Сәгадәт
Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәтнең туган елы мәсьәләсе баштарак бераз бәхәслерәк булды. Төрле елларда язылган анкеталарда ул үзенең туган елын 1907 ел дип күрсәтә. 1989 елда әнисе Мәрьям Шәрипованың икенче ире Ибраһимнан туган сеңелесе Суфияга җибәргән хатында да «мин 1907 елда туганмын», дип язган иде. Г. Исхакыйның мин төзегән «Зиндан» җыентыгында (1991) шул ук исемдә автобиографик повесть та бар. Анда автор, беренче мәртәбә тотылып, Казан төрмәсендә 2 тәүлек утырганнан соң, административ рәвештә туган авылы Яуширмәгә сөрелүе турында яза. 1906 елның 5 нче ноябрендә ул авылына кайтып җитә. «Менә миңа үземнең кызымны алып чыктылар... Кызымны күрмәгәнемә өч-дүрт ай үтсә дә, ул миннән бер дә ятсынмаенча килде», ди Г. Исхакый. Димәк, бала 1907 нче елдан алдарак дөньяга килгән булып чыга. Сәгадәтнең туу датасын ачыклар өчен Татарстан милли архивындагы муллалар тутырып барган метрикә дәфтәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булды. Баксаң, Сәгадәт Исхакый 1905 елның 15 июлендә (яңа стильдә 28) туган икән. Әтисе Казан төрмәсеннән котылып авылга кайтканда балага 1 яшь тә 3 ай ярым була. Бу хәлләргә Ибраһим Нуруллин да игътибар иткән, ул да, метрикә дәфтәреннән карап, Сәгадәтнең туган елын ачыклаган икән. Ә менә метрикәдә Г. Исхакыйның беренче баласы — Сәгадәткә кадәр туган бер улы да булуын И. Нуруллин күрмәгән.
Татар энциклопедиясендә Сәгадәтнең туган елы ике урында ике төрле: 1905 нче дип тә, 1907 нче дип тә язылган. Шулай ук Г. Исхакыйның да туган көне 22 февраль дип ялгыш күрсәтелгән. Әдип үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә: «Мин иске стильдә 10 февральдә (яңа стильдә 23 февральдә) кояш чыкканда туранмын», ди. «Кояш чыкканда» дип әйтүне дә кирәк тапкан.Энциклопедиягә бу бөек затлар турында текстлар язарга алынган кеше даталарны архивтагы метрикә дәфтәрләре буенча тикшерергә тиеш иде. Укучы бит иң дөрес мәгълүматны белер өчен җитди басмага — энциклопедиягә мөрәҗәгать итә. Хаталар энциклопедиядән тизрђк тарала.
Гаяз Исхакыйга мулла таныклыгы 1903 елның 17 апрелендә (яңа стильдә 27 апрельдә) бирелә. Ә шул ук елның 3 ноябрендә (яңа стильдә 16) Гаяз Исхакый белән Мәрьям Фәтхетдин кызы Шәрипова никахланалар. 1904 елның 3 августында (яңа стильдә 16) аларның Мәэмүн исемле уллары дөньяга килә. Ләкин бала, 9 атналык булгач, үлеп китә. «Әтисенә бик тә охшаган иде», дип әйтә торган булган әнисе Мәрьям. Тагын бер елдан ул кызлары Сәгадәтне таба. Ләкин, агалары сәбәпче булып (аларга «йорттотмас» кияүләре ошамый), Г. Исхакый белән Мәрьям 1906 елның 26 июлендә аерылышалар. Шул ук елның 28 ноябрендә алар никахларын яңартып тагын кушылалар. Әмма 1908 елның 21 июнендә Г. Исхакый, Мәрьямнең үтенече буенча, Архангель губернасыннан «...үземнең никахымдагы хатыным Мәрьям Фәтхетдин кызыны үзенең мәһаре бәрабәренә, габде нәфкасы (тияр мал) бәрабәренә хәлгы кылдым (аерылырга рөхсәт бирдем)» дигән документ җибәрә.
