Логотип Казан Утлары
Хикәя

​​​​​​​Әсәлем...

Җирнең кайсы гына ноктасында булсам да, гел бер үк кешеләрне күрәм. Бүген минем Казанда беренче генә көнем, ләкин мондагы кешеләрне үзем туган Испаниядә дә көн саен очратам кебек. Минемчә, сез дә аларны танырсыз, алар бит һәрвакыт безнең арабызда, ә, бәлки, без дә күптән шундый ук кешеләргә әверелгәнбездер. Аларны күрәсегез килсә, мин утырган паркка гына килегез. “Саф һава сулап, бүгенге көн өчен энергия җыям” дип акланып, үзләренең Инстаграмнарына яңа фотолар әзерләргә килгән кешеләр монда бихисап. Әнә берсе иртәнге сәгать җидедә “подписчикларына” видео аша хәерле позитив иртәләр, уңышлар теләп, башы күккә тигәндәй елмаеп мөрәҗәгать итә дә соңыннан борынын салындырып, инде биш ел буе интегеп эшләгән эшенә китә. Ә берсе үзен иртәнге кояш нурлары һәм ямь-яшел хәтфәдәй чирәмдә фотога төшерергә дус кызын ияртеп килгән. Парктагы каеннарның һәр ботагына тотынып төшкәннән соң, алар, һичшиксез, колакларына наушник тыгып, шул фотоларны редакцияләячәк һәм лайклар санының артканын тикшереп торачак.

Әле кичә генә минем дә проблемаларым шул Инстаграм белән чикләнсә, бүген башны башка уйлар бораулый. Хәзер үземне дөньядагы иң бәхетсез кешедәй хис итәм. Бер көндә мин 17 ел буена төзегән якты тормышымны, якын дусларымны, диңгез буенда урнашкан яраткан өемне, мәктәбемне, беренче мәхәббәтемне калдырырга мәҗбүр булдым. Югары уку йортына керү, Испаниядә шәхсән үземнең ресторанымны ачу кебек планнарым, әлеге парктагы балаларның комнан ясалган сарайлары кебек чәлперәмә килде. Әти-әни минем өчен кадерле булган бар нәрсәне тартып алды сыман. “Кызым, Назлы, Казан бит ул – синең ата-бабаң туып үскән җир, син монда да бар максатларыңа ирешә алачаксың, яңа тормыш башлавы да авыр булмаячак. Әз генә вакыт үтсең, син бу шәһәргә гашыйк булачаксың”,- дисәләр дә, мин аларга ышанмыйм. Бердәбер кызларының язмышы белән уенчык кебек уйнагач, әзрәк тынычландырырга гына телиләр ала. Минем әти – Испаниянең иң атаклы хирургларының берсе. Казанга яшәргә килүнең сәбәбе дә шунда. Имеш, монда әти кебек табиблар җитешми, ә чит илгә очарга мөмкинлекләре булмаган авыр операцияләргә мохтаҗ кешеләр бик тә күп. Шуңа да әти минем дөньяма күз йомып, бу шәһәрдә яңа тормыш башларга карар кылды. Хастаханә якынрак фатирны да озак эзләмәдек. Хуҗаларына аны бик тиз арада сатырга кирәк булган, шуңа безгә зур ташлама ясадылар. Әлбәттә, мин дә алар урынында тизрәк качар идем моннан, артык бер генә көн дә тормас идем. Әлеге паркны биләп алган кешеләр арасында гына мин үземне бик үк ялгыз хис итмәсәм дә, миңа өйгә кайтырга кирәк, әнидән тагын лекция тыңлау гына җитмәгән иде миңа.

Җәй быел Испаниядә дә салкын килде, ләкин бүгенге көн аеруча моңсу тоела. Парктагы йөзләреннән елмаю төшми торган балалар да, кешеләрне әз генә бәхетле итәргә тырышып, үзенең ахыргы җылысын, якты нурларын бирергә теләгән кояш та, хәтта Инстаграмдагы 2336 подписчик та күңелне җылытмый. Шуңа күрә, мине көтәчәк яңа бүлмә генә түгел, ә яңа тормыш та күңелемә тынычлык өстәми иде.

