первых рядах гвардейских полков и дивизий идёт в наступления, в дни 25-летней годовщины славной Красной Армии, в дни замечательных побед наших войск шлёт татарский народ свой пламенный салям!

Бесстрашные, честные, стойкие сыны и дочери татарского народа! Матери ваши, вскормившие вас грудью, и отцы, передающие вам своё благородство, шлют вам горящий, как лучи солнца привет и благославляют вас неустанно идти вперёд, мести без пощады!..”

Хат солдатларның күңеленә үтеп керерлек итеп, аларны фашистларга каршы каһарманнарча сугышка рухландырырлык чакыру сүзләре белән язылган иде.

 – Моны безнең каләмдәшләр язган. Әллә каян сизелеп тора. Кави Нәҗми, Гомәр Бәшировлар кулы булырга тиеш, – диде Алиш. – Бу мәкаләне дә шундый юк югары прафос белән, әсирләрнең йөрәкләрен тетрәндерерлек итеп язарга кирәк. Фронтка киткәндә һичшиксез фашистлар өчен түгел, аларга каршы сугышка киткән шикелле хис кичерерлек булсын.

– Бик катлаулы мәсьәлә. Шәфиләр күзеннән үткәрерлек итеп тә язарга кирәк. Бәйләнеп торырлык итмәскә.

Рәхим соңгы көннәрдә шушы мәкаләне язу уе белән дәртләнеп йөргән иде. Ул аны үзенең бөтен осталыгын, талантын һәм белемен биреп язды. Хаттагы Габдулла Тукай шигыреннән китерелгән өзекне дә кертеп җибәрергә булды.

 

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

 

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

Без туганбыз бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

 

Муса, Рәхимнең мәкаләсен укыганда, аның Тукай шигырен шушы урында туктатуы белән килешеп бетмәвен белдерде.

 

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

 

дигән юлларын язмадыңмыни?

– Ничектер, урыны ул түгел шикелле.

– Нишләп урынлы булмасын? Нәкъ шунда урыны. Тукай бик белеп, нечкә тоемлап язган ул юлларны. Шәфиләр бит әнә шул хисләрендә уйнап, легионга өндиләр татарларны. Үз ватаннарын булдыру өчен көрәшкә чакыралар. Бу юллар Шәфи бәйләнә-нитә калса, мәкаләнең кирәклеген дәлилләү өчен дә бик мөһим мисал булачак сиңа.

– Килешәм, – диде Рәхим, һәм Тукай шигыренең бу ике юлын да өстәп куйды.     

Мәкалә бик шома гына кереп китте гәзиткә. Шәфи аны күрмичә дә калды диярлек. Номерны басмага тапшырганда ул гадәтләнгәнчә, редактор урынбасары Кыям Галивтән нинди язмалар булуы турында кызыксынды да, “Басарга рөхсәт”, дип язып, имзасын салды. Ләкин бу Кыям өчен зур хафага әйләнде. Гәзит чыкканнан соң Рәхим Саттар мәкаләсе буенча Шәфи Алмаска Унгляубе алдында җавап тотарга туры килде.

– Минем өстә болытлар куера бугай, – диде Рәхим Алишка, Шәфине Унгляубе үзенә чакыртып алгач.

– Шәфи барыбыз өстеннән дә нәрсәдер сырлаган бугай анда. Судан коры чыгар өчен Унгляубега шуны бирмичә калмастыр, мөгаен.

– Ул әйләнеп кайткалаганчы исән чакта ычкынырга кирәк моннан. Алиш абый, мин шигырьләремне өч дәфтәргә язган идем. Икесен үзем белән алам. Төрле хәл булуы бар. Берсен сиңа биреп калдырыйм әле. Беребез исән калмасак, беребез калыр. Сакла әле, – диде дә, ул куеныннан дәфтәр чыгарып Алишка тоттырды. – Егерме дүрт шигырь монда. Калганнары үземдәге ике дәфтәрдә.