Сәгадәт, нигездә, әбисе Камәрия янында тәрбияләнә. Истәлекләрендә Сәгадәт «мин әтием белән 1913 елда гына таныштым», — ди. Г. Исхакый төрмәгә эләккәндә бик нәни калып, әтисе 1913 елда сөргеннән кайтканда инде балага 8 яшь була. Аннан соң да әле Казанда яшәргә рөхсәт ителмәгәнгә күрә, Петербургта, Мәскәүдә яшәргә мәҗбүр булган әтисе белән кызына сирәк кенә очрашырга туры килә. Яшь кыз турында «Петербургка китеп, кызлар гимназиясендә укыган, илдә һаман болганышлар дәвам иткәнгә, Петербургтан әбисе янына Яуширмәгә кайткан» дигән имеш-мимеш хәбәрләрне Сәгадәт апаның туганнарыннан еш ишетергә туры килә иде. Мәрьямнең оныгы (Сәгадәт апаның әнисе ягыннан бертуган сеңлесе Суфия кызы) Рәисә ханым әле дә: «Юк, Сәгадәт апа Смольныйда укыган, дәү әни шулай дия иде», — ди. Татар энциклопедиясендә дә шул ук версия бирелгән. Баксаң, Сәгадәт апа үзе язганча, әтисе аны 1917 елда Казанда «Мариинская гимназия»гә укырга биргән икән. Бу I разрядлы кызлар гимназиясе Казан шәһәре уртасында, мәһабәт йортта (хәзерге Рәхмәтуллин урамы, 2 нче йорт) урнашкан булган. Профессор Катанов, Терегулов, Апанаев кызлары да шунда белем ала, берара М. И. Ульянова да шунда укый. Аларны Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийның әтисе укыта. Кызганыч, Татарстан Милли архивында бу гимназиягә кагылышлы документлар өлешчә генә сакланган. Сәгадәт укыган елларга караган кәгазьләрне күрә алмадык. Ә Сәгадәтнең «Петербург гимназиясендә уку»ына килгәндә исә, бу аның ул шәһәргә чит илгә чыгып китәр өчен баруын яшерер өчен, саклык өчен махсус таратылган булса кирәк.
1917 елның мартында Казандагы «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Сәгадәт Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. Ә инде 1917 елның августында Г. Исхакый, туган йортында туганнарын соңгы тапкыр күреп, тагын китеп бара. Шул китүдән кайтмый.
Сәгадәт укыган гимназия, Совет власте урнашкач, мәктәп итеп үзгәртелә. 1921 елда ягарга утын булмыйча, балаларны өйләренә тараталар. Шул ачлыкта Сәгадәт әбисе һәм әтисенең энесе. Әхмәтхәсән белән бергә Ташкентка китеп, анда торып кайта.
Үзенең автобиографиясендә язганча, Сәгадәт 1922 елда 9 сыйныфлы совет мәктәбен тәмамлавы турында таныклык ала.
Ә өйдә Гаязны югалталар. «Үлгән икән», «төрмәдә икән», «чит илгә китеп котылган» кебек имеш-мимешләр гаиләне бер утка, бер суга сала. 1919 елның җәендә 80 яшенә җиткән Гыйләҗетдин хәзрәт «Мөхәммәтгаяз угылым, Мөхәммәтгаяз угылым» дип, соңгы сулышын ала.
Тагын ни хәбәр ишетербез дип, ут йотып яшәгән туганнары 1921 елның язында гына Гаязның Париждан язган хатын ала. «Әбием елый башлады. Әти хатларны еш язып торуын әйткән, ләкин без аларны ала алмадык. Почталар эшләми иде. Бу хат нинди могҗиза белән безгә килеп җиткәндер. Әбием хатны миннән кат-кат укыта, кәгазь белән битен сөртеп, бертуктаусыз елый иде. Хат алыша башлагач, әти мине үз янына чакырды», — дип яза Сәгадәт.
Сәгадәт абыйсы Әхмәтхәсән һәм җиңгәсе Нурия белән бергә Казанда паспорт алу артыннан йөри. Сәгадәтнең кем кызы икәнен аңласалар да, паспортны бирәләр, ләкин: «Безгә мөрәҗәгать итүегезне беркемгә дә әйтмәгез», — дип кисәтәләр. Һәм ничек итеп Мәскәүдә илдән чыгарга рөхсәт алу юлларын өйрәтәләр. Сәгадәт үзе язганча, Мәскәүдә дә кем кызы белән эш итүләрен аңлаучылар була һәм аңа рәсми юл белән йөрмәскә, ә Петербургка барып, качакчылар белән Финляндиягә чыгарга киңәш бирәләр.