Ишекне ачып, фатирга керү белән, мине ниндидер салкынлык биләп алды, әлбәттә, ул күптәннән үзенең эшен оныткан батареялардан, кыршылып беткән ак стеналардан, рамнары чатнаган тәрәзәләрдән түгел иде. Әти-әни тегендә-монда йөгереп, аңа игътибар итмәсә дә, сизәм: бу фатирда инде күптәннән бернинди өмет һәм күңел тынычлыгы калмаган... Әлеге урынның тәрәзәләре, кояш бар бүлмәләрне дә үзенең нурында коендырырлык итеп урнашса да, ишекне ачу белән сине бәхетле кешеләрдән калган яктылык биләп алмаса, Африканың иң эссе кояшы дә күңелне җылытмаячак. Күрәсең, элеккеге хуҗаларның моңа вакытлары, бәлки мөмкинлекләре, яисә, гомумән, теләкләре дә булмагандыр.

Шулай бу фатирның серенә төшенәсем килә торган мәлдә, эшсезлектән интегәдер, дип уйлапмы, фикерләремне әни бүлдерде. Минем моңсу һәм ниндидер җавап көткән күзләремдә, әни әле дә Казанга алып килгәнгә нәфрәт һәм үпкә күрсә, аларда инде бары тик бушлык һәм ул бушлыкны җиңеп чыгарга тырышкан якты киләчәккә өмет тә бар иде. Әни инде шул чиксез аңлатулардан туеп, миңа сораулар бирмичә генә, үз бүлмәмә кием-салымнарны урнаштырырга кушты. Шул эш кенә булса да, миңа уйларымны онытып торырга ярдәм итәр дип теләгәндер иде ул.

Машинадан әти алып кергән кап-әрҗәләр, ниһаять, бүлмәне тутырды. Иң беренче булып үземнең иң бәхетле мизгелләрем сурәтләнгән фотоларымны киштәләргә тездем. Менә бу фотоларда мин дусларым белән. Юлда рамнарның пыяласы чатнаса да, минем аларга карата мәхәббәтем беркайчан да чатнамаячак. Шул рәвешле, йөрәгем күңелле хатирәләр белән тулган арада, игътибарымны тузанлы киштәләрнең берсендә хуҗасыз калган китап җәлеп итте. Элеккеге сәер хуҗаларның нәрсә укыганнарын гына булса да беләсе килү теләге белән, мин китапка таба кулны суздым. Юк, бу китап түгел, ә күз яшьләре белән кайбер битләре катып калган, кайбер җөмләләрен укып та булмаслык дәрәҗәдәге көндәлек иде. Безгә кадәр торган хуҗаның көндәлеге. Ыгы-зыгы аркасында мине генә борчый торган сорауларга җавап табу нияте белән, кыяр-кыймас кына бу көндәлекнең беренче битен ачтым. Аның тышында “Хәдичәм, дөрес юлны сиңа йөрәгең күрсәтер. Сине мәңге яратучы әниең, Клара. 2003 ел” дигән насихәт язылган иде. Димәк, минем кулларда Хәдичә дигән кызның беренче мәхәббәте, ничә еллар дәверендә бу тормыштан алган сабаклары, дуслары тарафыннан хыянәт кичерү, мәктәптәге укытучылары белән булган мөнәсәбәтләр турындагы язмалардыр инде, дип уйладым мин. Алай булса, һичшиксез, Хәдичә минем хәлне аңлаган булыр иде. Үзем өчен ниндидер киңәшләр табармын дип, мин беренче көн вакыйгаларын укырга керештем.

“1 июнь. Кадерле әнием, мин бу дөньяда синсез ялгыз калганнан соң инде ундүрт тапкыр 1 июнь үтте. Әмма ундүртенчесендә генә син миңа аеруча җитми башладың. Син миңа бу көндәлекне беренче тапкыр кулга тоттырган көнне хәтерлисеңме? Әлбәттә, әнием, синең өчен дә бу көн хәтереңдә мәңгегә уелып калгандыр. Син мине унбиш яшемдә “Халыкара балаларны яклау көне” уңаеннан бәйрәмгә алып бардың. Көндәлек сатып алып, сөедергәннән соң йөзеңдә балкып торган елмауюың әле дә күз алдымда тора. Синең шулкадәр ягымлы елмаюыңны мин хәзер кызым - Әсәлнең бәхетле күзләрен күргәч кенә аңлый башладым. Син якты дөньядан киткәч, ул гына миңа яшәргә көч һәм дәрт өстәп торды. Берничә көннән аңа җиде яшь тулачак, бигрәк зур үсте инде. Үскән саен, ул сиңа охшый бара, әнием... Ә холкы минеке... Дүрт яшендә үк укырга-язырга өйрәнде, дуслары курчак киендереп уйнаганда да, тәрбияче артыннан китап күтәреп йөри иде минем Әсәлем. Менә хәзер дә ул кулына китабын тотып йокыга китте. Нигәдер көндез күп йоклый, нәрсә генә эшли башласа да, хәле тиз бетә. Бер дә тик торганы юк үзенең, шуңадыр инде. Хәзер ул уянны көтәм, аңа син мине ундүрт ел элек алып барган бәйрәм мәйданын күрсәтәчәкмен. Аның өчен генә түгел, минем өчен дә шул урынга кире  кайту зур вакыйга булачак..”