Саттар качу турында күптән уйлап йөри иде инде. Гәзиттә татар сугышчыларына сәлам хаты уңаеннан язган мәкаләсеннән соң Шәфинең аны эзәрлекли башлаячагын ул сизенә иде. Бүген Шәфи Унгляубе алдында җавап тотарга киткәчтен үзенең алга таба монда кала алмавына тәмам төшенде һәм качарга, дигән ниятен тормышка ашырырга булды. Ул кача-нитә калса, ялгызы гына түгел, берничә легионер белән бергә китәрбез, дип сөйләшеп тә куйган иде. Шигырьләрен дә дәфтәрләргә күчереп әзерләп куйды. Кайбер шигырьләре өч дәфтәрендә дә кабатлана. Берсе исән калмаса, туган илгә икенчесе кайтыр дип өметләнде ул. Шуларның берсен Алишка тапшырды. Икенчесен беркөнне Крушинода булган концерттан соң музыкаль капеллада җырлаучы Әхмәт Шәриповка биргән иде.

– Ярый, хәерле юл сезгә. Юлда сак булыгыз инде. Польша аркылы китегез. Аннан ышанычлырак булыр, – диде Алиш.

Унгляубе Шәфи Алмасны янә эттән алып эткә салып сүкте. Немец лексиконында булган бер әшәке сүзне дә калдырмады.

Шәфи чынлап та бөтен гаепне Саттар өстенә аударды. Унгляубега аны күп гөнаһларда гаепләп, зур гына донесение язган иде. Кыям Галиевкә дә эләкте. Аны кулга алдылар. Ә Саттарны таба алмадылар. Ул эзсез юкка чыкты.

Саттар Гайнан төркемендәге тагын дүрт егет белән башта Познань шәһәренә китте. Барысы да немец унтер офицерлары киеменнән йөргән качакларны юлда тоткарлаучы булмады. Аларның максаты поляк партизаннарын эзләп табу, һәм аларга кушылып дошманга каршы көрәшне дәвам иттерү иде. Ләкин киемнәренең нимец офицерларыныкы булуы аларга каршы эшләде. Инде партизаннарга җитәбез дәгәндә, урманда засадага очрадылар. Поляк партизаннары русларны гына түгел, немец киемендәге полякларны да яратмыйлар, сатлыкҗан дип кабул итәләр иде. Саттар егетләре, без рус әсирләре дип, коралларын ташлап, кулларын күтәрсәләр дә, алар белән сөйләшеп торырга теләмәделәр. Бишесен дә бер автомат чираты белән кырып салдылар.

Икенче көнне Муса яшерен оешма җитәкчеләрен җыеп алда торган бурычлар турында сөйләшергә җыенды. Франциягә, Голландиягә җибәрелгән икенче, өченче батальоннар турында да Шәфинең кәефен кыра торган хәбәрләр генә килеп тора иде. Шуңа күрә алга таба комитетта эшләр көннән-көн авырлаша, катлаулана барды. Яшерен оешма алдында да ниндидер җитдирәк операция үткәрү турында киңәшләшеп алырга кирәк иде. Муса егетләргә зоопарктан ерак түгел генә урнашкан “Ам Цоо” ресторанына җыелырга кушты. Әхмәт Симаевның листовкалар ишәйтә торган типографиясе дә шуннан ерак түгел бер йортта урнашкан иде.

Оешма утырышында Әхмәт Симаев, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Фәрит Солтанбеков, Зиннәт Хәсәнов, Мичурин һәм Берлинга листовкалар алып китәргә дип Демблиннан килгән Ян Габдуллин белән Едлинодан килгән Абдулла Батталлар катнашты. Барысы да өстәлләренә Бавария сырасы китерттеләр. Күрше өстәлләрдә утыручыларның игътибарын җәлеп итмәс өчен шаулашып, көлешеп утырдылар. Тыныч кына утыру җырлашып утырган немец солдатлары күңелендә ниндидер таныш булмаган чит телдә сөйләшүче татар егетләренә карата шик уятырга мөмкин иде. Муса сөйләгән чакта да үзара гәп корган кыяфәт чыгарырга тырыштылар. Муса соңгы вакытларда комитет тирәсендә барган ыгы-зыгы турында сөйләп алды.

– Оешманың эшләре начар бармый, – диде ул. – Легион башлыклары беренче батальон Витебскида партизаннар ягына чыкканнан соң башка батальоннарны көнбатыш фронтларга җибәрергә мәҗбүр. Безнең егетләр анда да тынгы бирми “дуслар”га. Ләкин Арадашлыкта комитетта яшерен оешма эшләве турында шикләнә башладылар бугай. Кулга алулар башланырга мөмкин. Уяулыкны арттырырга, саграк эш итәргә кирәк. Әхмәт, Совинформ нинди хәбәрләр сөйли анда? Шулар белән таныштырып китсәң иде, – дип, Җәлил Әхмәт Симаевка мөрәҗәгать итте.