Туганнары белән бергә Петербургка килеп, Сәгадәт биредә кырык көн уздыра. Килгәндә бу кадәр вакытка исәп тотмаганлыктан, акчалары бетә. Ачыгалар. Кичләрен генә йөреп, көндезләрен йоклап үткәрәләр. Шунысы бар, ачлык йокы бирми. Торган йортлары астында гына кафе-бар була. «Шуннан чыккан тәмле исләр белән туена идем», — ди Сәгадәт.
Бу урында Исхакыйның 1922 елның 16 октябрендә Финляндиянең Хелсенфорс шәһәреннән Садри Максудига язган хатына игътибар итик: «...Петроградка кызым килеп җитте. Ул вакытта Выборгта бик уңайсыз вакыйга булып үткән иде. Ул да Инҗалның энесе Хәсәннең 10 көн мәхбүс (тоткын) булып торуы. Шуның өчен аның тирәсендә йөри торган кешеләр куркып-посып калганга, кызымны чыгарту эше чуалып тора. Бу бик начар тәэсир итә. Тау кадәр вәгъдәләр ясаган Габдерахман аркылыны-буйга алып салмаган икән... Кызым хакында ачыграк мәгълүмат алу өмете берлә бүген Выборгка барам». Бу юллардан Сәгадәтнең ни өчен Петербургта озакка калуы аңлашылса кирәк. Тотылу куркынычы зур булганга, качарга җайлы вакыт һәм озатасы качакчыларның үзен алырга килүләрен көтеп тоткарланган икән ул.
Ленинградта Бакый Урманченың мәдрәсә шәриге, тарихи открыткалар коллекционеры Әхәт Усманов дигән олы галим яши иде. 1986 елда ул өендә миңа Г. Исхакыйның берничә китабын һәм фотоларын күрсәтте. Шунда: «Мин аның үзен дә күргәнем булды, кызын да Финляндиягә озатыштым, — дип куйды. — Чибәрлеге һушың китәрлек иде. Без, яшьләр, аның әтисе янына качар өчен килгәнлеген каяндыр белеп алдык. Көн саен чиратлашып шул тәвәккәл кыз торган йортка барабыз. Хәвеф-хәтәрдән саклыйсыбыз килә. Менә, көне җитте, диделәр. Без, караңгы төшкәч, аны каядыр озата бардык. Кемдер безне туктатты. Үзен генә алып киттеләр. Соңыннан әтисе белән кавышканын ишетеп сөендек».
Сәгадәт үзе илдән качуны болай тасвирлый: «Качакчылар кичке алтыда
мине алачаклар иде, яныбызда китергән юрганнарга сарылып яттык. Соңгы
көн булганы өчен минем юрганымның кирәге калмады. Тиз генә барып юрганны сатып, ул көнне тамагыбызны туйдырдык. Соңыннан качакчылар килде, мине алганнан соң һич тукталмыйча иртәнге алтыга кадәр бардык. Һава яктырганда чик сызыгына килеп җиттек. Бердән, тирә-ягымда халык төркемен күрдем. Ерактан әтиемнең тавышы ишетелде: «Курыкма, кызым, куркыныч артта калды. Хәрбиләргә бирел, алар — Финляндия гаскәрләре». Финляндия хәрбиләренә тапшырылганнан соң, алар мине полициягә китерде.
Бу 1922 елның 10 ноябре иде. Андагы карантин бер айга сузылды. Соңыннан әтиемә тапшырдылар. Гаяз Исхакый бик шатланды».
Әтисе кызын үз янына бик вакытлы алдыра. Күп газаплар кичеп, тырышып-тырмашып әтисе янына барып сыенырга омтылган 17 яшьлек бу батыр йөрәкле кыз үлемнән качуын ул чагында башына да китермәгәндер. Бөтен нәселен җәзага тартканда, Гаяз Исхакыйның үз баласын, әлбәттә, шундук юк иткән булырлар иде.
Ә Яуширмәдә, Сәгадәтнең әтисе янына исән-сау барып җитүен ишетеп, хәзер инде улының да ялгыз түгеллегенә, оныгының да таянычы барлыгына куанып, Камәрия остазбикә тынычланып кала. Ул 1923 елның 17 мартында тифтән вафат була.