Шуның белән көндәлекнең беренче язмасы тәмамланды. Ләкин шул язмадан соң да, күңелдә авырлык сиздем. Уйларымда Хәдичә минем хәлемә керер кебек тоелса, хәзер мин үзем аны аңларга тырыштым. Бу дөньяда һәркем өчен дә иң кадерле кешене югалтып, яшәүнең тәмам тәмен тоймый башлагач, Ходай аңа өмет бүләк иткән. Мәгънәсез караңгы тормыштан чыгу юлын күрсәтүче маяк булып, аның кызы туган. Балалы өйдә мондый бушлык берничек тә хөкем итә алмый, димәк мин ялгышканмын. Эш ,чыннан да, иске ремонтта булгандыр. Мин әнием янына фатирны үзгәртү тәкъдимнәре белән барып килдем дә, көндәлекнең икенче битен ачтым.

“4 июнь. Кадерле әнием, минем йөрәгем дөрес сизгән: бәйрәм мәйданына бару минем өчен бик зур вакыйга булды. Аның зурлыгы куркынычлыгы белән тәңгәл килә. Әсәлем үзе кебек баллы мамык ашаганнан соң, аның яшендәге башка балалар җыелган, шарлар тараткан урынга барырга сорады, ләкин... барып җитә алмады. Үзенең кечкенә тәпиләре белән зур кызыл шар артыннан йөгергән арада, аңын югалтып егылды. Әнием, хәтерлисеңме, син минем бер йөткерүемне ишетеп тә, кичектермичә хастаханәгә алып бара идең? Шуңа күрә, мин начар уйларны читкә куеп, башына эссе генә тигәндер дип уйласам да, табибка күренмичә булдыра алмадым. Әсәлнең хәле турында сөйләгәч, ул да миңа: “Хәдичә ханым, 7 яшьлек шук кыз өчен бу гадәти хәл. Урамда эссе, кояш кыздыра, бәлки бик сусаган булгандыр. Барысы да яхшы булачак, борчылмагыз шул хәтле ”- дип, Әсәлне бәйрәм уңаеннан кәнфит белән сыйлап, өйгә кайтарып җибәрде. Табибның сүзләре миндә ышаныч уятмаганга күрә, мин барыбер томография узарга булдым. Нәтиҗәләр билгеле булгач, табиб миңа нәрсәдер аңлатырга тырышып карады, ләкин “Сезнең кызыгызда маш мие шеше табылды. 3 дәрәҗә.” дигән сүзләрдән соң, мин инде аны тыңлый алмадым. Син үлгәннән соң минем әле шулай йөрәк тетрәнгәне юк иде, әнием.. Минем кызымны могҗиза, бары тик могҗиза гына коткара алачак.”

Бер белмәгән кешенең кайгысы минем күңелне шулкадәр әрнетә алыр дип башыма да килмәс иде. Күздән яшь тама.. Күпме генә киләсе язманың куанычлы булуын теләсәм дә, әтием шул өлкәдә эшләгәнгә күрә, могҗизаларның аз, бик аз булуын аңлый идем мин. Ләкин алар юк түгел. Әсәлне Хәдичәдән тартып алмаячаклар, бу мөмкин түгел, шуңа күрә дә мин укуымны дәвам иттем.