– “Заря” гәзите егетләре Мәскәү белән элемтәгә керә башлаганнар. Совинформбюрога караганда, алардан алган хәбәрләр кызыграк. Шушы көннәрдә Италия армиясенең безгә каршы сугышучы дивизияләре тар-мар ителгән. Англия белән Америка гаскәрләре Италия территориясенә десант төшергән. Озакламый икенче фронт ачылырга мөмкин.

– Әйбәт. Безгә дә монда, фашистларның үз тылында, көрәшне көчәйтү мөһим. Мин август аенда легионнарны берләштереп баш күтәрү оештырырга, дип тәкъдим итәм. Фашистларның умыртка сөяген сындырырга вакыт җитте, егетләр. Казах, үзбәк, балкар, азәрбайҗан, әрмән легионнары арасында да яшерен оешмалар булырга тиеш. Шуларның җитәкчеләре белән элемтәгә керергә, гомуми баш күтәрү турында сөйләшүләр башларга кирәк. Власовның Азатлык армиясе подпольщиклары да шуңа әзерләнә.

 

11

Беренче татар батальонының Белоруссиядә партизаннар ягына чыгуыннан соң фашистларның милли легионнарны Кызыл армиягә каршы турыдан-туры сугышка кертү турындагы планнары җимерелде. Алар, бәласеннән баш-аяк дигән шикелле, төрки батальоннарны да, грузин, әрмән кебек халыкларның әсирләрен дә көнбатыш фронтка – Франция, Голландия, Югославия, Албания, Бельгия, Чехославакия кебек Европа илләренең партизаннарына каршы сугышырга җибәрергә тотындылар. Чөнки Европаның фашистлар басып алган бөтен илендә дә аларга каршы халык патриотлары партизан сугышлары алып бара иде. Ләкин легионерлар арасында яшерен оешмалар алып барган агитация үз эшен эшләде, аларның әледән-әле партизаннар ягына чыгулары хакында хәбәрләр килә башлады.

Совет гаскәрләренең зур җиңүләре белән рухланып, Европа илләрендә дә фашистларга каршы көрәш көчәйде.

Сугышны яшен тизлегендә үткәреп җиңү яулау турындагы планнары барып чыкмаган нацистлар Сталинград фронтындагы җиңелүләреннән соң 1943 елның җәендә яңа операция оештырырга план кордылар. Германиядә армияне көчәйтү һәм яңа көчләр белән тулыландыру өчен тоталь мобилизация үткәрелде. Ундүрт яшьлек үсмерләрдән алып кулына корал тота алган барлык карт-корыга хәтле, барысы ике миллионга якын кеше рейх армиясенә солдатка алынды.

Фашистлар җәй айларында Совет гаскәрләренә каршы яңа операциягә әзерләнгәндә, аларның тылында, Германиянең үзендә һәм төп хәрби лагерьлары тупланган Польшада легионерлар аларга каршы баш күтәрергә әзерлек башлады. Муса, лидерлары Мостафа Шокай үлгәннән соң, Төркестан легионында лидерлыкны үз кулына алган үзбәк эмигранты Вәли Каюм-хан белән очрашырга кирәк дигән фикергә килде. Әмма Мусага Төркестан комитеты лидеры белән очрашу насыйп булмады.

Розенберг министрлыгының беренче татар батальонындагы уңышсызлыгыннан соң легионнар Өченче рейхның баш яшерен полиция башлыгы Генрих Мюллер службасының нык күзәтүе астына алынды. Вустрау лагере ябылды. Әсирләрне легионнарга җибәрү туктатылды.

Әле март башларында ук Мюллер үзенең резиденциясендә Тышкы эшләр, Көнчыгыш биләмәләр министрлыклары вәкилләрен, Төркестан, Идел-Урал, Кавказ комитетлары җитәкчеләрен җыеп, зур киңәшмә үткәрде. Мюллер киңәшмәдә катнашучыларның тетмәләрен шәп тетте. Иң каты эләккәне Шәфи Алмаска булды. Башкаларның да башларыннан сыйпамады. Ләкин Шәфи Алмас киңәшмәдән, “бу мәхшәрдән котылсам, ике көн дә тормас идем, китәр идем бу “Идел-Урал”дан, дигән уйлар белән кайтты. Яушев заводларындагы янгыннардан да ныграк тәэсир итте Шәфигә Мюллерның бу киңәшмәсе.