Г. Исхакый кызын Берлинга алып китеп, гимназиягә урнаштыра. Сәгадәт пансионатта яши. Бер ел чамасы әтисе дә Берлинда була. Ашау такы-токы. Әтисенең дә хәле әйбәт түгел. Исхакый Төркиягә киткәч, Сәгадәт ачлыктан зарланып хат яза: «Әтием мине бик «тынычландырып» җавап бирде: «Очсыз булганга мин бер карт ат ите пешерә торган ашханәгә йөрим. Ә Фуат Туктар торган өе янында йомырка сатучының ватылган йомыркаларын ашап көн күрә... Әлбәттә, әгәр үзебезнең илебез ачык булса, синең өчен чит мәмләкәтләргә сыенып, мәктәптә уку зарурияте булмас иде. Тагын бераз сабыр ит, син минем күгәрченем». Исхакыйларга иң зур ярдәмне Финляндиядә яшәүче милләттәш эшкуарлар күрсәтә. Алардан посылкалар килеп тора.
1927 елда Сәгадәт Берлин университетына укырга керә. Шул елларда немец телендә язылган автобиографиясендә Сәгадәт: «Әтием кулындагы документларга караганда, мин 1907 елда туганмын», ди. Бу сүзләр Сәгадәтнең туган елы мәсьәләсендәге «төрлелек»не аңларга ярдәм итсә кирәк. Әтисенә, бәлки, кызын Казан гимназиясенә урнаштыру өчен аның яшен киметеп күрсәтә торган документ кирәк булгандыр. Ул документ 17 яшькә җиткән кызын Берлин гимназиясенә урнаштырганда да ярдәм иткән булырга мөмкин.
Сәгадәт университетны тәмамлап, аспирантурада укый. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Икесе дә 1939 елның сентябренә кадәр Берлинда Г. Исхакый оештырган «Милли юл» журналын чыгаруда булыша. 1939 елның сентябрендә Гитлер Германиясе Польшага сугыш ачкач, Г. Исхакый Варшавадан Төркиягә китә. Ә Чагатайлар Берлиннан Төркиягә 1940 елда күченә.
Сәгадәт Чагатай Анкара университетында төрек телен укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902—1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.
Сәгадәт баштарак, хәтта университетта эшләгән елларында да, «Исхакый кызы» гына булып йөри. Югары дәрәҗәләр аңа җиңел генә бирелми. Көндәшләре аның турында: «Ул урысча укыган, төрек телен Әхмәтҗан кадәр генә белә»,— дип, еш кына аяк чалалар. Г. Исхакыйның Истанбулдан Анкарага язган хатларында әтисенең кызы өчен бик борчылуы, кызына ярдәм итәргә тырышуы күренә. Сәгадәт үзенең белеме, тырышлыгы белән югары дәрәҗәләргә ирешә. «Исхакый кызы» гына булудан чыгып, профессор-тюрколог исемен үзе яулап ала.
Сәгадәт апа белән мин 1989 елның башында хат аша таныштым. 90 нчы еллар ахырына таба үзгәртеп кору җилләре татарларга да килеп җитте һәм язучылар, галимнәр исемнәре бездән ераклаштырылган күренекле кешеләребезне барларга кереште.1987 елда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Мирфатыйх абый Зәкиев карары белән Мирас комиссиясе төзелде. Шул чагында Гаяз Исхакыйның үзем күп еллар буе эшләп, туплап куйган 4 томлык әсәрләр җыелмасын — әдипнең үз ватанында басылган барлык әсәрләрен өстәлгә куйдым. Боларның кайчаннан бирле һәм ничек эшләнүе — бусы озын һәм гыйбрәтле бер тарих. Анысына кереп тормыйм. Мәскәүдә тыелган фондлар ачылып, аннан Исхакыйның чит илдә басылган әсәрләреннән беренчесен — «Жан Баевич» пьесасын алып кайттым.