“ 9 июнь. Кадерле әнием, мин табиблардан көткән кебек, син дә миннән яхшы хәбәрләр көтәсеңдер. Алар юк дип язсам, үземне бирешәмдер кебек хис итәм. Әлегә булмаса да, алар, һичшиксез, булачак. Табиб кичә Әсәлне мактады. “Кызыгыз зурларга караганда да көчлерәк, аның күзендәге бәхет ялкынын саклап кала алсагыз, ул авыруны да җиңеп чыгарга мөмкин, Алла теләсә”,- диде. Анализлары киресен сөйләсә дә, бу сүзләр миндә ниндидер өмет уятты. Шуңа күрә, авыруга игътибар итмәсәк, ул Әсәлне калдырыр дигән максат белән, без бүген беренче тапкыр кибеткә киттек. Әле җәй башы гына булса да, кайбер җирләрдә мәктәп формалары эленеп тора иде. Кызым аларны әллә кайдан күреп алып, мине шунда алып барды. “Әнием! Кара нинди матур!!! Мәктәпкә шуны кисә-ә-әм, бик кызык булыр иде, ул яңа сандалиларыма да килешәчәк. Ну кара инде, нинди матур!” - диде ул, салават күперең бар төсләре кергән сызыклы колготкиларга төртеп. Үзенең дуслары белән көз көне мәктәпкә барачагына бар йөрәге белән ышана иде. Бүген мин кызым теләгән бар нәрсәне алдым. Өйгә кайту белән, ул бөтен мәктәп әсбапларын үзенчә барлап, алсу төстәге рюкзагына матурлап тыгып, аны инде ишек төбенә илтеп куйган иде. Йолдызым минем..”

Нәни Әсәлнең сызыклы колготкилары ахырга кадәр пакетка төрелгән халәттә кала алырга мөмкин дигән уйлар минем күз яшьләренә туктарга ирек бирмәде. Мин яңа битне ачтым.

“12 июнь. Кадерле әнием, кичә төнлә Әсәлне хастаханәгә алып киттеләр. “Аңа анда яхшырак булачак”, - диделәр. Бүген мин, ул палатада йоклаганда, беренче тапкыр аның янында еладым, йөрәгем түзмәде. Ул шуны сизеп уянгач, шар кебек зур, әле хаман да янып тора торган күзләре белән миңа карады да: “Әнием, мин сине шу-у-ундый каты яратам, елама инде, хәзер ак халатлы абый миңа баш авыртмасынга  тагын тылсымлы дару эчерә дә, без өйгә кайтачакбыз. Ә анда безне туңдырма көтә, шулай бит, әнием?”,- диде. Хәзер аның организмында нинди көрәш барып та, ул мине шулай тынычландырырга көч тапкач, минем кызыма карап еларга хакым юк иде. Төн тыныч үтте.”

“14 июнь. Кадерле әнием, ике көн эчендә барысы да үзгәрде. Әсәлнең хәле көннән көн начарая. Табиб әле генә кулыма “Дүртенче дәрәҗә” дигән бәяләмә тоттырды. Тиз арада операция турында карар кылырга кирәк. Әнием, мин имзамны куярга булдыра алмыйм. Операциясез аның тагын 10 ай яшәргә көче җитәчәк, ә аны ясатып, йөрәгенә авыр килсә,  аны сине югалткан кебек, мәңгегә югалтачакмын. Ләкин аның ахыргы мөмкинлеген тартып ала алмадым, бар нәрсәне хәл итүче операциягә ризалашырга туры килде. Аңа кадәр синнән калган фатирымны сатарга кирәк булачак. Әсәлемне янымда калдырырга атом бөртеге кебек кенә дә мөмкинлек булса, мин аның өчен барысына да әзер, кызганыч, мин моны бик соң аңладым бугай..”

Әйе, мин чыннан да Хәдичәне аңларга тырыштым. Аның көндәлеген укыганда үземне бәйрәм мәйданында, мәктәп формасы арасында , хәтта хастаханәдә дә Әсәл артыннан күзәтүче шаһиттай хис иттем. Минем өчен шул күзәтүнең һәр минуты, һәр мизгеле зур сынау кебек иде. Ләкин ничек кенә авыр булса да, Хәдичәгә моннан мең кат авыррак. Чөнки ул Әсәлсез яши алмыйча, үзен югалтырга мөмкин. Әниләр безгә нинди караш белән нинди генә салкын сүзләр әйтсә дә, аларның йөрәкләре бары тик балалары өчен тибә. Минемчә, моны һәр кеше беләдер, бу сүзләр күп кенә җырларда, әсәрләрдә, киноларда очрый, ләкин сезнең шуны аңлап, бернинди сәбәпсез әниегезне кочаклаганыгыз, аңа рәхмәт әйткәнегез бармы? Кызганыч, минем дә юк бугай. Икенче биткә күчәр алдыннан, мин әнием янына барып, гафу үтенергә теләдем.