– Шәфи әфәнде! Беләсезме минем ярдәмчем Райнер Ольцша сезгә нинди характеристика бирә?

– Һич белмим, Мюллер әфәнде.

– Белергә иде. Ул сезне үз вазифагызга туры килми торган президент дип бәяли.

Мюллер, сүзләрен раслатыр өчен, киңәшмәдә катнашучы Ольцшаның үзенә мөрәҗәгать итте:

– Раслыйсызмы үз сүзегезне, Ольцша әфәнде?

– Раслыйм гына түгел, Шәфи әфәндене азат итәргә кирәк бу эшеннән дигән фикердә торам.

– Ишеттегезме, Шәфи әфәнде?!

– Ишеттем.

– Бик начар пропаганда алып барасыз легионерлар арасында. Пропаганда түгел, антипропаганда алып барасыз!

Мюллер өстәленә яткан папкасыннан бер бит кәгазь чыгарып һавада селкеде:

– Менә нинди пропаганда алып барасыз! Укып күрсәт әле, Биддер әфәнде, нәрсә язалар бу листовкада подпольщиклар?! – диде дә, кәгазьне тәрҗемәчесенә биреп, урыс телендә язылган листовканы укып чыгарга кушты.

Легионерларга мөрәҗәгать итеп язылган листовкада: “Фашист пропагандасына бирелмәгез, мылтыкларыгызны дошманнарга каршы юнәлтегез, тиздән булачак “икс” көненә әзер булып торыгыз!” дигән чакыру сүзләре бар иде.

– Иң кызыклысы һәм фаҗигалесе: листовка рейхсминистр Гиббельс резиденциясендәге машинкада басылган! Ни кадәрле кыю һәм әдәпсез адым! Каһкаһә! Нинди “икс” көне ул?! Бунтмы?!

Мюллер беркавым сүзсез торды, листовканы яңадан папкасына яшерде һәм кесәсеннән кулъяулык чыгарып маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртте, галстугын бушатып, күлмәк изүләрен чиште.

– Эшне һичкичекмәстән төзәтергә кирәк, Шәфи әфәнде! Аңлыйсызмы?! Башкалар да - мыекларыгызга чорнап куегыз! Бүгеннән легионерлар арасына яшерен агентлар кертеләчәк. Һәр кеше аерым күзәтү астына алыначак! – Мюллер папкасыннан тагын бер кәгазь тартып чыгарды. – Ә менә бу листовканы поляклар язган дип бара тикшерүчеләр. 826 нчы батальонның дүртенче ротасы старшинасы Сөләйманов яткан матрас астыннан табылган листовканы ничек итеп поляклар язган дип әйтергә мөмкин?! Тикшерү эшләре дә канәгатьләнерлек алып барылмый.

Рейхсминистр үз кул астындагыларга да җитди кисәтүләр ясады. Кыска срокларда Сөләймановтан табылган листовканың очына чыгарга боерды.