Шуннан соң гына мин Анкарага Сәгадәт апага хат язарга батырчылык иттем. Үзем эшли торган институтның грифлы кәгазьләренең берсенә: «Миндә барлар» дип куеп, машинкада басылган бит саннарын да күрсәтеп, тупланган, безнең язуга күчерелгән әсәрләрнең исемлеген, икенче кәгазьгә «Миндә юклар» дип язып, Төркиядә Г. Исхакыйның 100 еллыгына чыгарылган китаптагы исемлектән алып, чит илдә басылган, әмма кулымда булмаган әсәрләрне теркәдем. Сәгадәт апа миңа ышаныр микән, дип борчылдым. Ә Сәгадәт апа миңа ышанган һәм сөенеч тулы хаты белән бергә берничә китап та җибәргән. Ул бандероль умырып ертылган, соңыннан бик тупас итеп скотч белән ябыштырылган иде. Ул чорда бездә читтән килгән һәр пакетны тикшерәләр иде әле. Сәгадәт апаның хаты Г. Исхакыйның чит илдә язылган әсәрләре хакында без белмәгән, ишетмәгән беренче яңалыкларны алып килгән иде.
Соңыннан сөйләүләренә караганда, Сәгадәт апа миннән алган хатны үбеп-үбеп, битенә сөртеп елаган, әле бер, әле икенче танышын өенә чакырып, хатны кат-кат укыткан. Истанбулга танышларына шылтыратып та хәбәр иткән. «Әтиемнең бөтен китаплары табылган, шул мәхшәрле елларда Советлар Берлегендә аларны укыганнар икән, бер ханым аларны җыеп алып, эшкәртеп өлгергән, бастырабыз, дип яза», — дип кабатлый икән.
Кызганычка, бу вакытта инде Сәгадәт апа бик каты авыру, хәлсез булган. Шулай да, «мин үзем салам» дип, почтага барып, миңа дигән хатны да, бандерольне дә үзе җибәргән. Чыннан да, почтада төрелгән бандероль тышлыгында Сәгадәт апаның кул язуы тора.
Сәгадәт апа күндергән адрес буенча Мәхмүт Таһирга хат яздым. Ул үзенең беренче хатларында ук: «Сәгадәт апа, нәрсә булдыра аласың, шулай ярдәм ит Лена ханымга, диде. Аның высыятен үтәргә тырышырмын», — дип язды. Г. Исхакыйның чит илдә язылган китапларының байтагын, күп кенә фотоматериалларны Төркиядән мин Мәхмүт Таһир аша алдым. Бик күп сорауларыма җаваплар да яза иде. Мин үзем дә ул сораган һәр китапны яки күчермәләрен аңа җибәрә тордым.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Мәрьям белән кызы Сәгадәтнең мөнәсәбәтләре турында төрле сүзләр йөргән. Әмма Сәгадәт бик яшьли әтисе янына чит илгә чыгып китсә дә, Чистайда, соңыннан Казанда яши торган әнисе белән араларын өзмәгән. Алар хатлар алышканнар. Моны исбатлый торган фактлар бар. Мәсәлән, Сәгадәт Чагатайның фоторәсемнәр альбомында Мәрьям белән кызы Суфия төшкән рәсем артына «21 август 28 ел. Сәгадәт апага истәлек. Суфия. Чистай» дип язылган. 1928 елда төшкән рәсем: «Сөекле балам! Илһамия белән төшкән рәсемемне җибәрәм. Сагынганда карарсың. Әниең». Альбомда Суфиянең 1933 елда үзе генә төшкән рәсеме дә бар.
Илләр арасында чикләр ябылгач, Мәрьям белән Сәгадәтнең дә бәйләнешләре өзелә.
1989 елда Сәгадәт апа әнисе ягыннан бертуган сеңлесе Суфия белән яңадан хат алыша башлый. Казанга Анкарадан бүләкләр дә килә. Ләкин бу аралашу бик кыска гомерле була. Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә 84 яшендә Анкарада дөнья куя. Шул шәһәрдә җирләнә. Сәгадәт ападан варислар калмый.
Мәхмүт Таһир миңа: «Сәгадәт апа тагын бер генә ел яшәсә дә, Г. Исхакый буенча никадәр эш башкарып кала идек!»— дип үкенеп язды. 1991 елның декабренда Мәхмүт Таһир үзе дә вафат булгач: «Мәхмүт әфәнде, ичмасам, бер генә ел яшәсә дә, күпме мәгълүмат, материал кайткан булыр иде Казанга», — дип мин үрсәләндем....
