Һәр учакның җаны, үз теле бар...
Шигъри хәтер
Госман Мохтасар улы Зәйнетдинов (тәхәллүсе – Госман Садә (1949 – 2014) – шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ул халкыбыз күңелендә матбугат өлкәсендәге фидакяр хезмәте һәм якты шигърияте белән яши.
Уйлан, Кешем,
Һаман агам
Үлән-яфрак арасыннан.
Йә мин йотам дәверләрне...
Хәтерләрне...
Бер төш сыман.
Ашык, Кешем,
Эшең белән
Гасырларны узып кара.
Мин бит сиңа бүләк кенә,
Тик күз ачып йомган ара... – ди шагыйрь “Вакыт” исемле шигырендә. “Бар да ага һәм үзгәрә” дисә дә, чын шигърият үзгәрми, вакыт агышында үз урынын даулый.
1949 елның февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында туып үскән егетне, урта мәктәпне тәмамлауга Аскын район газетасына эшкә чакыралар. 1967-1972 елларда ул Уфада башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында әдәби иҗат белән шөгыльлләнә, “Акчарлаклар” дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
Университетны тәмамлаганннан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. “Татарстан коммунисты”, “Яшь ленинчы”, “Шәһри Казан”, “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан” газеталарында эшли, әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.
Шагыйрьнең төрле елларда “Мәхәббәт елы”, “Җиләкле тәрәзәләр”, “Тайфун күзе”, “Ярату ява” исемле китаплары дөнья күрә.
Пилотка турында баллада
Җәйге көн. Эш кызу болында.
Һәркемнең чалгысы кулында.
Дәртләнеп, җиңнәрен сызганып,
Картлыгын тормыйча кызганып,
Гариф карт – гарип карт кузгала:
Егетләр, кайсыгыз узала?
Картлыкның тилергән чагы бар.
Чыңлады, чыҗлады чалгылар.
Бар болын, бар алан чайкала,
Чалгылар яшендәй айкала.
И үлән агыла, чабыла...
Чалгыда шат нурлар чагыла.
Егетләр тынгысыз. Кыздылар.
Шунда ук бабайны уздылар.
Янәсе, шаяртма, онытма!
Болгыйлар бабайга пилотка.
Пилотка. Ясалган гәзиттән.
Пилотка. Киелгән яшьлектә.
Киелгән... Хәтердә кырык бер.
Хәтердә болынлык, кырык ир.
Юк чалгы. Автомат кулларда.
Дошманны үткәрмәү уйларда.
Ант итә егетләр окопта.
Башларда – йолдызлы пилотка.
Башлана... бар болын чайкала.
Егетләр һөҗүмгә ташлана.
Егыла, кырыла егетләр...
Чигенми, җиңелми бөркетләр!
Егылды... Кайтмады кырык ир.
Хәтердә каһәрле кырык бер.
Гариф карт караган офыкка,
Егетләр болгыйлар пилотка.
Кабатлый ул шушы минутта:
“Аларны онытма!
Онытма!”
Ак бүре
(Баллада)
Урмандамы, кырдамы,
Шигырьдәме, җырдамы –
Кырдык кына бүрене.
...Соңгы бүре, ак бүре,
Үлеме син, тереме?
Төркиләрнең юлдашы,
Байрагында кояшы –
Бүре башы, син кайда?
Гасырлар чоңгылында
Югалдыңмы Кытайда?
Таркатып ыруыңны,
Туздырып җир-суыңны
Монгол явы кудымы?
Муеныңа Чыңгызхан
Чылбыр бәйләп куйдымы?
Мондый җәза-хурлыкка,
Кара төндәй коллыкка
Елый-елый түздеңме?
Әллә зынҗыр-богауны
Чәйнәп кенә өздеңме?
Тагын яулар калыкты,
Алар сиңа каныкты,
Буйсынмас рухың күреп,
Соңгы бүре, ак бүре,
Каршыма кил йөгереп.
Афәттән йолып алыйм,
Иркәләп, сыйлап калыйм...
Юк, тарих кире какты.
...Таркалып төште беркөн
Төркиләр каһанаты.
...Килде Явыз Иван да,
Сүнде илдә иман да –
Коелды кан, коелды.
Соңгы бүре, ак бүре,
Күзең кайчан йомылды?!
Йөрәктә әрни яра:
Таркалу һаман бара.
...Әгәр дә булсаң тере,
Үз илеңә кайт кире,
Соңгы бүре, ак бүре!
Учак тергез!
Ялгыз калсаң юлда, учак тергез, –
Ул җылысын юмарт өләшер.
Һәр учакның җаны, үз теле бар –
Син сөйләшсәң, ул да сөйләшер.
Серең булса, сөйлә яшермичә,
Чыкмасын ул яман шеш булып.
Аерылса юлың дус-ишләрдән,
Учак калыр якын иш булып.
Ялгыз калсаң юлда, учак тергез,
Учак янса, юлдаш табылыр.
Учагыңнан очкан очкыннардан
Зәңгәр күктә йолдыз кабыныр!
Исеңдә тот:
Йолдыз кардәшләрен –
Учакларны булмый йозаклап.
...Сер бүлешсәң генә якыын итеп,
Алар сүнми, яна озаклап.
***
Үзгә бер нур – илһам нуры балкый
Татар гомер кичкән һәр өйдә.
Килеп чыккан татар бистәсенә
Кыен чакта Максим Горький да.
Ул үлемнән үзен саклап калган,
Нурын тоеп шушы бистәнең.
Гәрчә белгән үзе нинди җилнең
Татарларга таба искәнен.
Ул үлемнән үзен саклап калган
Татар җире, татар илендә.
Горкий сүзе: “Минем татарларым!” –
Тарихларга кергән легенда.
Сагындыра бүген, сагындыра
Горькийга хас җанга якынлык...
...Татар торган йортта гомер бакый
Балкып тора нурлы яктылык.
Сандугач
Мөлдерәмә нурлы таң тугач,
Чык тамчысы гөлгә сарылгач,
Сайрамасын ничек сандугач! –
Күңеле тулы ялкын, моң булгач.
Җыры оча иңләп тугайны,
Җыр канаты – алтын буяулы.
Моңнан гына торган шул таңны
Кинәт кызым елап уянды.
“Ник елыйсың болай, чү, кызым?!
Йом күзеңне, йокла, йолдызым.
Сайрасын ла, кызым, сандугач,
Җырны шулай өзелеп сагынгач”.
Бишегенә кулым кагылгач,
Пышылдады кызым: “Сан-ду-гач!”
Сабый тынды, елау басылды, –
“Сандугач” дип теле ачылды.
Җир мәңгелек әйләнештә
Бирә безгә кодрәт-көчне
Җир шарының әйләнеше.
Гомер бакый әйләнештә
Хиснең хискә бәйләнеше.
Бәрәкәтле хәрәкәттә
Һәр эшебез шуңа күрә.
Күрше малай дус кызларын
Карусельдә әйләндерә...
Белми әле үзен берчак
Ул кызларның хәйләлисен.
Ә хәзергә алар белән
Ничек бергә әйләнмисең?!
Килер заман. Күрше малай
Әйләнешләр серен белер.
Хәйлә бозын эретер дә
Мәхәббәткә әйләндерер.