Киңәшмәдән соң Сөләйманов матрасы астында табылган листовка буенча эш тагын да куркыныч төс алды. Аны кулга алдылар, карцерга ябып куйдылар һәм сорау алуларны көчәйттеләр. Сөләйманов беркемнең исемен атамаса да, сораша торгач тикшерүче гауптман Геле листовка табылыр алдыннан ике атна элек кенә батальон легионерлары янына Демблиннан музыкаль капелла килеп концерт куеп киткәнлеген ачыклады. Капелланың җитәкчесе Гайнан Кормашевка шик төште. Геле кичекмәстән капелла составына шымчы кертергә, дигән карарга килде. Кешесе дә табылды. Едлинода Шәфи Алмас комитетта пропагандист булып эшләргә дип сайлап алган Мәхмүт Җамалетдинов атлы бер егет бар иде. Чыгышы белән Үзбәкстаннан. Егерме ике яшьләрдә. Мәхмүт үзенең комсомолда булганын да яшерми. Легионга язылырга үгетләп йөргәндә әсирләр алдында немецларны эттән алып, эткә салып сүгәргә дә куркып тормый. Тегеләргә дә, боларга да ярарга тырыша. Легионерлар арасында үзе дә гади легионер булып йөргән батальонның контрразведка башлыгы Геле Мәхмүт белән әңгәмәләрендә аның шактый ук аумакай, үзенә файдалы вакытта күп уйлап тормыйча теләсә кемне сата ала торган кеше икәненә төшенде һәм музвзод составына аны кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Батальонда пропагандистларны легионерлар арасында Мичурин дигән фамилиясе белән генә атап йөртелә торган унтер офицер сайлап ала иде. Гайнан пропагандистлар арасында Мичурин барлыкка килгәч, аны төрлечә сынап, яшерен заданиеләр биреп, ышанычлы егет икәнен ачыклады. Яшерен төркемнең шактый гына җаваплы эшләрен аңа тапшыра торган булды. Ләкин капеллада Җәлил изге ант бирдереп оешмага алган кешеләр Гайнан белән Баттал һәм Рушат кына иде. Мичуринга андый төркем барлыгын белгертмәделәр. Мәхмүт Җамалетдиновны батальонга пропагандист итеп, урнашкан тәртип буенча, Мичурин билгеләмәде, киресенчә, ул билгеләгәнне гадәттә раслау белән генә шөгыльләнә торган батальон командиры, капитан Гаумиц белән контрразведка начальнигы Геле тәкъдим иттеләр. Өстәгеләр кушкач, Мичурин алар кандидатурасын кабул итмичә булдыра алмады. Шулай итеп батальон пропагандистлары арасына Мәхмүт Җамалетдинов дигән егет өстәлде.

Кичен Мичурин бу хакта Гайнанга сөйләде. Гайнан аңа сак булырга, яңа пропагандист белән бик ачылып китмәскә дип киңәш бирде.

Мичурин – татар егете иде. Чын исем фамилиясе – Гали Корбанов. Ул белгечлеге белән юрист, сугышка кадәр 97 нче җәяүле дивизиянең прокуроры булган. Сугышның беренче көненнән үк - фронтта каршылый. Чолганышта калып, үзен-үзе атып үтерергә талпынып карый, ләкин винтовкасының штыгы комачаулап, пуля аның ияген генә җимереп читкә оча. Нәтиҗәдә, әсирлеккә төшкәч, аңа озак кына лазаретта дәваланырга туры килә.

Капелла батальонда дүртенче ротаның эшче взводы дип саналды. Аны гадәттә музвзвод дип йөрттеләр. Матрасы астыннан листовка чыккан Сөләйманов та шушы взвод легионеры булып хезмәт иткән иде. Капелла көн саен диярлек кичләрен репетицияләр үткәрә. Мәхмүт Җамалетдинов беренче көнендә үк репетиция барган блокка килеп, артистларның җырлаганнарын, коралларда уйнаганнарын карап утырды.

– Мин дә мәктәптә укыганда шигырьләр сөйли идем, – диде ул Гайнанга. – Берәр концертта мине дә катнаштырсагыз иде.

– Бездә бит барысы да профессионал артистлар. Бу үзешчәннәр бригадасы түгел. Ә хәзер барыгыз, үз барагыгызга кайтып ял итегез. Иртәгә лагерьда концерт булачак. Шунда күрерсез егетләрнең нәрсәгә сәләтле икәнен, – дип, Гайнан Мәхмүтне репетиция барган җирдән чыгарып җибәрергә ашыкты. Аның егетләр белән кайбер мәсьәләләр буенча сөйләшеп аласы бар иде.

Мәхмүт карышып тормады. Барактан чыгып китте. Артистлар репетиция ясаган кыяфәт чыгарып, кайсы җырлагандай итенде, кайсылары торбаларда баракны яңгыратты. Ә Гайнан берничә егет белән генә алда торган эшләр турында әңгәмә үткәрде.

Җамалетдиновның музвзвод тирәсендә йөри башлавына ике ай чамасы вакыт узды. Барысы да аңа ияләштеләр. Ул артык чәчрәп чыкмый, сораган, кушкан эшләрне карусыз гына, җиренә җиткереп үтәргә тырыша иде.

Август башларында Едлинога Муса Җәлил килде. Тагын биш көннән дүртенче батальон легионерлары өчен концерт планлаштырылган. Батальон ышанычны акламаган һәм Бельгиягә җибәрелгән өченче батальон урынына беренче сентябрьдә Көнбатыш Украинага озатылырга тиеш иде. Җәлил аңа кадәр Әрмән легионы һәм поляк партизаннары белән берлектә Татар легионының восстаниесен үткәрү турында яшерен оешмалар үзәгенең карарын әйтергә дип килгән иде. Ул “Шүрәле” дигән комедия язган һәм Шәфи Алмасның ризалыгын алып, шушы дүрт көндә шул комедиянең репетициясен үткәрергә җыенуын әйтте.