Г. Исхакыйның Сәгадәт апа хатында телгә алынган китаплары әдипнең 15 томлык әсәрләр тупламасының 5 нче томында басылып чыкты инде. Хатта «Локман хәким» — урысча тәрҗемәсе бар, татарчасы юк», дип язылган. Бу әсәрнең татарчасы Анкарада галим Рәшит Рәхмәти Арат архивыннан табылды. М. Худяковның Г. Исхакый төрекчәгә тәрҗемә иткән «Казан тарихы очеркы» турында Сәгадәт апа: «Анкарада Тарих корымында саклана», — дип язды. Тарих җәмгыяте бу китапны Анкарада 2010 елда бастырып чыгарды.
Күңелдә әрнеп торган үкенеч калды. Без Сәгадәт апа белән очрашырга өлгермәдек. Мин Г. Исхакый әсәрләреннән алты китап әзерләп чыгардым. Әдипнең сөекле кызы, өзелеп көтсә дә, аларның берсен дә күрә алмады. Соң, бик соң тотындык без Исхакыйларны кайтарырга... Күңелемне бары бер нәрсә юата: Сәгадәт апа әтисенең барлык китапларының да исән икәнлеген, аларның басарга әзерләнгәнен белеп китте.
Профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укыган һәм сөйләшкән. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнашкан, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайланган. Аурупа һәм Азия илләрендә аны яхшы беләләр, китапларын да өйрәнәләр. Шуңа күрә, чит илләрдә хатлар аша Г. Исхакый турында эзләнүләремдә профессор Сәгадәт Чагатай-Исхакый исемен атау үзенә күрә бер ышаныч визиткасы булып тора, дияр идем. Беренче хатта ук башланган теләктәшлек: һаман дәвам итә, Г. Исхакый буенча башкарган эшләремдә Сәгадәт апа һаман да юлымны яктыртып тора сыман...
Исән булса, Сәгадәт апага быел 28 июльдә 113 яшь тулган булыр иде.
2007 елның октябрь аенда Анкара университетының Сәгадәт Чагатай эшләп киткән төрек теле, әдәбияты һәм география бүлеге Сәгадәт Чагатайга һәм аның остазы Вилли Ванг-Каупка багышланган конференция үткәрде. Анда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле югары зәвык белән эшләнгән, Истанбулда нәшер ителгән китап та тәкъдим ителде. Китапның авторы Һади Шенол бездән соратып алган фоторәсемнәр дә биредә урын алган иде.
Конференциядә чыгыш ясаучылар якташыбызның фәнни эшчәнлеген бик югары бәяләде. Шәкертләре — хәзер үзләре дә профессорлар — Сәгадәт апаның югары әхлаклы, әни кебек йомшак күңелле, хәлгә керә белә торган, мәрхәмәтле, акыллы киңәшче булуын искә төшерде. Күңелне каршылыклы, үкенечле хисләр биләде. Затлы нәселдән булган Сәгадәт, Туган илен бер күрергә тилмереп яшәсә дә, бик күп газаплы киртәләрне үтеп, барыбер үзенең чын асылын саклап кала алган һәм үзенә лаеклы биеклеккә ирешкән. Әтисе кебек үк көчле рухлы бу татар кызын Төркия үстергән. Милләтебезнең чит илләргә хезмәт итәргә мәҗбүр булган талантлы кызларын, улларын без әле бик аз беләбез.
2008 елда Истанбулда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре” исемле ике томлык мәҗмуга дөнья күрде. Аның
төзүчесе профессор Айсу Ата. Сәгадәт Чагатай турындагы китап та, мәкаләләре урын алган томнары да 1988 елда Сәгадәт апа үзе төзеп калдырган Айаз-Таһир (Төркестан-Идел-Урал) вакыфы тарафыннан нәшер ителгән.
Сәгадәт Чагатайның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Алтын яруктан ике парча» (1945), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (I т., 1963), «Казакъча мәтеннәр» (1961), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (II т, 1972) һәм башка хезмәтләре бар. Кайберләре Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеена да куелды. Әтисенә җан җылысы, яшәргә көч биреп торган, аның өчен Ватанының бер сөекле кисәкчеге, сагынмалыгы булган Сәгадәтнең, күренекле профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай-Исхакыйның хезмәтләрен тәрҗемә итә башларга иде. Тарихи сәбәпләр аркасында бөтен дөньяга сибелгән талантларыбызны барлау, аларны Туган илләрендә танытырга ярдәм итү ватандашларыбызның бурычы дип саныйм.
Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган хатларның икенчесе Сәгадәт апаның соңгы көннәрен тасвирлый. Сәйдә ханым Арсланбәк болар турында әлеге конференциядә сөйләгән иде. Сәйдә Арсланбәк Анкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтында профессор Әхмәт Тимер белән бергә эшләгән. Аның әтисе Мансур Арсланбәк Ерак Шәрекътә, Мукденда Г. Исхакый нигезләгән «Милли байрак» гәзитендә хезмәт иткән. Гәзиттә аның мәкаләләре, шигырьләре дә басыла. Сәйдә ханым Г. Исхакый архивының Мәхмүт Таһирда сакланган өлешен тәртипкә сала, тасвирлама төзи, башка материаллар белән бергә Казанга кайтарырга әзерли. 1997 елда Сафия Имре-Мәңгәр ул архивны Казанга алып килеп, Президент Минтимер Шәймиев кулына тапшыра. Хәзер ул материаллар Татарстан Милли архивында саклана.
Сәйдә ханым 1970—80 елларда Анкарада татар телендә «Казан» журналын чыгаруда катнаша. Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен Сәйдә ханым Арсланбәк «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә.
Лена Гайнанова.
Сөекле Лена ханым!
Хатыгызга күп рәхмәтләр, 27.3 тә язылган, 12.4 тарихында килде. Әтинең мирасы илә мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде. Моның өчен никадәр рәхмәт әйтсәм дә, аз калыр... Табигый, бу эш халкыбызның ярарына булыр. Сез сораган китапларның бер кыйсьме бар, боларны азлап-азлап фотокопияләрен чыгарып юлларбыз, хәзер болар кулымда юк, мин бик картаеп киткәнгә, берсенә сакларга биргән идем, ул Истанбулда. Иншалла, китаплар вә башка әврак (кәгазьләр) саглам торадыр... Алар белән Мәхмүд бәй мәшгуль булачак булды. Бер кыйсьме — Месid бәйгә дә сөйләдем — «юк»лар арасындагылар Варшавада банк кассасында калгандыр, бу арада без дә, әлбәттә, сугышның зарарларын күрдек. Ул Варшавадан качып чыкты, без дә Берлинда бик күп китап вә әврак калдырып китмәк мәҗбүриятендә калдык, алар бомбалар астында калып янды...
2 нөсхә «Идел-Урал»ның францучасын, «Көз» (копиясе) вә 1 нөсхә «Казан» мәҗмугасын бу хат белән сезгә күндерәм. «Тәүбәкәр кадин», урысчасы «Society fon central Asian Studies», № 14. Лондон, 1988 дә басылды, татарчасы юк, язылмады. «Юлсызлар» әсәрен 1918—1919 да Сибириядә «соң язган китабым» дип артист Абдулла Карыйга тәслим итеп китүен сөйләр иде, А. Карыйның вә йә Татар театрының көтепханәсе вә йә архивы бар исә, бәлки, табылыр... «Казан тарихы» Худяковтан тәрҗемә, аның әсәре түгел, сезнең өчен бер кыйммәте юк дип беләм, Төркия төрекчәсендә, Тарих корымында, Анкара.
Хат белән күп нәрсә сөйләнә алмый. Бу эш бу! Зур көннәр эчендә бу кадәрене саклый белү дә бер казаныштыр. Ни коткарылса, ул коткарылыр, бик зур заман кичте. Сез эшегезгә дәвам итегез, бастырма эшене башлагыз. Сез Мәхмүд бәйгә мөрәҗәгать итегез. Адрес: Mahmud Tahir, Ankara, Balgat 10. Sokak, 10/9. Китапларны алуыгыз хакында хәбәр алмыйча, башкаларын күндерә алмам, хәбәр бирүегезне үтенәм.
«Олуг Мөхәммәд» — кулъязма;
«Локман Хәким»нең урысча тәрҗемәсе бар, татарчасы юк;
Төрекчә «Өйгә таба».
Күп сәлам вә хөрмәтләр белән Сәгадәт Чагатай-Исхакый.
Мине сораганнарга да күп сәламнәр.