“19 июнь. Кадерле әнием, биш көн буе мин Әсәл яныннан китмичә, аның янында булдым. Әле генә телефоннан шалтыратып, фатирны алырга теләүчеләр турында хәбәр иттеләр. Беләм: синең ахыргы теләгең минем шул фатирда матур, бәхетле тормыш алып баруым иде. Ә хәзер ул, бәлки, бу дөнья белән кызымны тоташтыручы ахыргы нечкә җептер. Фәнгә генә ышанган табиблар да могҗиза турында әйтә башлаганнан соң, мин Әсәлне бер минутка да үзен генә калдырмадым. Башта Әсәл теләгән әйберләрне алып тегендә-монда йөргәндә, бу бүлектәге балалар бүтәннәрдән бер дә аерылмый, шундый ук шат күңелле кебек тоела иде. Ләкин аларның сөйләшүләренә игътибар итә башлагач, үземнең кайда икәнлегемә ,чын мәгънәсендә, төшендем. Аларның әңгәмәләрендә “үлем” дигән сүз нәкъ “иртәнге аш” кебек еш кулланыла иде. Бер бала гына иртә белән төшенкелек һәм салкын караш белән уянса, аны кичкә таба өмет һәм якты хисләр биләп ала алганына хәйран калдым. Әле күптән түгел генә үлемне химиотерапия белән чагыштырганда җиңелрәк күреп тә, хәзер ул үл үзенең пеләш башын тотып,  шампунь экономиясе турында башка яшүсмер балалар белән көлешә иде. Әсәлнең дә шул баларның арасында булуы миңа инде ничә көн йокы бирмәде..”

“25 июнь. Кадерле әнием, минем кызым бүген беренче тапкыр “Бәлки, син туңдырма яисә яраткан китабыңны укырга телисеңдер? Сиңа берәр нәрсә кирәкмиме?” дигән сорауларга пышылдап кына “тынычлык” дип җавап бирде. Аның күзләрендә хәзер ут түгел, хәтта курку да күренмәде. Кечкенә генә булса да, табибларның аңа кызгану белән караганнарын аңлый иде ул. Мин вакытлыча дус кызымда яшәп торам. Дүрт көннән операция.”

Киләсе язманы күпме генә укырга тырышып карасам да, Хәдичәнең күз яшьләреннән соң калган таплар миңа ирек бирмәде. Көндәлектә тагын берәр язу табармын дип, бөтен битләрне карап чыкканда, алар арасыннан инде күп тапкыр кулга алынганга күрә, төсләре уңып беткән визитка килеп чыкты. Табибның исемен укырлык түгел иде, ләкин аңа да карамастан, хастаханәнең адресы яхшы күренде. Әсәл белән әле егерме минутлап кына таныш булсам да, ул миңа шундый якын кебек тоелды. Шул кечкенә вакыт эчендә дә, Хәдичә кичергән авырлыкларны үз йөрәгем аша үткәрдем. Операция турындагы кирәкле мәгълүмат ничектер кулыма эләккәч, шул көнне йөрәкләре бердәм булып тибүче әни һәм кыз янында булырга тиешлегемне сизә идем. Чыннан да, мин бу фатирның бушлыгы иске ремонтка бәйле түгел дип ялгышмаганмын, ләкин ялгышсам, минем күңелемә мең кат җиңелрәк булыр иде шул.

Иртәгә ике кешенең язмышы билгеле булачак. Нәкъ иртәгә кечкенә, ләкин зур йөрәкле, гөнаһсыз баланың гомере хөкем ителәчәк. Иртәгә сабый бала әнисе белән калырга яисә әбисе янына китеп, күзләрен мәңгегә йомарга мөмкин. Иртәгә операция көне.

Көндәлекне яңадан һәм яңадан укып, уйларымны Әсәлдән аера алмыйча, йокысыз төнем үтеп китте. Операциянең вакытын төгәл белмәгәнгә күрә, мин хастаханәгә иртәрәк барырга булдым. Кичәге көн белән чагыштырганда, бүген кояш тагын да тырышыбрак кешеләрне үзенең нурларында коедыра иде, хәтта каршыма очраган кешеләрдә дә бүген ихлас елмаюлар күренде. Аларның һәрберсенең яшәүгә мәгънә өстәп торучы кешеләре, үзләре генә аңлый торган кайгырулары, бәхет чыганаклары бардыр, мөгаен. Димәк, мин ялгышканмын. Бу дөньяда тормыш юллары бер үк булган кешеләр юк. Алар барысы да төрле. Шундый уйлар белән, кулга көндәлек тотып, ярты сәгать эчендә хастаханәнең бусагасы янына килеп җиткән идем. Белмим, бәлки бу зур теләгем генәдер, әмма йөрәк кенә түгел, хәтта кояш та, урамдагы кешеләр дә, биектәге ирек кошлар да “барысы да яхшы булачак” дип, пышылдаган сыман тоелды миңа.