– Безгә дүрт-биш көн бирелә. Репетиция ширмасы астында баш күтәрүгә бик җентекләп әзерләнергә кирәк, – диде Муса Гайнанга, артистлар җыйналыр алдыннан. – Берәрсен иртәгә Берлинга җибәрергә. Симаев белән Алиш анда листовкалар әзерләп куярга тиеш. Шуларны алып кайтырга кирәк.

– Миңа батальон командиры иртәгә үк берәрсен фашистик агитация китаплары алып кайтырга Берлинга җибәрергә кушты.

– Кемне җибәрергә уйлыйсың соң?

– Батталны дип тора идем.

– Алайса, Баттал Алиш белән очрашсын, аннан листовкаларны алсын. “Идел-Урал” гәзитнең соңгы санын да алып кайтса, әйбәт булыр.

Икенче көнне Баттал юлга кузгалырга торганда, аны батальон командиры Гаумиц чакыртып алды.

– Үзеңә генә авырга туры килер. Китапларны да күтәрешеп кайтыр, иптәш тә булыр, унтер офицер Мәхмүт Җамалетдинов белән бергә барып кайтыгыз, – диде ул.

Гел комитетчылар арасында, артистлар янында елышып йөргән кеше булгач, Баттал Мәхмүтне ияртергә каршы килмәде.

Поездда алар юл буе сөйләшеп бардылар. Мәхмүт үзенең сугышка кадәр кем булуын, кайларда эшләвен сөйләде. Үзбәкстаннан икән. Үзенең комсомолец та икәнлеген әйткәч, Баттал үзенең беркатлылыгы, кешеләргә ышанучанлыгы белән, аннан шикләнми башлады. Дөрес, яшерен оешма булуы, листовкалар чыгарып таратулары хакында сүз чыкмады.

Берлинда Мәхмүт Батталдан бер адым да калмыйча, гел аның белән йөрде.

– Мин Берлинда әле беренче тапкыр. Адаша-нитә калсам, нишләрмен. Немец телен дә белмим, – диде ул.

Абдулла беренче көнне аны үзе белгән кадәр Берлин белән таныштырып йөрде. Зоопаркка да алып керде, Александрплац мәйданындагы һәйкәлләрне дә күрсәтте. Паркларга да алып керде. Икенче көнне алар “Идел-Урал” редакциясендә булдылар. Баттал, бер кеше белән сөйләшәсем бар, дип, Мәхмүтне Шәфи Алмасның кабул итү бүлмәсендә Сабит Кунафин янында калдырып, Алиш бүлмәсенә кереп китте.

– Кем белән йөрисең анда? – дип сорады Батталны таныш түгел кеше белән күргән Алиш.

– Комитет пропагандисты, – диде Абдулла. – Шикләнмә, ул берни дә белми. Миңа иптәш итеп кенә җибәрделәр.

– Кара аны, соңгы араларда бик нык тикшерәләр. Шымчыларның берсе булуы бар.

– Ул лагерьда март башыннан бирле инде. Андый-мондый шикле эшләре сизелгән юк. Аралашучан егет. Комсомолец.

Ә Җамалетдинов Кунафин белән күптәнге танышлар, аның шымчы икәнен бик яхшы белә иде.

– Сезнең монда бик куркыныч кешеләр эшли икән. Сак булыгыз. Берсе белән менә ике көн инде Берлин буйлап дуслары белән очрашып йөрибез, – диде ул Кунгафинга.

Алар Берлиннан өченче көнне кич кенә кайттылар. Өч көн буе аралашып, сөйләшеп йөри торгач, Баттал Мәхмүткә үз кеше кебек карый башлады. Ул хәтта бер төргәк листовканы аңа күтәртеп йөртте. Мәхмүт төргәктә ни барын белми иде. Ул Абдулладан:

– Нәрсә бу? – дип сорады.

– Листовкалар, – диде Баттал.

– Листовка дигән сүзне ишетеп, Мәхмүтнең коты алынды. Куллары калтырана башлады.

– Курыкма, беркем дә белмәс.