Анкара, 17.04, 1989.
* * *
Бөегебез Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт апа турында байтак хатирәләребез бар. Төрек культурасын өйрәнү институтында эшләгәндә Сәгадәт апа, профессор Әхмәт Тимер бәй, Абдулкадыйр Инан, Хәмит Зөбәер Кошай, Наилә Бинарклар белән бергәләп, чәй янында, мәмләкәт мәсьәләләрен сөйләшеп, хәсрәтләрен бүлешәләр иде.
1987 елның 24—26 апрель көннәрендә «Дөньяда төрекләр» дигән симпозиумга өстәмә буларак, безгә Татарстан мәдәниятенә кагылышлы, аны танытачак күргәзмә әзерләвебезне үтенделәр. Милләттәшләребез кулындагы әйберләрдән матур бер почмак әзерләдек. Беренче көнне Сәгадәт апа килде. Күргәзмәне күргәч, шатланып: «Ватанымны күргән кебек булдым», — диде. Бер сәгать узгач, кулында бер пакет белән тагын килде. Татар милли киемен китерде. «Моны әтием алган иде, аны да күргәзмәгә куегыз», — диде. Җефәк кием, төймәләре көмеш ялтыравыклы иде. Күргәзмә бетемендә күлмәкне һәм шул күлмәкне киеп әтисе белән бергә төшкән фотоны да миңа бирде. «Башка күргәзмәләрдә дә кулланырсыз», — диде. Соңыннан мин ул күлмәкне Казанга музейга җибәрдем. Мәрхүмә үзе бара алмады, ләкин киемнәре китте. (Хәзер ул күлмәк Казан милли-мәдәни үзәге музеенда саклана. —Л. Г.)
Сәгадәт апа мәмләкәтнең ризыкларын яратыр һәм аларны үзе дә бик әйбәт пешерер иде. «Казан» культура һәм ярдәмләшү җәмгыяте җыелышларына килер һәм һәрвакыт матди ярдәм калдырыр иде. Шундый җыелышларның берсендә аның авыру кыяфәтен күреп: «Авырыйсызмы әллә, төсегез яхшы түгел?» — дип сорадым. «Хәлем юк, врачка алып бардылар, суык кына тигән, диделәр, витамин бирделәр»,— диде Сәгадәт апа. Ә кичен, хәзер мәрхүм инде, Нәҗип Хабләмит углына шылтыраттым. «Синең таныш доктор Нәҗәти бәйнең профессор Сәгадәт апаны кабул итүен оештыра алмассың микән? Үзен бик әйбәт күрмәдем», — дидем. Доктор бәй дә шунда ук: «Мөгаллимәгезне иртәгә иртәнге якта китерегез», — дигән. Телефоннан Сәгадәт апага: «Иртәнге сәгать 8 дә врачка алып барырбыз», — дидем. Сөенде. Иртәнге 8 дә киенгән, сумкасы кулында килеш безгә ишек ачты.
Шулай итеп, авыруны тикшерүләр башланды. Доктор безгә начар хәбәр әйтте: «Бавыр рагы. Кызганыч, соңгы стадия. Нигә соңга калдыгыз?» — диде. Үзенә бернәрсә әйтмәдек. Анализлардан соң өенә бик арыган хәлдә кайтты. Мин үзем аны кәнәфигә яткырдым, ризыгын хәзерләдем. Бер көнне башын кочагыма алып, ризыгын ашаттым. Сөйләшкәндә: «Балалар, сезгә бик мәшәкатьләр ясыйм»,— диде. Мин дә: «Нишләп мәшәкать булсын, без дә сезнең балаларыгыз саналабыз»,— дидем. Аның зәңгәр күзләре яшь белән тулды. «Сезнең кебек балаларым булса иде»,— дип елады.
Профессор Исмәгыйл Каябалы бәй Сәгадәт апаны медицина факультетының реанимация бүлегенә салды. Үзен ташланган кебек хис итмәсен өчен көненә өч тапкыр аның янына бара идем. Әмма хәле көннән-көн начарая барды. Бер көнне янында озакка калдым. Аерылганда учыма алкаларын һәм беләзеген куйды. Мин бик борчылдым. Ул үлгәннән соң әманәтләрне Казанга кыз кардәшенә җибәрдем.
Сәйдә Арсланбәк.