Ләкин, каршымда инде ничә көн йокламаган, елаудан күзләре шешенеп беткән, куллары калтыраган хатынны күргәч, өмет канатларым сынган кебек булды. Каршымдагы хатын Хәдичә иде. Ул бер ноктага карап утыра-утыра да, сискәнеп китеп, озын коридор буенча, үзенең нишләгәнең аңламыйча да, тегендә-монда йөри. Соңыннан, аяклары тотмый башлаганын сизеп, авыр сулап кире урына утыра. Димәк, хәзерге минутта нәни Әсәл үлем белән көрәшә. Хәдичә янына килергә бераз курксам да, мин аны үзен генә калдырып китә алмый идем, чөнки көтү зонасында аннан башка беркем дә күренмәде.

Әкрен генә атлап, аның янына килеп утырдым. Озак вакыт ул, гомумән, минем якка карамады, мин дә сүз башларга кыймадым. Шулай ул тагын бер тапкыр урындыгыннан торгач кына, минем кулымдагы көндәлеккә игътибар итте. Ундүрт ел элек әнисе бүләк иткән көндәлеген ул меңнәр арасыннан да таныр иде. Аның төссез, хәтта бер тамчы да күз яше калмаган, курку тулы күзләренә берничә секундка төбәлгәннән соң, кичекмәстән аңа көндәлекне суздым. Аннан соң да ул миңа бернәрсә әйтмәде. Шуңа күрә, мин үзем сүз башларга булдым.

  • Минем исемем – Назлы. Бу көндәлекне сезнең фатирыгызда таптым.  Сезнең өчен ул бик мөһимдер, шуңа күрә... - дип дәвам итәсем килсә дә, әлеге сүзләрем урынсыз икәнлеген аңлап алдым. Ул бер сүз дә дәшмәде. Берничә минут тынлыктан соң, янә дәвам иттем. – Хәдичә ханым, барысы да яхшы булачак, Әсәл кебек ихлас йөрәкле кешеләргә мохтаҗ безнең дөнья. Шуның хәтле аны яратучы әнисен ташлап, ул китмәячәк, менә күрерсез! Аны әтисе һәм туганнары да сездән ким яратмыйдыр. Дөрес, алар турында мин көндәлектә бернәрсә дә очратмадым. Ләкин алар бар бит. Ә шундый терәк булганда..

Әмма мин югалып калган анага өмет өстәрдәй сүзләрне әйтеп бетерә алмадым, ул мине бүлдерде.

  • Юк, Әсәлнең әтисе дә, туганнары да юк..

Бу сүзләрне ишеткәч, ашыгып әйткәннәрем өчен бик үкендем, сүз таба алмыйча: “Сезнең югалтуыгыз белән уртаклашам.Ләкин барыбер, аның әтисе дә Әсәлнең тормышы өчен көрәшәдер”, - дидем.

  • Юк, син мине дөрес аңламадың, аның әтисе исән, ләкин ул хәзер аның тормышы өчен түгел, ә үзенең бизнесы өчен көрәшә, - дип, минем якка карамыйча гына,  җавап кайтырды Хәдичә.

-Димәк, ул Әсәл белән сезнең яныгызда булырга лаеклы кеше түгел. Көндәлегегезне берничә тапкыр укып чыктым, барлык әниләнең дә балаларына мөнәсәбәте шундый булса, бу дөньяда бәхетсез балалар калмас иде. Сез хәлдән килгән бар нәрсәне дә эшләдегез, хәзер кызыгызның язмышы Ходай кулында. Барысы да, һичшиксез, яхшы булырга тиеш, - дип тынычландырырга тырыштым аны.

Сүзләремне әйтеп бетергәч, карашымны Хәдичәгә юнәлттем. Ул һаман да бер ноктага төбәлеп тора иде, эре-эре күз яшьләре тамганын күрдем. Кинәт, хатын йөзен ике кулы белән каплап, җыелган бар кичерешләрен чыгаргандай, үкси-үкси елап җибәрде. Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап җиткермәсәм дә, миңа кыенлык килгәндә әнием кочаклагандай, аны кочып алдым. Ә ул, беренче тапкыр минем якка борылып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, карлыккан тавыш белән  “ Барысына да мин гаепле..” дип кабатлады.

  • Хәдичә ханым, сезнең монда бернинди гаебегез дә юк! Шулай килеп чыкканга, беркемне дә гаепләп булмый. Кызганыч, бу тормыш гадел түгел шул кайчакта...