– Тикшерсәләр? Гел шуны гына эзләнеп йөриләр бит.

– Тикшерә башласалар, җиргә ташларсың. Мин белмим, минеке түгел, диярсең. Без гел шулай итәбез, – диде Баттал.

Алар төргәкләрен музвзвод шөгыльләнгән баракка, Гайнанга кертеп бирделәр. Гайнан Абдулла белән бергә Берлинга Мәхмүтнең дә барганын белми иде. Аларны икесен бергә күргәч аптырап калды. Беркавым нәрсә әйтергә дә белмичә торгач, Мәхмүтнең төргәгеннән җитмеш листовка санап алды һәм аның кулына тоттырды.

– Син хәзер безнең белән. Боларны концерт буласы көнгә каләр үзеңдә сакла, – диде.

– Кая куйыйм мин аларны?

– Мендәр йә матрас астына яшер. Кешегә сөйләмә. Беркем дә белмәс, – диде Гайнан. – Ә хәзер барыгыз, баракларыгызга.

Мәхмүт үз барагына кереп калды. Абдулла үз барагына китте. Юлда аңа Мичурин очрады.

– Җамалетдинов сизмәдеме нишләп йөргәнеңне? – дип сорады ул аннан.

– Без аңа бер төргәк листовка бирдек сакларга.

– Син нәрсә?! Сатса?!

– Өч көн бергә йөреп, бер дә кырын сүз ычкындырмады. Ышанычлы кеше булырга тиеш, – диде Баттал. – Сатмас, листовкалар анда да булгач, безнең белән бер төркемдә саналачак бит.

– Ярар, сатса ул да безнең белән бергә эш алып барды дип торырбыз. Шулай да артыннан күзәтергә кирәк.

Гали Корбанов Мәхмүт белән бер барактан иде. Ул Гайнан янына кереп, үзенең шиген әйтте. Гайнан төргәкләрне чишеп, листовкаларны бүлгәләү белән мәшгуль иде.

– Боларны бер урында саклау куркыныч, үзебезнең егетләргә өләшеп чыгыйк әле, – диде Гайнан. – Син Мәхмүтне күзәтерсең. Боларын Рушатка, Зиннәткә, Әмировка бирергә кирәк. Матрас асларына яшерсеннәр.

Муса тугызы көнне яшерен оешма егетләрен җыеп киңәшмә үткәргән дә, баш күтәрү ундүртенче августка билгеләнүен әйтеп, шул ук көнне Берлинга кайтып киткән иде. Киңәшмәдә Гайнан, Сәйфелмөлеков һәм Хисаметдинов катнашкан. Гарәф каравылда торган. Муса егетләргә поляк партизаннары белән элемтә урнаштырылуын, коралларның Яушев заводыннан алыначагын әйткән; баш күтәргәндә кем нинди эш башкарырга тиешлеген тәгаенләгәннәр.

 

12

Ул төнне Гали Корбановның күзенә йокы кермәде. Ә аннан ерак түгел генә койкада, йоклый алмыйча, Мәхмүт Җамалетдинов аунады. Төннең билгеле бер сәгатендә йокы дигән нәрсә, кеше никадәр генә уяу булырга тырышса да, үзенекен итә, күзләрен барыбер йомдыра һәм адәм баласы илле минутка бернинди тавышка да исе китми торган тирән йокыга тала. Гали дә шундый билгесезлек томанына чумып, күпмедер вакыттан соң өстенә ябырылып килгән ниндидер хәшәрәттән коты алынып, сискәнеп уянып китте. Ул уянуга сикереп торып утырды һәм Мәхмүт койкасының буш икәнен күрде. Галинең йөрәге жу итеп китте. “Сатарга киткән”, – дип уйлады ул. Әле генә изелеп йоклап харап булган Галине инде бүтән йокы алмады. Ул төн буе әле бер, әле икенче якка боргаланып, әле авыр сулап, әле тын да ала алмыйча интегеп ятты. Берәр сәгатьтән ишектә Мәхмүт күренде. Аның күзе шундук Галинең ятагына төште. Аның уяу икәнен күреп, ул эче борчыган кеше кебек, корсагына ябышты. Аһ-уһ килгән булып койкасына барып ятты. Аның күзенә дә таң атканчы йокы кермәде. Гали Мәхмүтнең чынлап та үзләрен сатканлыгын аңлады. Ләкин кемгә дә хәбәр итәргә инде соң иде. Иртән, торырга дигән команда булуга, аларны сафка тезеп ашханәгә алып киттеләр. Гали башка көннәрдәгедән үзгә буларак барак ишек төпләрендә һәм ашханә янында овчаркалар җитәкләгән немец солдатлары басып торуын күрде. Аларны ашханәдә легионның контрразведка начальнигы капитан Линкес белән батальон командиры Гаумиц каршы алды. Алар легионерларга утырырга рөхсәт бирмәделәр. Гаумиц көндәгечә аларны Guten Morgen (хәерле иртә) дигән сүзләр белән каршы алмыйча, “Легионда татар һәм немецларның дошманнары барлыгы билгеле булды”, – дип башлады.