Әсәлнең әнисе соңгы күз яшен сөрткәннән соң, инде гәүдәсе белән минем якка борылып, сүз башлады.

- Назлы, син дөрес әйтмисең, бу тормыш гадел. Хәтта кайвакыт аның гаделлеге куркыта да. Бәлки, аңлап та бетермисеңдер, ләкин нәрсә генә булса да, ахырда барыбер гаделлек җиңәячәк. Аны айлар, еллар буе көтә аласың, ләкин сине иң кыен минутта, иң авыр җәза белән хөкем итәчәкләр. Менә мин дә, үземнең җәзамны алдым бугай... – диде дә, карашын киредән идәнгә юнәлтте.

-Гафу итегез, ләкин мин сезне аңлап бетермәдем, - дидем, Хәдичәнең сүзне дәвам итүенә өметләнеп.

-Мин үзем дә әле генә аңлый башладым, Назлы.. Кызыма диагноз куйганнан бирле, дөреслекнең күзенә карарга куркып, үземә акланулар эзләдем. Ә аның хәзер операция өстәлендә ятуына бары мин генә гаепле. Әйе, бары мин генә.. Җиде ел элек операция өстәлендә үзем ятарга тиеш идем. Гомеремдәге иң зур ялгышлыктан нәрсә туктатып калганы хәтеремдә түгел, ләкин мин аны югалтудан баш тарттым. Анысы да Әсәл өчен түгел, ә үземнең файдам турында уйлап кылынган карар иде. Танышканнан бирле берничә айдан соң балага узганымны белгәч, Әсәлнең әтисе кичекмәстән аборт ясатарырга кушты. Нигә икәнлеген белмим дә бәлки яраткангадыр, миңа бу сүзләрне ишетүе авыр булса да, аңа каршы килергә уйламадым . Әле әфлисун орлыгы кебек кенә бала өчен, минем иң зур мәхәббәтемне югалтырга теләгем юк иде. Ләкин бу гамәл минем киләчәктә бала алып кайтырга барлык юлларымны ябасын аңлый идем. Табибларның сүзен тыңлап, баланы калдырырга булдым. Әсәлнең әтисе алдында тезләнә-тезләнә еласам да, ул барыбер киемнәрен җыеп, мине ташлап китте. Бүтән аны күрмәдем. Шул көннән башлап, үземнең бәхетсезлегемдә карынымдагы баламны гаепли башладым. Һәрбер көнем авыр сынау кебек тоелды. Инде түгәрәкләнгәнем күренә башлагач, мине эштән кудылар. Журналлар бары тик матур гәүдәле модельларны гына ярата икән. Гомерем буе хыялланган эшемне югалканнан соң, Әсәлгә нәфрәтем тагы да үсә төште. Беләсеңме, Назлы, мин көн саен йоклар алдыннан шул баладан котылу чаралары турында уйладым. Ә иртән торуга, ниндидер хис туктатты.Сизенүем дөрес булган икән. Дус кызым киңәше буенча интернеттан балама әти-әни таптым. Бу йөктән котылып, үземнең элеккеге тормышыма кайту гына түгел, ә шуның өстенә тагын зур сумма акча алу мөмкинлеге мине ул мәлдә иң бәхетле кеше итә иде. Шулай итеп, мин баламны кочагыма да алмыйча, чит кешеләргә биреп җибәрү көнен көтә башладым. Бай кешеләр, балалары дөрес үсеш алсын өчен, мине ай саен акча белән тәэмин итеп торды. Ләкин адвокатлары шалтыратканнан соң, күзләремдәге сөенеч уты аларның, мәңгегә сүнеп, бүтән беркайчан да кабынмас кебек тоелды. Тугызынча айга чыкканда, бу баласыз гаилә аерылышырга уйлаган. Зур күләмдәге компенсация түләгәннән соң, мин алар белән генә түгел, ә , гомумән, үзем теләгән киләчәк белән дә хушлашкандай идем. Ә Әсәлдән котыла алмаганымны аңлагач, аны үземдә калдырырга уйладым. Юк, Назлы, әни инстинктлары уянганга түгел, ә үземнең барыбыр бәхетле була алуыма ышанмаганга гына ул әле дә минем белән. Беләсеңме, ул тууга, кызым өчен Ходайга рәхмәт әйтү түгел, аны, хәтта, кулыма да алмадым. Аңа тиктормас, төннәрен йокы бирми торган, егетемнән аерган йөккә карагандай карадым. Бу хәл озак дәвам итте. Кышкы төннәрдә үземнең бу дөньяда бернинди дә терәксез, әзме-күпме акча кертә торган эшсез дә калганымны уйлап, аборт ясатмаган көнемне искә төшерә идем. Ә бала бит ул барысын да сизә икән, Назлы. Син аны кечкенә, бернәрсә дә аңламый дип уйлысың, ялгышасың. Әйе, еллар үткән саен ул минем тормышымның алыштыргыз өлешенә әверелә барды. Аның беренче “әни” дигән сүзләре, гөнаһсыз чем-кара күзләре, кулын миңа сузып нәни тәпиләре белән тып-тып атлап килүләре ниндидер рәхәт хисләр уята иде. Ул янымда чакта, үземне ялгыз дип уйлаудан туктадым. Әсәл мине төшенкелектән чыгарды, дип әйтү дә ялгыш булмас кебек. Ул миңа “әнием” дип эндәшкән саен, туганчы әйткән сүзләрем өчен, хәзер инде үземә карата нәфрәт уяна... Шулай итеп, мин үземә эш тә таптым, яшәргә әниемнән калган фатир да бар иде. Кулымдагы бәхет өчен сөенүләр, язмыш үткәндәге хаталарны сызып, тормышны яңа биттән башларга мөмкинлек биргән сыман тоелды. Ләкин, бу тормыш гадел шул, Назлы.. Кызым карынымда чакта әйткән сүзләрем, аннан котылу теләге, эзсез генә онытылыр, минем арттан кире кайтмас, дип ялгышканмын. Әсәлем менә үзенең кирәксез бала булганын тоеп, хәзер ике дөнья арасында көрәшә. Үткәннәргә кайтып булса, мин балама ул әле әфлисун кадәр генә булганда да, үземнең мәхәббәтемне биреп, ни дәрәҗәдә кирәк икәнлеген көннән-көн аңлатып килгән булыр идем. Ләкин хәзер соң инде. Һәм бар гаеп миндә генә.

Хәдичәне интектергән, әмма авызын ачып берәүгә дә әйтергә кыймаган, йөрәгенең иң караңгы урыныннан чыккан сүзләрне мин бүлдермичә генә, сүзсез генә тыңладым.Соңыннан, аның сулыштында ниндидер җиңеллек сизелгән кебек булды. Әле тормышның бернинди авырлыгын да татымаган унҗиде яшьлек кыз булсам да, Әсәлнең шундый халәтен, Хәдичәнең өстендә нинди җаваплылык торганын аңлый идем.

Бу тормыш, чыннан да, гадел икән шул. Синең әйткән һәр сүзең, һәр теләгең, хәтта уйларың да хөкемсез калмаячак. Еллар үтеп, кылган начарлыкларың өчен әле һаман җавап бирмәгән булсаң, димәк, киләчәктә сине тагы да авыррак җәза көтә. Ә әни кеше өчен баласының бер гөнаһсызга авырлыклар кичергәнен күрүдән дә яман сынау була аламы? Мөгаен, юктыр. Җәзада ниндидер дөреслек сизеп, кеше үзен тынычландыра да аладыр, ләкин синең өчен балаң интеккәндә, дөреслек турында сүз алып барып та булмый шикелле. Баланың язмышы әти-әни кулында. Һәм аның белән уенчык кебек уйнарга беркемнең дә хакы юк. Киләчәктә балаңның күзләрендә бәхет күрергә теләсәң, син башта аңа үзең лаек булырга тиешсең. Бу тормыш гаделлек өчен беркемне дә кызганмый. Шуны белеп тә, кешеләр дөрес юлга соң, бик соң басалар. Нәкъ шуның  өчен, хәзер, операция өстәлендә ятучы Әсәлне түгел, ә минем янымда хатадан әрнүче Хәдичәне хөкем итәләр. Кызының дуслары белән беренче сыйныфка бара алмавы, әнисе күрмәгәндә генә качып туңдырма ашап, салават күперенең бар төсләре кергән колготкиларны кия алмавына да Хәдичә, бары Хәдичә генә гаепле булачак...

Ләкин бу сүзләрне Әсәлнең әнисенә әйтергә минем көчем җитмәде. Ул аларны үзе күптән аңлый иде... Шуңаңа да карамастан, аның ягына борылып: “Бу тормышта гаделлек белән бергә гафу сорау да бар”, - дидем. Шул сүзләрне әйтүгә коридорның аргы башында ишек ачылды. Кояш нурларыннан сузылган юл буйлап килүче ак халатлы кеше Әсәлнең табибы иде.