– Үзегезгә күрсәтелгән зур ышанычны акламыйча бөек фюрерга каршы җимерү эше алып барасыз! – дип кычкырды ул, төкерекләрен чәчә-чәчә.

Ул арада ишектән ниндидер кәгазь тоткан батальон контрразведчигы Геле килеп керде дә кәгазен йөгереп барып Гаумицка тоттырды. Анысы кәгазьдәге язуга күз йөртеп чыкты да:

– Гайнан Курмашёф! Рушад Хисамутдиноф! – дип исемлек укый башлады. – Vortreten (Бер адым алга)!

Гайнан белән Рушат алга чыгып бастылар.

– Wegführen! (Алып китергә)! – дип команда бирде Гаумиц.

Ишек төбендә басып торган солдатларның икесе килеп Гайнан белән Рушатны ашханәдән алып чыгып киттеләр.

Батальон командиры исемлекне укуын дәвам итте:

– Зиннат Хасаноф! Аптулла Батталоф! Али Курбаноф! Шариф Амироф!..

Унбишләп кешенең исем фамилиясе укылганнан соң, аларны да бер адым алга чыгардылар һәм дүрт-биш солдат килеп, ишеккә таба куалады.

Легионерлар: “Тагын кемнәрнең исемнәрен атарлар икән? – дигән курку катыш кызыксыну белән тын да алмыйча торганда, Гаумиц: “Махмут Ямалутдиноф!” – дип кычкырды. Солдатлар Җамалетдиновны алып чыгып киткәч, легионның контрразведка башлыгы Линкес сүз алып, Гаумиц сүзләрен кабатлады. Шуннан соң легионерларга иртәнге ашка утырырга рөхсәт иттеләр.

Кулга алынучыларны лагерь фургонына утыртып Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Лагерь территориясен чыгып беркадәр баргач, автомашинаны туктатып, Мәхмүт Җамалетдиновны төшереп калдырдылар.

Алдагы көнне Батталар комитеттан китүгә Кунафин Шәфи Алмас янына кереп Мәхмүттән ишеткәннәрен түкми-чәчми аңа сөйләп бирде. Шәфинең бу яңалыктан тәне калтырый башлады. Кан басымы күтәрелде. Ул калтырана-калтырана телефон трубкасын алып Угляубега шалтыратты, аның белән һичкичекмәстән очрашырга кирәклеген әйтте.

Ә ике сәгатьтән “Винета” радиостанциясенең татар тапшырулары редакциясенә биш кеше килеп керде. Алар бүлмәдәге хезмәткәрләрнең бишесен дә бастырып бер рәткә тезделәр һәм өстәлләрне, тумбочкаларны, шкафларны актырырга, кәгазьләрне берәм-берәм тикшереп, китапларны ачкалап, нәрсәдер эзләргә тотындылар.

– Сез кулга алынасыз, – диде тикшерүчеләрнең берсе. Ахры, төркемнең җитәкчесе булгандыр. – Шәхси әйберләрегездән кала бернәрсә дә алмагыз.

Әхмәт Симаев, Афзал Фәтхуллин, Фәйзелхак Мингалин, Кәбир Газиев һәм Идрисине бүлмәдән алып чыгып киттеләр һәм Александрплац төрмәсенә илтеп, аерым камераларга ябып куйдылар.

Шул сәгатьтә үк “Идел-Урал” редакциясендә дә тентү үткәреп, Алишны кулга алдылар. Ә кичке якта Едлинодан репетиция үткәрергә дип киткән җиреннән кайтып кергән Мусаны фатирында граждански киемдәге таныш түгел ике ир көтеп тора иде.

 

Икенче бүлек тәмам. (Дәвамы бар)